Кайту (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

2

Авыл белән идарә итүче өч кеше бар. Колхоз рәисе, читауат һәм бригадир. Читауат кергән-чыккан акчаларны чутлап, кәнсәләрдә утыра. Рәис эрерәк мәсьәләләр буенча эшли һәм кешеләр арасында бик еш булмый. Халык белән иңгә-иң эшләүче кеше – бригадир. Качкының бригадиры – Барый Борһанов, Герман сугышында аягын имгәтеп кайткан илле яшьләр тирәсендәге ир.
Халык аны үзе артында Барбос дип йөртә. Ул таң тишеге белән авылның бер очында пәйда була да капка саен туктап сүгенергә тотына:
– Эт ялкаулары! Кояш әллә кайчан калыкты бит инде, ә сез әле иртәнге ашны да ашамагансыз. Нәрсә, коммунизм килгәнен көтеп ятасызмыни, аңгыра сарыклар? Үзе генә килми ул, аны яулап алалар. Җыен беткән баш. Нигә кичә башлаган эшегезне бетереп кайтмадыгыз? Бүген төшкә кадәр эшләп бетерегез. Үзем барып тикшерәм. Төшкә кадәр бетмәсә, начар эшләнгән булса, труддин дә юк сезгә, икмәк тә юк. Эшләмисез икән, ашамыйсыз. Аңладыгызмы? Ярты сәгатьтән шунда булмыйсыз икән, кичәге
труддинегезне дә сызып ташлыйм, анагызны сатыйм нәрсәләр.
Шуннан ул икенче йортка күчә. Кереп, ишекләрен дөбердәтә, үзе
кычкыра:
– Нәрсә, көпә-көндез ишек элеп утырасыз? Төрмәдәге кебек. Төрмәне сагынсагыз, хәзер чакыртам кирәкле кешеләрен. Ачыгыз ишегегезне! Кем бара бүген сезнең өчен колхоз эшенә? Кара син аны, киенмәгәннәр дә бит, ялкау тәреләр. Дөньяның бөтен ялкауларын җыеп, урман эчендәге үләт базына илтеп ташлыйсы гына калды хәзер. Эшкә чыга беләсезме сез, эт җаннар? Или сезнең өчен аксак аягым белән мин селкенеп йөримме?
Тиз, басуга менегез. Чүп утарга кирәк. Чүпнең иң уңган җирен сезнең өчен калдырдым, тәмуг кисәүләре. Бүген кичкә эшләп чыксагыз, икеләтә труддин язам, булдыра алмасагыз – дүртләтә кисәм.
Хуҗаларны шулай аякка бастырып, эш кушкач, чираттагы йортка күчә. Авызындагын эт җыярлык түгел. Тик беркем дә каршы төшми, аркылы сүз әйтми. Җыеналар да эшкә чыгып китәләр. Чөнки Барбос кабахәт телле булса да, яхшы күңелле кеше. Халыкны колхоз рәисеннән дә, районнан килгән түрәләрдән дә рәнҗеттермәскә тырыша. Гаебе булганнарны да яклап калырга җай эзли. 

Бер мәлне үрге оч Зәйнәп апа бер уч бодай урлап тотылгач та, шушы Барбос төрмәдән алып калды.
– Гаебе юк аның. Мин алырга рөхсәт иттем, – диде ул районнан килгән түрәгә. – Әнкәсе үлем хәлендә, берсеннән-берсе кечкенә биш баласы бар. Ачыгалар. Күрәләтә үтерергәмени аларны? Мин дөрес эшләвемә шикләнмим. – Икенче көнне Зәйнәп планын икеләтә арттырып үтәде.
– Дәүләт милкен үз белдегегез белән таратырга сезнең хакыгыз юк, – дип, каршы төште район түрәсе. – Сезгә андый хокук бирелмәгән.
Барбосның моңа исе дә китмәде:
– Бу дәүләт милке түгел, – диде ул корыч тавыш белән. – Бу аның
труддингә бирелә торган икмәге хисабына.
Авыл халкының Барбос яклы икәнен сизенгән район түрәсе сүз озайтып тормады, юл куярга булды. Шул хакта әйткәч, халык та аны алкышлады. Ә Барбос «труддин икмәге хисабына» дип, болай гына әйтә инде, алып калмый, аның ише нәрсәләр белән вакланып тормый. Шуңа аны санга сугалар, нинди начар сүзләр белән генә сүксә дә, карышмыйлар, ул әйткәнне тыңлыйлар иде. Район түрәләре дә артыгын бәйләнми, чөнки колхозның
күрсәткечләре яхшы. Ә Барбос көн саен кояш чыгар-чыкмастан авыл очында пәйда була. Һәм авыл халкын уятып эшкә җибәрә. Аннан соң үзе дә басу-кырларга, көтүлекләргә барып, эшчеләренең хәл-әхвәлен белешә, проблемалары булса – хәл итә, тәртип бозсалар, эт итеп сүгеп китә. Ләкин сугыш башланганның икенче көнендә Барбос таң тишеге белән күренмәде, авыл көтүе киткәч кенә пәйда булды. Анда да өй ишеген кагып, аты-юлы белән сүгенеп, гомер үткәрмәде. Бүген ул бик тәртипле, итагатьле
иде. Хәтта кешеләрдән беркадәр кыенсынган, үзен гаепле сизгән кебек тә тоелды. Сак кына ишекләрне какты да хуҗа чыккач:
– Исән-саулармысыз, туганнар! – дип, күзләрен яшерде. – Сезнең өйдә арысландай ирләр бар бит. Бүген сәгать тугызга юл биштәрләрегезне әзерләп, кәнсәләр янына җыелырга кирәк булыр. Хәрби комиссариаттан киләләр. Ашыгыч мобилизация игълан иткәннәр. Төшкә кадәр үк китәсе, диләр.
Ул шулай өйдән-өйгә йөреп аңлатып чыкты. Эш турында бернәрсә дә сөйләнмәде. Ирләре, балалары сугышка киткәндә, хатын кызлар, аналар басуда калмасын, дигәндер инде. Аның сүзләрен дә төрлечә кабул иттеләр. Кемнәрдер моңсу гына баш какты, кемнәрдер сыгылып елап җибәрде, кемнәрдер башына суккандай исәнгерәп калды.
– Нишләп шулай тиз, сугыш кичә генә башланды бит? – диючеләр дә булды.
Барбос аларга хәлне сабыр гына аңлатырга тырышты:
– Фашистлар бик зур көч белән һөҗүм иткәннәр, аларны туктату өчен бик күп кеше кирәк. Ашыгыч рәвештә. Югыйсә монда килеп җитүләре дә ихтимал...
Барбос үткәннән соң авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да
морҗа торбасыннан төтен чыга башлады. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чага пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы – ирләрнең икегә бүленүе иде. Беришләре салмак
кына кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре ашыга-ашыга урман ягына атлады. Кәнсәләр янында күп кешелек төркем хасил булды. Урманга ашыгучылар да шактый иде.
Тәнзилә үзен шушы ике төркем арасында калгандай хис итте. Ул
кайда булырга да белми иде. Инде кичәдән бирле радиодан да, үзара сөйләшкәндә дә «Илне сакларга кирәк. Фашистларны куып чыгарабыз, җиребезне таптарга ирек бирмибез», – дип сөйләнәләр. Ышаныч белән сөйлиләр. Үз-үзенә ышанып сөйләгән кеше һәрвакыт хаклы кебек тоела. Ышандыра. Тәнзилә дә ышана башлады. Чынлап та илне баскынчыларга, чит халыкка бирмәскә кирәктер. Читтән килгән кеше ул синең җиреңнең кадерен беләмени? Качкы да элек татар авылы булган, үз йолалары,
гореф-гадәтләре белән яшәгән. Революциядән соң төрле сәбәпләр табып, төрле милләт кешеләрен китереп тутырганнар. Ә килмешәкләр авылның иң асыл гадәтләрен бар дип тә белми, үзләренчә кылана, үз тәртипләрен урнаштырырга тырыша. Фашистлар килсә дә, шулай булачактыр инде, үз тәртипләрен кертергә тырышачаклардыр. Шуңа күрә үз җиреңне чит-
ятлардан сакларга кирәктер.
Әмма урманга китүчеләрне дә гаепли алмый иде кыз. Совет властен яратмаучылар да җитәрлек иде авылда. Һәм аларны берничек тә гаепләү мөмкин түгел иде. Тәнзилә инде күп нәрсәләрне белә, һәм кайбер кешеләрнең Совет властен ни өчен яратмавын да аңлый ала иде. Күпләрнең җитеш, тигез тормышын таркатып, дөньяларының астын-өскә китергән власть бит ул. Шул революция, гражданнар сугышы, кызыл террор, һәртөрле
репрессияләр нәтиҗәсендә күпме гаиләләр зур югалту кичергән, кайгы- газапка дучар булган. Күпләре бүген дә төрле кимсетүләр, кыерсытулар астында үз язмышы өчен дер калтырап яши. Шулай булгач, кемнең шул Совет власте өчен сугышып йөрисе килсен? Андыйлар, әлбәттә, урманга китәдер...
Дөресен генә әйткәндә, Тәнзилә үзе дә Совет власте урнаштырган
тәртипләрне яратмый иде. Һәр почмактан «гаделлек, тигезлек, бәхетле тормыш» дип кычкырсалар да, бу тормыш кешеләрне газаплау, кысада тотып эшләтү һәм мәсхәрәләү өчен генә төзелгәндер кебек иде. Унөч яшендә генә булса да, ул моны яхшы аңлый, чөнки бу аның йөрәге аша үткән коточкыч чынбарлык иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: