Шундый инде без... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

5

Иртән ул өй эчендәге ыгы-зыгыдан уянды. Шалтыр-шолтыр урындык күчә, өстәл «аякланып», чынаяклар чылтырый. Шәкүрә карчык үзенә өзгәләнә:

– И-и, әкрен инде, әкрен! Кеше йоклый!

Аңа каршы тыңкыш борынлы берәү:

– Патша малае түгелдер әле, – диде һәм ат кебек кешнәп көлде. Мирзам сыза гына ишек ярыгыннан күрде: таза гына хатын арыш капчыгы хәтле сумкасыннан әйберләр бушата иде. Кемнедер хәтерләтә иде ул? Айлия? Айлия!

– Әни, сиңа ике кила прәннек. Ха-ха, катырма, целлофан капчыкка тык, ха-ха! Биш кила шикәр комы, су чиләге янында тотма, юешләнә, ха-ха!

Әйтерсең, хатынны әнисе кытыклап көлдерә иде.

– Ник кенә шаркылдыйсың икән, кызым, – диде Шәкүрә карчык.

– Автобуста бер ир бәйләнде, әни. Сине бишенчегә ярәшәм, ризамы, апасы, ди. Риза, мин дә как раз алтынчыга ирләр күзлим, дидем. Телефон номерын бирдем, ха-ха!

– Ирдән иргә йөреп тузасың инде, кызым. Күрше-күләннән оят.

– Мин ирекле, ун иргә дә җитәрмен!

– Беренче кияү нинди акыллы иде.

– Акчасы әз иде, әни!

– Дүртенчесе күп акчалы иде дә, тәки яратмадың.

– Ансы карт алаша иде, әни!

– Әй, кычкырмасана, Айлия! Кече бүлмәдә кеше йоклый, дим лә! – Кемнәрне төн кундырасың инде, әни? Безнең йортны тәмам кунакханә ясадылар. Шофёр-фәләнме? Бүген үк очтыртсын, мин отпускыда, ял итәм.

– Җә, шаулама, дим. Сыярбыз, ызба зур. Клубта яңа хур җитәкчесе. Бик тәртипле җегет.

– Ә-ә, җегетмени? Ничә яшьтә?

– Синең чама, Айлия.

– Оһо, җиденчегә кандидат икән.

– Азынма, кызым.

Мирзам катып торды. Тыйнак һәм оялчан нечкәбил шулай үзгәргәнме? Ә ул Җир кызы дип ашкынган иде. Язмыш, син бигрәк рәхимсез икән! Егет киенеп бүлмәсеннән чыкты.

– Хәерле иртә, кызлар! «Кызлар»ның олысы – Шәкүрә карчык:

– Юын да, чәйлибез, Илдус улым, – диде.

Ә кечесе, күзе белән Мирзамны «ашап»:

– Хәерле, бик тә хәерле иртәләребез, – дип хихылдады. – Әни, моннан ары фатирдашыңа «улым» димәссең, ахры. «Кияү» диярсең. Зур авызлы ирләрдән бихуш мин!

Мирзамның исә шаярырлык рәте юк, көч эчтән суырылып, аяк-кулын камыр итеп изгән иде.

– Иртән... иртән су гына эчәм, – диде ул, комач төсле кызарып. – Әнәс оныгы белән күрешергә иде. Хәзер ферма тирәсендә бугай Илфар.

– Мин дә синең белән барам, Илдус! Заманында колхозда сыер сауган идем. Яшьлегем эзләрен сагындым. – Айлия дә аңа иярмәкче иде, әнкәсе юлын бүлде:

– Биш былтыр җимерелгән фирмыда ниткән эз, ди, җилбәзәк! Урамда гына егет сулышка иркенәйде. Иртән үк ферма тирәсендә халык кайный, зәңгәрсу комбинезон кигән ир-атлар мәйдан чистарта иде. Мирзам түбәсе каерылган, ишек-тәрәзәләре чалшаеп, җил сызгырган абзарларга илтифат итмәде, ул авылдагы сәләмәләргә күнегеп килә иде. Телефоннан гына кемгәдер әмерләр яудырган Илфар аны күргәч елмайды.

– О, яңа сәнгать җитәкчесе! Ишеттек, ишеттек! Кем белән киңәшим икән, дисәм, Ходай сезне юллады. – Хуҗа машинасының утыргычыннан бер төргәк кәгазь алды. – Монда проектлар. Карагыз, Илдус әфәнде, монысы авыл читендәге элмә такта үрнәге. Хәрефләрен тимергә чокып ясаттырдым. Мәңгелек. Мирзам кат-кат укыды. «Село Союр...» Хата, ялгыш!

– Гафу, Илфар, авыл атамасы дөрес язылмаган. «Сыер» дип төзәттерегез!

– Юк, дөрес. Рудия законы нигезендә авыл исемнәре руд теленә тәрҗемә ителә.

– Юк, ялган! Бу татай җире, монда борын-борыннан ук татайлар төпләнгән!

– Стоп, стоп, Илдус әфәнде! Фетнә куптарма, стоп! Авылда бер бутагыч таягы җиткән!

– Кем «бутагыч таягы»?

– Ата милләтче Фәнил! Кайта да, мәктәп, туган тел, дип шапырына. Кстати, мәктәп дигәннән, аның да элмә тактасы искергән. Бусы яңартылган варианты. Мирзам тиз генә күз йөгертте: «Союрская школа...» Бүтән бәхәсләшмәде, Фәнилнең җан ачысы белән әйткән сүзләре генә бәгырен телде. «Телебезне кисәләр...» Хак икән, хак... Татай үзе үк кисә. Чү, нишләп ул ярсый соң әле? Мирзам Җирдәге хәлләргә битараф, аның бер генә максаты – пар сайлап, яңа планетага озату, ә ул татай милләте өчен яна-көя башлады. Моңарчы үзендә тоймаган нәфрәт хисе дә хәттин ашты: «Син, татай баласы, бу гамәлләрең белән гүзәл халкыңны рәнҗетәсең бит!» – дип, Илфарны якасыннан эләктереп селкемәкче иде, беләзектәге зәңгәр төймә кабынды-сүнде, кабынды – сүнде... Әһә, Остаз кисәтә! Остаз өнәми! Илфар аңа өченче кәгазь сузды.

– Бусы һәйкәл сызымы. Тау башында, корычтан койдыртып, сыер бастырам. «Вечная память корове – кормилице!» дип яздыртам. «Без сыер аркасында үлмәдек. Ачлык елларында шул малкай гына алты баланың тамагын туйдырды», – дия иде мәрхүм картәти. Корыч сыер аңа дога кылып торсын, дим.

– Хайваннар дога кылмый, Илфар.

– Гел кирегә сукалыйсыз, Илдус әфәнде. Мине тәнкыйтьләр өчен генә килдегезме әллә?

– Яхшы, басу-кырлар чәчелер, фермалар төзекләндерелер, туристларга кунакханәләр салыныр, без моңа шат, Илфар. – Мирзам бөгәм, дип, әз генә таякны сындырмады. Эләгешеп китсәләр, дошманлыкка бер адым иде.

– Корсак турында гына кайгыртсак, уңарбызмы икән? Бер очтан клуб тормышын да җанландырасы иде. Театр түгәрәге оештырсак, костюмнар тектерәсе була. Хор баянга тилмерә. Әгәр Сыерда күбрәк мәдәни чаралар уздырсак, авылда күңелсез, дигән яшьләр кире туган җиренә әйләнеп кайтыр иде. Сездә эш урыннары күбәячәк дип уйлыйм.

Илфар көлемсерәде:

– Эш урыны, эш урыны... Миңа шәһәр ялкаулары ни пычагыма! Бу кырмыскалар таш-тау актара. – Ул зәңгәр киемлеләргә ишарәләде. – Китайлар! Төядем дә килдем. Кызык кеше икән сез, сәнгать җитәкчесе! Сезнең рухи азыгыгыз өчен акча түксәм, миңа табыш ничә процент кала дисез? Ноль! Ну, борчылмагыз, әзрәк клубка да тамызырмын. Сездән – Сабантуйга шоу Программагызны руд җырлары белән тулыландырыгыз. Татайча шыңшып кына дөньяга танылам, димәгез!

Мирзам борылып китеп барды. Бу адәмгә тел әрәм иде... Шәкүрә карчык: «Аштан олы булма, гөнаһысын кая куярсың», – дип шелтәләгәч, егет хуҗабикә пешергән ризык белән генә тукланырга тырышты. Өстәл түрендә үз көенә самавыр «җырлый» иде, Мирзам, коймак белән чәй эчкәч, бүлмәсеннән портфелен алырга керде, ә анда – караватта Айлия җәелгән иде. – Әни бакчада, кил, ят, – диде ул, киерелә-киерелә. – Әллә нинди кыргый бәндә син, Илдус! Минем кебек чибәр кызлар аяк астында аунамый!

Ятакны тутырган хатыннан: «Син Айлияме, юкмы?» – дип сорыйсы иде. Сорап ни үзгәрер икән? Теге оялчан кыз баланы еллар урлаган бит инде, урлаган да хыял илендә адаштырган... Ә күңел нигәдер кытыклана иде.

– Син берәрсен яраттыңмы соң, ханым?

– Хи-хи, ханым, имеш. Бигрәк культурный үзең, Илдус! Ул да синең сымак тәүфыйклы, мулла песие иде. Шөгыле дә кызык: әйтемнәр, мәкальләр, такмаклар җыя иде. Яраттым мин аны, тәгәрәпләр китеп яраттым! Кайтып алам, диде, күзле бүкән. Азактан шәһәрдә таныш-белеш аша эзләттем, бездә андый галимнең исе дә юк, диделәр. Җир читенә олактымы икән, күзле бүкән? Мирзам бер агарды, бер күгәрде. Шәкүрә карчык коткармаса, ул янып көлгә әйләнер кебек иде.

– Кызым, бакчаны чүп баскан, ута! – диде кортка, егетне дә кызулатты ул.

– Клубыңа элдерт, улым, клубыңа. – Ишегалдында исә әни кеше үзалдына Айлиянең мәхәббәт тарихын кузгатты.

– Мондый түгел иде лә кызкаем. Фәрештә төсле гөнаһсыз иде лә. Үзем гаепле, фатирда такмаклар җыючы егет кисәген яшәттем. Ә ул тасма тел Айлияне апкитәм, дигән. Шыттырган, төлке. Көн-төн күзеннән яшь кипмәде кызкаемның. Аның азынуы да такмакчыга үчегүдән генә. Нәселе корысын алдакчының, нәселе. Матри, Илдус, әгәренки Айлия белән гыйшык-мыйшык уйнасаң, шакшы себерке белән ташкалаңа хәтле куам!

«Нәселе корысын...» Йә, аны ничек каргыйлар... Җирдәгеләр: «Үпкән-кочкан, җилгә очкан», – ди. Алдыйлар, әнә бит, очмаган... Югыйсә, Мирзам кызның чәнти бармагына да кагылмаган иде. ...Клуб янындагы мәйданга дистәләгән карт-коры түгәрәк ясап баскан, уртада – Сания – таякка беркетелгән кызыл чүпрәк күтәргән, ә Әмирҗан кызып-кызып нотык сөйли иде.

– Сайлауларда безнең партиягә елышыгыз, авылдашлар! Камунислар гына гаделлек-тигезлек яклы! Буржуйларның һәр сүзе чеп-чи ялган! Адәм ыстырамы, илбашы хәерчелекне ике тапкыр киметәбез, дип лаф ора. Ничек? Нинди ысул белән? Һе, башыңны эшләт, агай-эне! Бәяләр арта, пинсәбез тиеннәр генә, бүлнистә кадарга уколы, эчәргә даруы юк! Шулай ярты халыкны үтереп бетерәләр дә, тучно кими аннары хәерчеләр!

Нотыкчының күзе очлы иде, төркемне читләтеп-читләтеп кенә үткән Мирзамны күрде дә җәлт кенә түгәрәк эченә тартып та кертте.

– Вот, иптәшләр, югары белемле культур-мультур егет! Миңа ышанмасагыз, аны тыңлап карагыз! – Яшәсен әйдаманыбыз Зизанский! – Сания егетнең борын төбендә генә әләмен болгап кычкырды. – Урия!

Мирзам карт-корыга гаҗәпләнде, алар каккан казык кебек хәрәкәтсез, Әмирҗанны ни хупламыйлар, ни тәнкыйтьләмиләр иде. Битарафлык – иң куркыныч нәрсә!

– Программагызда татай теле турында пункт бармы? – диде егет. Әмирҗанның күзе акайды:

– Бәй, нишләп без татай телен кыстырырга тиеш ди? Без ил байлыгын талаган капкорсакларга каршы көрәшәбез!

Фәнилнең сызлануы аңа да күчте микән әллә, егет:

– Татай телен кисәләр, – диде.

Әмирҗан:

– Менә иске авыздан яңа сүз! Кайсыгызның теле киселгән, иптәшләр?! Синекеме, Кәбир бабай? Синекеме, Сафуан абзый? – дип, борчак төсле түгәрәк эчендә «тәгәрәде». – Һәммәсенең теле авызында!

Гүя Мирзамның күкрәгенә Фәнил яшеренгән дә нәфрәтеннән быгыр-быгыр кайный иде:

– Агайлар! Мәктәпләрдә татай теле кысрыклана, ә монда сез кәмит оештырып ятасыз!

Сания, әләм сабы белән егетнең аркасына кадый-кадый, уртадан этеп чыгарды.

– Долой, провокатор! Йөрмәсәнә тел дия-дия баш катырып! Кысыр хәсрәт ул! Юлбашчыбыз Зизанскийга дан! Урия!

Холл тәрәзәсенә Фәзилә капланган иде.

– Теге ике тинтәк сине дә шайкаларына өстериләр мәллә? Полициягә шылтыраттым, авыл үзидарәсе белән килештермичә митинг үткәрәләр. Әмирҗанын да, Саниясен дә бүлекчәдә төн кундырсыннар әле. Сөенче, Илдус, күгәрченем, сине гармунчы көтә. Сөенечнең әллә ни сөенерлек җире юк: Хәмит абзыйның тезенә кунаклаган гармун хуҗасыннан битәр тузган, әз генә киереп тартсаң, чүпрәк күреге ертылачак иде.

– Фәнил үгетләде, Фәнил. – Абзый клубка үз иркем белән килмәдем, дип әйтмәкче иде бугай. – Әти, ди, яхшы кешенең гозерен кире какма, ди.

– Кемдә гармун зары, кемдә малай зары. Фәнилебез бозылды бит әле. Рас ул сине яхшы кеше, ди, значит, хөрмәте зур. Малайны туры юлга бастыр әле син, хур җитәкчесе.

– Аңламадым, Хәмит абзый.

Мирзам Җирдә бу сүзне еш кабатлый иде.

– Әүвәл тыңла. Олы улыбыз Сыер мәктәбендә укыта иде, диликтыр белән тынышмады. Нишләптер чеп-чи татай авылына ягадан3 китерделәр ул диликтырны. Катнаш никах баласы икән, гел рудча гына сөйләшә. Шушы адәм безнекенә каныкты бит, тарихыңны руд телендә укыт, янәсе. Тагын ниләрдер шунда. Фәнил нишләсен, Казанга китте. Өйләнәм, диде, кәләше чибәр генә кыз иде. Туйга җыенганда гына тәртәгә типмәсенме малай! Өйләнмим, ди, милләт өстенә саранча ябырылды, мин дусларым белән шул корткычларга каршы сугышам, ди. Син яхшы кеше, шуның миенә тукы әле, гаиләсез кала бит, безгә дә онык чырае күрсәтми!

Хәйләкәр җир халкы, гәрчә вәгъдәсен үтәмәсә дә, «ярар», ди, чөнки бәйләнчекләрдән җиңел генә котылу өчен бу бик кулай сүз иде шул.

– Ярар, – диде Мирзам. – Ярар.

...Төнлә юрган астына «йөнтәс аю» чумды. Йокы аралаш ул аны этеп төшермәкче иде, ерткыч тырнагын күкрәккә батырды.

– Шыпырт, җебегән! Әни уянмасын! Мирзам, куенына елышкан Айлиядән ычкынып, урамга атылды. «Уф! – диде егет, салкын тир бәргән маңгаен сөртә-сөртә! – Уф! Әле без җебегән дә икән!» Авыл очында ташландык алма бакчасы бар иде, ул шунда табан атлады. Ботаклары корыган агачка сөялеп утыргач, беләзекнең зәңгәр төймәсен кабызды.

– Хәерле төн, Остаз!

– Бездә көн, Мирзам. Нишләп йокламыйсың?

– Синең белән киңәшергә иде, Остаз. Пәрәвез җебенә буталдым, ахрысы.

– Синдәге акыл, синдәге тәвәккәллек, синдәге зирәклек белән ничек буталырга мөмкин, Онык?

– Җирдә кануннар эшләми, Остаз. Җәмгыять дигәннәре ясалма. Адәмнәр: «Көчленеке – замана», дип яши. Аларда күз буяу, ялган, хәрәм, зина чүп үләне кебек, котырып үскән. Без – центаврлылар искиткеч зур кодрәткә ия. Үтенәм, Остаз, Җирне чүптән чистартыйк, бәндәләрнең хата-кимчелекләрен көч кулланып төзәтик!

– Мирзам, без Җир шарын тышкы һөҗүмнәрдән генә саклыйбыз, аларның эчке дөньясына тыкшынмыйбыз! Бүтән миннән моны кабатлаттырма! Ике аяклы затларга язмыш сызыгын дөрес итеп сызар өчен Бөек Яралтучыдан фәлән микъдарда акыл бирелгән. – Хуп, Остаз, тулаем Җирдәге тормышка катышмыйбыз, күз йомабыз, ди. Ә татайлар белән нишлибез? Алар упкын читендә, Остаз! Бу милләтнең төбен-тамырын корытырга дип кара көчләр кузгалды.

– Онык, Онык! Ничә тапкыр әйттем: татай үз дәүләтен төзеп кенә мантый! Тикмәгә генә сине Җиргә озатмадым: бурычыңны төгәл үтә, Мирзам!

Черт тә черт коры ботак сынды. Кемдер аны посып кына тыңлый иде. Егет, төймәне сүндереп, бакчадан чыкты. Аның кебек тагын берәү йокламый, төнге күккә уенчык «самолётлар» очыртып «уйный» иде. Мирзам да карт янәшәсенә эскәмиягә төртелде.

– Нихәл, бабай?

– Ару гына, Илдус энем. «Шуннан», дисең инде, ә? Нигәдер моңсу картны ялган белән буйыйсы килми иде.

– Шуннан, бабай.

– Мин белдем аны, энем.

– Ничек?

– Сизгерлек көчле, димәк ки. Картәтинең хикмәтле дәфтәре турында сөйләдем бит, өстән иңдергәннәр мәрхүмне, өстән... Безнең нәсел очы – күктә, җаныбыз да шунда, җирдә безнең кабык белән уратылган гәүдәбез генә селкенә.

– Минем хакта авылдашларыңа ләм-мим, бабай.

– Шикләнмә, сереңне җиде йозакка бикләдем. Туктале, син соң үзең монда ни-нәрсә югалттың, энем?

– Яңа планета ачтык, бабай.

– Соң, ачсагыз ни?

– Анда яшәр өчен бөтен шартлар бар. Сыердан бер булдыклы пар сайлап шунда җибәрәбез.

– Алай икән... Юкка вакытыңны әрәм итмә, энем. Төпчек оныгым әле генә өйләнде, аңа шылтырат! Хәзер телефонын апчыгам, – дип кузгалган картны Мирзам җиңеннән тартты:

– Гафу ит, бабай. Безгә телен, гореф-гадәтләрен санлаган чын татай яшьләре кирәк. Кызганыч, синекеләр татай түгел...

– Алар хәтле акыллы...

– Юк, бабай, мактама! Оныкларың милли рухта тәрбияләнмәгән. – Алайса якты көндә чыра яндырып эзлә инде. Табарсың микән бездә чын татай! – Карт үпкәләде. – Йортлар буйлап рәттән барсак, кемнең баласы татай дип егылган соң? Шар-шар Саниянең кызы рудта кияүдә. Клуб директоры Фәзиләнең ике улы марзага өйләнгән. Ту-ту, энем!

– Әлегә мин икәүне күзәтәм. Тәртипле, әдәпле шәһәр балалары. «Без – татай», дип горурланалар.

– Бигрәк беркатлы син, энем. Теге су буенда тән кыздырган хөрәсәннәрме? Ышпиун бит алар, энем!

– Арттырма инде, бабай. Чамасыз әрсезләр, шул гына, – дисә дә, Мирзамның күңелендә шик уянды.

Кичә Мәрьям белән Ильяс, сорамый-нитми генә, хорга кушылып җырлады. «Нигә болар гел сиңа ышкыла икән?» – дип, Фәзилә дә аптырый хәтта. Нинди генә чара билгеләмә, алар кысыла... Театр түгәрәгенә хәтле язылдылар. Кыскасы, бу икәү Мирзамның уң кулы кебек иде, әмма егет нигәдер аларга йөрәк белән якыная гына алмады, нәрсәдер тыя иде...

Кайтканда кычыткан сарган коймалар артында шәүләләр «йөгереште». Әллә этләр, әллә адәмнәр иде, ай бөтен йөзе белән яктыртса да, Мирзам аермады. Иртәгесен, таныклыгым монда төшмәдеме икән, дип, алмагач төбендә кармаланган егетне дүрт-биш адымда гына куак ботагына эләккән кызыл косынка «сәламләде»...

6

Җир аңа берсеннән-берсе катлаулырак табышмаклар әзерли иде. Нишләп ул: «Илдус абый», – дип өтәләнгән Мәрьям белән Ильясны чит күрә дә нишләп үзе төксе, үзе дорфа Фәнилгә тартыла? Гаҗәп хәл! Бүген ул аның белән Каганга барачак. Фәнил тирәсендә кемнәр чуала икән, күзәтәсе иде.

...Төнге уңышсыз маҗарадан соң Айлиянең авыз-борыны салынган иде.

– Киенеп-ясанып, кая җыенасың, җебегән? – диде ул, акаеп. – Свиданҗагамы? Һи, арган бүре, хатыннар кочакларлык та рәтең юк бит! Әйтер идем инде үзеңә! Бу явызлыкның, бу ачуның һәм бу азгынлыкның башы моннан дистә-дистә ел элек Сыер авылында халык авыз иҗаты «туплаган» Мирзамга килеп тоташа иде, шуңа күрә егет, гаебен таныгандай:

– Гафу ит, Айлия ханым, – диде.

– И культурный хайван! Гафуыңны кесәңә йомарлап тык!

Аның каравы Фәнилнең кәефе күтәренке, әйтерсең, ул милли көрәштә дошманын ипләп кенә сыртына салган иде. Тәгәрмәчләр җиргә тимәде, машина калага «очты». Мирзам һаман үз мәнфәгатен кайгырта иде. Бәлки, егетнең дус-ишләре арасында Каганда төпләнгән Сыер яшьләре булыр. Бәлки, бәлки...

Багана башына кадакланган түгәрәк сәгать астына җыелган егет-кызлар Мирзамны ятсынмады, күптәнге танышлары кебек, кул биреп күреште. Аларның барысы да озын буйлы, төз гәүдәле иде. «Татай – матур милләт», – дип сокланды ул, карашы белән яшьләр төркемен буйлап. Тик өметнең генә канатлары шиңде: Фәнилдән кала боларның берсе дә Сыер авылында туып-үсмәгән икән. Һа, Ильяс белән Мәрьям дә бу төбәктән түгел, әмма алар аны туган җиребез дип саный, киләчәктә, акча эшләгәч, Сыердан йорт юнәтәбез, ди. Билләренә тукмау коралы аскан өч полиция хезмәткәре төркем янына килде.

– Нишләп өерелештегез? – диде иң өлкәне.

– Флешмоб уздырабыз. – Фәнил, күрәсең, әйдаман иде.

– Флишбомба?! Шартлаткыч?! – Тәбәнәк буйлысы шундый итеп кычкырды ки, аның бәбәге атылырдай булып зурайды.

– Живо, таралыгыз!

– Сез бу терминны үз җаегызга бозып әйтәсез, без берни дә шартлатмыйбыз, – диде Фәнил сабыр гына. – Без бары тик «Туган тел»не генә җырлыйбыз!

– Өегездә җырлагыз! – дип җикеренде өченчесе.

Табигать, иң якты буяуларын кызганмыйча, чия ирен, алсу йөз, шарлавыктай иңнәренә аккан сары чәч белән «бизәгән» Эльвира исемле кыз:

– Татайның һәр почмагы безнең йорт, кайда гына басып җырласак та, хакыбыз бар, – дигәч, бәйләнчекләр бүтән каныкмады. Әмма Мирзамның әрекмән колагы иң өлкән тәртип сакчысының рация аша кемгәдер боерганын ишетеп калды:

– Өч минуттан башлагыз! Алар җыелды!

Яшьләр бер дәрт белән җырларга тотынды:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле...

Мирзам да аларга кушылды. Гаҗәп, ул татай түгел, әмма төптән – әллә кайдан (мөгаен, йөрәк түреннән) саркыган моң бөтен вөҗүден биләде. Нинди хәл соң бу, ә? Битараф җан шулай сыкрарга тиешмени? Егет-кызлар җырның ярты куплетын да тәмамларга өлгермәде, унарлаган чиркәү чаңы шәһәрне дер селкетте. Гүя, шайтан өере тимер таяк белән йортларның калай түбәсен кыйный иде...

Юлда кайтканда Фәнил:

– Күрәсезме, татайдан ничек куркалар. Аңа каршы барлык структуралар эшкә җигелә. Авызны капласалар, йөрәк белән җырларбыз, ә анда берничек тә үтә алмаслар, – диде.

Мирзам, әдәп өчен генә булса да, аны хупларга һәм татай яшьләренең иреген буар өчен әллә нинди җирәнгеч ысуллар кулланган хакимиятне сүгәргә тиеш иде, ә ул һаман үзе белән булашты. Баягы моң, кан тамырлары буйлап агып, йөрәкне сугара иде.

– Илдус абый! Сез мәрткә киттегез мәллә?

– Ә? Гафу, дустым. Урам чатында чибәр генә кыз елый иде.

– Гамиләме? Минем кәләшем иде ул. Хәзер ерактан гына күзәтә. – Ярата, димәк.

– Мин дә аны яратам!

– Өйлән!

– Өйләнмим! Җан ярасына тимә инде син, Илдус абый! Сәбәбен әйттем бит!

– Мине борылышта төшерерсең, Фәнил! Әзрәк җилләним әле. Җилләнүе дә шул иде: Ильяс белән Мәрьям ничә тапкыр кунакка чакырды, ә егет һаман бушамады. Хәер, вакыт алай ук кысмый да бугай, теләк юк иде, теләк. Хәзер дә ул ничарадан бичара гына аларга юл саба иде. Мөгаен, өнәмәсә дә, яңа планетага шушы «әрсез дуслары»н күчерер. Әле бит: «сайла», дип, каршысына көтүе белән яшь парларны тезеп куймадылар.

Куыш ишеге шар ачык иде, Мирзам эчкә керде, өстәл сыман җайланма өстендә кызыл кенәгәләр ята, җирдәге начар гадәтләр аңа да йоктымы, әллә сизенү этәрдеме, кул үзеннән-үзе кенәгәләргә үрелде. Илья Штельман... Мария Штельман... «Ширбаннар!» Егетнең утлы күмер тоткандай учы пеште. Без – татай, дип алдаган икәүне ул ничек атарга да белмәде. Югыйсә, татайларда андый бәндәләрне сурәтләрлек сүзләр күп иде: ялганчы, икейөзле, астыртын, мәкерле...

Чү, рөхсәтсез-нисез кеше әйберендә казынучыны кем дип бәяләргә? Угры? Карак? Текә ярдан яшьләр менгәндә, ул инде тышта иде.

Ильяс:

– О, бездә кунак бар! Балык шулпасы пешерәбез! – дип балкыса, Мәрьям муенына ук асылынды:

– Илдус абый, кадерлебез, исәнмесез!

– Кызның кара бөдрә чәчләре тузып таралган, башындагы кызыл косынкасыннан җилләр искән иде...

– Кич татай җырларын караокега кушылып сиптерәбезме, Илдус абый?

Эчтән генә нәфрәтләнгән Мирзамга чатнатып: «Нигә чын исемегезне яшерәсез? Минем артымнан күзәтергә кем җибәрде?» – дияргә генә дә... Хәсән карт алар «ышпиуннар», ди, бәлки, ул кеше белән кешене аерадыр. Сорама, Мирзам, сорама! Син җирдәгеләрнең хәйләсен мәңге белә алмассың!

– Гафу, – диде ул, һай бу сүз матур әйтелә иде. – Гафу, караоке соңрак, без Сабантуйга өстәмә өч җыр өйрәнәбез.

– Без дә! Хор белән өйрәнәбез, әйеме, Ильяс? – Мәрьям кулын чәбәкләде. – Быел Сабантуйда безне дә катнаштырырсыз, яме, Илдус абый? Инвестор Илфар репертуарыгызны төрләндерәсез, руд җырлары да өстисез, ди. Без җырларбыз, яме? Сезгә булышырга без һәрвакыт әзер, Илдус абый!

– Рәхмәт, – диде ул салкын гына. – Рәхмәт...

Көн дәвамында баш миенә дыңгычлап тутырылган вакыйга-күренешләр алҗыткан иде, егет, агач кебек каткан аягын көчкә сөйрәп, фатирына кайтты. Адәмнәр уйлап чыгарган вакыт бүленеше дә авырайта иде. Ритм организм тарафыннан көйләнә, һәркемнең шәхси биологик сәгате була, һәм ул шуның белән тереклек итә, ә Җирдә аны ясалма минутлар белән егерме дүрт кисәккә ваклыйлар.

Айлия албакчада шәрран ярып телефоннан сөйләшә иде.

– Сынук, пачаму син внукка карманный расхутка бирмисең? Да, миңа жалуется. Бабулька, папа жадный, ди. Давай, пока! Алу, алу, дучкы, нишлисең? Внучка лагерьдамы? Быел аң бул, Маргаритның школында ана теле дәресе – ирекле. Ысматри, татай группасына яздыртма! Өйрәтәм кәничне, синең галаваң эшләмәгәч! Унбер ел руд классында укыттым, ник аңгыра калдың икән? Ыспурлашма, аңгыра тек аңгыра, институтка да керәлмәдең, идән юасың, икеле капчыгы!

Хатын егетне әллә күрде, әллә күрмәмешкә салышты. Табындагы ике карчык та аны искәрмәде, чөнки гайбәт урагы уралар иде.

– Син, Шәкүрә ахирәт, киленем гаугалы, кайтып нервымны ашый, дисең. Соң, биздер йортыңнан! Бүтән эз басмас ит, артыннан көл очыртып кал!

– И Мәсәния, аждаһаны ни белән дә җиңәлмисең. Тегеләр кешесе бит, малайны да үз ягына аударды.

Карчыкларның чәй эчә-эчә сөйләшеп утыруы әкрен генә яфрак лепердәвенә күчте. Лепер-лепер... Лепер-лепер... Йокы кибәне ишелде. Бабасының атасы озын таякка кәкре кылыч беркеткән дә шуның белән аланда үлән кырка иде. Мирзам, гаҗәпләнеп:

– Нишлисең, картәти? – диде.

– Печән чабам, улым.

– Кулыңда нәрсә ул, картәти?

– Чалгы, улым.

– Ник азапланасың? Бездә үлән чабарга ничәмә-ничә робот көйләнгән!

– Ә син чалгы белән печән чабуның тәмен белсәң иде, улым. Селтәнгән саен беләкләр ныгый, күкрәк читлеге киңәя...

– Мин сине аз-маз хәтерлим, картәти.

– Карт бабакаең «мәңгелек йорт»ка күченгәндә, сиңа алты яшь иде. – Сине зур галим, диләр. Сиңа ияреп йөргәнем истә. Тик печән чапмадың кебек.

– Бабамнар чапкан, улым, бабамнар... Синең – минем нәселнең тамыры Җир дигән планетада, улым...

Мирзам сискәнеп уянды. Әз генә черем иткән арада нинди сәер төш күрде соң ул? «Безнең нәселнең тамыры Җир дигән планетада...»

Шәкүрә карчыкның ахирәте киткән иде.

– Әби, синдә чалгы бармы? – диде Мирзам.

– Искенең искесе бар. Мәрхүм бабаем үлән-чүлән кырыштыра иде, ыргытмыйм, төсе итеп тотам. Сиңа нәмәстәгә ул? Фәзилә клуб тирәсен җыештырамы? Чалгы эшкә яраксыз шул, йөзе тешләнгән.

– Хәсән бабайдан кайратам, әби!

– Хәсәннән? – Карчык көлде. – Күк белән саташкан тиле карт үз гүмерендә пычак та үткенләмәде. Гүпчим, алар нәселендә ир-ат крәчтиән төсле кыланмады инде, хатыннары тормыш арбасы сөйрәде. Әнә, малайлары үскәч, тимер ялчылар ясап кайтарды. Шул ялчылар булмаса, Хәсән, бакча казып, бәрәңге дә чәчмәс иде.

Мирзамны тыелгысыз теләк ашкындырды. Их, чалгы белән селтәнәсе иде. Ул сарай нүешенә сөягән иске чапкычны алай әйләндерде, болай әйләндерде. Биленнән чытырдатып Айлия кочаклагач кына баягы теләге капылт сүнде. Аркасын хатынның кайнар сулышы пешерә иде.

– Җибәр, Айлия ханым!

– Фи, җибәр ди берәүсе! – дип үртәде хатын.

– Билең бәллүр мәллә? Чатный мәллә?

– Сиңа килешми, Айлия ханым.

– Килешә. Үтереп килешә! Ник төнлә яныңа яткырмыйсың, кәҗә тәкәсе?

– Бу азгынлык дип атала, Айлия ханым!

– Адәм заты түгел, фәрештә бугай син, ата мәче! Кая, тикшереп карыйк әле!

Мирзам аска табан шуган кулларны биленнән каерып атты. Чалгыны кире нүешкә сөямәде, җилкәсенә салды. Капка төбен алма үлән сарган иде, егет селтәнде, тик чалгы күкрәк киңәерлек ераклыкка китмәде, очы белән җиргә кадалды...

– Һәй, тапкан уен, – диде Шәкүрә карчык, аның бу шөгылен өнәмичә. – Үтми дигәч үтми чалгы! Бүген шуфир Кафилнең базар көне, өчтә кузгала Кафил. Менә эсписек, дөге, карабодай, тары ярмасы ал. Кара, кортлы булмасын. Жулик кибетчеләр былтыргы ярмаларын сата кайчак. Ике чиләк бәрәңге, әзрәк кишер, чөгендер ал! Хуҗабикә шакмаклы зур сумка тоттырды. Әгәр урталай бөкләп тыксаң, аңа Айлия дә сыя иде.

...Кузгалдык, дигәндә генә, кабина ишегенә Сания асылынды.

– Мәнсезләр! Кул болгадым ич! Сукырмы әллә син, Кафил?! Бусы нинди кош тагы? Кысыл, җәелмә! – Хатын терсәге белән егеткә чәнчеде.

– Син дә сукыр икән, Сания, – диде Кафил абзый. – Хур җитәкчесен танырга вакыт.

– Танымаган ди. Нишләп ул бушлай машинада утырып йөри, дим! Уң колак белән сул колакка сүз ташкыны агылды.

– Син дә бушлай йөрисең, Сания!

– Мин фермада егерме ел сыер саудым. Ә бу бәндә бездә салам да селкетмәде.

– Селкетә, бик каты селкетә! Энекәш әйтмешли, безне агарта, Сания!

– Мин болай да ак. Сайлауларда иптәш Зизанский партиясе җиңсен әле, эреле-ваклы барча буржуйларны Себердә туңдырабыз.

Мирзам үзалдына:

– Кызганыч, партиягез татай милләте турында кайгыртмый, – диде.

Сания күкерт кебек кабынды:

– Монысы да Хәмит малае сыңары! Авылга тагын бер милләтче оялады! Нишләгән татай, ә? Ашый, эчә, йоклый татай!

– Аның киләчәге караңгы, ханым.

– Мин бүгенгесе белән яшим, культурный! Сезнең ише әрәмтамакларны себереп түксәм, якты киләчәгем шул булыр, вәйт. Зәки оныгы Илфар өстеннән иптәш Зизанскийга жалу язам. Безнең басу-кырларны учына йомарламакчы икән, бирән!

Кафил абзый төкерде:

– Тфү! Зәки оныгы авылны терелтә. Ферма биналарын рәтләтә. Син, оятсыз, аны хурлап, ата камуниска әләк сырлыйсыңмы? Сания авызыннан ут бөркимени, кабина эсселәнде. Базарга шабыр тиргә батып килеп җиттеләр.

Егет озак юанмады, Айлия генәме, бу сумкага базар үзе үк сыяр иде, ярмалар аның төбен дә күммәде. Шофёр да озак маташмады, әрҗәгә кирәк-ярагын бик тиз тутырды. Ямьшәйгән кепкасын баш түбәсенә атландырган абзый папирос көйрәтеп җибәрде.

– Исе сасы фабрик фифурысының, тирес кушалар микәнни? – дисә дә, ул «сасы»сын ләззәтләнеп суыра иде.

– Вәт безнең бабай бакчада хуш исле чын тәмәке чәчеп үстерә иде. Хәзер әрбирнең4 тәме юк. Беркөнне хатын кибеттән фимидур апкайтты. Берсен ашаган идем, эчемне борыпмы-борды. Ун тапкыр бәдрәфкә чаптырды, каһәр. Син нәрсә, сумкаң җилферди. Тагын Хәсән картның балчыклы бәрәңгесен төйисеңме?

– Эһе, – диде егет, ул сүздән шулхәтле туйган иде ки, яраса, гөнаһсыз шофёрның да авызын йозак белән бикләр иде.

– Хәсәннең атасы Миркәй белән безнең бабай фронтта бергә сугышкан. – Кафил абзый тел бистәсе иде. – Бабай әйтә, нимечләрне куып барабыз, ди, ядрә бетте, ди. Шунда Миркәй афтаматка эре тоз тутыртты, ди. Вәт акыл үзендә, ди. Нимечнең арт чүмеченә шарт-шорт тоз белән атабыз, тегеләр артларын уа-уа үкереп чаба, ди. Миркәй абзый элгәре алма бакчасында каравылчы икән. Кичтән һәр куактагы алманы санап куя икән дә иртән тикшерә икән. Малай-шалай урламаганмы дип инде. Озын гомерле нәсел. Сыерда алар гына йөзәр яшь тәгәрәтә.

– Сыер... Кызык атама, – диде Мирзам, бу аның иң озын җөмләсе иде.

– Безнеке ярыйсы әле. Әнә, күршедә генә Әтәчләр. Авыл тарихын өч кеше язды. Өчесе өч төрле. Минеке – дөрес, синеке – уйдырма, дип, өчәүләшеп сугыштылар аннары. Имеш, байның көтүдәге ун сыеры уптым бер үк вакытта бозаулый. Хикмәтле урын икән, ди бай, шушы төштә йортлар салып, авылга Сыер дип исем куша, имеш. Икенче тарих, гүпчим, әкият...

Егет бүтән тыңламады, гүя аның колагы томаланган иде. Үзенеке үзәктә: вакыт сызгырып кына уза, ә күз төбәгән яшь пар юк та юк иде...

Колак ишетә башлаганда, Кафил абзый тозлап-борычлап сүгенә иде.

– Ну, себерке! Ике сәгать буе базарның иңен-буен себерәме икән соң? Әйтерсең, почмакта гына тыңлап торган, бер кочак кәгазь күтәреп, Сания килеп басты.

– Уф, штабка барганыем, агитматериаллар бирделәр. Сабантуйда өләшәм, Лелин боерса!

– Синең мабзолийдагы мумияң ни боерсын, динсез! Алла боерса, өләшерсең! – дип, шофёр машинасын кабызды.

– Икегез дә фирма башында төшәсез, мин юл хуты Әтәчкә керәм. Хәсән картларга моннан якын гына иде, Мирзам, рәхмәт укып, җиргә сикерде. Шомырт кара кәчтүм-чалбар кигән аксакал белән алар капка төбендә маңгайга-маңгай бәрелешә язды.

– Кунаккамы, бабай? – диде егет, аяк астына шудырган сумкасын кире җилкәсенә элеп.

– Әйдүк, энем, әйдүк! – Карт артка чигенде.

– Шәкүрә әби бәрәңге сораган иде, сине юлыңнан бүлмим, иртәгә әйләнермен.

– Иртәгәсенә шайтан төкергән! Ни-нәрсә кирәк, хәзер үк ал.

– Өстең тузанланыр бит, бабай.

– Кем әле капчык ташыган ди. – Карт түбәле баз кырыена җайлаган озынча тимернең «сыңар күзе»нә төрткән иде, капкач үзеннән-үзе ачылды да, ыргак сыман әйбер өскә челтәрле капчык күтәрде.

– Монда ике чиләк, энем. Ыспай ир-егет хәерче сыман базар сумкасы асып йөрми. Әйдә, мотоцикл белән илтешәм.

– Кунакка соңарасың, бабай.

– Бәлеш пешереп көтмиләр анда. Авылда Әнәс оныгы нәрсәдер майтара, ди. Басу-кырларны агулап чәчсә, поты бер тиен! Шуны белешмәкче идем. Син дә, энем, бай белән дуслаш, берәр йомышыңа ярар, бәлкем.

– Очраштык без. – «Союр» турында картка сөйләсәң озын иде. Хәер, күкләр белән саташкан кешегә исем бозылды ни, бозылмады ни! Әнә, Фәнил өчен ул фаҗига иде. Безнең милләтнең ике дошманы бар: берсе – үзе, икенчесе... «Кем, димә, сиңа мәгълүм ул, Илдус абый», – дигән иде көрәшче егет.

– Байлар белән дуслашуы икеле, Хәсән бабай. Алар боерырга ярата. Сабантуйга руд җырлары өйрәнегез, ди. Шәкүрә әби әйтмешли, «пычагыма кирәк!»

– Ә монысы безнең әти әйтмешли: «Кеше йөргән сукмакка аркылы ятма, барыбер өстеңнән атлап чыгалар, энем!»

– «Әнәс оныгы белән бала чукындырасым юк!» Җирдәгеләр шулай дияр иде. Минем бердәнбер максатым – яшь пар табу, бабай.

– Шул бәйрәмдә генә табарсың да инде, энем. Әнәс оныгында акча күп, мәгәр зурдан кубып Сабантуй оештырса, илнең төрле култыгыннан улы-кызы, киявекилене Сыерга җыелачак.

– Шуннан, бабай?

– Шуннан, утырган да шуган. Әзрәк башыңны эшләт, энем! Халыкка ниятеңнең эчтәлеген аңлатсаң, алар сиңа энәдән-җептән киенгән татай яшьләрен күрсәтер.

– Серне дөньяга чәчепме, бабай?! Картның, маңгае җыерылып, кашлары бергә кушылды:

– Яшерен эшнең азагы хәерсез тәмамлана, энем.

– Җирдәгеләр күп нәрсәне яшерен генә эшли, бабай.

– Син үзеңне җирдәгеләр белән чагыштырма! – Аксакал имән бармагын күк йөзенә төбәде. – Син үзгә зат, син тегеннән...

(Дәвамы бар)

3 Яга (диал.) – чит җир.

4 Әрбир (диал.) – әйбер.

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: