Логотип Казан Утлары
Повесть

Шундый инде без... (повесть)

Кафил агай әрҗәсен тутырган, машинасы янында чүгәләп, дөнья тамаша кыла иде, ике кулын селкеп килгән егеткә: – Бәрәч, нишләп буш син? – диде. – Кайсысына гына орынма, агулап үстерелгән. Шофёр бот чабып көлде: – Ну сез гурт халкы! Синең кайда чиста ризык күргәнең бар? – Бездә... – Мирзам үзенең Җирдә икәнен онытып җибәрде. – Кайда ул сездә? – Бездә... Әбинең бакчасында.

1

Көн-төн уйлады Галиб, көн-төн! Ләкин һич кенә дә уеның очына чыга алмады. Чүлмәк хәтле генә бәләкәй башында гүя меңләгән умарта корты гөжли иде. Шура әгъзалары белән киңәш-табыш итим дисә, шымчы Вәҗүд астан гына кисеп аяк чалачак. Ниһаять, бер әрсез уй күченнән аерылып лепкәгә «кунды»: нокта! Шунда тукталырга кирәк!

 Ул өстәлдәге тартманың нәни төймәсенә бармак очын тидерде.

– Мирзам, кер!

 Ярдәмчесе, ишек төбендә генә торган кебек, «ә» дигәнче каршысына килеп тә басты.

– Ни боерасың, бабам?

 Галиб ярты бүлмәне биләгән төсле экран өстендәге япманы идәнгә шудырды.

– Мин сиңа бабай түгел, мин – Остаз!

– Гафу, Остаз!

– Күк җисемнәренең хәрәкәтен һәрдаим күзәтәсеңме, Мирзам?

– Күзәтәбез, баб... Остаз! Тәртип!

– Тәртип, тәртип! – диде Галиб, үртәгәндәй. – Хаос дигән әшәке чир күк киңлекләренә дә йокты. Әнә, кайбер иярченнәр отыры аза, бүтән җисемнәрнең коткысына бирелеп, үз сукмагыннан тайпыла. Күзәтүчеләргә җиткер: чарасын күрсеннәр!

 Остаз телескопның сыңар күзенә текәлде. Йа Кодрәтле Аллаһ! Тудырсаң да тудырырсың икән шундый гүзәл сурәт! Галәм бизәкле яулык бөркәнгән чибәр кызга охшаган иде. Кайчакта сары, кызыл, аксыл йолдызларны җыеп уч төбендә җылытасы килә. Бу матурлык җуелмыйча мәңге-мәңге саклансын иде! Чү, күңел нечкәрде, ә аңа хисләнергә ярамый иде.

– Үгез йолдызлыгы соңгы арада артык нык кабына, яктысыннан күз сукырая хәтта. Сәбәбе ни? Тикшердегезме, Мирзам? Әллә үзен Кояш дип саташамы икән, очындык!

– Кораб юлладык, нәтиҗәсен көтәбез, Остаз.

– Адашкан йолдызларны да бераз тыярга иде. Галактика үзәгендә күпме карт, кырыенда күпме яшь йолдыз тезелгән, шуларның исемлеген яңартыгыз!

– Яңартырбыз, Остаз.

– Һәр нәрсә исәп ярата, Мирзам!

– Ярата, Остаз, ярата.

– Попугай төсле артымнан кабатлама, Мирзам! Мин әйткәннәрне колагыңа киртлә. Бөек Кодрәт безгә зур вазифа йөкләгән: миллионлаган планета арасыннан күзәтүче итеп сайлаган, бүтән тереклек ияләре белән чагыштырсаң, нәкъ менә безне генә зирәклек, җитезлек, тапкырлык ягыннан өстен куйган, нәкъ безне генә зиһен, акыл, сәләт белән бүләкләгән.

– Рас, Остаз, рас! Безнең белән ярышырлык, хәтта ки безнең белән тиңләшерлек бер генә җан иясе дә юк!

 Галиб экранны япма белән каплады. Сүз озынга сузылды, ә аны кыскартмасаң, лепкәдә безелдәгән баягы «корт» очып китәргә мөмкин иде.

– Мирзам, без – Җир шарына иң якын урнашкан мәмләкәт. Гасырлар дәвамында без, ягъни центаврлылар, Җир төркеменә кергән Меркурий, Венера һәм Марс дусларыбыз белән тыныч кына яшибез. Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун кебек гигантлар әллә кайчан аларны тузанга әйләндерер иде, бәс, бездән шүрлиләр, без ачулансакмы, без... – Тукта, тагын читкә авыша! Ярдәмчесен бөтенләй башка максат белән чакырган иде лә! – Җир димәктән, анда ни хәлләр икән, Мирзам?

 Баягы тиргәлүдән айнымаган егет авызын гына ачкан иде, Галиб кисәтеп өлгерде:

– Дөресен генә сөйлә! Бизәкләмә-чуклама!

– Нәрсә диим икән, Остаз... Дөнья яралганнан бирле анда сугышлар тынмый. Башта кыргый кабиләләр ук-җәяләрдән атышкан, аннан халык исәя-исәя балта-сәнәккә, аннан утлы коралга ябышкан. Эволюция, Остаз! Бүген алар атом дип шашына. Илләр белән илләр бозылыша. Бер-берсенә яныйлар, бер-берсенең бугазын чәйниләр. Адәм куркыныч зат, Остаз! Үзләре үк Җирнең көлен күккә очырмагае, дим. Киләчәк турында кайгырту юк. Галим-голамәләренең «мин-минлеге»нә шаккатырлык. Аң дәрәҗәләре искиткеч түбән. Космосны өйрәнәбез, дип, махсус үзәкләр оештырганнар. Имеш, галәмдә тагын алар кебек акыллы җан иясе бар микән, тикшерәләр. Көлеп үләрсең, Остаз!

– Болар миңа күптән таныш, кичә генә тумадык, яңалыкларың искергән, Мирзам.

– Аптыраганнан әйтәм, Җирдә көн саен талаш, үтереш!

– Һе, аларны иманга китереп булырмы икән? Ахмак кына үзенә чокыр казый, – диде Галиб, өметсез тавыш белән. – Без дә гаепле. Беренчедән, вакытында ялгышларын төзәтмәдек, җае белән акылга килерләр дип өметләндек. Икенчедән, бүтән җисемнәр белән булашып, Җиргә игътибарны киметтек.

– Без аларны гел хәвеф-хәтәрләрдән саклыйбыз, ничә мәртәбә җәнҗалчы тышкы планеталар һөҗүменнән коткардык. Әллә кисәтү рәвешендә генә үзләрен әзрәк селкетикме, Остаз?

 Хуҗа ярдәмчесенең җилкәсеннән шапылдатты:

– Тимә, бичара Җир болай да бик еш тетри.

– Кайсыдыр ки планета узынса, син кызганмыйсың, маңгаена чиертәсең, ә Җиргә нигәдер тел-теш тидертмисең, Остаз. Сәер!

– Мирзам! Бу безнең гәпнең кереш өлеше генә, инде уртасын-азагын тыңла. Борынгы хәритәдә Җирнең сул канатын биләгән татай улысы тамгаланган...

– Хәритә пыяла шкафта, кертимме? – дип, ярдәмчесе урыныннан купмакчы иде, Галиб туктатты:

– Без аны хәтердән йомык күз белән дә укыйбыз. Син яшь, синдә элеккеге чорлар турында мәгълүмат аз, ә миндә – йөз дә егерме биш яшьлек картта ул тау хәтле. Заманында татай көчле дәүләт тоткан. – Хуҗаның күзе нурланып янды, ул шәкертенә дәрес биргәндәй дәртләнеп сөйләргә тотынды. – Бабалары батырларның батыры саналган, дошманына каршы яу чапканда, атларның тоягыннан ут чәчелгән! Күкрәгендә арыслан тибенгән татайның! Ызгыш-талашларны өнәмәгән ул, таш кальгалар төзегән, сәүдә иткән, көмеш-алтын койган, чәчкән-урган, балалар үстергән, нәсел үрчеткән. Халык бәйсез, ирекле булган, үз көен көйләгән, үз җырын җырлаган. Ә бүген татай дигән кавем кем? Кул-аягы богауланган әсирме? Хокуксыз колмы?

Сораудан битәр бу җан авазы иде. Онытылды Галиб, онытылды. Хис ташкыны ярыннан ташып акты... Әнә, күңел төпкеленә чумган сер, йомычка төсле, дулкыннар кочагында чайкала. Хәер, ярдәмчесе берни дә сизмәде, егет мактанырга дип үз чиратын көтә иде.

– Аның каруы мин, синең әмерең белән, хәзерге татайларның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, холык-фигылен өйрәнгән идем, Остаз! Хәтерлисеңме?

– Һе, өйрәнгән ди берәү! – Галиб саран гына елмайды. – Ничәдер тәүлеккә җиргә иңдем дә зу-ур гыйльми хезмәт язарлык хәзинә тупладым, дисең инде. Юк, егетем, синең татайлар турында белемең бик сай әле.

Галиб уң кулыннан уй-ниятен яшермәскә тиеш иде. Моңарчы ярдәмчесе аның һәр йомышын карусыз үтәде. Бабай белән онык туганлык җепләрен өзелмәслек итеп үргән иде.

– Сиңа яңа планета ошыймы, Мирзам?

– Хи, ошамаган кая! Тикмәгә генә аны «җәннәт почмагы» дип атамадык бит, Остаз! Елга-күл сулары сабый баланың күз яшедәй саф-чиста, урман-кырлары ямь-яшел, кара туфрагы ашлы, бөртек төртүгә бодае-арышы тишелә. Болынында аллы-гөлле йөзләгән төрдәге күбәләк канат җилпи. Ул исәпсез-хисапсыз чәчәк!

– Бөек Яралтучының кодрәте киң, барлыкка китерүче ул! Хәзер безгә бу гүзәл аймакны тутырырга кирәк, Мирзам. Мин аны җирдәгеләргә тәгаенләдем.

– Җирдәгеләргә?! – Ярдәмчесе колагын уды. Янәсе, ялгыш ишетә.

–  Әйе, яңа урынга Җирдән күчерәбез, Мирзам.

– Шура әгъзалары белән килештердеңме? Алар ни ди, Остаз?

– Сиңа мәгълүм, кайбер карарларны мин үзбаш кына хәл кылам!

– Әйе, син безнең хөрмәтле хуҗабыз, исемең дә «хаким» дигәнне аңлата, Остаз.

– Аптыраш, планетада ике мең чамасы милләт яши. Җәннәткә кемнәр тиенер икән? Инглиз, француз, кытай, япон, негр...

– Санап интекмә, – диде Галиб. – Анда татай вәкилләре төпләнәчәк! Болай эшлибез, син теге чактагы кебек кабат Сыер исемле авылга сәяхәткә җыен, Мирзам. Сәнгать кешесе булып. Озакка. Араларында бутал, күзәт һәм иң акыллы, иң тырыш, иң булдыклы яшь парны барла. Шушы икәү яңа планетада хөр һәм бәйсез дәүләтнең нигезен корачак. Ары таба аларның сәясәтенә тыкшынмабыз, ярдәм генә күрсәтербез. Әүвәл яшьләр «җәннәт почмагы» белән танышсын, соңыннан халык санын ничек ишәйтәләр – алар ихтыярында. Йөзәрләгән кораб туктаусыз адәм ташыр.

– Әкә-ә-мә-әт... – Егет бу хәбәрдән тетрәнгән иде. – Сы-ер-га, Сы-ер-га, – диде ул, иҗекләп. – Хуп, Остаз! Таныш авыл. Бурычым да җип-җиңел. Ышанычың өчен рәхмәт!

– Киресенчә, бурычың авыр синең, сөенмә, Мирзам. Яшь пар тарафыннан минем дүрт шартым үтәлергә тиеш.

– Нинди шарт ул, Остаз?

– Беренчесе: яшь пар татай гаиләсендә милли рухта тәрбияләнсен, икенчесе: алар без татай, дип горурлансын, өченчесе: һәр туган сабыйның теле «әти, әни» дип ачылсын! Дүртенчесе: ил күләмендә татай теле дәүләт теле дип игълан ителсен!

 

2

«Бурычың авыр, сөенмә...» Мирзам пошаманга калды. Төптән уйласаң, шулай икән: авыр. Җирдә бер төн кунуың да ун елга тиң! Анда син бүген тере, иртәгә мәет! Адәмнәр бернидән дә тайчанмый, аса-кисә, сыта-изә. Сыер урамнарына бал сылаганнармыни, Остаз икенче тапкыр инде нәкъ шушы авылны сайлый. Югыйсә, татай бөтен дөньяга сибелгән! Моннан егерме ел элек япь-яшь егет Сыерда тукталган иде шул. Халык авыз иҗаты өйрәнә, имеш. Чын дөресен әйт, беркем дә ышанмас иде. Кунакчыл иде татайлар, һәр йортта йә каймаклы катык, йә итле бәлеш, йә пәрәмәч белән сыйладылар. Яратты ул ачык йөзле, киң күңелле әби-апалар белән мәзәк сөйләп көлдергән тешсез абзый-әзиләрне! Балактан йомшак кына тешләгән усал этләренә кадәр сөйкемле иде. Айга борын чөеп өргәндә, бу хайваннарның күзе яшьләнә, димәк, алар нәрсәдер сизенә иде... Эт җаны гына димә икән. Сыер – хәтергә тирән уелган иде. Бер явыз метеорит, авылга якынлашканда, Мирзам аның юнәлешен үзгәртеп, казакъ даласында шартлаттырды. Татайлар өчен нинди генә изгелекләр эшләмәс иде дә... Шура әһелләре Җир планетасын өнәми, әгәр Галиб остаз тыймаса – әллә кайчан нур белән өтеп куырырлар иде. «Шура» да хаклы анысы: әдәпсез бәндә бөтен тирә-юньне пычракка батырды.

Хуп, хуп, Мирзам «күршеләр»гә юл саба ди. Шунысы гаҗәп: Остаз, меңләгән кавемне читкә тибәреп, татайга өстенлек бирә. Аның да Сыердагы яшьләренә! Әйтерсең, үзе шунда туып-үскән! «Йә, телеңә салынма, кушканны үтә!» – дип, егет корабның маршрутын билгеләде. Әзерлек тиз булды: киҗе-мамыктан тукылган кием-салым арка капчыгына салынды. Унлаган төймә белән бизәлгән беләзекнең вазифалары төрле-төрле, берсе – зәңгәр төстәгесе – Остаз белән элемтә чарасы – аеруча кыйммәт иде. Тик менә йөз-кыяфәт мәсьәләсендә Мирзам икеләнде. Ике метрлы биокамерага кереп яткач, тән төзелеше табибы Мараж:

– Битеңне ник үзгәртәсең? – диде.

 Һа, Мирзам өймәс борын сиңа ком тавын ишә ди! Җир сәяхәте Остазның җиде йозакка бикләнгән сере иде.

– Кирәк! – диде ул, кыска гына.

– Кем буласың? Аксакалмы? Урта яшьләрдәге ир-атмы? Үсмер егетме?

Җир исәбе белән исәпләгәндә, Мирзамга утыз сигез яшьләр тирәсе иде.

– Хм... Кырык, дисәк?

– Мәйлең, Мирзам!

 Айлиягә дә шушы чама иде. Чү, нишләп бу оялчан кыз бала хәтер сүрүен ерта соң әле? Ике дистә ел элек ул егеткә мәхәббәт авыруы йоктырган иде. Әгәр дә мәгәр Мирзам тагын Сыер авылында атна-ун көн яшәсә, моның азагы фаҗига белән тәмамлана, ул җир кызын ярәшә иде! Шыр тиле! Сак хезмәте башлыгы аларны Центаврга якын да җибәрмәячәк, һавада ук очкычны аска мәтәлдерәчәк иде. Сизгер Остаз, бәлки, корабка тидертмәс, ләкин Мирзам вөҗдан газабыннан яртылаш картаер иде. Ник дигәндә, Җиргә карата таләпләр каты, һәр сәфәрдән соң «тәлинкә» махсус сыекча белән чистартыла, ә сәяхәтче тәүлек буе күзәтү астында ята, чөнки иң куркыныч «дошман» – Җирдә мыжлаган вирус иде. Йогышлы чир таралса – тиз генә тамыры корымый бит аның! Әлбәттә, галимнәр бер-бер әмәлен табар да иде, әмма моңа күпме вакыт сарыф ителер, күпме көч түгелер, нәтиҗәдә үтә дә мөһим яңа ачышлар артка чигерелер, иң аянычы – бернинди даруларсыз үскән сау-сәламәт Центавр нәниләренең каны вакциналар белән агуланыр иде. Күрәсең, ул чакта яшь кенә булса да, Мирзам барысын да бизмәндә үлчәгәндер. Тикмәгә генә оялчан кыз белән аерылышмаган бит инде...

...Йөз-бит «ясалгач», егет экранга баккан иде, аңа зур авызлы адәм заты каш җыерды.

– Нишләп авызымны су буе ердың, Мараж?

– Ха, үзең кыяфәтем җирдәгеләргә тартым булсын, дидең. Ә анда, әфәндем, бирәннәр төсле тыгыналар. Алар ашар өчен генә эшли, ашар өчен генә яши, шуңа күрә авызлары зурдин-зур!

 Егет колагын капшады.

– Монысы да әкәмәтнең әкәмәте! Гайбәт тыңлый-тыңлый, Җирдәгеләрнең колагы әрекмән яфрагыдай киңәйгән, дип шыттыр тагы! Уф, Мараж!

Ахырдан табиб белән килеште Мирзам. Үзгәрү аның файдасына иде. Сыерда халык ушлы, аны хәтерли булыр. Бигрәк тә Айлия! Туташ (бәлки, бүген ир хатыны, бала анасы) егетне төсмерләп тә танырга тиеш түгел! Мөгаен, өздереп сайраган «май сандугачы»н ул кат-кат йөрәгеннән сызгандыр, ә менә егет озак «авырды», озак... Яулык чите белән иренен каплап: «Яратам», – дигән кыз төшләргә кереп җәфалый иде.

...Урман аланына «кунган» зәңгәрсу кораб яшен тизлеге белән киредән күккә атылып күздән югалгач кына, Мирзам, аркасындагы биштәрен рәтли-рәтли, тар сукмактан атлады. Вак кына язгы яңгыр сибәли. Авылга табан илткән юл исә лыкыр балчык иде, егет аяк киемен салып һәм дә чалбар балагын сызганып, май аеның соңгы пычрагы белән көрәшкә ташланганда гына урман авызында, мичен якканмыни, төтенгә уралган йөк машинасы күренде.

– Сыергамы? – диде ирен читенә бармак калынлыгы тәмәке кыстырган шофёр. – Әйдә, бырат!

 Кабинага үрмәләп менгән Мирзам:

– Безгә ут капмасмы икән, агай? – дип шаяртты.

– Калхуз сәләмәсе, майны күп яндыра! – Агай рульне җитез бора, тәгәрмәч астыннан пыркылдаган балчык кисәкләре тәрәзә пыяласына чәчри иде. – Муртайса да, авылга хезмәт итә үзе. Икәү бергә картаябыз. Кафил, син бит пинсәдә, чебеш-тавык кына асрап, үз рәхәтебез өчен генә яшик, ди карчык. Фи, ир-ат шөгылемени ул, мәйтәм, мин сиңа әтәч мәллә, тавыклар белән тирестә тибенергә, мәйтәм.

Егет ирексездән юлдашына карап алды. Авызы зур, эче тулы сүз... Татайларда артык күп сөйләгән кеше турында: «Сүз боткасы пешерә», – диләр. Пешерә агай, пешерә...

– Мондый баткаклыкта чүт кенә ялы да комачауламас иде дә, әнә бит, сайлаулар алдыннан ысмутр дигән шайтан туе уздыралар. Авыл белән авыл ярыша. Кем яхшы җырлый, кем яхшы бии – жюри бәяли, ди. Җиңүчегә афтабус бирәләр, ди. Безгә какрас кирәк, ун мәктәп баласын ташырга, әртисләрне йөртергә и тудыйм-судыймга. Әртисләр дигәч тә, шәһәрнекеләр түгел лә, үзебезнең Сыерныкылар.

Мирзамның да авызы зур, аңа да сүз кыстырырга вакыт иде.

– Җиңәбез, дисеңме, агай?

– Фи, тәккә генә тугыз чакрымдагы Әлпәргә эрпитисәгә ташыйммыни?! Ду куптаралар, малайгынам!

– Әлпәрдә кем өйрәтә?

– Җырчы Шакир. Радиудан ишеткәнең бардыр, «Карурман»ны шәп яңгырата. Пинсәдә хәзер, туган авылында төпләнде. Мәйтәм, Сыерда сәләмә генә җырчы кисәге дә юк бит. Клубта эшләрлек. Түләү начар шул, минем энекәшнең улы ярты ел маташты, аннары җиде меңгә ничу ыштан туздырырга, дип, калага тайды. Нинди җүләр тиен-миенгә яллансын ди!

Мирзам:

– Мин ялланам! – дигән иде, шофёр әз генә сулы чокырга төшеп батмады.

– Кит! – Юлдашының ачудан күзе шарланды. – Түгәрәк күмәч сыярлык авызыңны җәеп миннән көлмә, яме?! Син Аргы оч Зөбәрҗәтнең шәһәрдәге стиләгә кияве бит! Шыр алдакчы! Жәлләп кенә утырттым үзеңне, җүнсез. Былтыр латарийга җиңел машина отасың, дип, ике йөз тәңкәдән унбиш билет саткан идең миңа, тәгәрмәч тә тәтемәде! Әрекмән колагыңны тартып өзәм хәзер, алдакчы! – дип, уң кулын рульдән ычкындырган агай куркыныч иде, егет тиз-тиз генә түш кесәсеннән таныклыгын чыгарды.

– Без Илдус исемле, агай! Сезнең авыл клубына эшкә билгеләделәр.

– Эһе, атың бүтән икән шул, – диде дөбер-дөбер кайнаган шофёр, кисәк сүрелеп. – Тач Зөбәрҗәт кияве үзең! Игезәкләр диярсең, Ходайның хикмәте. Нәстә майтарырсың икән клубта, бырат?

Сәнгать җитәкчесе, дисәң, агай мәгънәсенә төшенмәс, аның өчен җыр белән бию генә бар.

– Мин – хор җитәкчесе, – диде Мирзам, тапкырлыгына куанып.

– Менә сиңа мә! Оҗмахта – хур кызлары, Сыерда – хур җитәкчесе. Гаҗәеп тә соң бу дөньялары!

Алдашу – түбәнлек иде, теленнән саескан очырганда, Мирзамның чәч төбенә кадәр кызарды. Тик нихәл итәсең, ялган – бердәнбер чара, аның каравы, тиздән татайлар: «Без монда хуҗа», – дип, күкрәк киереп яшәрлек үз дәүләтенә тиенәчәк иде. Халык авыз иҗатын туплаганда, ул байтак хикмәти әйтемнәр отты. Татайлар: «Ялганның койрыгы кыска», диләр, шәт өч ай эчендә Мирзам-Илдус койрыгыннан тоттырмас, талантлы артист кебек үз ролен оста башкарыр. Нәрсәгәдер өйрәтеп артык чиләнәсе дә түгел бугай, әгәр «әртисләр» иренмичә, тугызар чакрымга йөри икән, димәк, дәрманлы халык.

Шофёр:

– Иптәш хур җитәкчесе, клуб авыл уртасында, син лутчы ары таба җәяү генә тәпилә, – дигәч, егет рәхмәтләр яудырып төшеп калды. Тәбәнәк агач клуб янында аны Айлия каршылар төсле иде. Тамаша! Иске бинаны сүтеп, аның нигезендә маңгаена «Мәдәният йорты» дип язылган яңа сарай бастырганнар. Мирзам, ишек яңагына кадакланган такталардагы исемнәрне укый-укый, коридор буйлап барды. «Почта», «Китапханә», «Җирле үзидарә рәисе», «Медпункт» ише төрле оешмаларны сыендырган йортның клуб директоры Фәзилә Әүхәдиева кысрык кына бүлмәне биләгән иде. Мирзам исәнләшкәндә үк чамалады: бүлмәгә өреп тутырылган таза хатынның үзеннән битәр тавышы сыймый, тавыш, диварларны дерелдәтеп, коридорга ишелә иде.

– Ой,ой! Төкле аягың белән, күгәрченем! Кафил агай шылтыратты инде, сөенчегә – бүләк, ди. Шкафта өч кер сабыны бар, берсе – аңа! Культмассовикка тилмерә идек, күгәрченкәем! Культура өлкәсен җанландырыгыз, дип сүгә түрәләр, ә белгечләргә кытлык! Ничә ел ялгызым гына этләнәм, күгәрченем. Авыллар өшәнгәч кенә клуб салдыртты хөкүмәте дә.

Хатын тыр-тыр авыз пулемётыннан сиптерә генә, ә Мирзам өчен һәр минут исәптә иде.

– Сәхнәгез иркенме, Фәзилә апа?

– Әртисләребез ябык, сыярсыз. Рас син эшкә атлыгып торасың икән, иртәгә сәгать тугызда, егетләр-кызлар синең карамакта булыр. Үзең белән якыннанрак танышыйк әле, күгәрченем. Кәттә киенгәнсең, ызначит, башкаладан. Яшермә, нишләп ир башың белән безнең авылга ашкындың, ә? Бездә өч тиен хезмәт хакы. Хатының өйдән кудымы? Алименттан качтыңмы? Җә, күгәрченем?

Мирзамның алдан ук һәр сорауга җавабы башындагы «компьютер»га салынган иде. Ләкин барыбер каушатты. Ялган сөйләргә күнекмәгән тел үзалдында көрмәкләнә иде. Кинәт тыштан ишекне тарттылар да, кысан бүлмәдәге тынчу һаваны соңгы тамчысына кадәр йотып бетерергә теләгәндәй, ак мыеклы бер адәм килеп тә керде.

– Аулакта гына серләшәсезме, мәхәббәт кошлары? – дип, Ак мыек түргә ыргылды.

– Безнең иптәш белән важный сөйләшү, Әмирҗан абзый, – директор аны туктатмакчы иде, Ак мыек:

– Кума, яме? Минеке сезнекеннән дә важныйрак, – диде. – Без иртәгә җыелабыз, безгә залны бушат! Сәркатибем Сания, өй борынча йөреп, халыкны собранҗәгә өнди.

– Хи-хи, үләм! – Юан билле Фәзилә урталай бөгелеп көлә алмады, иренен очлайтып кына хихылдады. – Бездә халык тундрадагы боз төсле, Әмирҗан абзый, собрание дип кенә кузгалыр микән! Ул лутчы телевизордан «Санта-Барбара» сериалын карап елый, синең өндәмәләреңне колагына да элми! Хыялланма, ыштансыз партиягез кабат терелми. Монда шәһәрдән кайтып, буржуйларны чүплеккә себереп түгәбез, дип, карт-корыны котыртма, кызыл авыз! Кайсыбыз буржуй соң, кайсыбыз?

– Син! – Ак мыек күркә сыман кабарынды. – Биш сыер савасың, өч үгез асрыйсың! Син дә, иптәш культур-мультур! – Мирзам тәнкыйть утына тотылмаска тиеш, чөнки «коммунист» аның белән беренче тапкыр очраша иде. Тик ул ялгышты. – Башыңда буржуй кипкәсе, өстеңдә буржуй кәчтүме! Пастуй, пастуй! Зөбәрҗәтнең азгын кияве ләса син!

– Нинди Зөбәрҗәт кияве ди. Яңа культмассовик бу! – Фәзилә дыңгылдатып идәнгә типте. – Шудыр моннан, Әмирҗан абзый, шудыр! Тү-тү сиңа зал!

– Исем китте, клуб каршындагы мәйдан да бик шәп!

– Хи, надан, – диде хатын. – Бүген закон каты, җирле үзидарә рәисенең рөхсәтеннән башка аръяктагы тал төбендә дә җыелырга ярамый.

– Мин синең сурәтеңне «Хурлык тактасы»на элдерәм, Фәзилә! – дип янаган гайрәтле Ак мыек ишеккә юнәлгәндә, әлеге ызгыш-талаштан ун граммга ябыккан директор кәефсез генә:

– Карале, шушы «кызыл»га ияр әле, аның күршесендәге Шәкүрә әбигә фатирга урнашырсың, Илдус кем улы... Әй, исемең белән генә эндәшермен лә!

Кызылмы ул, сарымы яки яшелме, аларның уртак кушаматы – адәмнәр иде. Йөз чөермә, һәр «төс» белән мөнәсәбәтләрне җайла, бәлки, «кызыллар» арасында да яңа планетага лаек вәкилләр табылыр? Монда хисләнмичә, акыл белән уйлап сайлау кирәк иде.

Әмирҗан, чалыштырып атлаган аякларына абына язып бераз теркелдәгәч, егет белән тигезләште.

– Безнең партиягә гариза язып керәсеңме, культурный иптәш?

– Сезнең илдә җәмгысе ничә фирка исәпләнә?

 «Аһ, Мирзам, Мирзам! Үзеңне ничек җиңел генә сатасың икән!» – дип ачынды егет. Әнә, Ак мыек шаккатып тел шартлатты:

– Кичә генә айдан мәтәлдеңме әллә, культурный иптәш? Телевизор карамыйсың, гәзит укымыйсың ахрысы. Миеңә тукы, Рудиядә туксан тугыз партия теркәлгән, безнеке – иң абруйлысы! Без Зизан бүлекчәсе. Төп офис – Москитта! Ну, басасыңмы безнең сафларга? Иртәгә үк таныклык тапшырабыз.

– Рәхмәт, Әмирҗан абзый. Зинһар, кыстама. Зизанскийга миннән күптин-күп, чуктин-чук сәлам!

– Синнән сәлам?! Син кем соң әле шулхәтле, хәчтерүш! Кит, артымнан иярмә!

Ике дистә ел эчендә Сыер авылының эче-тышы үзгәрсә дә, егет адашмас, туп-туры Шәкүрә карчыкларга барып төртелер, чөнки ул Айлиянең туган йорты иде. Ә бит адашырга да мөмкин иде. Авыл кырау суккан төсле шиңгән, бакчаларда былтыргы кипкән алабута тырпаешкан (бәрәңге чәчмиләр!), кайбер хуҗасыз ызбалар ишелеп борыны белән җиргә кадалган, урам гөрләтеп балалар уйнамый, тирә-якта үле тынлык иде. Ырыс капкалы йортның да килеш-килбәте ямьсез: түбәсенең буялган калаен кояш «ашаган», ян бакчаның рәшәткәләре сынган, тәрәзәләр умыртка баганасы кәкрәйгән сыман кыйшайган иде. Мирзам туктап тирән генә сулады. Менә хәзер Айлия белән күрешә... Акыл, ярдәм ит! Хис өермәсен тузгыт, тузгыт! Егетнең максаты – пар эзләү...

Ишегалдында бер карчык ипи турап, чебешләр ашата иде. Егет:

– Саумысыз? – диде. – Шәкүрә әби өйдәме?

– Кыстамагыз да! Бармыйм сайлауга! Туйдырдыгыз, кыручлар. – Карчык итәгендәге ярмасын җиргә какты. – Как сайлау җитә – боларга минем тавыш кирәк! Бая гына узышлый Әмирҗан безнекен – «Кам-камнар»ны хупла, ди. Кичәгенәк «Алма» белән «Кишер»ләр йөрде. Син кайсы әртил тарафдары инде, сансыз?

– Мин сине беркая да өндәмим, Шәкүрә әби.

– Ыһы, җайлап-майлап кына үзеңә авыштырасыңмы? Капчыгыңа нибуч кибеттә сатылмыйча яткән кәнфит-прәннек тутыргансыңдыр. Теге сайлауларда тараткан чәегез искергән, тирес тәме килә иде, кыручлар! Гел алдауда эшегез.

Егет җилкәсендәге сумкасын сап-сары итеп юылган баскычка шудырды.

– Мине сезнең авылга – клубка эшкә җибәрделәр, Шәкүрә әби. Хор җитәкчесе мин. Фатирга кертәсеңме? – дип, Мирзам күрешергә кул сузды. Карчыкның усал йөзе язылды, ул аяк астында буталган чебиләрне учын шапылдата-шапылдата ояларына табан кугач, егетне кочаклап ук алды.

– И-и, кертмәгән кая! Ялгыз башыма бик күңелсез, улым!

 «Ялгыз башыма?» Тыю-тыелуларга карамыйча, күңел учагында янган хис ялкынына бозлы су бөркеделәрмени, Мирзам бөреште. Айлия кайда соң? Җирдәгеләр әйтмешли, аның «бәгырь кисәге» кайда? Егет беләзегендәге ак боҗра тишегенә җиңелчә генә басып Айлия турында белешер иде дә, Остаз бу супер төймәчекне сүндертте шул. Җирдәгеләр белән йөрәгең аша гына аралаш, приборларга таянма, диде. Әйдә, Мирзам йөрәге ни кушса, шуны эшләсен, ди. Әнә ул, Айлия, дип тибә! Тизрәк эзләп тап, ди! Юк, синең бурычың бүтән, узынма, дип бармак яный акыл. Нинди каршылык!

Ызбада берни дә үзгәрмәгән, еллар вакыт дигән узгынчыны мичкә дә кагылдырмаган, ул, элеккеге кебек ап-ак кершән ягынып, такта белән бүленгән ике бүлмә уртасында «утыра» иде. Карчык, зәңгәрсу яулыгын артка чөеп бәйләгәч:

– Бисмилла, – дип, эләктергеч белән мичтән чуен тартып чыгарды. – Берсәк суынсын! Иртүк ике-өч кенә пүлән ягып, өйрә куйганыем. Син, улым, иң соңгы бүлемтектә яшәрсең, урын-җир чиста, чирканма. Әбекәең сине хәзер пич ашы белән сыйлый.

Егет эчкә узды. Өмет белән узды. Анда Айлия көтә сыман иде. Караваттагы ап-ак кар түмәре кебек ике мендәр аның белән бергә көрсенде: юк, юк һәм тагын бер тапкыр юк!

– Улым, кем атлы әле үзең?

Олы якта табак-савыт шалтырады. Кемгә нәрсә – кәҗәгә кәбестә, ди татай (Мирхамның хәтерендә әллә нинди хикмәтле әйтемнәр саклана иде), хуҗабикәдә кунакны ашату кайгысы.

– Илдус мин, Шәкүрә әби, Илдус!

– Үзебезчә икән, чын татайча икән. Иту хәзерге яшьләр очынып, нарасыйларын ничек кенә атамый. Безнекеләрнең, әнә, берсендә – Изүлдә, икенчесендә – Маргарит. Адәм көлкесе. Имеш, кайсыдыр илдә Маргарит Титчәр дигән яман данлыклы патшабикә җитәкче, ди. Булмагае ни! Аның татайга ни катнашы бар!

Изольда белән Маргарет кемнең балалары икән соң? Айлиянекеме? Абыйсы Сәлимнекеме?

Өйрә телеңне йотарлык тәмле иде. Зур кашык белән аны тиешле җиренә бик тиз «озатты» егет. Тамагы туйгач, ул:

– Фатир бәясен сөйләшик, Шәкүрә әби, – диде.

– Әй, улым, ялгызлыкка бәя юк ла. Син лутчы, Үзәк базарыннан онын-ярмасын, бәрәңгесен-кишерен апкайт. Түләү шул сиңа. – Карчык дивардагы «күкеле» сәгатькә чекерәйде. – Егерме минуттан ике туламы? Шафур Кафил атна кич базар урый. Авылдагы карт-корыга кирәк-ярагын апкайта. Улым, җәлт кенә җыен да тукталышка чап! Баручы кешеләрне Кафил шуннан ала.

Кафил агай аны ерактан ук сәламләде.

– Гуртта үскән димәссең, җилдән җитез син, – дип мактагач, учына төкереп тәмәкесен сүндерде дә: – Шәкүрәттәй йомыш та куштымыни? – диде. – Хәйләкәр дә соң кортка! Бүген без икәү генә, әйдә, кабинага чум, Илдус бырат!

– Ялгыз карчыкка көн итүләре читендер.

– Эһе, ялгыз ди сиңа! Аның гуртта улы белән кызы, өчме-дүртме оныгы яши. Олавы белән тәҗел әйберләрен кайтарып аудар! Малае хатыны кубызына биесен дә ди, кызы анасы турында кайгыртырга тиештер бит! Каты бәгырьле Айлия.

 Шофёр бүтән Айлияне тиргидер, Мирзам белгән, Мирзам сокланган кыз мәрхәмәтлелек тукымасы белән тукылган изге җан иде. Аңамыни анасын чәй-шикәргә тилмертү!

Күпер башында кырлы эшләпә кигән карт утыра, ул тактага чиләк-чиләк бәрәңге, кишер, чөгендер тезгән.

– Кем ул? – диде егет, кызыксыну шулай ук чир иде.

– Һай, күк белән саташкан Хәсән карт инде! Тагын калдык-постыгын сата. Кемгә хаҗәт аның туфраклы бәрәңгесе дә балчыклы чөгендере! Базарда һәммә нәрсә чип-чиста. Тастымал белән сөрткәннәр диярсең, хет юмыйча аша.

– Нужа саттыра микән? – Бу сүзне Мирзам теге чакта ук откан, татайлар: «Нужа куабыз», – дип сөйләргә ярата иде.

– Нинди нужа?! Тәкәбберлек! Минеке агусыз, янәсе. Бишек баласына ашатсаң да зыянсыз, янәсе. Аның ике улы Рудия күләмендә танылган авиаконструкторлар. Москитта эшлиләр. Башлы нәсел үзләре. Хәсән бабай төмсә, беркем белән аралашмый, беркемгә ягылмый. Аның дөньясы – күк. Әкәмәт инде, калхуз чорында агроном Әхсәннең канын эчте, син – халык дошманы, кыр-басуларга агу сибәсең, ди. Утыз сигезенче еллар булса, Әхсәнне аталар иде. Агусыз гына ничек чүп үләне белән көрәшмәк кирәк! Бичәләрегез утасын, дигән бабаң. Утатырсың безнең катыннардан!

– Нишләп кырларыгыз ялангач, Кафил агай?

– Кем сөрсен дә, кем чәчсен! Өч ел элек калхуз таралды. Инвестор дигәнең белән мантымадык, ике мең баш савым сыерын төяде дә качты! Ишеттем әле, элгәре бабасы Себергә куылган кулак Әнәс оныгы безнең якларда иснәнә, ди. Шул малай нәрсәдер кайнаштырмакчы бугай. Хәер, син хур җитәкчесенә болар пычагымамы? Сезнең бит күңел юанычыгыз җыр-бию, едритлар!

...Базар җәйрәгән, капка төбендә дә капчык-капчык тауар өйгәннәр иде. Кафил күзлеген киеп кесәсендәге кәгазен укыды:

– Бәрияттәйгә биш кила бәрәңге, ике кап тоз, дүрт кила писүк. Дамир бабайга кәбестә, эре токмач. Син бар, хур җитәкчесе, Шәкүрәттәйнең заказларын үтә. Кырык минут вакыт сиңа!

Мирзам яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр рәтеннән китте. Чынлап та, тастымал белән сөрткәндәй, алма-грушалар ялтырый, юылган кишер, чөгендер, баш хәтле кәбестәләр, тузан бөртеге дә кундырмыйча биек-биек агач-куакларда үскән сыман иде. Фатир хуҗасы сөенсен: һәммәсен дә әз-әзләп алыйм дигәндә генә егетнең беләзегендә яшел төймә чыелдады. «Тия күрмә, агулану дәрәҗәсе югары», дип кисәтә иде ул. Ни-нәрсәгә генә кагылсаң да, «яшелкүз»гә ошамады. Ахырдан Мирзам бәрәңге әрҗәсенә иелде. Тавык йомыркасы төсле сап-сары, йоп-йомры «җир алмасы»н саткан хатын:

– Ярмалы, бик тәмле, – дип мактаса да, «төймә» чыелдавын белде.

Кафил агай әрҗәсен тутырган, машинасы янында чүгәләп, дөнья тамаша кыла иде, ике кулын селкеп килгән егеткә:

– Бәрәч, нишләп буш син? – диде.

– Кайсысына гына орынма, агулап үстерелгән.

Шофёр бот чабып көлде:

– Ну сез гурт халкы! Синең кайда чиста ризык күргәнең бар?

– Бездә... – Мирзам үзенең Җирдә икәнен онытып җибәрде.

– Кайда ул сездә?

– Бездә... Әбинең бакчасында.

Хәерсез, адым саен ялган!

– Һе, әбисендә икән! Соң, бырат, шушы тиклем миллионлаган авызга кортканың ике-өч түтәл кишер-чөгендере генә җитәмени?! Әнә, телевизордан күрсәттеләр, Себер ягында митайлар безнең җирләргә ташкабак утырткан. Корткыч бөҗәкләр яфракларын тишкәләмәсен өчен дуст өрдертәләр. Противогаз киеп! Ап-ак тузан болыты кырда! Ашыйбыз, нишлисең!

– Нинди зур бәрәңге бакчаларыгыз елап ята, агай. Һәркем үз тамагын үзе кайгыртсын!

– Ята, дөрес. Каларад коңгызы белән көрәшеп ардык без, хур җитәкчесе. Хет дару сип, хет артыңны туңкайтып чүплә, файдасыз, минут саен үрчи, буй-буй ыштанлы кабахәт! Ну, нәрсә, Шәкүрә карчыкка шымытырмы инде?

– Хәсән карт эргәсендә туктарсың, агай.

 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 3, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев