Кайту (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

8

Пары бөркелеп торган бәрәңгене катык белән сыпыртып куйгач,
кызның кәефе күтәрелеп китте. Өй җылы, хуҗалары ягымлы, дөнья матур иде. Ул үз башыннан кичкәннәрне сөйләп бирде. Әйбәт итеп сөйләргә тырышты, берсен дә төшереп калдырмыйча. Хәтта бабай да: «Телгә оста, шилма кыз», – дип башын чайкап куйды, ә карчык кеткелдәп, аркасыннан какты:
– Тамагың туйгач, бераз йоклап алырсың, балам, – диде ул. – Төне буе кайткансың бит, арыгансыңдыр.
Кыз чынлап та арыган иде. Әмма күңеле авылга ашкынды. Анда йә әнисе, йә әтисе кайткандыр да Тәнзиләне эзләп йөриләрдер, табалмагач, борчылалардыр кебек тоелды.
– Юк, арымадым. – Ул шат булырга тырышты. – Авылга кайтам.
– Башта ял ит, кызым. – Карчык аналарча хәстәрлек белән кызның
аркасыннан сөйде: – Аннары кайтырсың. Йә бабаң илтеп куяр. Без бит сине мәҗбүриләп тотмыйбыз.
– Юк...
Кыз нәрсәдер әйтмәкче булган иде, бабайның дәһшәтле тавышы
бүлдерде:
– Мәҗбүриләп тотабыз, карчык. Кайтармыйбыз.
Әбинең һәм кызның сәерсенүле карашын күреп, тавышын йомшарта төште:
– Анда куркыныч сиңа хәзер, кызым. Өең тирәсендә көтеп торулары бар. Алай итмәсәләр, күрше-күләнгә, авылдашларыңа әйтеп куярлар. Күренү белән тиешле җиргә хәбәр салырлар да килеп алып китәрләр. Куркыныч сиңа анда кайту.
Тәнзилә дәшмәде. Бабайның сүзләрендә хаклык бар иде. Әнә бит, теге малайны да... Детприёмниктан качып, район үзәгеннән җәяүләп кайткан да өйләренә кереп, су эчеп тә чыга алмаган, капка төбеннән алып киткәннәр...
Бабай тулысынча хаклы иде.
Әмма Тәнзиләнең үзе генә белгән яшерен урыны бар. Әтисе күрсәткән иде бер мәлне. Авыл янындагы урман эчендә ул. Читтән карасаң да, янына килеп бассаң да, берни сизәрлек түгел.
Бу бик борынгы корылма нәселдән нәселгә күчкән. Заманында нәрсә өчен хезмәт иткәндер, ә Тәнзиләнең бабасы анда умарта саклаган. Монда хәтта салкын кышларда да умарта кортлары өшемәслек җылылык тора икән. Стеналары эре-эре ташлардан өелгән бу йорт әкиятләрдәге мәмерҗәне, тау куышлыгын хәтерләтә. Үзенә күрә, бүлмәләре дә бар. Бер бүлмәдә корыган утын да җыеп куелган. Мичкәләр белән су утыра. Дөньялар болганган чакта
Тәнзиләнең бабасы ашлыгын, кадерле мөлкәтен шушында яшергән. Кирәк чакларда үзе дә гаиләсе белән шушында яшәгән.
Тәнзиләгә боларны әтисе сөйләгән иде. Берничә тапкыр ияртеп алып барып: «Юлны онытма, кызым. Дөнья бик тыныч түгел, артык дулап китсә, шушында яклау табарсың», – дип кисәтеп тә куйган иде. Кыз, әлбәттә, барысын да аңлап җитмәде ул чакта. Шулай да борынгыдан калган җир асты дөньясы күңелен арбап торды, уйланырга мәҗбүр итте, хыялларын кузгатып җибәрде. Бу урынның серлелеге дә, борынгы булуы да ниндидер тылсымга ия сыман иде. Ташларына гына кагылсаң да, үткәннәргә кулың
тигәндәй тоела бит! Тәнзилә аны шулай атады да: «Тылсымлы йорт».
– Кызым...
Әби белән бабай аңа текәлеп карап торалар иде. Тәнзилә бераз
уңайсызланып калды. Бер таныш түгел кешеләрнең аны кайгыртулары чиксез рәхәтлек булып, күңелен тутырды. Ләкин өйгә кайту теләге дә көчле иде. Бәлки, әнисен дә чыгарганнардыр. Бәлки, әтисен... Ә ул өйгә туры кайтмас, тылсымлы йортка барыр да төн җиткәч кенә, үзләренең өен тикшереп килер...
– Монда кал син, – диде бабай. – Көтеп-күзәтеп торучылар да кеше, алар да ялкырлар, таралышырлар. Шау-шу бераз басылгач кайтырсың.– Әйе, тамагың да тук булыр, – дип өстәде карчык. – Хәвеф-хәтәр дә янамас.
Менә кызык инде: өлкәннәрнең хаклы икәнен, сүзләре дөрес икәнен
аңлап торасың, ә барыбер үзең теләгәнчә эшлисе, үзеңә язган тырмага басып карыйсы килә. Тәнзилә дә шундыйрак хәлдә иде. Акылы белән ул өйдә беркем дә көтеп тормавын, әтисе дә, әнисе дә тиз генә кайтмаячагын чамалый, ашкынуының ахмаклык икәнен аңлый, ә күңеле барыбер авылга әйди, күңеле могҗиза көтә.
Шулай да тамагы туеп, тәненә җылы кергәч, Тәнзилә изрәп, йокымсырап китүен тойды. Күңеле ничек кенә ашкынмасын, тәннең буйсынасы килмәде, аяк-кулларына таш аскандай, хәтта урыныннан кузгалырлык та хәле юк сыман иде. Моны сизгән карчык:
– Балам, әйдә, башта бераз черем итеп ал, – дип, урын җәеп бирде. – Ял ит башта, соңыннан күз күрер.
Тәнзиләнең бүтән чарасы юк иде бугай. Калырга туры килер. Юк, алай гына түгел. Калырга кирәк. Күңеле ничек кенә теленмәсен, акыл белән эш йөртергә тиеш. Теләкләре артыннан ияреп йөри торган сабый чагы үткән.
Әти-әнисеннән аерган мизгелдә аны балалыктан да аердылар. Ул хәзер беркемгә дә кирәкми һәм үз көнен үзе күрергә тиеш. Ә моның өчен акыл, саклык, сабырлык сорала. Һәр адымыңны үлчәп басу, һәр сүзеңне чамалап әйтү. Ул хәзер сабый да, бала да, кызчык та түгел, ә унөч яшьлек кеше иде.
Тәнзилә уйларына бирелеп торган арада карчык сөлге китереп тоттырды:
– Кызым, башта менә монда юынып ал, тәнең җиңеләеп калыр.
Кыз әби күрсәткәнчә, кәбәртке арасындагы тагаракта юынып чыкты да урынга барып ятты. Җылы урын шулкадәр рәхәт, әниләр куены сыман иде. Ул ләззәтләнеп, күзләрен йомды. Күзләрен йомгач, ләззәт икеләтә көчәйде. Кызның иреннәренә татлы елмаю кунды. Ул бөтенләй бүтән дөньяга күчкәндәй булды, бу дөнья чынбарлыкка караганда мең мәртәбә яктырак та, татлырак та
иде.
Күпме вакыт үткәндер, Тәнзилә ярымпышылдашып сөйләшкән тавышка уянып китте. Үзенең кайда икәнлеген аңларга тырышып, тирә-ягына күз салды. Таныш урын түгел иде. Хәтере акрынлап кына кайтты һәм барысын да үз урынына куйды. Сөйләшүчеләр әби белән бабай иде. Тәнзилә күзләрен ачмый гына аларның сүзен тыңлап ятты. Сүз аның турында иде.
– И бабай, әллә китсен генәме соң бу бала... Аны сыендырганны белеп калсалар, үзебезне дә илтеп тыгачаклар бит.
Бабай тирән көрсенде:
– Алып киттеләр бит инде.
– Улларыбыз исән булса, бәлки, безнең дә шундый оныгыбыз булыр иде. – Карчыкның тавышы калтыранды. – Каһәр генә суксын инде бу кызылларны. Властька килгән көннәреннән алып, кан кою да зар елату.
Бабайның тавышы шулкадәр йомшак, назлы иде:
– Сабыр итик, карчык. Бар да уза...
Тәнзилә барысын да аңлап бетермәде, әмма бу сөйләшүнең гади
түгеллеген чамалады. Җентекләп уйланырга, барысын аңларга тырышып ята торгач, тагын йокымсырап киткән иде. Бу юлы өйдәге ыгы-зыгы уятты. Дөресрәге, әбинең коты очып кычкырып җибәрүе:

 – Бабай, дим, кил әле. Тикшерү йөри бугай. Безгә табан киләләр.
– Ах, едрит-кудрит... – дип куйды бабай. – Карчык, кер элгечен җый. Кызның киемнәрен дә, аяк савытын да яшер. Безгә керәләр бугай.
– Юк, бабай, күршеләргә...
– Өй буенча йөриләр, едрит-кудрит, әйткәнне тыңла. – Һәм ул Тәнзилә янына килде. – Тор, кызым. Тикшерү йөри, мин сине нигез буена, сайгак астына салам. Тыныңны да чыгарма.
Һәм ул кызны урыныннан кубарып алып, идәнгә җәелгән иске шинельгә төрде дә күтәреп алып китте. Нигез буеның сайгагы ачык иде.
– Син мине аңладыңмы? – Карт аның аякларын шинель итәге белән каплады, сулыш алырга җиңел булсын дип, йөзен ачып куйды. – Алар тиздән китәләр. Түз. Һәм ул елмайгандай итеп, күз кысты да сайгакны каплап кадаклады. «Әле генә җылы караватта рәхәтләнеп ята идем, – дип уйлады Тәнзилә. – Хәзер менә караңгы базда.» Монда бераз салкынча, тычкан сидеге исе килә. Тик
нишлисең... Өстә карт белән карчык зык кубып, нәрсәләрнедер яшерделәр, нәрсәләрнедер күчерделәр. Шуннан тынып калдылар.
– Ярый, Аллага тапшырдык, – диде карт. – Тыныч булырга тырыш, карчык. Гадәттәгечә бул.
– Керәләр, – дип пышылдады әби. – Дошманнарның күзен капла,
Илаһым!
Бераздан нык итеп тукылдаттылар һәм өй ишеге ачылган тавыш ишетелде. Лап-лоп атлап, берничә кеше керде. Икәүме, әллә өчәүме – Тәнзилә аера алмады. Берсе алгы якта калды бугай, берсе түргә узып, бүлмәне әйләнеп чыкты, Тәнзилә яткан сайгакка да басып узды. Нәрсәләрнедер кузгатты, күчерде, ачып карады. Бераздан алгы якта дәһшәтле тавыш ишетелде:
– Таң алдыннан сезгә ниндидер кыз кергәнен күргәннәр. Кайда ул?
– Юк монда бернинди кыз да, – диде бабай салкын тавыш белән. – Кем күргән, шул кереп карасын, едрит-кудрит.
– Унөч яшьләр тирәсендә. – Монысы бүтән тавыш иде, бераз ягымлырак.
– Такыр башлы.
Тәнзилә бу сүзләрне ишетүгә дертләп китте, җиргә үк сеңәргә тырышты. Тавыш кына чыгармаска кирәк. Үч иткәндәй, мондый чакта ниндидер хәрәкәт ясыйсы килә. Өстәвенә, бөтен тәнен кычыту алды. Авыртуга түзеп була, кычытуга түзәр хәл юк. Кашыйсы килә. Әмма ул сулышын да саклык белән генә алды. Йөрәк дөп-дөп тибә. Аны бөтенесе дә ишетәдер шикелле
тоела. Бу үзе үк күңелгә шом өсти, тик йөрәк тибешен ничек тыясың?
Бабайның тавышы айнытып җибәрде. Бу юлы ул салкын да, ачулы да түгел, хәтта бераз шаянрак та иде бугай:
– Әллә мин сантыймы монда теләсә-нинди чирле-чорлы, бетле
берәдәкләрне җыеп ятырга?!.
Бу Тәнзиләне беркадәр тынычландырды, әмма теге дәһшәтле тавыш сүзне бөтенләй бүтән якка борып җибәрде:
– Әле син үзеңне акыл иясенә чутлыйсыңмы? Акыллы кеше куркыныч була ул.
– Әйт, яшермә, – дип кушылды теге ягымлы тавыш, – алдашуыңны сизсәк, ни көткәнен үзең дә беләсең бит. Дөньяң җитеш, хатының менә дигән. Ниндидер бер йолкыш өчен шуларны как сәкегә алыштырырга телисеңме әллә?
Беркадәр вакытка тынлык урнашты. Кинәт дәһшәтле тавыш көчле итеп кычкырып җибәрде:
– Кайда ул кыз?
Моны ишетүгә Тәнзилә үрә сикергәндәй булды. Бар дөньясын курку алды. Ул үзе өстендәге сайгакка бәрелгәндер дә бик каты тавыш чыгаргандыр, хәзер аның кайда икәнлеген барысы да беләдер кебек тоелды. Бер мизгелгә тынлык урнашты. Бу мизгел мәңге бетмәс кебек озын иде. Ниһаять, бабай телгә килде.
– Кычкырма син алай, – диде ул, җанны өшетерлек итеп. – Мине
куркыталмыйсың, ә карчыкның, әнә, йөрәгендә чир бар. Әбиләр үтереп йөрмисездер бит?
– Фамилия? – Тавыш дәһшәтле, әмма бу юлы тынычрак иде. – Исемең?
Бабай дәшмәде. Өченче тавыш телгә килде. Димәк, тикшереп йөрүчеләр өчтән дә ким түгел. Өченче тавыш беркадәр ялагайрак иде:
– Богданов Фәрит. 57 яшь.
– Ярый, Богданов. – Дәһшәтле тавышта астыртын тантана чалымнары сизелеп калды. – Без синең белән аерым сөйләшербез әле.
Бераздан аның боерыгы яңгырады:
– Тентегез! Астын өскә китерегез. Бер җирне дә калдырмагыз. Кызны табыгыз.
Бу сүзләрне ишетүгә Тәнзиләнең йөрәге жу итте. Ул ярсып типте дә
чәрдәкләнеп очты һәм эреп агарга тотынды. Шундый халәттә иде. Бигрәк тә «астын өскә китерегез» дигәне куркытты. Базны өскә күтәрерләр дә кызны күреп тартып чыгарырлар кебек тоелды. Ә аннан соң... Аннан соң нәрсә көткәнен күз алдына китерү дә авыр иде.
Тентүчеләр дөбер-шатыр килде. Нәрсәләрдер күчте, нәрсәләрдер ауды, ватылды... Бу озак дәвам итте. Өй артык зур булмаса да, озак маташтылар. Бер генә тишек-тошыкны да, бер генә почмакны да калдырмадылар бугай. Берсе хәтта базга да төшеп карады. Нәрсәләрнедер селкетте, аударды, төрткәләде. Тәнзилә ул якка карамаска, тавышларны ишетмәскә тырышты. Хәтта сулыш та алмады. Сулыш алса, калтырана башлар, теше-тешкә тиеп
челтерәр, йә булмаса, куркуыннан үзе үк кычкырып җибәрер кебек иде. Күзләрен йомды да тешләрен кысып тынып калды. Бәхеткә, базга төшүче озак маташмады. Озакласа да, ул Тәнзиләне күрә алмас иде, әлбәттә. Нигез буе баздан күренми. Бабай моны нәрсәдер яшерер өчен махсус эшләгән, ахрысы. Тәнзиләнең әтисе дә өй базына әллә ничә төрле яшерен урыннар, кереп-чыгып йөрү юллары ясап бетергән иде. Белмәгән кеше аларны берничек тә таба алмый. Әмма кызның түземлеге бетеп, ниндидер хәрәкәт
ясавы, аваз салуы бар – шунысы куркыныч иде. Баз капкачы ябылды.
Озакламый тавышлар да тынып калды. Бераздан карчыкның:
– Алланың ачы каргышы төшсен сезгә! – дип әрнүе ишетелде.

* * *

Баздан чыгу белән Тәнзилә юлга җыена башлады. Өлкәннәрнең сораулы карашына ул:
– Китәм, – дип кистерде.

– Кал, кызым, хәзер бүтән килмәсләр инде, – диде карчык. – Авылыңа кайту да куркыныч бит.
– Юк, монда калсам, сезне алып китәчәкләр.
Бу сүзне ишетүгә карт белән карчык телсез калып, бер-берсенә
караштылар.
– Әй, кызыкаем... – дип өзгәләнде карчык. – Өлкәннәрдә булмаган
акыллар бар бит синдә.
– Шундый баланы эзәрлеклиләр бит! – дип ярсыды бабай. – Бер ипкә киләме бу Совет власте, юкмы, ә?
Тәнзилә алай дип әйтергә теләмәгән иде. Тик хисләре үзеннән-үзе
сыгылып чыкты. Бу яшәүнең бөтен матурлыгын тартып алган тормышка рәнҗүе дә, үз-үзенә ышаныч өстәргә тырышуы да иде бугай. Тавышында ниндидер якты өмет тә, ачы күз яшьләре дә чагылып китте:
– Мин бала түгел.
Бу сүздән бер мизгелгә барысы да тынып калды. Кызның сүзләре дә, тавышы да, кыяфәте дә сәер, балалык дигән матур дөньяга сыя торган түгел иде. Ул: «Балалык болай була алмый, болай булырга тиеш түгел!» – дигән фикерне дәлилләү өчен махсус җибәрелгән сыман иде. Әмма бу балалык иде... Тәнзиләнең балалыгы. Ә урамда ачы тормыш көтә. Аны балачактан
сөйрәп алып, унөч яшьлек кеше иткән тормыш.
– Тукта инде, кызым... – Карчык кабаланып өстәл әзерләргә кереште. – Тамагыңны туйдырып кит. Бабай, син берәр янчык алып кер, юлына биреп җибәрик. Аның бит көтеп торучысы юк.
Уңайсыз тоелса да, Тәнзилә барысына да ризалашты. Ашарга пешкәнне дә көтте, аркага асмалы янчыкка салынган ризыкларны да алды. Ашамлык беркайчан да комачауламый. Ә аны көткән бердәнбер нәрсә билгесезлек иде.
Әти-әнисе кочагында матур гына үсеп килгән кыз баланың язмышы кыска гына вакыт эчендә унөч яшьлек кешенең билгесезлек белән көрәшенә әйләнде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: