Кайту (дәвамы)

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

10

Тәнзиләнең әнисе шактый ук бетеренгән: йөзендә дә, беләкләрендә,
балтырларында да шешкән, күгәргән урыннар күп, үзе дә ябыгып, хәлсезләнеп,төссезләнеп калган. Һәр нәрсәгә сагаеп карый, беркадәр битарафлыгы да бар бугай. Юк кына тавыштан да дертләп китә. Элекке очкын чәчрәтеп торган чая хатынны алыштырып куйганнар, диярсең. Ләкин ул җәлладларына
бирешмәгән. Ничек кенә җәзаласалар да, эздән язмаган. Иренең дә, үзенең дә гаебен танымаган. Бүтәннәргә яла якмаган. Атна буе шулай җәзалаганнар да гаебен таба алмагач, «вакытлыча» дип чыгарып җибәргәннәр.
Әнисе кайткач, Тәнзиләгә дә бәйләнүче булмады. Ул инде хәзер
рәхәтләнеп, урамга чыга, кибеткә бара, иптәшләре белән уйный ала иде. Ахирәтләре, дус малайлары арасында шикләнеп, ятсынып торучылар булды булуын, тик күпчелеге кабул итте, чөнки аларның да йә әтисен, йә әнисен «тегендә» алып киткәннәр иде.
Мәктәпкә баргач та, артык кырын караучы күренмәде. Сыйныфта төрле яшьтәге кешеләр иде. Хәтта яше егермегә җитеп килүчеләр дә бала-чага белән бер парта артында утыра. Тәнзилә башта аптырабрак торса да, соңыннан аңлады, яшьләре төрле булса да, боларның белем дәрәҗәләре бер чама иде. Кече яшьтәгеләр тизрәк тә үзләштерә әле, хәрефне дә тиз таныйлар, кушып
уку да җиңел бирелә. Арифметиканы инде әйтеп тә торасы юк. Тәнзиләгә уку ошый иде. Әлегә үзе белеп, аңлап җитмәгән нәрсәләргә ачкыч тапкан шикелле булды ул. Дәрестә өйрәнгәннәреннән тыш өйдәге китапларны да укыды.
Ә өйдә китаплар күп иде. Өйнең үзендә түгел инде, анда торса,
кергән кеше кызыксына, артык сораулар бирә башлый, шуннан үзенчә нәтиҗә чыгара. Әтисе шулай дип, ул китапларны сарайга, махсус бүлмә ясап, чыгарып куйган иде. Тәнзилә шунда актарынды. Ләкин аларның күбесе йә гарәп, йә латин имлясында язылган. Басу эшеннән бушаган араларында әнисе ул хәрефләрне дә танырга өйрәтте. Латин бик җиңел бирелде, хәрефләрне тану белән чатнатып укып китте кыз. Латин хәтта рус хәрефләреннән дә җиңелрәк кебек тоелды. Ә гарәп имлясы белән озак кына этләнергә туры килде. Шулай да Тәнзилә тырышты, үзләштерде.
Мәктәп аңа ничектер якын иде. Бер мәлне укытучы фамилияләрне
атый-атый сыйныфтагы берничә кешене такта алдына чыгарды. Тегеләр тезелешеп баскач, күз йөгертеп чыкты да класстагы балаларга эндәште:
– Игътибар белән карагыз менә боларга, – диде ул аналарча
кайгыртучанлык белән. – Исегездә калдырыгыз. Болар белән һәрчак сак булырга кирәк. Уйнаганда да, укыганда да, эшләгәндә дә. Боларның әти- әниләре – халык дошманы. Алар бүген йә төрмәдә, йә сөргендә. Балалары монда. Ләкин болар – халык дошманы балалары!
Кыен иде, әлбәттә. Гарьлек иде. Ләкин Тәнзилә бик игътибар итмәскә тырышты, ул инде үз язмышына беркадәр күнегеп килә иде. Өстәвенә, укытучының бу сүзе әлләни үзгәртмәде дә. Тәнәфескә чыккач, берничә кеше нәрсәдер әйтеп чеметтермәкче булган иде, өлкәнрәк яшьтәге малайлар тиз тыйды. Берсенең тешен төшереп, кулына тоттырдылар, икенчесен сүз белән урынына утырттылар. Нәрсә дип әйткәннәрен төгәл хәтерләми
инде Тәнзилә. Ничек кенә булмасын, шушы хәлдән соң мәктәп укучылары арасында аларны ирештерүче дә, читкә тибүче дә табылмады.
Әнисен генә әледән-әле кәнсәләргә чакыртып йөдәттеләр. Өйдән дә килеп алып киттеләр, басу-кырда эшләгән җирдән дә чакыртып алдылар. Кайчагында ул бик көр күңелле булып кайтты, кайчагында тыны чыккан туп шикелле, бу дөньяда хәбәре юк кебек йөрде. Гел шулай борчып торгач, кимсенгәндер дә инде. Тәнзилә алдында бик сер бирмәскә тырышса да, кыз барысын да сизеп-
тоеп торды. Аның саен власть ияләренә ачуы кабарды. Тормышы да, көнкүреше дә башкалардан берни белән аерылмаган кешегә ник шулкадәр каныгырга инде? Бер көн калдырмыйча эшкә чыга, башкалардан ким тырышмый, кайчагында уздырып та җибәрә, чөнки аның әнисе бер тотынса, рияны белми торган кеше. «Үләреңне белми эшлисең син. Бераз ял итеп ал», – ди торган иде әтисе дә. Менә шундый кешене ник бәйләнеп җәфаларга? Ярар иде урлаша белсә, табыны башкалардан муллыгы белән аерылып торса. Юк бит, әтисе киткәннән бирле такы-токы ризык белән җан асрыйлар...
Тәнзилә инде күп нәрсәләрне аңлый иде. Хакимияткә килеп, башкаларны рәнҗетеп йөрүче абзыйларның үзләре урлашканын да чамалый. Кайберләрен күргәне дә бар. Тик ул берни дә кыла алмый иде. Шулай да вак-төяк этлек эшләгән чаклары булгалады. Үзе генә дә, иптәшләрен
котыртып та.
Беренче Май бәйрәмендәге шуклыгын Тәнзилә әле дә хәтерли.

* * *

Ул көнне кәнсәләрне бизәгәннәр иде. Биек һәм киң күтәрмә култыксаларына шарлар кабартып элгәннәр, кәгазьдән ясалган төрле төстәге чылбырлар асканнар. Түбәдә, иң биек урында Сталин портреты тора, аның астындагы киң кызыл тасмага зур ак хәрефләр белән: «Да здравствует наше колхозное крестьянство!» – дип язганнар. Баскыч буенда эшләпәле, кызыл фуражкалы
абыйлар басып тора. Җитдиләр. Һәртөрле җитәкчеләр инде болар.
Авылныкылар да, район үзәгеннән килүчеләре дә бар.
Тәнзилә әнисенә сыенып баскан да җитәкчеләрне күзәтә. Хәрби
киемдәгеләргә аеруча текәлеп карый, таныш чалымнарны табарга тырыша. Әмма берсен дә танымый. Болар бөтенләй бүтән кешеләр. Тик барыбер...
Кәнсәләр каршына авыл халкы җыелган. Чаманы узмый гына
шаулашалар. Көлү тавышлары да ишетелеп-ишетелеп китә. Бераз читтәрәк Тәнзиләнең ахирәтләре көлешә. Арырак сыйныфташ малайлар гөр килә. Көлешәләр. Шулай булырга тиештер инде, бәйрәм бит, күңел күтәрә торган көн. Тик Тәнзиләнең көләсе килми. Гадәттә, тынгысыз, тыңлаусыз кыз булса да, бүген тәртипле генә басып тора. Әнисе дә аңа сәерсенеп карап
куя, елмайган була. Тәнзилә дә елмая һәм кулындагы шарларны ары-бире китереп сәламләгән хәрәкәт ясый. Баскыч мәйданчыгындагы мөнбәр артына ниндидер җитәкче менеп баса.
Тамак кырып ала. Халыкка карап, сәлам биргәндәй итеп, кулын күтәрә, әмма сәламләми:
– Тынычланыгыз, иптәшләр! – дип боера. – Тынычланыгыз.
Халык тынычлана. Теге абзый тамак кырып ала да сүз башлый:
– Хөрмәтле иптәшләр...
Кызык түгел. Уңыш җыю, мал үрчетү, партия, Сталин... Шул рәвешле әллә нинди кызыксыз сүзләр тезә. Тәнзилә хәрбиләрне өйрәнә. Юк... Болар түгел... Булмаса ни!
Җитәкче сүзен тәмамлауга алкышлар яңгырый. «Ур-ра!» – дип
кычкырган тавышлар ишетелә. Тәнзилә тирә-ягына карана. Җитәкченең сүзен ишетмәгәч, ни өчен шулай шау-шу тууын аңлый алмый. Бәйрәм булган өчендер инде.
Шул рәвешле берничә кеше трибунага менеп, кызыксыз сүзләр сөйли. Ул арада трибунага хәрби киемдәгеләрнең берсе күтәрелә. Тәнзиләнең йөрәге жу итеп куя. Тирә-ягына каранып ала да баядан бирле учында йомарлап торган вак ташларны авызына каба. Шарлары белән капларга тырышып, җиң эченнән көпшә тартып чыгара. Трибунга менгән җитәкче үзе дә кул чаба-чаба халыкны күзәтә, алкышлар тынганын көтә. Ниһаять, тынлык урнаша. Һәм хәрби киемле кеше тамагын кырып ала да көр тавыш белән сүз башлый:
– Кадерле иптәшләр! Бөек юлбашчыбыз Сталин...
Нәкъ шул вакытта ул дертләп китә. Тешенә килеп бәрелгән ташның
шакылдавы бар дөньяга ишетелгән кебек була. Ул үзе дә сизмәстән уң кулы белән авызын каплый, тешләрен капшап карый. Иренен ялый-ялый тирә- якка күз йөгертеп чыга. Шикләнерлек нәрсә күрмәгәч, сүзен дәвам итә:
– Бөек юлбашчыбыз Сталин өйрәткәнчә, без һәрвакыт...
Ул тагы дертләп китә. Бу юлы «шап» итеп, үзенең яңагына суга.
Кешеләрнең барысы да җитди. Хәтта балалар һәм үсмерләр дә аның сүзен көтеп тынып калган. Ул тагын тамагын кырып ала да теге таш килеп бәрелгәнче өлгереп калыйм дигән кебек тиз генә сүзен әйтә:
– Беренче Май белән, хөрмәтле крестьяннар! Хезмәт һәм солидарлык көне белән! Аның артыннан трибунага колхоз рәисе менә һәм бәйрәм демонстрациясенә әзерләнергә куша. Халык авыл ягына карап, рәт-рәт булып тезелеп баса. Моңарчы таратмыйча тотып торган транспарантларын күтәрәләр. Бераздан
бөтенесе бер булып, дәртле адымнар белән атлап китәләр...
Тәнзилә сөенә... Ә өйгә кайткач...
Әнисе ачулы иде. Өйгә керү белән ишекне бикләп куйды. Тәнзилә инде ятлап бетергән, димәк, җитди сөйләшү булачак, арт сабагыңны укытулары да бар. Әнисе аңа бер тын төбәлеп карап торды да хәлсез адымнар белән караватка барып утырды. Беркавым башын иеп, тын торды. Эш юктан эш булсын дигәндәй, яулыгын салып, саргылт чәчләрен сыпырып, төзәткәләп
алды. Яулыгын кабат бәйләде. Һәм Тәнзиләгә борылды:
– Кызым, кил әле...
Тәнзилә аның янына килеп басты. Әнисен хафага салуы өчен үкенеп куйды, әмма теге хәрбинең аптыраулы карашы, сүз дә әйтәлмичә төшеп китүе күңеленә дәрт өстәде. Шул кирәк аларга! Дөрес эшләде Тәнзилә. Туктамаячак әле ул, тагын әллә нәрсәләр уйлап табачак. Ә әнисе... Тиргәсен, әйдә. Кыйнасын. Таһирның әтисе кебек тал чыбыгы белән ярсын. Тәнзилә барыбер үзенекен эшләячәк. Үч алмыйча туктамаячак. Уйларыннан әнисенең йомшак тавышы бүлдерде:
– Кызым...
Тәнзилә хәтта үз колакларына ышанмады. Әнисенең тавышы шулкадәр назлы, ягымлы иде. Менә-менә тирги башлар дип торган кешегә бу көтелмәгәнчә дә, сәер дә тоелды.
– Әү, әни.
Әнисе урыныннан торып кочаклап алды да Тәнзиләнең чәчләреннән сыпырды. Аннан читкәрәк тайпылып, күзләренә текәлде:
– Синең кичерешләреңне аңлыйм, кызым... – дигәндә тавышы калтыранып китте, тик үзен тиз кулга алды. – Син кечкенә шул әле, бөтен нәрсәне дә белеп бетермисең. Без бик катлаулы чорда яшибез, балам. Бер ялгыш сүзе, бер саксыз хәрәкәте кешенең башына җитәргә мөмкин. Аңлыйсыңмы?
Тәнзилә баш какты. Елмайгандай итте. Әнисенең сүзләренә түгел, үзенең берни дә аңламаган килеш баш кагып торуына елмаясы килде. Тик әнисе җитди иде.
– Әй, бала, бала... Берни дә аңламыйсың шул әле... – дип көрсенде ул. – Аңласаң, райүзәктән килгән комиссарга көпшәдән атыр идеңмени...
– Юк, мин әни...
Тик әнисе бүлдерде:
– Тыңла, кызым. Синең шулай кылануыңны белеп калсалар, мине алып китәргә дә күп сорамаслар. Икебезне бергә алулары да бар. Бәйрәм бит бу. Монда барысы да сәясәт белән бәйле. Берни эшләмәгән кешеләрне дә яла белән юк итәләр. Ә син... Ә Сталин портретына тидерсәң?..
«Сталин? Ә бит ул да фуражкалы, ул да хәрби киемнән!» – дигән уй ялтлап китте, тик Тәнзилә берни дәшмәде. Әнисенең борчулы тавышы, сагышлы күзләре барысын да бәйләп куйды бугай. Әнисе тынып калды. Тынлык озаккарак сузылгач, Тәнзиләгә дә җан керде.
– Алар мине берничек тә күрә алмый иде, – дип чаяланды ул. – Мин барысын да алдан уйладым. Әнисе аңа бертын сынап карап торды да көрсенеп куйды:
– Ә яныңда торган кешеләр? Мин сизгәнмен икән, башкалар да сизәргә мөмкин бит.
– Алар бит үзебез кебек...
Әнисе кинәт кызның ике беләгеннән алып үзенәрәк тартты. Бертын
текәлеп торды.
– Әнә шул үзебез кебекләрдән сакланырга кирәк, – диде ул җан әрнүе белән. – Алар арасында төрлесе бар... Әтиең...
Кинәт әнисе тукталып калды да күзләрен түбән кадады. Кечкенә булса да, Тәнзилә сантый кыз түгел иде, аңлады ул әнисенең ни әйтергә теләгәнен...
«Әтиеңне дә әнә шундый бәндәләрнең яласы һәлак итте», – дип әйтмәкче булды да кызымның күңелен яраламыйм инде тагын, – дип тыелып калды.
И әни...
– Кызым.
Әнисенең тавышы катып өлгергән иде, шуңа күрә һәр сүзе катгый
яңгырады, ана сүзе генә түгел, тормыш кануны булып ишетелде.
– Гәүдәң кечкенә булса да, фикерләвең үз яшеңнән күпкә өлкән синең. Бу сөйләшүне беркайчан да онытма. Һәр сүзеңне үлчәп әйт, һәр эшеңне уйлап эшлә.

* * *

Беренче Май бәйрәмендә көпшәдән атуы да шул этлекләрнең бер төре иде. Әнисе хаклы, әлбәттә. Ул әйтмәсә дә, Тәнзилә хәзер барысын да белеп тора. Бернинди сәер адым ясарга, бер ялгыш сүз ычкындырырга ярамый. Юк кына нәрсә өчен дә кәнсәләргә чакырып сорау алулары, район үзәгенә илтеп ябып куюлары ихтимал. Хәтта беркемне дә рәнҗетергә ярамый, ул кеше синең өстән донос язарга мөмкин. Хаклымы ул, юкмы – мөһим
түгел. Исемең бер әйләнешкә кереп киттеме – бетте, сиңа тынгылык бирмәячәкләр. Әнә шулай сөйрәп йөртә-йөртә «тегендә» озатылган кешеләр дә аз булмады авылда.
Түзәргә, сабыр булырга, күнегергә тырышса да, Тәнзилә булдыра
алмады. Әлеге мохит аның һәр адымын чикли, сулышын кыса, җанын ашый иде. Хәтта авылдан чыгып китеп кенә дә котылырлык түгел, диләр, башка җирләрдә дә, хәтта зур калаларда да шундый хәлләр бара икән. Анда да кешеләр бер-берсе артыннан күзәтә, әләкли, яла яга. Әле теге, әле бу кешеләрне «кара козгын»нар алып китә. Шундый «дошман»нар белән төрмәләр тулган, диләр. Кайберләрен хәтта атып та үтерәләр икән.
Соңгы арада озакка китүчеләр бераз кимеде, әмма авыл халкына
тынгылык күрсәтмәделәр. Кеше кайда гына эшләсә дә, каршысына әледән- әле тентүчеләр төркеме чыкты. Дүрт-биш кешедән торган бу төркем эштән кайтучыларның бөтен җирен капшап, ашлык, сөт эзләде. Бер уч кына бодай тапсалар да, «карак»ларны төрмәгә озаттылар. Күпкә түгел, унбиш көнгә яки берничә айга. Әмма өендә чирле ата-анасы яки кечкенә баласы булган кешеләргә шул ара да җитә иде. Кайтуларына аларны ачлыктан үлүчеләр, чиргә уралучылар көтеп торды. Кайгы көтте. Кеше гомере гади генә иде – бер кайгыдан икенче кайгыга, бер газаптан икенче газапка.
Тәнзиләнең менә шушындый кысалардан, котны очырырлык кырыслыктан әрнегән күңеле нәрсәдер көтте. Унөч кенә яшьтә булса да, аның инде тормыш тәҗрибәсе дә, күргән-кичергәннәре дә җитәрлек иде.
Уйлану сәләтен дә, фикер йөртү мөмкинлеген дә Ходай аңа кызганмаган. Барысын да күреп торгач, ул һәр почмактан яңгыраган дәртле авазларга да, багана саен эленгән лозунгларга да сак карады. Һәм көтте. Адәм рухын талау ничә еллар буена бертуктаусыз дәвам итәргә тиеш түгел, нәрсәдер
булырга, нидер үзгәрергә тиеш.
Һәм үзгәрде... Җәйге аяз көннәрнең берсендә авыл буйлап хәбәр таралды. Бу хәбәр яшен тизлеге белән телдән телгә күчте, кемнәрнедер еларга мәҗбүр итте, кемнәрнедер пошаманга салды, кемнәргәдер дәрт өстәде. Бу хәбәрне ишеткәч, Тәнзилә шатланды, димәк, нәрсәдер үзгәрәчәк. Әлеге тынчу тормышка саф җил бәреп керәчәк һәм барысын да бүтән төрле итәчәк. Бу хәбәр дөньяны коткаруның иң беренче, иң мөһим адымы шикелле тоелды. Ә
хәбәр котылгысыз бер дулкын булып, телдән телгә, күңелдән күңелгә күчте:
– Сугыш чыккан...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: