Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (дәвамы)

Бетсен иде бу сугыш тизрәк. Әтисен азат итсеннәр иде. Кайда ак, кайда кара икәнен бары тик ул гына аңлата ала бугай. Әнисе аңлата алмый. Ул үзе дә Тәнзилә хәлендә. Берни дә аңламый, кайсы якка булырга да белми.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

14

Икенче көнне авылда немецларның егерме-утыз кешедән торган бер отряд кебек нәрсәсе генә калган иде. Алар фашистлар килә дип, авылдан күченеп киткән кешеләрнең буш торган йортларына урнаштылар. Таң белән бригадир Барбос өй буенча йөреп, кемнең кайда эшләргә тиешлеген исенә төшерде. Кемнәрдер печәнгә, кемнәрдер уракка төште. Тәнзиләнең әнисенә кер юарга кушты. Солдатларның киемнәрен, түшәк-простыняларын юарга.
Әнисе: «Бармакларым сызлый, кулга су тидерергә ярамый», – дип, баш тарткач, урман кисүчеләр янына билгеләде. Тәнзиләне дә шунда кушып куйды. Агач аударучылар – немецларның махсус бер төркеме иде. Болар сугышчылар түгел, хәтта автоматлары да юк. Яннарында берничә солдат кына саклап тора. Алар урман кисү, йортлар, күперләр, башка кирәк- яраклар төзү белән шөгыльләнә. Авылдагы медпунктны да шушыларның бер өлеше яңарта икән. Агачларны әлеге төркем ир-егетләре аударды, ә хатын-кызлар ботак чаба, шул ботакларның утынга ярашлысын бер өемгә өеп, мичкә сыярлык итеп кисеп бара, машина яки ат килгәндә төяп, авылга озата.
Тәнзилә әнисе белән ботак чабуга эләкте. Башта бик уңайсыз кебек тоелган иде, соңрак кул өйрәнгәч, артык авырлыгы булмады. Балталары немецныкы – яхшы үтә, үтмәсләнә башласа, чарлап бирәләр. Кул тала инде талуын. Ләкин бу ботакларны утынга кисеп торудан җайлырак. Аннан соң көненә өч тапкыр ашаталар, өйгә кайтканда, паек бирәләр. Ит консервасы
һәм сохари. Нәфсеңне бик сузмасаң, җыеп барырга да була. Өстәвенә, атна саен акча да язылып бара икән.

Немецлар килгәч, кибеттә товарлар артты. Кыйммәт, ләкин бар. Ризык та, кием-салым да алырга мөмкин.
Солдатлар аз булса да, полицайлар күбәйде. Урманнан кайтучылар да, күрше авыллардан килүчеләр дә полициягә керергә тырыша иде. Ни генә әйтсәң дә, власте бар, ашарына мулдан, кием бирәләр, акча да түлиләр. Эше дә бик авыр түгел. Урман кисмиләр, җир сөрмиләр, таш ташымыйлар бит инде. Мылтыкларын тотып, эшләгән кешеләрне каравыллап, документ
тикшереп тик йөриләр. Беркемгә дә зур зыян салганнары булмаса да, авыл халкы алардан куркып тора. Тәнзилә дә шүрли. Кәнсәләр алдындагы теге вакыйгадан соң полициягә күз дә йоммый кеше үтерә торган башкисәрләрне генә сайлап җыялар кебек тоела. Шуңа күрә ихатага кереп, тавык атсалар да, каз эләктерсәләр дә, башка вак-төяк мөлкәткә кызыксалар да, каршы килүче юк.
Бер көнне таң белән өй буенча йөреп хуҗалыктагы мал-мөлкәт исәбен алып чыктылар. Шуларга карап, һәр хуҗалыкка салым салачаклар икән. Җан исәбенә, йорт-курага, мал-туарга, кош-кортка... Аннан соң һәр хуҗалыкта бер сыер һәм бер бозау гына булырга тиеш дип игълан иттеләр. Шуннан артканын колхоз... түгел лә... авыл җәмәгатенә тапшырырга кирәк икән.
Тәнзиләләрнең сыеры берәү генә булгач, бәйләнмәделәр, ә бүтәннәрнекен алып киткәннәр. Хуҗалары карышып маташмаган инде. Аннан соң, салымы да азрак була. Тәнзиләнең әнисе борчыла, барысы өчен дә салым түләгәч, акча бөтенләй калмый бит, ди. Әмма комендант моны вакытлыча күренеш, сугыш тәмамлангач, салымнар кимиячәк, күмәк хуҗалык бетәчәк, җир
кешеләргә бүлеп биреләчәк, ди.
Совет чорында радио тәлинкәсе кәнсәләр алдында гына булса, хәзер аны урам саен куеп чыктылар. Төрле телләрдә җырлар яңгырый, хәтта татарча да җырлаталар. Алар арасында рус телендә фронт яңалыклары белән таныштырып алалар. Совет власте юкка чыга, батыр немец солдатлары зур җиңүләр белән алга бара. Урындагы халык аларны икмәк-тоз белән каршы ала. Сталин Кремльдә ник туганына үкенеп, чәчен йолкып утыра.
Кызыл Армия солдатлары командирларын үтереп, әсирлеккә төшә. Һәм дөрес эшлиләр дә: монда аларга җылы өй, кайнар аш, чиста түшәк әзерләп куелган. Яралыларны тәҗрибәле докторлар дәвалый...
Радио Германия яңалыклары белән дә таныштыра. Андагы матур
йортларны, пөхтә урамнарны, уңдырышлы ялан-кырларны мактый. Гади авыл кешеләренең бәхетле тормышын сурәтли. Алар әллә нинди матур киемнәр киеп, тәмле-татлы ризыклар ашап, теләгән җирләренә сәяхәт кылып бик бәхетле булып яшәп яталар икән. Сугыш вакытында бит әле бу! Их, бер генә барып күрсәң иде шул илне. Берәр атна гына шунда яшәп, алар кигәнне киеп, алар ашаганны ашап торсаң иде. Тизрәк сугыш бетсен
дә тотрыклылык урнашсын иде, андый тормыш монда да килер әле. Әнә бит немецлар: «Без сезгә азатлык һәм цивилизация алып киләбез!» – диләр.
Әле беркөнне урман кисүче немецларның берсе шоколад белән сыйлады. Тәнзиләнең шоколад ашаганы бар инде, әтисе алып кайта иде элек. Сугыш чыкканчы, әнисенең дә алганы булды. Ләкин мондый тәмле шоколадны Тәнзиләнең ашаганы юк. Һуштан яздырырлык дәрәҗәдә тәмле. Гомумән, немецларның бөтен нәрсәсе дә сыйфатлы. Отто – теге немецның исеме шулай, аз гына русча да пупалый. Тәнзиләгә ымлый-ымлый түш кесәсеннән
фото чыгарып күрсәтте. Хатыны, кызлары белән төшкән. Барысы да елмаеп, бәхетле булып торалар. Бер кызы чынлап та Тәнзилә кебек... Ун- унбер яшьтә. Тәнзиләне бик белмәгән кеше гел шулай уйлый бит, унөч дип уйламый. И, тизрәк үтсен иде инде бу яшь тә. Унөч ул иң бәхетсез сан. Әллә шуңа Тәнзиләнең тормышында бер рәхәтлек юк. Ни буе, ни матурлыгы, ни бәхете...
Соңгы арада ахирәтләре белән дә очраша алганы юк. Элек барысы да печән эшендә булгач, гел күрешеп торалар иде. Хәзер алай түгел. Кем печәндә, кем уракта, кем агач кисүдә, кем юл салуда, кем ком яки торф чыгара... Немецлар килгәч, эш төрләре артты. Эш вакыты да бераз артты бугай, элек Барбос сәгать алтыда эшкә генә әйтә башлый иде, хәзер биштә үк чыгып китәләр. Караңгы төшкәнче инде. Элек төшке аштан соң аз булса да ял бар иде. Хәзер юк, беразга туктап калганыңны, ял итеп торганыңны
күрсә, идарәче шундук килеп җитә. Юк, тупас кыланмый ул. Хәлеңне сораша, ярдәм кирәкме әллә, ди. Бар да яхшы булса, эшләргә кирәк, дип киңәш бирә. Ни дип әйтәсең инде, кирәк, димәк, эшләргә туры килә.
Немецлар үзләре дә әйтеп тора бит:
– Бөек Рейх хакына һәркем нәрсәдер эшләргә тиеш. Кемдер кан коя, кемдер тир түгә...
Зарланып булмый. Ничә тапкыр гына уйласаң да, тир түгү белән кан кою бер үк нәрсә түгел. Әнә бит, теге Отто да шуны сөйли: «Мин теләсә нинди эшкә дә риза, бары тик автомат кына тоттырмасыннар», – ди. Ә ул кызык немец булып чыкты. «Мин төзүче, ә җимерүче түгел», – дигән була. Үзе ил таларга килгән, Качкы янындагы юан-юан наратларны кисеп, Германиягә озата. Хәер, Тәнзилә үзе дә шулай итә инде. Үз авылыңда калып, үз җиреңне матурлап тормагач, ул агачларны Берлинга озаттың ни
дә, Мәскәүгә озаттың ни – барыбер түгелмени? И, кем белә инде...

Бетсен иде бу сугыш тизрәк. Әтисен азат итсеннәр иде. Кайда ак, кайда кара икәнен бары тик ул гына аңлата ала бугай. Әнисе аңлата алмый. Ул үзе дә Тәнзилә хәлендә. Берни дә аңламый, кайсы якка булырга да белми.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев