Шундый инде без... (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

7

Ул үзенә-үзе нәфрәтләнде... Яраклашу кебек центаврлыларга ят сыйфат аңарда кайчан яралды икән соң? Ник ул өч атна элек Хәсән карт белән Әнәс оныгы янына барды да аның таләпләренә ризалашты? Сабантуйда репертуарның яртысы руд җырларыннан торачак... Сәхнә түрендә яңа баян кукрайган. Хәмит абзыйның итәгенә сыймый: килбәтсез зур. «Минем гармун көйләрне моңлырак уйный», – дип, инвестор бүләгенә аның борыны тартмады. Сәхнәдә ат-исемен үзгәртеп, татайлар арасында чуалган (нинди уй белән?) Ильяс – Мәрьям рудча такмаклар сиптерә. Кинәнә «ышпиуннар». Алар гына тапкыр, алар гына акыллы, ә бүтәннәр – ахмак. «Без сезне кәкре каенга терәтәбез әле», – дигәндәй, икесенең дә күзе хәйлә белән кысылган. Ә залдагы утыргычларда куркак куяннар төсле бөрешкән хор төркеме... Мирзамның җанында өермә бөтерелде. Их, хәзер берәрсе гайрәтләнеп сәхнәгә менсен иде дә Ильяс белән Мәрьямне сөреп төшерсен иде! Аңа да эләктерсен, син – хыянәтче, дип акырсын иде. Ичмасам, Фәнил дә юк, ул да: «Телебезне кисәләр, инде син дә, Илдус абый, җырларыбызны ят көйләр белән чүпләдеңме?» – дип оялтсын иде. Фәнил, Фәнил...

Өченче көн Мирзам аңа булышты. Беркем дә комачауламый, Фәзилә район киңәшмәсендә иде, өстәлгә ватман кәгазе җәйделәр. Эре хәрефләр белән язылган: «Татай! Син – дәүләт корган батыр милләт. Үз илеңдә кол булма!» – дигән шигарь бик саллы күренде.

– Сыер Cабан туенда күтәрәм әле. Читтән кайткан авылдашлар әзрәк уянмасмы? Аннан соң гына Каганга китәм, – диде Фәнил. Ике сәгатьтән егет шигарь белән калын гына папка тотып янә клубка керде. Йөзе борчулы иде.

– Шәһәрдән дуслар шылтыратты. Безнең авылдагы йортыбызга тентү белән киләләр, ди. Мин алардан курыкмыйм, төрмәдә черетәбез, дисәләр дә, халкымның мөстәкыйльлеге өчен көрәшеп үләм. Тик менә... бу папкада милли хәрәкәт әгъзаларының исем-фамилияләре, адреслары, телефоннары. Әгәр «каракошлар» төркемне тырнагына эләктерсә, мәңге ычкындырмас.

– Сәхнә артындагы иске сандыкка яшерик, бир! – Мирзам аның кулындагы әйберләрне йолкып алды. – Иң ышанычлы урын.

– Уңайсыз бит инде, Илдус абый. Сезне бутамаска иде. Сизсәләр, үзегезне Сыердан куачаклар.

– Кумаслар!

– Рәхмәт, Илдус абый!

Җирдәге бөтен нәрсәгә битарафлар күзлеге аша караган Мирзам әлеге адымына шаккатты. Менә милләтпәрвәр Фәнил белән якынайды, менә аңа энә очы кадәр генә ярдәм итте. Дөрес, шул ук вакытта зыян да салды: аның бары тик татай көйләре генә көйләп гомер кичергән авылын чит кавем җырлары белән буяды. Бу гамәлен, ягъни яраклашуын акларлык җитди сәбәп тә бар югыйсә. Ул – Cабан туенда пар эзләү иде. Хәсән картның киңәше – алтын бәясе, әмма шикләндерә. Центаврда гаделлек кенә хупланса, монда, киресенчә, алдау-йолдау уены табигый хәл. Халык белә: фәлән кеше карак, мөртәт, имансыз, ләкин ни гаҗәп, ул аны сайлап, җилкәсенә менгезеп атландыра.

...Ильяс белән Мәрьямнең тамагы карлыкты. Көн-төн уласалар да, армый болар. Мирзам «җитте!» дип кулы белән ишарәләгән генә иде, Саниянең зәһәр тавышыннан түшәм акшары коелды.

– Каравыл, халык, сез кайда?!

Залдагы күңелсез «кызлар-егетләр» җанланды. Гармунчы Хәмит, урындыкларны аудара-аудара, Саниягә ташланды:

– Кемнең ызбасына ут капты? Пожарниклар сүндерәме?

– Кит әле, кит, милләтче контр атасы! Беркемгә дә капмады. Пажардан да хужы! Әнәс оныгы басу капкасы төбенә граниттан убыр сурәте бастырган! Сыер, янәмәсе!

– Бастырса ни! Сиңа тияме әллә? – диеште «кызлар».

– Тия, бик тия! – Сания аның саен үкерде. – Басу капкасы янәшәсендә кем йорты? Минеке! Ул бит әкәмәт ямьсез, үзе мөгезсез, үзе койрыксыз, куркудан йөрәгең ярыла! Мин моны болай гына калдырмыйм, керимелгә шикаять язам!

Хәмит абзый:

– Яз, яз, син дә бабаң кебек жалу капчыгы, – дигән иде, Сания карчыга кебек аңа очып кунды:

– Синең дә өстеңнән язам, милләтче контр атасы! Малаең бердәм һәм бүленмәс Рудиянең нигезен какшата. Блач дилбегәсен йомарлыйк әле, улыңны да катыргыга олактырабыз! Яшәсен камунислар партиясе! Урия!

Мирзам сәхнә пәрдәсен япканда, клуб бушаган иде инде. Ә ишек артында ике «ышпиун» пышылдап кына бәхәсләшә иде.

– Илфар Даутович молодец! Как круто, дань корове!

– Постой, девчонка, Һиндстан башкаласы Делиның үзәк паркындагы статуяны я ещё понимаю. Корова для них святая. А тут что? Авыл просто называется Союр. Кому это надо?

Яшьләр, җитәкчене күргәч, кисәк тынды.

– Кайтыгыз, бүген репетиция тәмам, – дип, егет «койрыклар»дан җиңел генә котылмакчы иде, Мәрьям беләгенә сыланды.

– Без искиткеч матур җырлыйбыз. Без – татайның талантлы балалары, әйеме, Илдус абый?

– Синең борының тыңкыш икән. – Мирзам ялагай кызны чеметеп үпкәләтмәкче иде, Мәрьям тешләрен җемелдәтеп шаркылдады:

– У-у, нинди җитешсезлек! Ринопластика ясатып төзәттерәм, Илдус абый!

– Йөзеңне үзгәртсәң, парың танымыйча каңгырап йөрер, ди. Хәер, сез пар бугай бит инде? Ильяс аның соравын Мәрьямгә күчерде:

– Без пармы, гүзәлем?

– Әйе, без бер-беребезгә тугры пар!

– Хушлашыйк, егетләр-кызлар, – диде Мирзам. – Сезнең белән күңелле, фатирыгызга кадәр озатыйк әле, – дип тәтелдәгән кызны ул егетенә табан этәрде:

– Икәү генә сайрашыгыз, сандугачлар. Минем күрәсе кешем бар. «Күрәсе кеше» Фәнил иде. Егет такта ышкылый. Бүген ял.

– Сәлам, Фәнил?!

– Нихәл, Илдус абый?

– Ду куптарып, Сабан туена әзерләнәбез. Тентеделәрме?

– Өйнең астын өскә китерделәр. Әни шатланды, әллә кайчан югалткан әйберләре табылды. Бер очтан мине дә бушлай Каганга илттеләр. Бензинга экономия!

– Көләсең, дускай, – диде Мирзам.

Егетнең эчтән генә сызганы күзендә чагыла иде.

– Көләрлек бит, Илдус абый. Биш сәгать буе тикшерүче нинди маддә чәпәргә икән, дип җөдәде. Миңа тиздән йә экстремист, йә милләтче, йә террорчы дигән тамга сугачаклар! Сабый бала гына: «Ник сиңа каныгалар, син җинаятьче түгел», – дияр иде, мөгаен. Сораулар бихисап иде. «Ник? Нигә? Нишләп?» Сорамады. Аңа болай да авыл халкы берсеннән-берсе мәзәгрәк кушамат такты: «Акыш-макыш, сантый, хыялый...»

Җирдәгеләр өчен Мирзам аңлаешсыз сәер зат иде.

– Минем тирәдә бик буталма әле, Илдус абый.

– Ник?

Наив та кеше инде син, Илдус абый. Минем аркада сине дә кара исемлеккә теркәүләре ихтимал.

Кара исемлек... Юк, дустым, Мирзамны богаулап өлгермәсләр. Сабантуй мәйданында Әнәс оныгы биш аю биетерлек сәхнә төзетә. Яшьләрне яңа урынга күчерергә кораб та билгеләнде. «Хушыгыз!» дип, соңгы тапкыр Җиргә кул болгар «хур җитәкчегез...»

...Күктә ай калыккач, ул тагын алма бакчасына юнәлде. Остаз белән элемтә тиз ялганды.

– Сыерда син таләп иткән сыйфатларга ия татай парына кытлык. Авылда бер аксакал яши. Хәсән карт. «Безнең нәсел – күктә», – дип саташа. Имеш, бабасының атасы чит планета вәкиле. Ишетәсеңме, Остаз?

– Ишетәм, ишетәм!

– Саташса да зирәк үзе. Хәсән карт әйтә, иң кулае – Сабантуйда игълан итү, ди. Авыл кешесе кайсы йортта, кайсы гаиләдә нинди ул-кыз үскәнен белә, эһ дигәнче үзеңә үрнәк татай яшьләре сайлар, ди.

– Һай, һай, Мирзам! Ник аңа үзеңне белгерттең?! Хәзер сиңа куркыныч яный!

– Хафаланма, бабай! Ул ышанычлы карт.

– Җирдәгеләр сайлауларда хәрәмләшә, саклан, Онык!

Кыштыр-кыштыр... Кыштыр-кыштыр... «Ышпиуннар» да төн йокламый иде.

8

...Кич буе урамда машиналар чабышты.

– Авылда кунак та кунак, бәйрәмгә Себердән тиклем җыелганнар, – диде Шәкүрә карчык. – Һәр йортта тамаша!

Айлия дә кайткан иде. Хатын Сабан туена күлмәк тектергән, көзге каршында әйләнгәндә, киң итәк, парашют кебек ачылып, ярты бүлмәне били, әнисенә исә кызының кыяфәте ошамый, ул:

– Чуракай, – дип тиргәнә иде.

– Бәйрәмнән соң сыйныфташлар белән елга буенда күңел ачабыз. Учак ягып, шашлык кыздырып. Һәрберсе парлы-парлы, мин генә ялгыз. – Айлия Мирзамга ышкылды.

– Бер төнгә генә минеке булып тор әле, Илдускаем.

– Гафу, Айлия, мин бушамыйм.

– Аю тиресе туныйсыңмы?

– Китәм.

– Кая?

– Үзебезгә. – Егет алдашмый, ул иртәгә яшь пар белән күккә оча иде. Ләкин Мирзам «үзебезгә»не шәрехләргә ашыкмады.

– Авыл үтләтте дәмени, Илдускаем?

– Туган җирләр сагындыра, Айлия.

– Һи, сез ир-ат алабута орлыгы төсле, кайсы туфракка күмелсәгез дә, артыгыздан чүп кала.

Мирзам, мөгаен, җирдә шактый гына гөнаһ тузаны кундыргандыр, ә шуның, нихәтле генә каксаң да, ябышып калганы Айлия исемле оялчан кыз баланың күз яше иде.

– Син аны кичер, Айлия. Хатын оялмады, күлмәген салып атты.

– Фу, тирләтте. Ефәк тукыма тәнне сулата, ә бу шау полиэстер. Ничек шыттыра, тегүче үрмәкүч! Янәсе, ефәк. Ә? Кемне кичер, дисең, Илдускаем? Иремнеме? Кайсысын? Алар бишәү. «Алма кебек матур чагыңда сине мин елатып киттем, мин», – дисә, усал хатын аны өзгәләп ыргытачак иде.

– Алтысын да кичер, Айлия. – Егет исемлеккә үзен дә өстәде. Хәер, алты саныннан Айлиянең керфеге дә селкенмәде. Күрәсең, кармагына чираттагы «мәхәббәт балыгы» эләккән иде.

...Капка төпләрендә чыркылдашкан шәһәр балалары, бер-берсе белән гөрләшкән сабакташлар, таягына таянып болынга теркелдәгән карт-коры (алдан килгән – урын өчен!), атлар кешнәве – гомер чигенә якынлашкан авылга яшәү сулышы өрде. Мирзам нарат тактадан җәелгән сәхнәдә хор белән соңгы репетиция уздырды, Ильяс белән Мәрьямнең тавышын тикшерде. Сабантуй башланырга ике сәгатьтән артык вакыт бар иде, егет мәйдан тирәли йөренде. Өч шәхси кибет хуҗасы өстәлләргә тауар тезә: сатылмаган кәнфит-прәннекләрне шудырыр өчен бүген иң кулай көн иде. Эченә чуерташ төрсәң дә, оланшак ялтыравык кәгазенә кызыгып алачак. Кулын артына йозаклаган Хәсән карт та мәйданны тамаша кыла иде.

– Тыңламады, – диде ул, карашын күккә төбәп.

– Кем тыңламады? Нәрсә тыңламады, бабай?

– Әнәс оныгы болынга ящник-ящник аракы китертә. Татайга эчәргә ярамый! Канын агулап дураклата хәмер, мәйтәм. Тыңламады. Олы малайга шылтыратам әле, афтомат карчыга ясасын, кабызам да Әнәс оныгы сымак ахмак түрәләрнең миен чукытам!

– Сания ханым да аңа ачулы. Сезгә берләшеп көрәшергә иде.

– Хи-хи-хи! – Юлдашы, яхшы ат төсле, башын болгый-болгый көлде.

– Камунис Әмирҗан белән Сания талаштылар бит, энем. Хәзер икесенең ике партия. Сания иртүк иярченнәре белән Сыер һәйкәленә кыр чәчәкләре илтеп салды. Әнәс оныгы ызбасының тышын сайдинг белән тышлаткач, керимелгә хат та юк, чурт та юк. Ышанмасаң, алдыңа кара. Сания Әнәс оныгының көрәк сабына кадакланган портретын күтәреп, кычкыра-кычкыра алар яныннан үтеп бара иде.

– Яшәсен Илфар Даутович! Урия!

Мирзам моңа гаҗәпләнмәде, Җирдә һәркем үзенчә акылдан шаша иде. Әнә, Әмирҗан, ялкынланып, өч карчыкка нотык сөйли: – Иптәш әбиләр! Блачка Зизанский утырса, пинсәгезне арттырабыз. Капкорсак байларның банклардагы акчасын шытырдатып бүләбез. Сиңа да тама, Гөлйөзем апа, сиңа да, Вәсилә әби. Ничә тәңкәме? Анысын санагач әйтәбез, Хөббениса кортка, санагач. Ничава гына тияр сезгә. Алигархларның миллионнары океан буарга җитә, ди.

Фәнил күренми иде. Кайда икән ул? Әтисе, эшеннән кыскартканнар, диде. Димәк, эзәрлеклиләр... Их, татайның асыл улы! Яңа планетага иң лаек вәкил син идең!

Итәгенә ут капкандай, Фәзилә йөгереп килде.

– Илдус, бәйрәмдә гылава да булырга может, ди. Аны границада Илфар Даутович үзем каршылыйм, ди. Так что, тантана өлешендә беренче главага сүз бирәсең, аннан инвесторга! Руд җырларыннан соң хорың чыга. Чират белән бар!

Директорның әмере ни уң, ни сул колакка кермәде. Корабның вакыты төгәл билгеләнгән, ул төшсә, бөтен чират бозылачак, очкычка түрәсе дә, инвесторы да, Шәкүрә карчык әйтмешли, «адин чурт» иде.

Халык диңгезе ярларыннан ташый да ташый. Мәйданда бәйрәм рухы иде. Күч-күч табын корып сыйланалар, ә шактый гына кәефләнгән бер агай күлмәк сәдәфләрен чишкән, җыр суза: Агыйдел каты ага,

Рәхмәт яусын Гатага...

Шунысы куандыра: яшьләр күп иде. Һәркайсының кулында телефон. Гомумән, җирдәгеләр ашаганда да аны кулыннан ычкындырмый, гүя ул туганда ук аларның бармагына береккән иде.

– Хәсән бабай, мин синең белән хушлашам, – диде Мирзам.

– Сәлам әйт!

– Кемгә?

Моңсу карт күккә ымлады:

– Безнекеләргә...

Сәгать ун тулды, офыкта түрәләр күренмәде.

– Гылава киңәшмәдә, ди. Ун минутка соңара. Әйдә, Илдус, халыкны сәхнәгә табан җый! – Фәзилә утка баса иде. – Тиз, дим, тиз, күгәрченем!

Аның каравы очкыч соңармый, Центавр төгәллеге белән ул алтмыш секундтан мәйданга куначак иде.

– Җәмәгать! – Егетнең калын тавышын микрофон тагын да көчәйтә иде. – Тынлык, җәмәгать! Безнең астронавтлар яңа планета ачты. Шунда ирекле һәм бәйсез татай дәүләте төзеп, яшәү учагы тергезер өчен Сыер авылында туып-үскән яшь парны озатырга кирәк. Мәйдан гөжләде.

– Нәрсә ди, акыш-макыш?

– Тозсыз шаярта! Давай, җырлат лутчы. Без әкияткә болай да тук! – Туктале, сөйләсен! Әртис сөйләргә тиеш! Мирзам дәвам итте:

– Җәмәгать! Әкият тә, шаярту да түгел, бу – чын. Сез ай саен сайларга күнеккән, димәк, эш бермә-бер җиңеләя. Әйдәгез, милләтем дип гомерен дә аямаган бер татай парын сайлыйк! Ләкин аның һәр сүзен халык көлкегә бора иде.

– Стоп, лыгырдык малай. Кәмитеңнән гарык! Җыр давай, җыр!

– Бәйрәм тек бәйрәм! Сыздыр гармуныңны, Хәмит туган!

Кинәт тирә-як аллы-гөлле төсләргә күмелде. Һавада, утларын балкытып, кораб «йөзә» иде. Менә ул, түбәнәя-түбәнәя, җиргә якынайды.

Сәхнәгә Сания очып менде һәм, микрофонсыз да дөнья яңгыратып:

– Иптәшләр! – диде. – Бу җем-җем тәлинкә Илфар Даутовичтан булса кирәк! Шуңа төялеп, кыр-басулардан әйләнсеннәр, дигәндер. Беренче мин утырам! Урия! Төркем аның артыннан ыргылды. Мизгел эчендә очкыч баскычына халык өелде. Өскә кайсы гына үрмәләсә дә, аны аягыннан аска сөйриләр иде. Санияне бөтенләй кырыйга алып аттылар.

– Кая шуышасың, таракан!

– Юл бир, сасы көзән!

– Мин очам, кит, бәрәңге корты!

Мирзам өнсез иде, кычкырам, дисә, теле аңкавына ябышты, атлыйм, дисә, үкчәсе сәхнә тактасына кадакланды. Юлдан, мигалка кабызып, машиналар җилдерә иде. Түрәләр килә...

– Җәмәгать, сез ялгышасыз, кораб хуҗасы – Центавр, – дип өзгәләнде егет, тик аңа беркем дә игътибар итмәде.

Шул чакта Ильяс белән Мәрьям, укмашып сугышкан төркемне ерып, баскычка ташланды да ишекне япты. Кораб әкрен генә өскә күтәрелде...

– Ой, үләм! Нинди матур тәлинкә. Ну бу нахал яшьләр! Синең җырчыларың нахал, дим, Илдус! – Фәзилә көчкә генә сулый иде. Дулкынлана! Түрәләр көтә бит.

– Икенче рейста безнең клуб эшчеләре әйләнер, яме, Илдус? Илфар Даутович, рәхмәт яугыры, ничек күңелебезне күрә, ә? Әйдә, күгәрченем, мәртәбәле кунакларны сәламләргә әзерлән. Мәйдан уртасында ике полиция хезмәткәре Фәнилне машинага табан сөйри иде. Мирзам микрофонны директор хатынның кулына сонды:

– Үзегез генә сәламләгез!

– Нишлисең син, Илдус! Премияңне кисәм! Тукта-а-а!

Туктамады ул, тик никадәр генә талпынса да соңарды. Икәү язган шигарьне бөгәрләп чирәмгә ыргытканнар иде, аны тигезләп култык астына кыстыргач, рәт-рәт тезелгән машиналар арасыннан Фәнилнең «арба»сын эзләп китте. Беләзектәге төймә черки төсле безелдәде. Остаз ачулы... Гаебен таный Мирзам. Корабта чит милләт вәкилләрен очыртып татай халкын дәүләтсез калдырды. Ул – җинаятьче, аңа кичерү юк иде! Егет беләзеген салып, аягы белән кат-кат изде...

9

...Экранга карап йотылган Галибнең яңагын эре-эре күз яшьләре чылатты. «Бәхил, онык, бәхил...» Мангушның артына килеп басканын да искәрмәде ул. Җан тетрәнүе шулкадәр көчле иде ки, әйтерсең, Центавр шартлап мең кисәккә уалды.

– Әткә, әткә! – Улы аны җилкәсеннән селкеде.

– Нәрсә бу, нәрсә?! Безнең Мирзам ташкала урамында нишли?!

– Әкрен, улым, әкрен! Шаулама! Онык минем күрсәтмә буенча яңа планетага татай яшьләрен илтергә тиеш иде, ләкин улыбыз уяулыгын югалтты: корабка шибаннар утырды.

– Остаз! Мирзам беркайчан да ялгышмый иде! – Шымчы Вәҗүд иснәнгән. Яшерен генә җир белән элемтә урнаштырып, дүрт ел буе ят кавем әзерләгән! Аларны татай рәвешенә керткән!

– Кораб юлдамы әле, Остаз?

– Юлда. Тиздән соңгы ноктасына җитәчәк.

– Яндырт! Бу синең кодрәтеңдә, әткә!

– И улым, улым... Галәмнәр хуҗасы үзенчә хәл иткәндер. Аңа карышырлык көч юк миндә, улым! Йә, минем исемнән сакчыларга боер: Вәҗүдне җир тирәли мәңгелек очышка олактырсыннар. Центаврда сатлыкҗаннар үрчемәсен!

– Баш өсте, Остаз, аңа күптән теш кайрый идек. Мирзамны кайчан кайтарасың? Галибнең күз кабагы тартышты. Җан тетрәве шулай бөтен гәүдәсенә тарала иде.

– Мангуш, синең теге чактагы әкиятең миңа тамчы да дан өстәми, дидең дә... Кыскасы шул: буташтырып Җирдән менгезгән биш яшьлек малай әтинең атасы була. Соңгы сулышын сулаганда, әти миңа: «Син татай дигән милләт баласы, моны хәтереңә сеңдер», – диде. Безнең тамырларыбызда татай каны ага, улым. Әлеге хәбәрдән тәмам шашынган Мангуш, читлектәге кыргый җанвар кебек, бүлмәнең бер почмагына ташланды.

– Уйдырма! Ялган! Ышанмыйм! Тизрәк улымны кайтар! Таләп итәм, Остаз!!!

Җебегән-йомшарган Галибкә яңадан көч-гайрәт иңде.

– Тәкъдиргә кизәнмә, Мангуш! Онык үз ихтыяры белән Җирдә калды! Туган туфрагы, ничәмә буын аша сикереп, аны үзенә тартты!

...Бу вакытта, тәртип сакчылары Каганның үзәк урамында горур кыяфәт белән шигарь күтәреп торган Мирзамның кулларын богаулап, тикшерү изоляторына ябалар иде.

Тәмам.

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: