Кайту (дәвамы)

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

5

«Мин тиздән кайтып җитәрмен», – дип китсә дә, әтисе кайтмады.
Әнисенең өзгәләнүләренә караганда, ул көн тиз генә килер сыман түгел. Хәер, аның кемнәр кулына эләгүен Тәнзилә үзе дә күрде бит. Авылдан чыкканчы ук кыйный башлаганнар икән, үз ояларына алып кайткач, бернидән дә тайчынып тормыйлар инде. Боларны уйласаң, шулкадәр кыен була, тамакка төер, күзгә яшь тыгыла. Үзеңне бөтен галәмдә ялгыз, яклаучысыз калгандай хис итәсең.
Хәер, ялгызлык хистә генә түгел иде. Тәнзиләнең ахирәтләре дә бераз читләшә башлады. Әтисе китеп, бөтен эш үзләренә өелеп калгач, кызның буш вакыты бик булмады да. Сирәк-саяк уйнарга чыккан чакларында, ул килеп, бераз торуга ахирәтләре ниндидер сәбәпләр табып, таралышып бетә икән бит.
Кызның әле моңа игътибар иткәне юк иде. Бер мәлне әнисе зарланып алды:
– И кызым... Икебез генә калдык хәзер... – диде ул, Тәнзиләнең
чәчләреннән сыйпап. – Ахирәтләрнең дә килгәне юк, күршеләр дә керми башлады. Үзем керсәм дә йөзләрен читкә боралар.
Менә шунда игътибар итте Тәнзилә. Аның ахирәтләре дә гел йөзләрен читкә бора икән лә. Үзе аларны эзләп, өйләренә барган чакларда да әниләре тизрәк озатып җибәрергә ашыга:
– Эше күп әле, уенга чыга алмый, бар өеңә кайт, – диләр.
Барсына да Тәнзиләнең әтисен алып китүләре сәбәпче икән. Әллә
аралашырга куркалар, әллә чынлап та дошман гаиләсе дип уйлыйлар. Алай да, болай да булырга мөмкин. Өстәвенә, әнисен көн аралаш диярлек кәнсәләргә чакыртып, сорау алалар. Сиздермәскә тырышса да, ул аннан хәлсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп кайта. Ничек кенә булмасын, ялгызлык чынбарлыкта иде...
Ә беркөнне ишекне тибеп ачып, өч кеше килеп керде. Күн курткадан булсалар да, әтисен алып киткән кешеләр төркеменнән иде болар. Берсе әнисенең исем-фамилиясен сорады. Бу Тәнзиләгә хәтта кызык тоелды, кайда икәнен белеп килгән бит инде, нәрсәсен сорап торырга? Тик ул елмая алмады. Килүчеләр усал, катгый иде. Берсе шундук:
– Нәрсә белән шөгыльләнәсез? Советка каршы эшлисезме? – дип, өйне әйләнеп чыкты.
– Гомердә дә каршы булганыбыз юк, – дип акланды әнисе. – Алла
сакласын...
– Алла сакламый, – дип кистерде килүче. – Ә сез Аллага ышанасызмы?
Әнисе ни әйтергә белми төртелеп калды. Тик килүче катгый иде:
– Аллага ышанасызмы?
Тәнзилә әнисенең Аллага ышануын, кеше-кара күрмәгән чакларда
дога укуын белә иде. Шул ук вакытта ул күн курткалы бәндәләрнең дога укыган кешеләрне яратмаганлыгын да аңлый. «Алла сакласын», – дип, юкка ычкындырды әнисе. Болар алдында алай ярамый иде. Хәзер, әнә, ни әйтергә белми аптырап тора.

– Ышанасыңмы Аллага? – дип җикерде килүче.
Әнисе дәшмәде.
– Ярый, без әле бу хакта иркенләп сөйләшербез, – дип ысылдады да иптәшләренә борылды:

– Тентегез, бер нәрсәне дә читтә калдырмагыз!
Тентүчеләр өйнең астын-өскә китерде. Әтисенең киемнәрен, әнисенең күлмәклек ситсыларын, өйдәге китапларны, арурак савыт-сабаларны капчыкларга тутырып алып чыгып киттеләр. Әнисе:
– Тимәгез. Совет властена савыт-саба да дошман түгелдер бит, – диюенә килүчеләрнең башлыгы көлеп кенә җавап бирде:
– Ха-ха-ха! – Һәм ул җитди, кырыс, усал, котсыз кыяфәткә керә барды да әнисенең каршысына, терәлә язып ук килеп басты:
– Тиздән сезгә боларның берсе дә кирәкмәячәк, – дип ысылдады.
Әнисе бүтән сүз әйтмәде. Бары тик тентүчеләр киткәч кенә исәңгерәп калган шикелле караватка килеп утырды да кычкырып елап җибәрде.
Тентүдән соң берничә көн үтүгә, әнисе эштән исерек абыйлар шикелле алпан-тилпән атлап кайтып керде. Аны күрүгә Тәнзилә куркып китте. Йөзе шиңгән бәрәңге шикелле җыерылып, төссезләнеп калган. Иреннәре күгәргән. Күзләрендә – бушлык. Алар сиңа карыйлар һәм бернәрсә дә күрмиләрдер сыман. Пыяла шикелле. Куллары җиңелчә дерелди.
– Әни, – дип кочаклап алды аны кыз. – Әни... Нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә?
Әнисе караватка барып утырды да билгесезлеккә төбәлеп, тын калды. Шул килеш озак утырды. Кызы ничек кенә өзгәләнсә дә, берни дип тә җавап бирмәде. Кымшанып та карамады. Байтак утыргач битараф тавыш белән:
– Эштән кудылар, – дип куйды. – Боҗра кысыла, кызым.
Тәнзилә ул төндә үзәк өзгеч тавышка уянып китте. Кайдан ишетелә икән дип, беркавым тыңлап ятты. Әнисе иде бу. Кыз шәмгә ут алды да карават янына килде. Әнисе капланып яткан да сулкылдый:
– И, Ходаем, никләргә шулкадәр җәзалыйсың? Үзебезне кырау кебек кырдың инде. Ичмасам, баламны бәхетле ит...
Тәнзилә сак кына башыннан сыйпады:
– Әни...
Әнисе аны ишетмәде.
– Әни! – Кыз катырак эндәште.
Әнисе җавап бирмәде, бары тик елавыннан туктап, чалкан әйләнеп ятты да еш-еш сулый, ыңгыраша башлады. Кыз аңа эндәшергә дип, авызын ачкан җиреннән катып калды. Әнисенең күзләре йомык, ябык керфекләре арасыннан яшь саркыла. Тәнзилә башта берни аңламыйча торды, аңлагач үзенең дә күзләренә яшь өркелде. Ул төшендә елый иде.
Сиздермәскә тырышса да, әнисе күз алдында кечерәеп, төссезләнеп калды. Өйдәге эшләргә дә кулы бармады, эшләсә дә, элеккедәй дәртләнеп түгел, ә кирәк булган өчен генә эшләде. Ашауга да исе китмәде. Бары тик Тәнзиләгә генә игътибары артты, иркәләде, назлады. Бер дә юктан гына кочаклап алды, чәчләреннән сыйпады. Тәмлерәк ризык булса, кызын сыйларга тырышты. Ара-тирә моңланып, җырлады. Кызга гаҗәп тоелды,
моңа кадәр әнисенең җырлавын ишеткәне юк иде бугай. Һәрхәлдә, ул аны шундый матур тавышлыдыр дип башына да китерми иде. 

Ә бер төндә ишек шакыдылар. Алар лампага ут алдылар да бер мәлгә тынып калдылар. Ишек кагу тагын кабатланды. Тагын... Торган саен ул катырак, түземсезрәк булып ишетелде. Тәнзиләнең башында шатлыклы уй ялтлап китте: «Әти кайтты!» Моңа куәт биреп, тышта ирләр тавышы ишетелде. Сүзе аңлашылмады, тик ирләр тавышы икәне билгеле иде. Тәнзилә сикереп торып, ишеккә ташланды. Калтыранган куллары белән келәне ычкындырды. Ишектә күренгән ир-атны ул кочаклап алырга әзер иде. Әти!..
Ләкин ишектән узган ир-ат аны пырдымсыз гына читкә этәрде дә өйгә үтте. Аның артыннан тагын ике ир иярде. Болар да кызга илтифат күрсәтеп тормадылар.
– Нигә ачмыйсыз? – дигән тавыш өй эченнән килде. – Ни белән
шөгыльләнәсез?
– Йоклый идек, – диде әнисе.
– Җыеныгыз! – дип боерды алдан кергән ир. – Вакыт җитте.
Бу сүздән әнисе бераз аптырап калды. Әле анда, әле монда барып
тотынды. Шул рәвешле бераз тинтерәгәч, ашыга-ашыга киенә башлады.
– Туктале, барысы да әзер иде бит... Төенчегем кайда иде соң әле?.. – дип пышылдады үзе.
– Баланы да әзерләгез! – дип боерды ир.
Күрер күзгә кечкенә булып тоелса да, Тәнзилә инде бала түгел иде. Ул хәзер күп нәрсәләрне аңлый, күпне белә. Шуңа әнисенең әйтүен көтеп тормыйча, үзе киенә башлады.
– Җылырак киенегез, – диде керүчеләрнең берсе. – Алмаш киемнәр дә алыгыз.
– Әзерләп куйдым барысын да... – Әнисенең тавышы аклангандайрак чыкты. – Менә монда аз гына икмәк калган иде, аны да алсам ярыймы?
Керүчеләрнең берсе баш какты.
– Ярый, алыгыз. Баланы хәзер үк ашатсагыз да була.
Әнисе нәрсәнедер исенә төшергәндәй:
– Ә... әйе шул... – дип, Тәнзиләгә икмәк сузды.
Кызның тамагы ач иде. Соңгы вакытта ризык ягы начарайды. Әтисен алып киткәннән бирле туйганчы ашаганы юк. Әмма тамагыннан ризык үтмәде. Әлеге кешеләрнең төн уртасында килеп, каядыр алып китәргә маташулары барысын да оныттырды.
– Әни, кая барабыз?
Әнисе аның аркасыннан какты:
– Белмим әле, кызым... Син аша, аша...
Тәнзилә кулындагы икмәкнең яртысын әнисенә бүлеп бирде.
– Син дә. Әйдә, икәү ашыйбыз.
Әнисе аңа беркадәр кызыгып карап торды да икмәкне алып капты.
– Тиз булыгыз! – дип ашыктырды башлыклары. – Таңга кадәр ашарга уйладыгызмы әллә?
Капка алдында ике машина тора иде. Әнисе арттагы «Эмка»га атлады.
Ишек тоткасына үрелүгә кырыс тавыш ишетелде:
– Баланы калдыр! Кая барасың?
Моны ишетүгә Тәнзилә әнисенә ныграк сыенды. Әнисе дә аны кысып кочаклады.

– Аермагыз безне! Кечкенә бит әле ул! – Әнисенең тавышы җебек иде, күз яшьләренә чыланган шикелле. – Кызым!
– Әни! Тимәгез минем әнигә!
Әнисе аның битләреннән котырынып үбәргә тотынды, үзе туктаусыз:
– Кызым, балакаем... Бердәнберем минем... – дип пышылдады.
Кинәт көчле куллар Тәнзиләне әнисе куеныннан йолкып алды да каядыр алып китте. Кыз чәбәләнде, кычкырды, үзен эләктергән кулларны тешләргә тырышты. Тик берни дә үзгәрмәде. Бары тик әнисенең җан өзгеч тавышы гына ишетелде:
– Кызым! Балакаем!
– Әни! Әнием! – дип өзгәләнде Тәнзилә дә. – Әтием, кайт! Коткар безне!
– Кызым...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: