Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

Менә нинди кайгысыз, рәхәт көннәр булган. Без дә яңа гына тормыш башлаган. Әткәй белән әнкәй әле генә иллеләрен тутырган. Аларның да, күп михнәтләр кичкән булсалар да, рәхәт итеп яшәрлек күпме гомерләре бар! Ә инде алда нәрсәләр буласын әле без дә, алар да, беркем дә белми...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Хатлар һаман килә…

1990 ел 28, май. Әни хаты: «Кызым, хатың килгәч тә, хат яза алмый
тордым. «Азат хатын» да «Май кырмыскасы» дигән хикәяңне укыдык.
Бик күңелле чыккан».
Кызым Айгөлгә ай ярым вакыт 1971 елның июнь аенда язган хаты
әнинең. «Кызым, бала ничек, үсәме? Башына кидертеп өйрәт. Кыз кешенең
башы матур, түгәрәк булсын. Кидертмәсәң, озынча булып үсә ул бала башы.
Салкын тидерә күрмәгез. Бәләкәй чакта салкын тигән бала чирләшкә була».
Әни! Безнең әни күп балалы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә.
Әнидән соң әле тагы бер сеңлесе туа. Шул җиде баланы ятим калдырып,
кырык яшендә әниләре вафат була. Әнинең хатларында аның бар туганнары
да исән әле. Үги ана белән яшәгән әни 13 яшендә күтемкәсен асып, Берсут
совхозына олы апасы янына китә. Кырык чакрым җирне җәяү үтеп, ул
юллардагы җиде чакрымга сузылган калын урманнарны кичеп, барып
җитә аның янына. Сугышка кадәр анда яши. Сугыш вакытында Алабугада
механизаторлар курсын бетереп, сугыш беткәнче совхозда тракторда эшли.
Безнең әни бары тик дүрт кенә класс укыган, анысы да латин хәрефләре
вакытында. Ә инде хәзерге без яза торганга үзлегеннән өйрәнгән. Әнинең
язуы үзенчәлекле иде. Кайбер хәрефләрне латин хәрефләре белән дә яза иде
ул. Ләкин мин аның хатларын аңларга, танырга өйрәндем. Әнинең тәрбиясе
дә бәлки шул хатлар аша килеп җиткәндер минем җаныма, күңелемә,
акылыма. Чөнки әни янында булганда, иркәләү сүзләре ишетергә бик туры
килмәде. Бездә алты бала, мин – олысы. Ярату бәләкәйләргә тия иде.
Шул ук елдан тагы бер хат: «Әле һаман уракны бетерә алмыйлар. Хәлим
(бертуган энем) быел комбайнда. Яңгыр комачаулады. Быел бәрәңге дә бик
начар булды. Бер дә юк. Тавык йомыркасы чаклы. Үсмәде, яфраклары корып
бетте. Начар яңгыр яуды. Кислоталы диләр. Суганнарны да, бәрәңгене дә
корытты. Орлыклык булса, ярый инде. Ашарга дигәне дә бик вак. Колхоз
да икмәк бирми әле быел. Менә чикләвек булды быел урманда. Әйбәт
кенә җыйдык. Алфира (кечкенә сеңлем – Н.К.) быел Казанга укырга керде. Укытучы булачак. Ничек укыр инде. Тулай торак биргәннәр. Кызым,
тамагың авырта икән, анысын Мәймүнә сөйләде. (Классташым, Садретдин
абыйның врачлыкка укыган кызы ул Мәймүнә. Мәскәүдә миңа килеп киткән
иде.) Тамак авыртканда, үги ана яфрагын кайнар суга манчып, авырткан
җиреңә бәйләп куй. Файдасы тими калмас». Болар барысы да бер хатта.
(Әнинең хатлары ничек язылган булса, шулай бирәм. Әни язмаларын
төзәтмәдем.)
Алабугада укыганда, мин хатларны саклык белән генә ача идем. Ул хат
эченә әни бер сум булса да акча тыга иде. Инде үзем эшли башлап, үзем
ярдәм итә башлаган чакларымда да, әнинең хатларын саклык белән ача
идем. Әйтерсең анда да акча салганнар! Мин дә аның үрнәгендә шаяртып
булса да, хат эченә акча салуны үземә гадәт иттем. Шунысы кызык:
барып җитә иде бит! Бер хатында әни: «Кызым, синең биш тәңкә тыккан
хатың да килеп җитте. Мин аңар ураза фытрасы итеп дога кылдым. Ураза
бәйрәмнәре вакытына туры килде. Ураза фытрасын үзем әнигә төшердем»
дип язган (Әнинең үги әнисе – әби исән чак). Әни уразасын да, намазын
да калдырмый иде.
Әни бер хатында болай дип яза: «Кызым, карточкалы икенче хатың да
килде инде, җавап яза алмый тордым. Малайлар бик сөенде. Хәлим битенә
куеп йөрде. Кызым, калганын кайткач сөйләшербез рәхәтләнеп. Өйдә бик
рәхәт, гөлләр чәчәк атты. Хат яз. Көн дә көтәм». Җырсыз булмый инде.
Әни җыр язган:
«Кәстрүлдә пешкән ашларыңны
Чоланнарга чыгып суытма.
Дөнья мәшәкатьләре күп диеп
Шәһәрдә, анаңны онытма».
Безнең әни укырга бик ярата иде. Алты балалы әнинең укырга вакыты
каян табылгандыр, белмим. «Колхозчы тавышы» дигән район газетасын,
балаларга «Яшь ленинчы» газетасын да яздыралар иде. Мин Алабугада
мәдәни-агарту училищесының беренче курсында укыганда – 1962-63 уку
еллары – әни хат эченә «Яшь ленинчы» газетасыннан кисеп алган фото һәм
шигырьләр салып җибәргән. Ул хат хәзерге көндә миндәге хатлар арасында
булмаса да, мин аның эчтәлеген бик яхшы хәтерлим: «Кызым, кара әле бу
матур егеткә, ул шигырьләр дә яза икән. Армиядә чакта турниктан егылып
төшкән дә имгәнеп калган», – дип, газетадан кисеп фотосын да, газетада
басылган шигырьләрен дә җибәргән. Ул егетнең исеме Фәнис Яруллин
иде. Мин әни җибәргән ул фото белән шигырьне кечкенә чемоданымның
эченә ябыштырдым. Ул чемодан озак еллар минем белән булды. Шулай
итеп, Фәнис Яруллин миңа бик якын, иҗатын бик яратам. «Яшь ленинчы»
әнинең хатларында тагы берничә тапкыр телгә алына: «Кызым, «Яшь
ленинчы» газетасында синең «Авылым җыры» дигән хикәяңне басканнар.
Синең турыда Хәкимҗан Халиков дигән кеше бик матур сүзләр әйткән».
1986 елның июнь аенда язылган хатында әни болай дип яза: «Кызым,
кичәге Сабан туенда, мәйданда Шаһинур Мостафин минем яныма килеп,
синең «Җәнлекләр кайта» дигән китабыңны биреп китте. Көлешә-көлешә
укыдык өйгә кайткач. Мин балаларга боларның барысы да дөрес язылган дип әйттем. Әле шул Сабан туе уеннарында да катнаштым бит. Кашык
белән йомыркалы йөгерештә икенче урында килдем!» дип язган әни.
Әнидән алган хатларны укыганда «Кызым, җибәргән посылкаңны алдык.
Бер әйбере дә бозылмаган» дигән юллар булса, миңа бик рәхәт булып китә.
Ул аңар озак-озак рәхмәтләр яза. Кайбер хатларын икешәр көн, туктый-
туктый язганга алдагы хәбәрләр хат ахырына яңадан кабатлана. «Әле,
кызым, бездә почта эшләми торды. Почта кызы Казанга киткән, ачкычын
үзе белән алган. Килгән посылка да ята, ди, хатка конверт та алып булмады.
Ә менә бүген дүрт хат, бер посылка килеп төште. Почта кыз кайткан» дип
яза әни.
Әни хатлары турында язу болай авыр булыр дип уйламаган идем. Бигрәк
тә миңа үпкәләгәнрәк юллар булса. Бер хатында болай дигән: «Син дә сирәк
яза башладың. Сездән хат килмәгәч, бик читен. Көн дә көтәбез. Укыганда,
ешрак килә иде хатларың. Хәзер инде үстең шул. Тик син миңа барыбер
шул унбиш яшьлек бала бит. Үземнең картайганымны чутламыйм. Чәчем
ап-ак хәзер. Һәрбер балам турында уйлаганга ул. Ярар, кызым, сау булыгыз,
тигез, сау булып кына яшәгез.
Ишегалдым – түгәрәк күл,
Көн дә әйләнеп узам,
Сезнең яктан кошлар килсә,
Хат юкмы дип, кул сузам!»
Әнинең күпчелек хатлары менә шулай, үзе язган шигырьләр белән
тәмамлана.
Илгиз белән өйләнешеп, ярты ел үткәннән соң, әни Мәскәүгә килде.
Берүзе! Әти авырып торганга күрә туйга килә алмаганнар иде. Ул вакытта
Мамадыштан да еракка китмәгән әни, тәвәккәлләп, Мәскәүгә килеп җитте.
Бу 1971 елның феврале иде. Мин аңа Мәскәүне күрсәттем, Кызыл мәйданда
да булдык. Чират аз иде, Мавзолейга да кердек. Бәлки анда керергә кирәк
тә булмагандыр дип уйлыйм. «Кабергә төшеп менгәндәй булдым», –
дигән иде әни.
Мәскәүдән кайткач язган хатында: «Мине поездга утырткач, үзегез ни
хәлдә кайтып җиттегез өйгә? – дигән әни. – Аерылган минутлардан бирле
күз алдымнан җибәрә алмыйм сезне. Аллаһы Тәгалә мәңге рәхәт, тигез
тормыш бирсен. Бик әйбәт кунак иттегез, зу-ур рә-ә-әхмә-ә-әт! Кадерле
киявебез һәм кызыбыз кулыгызны кысып, икегезне дә үбеп, әниегез,
әтиегез, балалар. (Кич сәгать 8, 7 март, 1971 ел.)»
Әнинең соңгы хаты 2001 елда килгән. Шул елны аларга телефон
керттеләр, әни белән бик еш телефоннан сөйләшә идек. Әнинең соңгы
хаты – васыяте шул булгандыр: «Кызым, мәңге хәер-дога сиңа, рәхмәтем
яусын! Аяк атлаган саен әни хәер-догасы бу диген. Мәңге рәхәт яшә. Кая
барсаң да, эшең уң булсын, сүзең өстен булсын, адәм арасында йөзең якты
булсын, үзеңне зурлап йөртсеннәр, йа Рабби Ходаем. Миннән теләк шул
сиңа, кызым, балакаем, рәхәт яшә».
Әни авылда төпчек улы – энем Хәлим гаиләсе белән яшәде. Аларга өч
бала үстереште. Киленебез Фирдәүсә безгә дә, әнигә дә ягымлы булды,
һәрвакыт «әни, әни» дип торды. Безнең әни каенатам вафатыннан соң дүрт ай узгач, 2006 елның гыйнварында бакыйлыкка күчте. Соңгы минутларына
кадәр үз аңында иде. Белгән догаларымны укып, кулыннан тотып, янында
утырдым. «Әни, доганы дөрес укыйммы»? – дип сорагач, әни: «Дөрес
укыйсың, кызым, дөрес укыйсың...» – диде. Барыбыз да җыелышкан идек.
Әни озак авырып ятмады. Һәр өйдә була торган олы, матур сандык әнинеке
дә бар иде. Сандыгын ачкач, барыбыз да гаҗәпләндек. Әни хәер-садакага
бирәсе һәр әйберне төреп, һәрберсен пакетка салып, язып әзерләп куйган.
Су китерүчеләргә, су биреп торучыларга, юындыручыларга, тастар башы
тотучыларга, өй юучыларга һәм башкаларга. Сандыкның бер почмагында
яулыкка төрелгән зур гына төенчектә беренче чыгарылышыннан башлап
Ислам календаре, әнинең үз кулы белән догалар язылган дәфтәрләр.
Әнинең вафаты вакытында көннәр бик салкын торды. 16 гыйнвар иде. Җил,
35 дәрәҗә салкынлык иде. Энем кабер казырга кеше килерме икән дип
борчылды. «Безнең әни изге кеше ул, менә күрерсез әле, көнне җылытачак!» –
дидем. Чынлап та, шулай булды. Җил тынды, дымык кына йомшак кар ява
башлады, көнне җылытып җибәрде. «Кабер казырга күрше авыллардан ук
көрәкләрен күтәреп, бик күп кеше килде», – диде энем. Җир каты булмаган,
кабер эченнән җылы пар күтәрелеп торган.
Әти-әниемне, каенанай белән каенатаемны искә алмаган көнем юк. Алар
минем догаларымның башында. Бу хатлары белән дә алар һәрвакыт минем
янымда. Рухларыгыз шат булсын, кадерле кешеләрем.

Әткәй көндәлекләре

Каенатай көндәлекләрен 1941 елның ноябрендә фронтта яза башлаган.
Ул вакытта аңар 22 яшь кенә әле. Бу турыда: «Бик тырышып, язу дәфтәре
тектем. Каты кәгазь белән җилемләп тышладым. Бүгеннән башлап,
сирәкләп булса да, көндәлек язарга, башка килгән фикерләрне теркәп
барырга уйлыйм...» дигән. Соңгы язмасы 2005 елның апрелендә теркәлгән.
Аерым китап булып чыкмаса да, «Көндәлекләр» аның 10 томлык «Әсәрләр»
җыентыгына 10 нчы том булып кергән. Биредә әткәйнең мин белгән,
мин белмәгән, хәтта ишетмәгән вакыйгаларга бәясе, фикерләре, уйлары,
кайгы-хәсрәтләре, моң-зарлары, үпкәләре, шатлык-куанычлары теркәлгән.
Аның турында күбрәк мәгълүмат бирер өчен мин дә кайчагында көндәлек
битләрен сак кына ачып, сезгә дә аның хисләрен җиткерермен дип уйлыйм…

Әткәйдән диңгез сәләме

Әткәйнең миңа атап язган бер хатын китерәсем килә. Ул аны 1971 елның
22 сентябрендә Дубылтыдан, язучыларның иҗат йортыннан язган. Анда
шаккатарлык бернинди хәбәр дә юк, иң мөһиме – хат башкаларыннан
аермалы буларак, татарча язылган, шуңа күрә миңа аталган дидем. Әлбәттә,
ул миңа гына түгел, безнең гаиләгә язылган. Хат ахырында «Нәзифә! Минем
татарча язуым шәп килеп чыкмады бит әле» дигән. Хат болай башлана:
«Айгөл һәм башкалар! (Айгөл – кызыбыз. Аңа ул вакытта 4 ай.)
1940 елда мин Язучылар союзында консультант булып эшли идем. Шул
чак Сәгыйть Агишның зур кызы (9-10 яшьләр тирәсе) әкият язып китергән. Исеме «Аю һәм башка кошлар». Әле дә шуның шикелле килеп чыкты.
Бу хатны сезгә диңгез сәламнәре җибәрү һәм үземнең исәнлекне белдерер
өчен генә язам.
Яшәп ятам шулай. Бу атнаны күп укыдым һәм ял иттем. Азлап эшкә
тотынмакчымын. Көннәр бу арада ару гына әле.
Шалтыратканда, әнкәгезгә сәлам әйтегез. Ул уннары тирәсендә Москвага
килсен, шулай сөйләшкән идек. Мин дә 10ысында кайтып җитәрмен. Әгәр
минем каршылауны теләсә, 11ендә килсен. Ә бәлки аның алданрак киләсе
килер. Үзе карасын инде.
Артык яңалыклар юк. Өчегезне дә әп итеп калам. Картатай».
Менә нинди кайгысыз, рәхәт көннәр булган. Без дә яңа гына тормыш
башлаган. Әткәй белән әнкәй әле генә иллеләрен тутырган. Аларның да, күп
михнәтләр кичкән булсалар да, рәхәт итеп яшәрлек күпме гомерләре бар! Ә
инде алда нәрсәләр буласын әле без дә, алар да, беркем дә белми...
Әткәйнең 1971 елда безне Яңа ел белән котлап җибәргән открыткасы
сакланган архивта. Ул открыткада өч песнәк рәсеме. Әткәй рус телендә язган:
«Эй люди! Смотрите на обратную сторону. Там три хвостливых,
задиристых синицы. Они кого-то напоминают. Вот. Живите родные, милые,
бесконечно дорогие синички, радуясь и радуя нас. Не унывайте. Предки
тех синиц спалили море. Помните об этом всегда. Обнимаем. Папа, Мама,
Альфия, Олег. 23.12.1971.»

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев