Логотип Казан Утлары
Повесть

Йә, кем кызганыч? (дәвамы)

Егет тәвәккәлләп, Мингани карт йортына турылады, әмма тыкрык башында аяклары үзеннән-үзе богауланып туктап калды. Әйтерсең, мәчет манарасы җанланды: аның түбәсеннән саркыган азан җил белән күкләргә ашып, яңгыр тамчысыдай Өчнарат өстенә сибелде. Әйе, унбиш ел элек исемен ишеткән иде. Менә тавышын да тыңлый. Мөгаен, һәр авазы моң белән өретелгән догададыр хикмәт: җанны айкый.

(Башыннан укыгыз)

2

Утлар-сулар кичеп чыныккач кына сынаргамы исәбең, йә, егет? Сиңа кырык кына яшь, димәк, җиң сызганып, кырык төрле эш кырырлык чагың, йә, егет? «Җилкәңдә дөнья йөген күтәрәсең икән, зарланма, ир бул!» Институтта укыганда остазы шулай әйтә иде. Остаз... Кайларда икән син? Казандамы? Мәскәүдәме? Чит илдәме? Ул чакта ук студентлар арасында: «Америкага китә икән», – дигән хәбәр таралды. «Акыл казаны» иде Остаз, ә андыйларны зур «кошлар» бөртек урынына «чүпли».

Их-ма, үзең белән үзең сөйләшкәннәрне тыңлавы нинди рәхәт. Чөнки береңнең сүзен икенчең хуплый, каршылык та, бәхәсләшү дә юк. Хуш, бүтән сузмаска һәм икеләнмәскә! Күтәрергә дөнья йөген!

Яшәү тоташ чылбырдан гыйбарәт, кай төшендәдер бер алкасы өзелсә, кемдер аны ялгый, ә кемдер үзенең зәгыйфьлеген танымыйча, «рәхимсез язмышы»на рәнҗеп, кыл да кыймылдатмый. Мөгаен, монда йөрәкне җилкендергән дәрт белән теләк ярдәм итәдер. Ә алар аңарда көчле, хәтта ки артыгы белән көчле иде. Хуш, Шамил сиңа уй-ниятләрне тормышка ашырырга вакыт!

Оптимальләштерү шаукымы хөкүмәт биналарын бер түбә астына япкан, Өчнаратны да ул зәхмәт читләтмәгән, хәзер почта бүлекчәсе, фельдшерлык пункты һәм җирле үзидарә мәктәпнең «өйдәшләре» икән. Авыл хуҗасы гына «өен» ят итә бугай, Шамил аны юллап, өч мәртәбә барды, өчесендә дә ишектә йозак акайган иде. Соңгы тапкыр килгәндә, егет таякка таянган Хәмитне очратты. Картлык агайның чыраен ямьсезләп, аркасына бөкре «утыртса» да, таныды. Битлек кигән хәлдә дә ул аны тавышыннан аерыр иде. Халыкны зар елаткан миһербансыз урман каравылчысы! Черегән агачын да бушлай өләшмәде, сатты. Теге чакта бу бәндә судта Шамилгә күпме ялган өйде. Хәер, аңа нәфрәтләнеп, ни отасың, ди. Аңа кушылган, ул шуны үтәгән.

Агай егеткә күз генә сирпеп алды. Хәтере тишелгән, төсмерләмәде. Үзидарә өч җирлекне берләштерә, шуларның берсеннән килгән кеше дигәндер. Югыйсә үзе белән таныштыра-таныштыра, авылдашына аһ-зарын түкмәс иде.

– Ярты уч кыягаз яздыртырга атна буе йөрим, канәтем. Марыс, мәйтәм, безнең рәис, кешене санламый. Мин элгәре урман каравылчысы ием, Марыс ишеләр артымны ялыйдыр ие. Газ яндыралар, газ, шуңар минем белән чутлашмыйлар. Элгәре, мәйтәм, мин барсының да күзенә каен-усак агачы булып күренә ием. «Ягарга агач аударт, Хәмит!» Өч елым югалган каядыр. Силсәвиттән Сираев Хәмит фәлән елларда тучны урман сакчысы ие дигән пичәтле кыягаз яздыртсам, пинсәм арта, канәтем. Марысны, мәйтәм, авыллар җыйнаулашып, эшеннән төшерергә ие. Хөкүмәт машинасында тудыйм-судыйм чаба. Знамы чаба, чөнки дә үзәктә хатыннар белән чуала. Монда Бибиҗамалы белән талашкан да, аерылышканнар. Чуртымамы андый ир Бибиҗамалга? Авылга да чуртымамы Марыс, аның безгә өч тиенлек файдасы юк.

«Өч тиенлек файдасы юк» рәис, ниһаять, пәйда булды. Ул кечтеки генә түрә, әмма түрә иде, иренеп кенә «...месез» дип исәнләшеп, ишеккә юнәлде. Аның эзенә бастырып, Хәмит карт титаклады. Шамилгә, билгеле, әлегә һава сулыйсы иде. Менә ачык тәрәзәдән рәиснең дулкын-дулкын тавышы «агылды»:

– Ник саруымны кайнатасың, Хәмит абзый? Җәмгысе синең егерме ике ел хезмәт стажың бар! Пенсияңне дә шуның буенча санаганнар. Тагын өч елга ниткән белешмә?! Куак төпләрендә исереп йоклаган төннәрең өченме? Ярты урманны аракыга тураклаткан җәллад бит син! Ычкын моннан!

«Элгәреге урманчы» таягы белән һавага кизәнә-кизәнә китеп баргач та, Шамил түрә катына иңәргә ашыкмады. Әзрәк суынсын. Дөбер-дөбер кайнаган кешегә җитди мәсьәләләргә күчүе авыр ул. Ләкин Марс үзе үк егетне эчкә куалады, тәрәзәдән башын тыгып: – Нишләп оедың, рәхим ит! – диде. – Авыл хуҗасы кулы белән өстәлгә таянган, әйтерсең, Хәмитнең җеннәре ярсытып хәлсезләндергән. – Ну, нәрсә, исән-сау гына кайттыңмы, туган?

– Кайттым, Марс абый.

– Ну, давай, ни йомыш? Авылга нинди ярдәм кирәк дип килмәгән бит инде син. Төрмәдән миллионер ясап озатмыйлар. Рәиснең маңгайга вак чуерташ бәреп сөйләшүе кимсетсә дә, егет сиздермәде, елмаеп:

– Анысы шулай, – диде.

– Озак төрмә шулпасы чөмердең, туган.

– Марс абый, син минем йомышым турында белмәкче идең. – Төрмә дигән сүз Шамилнең күңеленә ярамый иде. Ул үткәндә, ә аңа киләчәге кыйммәт.

– Миңа җир кирәк. 

– Җи-ир?! – Рәиснең битарафлык сөреме каплаган күзе шарланды. – Ни дисең, туган?

– Җир кирәк, җир, – дип кабатлады егет.

– Бездә чәчелмәгән кыр-басулар күп икән.

– Күп дип син тагы. Җир, туган – халык милке.

– Мин дә шул халык бит, Марс абый.

– Син дә, әйе. Ну түлке...

Җөмлә әлеге дә баягы «төрмә» дигән сүз белән очланырга тиеш иде. Төрмә! Ул гомер буе аның исемен кара буяу белән буяр микәнни? Кечтеки түрә хатасын төзәтеп өлгерде:

– Ну түлке... басуда тылсым укып кына, икмәк үсми, синең кесәңдә ни бар соң, туган?

– Теләк бар.

– Һи, теләк белән хыял икесе бер кием чабата инде ул, туган. Ә-ә, – авыл хуҗасы бармак шартлатты: – синең энекәшең Казан бае кана! Имәндә икән чикләвек! Без хатлар язгаладык аңа, зират кырыен тотарга такта сорадык, җавабын биш былтырдан бирле көтәбез. Авылга тамчы да булышмый энең. Шамилнең түземлеге төкәнде:

– Базардагы кебек сатулашма, Марс абый. Нинди акчага сөрәм дә, нинди акчага чәчәм – минем хәсрәт. Син миңа йөз илле гектар җир бирергә дигән карар чыгарт. Өстәп, ике ферманы да алам.

– Карарлар күмәк җыелышларда кабул ителә, туган. Халыктан кул күтәртеп. Пай җиремне фәлән-фәләнгә тапшырырга ризамын дип. Вәт, туган!

– Закон буенча эшлик дисең икән, мин каршы түгел, Марс абый. Җыелсын авылдашлар.

– Һә-һә, җыелсын икән!– Рәис борынын мышкылдатты. – Җыелыр алар, кәнишне. Тик аларда синең кайгы булмас, алар этләр төсле ябырылып, мине талар. Юл юк, су юк, имештер. Шәвәлиев Марс ялкау, имештер. Көн дә глава ишек төбен каравыллыйм, ә безнекеләргә мин сөяркәмдә назланып ятам, имештер. Туйган гайбәтеннән! Кыскасы-озыны шул: никакуй җыелыш, туган! Чү әле, чү! – Ул кулы белән һаваны тигезләп куйды. – Мин каршы, димим. Моның бүтән әмәлен табабыз. Картаймыш көнендә авылда төпләнгән Дәрвиш бабайны илче итәрбез. Һәр йорттан ул култамгасы салдырыр. Аның абруе зур, берсе дә кире бормас. Мулла ул безнең! Дин мәсьәләсендә ничегрәк йөзәдер, саймы, тирәнме, үзенә генә мәгълүм. Азанын яхшы әйтә, Коръән мәҗлесләрендә шартлатып, догасын укый. Безгә ни, шунысына да разый.

– Карт кешене борчымыйк, Марс абый. Бу эшне үзем башкарам, – дип, урыныннан кузгалган Шамилнең гүя таш белән маңгаена орды рәис:

– Син кичә генә төрмә кошы идең! Кем сиңа курыкмыйча ишек ачар икән, туган? Өркетә ул ябудагы ир-ат, бик өркетә, аннан бит фәрештәң дә шайтанга әверелеп чыга. Авыл ятсына берсәк сине, Хафизулла абзый улы. Үзең дә кеше белән аралашмыйсың, күршеләрең белән дә капка аша гына исәнләшәсеңдер, шәт. Балыклар белән генә серләшәсеңдер. Кармакка әллә ни эләкмидер анысы да. Өлкән абзаңның киңәшенә колак салсаң гына уңарсың, туган. Киреләнмә, Мингани бабай – сиңа менә дигән ярдәмче!

Егет сискәнде.
– Кем дисең, кем? – Дәрвишнең чын аты – Мингани. Читтә гомер чиккән безнең аксакал. Мин Дәрвиш тә Дәрвиш дим. Аның чын исемен теркәлгәндә, паспортыннан гына күрдем. Кызык инде: авылны ташлыйлар да муртайгач үләргә туган җирләренә кайтып егылалар. Нык әле үзе, аңа үләргә иртәрәк. Тиктормас карт үзәктән кочагы белән гәзит-журнал китертә. Телевизоры кабызган, радиосы көнозын лыбыр-лыбыр сөйли. Дөнья бер алдын, бер артын күрсәтә. Нишлим, андый чакта киңәш-табышка Мингани бабайга киләм. Төпле дә, акыллы да Мингани бабай. Мингани...
Бу исемне моннан унбиш ел элек бер ишеткән иде инде Шамил. Һәм ул аның йөрәгенә хәнҗәр кебек кадалган иде.

Рәис өстәлдәге кәгазьләрне буташтыргач, өчесен аерып:

– Дәрвишкә паспорт мәгълүматларын кая, кешенең фамилиясен кая язарга икәнен үзем өйрәтермен, – диде. – Ә син юл уңае бабайга сугыл. Син тумагансыңдыр да ул авылдан киткәндә. Димәк ки, кемлегеңне бәян ит, ниятләреңне аңлат, фикерләш. Хәер-фатихасын ал, вчүтеки намазлы-догалы карт. Ә эшне катлауландырасың дип, миңа үпкәләмә. Законны өстәгеләр төзи, ә без – астагылар, яхшымы ул, начармы – үтәргә тиеш.

Авылдашлары клубка җыелса, Шамил бизәкләп-чәчәкләп маташмас, турыдан ярыр. Ишекләре ачылмаса, бәлки, күңел капкалары ачылыр? Сезнең пай җирләрегез әрәм ята, әйдәгез, мин алыныйм да, туфракны бөртеккә кинәндерим, дияр.

Юк, артык төче сүзләр... Ир-атка килешми. Аннары «мин сандугач» дип, ничек кенә сайрасаң да ышанмаячак халык. Алар өчен син «төрмә чыпчыгы». Әнә авыл аңардан өркә, ди. Бер каралгач, агаруы җиңел түгел икән шул. Җирле үзидарә рәисе көенә биемәс кенә иде, сайлау мөмкинлеге чикләнгән. Максатымның сызыгын сызып, шуннан тайпылмыйм дисәң, әллә ничә киртәләр аша сикерергә кирәк. Берсеннән сикерсәң, икенчесен коралар. «Хәер-фатихасын ал... Фикерләш». Марс абзый ничәмә ничә еллар таш төсле укмашып, йөрәкне авырттырган табышмакка җавап эзләргә этәрмәкче. Бәлки, бүген фикерләшүдән бигрәк Шамил кем дә, Дәрвиш кем икәнен ачыкларгадыр?

Егет тәвәккәлләп, Мингани карт йортына турылады, әмма тыкрык башында аяклары үзеннән-үзе богауланып туктап калды. Әйтерсең, мәчет манарасы җанланды: аның түбәсеннән саркыган азан җил белән күкләргә ашып, яңгыр тамчысыдай Өчнарат өстенә сибелде. Әйе, унбиш ел элек исемен ишеткән иде. Менә тавышын да тыңлый. Мөгаен, һәр авазы моң белән өретелгән догададыр хикмәт: җанны айкый. Ир-ат та нечкә кылдан үрелгән, ахрысы. Җебемә, Шамил, җебемә! «Җилкәңдә дөнья йөген күтәрәсең икән, зарланма. Ир бул!» 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2021

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев