Сары каеш билләрдә (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Мин яңадан туган ягымда!

Зур сәяхәткә барып, кушылган эшләрне уңышлы гына башкарып кайткан өчен миңа өйгә кайтып килергә ике атна ял бирелү турында боерык игълан ителде. Бу шулкадәр көтмәгәндә булды ки, мин хәтта аптырашта калдым. Иптәшләрем котлый, кулымны кысалар. Һәммәсе минем өчен сөенә. Үземчә нәтиҗә ясыйм, димәк, мине үз итәләр. Кеше өчен сөенә белү, иң затлы сыйфат. Кызганыч, Тәлгат белән генә бу шатлыкны уртаклашып булмый.
Аның туган якка сәламнәре, бәлки, йомышлары да бардыр. Эх, һәр кеше кулында телефон булса иде дә, шундый кирәк чакта тиз генә сөйләшеп ал идең!
Билетны Мәскәү аша түгел, башкаланы урап үтә торган итеп алдым. Алай иткәндә, юл кыскарак тоелды. Моның өчен Ряжскида, аннан Сызраньда поездларга күчеп утырдым. Ике көннән кичкә таба мин инде Нократ Аланында идем. Перронда әнине күреп алдым. Димәк, телеграмманы алганнар. Аның белән кочаклашып күрештек. Станциядән ерак кына түгел торучы әнинең сеңлесе Зәйтүнә апаларга кердек. Алар кайтасымны белмәгән. Мине күрүгә бик куандылар. Рәхимулла җизнәбез – бик кунакчыл кеше, барыннан да элек ул сөенде кебек. Малайлары Мансур белән Зиннур да урамнан йөгереп кайттылар. Тиз генә табын әзерләп, туганнар белән сөйләшеп утырдык. Минем кайтканны белеп, күрше «мишәр хатыны» Разия апа килеп керде. Ул сүзгә бик оста.
– Күр син, менәтерәк, туганнар кебек күршеләр дип, боларны кем
әйтер? Ерактан солдат кайткан, миннән башка гына шатлык пилмәне ашап утыралар! Алай булмый ул, кәбәм. Разия белми каламы соң инде мондый яңалыкларны? Җир астында нәрсә булганын да белмәсәм, мин нинди мишәр булам? – дип гөрли-гөрли килеп керде.
Табын тагын да җанланып китте.
– Әле Гарифуллам капка төбендә калды. Хәзергә үзем генә кереп чыгам, солдат белән утырасың килсә, әнә кибеткә чыга тор, хәстәрен күр, кунакка чакырып алырбыз, дидем. Мишәр хатыны белән түзеп торган кешегә рәхмәт инде. Түзә Гарифулла, түзә. Түзми нишләсен, алма кебек кызларыбыз бар.Солдат күргәч, нигә йөгереп кергән дип уйлыйсыз? Кызлы кеше малайлы да булырга тели. Безгә Ходай малай бирмәде инде. Менә солдатлар күзләргә
кала. Малай дигәннән, кара, кара, киткәндә, йомшак кына малай сыман идең, кай арада ирләрчә ныгып кайткансың, диемме. Әрмия шулай итә ул, чын ирләр – солдат тормышын күрергә тиеш, ди торган иде минем әтием – Сергач мишәре.
Табын янындагылар рәхәтләнеп көлешәләр. Сөйләвенең башкаларга ошавы Разия апаны тагын да рухландырып җибәрә.
– Менә мине барысы да мишәр хатыны, диләр. Әтсәләр, әтерләр, миңа барыбер. Тик болай әтүләре Гарифуллама бер дә ошамый. «Сине мишәр хатыны дигәч, мин дә мишәр булырга тиеш бит. Ә мин нинди мишәр? Сине очратканчы, мишәрләрне төшемдә дә күргәнем юк иде», – дир. Мин аңа әтәм: мишәр синең кебек аягүрә йоклап йөрми ул, менә минем кебек кылны кырыкка яра, дим.
Ул арада ишек ачылып китә дә Гарифулла абый килеп керә.
– Алты яшәр читтән кайтса, алтмыш яшәр күрешә керер, ди. Минем мишәр хатыны алдан кереп өлгергән икән.
– Шылай, шылай, картым, әйдә уз, миннән башка бер минут та тора алмыйсың тагын. Бераз синнән котылып торыйм дип кенә кергән идем. Артымнан кереп җиткәнсең. Солдат кайтканга түгел, мине сагынып кергәнсең син.
Менә шулай кайтуым болар өчен дә күңелле бер хәл булуына мин чиксез шат идем. Аннан инде туган абыем Хәкимулла килеп җитте. Чәй табыны тагын да түгәрәкләнде. Ул безне кызулый башлады:
– Монда кадәр кайтып җиткәч, үзебезгә дә ерак калмады. Мин машина белән килдем, әйдә, киттек, ди.
Зәйтүнә апа белән җизнинең бүгенгә генә булса да, бездә генә кунсын инде диюләренә карамастан, ул сүзендә торды.
– Әле сездә дә булыр, тагын бергәләп тә килербез, төбәп кайткан өендә көтәбез бит. Әйдә, бөтенегез безгә. Муча ягылган, бәлеш пешкән. Әни белән мин, шулай ук Зәйтүнә апа белән җизни машинага кереп кысылдык. Абыйлар Нократ Аланы шәһәрен тимер юл гына аерып тора торган Түбән Тойма авылында торалар. Быел әнине дә монда алып килгәннәр. Ерак ара түгел. Тиз барып җиттек. Безне җиңгәм Гәүһәрия каршы алды. Өйләре артык зур булмаса да, күңелләре киң. Кичкә таба шул тирәдә яшәүче безнең авылдан күчеп килгән Халик, Мөнирләр хатыннары белән килеп җиттеләр, күршеләре Гыйлемхан белән Мәгъдәния, Миңнерахман белән Миңнегөл дә өстәлделәр. Бәйрәм дәвам итте. Иртәгә якшәмбе, һәммәсе дә ял итәләр икән. Шуңа күрә берсе
дә ашыкмый. Уйнап-көлеп, җырлашып утыру төн уртасына кадәр дәвам итте. Иң куанганы, әлбәттә, әни иде.
– Әрмия дигәч, бик курыккан идем. Клубларда гына, райкумда гына йөреп, авырлык китереп эшләп күнеккәне булмагач, ничекләр хезмәт итәр инде дип уйлаган идем. Менә, Аллага шөкер, исән-сау хезмәт итеп кайттың бит, ди-ди шатлана. – Болай булгач, калган елларыңны да әйбәт кенә үткәреп, сау-сәламәт әйләнеп кайтырга насыйп булсын.
Гыйлемхан өстәп куя: 

– Бер дә кайгырма, Нурхәяттә, менә бит ялт итеп кайтуы бер нәрсә, әнә җилкәсенә кызыл тасмалар да тагып кайткан бит ул. Ул безгә генә кызыл чүпрәк. Армиядә аның бәясе бик зур. Ул инде солдат түгел, сержант. Ягъни солдатлардан өстен кеше. Офицерлар көндез эшли дә кайтып китә, солдатлар тәүлек буе Фоат кебек сержантлар карамагында яши. Фоат аларның командиры. Бу инде дәрәҗә. Ул үзенең кемлеген армиядә дә
күрсәтә алган. Кая барса да, югалмый андый кеше.
Флотта хезмәт иткән Халик исә үзенекен мактый.
– Әй, егетләрнең асыллары шулай да флотта хезмәт итә инде. Менә андаҗилкәңә мондый лычкалар тагу кыенрак. Аның өчен җан  тиреңне түгәргә, куәтле диңгездән өстен булуыңны күрсәтергә кирәк. Авиациядә хезмәт итсәләр дә, боларның самолёт күргәннәре дә юктыр әле. Парашюттан да сикермәгәннәрдер.
Миңа да сүз кыстырырга җай чыга.
– Бер тапкыр сикердек. Анысы да кукурузниктан.
Барысы да шаулашып көләләр.
– Анысы ничек булды, ник кукурузниктан?
– Нинди самолёттан сикерүнең ни аермасы бар? Иң мөһиме – тиешле биеклектән булсын. Беренче тапкырында кукурузниктан булуы әйбәтрәк тә. Аннан сикерү җайлырак, диләр.
Бу сүзне әни игътибарсыз калдырмый.
– Балакаем, башларың ниләр генә күрмәгән икән!? Бик хәтәрдер бит ул сәмәлүттән төшеп калу?! Моннан соң, зинһар, алай итә күрмә!
Әнинең бу сүзләре ярты сәгатьләп уен-көлке сөйләшү өчен сәбәп булды. Ялым Тоймада әнә шулай бик күңелле башланып китте. Әмма туган авылымда булып килмәсәм, күңел түгәрәкләнмәячәк иде. Мин кайтканда, әни каламы соң? Ике көннән без аның белән унике чакрымдагы Арпаяз авылына кайтып киттек, дөресрәге, Хәкимулла абый безне машина белән илтеп куйды. Әнинең сеңлесе Гайшә апабыз өчен безнең кайтып керү көтелмәгән вакыйга булды. Улы Камил белән кызы Асияне әйтәсе дә юк.
– Әле кичә генә хатыңны алган идек, анда кайтуың турында берни дә язмагансың. Алдымда басып торуыңа ышанасым да килми.
– Ышан, ышан, апа. Шулай көтмәгәндә кайтарып җибәрделәр. Туган якларыңны күреп кил, аннан кайткач, көч-куәт күп кирәк булыр, бер җаваплы эш бирергә торабыз, диләр. Нинди икәнен әйтмәделәр, армиядә, ни кушсалар да, каршы сүз әйтеп булмый.
– Хәерле эш булсын. Кулыңнан килердәйдер. Син әллә нинди булдың инде, кайда да югалып калмыйсың, булдырасың. Әниеңә түгел, менә минем үземә охшагансың. Мин яшь чакта шундый идем. Әле кичә хатыңда кәртечкәң дә бар иде. Әнә көзге алдына кыстырып куйдым. Авылга вәеннәй киемдә кайтмагансың икән. Сине шул рәвештә күрәсем килгән иде.
– Ул киемем бераз ял итсен, дидем. Әле аны тагын ике елга якын киясе.
– Шуннан да артык булмасын инде, Ходай дөньяга тынычлык бирсен.
Чәй эчкәч, мин үзебезнең югары очка менеп төшәргә булдым.
Менә авыл буйлап әкрен генә барам, урам буп-буш. Беркем дә юк дияр идем, бераздан Сәхәбетдин абый очрады. Капка төбендә кар көри. Ул элегрәк ферма мөдире иде. Бәлки, хәзер дә шул эштәдер? Бик яктырып күреште.
– Әйдә, чәй эчәргә кер. Бу нигез синең өчен ят түгел.
Ул дөрес әйтә, әле мин бала чагында монда безнең бабайның энесе Заһидулла абзый тора иде. Без аны Мулла абый дип йөртә идек. Чынында ул мулла түгел, әмма шулай гадәтләндергәннәр, аны үзеннән кече туганнары барысы да шул исем белән атыйлар. Алар бакыйлыкка күчкәч, өен шушы Сәхәбетдиннәр сатып алды.
– Юк, рәхмәт, үзебезнең очны күреп кенә төшим дигән идем. Очраган кеше саен керә башласаң, авылны урарга ике көн кирәк булыр.

Хәл-әхвәл сорашкач, мин юлымны дәвам иттем. Үзебезнең кечкенә абыстайларга чакырмасалар да, үзем сугыласы иттем. Чөнки болай гына узып китүне күз алдына да китереп булмас иде. Кечкенә абыстай дип йөртә торган Кафия апаның әнисе Кәшифә тәтә (без аны «бал тәтә» дип йөртә идек) – бабайның бертуган сеңлесе. Алар белән кечкенәдән керешеп- барышып яшибез. Кечкенә абыстайның ире Фәйзрахман да сугыштан кайтмаган. Шуңа күрә моңнарыбыз-зарларыбыз да уртак. Аннан алар
үзләре дә бик туганлыклы. Биш бала Сания, Габделфәт, Мәрзия, Рафаэль, Разияне шундый авыр елларда исән-сау үстерү өчен аңа да никадәр көч кирәк булгандыр? Язмышларыбызның шулай уртак булуы да безне барын бергә, югын уртак итеп яшәргә этәргәндер.
Бу юлы да әлеге хәерхаһлы өйдәге туганнар белән күрешү ләззәте
күңелемне җылытты.
Кибет турыннан узганда, Салих Рафаэле очрады. Сумка тутырып,
ниләрдер алган. Без аның белән бергә уйнап үстек. Аның әтисе сугыштан исән кайтты. Шуңа күрә ул, ихтимал, без кичергән авырлыкларны күрмәгәндер дә, әмма бу безгә дус булырга комачауламады. Аларның капка турыларына җиткәч, ул да өйгә керергә кыстады. Мин, ашыгуымны
искәртеп, керәсе итмәдем. Аерылганда әйтеп куйды:
– Без әле һаман да син оештырып калдырган театр түгәрәген яшәтергә тырышабыз. Тик яңа әсәрләр юк. Синең яза торган гадәтең бар иде. Берәр пьесаң юкмы, без аны куяр идек.
– Син әүлияме әллә? Чыннан да, күптән түгел бер шундый әсәр язып караган идем. Минемчә, ул куярлык. Армиядән кайткач, мин аны сиңа кулдан күчереп кенә җибәрермен. Ул – бер пәрдәле «Кодалар» дигән комедия.
– Алай комедия дә булгач, җибәр әле син аны. Март аенда районда язгы олимпиада башлана, ягъни үзешчән сәнгать смотры. Син инде аны яхшы беләсең, үзең шуны оештыручылардан идең. Шунда алып барып күрсәтербез.
Без шулай килешеп, кул кысыштык.
Менә мин, ниһаять, үзебезнең өйгә килеп җиттем. Тирә-юньне кар
баскан. Капка өстеннән атлап керешле. Тәрәзәләре дә кадакланып куелган булгач, өй моңсу. Мин, рәшәткә янына басып, озак кына карап тордым. Бу – минем туган нигезем! Монда минем балачагым, үсмерчагым үтте. Күңелдә күпме хатирәләр урнашып калган. Алар бер-бер артлы хәтер төпкеленнән күтәрелеп чыга тордылар. Истәлекләрнең иге-чиге юк. Күпме торсаң да,
бетмәле түгел. Күрше Миңсылуттәйгә кереп, хәер биреп чыккач кына, күңелем бераз канәгатьлек тойды. Мин әле өебезнең болай мескен хәлдә булуын беренче тапкыр күрәм. Әлегә кадәр монда әни каршы ала торган иде. Ул Нократ Аланына күченеп киткәч, өйнең ятим калуының никадәр аянычлы бер хәл
булуын мин хәзер генә күңел ачысы белән тойдым.
Гайшә апамнарга менә шундый тойгылар кичереп төштем. Аларның үз мунчалары искергән, кыш көне җылы тотмый икән. Шуңа күрә күрше Гыйльмулла абзыйларныкына якканнар. Парланып, юынып чыккач, яңа туган бала кебек булып калдым. Мәтрүшкәләп, чәй дә эчеп җибәрәч, малай чакка әйләнеп кайттым. Безнең Сәрбиҗамал әби үләннәрнең хикмәтләрен бик нечкәләп белә торган карчык иде. Өй чормабызда аларның ниндиләре
генә асылынып тормый. Авыл кешеләре, сырхауласалар, аңа киләләр. Чормага менсәң, бөтен үләннәрнең исе кушылып, кыш көннәрендә дә үзеңне җәйге болында дип хис итүеңә бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Миңа шул вакытлар әйләнеп кайткан кебек тоелды. Сәрбиҗамал әбием мин беренче сыйныфка укырга кергән елны февраль аенда вафат булган иде.
Гайшә апам ике көнсез дә җибәрмим дип шәпләнгән иде дә, планнарны үзгәртергә туры килде. Аларның күршеләре Габидә апа фермада эшли.
Авылдагы бердәнбер телефон шушы ферма өендә генә. Анысы да эшләгән көнне генә эшли. Кышкы кыска көн караңгылангач, шушы Габидә апа килеп керде. Фермадан кайтышы икән. Бу инде безнең авылның иң мәгълүматлы, бөтен нәрсәгә үз карашы булган төпле фикерле апасы. Сөйләшүе дә ипле, кеше белән мөнәсәбәте дә җитди. Әле дә сүзне хәтерен эшкә җигеп башлады:
– Армиягә китүеңә кичә генә кебек. Иртәгә китәсе дигән көнне
Кукмарадан баянчың Рөстәм белән бергә кайткан идегез. Клубта концерт куйдыгыз. Син шунда саубуллашу турында җыр җырладың.
Сау бул инде, минем туып-үскән җирем,
Сау бул инде, урман буйларым...
– Әйе шул, ул «Наемщик» әсәреннән Батырҗан ариясе дип атала.
– Арияме, марияме, анысы миңа караңгы. Әмма бу җырың синең үз сүзләрең кебек булды. Шушы көндәге хәлеңне җырлап киттең син. Фермада сыер сауган вакытларда да шул искә төшеп моңланып алам. Хәзер шуны радиодан җырлый башласалар да, син күз алдына киләсең. Менә, исән-сау булгач, ялт итеп кайтып килгәнсең бит әле.
– Габидә апа, син, авылда калып, хата эшләгәнсең, синнән менә дигән сәнгать кешесе чыгар иде.
– Син дә әйттең сүз, сәнәк кешесе булырга туган без, тәкъдирең шулай булгач, әллә кая китеп булмый. Бөтен өмет синдә, күңелең теләгән кеше була күр. Әле менә кайтып та җитмәгәнсең, инде сине Кукмарадан эзлиләр.
Авыл советына шалтыратканнар, аннан безнең фермага хәбәр бирделәр.
Сине иртәгә үк район клубына килеп җитсен, дигәннәр.
– Кайтуыңны кайдан белгәннәр диген?
– Мин аларга, ялга кайтам дип, хәбәр биргән идем.
– Кирәкле кишер яфрагы булу – үзе бер бәхет инде. Кемгә дә булса кирәгең булмаса кыен. Чакыргач бар, син Кукмара өчен көтеп алынган кеше.
Иртәгә Баян Тимере шунда ат белән бара икән. Ул иртән ферма өенә керми калмас, мин аңа әйтермен, Фоат белән әнисен дә эләктереп кит, диярмен.
Чыннан да, Тимергали безне атына утыртып алып китте. Зират яныннан узганда, анда бер төркем ир-атларның кабер казуларын күрдек. Мостафа абзый вафат булган икән. Әни зират яныннан узганда, дога укып барды.
Район мәдәният бүлегендә мине көтә-көтә көтек булганнар да эзләү
эшенә керешкәннәр. Килеп керүгә Асия Гыйниятова белән Рәйсә
Фәтхуллина чат ябыштылар:
– Кайтам дип, телеграмма биреп, безне кинәт сискәндереп җибәрдең дә үзең каядыр югалдың. Һич күренмисең. Без монда кайту хәбәреңне шимбә көнне яшьләр кичәсендә дә хәбәр иттек. Алар синең концерт бирүеңне сорыйлар. Без инде, үзең күренмәсәң дә, анда катнашучыларны да барладык. Төп урын, сүз дә юк, сиңа биреләчәк, – дип тезеп киттеләр.
Бу көтелмәгән хәбәр иде. Ул шулай ук минем санаулы гына ял көннәремне уздыруның тәртибен дә тамырыннан үзгәртеп җибәрәчәк. Шуңа күрә бераз гына кирегә сукалап алдым кебек.
– Минем инде елдан артык сәхнәдә булганым юк. Хәзер яңа җырлар чыгып, минем репертуар искереп тә барадыр...
– Сине үз репертуарың белән сагындылар. Шуңа күрә бу турыда
хафаланмаска да мөмкин. Әле бу вакытта гына сиңа туры килерлек җырлар да чыкмады кебек.
– Хәзер инде баянчы Рөстәм Әхмәтшин да, шаян-шуклык белән концерт алып баручы Хәмит Кәримуллин да юк. Икесе дә армиядә. Ул көзне без өчебез дә билгә солдат каешы будык.
– Аның каравы талантлы яшьләребез үсеп килә... Менә үзең дә күрерсең.
Ул арада Нәфисә исемле кыз килеп керде. Ул – армиягә кадәр минем театр коллективында уңышлы уйнап килгән кыз. Минем белән бик җылы итеп күрешкәннән соң, сүзнең булачак концерт турында барганын белгәч, куанычлы хәбәр әйтте.
– Яңа гына урамда Марс Кәшиповны күрдем. Ул да кичә генә кайткан. Әле берничә көн Кукмарада була икән. Марс абый сәхнәгә аккордеоны белән чыкса, ярты уңыш дип сана.
Әйе, Марс – көчле музыкант. Ул – рәссам да. Иң элек Казанда сынлы сәнгать училищесында укып, рәссам-бизәүче белгечлеген алды, Кукмараның татар мәктәбендә рәсем һәм җыр дәресләрен алып барды. Армиядән соң Казанда музыка училищесында белем ала. Хәзер инде ул соңгы курста булырга тиеш. Аның кебек аккордеонист бөтен тирә-якта юк. Дөрес, элегрәк
Кукмарада Роберт Туктамышев дигән озын буйлы бер егет бар иде. Менә ул уйный иде! Хәзер каядыр читтә яши сыман. Хәер, Марс та осталык ягыннан аннан калышмыйдыр дип беләм.
Без бу хәбәрне китергән Нәфисәнең үзен аңа илче итеп җибәрдек. Алар бер тирәдә яшиләр. Зинһар, РДКга килеп чыга күрсен, концерт турында сөйләшәсе бар дип әйт, дидек.
Марс, әлбәттә, риза булды. Ул да Кукмара тамашачыларын сагынган. Аның биредә яшьлек дуслары, туганнары күп. Алар белән сәхнәдән дә очрашып алу аңа да күңелле булачак бит. Концертны шимбә көнгә билгеләдек. Әле аңа кадәр өч көн вакыт бар.
Күп кенә нәрсәләрне хәзерләргә мөмкин булачак дигән сүз. Әлбәттә, минем ялның мондый борылыш алуына әни башта бик үк риза да булмаган иде. Әмма инде дусларымның кайтуым хөрмәтенә шундый бәйрәм оештырырга алынуы аны да йомшартып җибәрде. Шулай итеп, концерт әзерләү мәшәкатьләренә чумдык. Халыкта күз курка, кул эшли, дигән әйтем бар. Ул бу очракка бик тә туры килә. Оешып бетә алырбызмы, бераз аерылып торганнан соң халык ничек
кабул итәр, тамашачы булырмы, дип борчылулар артта калды. Тамаша залы тулы, барысы да уңай бара. Концерт күтәренке рухта башланды. Шулай да Марс Кәшипов белән мин үзәктә булып чыктык. Икебезне дә бик җылы каршыладылар. Миңа ике бүлектә дә алтышар-җидешәр җыр башкарырга
туры килде. Тамашачыларны үзем дә бик сагынган икәнмен. Болай рухланып җырлау еш булмый. Әлбәттә, монда тамашачының әле беренче җырны башкарганчы ук сине үз итеп каршылавы бик зур этәргеч бирә. Бу авансны аклыйсы, тыңлаучыларга рәхмәтеңне күңелең аша уздырып
җиткерү теләге туа. Моңа исә җырыңны да хис-кичерешләргә төреп бирүдән башка ирешеп булмый. Шушындый халәттә башкарган беренче җырыңны кабул итәләр икән, шул вакытта чын мәгънәсендә ике ара аерылмаслык җепләр белән бәйләнә. Тамашачы белән син бер үк тойгыларны кичерүче
булып әвереләсең. Ул сине үз алдында тотып торырга, шул халәтне озаграк дәвам иттерергә тели. Бу кичәдәге чыгыш минем өчен нәкъ шундый булып әверелде дә. Бигрәк тә иң соңыннан Р. Яхинның Г. Зәйнашева сүзләренә язган «Китмә, сандугач» җыры көчле эмоцияләр дулкынын барлыкка китерде. Аны кабат башкарырга туры килде. Бу инде, сүз дә юк, концертның
уңышы турында сөйли иде.
Концерт тәмамлангач, киез итеп фабрикасының профсоюз оешмасы җитәкчесе Равилә ханым сәхнәгә менеп, кулымны кысты, исән-сау хезмәт итеп бетереп, яңадан сиңа яраткан тамашачыларың белән шатланып күрешүләр насыйп булсын дигән теләкләр теләде. Кукмарадагы, Нократ Аланындагы, авылдагы туганнарым да, әни дә залда иде. Бу кичәнең
шундый рәвеш алуына алар да бик куаныштылар.
Санаулы көннәр тиз уза, диләр. Чыннан да, шулай икән. Әни минем янда рәтләп тора алмадың, ди. Бу шелтәсе болай иркәләнеп кенә әйткән сүз инде. Ул да халыкның улын шулай хөрмәтләп каршы алуына шат иде. Әйе, кеше белән аралашудан үзем дә канәгатьләнү хисләре алдым.
Нократ Аланыннан поездга утырып киткәндә дә, әле шул уй-кичерешләр тәэсирендә идем. Әни елап калды. Поезд кузгалып киткәч кенә, әнидән, туганнардан, туган яктан шактый дәвамлы вакытка тагын аерылып китеп баруымның сагышлы чынбарлыгы биләп алды. Кукмарадан узып киткәндә, һәр йортка, мәдәният йортына сәлам биргәндәй итеп кул болгыйсым, күренгән кешеләрен сәламлисем килде.
Казанда кичке поездга кадәр дүрт сәгать вакытым бар икәнен белдем. Мин Кукмарада чакта баянчы булып эшләгән дустым Рөстәм Әхмәтшинның апасы янына кереп чыгарга булдым. Бикә апа керүемә шатланды. Рөстәм ГДРда хезмәт итә, хат-хәбәре килеп тора икән. Чәй янында фотолар карый-карый иркенләп утырдык. Бикә апа мине поездга кадәр озатып та куйды. Анда барышлый, Луковск урамындагы фотосалонга кереп, бергә рәсемгә төштек. Мин аны Рөстәмгә салырмын, аңа бер сюрприз булсын әле, ди.
31 гыйнварда иртәнге унда мин инде Мәскәүдә идем. Грязигә барасы поезд кичке унбердә генә икән. Минем кебек ялдан Воронежга китеп баручы бер солдат белән Кызыл Мәйданга бардык. Шунда озаклап тарих музеен карап йөрдек. Анда татарлар белән бәйле байтак экспонатлар бар икән.
Күбесе безне каралтып күрсәтүгә исәпләнгән. Алар янына язып куелган табличкаларның эчтәлеге шул турыда сөйли. Барысын карап чыккач, шундый фикер калды: татарлар ил тарихында, нигездә, тискәре эзләр калдырганнар икән. Бүген дә, имеш, моның шаукымы яши, тамырлары саклануын дәвам итә. Аларны чын совет кешесе итеп тәрбияләүне эзлекле рәвештә көчәйтергә кирәк. Димәк, идеология көчләре күзлегеннән караганда, татарлар әле дә ышанычлылык ягыннан башкалардан калышалар.
Мин моны тормышта үзем сизмәсәм дә, гомумән алганда, безгә мөнәсәбәттә шундый караш яшәвен аңлаткан бу музейда булу миңа авыр тәэсир ясады.
Юлдашым – рус егете, Рязаньнан. Ул, әлбәттә, мин алган тәэсирләрнең берсен дә кичермәде, бары тик кызык эзләп кенә йөрде. Аларның бөтен җирләре түгәрәк шул, барысы да аларча. Кешегә тагын ни кирәк?
Февральнең беренче көнендә мин кабат Грязи җиренә аяк бастым. Бүген КППда безнең рота солдатлары кизү тора икән. Алар туганнар кебек ачык йөз белән каршыладылар. Икесенә дә күчтәнәчләр суздым. Иптәшләремә дип, Мәскәүдән байтак тәм-том алган идем. Аларны ротада кием үтүкләү өстәленә чыгарып салдым. Егетләр бала-чага кебек шаулап-гөрләп, аларны
тиз генә алып та бетерделәр.
Болар гына Маленко дигәненең кече теленә дә йокмады, ахры.
– Бу күчтәнәчләр безнең өчен ят әйберләр түгел, алар теләсә кайда булырга мөмкин. Ә менә нәкъ татарныкы булган ризык алып кайтмадыңмыни? – ди.
Шайтан икән, мин үзем дә, шуны уйлап, Казан вокзалындагы буфеттан зур гына чәкчәк тә алган идем. Күрәсең, тамагы туймас, зур гәүдәле Херсон егете күбрәкне өмет иткән. Мин чәкчәкне ачуны соңгарак калдырырга уйлаган идем. Әмма, Маленконың сүзләрен башкалар да күтәреп алгач, чәк- чәкне дә өстәлгә куймыйча булдыра алмадым. Тартманың өске капкачын
  куйгач, барысы да миңа карадылар: карашларында моны ничек итеп ашыйлар, – дигән сорау иде.
Мин әйтәм:
– Бу – чәкчәк. Русча әйтсәк, чуть-чуть дип атала. Аны чеметеп-чеметеп кенә алып, чәй эчкәндә ашыйлар.
– Чәйсез генә ашасаң, ни була?
– Берни дә булмый. Кискәләргә пычак кына кирәк.
Кемдер каптенарустан пычак алып килде. Күчтәнәчне вак-вак кисәкләргә бүлдем. Һәрберсенә авыз итәрлек булды кебек. Бер мизгелдә бу тәмле ризык та юк ителде.
Авыз кырыйларын ялап куйган Пычко дигәненә чәкчәк аеруча ошады булса кирәк.
– Күчтәнәч күп булмый, диләр. Шулай да икене алган булсаң, ярыйсы буласы икән, – ди.
Федчун икенче яктан суктыра:– Егетләр, гадәттә отпусктан ябыгып кайталар. Безнең Фоат, киресенчә, тазарып кайткан.
Шул ук Пычко аның авызын каплый:
– Син татарларны үзеңә тиңләмә. Аларда тәртипләр икенче, ди.
Шулай итеп, мин яңадан күнегелгән тормышка кайттым.
Мин кайтып килгән арада уналты хат килгән. Аларның барысына да туган якларда булуымнан алган тәэсирләремне уртаклашып, кыска-кыска гына җаваплар яздым. Тәлгаткә дигәнен озын итеп сырладым. Мин никтер аның алдында үземне гаепсездән гаепле итеп сиздем. Бергә килдек, ә менә ялга кайту миңа гына насыйп булды. Аңлашыла, бу бөтенләй дә миннән тормый.

(Дәвамын сайтта күзәтеп барыгыз)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: