Логотип Казан Утлары
Повесть

Җиләкле алан (повесть)

Аның Сабиры кайтмады. Нәрсәгә дә юрарга белмәде хатын. Иртән һушына килеп, үрмәләп булса да, тупсасына кайтып егыла торган иде бит ул. Әллә чынлап та берәр бәлагә тарыганмы хәләл җефете?

Көннәрдән бер көнне Хәтимәнең гомер иткән ире Сабир гаип булды. Башка сыймастай яңалык иде бу хатын өчен. Сабирның эш вакыты беткәч, гадәттәгечә, тәмәкесен пошкытып, капкадан кермәгәненә дә артык исе китмәде. Ник дигәндә, Хәтимәнең җене кузгалып тора иде, тегесе күзгә күренгәч тә шәрран ярып, күңелендәгесен ачып салырга ниятләп куйган иде. Төгәл вакытында кайтып кергән кешегә тавыш күтәрү бик килешеп тә бетмәс төсле тоелды аңа. Бераз соңлабрак кайтса, күкрәк киереп талаша башларга була, ичмасам.

Шулай ун-унбиш минутлап вакыт үтте, йорт як тәрәзәдән Сабирының сарыга манылган төсле бөдрәләре һаман күренмәде. Хәтимә җилләнеп болдырга чыгып басты, кулын каш өстенә куеп, елга аръягына күз салды. Юк иде теге хәшәп, аръякта да, басма өстендә дә, өйгә таба кыеклаган үрдә дә. Хәтимә очлы күзләре белән шундук танып ала иде аны. Басмага якыная башласа, ашыгып кереп, куна тактасына учлап он сибеп җибәрә, бит алмаларына, ияк очларына он сөртеп куя, янәсе ул күптәннән иренең тамагын туйдырыр өчен җан-фәрман тырыша, кадерен белүче генә юк... Бу юлы таныш сын күренмәде, ике кыз бала чыелдашып бозауларын куалыйлар да малай-шалай балык кармаклап булаша...

Бүген куна тактаны кузгатуның кирәге юк иде, хәер, планына да кертмәде хатын аш-су белән кайнашуларны. Тавыш башлаган булып, тегене ачтан интектерергә уйлап куйган иде. Ниемә көннең көне шуның өчен сызылырга, күңелне җылытырлык бертөрле сәбәп тә бирми бит ул, чукынчык. Алып кайткан акчасы – ташка үлчим, атасыннан калган йорты ишелергә җиткән, төсе-башы күңел кайтарырлык җирән шайтанның башка якларын телгә дә аласы килми. Мондый тормыштан тәмам туеп, гарык булып тавыш башларга җыена да иде инде хатын. Каны кайнап, нәрсәгә барып тотынырга белмичә, ишекле-түрле йөрде Хәтимә, телевизорны бар көченә акыртып куйды. Бар вөҗүде киеренкелектә иде аның, түземсезлек белән көтте теге адәм актыгының ишекне ачып керүен. Ничек үч аласын күзаллап рәхәт кичерде, берсеннән-берсе усалрак сүзләрне сайлап күңеленә беркетеп куйды.

Ни гаҗәп, стенадагы герле сәгать җидене сукканда, бар дөньяда тынлык иде. Бу инде Сабирның тимерлектән китүенә бер сәгать үткән дигән сүз. Бер-бер хәл булдымы икән әллә, Ходаем? Хәтимә сикереп торып телевизорны сүндерде, чак боргычын сындырып чыгармады. Тагын болдыр алдына чыгып басты, куллары белән үз-үзен кочаклады, зәңгәр күзләрен таныш сукмакка юнәлтте. Юк, юк, барысы да аңлашылды болай булгач, аңын югалтканчы эчкән инде ул «ыштан балак тамак». Үзенең акчасы юк, берәр юмарты сыйлагандыр. Ә бу «күргәндә кормить надо» дип, коенгандыр җирбит, ятадыр берәр куак төбендә аяк-кулын сизми. Башка сәбәп булуы мөмкин түгел! Эштә тоткарлаганнары юк аны, җыелышлары биш елга бер тапкыр булды, ахрысы. Анысында да алдан кисәтеп кайтарганнар иде. Арадагы елга ташымаган, йөргән сукмагына таш яумады, сугыш башланмаган, әнә телевизор туктамый бытылдап тора. Шул бер генә сәбәп! Ну җирән шайтан, кайтып күзгә күренсен генә, өстенә менеп утырып иманын укытачак аңа Хәтимә, ник туганына үкенерлек итәр!

Күк йөзенә кичке шәфәкъ кызыллыгы йөгерде, урам тутырып көтү кайтты, суга төшкәндәй юкка чыкты Сабиры. Тәмам түземлеге төкәнгән Хәтимә телефон каршында кыбырсып бер тын утырып алды. Чишмә катындагы Гөлсарага шалтыратудан чак тыелды. Гөлсараның ире Ринат аның Сабиры белән бер тимерчелектә эшли иде. Кайткач та сайрагандыр хатынына соңгы яңалыкларны, тәгаен беләдер Гөлсара аның Сабирының кайда икәнлеген. Әмма, әмма... Болай дустанә мөнәсәбәттә алар Гөлсара белән. Очраша калсалар, сөйләшеп сүзләре бетми, үз тиңнәренең сөякләрен юарга өлгерәләр. Шул сөйләшкән арада да Гөлсара үзенең кемлеген искәртергә форсат таба, өстәнрәк карап сөйләшә. Шулай булмый соң, аларны чагыштырырлыкмы Хәтимәләрнең гаиләләре белән? Кызыл кирпечтән урап чыккысыз итеп өй салып керделәр, ире машинада җилдерә, аның һушсызы кебек җәяүләп элдертми елга аша, Гөлсараның эше дә бар – почта тарата. Анысы да эш бүгенге көндә. Менә шуңа шалтыратасы килми Хәтимәнең, тормышыннан зарланасы килми. Нигә шатландырырга?

Ничә еллар яшәп, Сабирның бер тапкыр да өенә кайтмый, читтә кунып калган чагы булмады. Яшерен-батырын түгел, эчкәли анысы, кайчакта чамасын онытып җибәрә, чукынган нәрсә, гуҗ тамак. Анысы өчен хисап тотасылары әле алда, кырык костырыр әле монысын Хәтимә. Бүген аңа нәрсәдер сөйләүнең мәгънәсе юк, әмма кайткан вакытын төгәл билгеләргә кирәк.

Тамагына ризык бармады Хәтимәнең, ут алып тормады. Яңа бозаулаган сыерын күптән ашатып-эчертеп, савып, бозавын туйдырып куйган иде. Бары чыгып аяк астында чыбалган үрдәкләрен ояларына куып кертте дә күптән төнәгән тавыкларының ишекләренә арата салды. Йолдызлар калыктымы, авылны тынлык сара, ник бер тавыш ишетелсен, хәтта этләр дә тынып кала, ахрысы. Бүгенге тынлык аерата нык тәэсир итте Хәтимәгә, никтер шомлы тоелды.

Урын-җирен таратмый гына, бер кат япмага капланып, башын мендәргә төртте ул, әмма бар халәтен киеренкелек чорнаган иде. Хәзер менә шыгырдап капка ачылыр, йөткергәләп Сабиры үтәр, авыр куллары белән чолан ишеген дөбердәтергә тотыныр кебек иде.

Җәйге кыска төн үтеп, каршыдагы тәрәзә агара башлагач кына, бераз онытылып китте ул. Йокысы да йокы булмады, саташулы төшләр җанын җәфалады. Имеш тә Сабир басма аша чыкканда, елгага төшеп, агымга каршы көрәшә, кулларын сузып, Хәтимәдән тартып чыгаруын сорый... Көлеп үләрсең төшенә дә, язгы ташуларда да авылны бүлеп аккан елганың суы тубыктан югары күтәрелми, нинди агып китүләр, ди анда...

Төн шулай үтте, ә менә аның Сабиры кайтмады. Нәрсәгә дә юрарга белмәде хатын. Иртән һушына килеп, үрмәләп булса да, тупсасына кайтып егыла торган иде бит ул. Әллә чынлап та берәр бәлагә тарыганмы хәләл җефете? Монда Хәтимә аны эттән эткә салып сүгә, ә бәлки иң авыр минутларын кичерәдер Сабиры. Юк, нидер кылырга кирәк, болай өйдә җәелеп утырып эш чыкмас, дигән ныклы карарга килде хатын. Торып, бер чынаяк чәй эчеп алды, йөгерә- атлый өй эшләрен караштырды, өс-башын алыштырып, ишеген бикләп, өй алдына чыгып басты.

Чыгып басты Хәтимә, әмма кай тарафкадыр атлап китәргә икеләнеп калды. Мондый халәттә булганы юк иде шикелле аның әлегә кадәр. Үткәне-сүткәне иренең гидайлыкта йөргәнен, өйдә кунмаганын беләдер кебек тоелды. Хәзер тирәләп алып сораша башларлар, читкә карап ирен читләре белән генә елмаерлар, ах-вах килеп хәленә кергәндәй кыланырлар... Эче тулы ялкын иде хатынның, әмма бар көчен туплап, башын югары күтәреп атлап китте ул, сәлам биргәннәргә баш кагып кына барды. Дөресен генә әйткәндә, беркемнең дә эше юк иде Хәтимәдә, бары нишләп таңнан урамда киләп-сарып йөри, дигәнрәк кыяфәттә артыннан карап калдылар. Бу җитешсезлек барыбызда да сизелә: һәркем синең кайда басканыңны тикшереп тора, дип фикер йөртәбез, кырык төрле фаразлар кылабыз, янабыз, көябез... Баксаң, беркемгә дә кирәгебез юк икән, иң якын дигәннәребез дә безне үзебез исләренә төшерсәк кенә, телгә алалар икән.

Гөлсараларның кызыл өе үзенә тартты Хәтимәне. Горурлыгын җиңеп, сырлы тимер капканы ачып, эчкә үтте ул, тавышына мөмкин кадәр йомшаклык салып, ачык тәрәзәгә эндәште:

– Гөлсарау-у, ахирәткәй, өйдәсеңме?

Аның тавышын ишетеп булса кирәк, абзар капкасыннан тубык башлары чыккан трико киеп куйган, ялбыр чәчләренә хан заманындагы шәл ураган Гөлсара башын тыкты:

– Кем бар анда? – диде ул төксе генә. Туктамый кулларын ниндидер төсен югалткан чүпрәк кисәгенә сөрткәләде. Тәрәзә каршында киенеп-ясанып куйган Хәтимәне күреп алгач кына, йөзенә ясалма елмаю җәелде:

– Әйкәем! Синмени бу?.. Танырлык түгелсең, чукынчык...

Резин галушларын лаштырдатып кунакка таба атлады, күрешергә кулларын сузды:

– Кәртинкә кебексең дә, дускаем. Бу кофтаны кайдан алган идең соң? Бер дә күргәнем булмады.Үзеңне карыйсың син, яңасы өстенә яңасын алып кына торасың. Мин менә карачкы төсле киенеп куйдым да... Бозауларны эчерә идем, харап холыксызлар, кигән киемнең карарлыгын калдырмыйлар, рәхмәт төшкерләре...

Күрешкәч тә, куллары белән Хәтимәнең яңа кофтасын чеметкәләп карады әле Гөлсара. «Шакшы бармакларының эзен калдыра инде», – дип хафаланды Хәтимә. Әмма аны-моны сиздермәде, сандугач булып сайрады:

– И-и, яңа түгел инде ул, үткән ел шәһәр универмагында юлыккан идем. Шуннан бирле ятты, менә бүген кияргә булдым әле. Хәлләрең ничек, ахирәткәем, эшләп буламы? Ринат эшкә киткәндер инде...

Телләреннән бал тамса да, ахирәтен күзәтте ул. Нәрсә билгеле икән моңа? Сабирның эштән кайтмый калуы турында хәбәрдармы? Нигә Хәтимәне бүлдереп, шул яңалыгын уртаклашырга ашыкмый? Әллә юри сузамы, озаккарак сузылсын әле газаплары, диме? Иртәдән бизәнеп-төзәнеп куйган, дип тә ошатмады, ахрысы... Ә карашында берни сизелми...

– Син кием сайлый беләсең инде ул, нәрсә алсаң, сыланып кына тора гәүдәңә. Мин менә ничә тапкырлар барып алыштырам, сәгатьләр буе сайланам, бер күңелгә ятканы табылмый. Йә киң булып чыга, йә тар шунда, озын-кыска, һич килештерә алмыйм. Әле үзең кая киттең болай купшыланып вакытлы-вакытсыз? Ирне эшкә озаткан да инде бу...

Гөлсара тагын нәрсәләр әйткәндер, калганнарын ишетмәде Хәтимә. Бары аның сүзләренә елмаеп, баш чайкап торган булды. Ник дигәндә, иң кирәген ишеткән иде инде ул! Сабиры турында берни белми бу пумала баш, чәчләрен әзрәк җыярга өйрәнсен иде, ичмасам...

Сөйләргә Гөлсарага куш инде, хәер, бар хатын-кыз бер чыбыктан сөрелгән. Әле менә бернинди мантыйксыз икенче нәрсә турында сөйләргә тотынган иде ул.

– Кара әле, әйкәем, бит алмалары, маңгай тигез булсын, дисәң, сыер тизәге беренче ярдәм, имеш. Аны күптәннән чит илләрдә кулланалар икән. Безнең илдән поездлар вагон-вагон ферма тизәген французларга ташыйлар, ди. Ә без, юка башлар, шуны белмәгәнбез. Миңа рецептын өйрәттеләр: бер аш кашыгы яңа төшкән беленнән...

Калганын Хәтимә тыңлап тормады.

– Ашыга идем, ахирәт. Автобуска соңга калырмын, дип куркам. Икенче юлы иркенләп сөйләшербез әле. Ярый, сау бул... – дип, җил-җил атлап чыгып та китте.

– Нигә килүең иде соң? Сиңа әйтәм, Хәтимә-ә... – дип аның артыннан кычкырды тәмам аптырашка калган Гөлсарасы. Шундый шифалы рецептны белергә теләмәгән кеше булуы да гаҗәпләндергән иде аны.

Шәп-шәп атлаган Хәтимәнең өрфия косынка каплаган башында капма-каршы уйлар чәкәләшә иде. Бер яктан Гөлсараның ире турында хәбәрдар булмавы аның күңелен күтәреп җибәрде. Димәк, Сабир эчеп, дуңгыз фигыленә кереп йөрмәгән дигән нәтиҗә чыгарырга була иде моннан. Икенче яктан, билгесезлек утларга салды хатынны. Тәртәгә типмәгән икән, эшеннән вакытында кайтып киткән икән, нигә үз бусагасына кайтып җитмәгән? Әллә... әллә берәр нечкә сыйрак яулаганмы Сабирның күңелен? Башка берәү белән бер юрган астында йоклаганмы? Мыштым гына Хәтимәне аерып, яшь сөяркәсенә никахланырга йөриме?

Барган җиреннән туктап калды Хәтимә. Һушына килеп як-ягына каранды. Берәрсе күреп калмасын аның шулай исәрләнеп атлаганын. Бу уйны бер тын уңга-сулга куалаганнан соң, җиңел сулап куйды. Булмас ул үшәннән башка хатын-кыз белән кети-мети уйнаулар. Бигрәк сүрән бит ул мәхәббәт эшендә, барып чыккан ялкау. Төскә-башка да алдыра алмаган: эре-эре сипкелләр каплаган битен-башын, зәңгәрлеге җуелган күзләрендә моң әсәре юк, буйга да кайтыш. Бик тә ир-атка сусаган хатын-кыз тап булса гына инде. Анысы да араларны тизрәк кырт өзәр иде, менә Хәтимә түзгән була әле. Хәер, аның да түземлеге төкәнгән инде...

Олы юлдан кырт борылып күпергә таба китте Хәтимә. Турыдан суктырырга иде исәбе Сабирның эш урынына. Ишетсә, анда төгәл җавап ишетер, дөреслекне белер. Шуннан башка ничек күңелеңә тынычлык табарсың? Кеше кадәр кеше аяз җәйге көндә зым-зыя юкка чыксын да, син кул кушырып утыр имеш.

Тимерчелек урнашкан Солтан авылына кадәр өч чакрым ара иде. Хатын үз уйларына уралып, килеп җиткәнен сизми дә калды. Тимер коймалар артында урнашкан гаражга якынайгач кына адымнарын әкренәйтте. Гел ирләр чуалган бу ят урынга барып керүләре авыррак иде аның өчен. Шулай да белгәннәрен укып, сырлы тоткага тотынды. Рәхмәт төшкере, башлап авылдашы күреп алды. Эш киемнәре киеп куйган Ринат бар тешләрен елтыратып каршысына килеп чыкты.

– Оп-ля, кайдан адашып килеп чыктың монда, чибәркәй? Әллә үзебезнең Хәтимә инде? Сабир үзе урынына сине җибәрдеме эшкә? Вәт рәхәткә чыккан минем авылдаш. Ятадыр өйдә түшәмгә төкереп, әйдә хатыны чүкеч белән тимер кыйнасын...

– Шаярма әле, Ринат, шаярудан узган монда, – дип, Хәтимә тегенең авызын япты, йөзенә җитдилек чыгарып, – бар, үзен чакыр әле монда. Ашыгыч эш килеп чыкты.

Бу сүзләрдән Ринатның йөзе дә җитдиләнде: – Сабир бүген килмәде. Әллә чирләп-фәлән киттеме? Мондый җавап көтмәгән иде Хәтимә. Шаяртуымы, дип сынап карап куйды

да, Ринатның гөнаһсыз карашын тоеп, бу уеннан кире кайтты. Кинәт кенә тамагы кипте, тубык буыннарының хәле китте. Боларның барысын нәрсәгә юрарга икән инде?

– Ә кичә, кичә эштән соң ничек аерылыштыгыз сез? – диде ул карлыгып калган тавыш белән.

– Ничек дип ни... эш киемнәрен алыштырганнан соң, егетләр белән контор кырында җыелышып берәр тәмәке тарттык әле. Эш хакын күтәрәләр, имеш дигән сүзләр йөри, шул хакта хыялланып утырдык. Аннан соң мин Сабирга бергә кайтыйк, дидем. Ә ул киребеткән: «Юк, саф һава сулап кайтам, турыдан синнән алдарак кайтып җитәм», – дип тешен ыржайтты. Мин машинага юнәлдем, ул әнә теге каеннар арасындагы сукмактан эре-эре атлап кереп китте. И шуның белән... Ә-ә, тагы...

Тагын нәрсә икәнен әйтеп өлгермәде авылдашы, алар каршында энәдән-җептән киенгән таза гәүдәле ир пәйда булды.

– Ник эш урынында түгел, Кәбиров? Нинди ят кешеләр йөри территориядә, пынимаешь? – дип тезеп китте ул. Тавышыннан ук бу бәндәнең иң җаваплы түрә икәнлеген чамаларга була иде. Коелып төшкән Хәтимә тизрәк чыгып китәргә борылып баскач, хәерсез Ринат кирәкмәгән сүзләр ычкындырды:

– Бу иптәш Сабирның хатыны була, иптәш завгар. И как раз иренең кайдалыгын белешеп килгән...

Шып туктады Хәтимә, кызарып чыккан йөзе түбәнгә иелде. И күрәселәре бар икән шул адәм имгәге хакына бу фани дөньяларда...

– Эш урынында юк, дидегезме әле Мөнировны? Как так? Прогул бүгенге көн өчен, пынимаешь, премиядән лишать итәргә квартал азагында. Самый кызу эш вакытында, коллективны подводить итеп, так сказать... Кстати, үзе кайда соң әле ул?!

Хуҗа күзләренең агын әйләндереп, Хәтимәгә текәлде, чабып туктаган ат төсле пошкырынды. Куркудан сыны катты Хәтимәнең, авыз эчендә ботка пешерде:

– Чирләп тора иде ул. Шуны хәбәр итәргә килгән идем дә... Бу сүзләргә отыры кабарып китте хуҗа кеше: – Как так? Самый кирәк чакта Мөниров юк. Чакырасың, ул салмыш баштан имеш. Кичә капмаган идеме алай? – дип, бу сөйләшүне хозурланып тыңлап торган Ринатка таба борылды. Тегесе аякка аякны бәреп алды, кулларын төз тотып, хәрбиләрчә төгәл җавап бирде:

– Кайтып киткәндә фәрештә сурәтендә иде, калган өлеше хакында бихәбәрмен...

Тәртип өчен янган-көйгән түрә турында аерып берничә сүз әйтеп китәргә кирәктер. Автомеханиклыкка укып чыккан сыек кына яшүсмерне профсоюз линиясе буенча үрләтеп куйдылар. Бик тә килешле булды ул яңа урында. Югарыдагыларның авызларына гына карап торды, фәрманнарын үтәп көн чапты, төн чапты, барысына да ярый белде. Шунысы бар – ул башлыклар арасына бер кереп эләксәң, сиңа калган тормышыңда җил-яңгыр тидермиләр, үзләре ашаган тагарактан коелганнарны чүпләргә рөхсәт итәләр. Профсоюз лидерын да онытмадылар, вакыты җиткәч, менә завгар итеп үрләттеләр. Бу инде чын-чынлап түрәләр чутына кердең, дигән сүз иде. Шундый зур коллектив белән җитәкчелек итәргә, ай-һай, зур осталык кирәк. Шулайрак уйлап, шөлләп тә калган иде ул: хәлемнән килерме, сөйри алырмынмы бу саллы йөкне? Юкка хафаланган. Атна җылытты ул кабинетындагы кәнәфине, ай узды – кырган эше күзгә күренмәде. Әмма һәр эш майланган төсле барды. Аңа кадәр булган хуҗаның да бишенче тәгәрмәч булганын чамалап алды ул. Бу коллективта кирәкле кадрлар үз урыннарында, эш тәртибен нечкәлекләренә кадәр беләләр, ул ел буе килеп күренмәсә дә, бер үзгәреш тә булмаячак. Вәләкин үзенең түрә икәнлеген акларга кирәк иде аңа. Белеп торсыннар кемнең кем икәнлеген! Һәм яңа тәртипләр урнаштырырга алынды яңа хуҗа. Ә тәртип урнаштыруның иң җиңел ысулы – өстәл сугу, тавыш күтәрү, кара исемлеккә теркәү, барысын да куркыту. Моңа ул җиңел иреште. Гадәтенә сеңдереп, бу алымны бар кешеләргә карата куллана башлады. Өйдәгеләрне бер йодрыкка йомарлады. Хатыны, мескен, башын күтәреп карарга курыкты, балалары телсезгә әйләнде. Туган- тумачаларына очрашкан саен акыл өйрәтте, тегеләрнең сүзләрен колагына элмәде. Кайчандыр дуслар исәпләнгән тиңдәшләре белән араларны кырт өзде. Алар кем дә, ул кем?! Әнә шулай утрауда ялгыз калган адәм төсле тормыш алып барды ул. Кашлар җыерылган, иреннәр кысылган – шундый кыяфәттә булды кешеләр арасында. Бары йоклаганда язылса язылып киткәләгәндер чырае. Якыннары арасында яшеннәр яшьнәтте, ятлар арасында ни әйтергә белми җәфа чикте. Бары җыелышларда утыру, кемнәрнеңдер акыллы нотыкларын тыңлау күңеленә тынычлык бирә иде. Иң курыкканы – өйрәнгән кәнәфине калдыру һәм чиргә тару иде. Эштән китәсе килмәгәнлеге аңлашылса, икенче сәбәпнең үз сере бар. Укол куйдырудан курка иде ул, шул ук вакытта мондый җаваплы эштә эшләгән кеше, ниндидер «сестра» кызыкай алдында чалбарын салып, очасын ялтыратып ятсынмы? Хурлыгыннан үләргә кирәк бит... (Әнә шундый тузга язмаган куркулар булгалый адәм балаларында!) Аңлашыла булса кирәк, үзенең сәламәтлеген кайгыртып яши иде түрә.

– Бер атна срок аңа. Чирлисен чирләп, как «свежий огурчик» килеп бассын минем каршыма аннары. Килмәсә – үзенә үпкәләсен. Аның илке-салкы йөрүләре во кайда минем!

Завгар җәлпәк учы белән шап та шоп киң җилкәсенә суккалады да, үзалдына ниләрдер сөйләнеп китеп барды. Тын алырга да куркып торган Хәтимәнең йөзенә бераз алсулык керде. Ул тирә-якны чамалый башлаганчы, Ринат юкка чыкты. Хәтимәгә таныш сырлы капкадан чыгып китүдән башка чара калмады.

Башка барып егылыр кешесе юк иде аның. Эш урынында да берни белмәгәч, тагын кем нинди яңалык өсти алсын?

Кайтканда басма аша кайтты ул, бәлки, Сабиры үткән сукмак буенда бер-бер билге калгандыр... Өметләнүләре юкка гына булды. Нинди билге булсын инде, монда барысы күз алдында, авылдан караганда, сукмак салынган болын таба кебек ялтырап ята. Тәмам әлсерәп кайтып егылды хатын өенә. Авыр уйлар фигылен какшатты, көне дә иртәдән кыздыра иде бүген...

 

Аруы җиткән булган, күрәсең, беразга баш терәп торам, дигән иде, эленеп киткән. Күзләрен ачып җибәргәндә, кояш төшлеккә күтәрелгән иде инде. Тиз генә өс-башын алыштырды, чыгып, кош-кортларына күз салды, сыерына су бирде. Вак-төяк мәшәкатьләрдән арынгач, кереп чәй куйды. Кичә кичтән бирле рәтле-башлы тамагын караганы юк иде. Ашыйсы килмәсә дә, йомырка тәбәсе кыздырып алды. Кем әйтмешли, ашаган малда гына өмет бар. Өстәл каршындагы сары нарат бүрәнәләренә карап, икмәк күшәде, чәй чупырдатты. Кичке якта гел Сабиры биләп ала торган телефон янындагы йомшак кәнәфигә күчеп утырды да тынып калды.

Хәлләр... Кеше ышанмастай тарих бит бу, ныклабрак уйласаң. Кайда гаип булды икән соң хәләл җефете? Явыз бәндәләргә юлыгып, корбан булдымы? Кайдан килгән ди бу өч өйдән торган авыллар янына җан кыючылар, ни калган аларга монда? Төн уртасында югалса, бер хәл, ә монда көпә-көндез, берсе күрмәсә, берсе күрер иде фаҗигане. Бу фаразны уйлап та тормый сызып ташларга була. Тамагын тыя алмый берәрсе белән парлашып йөриме? Юк, тагын бер кат юк. Сабир һуштан язганчы эчкән булса да, әз генә айный башлау белән һәрвакыт өенә кайтырга тырышты. Гаебен танып, Хәтимәсе каршына килеп тубыклана иде ул, төзәлергә антлар эчә иде. Хәзер генә үзгәрмәс, шикләнәсе дә түгел. Берәр тарафка китеп олакканмы? Андый хәл турында ишеткәне бар иде Хәтимәнең. Әнә ике өй аша торган Сәриянең апасы Казан уртасында бер дигән фатирда ире белән чөкердәшеп яшәгәннәр. Карап туйгысыз кызлар үстергәннәр. Ире ниндидер заводта инженер вазифасында хезмәт иткән имеш, ә апасы зур кибеттә – товаровед. Гомумән, абруйлы кешеләр кайсы яктан карасаң да. Менә шул Сәриянең апасының инженер ире бердәнбер көнне туган авылына кайтып килергә булган, әллә Сабага, әллә Актанышка шунда. Ялгызы гына. Аны-моны уйламаган беркатлы хатын ризалашкан, яхшы киемнәрен юл сумкасына дыңгычлап тутырган, күчтәнәчкә-фәлән кирәк булыр дип, үз куллары белән мул гына акча да биргән. Хушлашканда ир, хатынының алма битләреннән чуп-чуп үпкән. Һәм шуннан соң суга төшкәндәй юкка чыккан. Актанышында да күрмәгәннәр үзен, сөекле хатыны янына да кире кайтмаган. Вәссәлам! Теге Сәриянең апасы чирек гасыр яши шундый хәлдә: ирле хатын да түгел, аерылмаган да. Бар киемнәрен, кәгазьләрен һаман өф-өф итеп саклый имеш. Ә бәлки, иртәгә тып итеп кайтып төшәр сөйгәне?!

Көлсәң көл, еласаң ела, Хәтимә үзе дә шундый хәлгә калды түгелме? «Ну кайтып кына керсен, җенен чәчәм мин аның, ник туганына үкенерлек итәм», – дип зәһәренә буылды хатын. Бераз вакыт үткәч, бу фаразның булуы мөмкин түгеллеген аңлады. Беренчедән, кесәсендә бер тиен акчасы юк, тәмәкесенә дә хакны тиене тиенгә җитәрлеген көнләп биреп бара Хәтимә. Икенчедән, барыр җире юк ул хәсрәт капчыгының, читтә-миттә беренче зуррак авылда ук адашачак. Шушы авылда туып-үскән, туганнары шушында, барысы бер чыбыктан куылган мыкыйлар. Ничектер армиягә барып кайткан әле. Кайдадыр Сахалин утравына җибәргәннәр дә, стройбатта ике ел раствор изгән. Ике елдан соң район үзәгенә кадәр бер служагына ияреп кайткан. Бу турыда Хәтимә аның үз авызыннан ишетте. Бераз төшереп алса, гел шул хезмәттәшенә рәхмәт укый торган иде. «Шулай да башлы малай иде, җирнең бер читеннән икенче читенә кадәр исән-имин алып кайтты бит мине. Бер күреп, рәхмәт әйтәсе үзенә», – дип кабатлаганы һаман колак төбендә яңгырый. Ә-ә, сеңлесе чынлап та читтә гомер итә түгелме? Анысы да абыйлары сыңары иде. Әмма ахирәте белән ничектер Италиянең үзенә барып эләккәннәр имеш. Барганнар, эшкә урнашканнар: урында яткан бер карчыкны коляскада этеп йөри икән авылдаш кыз, астын алыштыра, шешәдән сөт эчертә. Ни эшләсә дә, акча түлиләр бит! Яшәгән җире дә тегенди-мондый гына түгел – Италия! Әллә диңгез күрәсе килеп, шыпырт кына сеңлесен эзләп киттеме Сабир?...

Уен-көлкегә борып утырасы түгел, бер-бер чарасын табарга тиештер бит инде никахлы хатын. Сәвиткә барып, башлыкка хәбәр салыргамы? Шулай- шулай, ир дигән адәм югалды, эзләп-табып бирегез, дип гариза язаргамы? Кызы Юлиягә ничек хәбәр итәргә соң бу хакта?

Тормышының яме булган бердәнбер кызы Юлия бүгенге көндә ерак Краснодар якларында стройотрядтагы ахирәтләре белән әрҗәләргә җиләк- җимешләр тутыра иде. Кемгә охшаптыр, бер тиктормас булды кызы. Тыңлаучан бала, уку елын уңышлы тәмамладым, рәхәтләнеп ял итим, дип, әти-әниләре янында, өйдә җәй үткәрер иде. Юк, моның яңа җирләр күрәсе килә, кызык эзли. Син аның өчен ут йотып утыр монда. Билгеле карарга килеп урыныннан кузгалды Хәтимә, кесә телефонын алып, кызының номерларын җыйды. Шул кадәр баш җитмәс ара, ә мизгел эчендә яныңда торган шикелле җавап бирә кызы, әкәмәт. Башта хәл сорашып, исәнлеген белешеп аралашканнан соң, Хәтимә яңалыкны кызына әйтергә батырчылык итте:

– Әтиең югалды бит, кызым. Нәрсә уйларга да белмим инде, – дип борынын мышкылдатырга тотынды. Күңеле тулышып китте кинәт кенә, шулай да бәхетсез зат булды инде ул. Ичмасам, кызы да янында түгел бит, җәһәннәмгә чыгып китте. Аңа әни кайгысы кайгымыни, аның үз тормышы, үз хыяллары...

– Ничек югалды? Уйлап чыгарырга сиңа куш инде, әни. Әллә бераз эчкән идеме? Булыр аннан. Шуннан син Сафура бураннары куптаргансыңдыр инде. Син гел шулай, сүзләреңне сайлап тормыйсың. Ачуланыштыгыз, әйеме?... Үпкәләп чыгып киткәндер, әти, аның серкәсе су күтәрми бит. Холык күрсәтеп, абзар башында печәнлектә йокы симертеп ятадыр әле. Телефонны сүндергәч тә менеп кара, мин әйткән иде, диярсең...Үзеңнең хәлләрең ничек, әни? Һаман базар юлларына тузан кундырмыйсыңдыр инде? Ярар, менә үзем укып чыгып эшли башласам, бераз җиңелрәк булып китәр әле...

Кызы печәнлекне теленә алгач та, чак чыгып чапмады Хәтимә. Чынлап та, ятадыр әле шунда аунап, ә ул монда әллә ниләр уйлап бетерде, әллә кайларга барып җитте. Ярый әле берсенә дә тешен агартмады, тәгәрәп көләрләр иде. Күз алдында иреннәреннән төкереген агызып, гырылдап йоклап яткан Сабир төсмерләнде. Шуңа да сөйләшүне озакка сузмады, тизрәк тәмамларга ашыкты.

– Ярар, кызым, кичке якта иркенләп сөйләшербез әле. Синең дә эш вакытыңдыр. Яңалыклар булса, хәбәр итәрмен, – дип, телефонын сүндерергә теләде. Кызы әнисенең тынгысызлануын тойганга, ничек тә бердәнберен тынычландырырга тырышты:

– Ә без бүген эшләмибез, тараларны кайтартмаганнар. Помидорларны тутырырга тартмалар юк. Менә кызлар белән җыелышып, су буена кызынырга төшеп яттык. Син, әни, юкка борчылма, үз-үзеңне бетермә. Кайда китсен, ди, безнең әти? Сиңа береккән бит ул, тигез картаерга язсын, парлашып. Ну әнә шул тамак йомшаклыгы бар инде, олыгая бара, котылыр әле ул начар гадәттән... Ярар, чао...

Телефонда озын-озын пипелдәүләр ишетелүгә, Хәтимә урыныннан сикереп торып, тышка омтылды. Абзарның капкасын каерып ачып, озын баскыч буйлап лапас башына үрмәләде. Башта караңгылыкта берни шәйләми торды, кармаланып алгарак үтте. Күзләре өйрәнә төшкәч, лапас башы буш икәнен күрде. Булган печән дә ике-өч сәнәктән артмас иде монда. Әле быел печәнгә төшмәгәннәр, үткән елгысын очын очка ялгап чак җиткерделәр. Юк иде монда Сабир. Хәер, абзар тирәсендә күпме кайнашты Хәтимә кичә кичтән бирле, анда тере җан булса, барыбер берәр төрле тавыш ишетелер иде. Помидорга яшник юк, диме, вәйт чукынчык кызыкай, төпсез көймәгә утыртты әнисен. Үзе дә инде бигрәк беркатлы...

Кулларын кушырып, өметсез уйларга бирелеп утыра торган кеше Хәтимә түгел иде. Ярар, ни булса да булыр, язмышыңа язылганыннан узып, беркая да китә алмыйсың. Менә болайрак дип җырлыйлар иде алар яшь чакларында:

Суга салсаң, калкып чыгар Безгә насыйп яр булса-а-а...

Нәрсә булган ул кадәр, күкнең бер чите кителгәнме? Хәтимә, шөкер, сау- сәламәт, дүрт саны төгәл, буй-сыны башкаларныкыннан ким түгел, эшкә алынса, кемгә дә ал бирмәс, сүзгә дә кеше кесәсенә керми. Теге ярым ир, ярым хатын бәндә ничек җырлый әле? «Все будет хорошо!» диме?

Әнә шулай үз-үзен тынычландырып, Хәтимә зурдан кубып кер юарга тотынды.

 

* * *

Дөресен генә әйткәндә, керле әйберләре дә җыелмаган иде. Андый хатын тузан да кундырмый дөньясына. Әмма теләк булса табыла ул. Эленеп торган тәрәзә пәрдәләрен алды, ишек чаршауларын шунда өстәде, тагын ниләрдер табылды. Кемгәдер бу кыланышлар ят тоелыр. Әмма минем өчен бер сер дә юк монда. Без, ир-атлар, тормыш китереп кысса, кибеткә йөгерәбез, «зәм-зәм» суы, кызарып-бүртенеп язмыштан зарланып утырырга гадәтләнгәнбез. Ә менә хатын-кыз авыр чакта йә кер юарга алына, йә чыгып, бакчасын казып чыга. Бигрәк зур аерма капма-каршы затларда. Әллә без төрле планеталарда яралып, җирдә генә аралаша башлаганбызмы икән, дип тә уйлап куям кайчакларда...

Хәтимә соңгы кисәк керен элгәндә, шыгырдап капка ачылганга дерт итеп китте. Түбән оч Нәгыймә апасы икән, соңгы араларда бик тә якынайды аралары. – Әттә-тә, кызыкай, зур эшләр майтарып ята икән монда. Нигә безнең түгәрәктә күренмәдең, дип баш ватсам...
– Сарымай әзерләргә дигән уйга килдем әле, көн дә зарыгып автобус көтәсе түгел, – дип күзен дә йоммый алдашты Хәтимә, гөнаһсыз карашын апасына төбәп. Хак сәбәпне ачып булмый бит инде иптәшеңә. Бар хатын-кыз да сүз тотмый, иртәгәгә кадәр яңалык бар авылны урап чыгар. Сакланганның сагы ятар дигән борынгылар...

– Һич риза түгелмен, – дип бармакларын селеккәләде Нәгыймә, – ул очракта, кызыкай, акчада оттырасың. Менә санап күрсәтәм мин сиңа, – дип кызып башлаган иде дә, үзен-үзе туктатты. – Һәй баш дигәнең, икенче юлы тәфсилләп аңлатырмын, наныем. Әле ашыгып кына килешем иде сиңа. Кырык эшем кырык якка тырым-тыракай кырылып ята. Фирдүс әйткәч, келт итеп синең сүзләрең искә төште дә, тукта әле, мин әйтәм, эш качмас, көтеп тә торыр. Иң башта таварканың хәленә керергә кирәк, дим.

– Бернәрсә дә аңламыйм, Нәгыймә апа, нинди Фирдүс соң, ишеткән кешем түгел. Минем аңа ни катнашым бар? – диде Хәтимә көлеп.

– Хәзер тезеп салам барысын, – дип, шунда өелеп куелган такталар өстенә кунаклады Нәгыймә, яулык очы белән тирләп чыккан маңгаен сөрткәләде. – Син сыер алырыем, дип сөйләнгән идеңме?

– Кайчандыр әйткән идем, – диде Хәтимә, икеләнә төшеп. Килеп туган яңалыклардан соң, ул планнары үзгәргән иде аның.

– Таптым мин сиңа сыер, – диде Нәгыймә, ирәя төшеп. Кемгәдер яхшылык эшли алганына кәефе булган сыман. – Сыер түгел, үзе бер дәүләт. Күндәм холыклы, мулла песие инде менә, сөтне дә мулдан бирә. Үзем савып караганым бар. Сава-сава куллар тала, малай, бер чиләк тулып, икенчесен алыштырасың... Әйдә, җыен, барып күрерсең, савып та карарсың. Бер-берегезне килештерерсез, язган булса... Мал гына, димә син аны, беренче эш итеп, бер-берегезне аңлау кирәк.

«Ә»дә димәде, «җә» дә димәде Хәтимә, билгеле карарга килмәгән иде әле ул. Сыер алырлык акчасы бар иде аның. Үзләренекен итләтә сатканда, бераз акча керде, җыеп килгән маясы да бар. Теләсә кайсы малны бәяләп, сатулаша белә. Тик менә Сабир бар планнарын җимереп куйды. Үзе белән киңәшләшкәндә, икенчерәк булыр иде, ни әйтсәң дә, ир кеше. Аннан соң, бу югалу көтелмәгән чыгымнар китереп чыгармасмы икән, тьфү, тьфү, әйттем исә кайттым...

«Күкерт» кушаматы йөрткән Нәгыймә ахирәтенең эндәшми торуына кабынып китте, такта өстеннән сикереп торды.

– Йә, нәрсә, әллә кире уйладыңмы? Мин – дивана, йөргән булам аның артыннан.

– Юк, юк, мин риза, – дип каударланды Хәтимә. Барып күрергә иде шундый сөтле сыерны. Караган өчен акча сорамаслар әле. Соңыннан кайсыдыр ягын ошатмаган хәлдә, кире кагарга сәбәп табарга була. – Ә кая барабыз соң без? – дип сораштырырга тотынды ул алъяпкычын салып, өс-башын ипкә китергәндә.

– Әйдә, юлда аңлатырмын, – дип, җилтерәтеп урамга сөйрәде аны түземсез Нәгыймә. Ишеген дә бикләп тормады Хәтимә, капкасына аркылы чылбыр гына салды. Алай тыныч иде авыл, салынган чылбырны күрә торып, берсенең дә этеп кергәне юк әлегә кадәр.

– Минем күрше Шәмгыя карчык казага калды бит – аяклары йөрмәс булды. Өй эчендә генә бераз талпына, анда да тотынгалап. Менә кичә улы Фирдүс Казаннан алырга кайткан. Өзми дә куймый, калдырмыйм үземнән, ди. Эш арасында гына йөри. Ә терлек нәрсә эшләргә тиеш? Әлегә кадәр сыерын күршеләр алмашлап тарткалап йөрдек. Әйтәм бит, акыллы хайван, көтүдән туп-туры өйгә кайта, эзләп йөрисе түгел. Менә шул хайванкайны арзан гына хакка булса да, ышанычлы кешегә сатып китәсе килә Шәмгыя карчыкның. Келт итеп, син искә төштең... Бәхетең бар икән, юраганың юш килеп тора.

Каудар Нәгыймә артыннан чак өлгереп атлады Хәтимә, тиз барып җиттеләр. Кереп тын алырга өлгермәделәр, ишектә өрлектәй гәүдәле, сөйкемле йөзле бер ир күренде. Капка тавышына килеп чыкты, ахрысы. Керүчеләргә карап, утыз ике тешен дә күрсәтеп, киң елмайды. Битләре чокырланып китте, күзләрендә очкыннар чәчрәде, килешә икән үзенә елмаю.

– Әллә шушы чибәркәй безнең Карлыгачның хуҗабикәсе булырга телиме? – дип ягымлы карашы белән Хәтимәгә текәлде ул. Бу караштан хатынга әллә ни булды: башы әйләнеп китте, йөрәге кош баласыдай талпынырга тотынды. Шундый ирләр була, бер генә сүз әйтсен – теләсә кайсы хатын-кыз дөньясын онытып, аның артыннан Каф тауларына китәргә дә ризалаша. Бу Фирдүс дигәне шундыйлар калыбыннан булды шикелле. Беренче күрүдән уйлары буталды Хәтимәнең, кайдадыр адашып йөргән хәләл ире Сабир да хәтереннән чыгып очты. Әйтерсең, аның унсигезе яңа гына тулган, алда бетмәс-төкәнмәс бәхет тулы гомер, менә шул иркәй белән җитәкләшеп барасы да барасы...

– Син башта безгә сыерыңны күрсәт, телеңә салынма. Барыбер артыгын бирмәбез, без малның хакын бер күрүдән тамгалыйбыз.

Нәгыймә апасының дорфарак эндәшкән сүзләре хатынны айнытып җибәргәндәй булды, мамык болытлар арасында адашып йөргән җиреннән кабат тупас чынбарлык чорнаган газиз җиргә төште.

– Кайда торганын үзең дә яхшы беләсең, Нәгыймә апа, – дип эшлекле кыяфәттә сөйләшә башлады ир. Әмма вакыт-вакыт Хәтимәгә сынап карап куя иде. Ирнең утлы карашыннан аяк астында җир убылып киткәндәй була иде аңа.

Кирпечтән салынган иркен, чиста абзарга керделәр, яшел печән күшәп торган холмогор токымлы бура кебек зур сыер каршына килеп бастылар. Сыер акыллы күзләрен боларга төбәп, тынып калды, нидәндер авыр сулап куйды. Алдагы үзгәрешләрне сизенә иде булса хайванкай.

– Марс килгән иде, теге сезнең авылның фермеры, хакын күпме сорасаң, шуны бирәм, ди. Әни ризалашмый. Печән өстендә бригадтагыларны ашатырга ит кирәк икән.

Аның сүзләреннән Нәгыймә ачуланып кулларын болгарга тотынды:
– Чү, юләр, нәрсә сөйлисең хайванкай каршында!
– Аңлыймыни ул әйткәнне? – дип гаҗәпкә калды Фирдүс.
– И шәһәр наданы, – дип өзгәләнде Нәгыймә, сыерны муеныннан сөеп,

– аңлый, әлбәттә. Синең белән миннән акыллырак ул. Их, үзем алып калыр идем дә акча юклыгы бәкәлгә суга. Бурычка кереп җыештырсаң, соңыннан барыбер түлисе... Йә, савып карыйсыңмы, Хәтимә? Ышан сүземә, дастуин мал керергә тора кулларыңа.

Шунда әллә нәрсә булды Хәтимәгә, үзе дә уйламастан кирегә сукаларга тотынды. Дөресрәге, үз-үзенә ачуы килеп киткән иде аның чит-ят ир каршында мәлҗерәп төшүенә.

– Акча ягы безнең дә такыррак. Үзе дә өйдә юк әле, Сабирны әйтәм. Өй хуҗасыннан башка мондый сату-алуга ничек батырчылык итим? Булмас, юкка кеше ышандырмыйм, – диде дә карашларын идәнгә төбәде һәм чыгып киткәнче, теге иргә күтәрелеп карамады.

– Ничек була инде бу? Мин кеше ышандырып йөргән булам! – дип тузына башлаган иде Нәгыймә, иреннәрен бөрештереп, Фирдүс тыныч кына аны туктатты.

– Кемнедер гаепләргә кирәкми, Нәгыймә апа, көчләп тага алмыйбыз инде кешегә. Рәхмәттән башка сүз юк, килеп карап йөргәнегезгә. Ә сиңа, күрше буларак, икеләтә рәхмәт. Чәй эчәргә керерсез, бәлки? – дип сүзне икенчегә борды.

– Чәйләр чәйләп утырырга вакытыбыз юк, наныем. Кичке якта озатырга керермен әле, – дип кызу-кызу капкага таба юл тотты Нәгыймә. Хәтимә аннан да алдарак ешлаткан иде адымнарын.

– Ярар, үзең беләсеңдер инде, мин үземнең хәлдән килгәнен эшләдем, – дип йомшара төште Нәгыймә. – Нәрсә, иртәгә дә бармыйм, дисеңме чатка? Көтәсе түгелме үзеңне?

– Алдан әйтмим әле, Нәгыймә апа, барырга уйласам, тукталышта очрашырбыз, – дип шомартты Хәтимә.

– Әйдә, кереп чык, ничек яшәгәнемне күрерсең. Җиләк вареньесы кайнаткан идем, телеңне йотарлык булды.

– Ю-у-ук, – дип каршы төште Хәтимә, – көн уртасында өстәл артында утырырга монда.Үзеңнең дә кырык эшең көтеп торадыр.

– Ярый алайса, – дип, тиз ризалашты тагын Нәгыймә, – утырган чаклар булыр әле. Иртәгәгә кадәр, тукталышта көтәм. Юләрләнмә, әллә күпме акчаңны югалтачаксың.

Шулай сөйләнгәләп, үз капка төбендә басып калды Нәгыймә, Хәтимә юлын дәвам итте. Ниндидер җиңеллек тойды хатын бар вөҗүдендә. Бу үзгәрешләрнең нидән икәнен ул әле үзе дә ныклап төшенеп җитмәгән иде.

Тарихыбызны алга таба үстерер алдыннан Хәтимәнең тормышына бераз ачыклык кертеп китү урынлы булыр. Авылда эш юклыгына зарланып алган идек инде. Әмма кешеләр үзләренә берәр шөгыль табып, җан асрарга тырыштылар. Хәтимәнең дә Сабиры алып кайткан тиеннәргә тилмереп утырасы килмәде, күпчелек хатыннарга ияреп, әзме-күпме акча эшләү юлын тапты. Шәһәргә кадәр кул сузымы ара иде аларның авылларыннан, зур юл авыл кырыннан гына үтә. Шуңа да анда барып кайту берни тормый, теләсәң, юлга чыгып, узып баручы машиналарны туктатасың, автобус та еш йөреп тора. Чаярак авыл хатыннары бу уңайлыкларны файдаланырга тиз өйрәнеп алдылар. Элек-электән абзарда мөгрәп торган сыер гаиләнең төп байлыгы булып саналган. Бүгенге авыр заманнарда да шул хайванкай ярдәм итте, рәхмәт төшкере. Тырыш хуҗабикә иртәрәк уянып, таң сарысыннан вак-төяк эшләрен эшләп куя, өстәлен хәстәрли. Көтүне озатканчы, ул эшлисе эшләрне тәмамлаган була. Шуннан йөгерә-атлый балаларны уята, киендерә, олысын ныклап кисәтә. Ул арада үзе берәр чынаяк чәй йотып куя һәм ике кулына ике дәү сумка йөкләп, автобус тукталышына ашыга. Ул сумкаларда яңа савылган сөт тутырылган полиэтилен шешәләр, ярты литрлы банкаларда кичтән аертылган каймак, эремчек. Бер көтү булып «таваркалар» автобуска тыгылышалар. Туганнар, ахирәтләр, таныш-белешләр аерым-аерым төркемнәргә берләшә. Базарлар эзләп йөрмиләр, гадәттә, һәр төркемнең үз почмагы бар. Хәтимә Нәгыймә апасы, Гөлсирә кодачасы белән бергәләшеп йөри. Бер грузинның яшелчә сата торган ларёгы янына елышырга өйрәнделәр. Якында гына автобус тукталышы, кибетләр тезелеп киткән, гомумән, халык күп йөри монда. Якын-тирәдәге күпкатлы өйләрдә яшәгән таныш сатып алучылары да барлыкка килгән үзләренең. Төшкә сумкалары бушый, ә алырга җайлы булсын өчен изүгә кыстырылган кәшилүкләр, киресенчә, бар гәүдәгә ләззәт биреп кабара төшә. Артыгы булмый да соң, сөт сатып кына кем баеган, ди әле? Шулай да иш янына куш инде. Өйләдән соң үз эшләреңне карарга да вакытың кала.

Йөргән-йөргән, барыбер йөрисе, дип, тагын бер сыер башын арттырырга исәп тота иде Хәтимә соңгы араларда, тик менә көтелмәгән бәла аяктан екты аны, уйлаган уйлары челпәрәмә килде...

Юк кына нәрсә дә кеше кәефен үзгәртеп җибәрергә сәләтле. Йә, нәрсә булды соң әле ул кадәр телгә алырлык? Сыер карап кайтты да Нәгыймә апасы белән ләчтит сатты – бары шул гына. Ә-ә, теге майлы күз – шәһәр ире күзләренә чалынды бит әле, хәерсез. Ни нәрсә хәлдер инде, шәһәр ирләре аерыла авыл мокытларыннан. Бер карауга кемнең кайдан икәнен бер хатасыз әйтеп бирергә була, валлаһи. Безнекеләрнең кигән киемнәре кайда эшләгәнлекләрен чакрым ярымнан кычкырып тора, шофёр-трактористларыныкы майга баткан, ферма тирәсендә йөргәннәре, билгеле инде, нәрсәгә буялган. Барысында да тубык башлары чыккан Кытай ыштаннары. Шуның өстенә айлар буе алынмаган чәчләрен, җиткән тырнакларын, коелган тешләрен өстәсәң, авыл гыйбады тып итеп килә дә баса каршыңа. Тешсез авызларын ерып, туктамый тәмәке төтәткән булалар бит әле.

Ә шәһәрдә кемнең кайда эшләгәнен әүлия булсаң да, аера алмыйсың. Барысы энәдән-җептән киенгән, киемнәре чиста, үтүкләнгән, сакал-мыек кырылган, кулда портфель, кыланышлары ихтирамлы, карашлары тыйнак. Кайсысы профессор да, кайсысы фрезеровщик – егылып үлсәң дә әйтә алмыйсың. Ул эшенә әнә шулай кунакка баргандай бара, кайтыр алдыннан душ кереп, тагын яхшы киемнәрен киеп кайта. Шундый кәртинкә кебек ирне эштән каршы алу үзе зур бәхеттер инде ул! Әлеге Фирдүс тә әллә ни кимәгән иде төсле: гади футболка да спорт чалбары. Әмма бик тә килешле, нәкъ үзенә үлчәп тегелгән, төсләре дә бер-берсенә тиң. Шуларны кат-кат күзаллап, кабат-кабат һәр ишеткәнен исенә төшереп, дулкынландыргыч карашларны яңартып исләп йөри-йөри кич җиткәнен сизми дә калды Хәтимә. Бүген күңеле дә урынына утыргандай булды, борчылулары юкка тиң иде. Кызына шалтыратканда да шулай диде:

– Йөридер әле, берәр маҗарага тарып. Йөреп аргач, кайтыр, шуны уйлап йөрәк бетерергә монда. Син ул яктагы тормышны сөйлә, анысы күпкә кызыклырак булыр...

Кичке ашка нидер ашыйсы килмәде, үзен иркәләп, сары майда гына кетердәп торган коймаклар пешереп алды. Шуның белән тәмләп кенә куе чәй эчте. Эшлисе эшләр эшләнгән иде, телевизор кабызасы итмәде, шәфәкъ кызыллыгы сүнмәс борын юрган астына чумды. Урын өстендә назланып, үз уйларына уралып ятасы килә иде аның.

Хыялында әлеге дә баягы Сабир иде. Ире шул киткән җиреннән бөтенләй кайтмый калса да, яхшы буласыдыр. Бер рәхәт күрсәткәне булмады бит газиз хатынына, ничә еллар бер кыек астында яшәп. Яшьрәк чагында кешегә дә чутламаган сыман кыланды, эчеп даулашуны гадәт итте. Кул күтәрмәде күтәрүен, мәгәр хайван сурәтенә кереп дулый торган иде инде. Чак балалыктан чыккан Хәтимә, ир дигән нәрсә шундый буладыр инде, дип, дер калтырап торды тегенең каршында. Бераз акыл кергәч, барысын да кире кайтарды анысы, тәртә арасына кертте. Үзе баш, үзе түш. Әмма, әмма... Бөкрене кабер генә төзәтә диләр бит, шул ук Сабир булып калды ире. Үшән, ялкау, салмышбаш, тамактан башканы белмәгән нәрсәкәй. Җылы сүз әйтә белмәде, күтәрелеп карамады, яңа күлмәк кигәнсеңме син анда, чәчеңне кистергәнсеңме... Ә хатын-кызга наз кирәк, мактау кирәк. Әллә тормышны үзгәртү турында ныклап уйлап караргамы Хәтимәгә? Әллә югары көчләр идарә итәме бу вакыйга белән? Син ялгызсың, үзең турында уйларга вакыт, дип кисәтәләрдер. Чынлап та, бу адәм имгәгенең югалуы хак булса, бер талпынып карарга кирәк! Ни нәрсә бәйләп тота аны бу өч өйдән торган авылда? Елап утырган баласы юк, барып сыенырга бер туганы калмаган, яшәгәне кызыгырлык өй түгел, ичмасам. Булган мөлкәтне кырып-себереп сатсаң, биш йөз мең җыеп буламы-юкмы? Күзне йомып, шәһәргә чыгып китәргә кирәк. Анда эшнең ниндие кирәк, шундыен табарга була. Акчаны да яхшы түлиләр, ди. Яңгырда, карда авыл җирендә резин итекләр, төпле пималар сөйрисең, абзар исе канга сеңгән, кешедән уңайсыз. Анда елның теләсә кайсы фасылында биек үкчәләрдә тек-тек басып йөрисең. Баштарак берәр ятакханәгә урнашыр, йә булмаса, бүлмә табар: кыйммәт алмыйлар, белешкәне бар. Үзе акча эшләячәк лә ул, ә Хәтимә эштән курыкмый, теләсә кайда сытып эшләр. Анда, бихисап күп кешеләр арасында, берәр ипле генә ир-ат белән аралар да ялганып китәр тора-бара. Монда авылда гына ирләрне бармак белән санарлык, арыш арасындагы бодайлар кебек. Кайсысы калыкса, анысына хуҗа табылган имеш: Гөлбикәнең ире, Зәмзәмбикәнең абышкасы, Гайникамалның тормыш иптәше... Тьфү! Ә шәһәр җирендә башкача, анда урманда үскән агачлар санынча көчле затлар. Машиналы, фатирлы, белемле. Хәтимәгә тиешле бәхет өлеше бардыр бит бу җирдә, гомеренең икенче яртысында бераз кешечәрәк яшәп карарга тиештер бит инде.

Ул кемнән ким, ди, күпләрдән артыграктыр да әле...

Гәрәбә йолдызлар күк йөзенә сибелгәч, әнә шундый алсу хыялларга чорналып онытылды Хәтимә.

 

* * *

Матур хыяллар алар җылы юрганга төренеп, тәрәзә аша серле күк йөзен күзәткәндә генә яхшы, ә кырыс чынбарлык адәм баласын утларда яндыра, дәрьяларга сала. Тормыш көтүләре, ай-һай, авыр вазифа. Хәтимә туйганчы йоклап, нәкъ кирәкле вакытта уянгач, шәһәргә барырга җыена башлады. Юк ирне көтеп, сарыга сабышып утырып булмас монда, үз көнеңне үзең күрергә кирәк. Яңа савылган сөтне сак кына полиэтилен шешәләргә тутырды. Суыткычта җыелган сөтләрне җылытырга куйды. Берәр литр булса да, каймак аерту иде теләге, шәһәр хатыннары авыл каймагын егылып китеп ала. Йөз илле сумны кесәдә, дип исәплә. Җылынырга өлгергән сөтне салды да сепараторның борынын борды. Бераздан сыек кына булып каймак сузылып төшә башлаячак... Бу көнгә кадәр карышуны белмәгән сепаратор кинәт ниндидер ят тавышлар чыгарды, бүксәсендә тимерләре шатыр-шотыр килде дә ике юлыннан да чапырдатып сөт агарга тотынды. Менә сиңа мә! Белер-белмәс куллары белән бу шөребен боргандай итте тирләп чыккан хатын, теге колагын борды. Идән сөт белән тулды, хет утырып еламыйсыңмы шунда! Шартлар чиккә җиткән Хәтимә калган сөтне җилтерәтеп бозаулар ләгәненә чыгарып каплады, ашыга-ашыга идәнне сөрткәләп алды. Янында Сабиры булса, ялт иттереп төзәтер иде шул сепараторның килешмәгән җирен.

Бер җыенгач, барып кайтырга уйлады. Шешәләр тутырылган сумкасын йөкләде, туңдырылган эремчек капчыкларын иш янына куш булыр дип алды. Һи-и, ләгыйнь шайтан каравыллап кына тора бит ул сине! Киенеп-ясанып чыгып китәм, дигәндә, чолан ишеген катырак япты, ахрысы. Һәм... тупсаны тоткан кадаклар дәррәү яшел чирәмгә сибелде, ишек каерылган каз канаты сыман салынып төште. Шул кулы черегән нәрсә нигә вакытында яхшылап кадакдап куймагандыр инде. Хәзер нәрсә эшләргә? Беравык тапангалап басып торды ул, уңга чыгып карады, сулга барып күз салды. Соңыннан үҗәтләнеп такта ишекне урынына сөяде дә кул астына эләккән көрәк белән терәтте. Йә ярар, ул кайтканчы канатланып очмас әле. Соңыннан ни эшләтергә чамалар.

Бераз вакыты бар иде әле аның. Ашыга-ашыга тукталышка таба китте. Үч иткәндәй, тыкрык башында аңа Хисмай иярде. Салмыш баштан икәне йөзенә чыккан иде үзенең.

– Кодача, Хәтимә, дим, – дип сүз салып булашты әле. Борылып та карамады хатын.

– Гар буендагы люцернагыз өлгергән. Сабир чаптырырга уйламыймы? Менә бер чүллилек бирсәң, ярты хакына чабып бирәм, егет сүзе бер булыр. Минем юмарт чак сирәк була, үзең беләсең... Нәрсә, өч сум акчаң жәлкеме? Ну кара аны, әйттем исә кайттым...

Хәтимәгә иярә алмый, үзалдына нидер сөйләнгәләп, артта торып калды ул. Әмма ишеткән кадәресе дә Хәтимәнең саруын кайнатырга бик җиткән иде.

Печән өсте бит авылда, яше, карты, сәламәте, гарибе кышкылыкка малкайларга печән хәстәрләп калырга ашыга. Әлбәттә, барысының да гозере тракторы булганнарга төшә. Әлеге Хисмайның да өр-яңа тракторы бар, үткән ел гына яңартты. Башкалар белән чагыштырганда, ул алынган эшен җиренә җиткереп эшли, вакыт белән исәпләшми, кем әйтмешли, үз һөнәренең остасы. Әнә шул адәмнең үзенә генә хас берничә гадәте, диикме, холкымы бар. Кешегә зыяны юк, аны бот буе баладан башлап бер аягы белән кабергә баскан карт-корыга кадәр белә. Белмәслекмени? Хисмай авыл очында яши, тау өстендә. Салгалый, әлбәттә. Әмма салу белән салу арасында зур аерма бар. Кырлы стаканны каплап, шым гына үзалдыңа берәр җыр ертыгын көйләп, йорт тирәсендә эшләп йөрергә була. Соңыннан итле аш ашап, мыштым гына үз почмагыңда әвен базарына китәсең. Анысы бик исәпкә керми. Ә менә Хисмай кондициягә җиткәнче салган булса, кырку үзгәрә, Салсал батырга әйләнә. Үз өе кырындагы тау башына менеп, авыл өстенә күз сала, киң күкрәген тутырып сулыш ала да кинәт бар җиһанга иңри:

– А-а-а-а-а-а...

Бу авазны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Шәхсән миңа ул борынгы бабаларыбызның гасырлар төпкеленнән килгән тавышы төслерәк яңгырый. Урмандагы киек-жанварлар да моны ишеткәч алга-артка карамый, урман төпкеленә чаба торганнардыр.

– А-а-а-а-а-а ...

Ләңгелдәп өргән этләр тынып кала, һавада талпынган каргалар мизгел эчендә юкка чыга, урамнарда бала-чага чыр-чуы бетә, сөйләшеп торган хатыннар сүзләреннән бүленеп тауга текәлә.

– А-а-а-а-а-а...

Аяз төндә кайдандыр болытлар пәйда булган кебек, валлаһи. Ә йокыга талганнар саташулы төшләрдә онытылалар, сөйгән парлар зык булып талашалар ул төндә, ирләр, хатыннар урыннарын аерым җәяләр.

Әнә шулай ике-өч тапкыр кычкыра да, тынып кала ул. Аннан соң ни кылана торгандыр, беркем белми. Хатыны аның гаилә серен сөйли торганнардан түгел, сүзләрен келәшчә белән дә тартып ала алмассың. Өч-дүрт көн урамга төшми әле ул. Аннан соң син күр дә мин күр, берни булмагандай авыл тормышына кушылып китә. Берәр җор теллесе әлеге улаганны исенә төшерсә, күзләрен шарландырып: «Нәрсә сөйлисең? Гүпчим мин түгел идем, колагыңа ишетелгәндер», – дип, сүзне икенчегә борырга ашыга.

Хисмай телгә беткән кеше, халык белән аралашырга ярата. Шунысы да бар, бәйрәм итсә, бервакытта да үз кесәсеннән чыгарып эчми. Әйтергә кирәк, аны сыйлаучылар табыла. Хәтта күңелен күрергә чират торалар. Анысының да «әтнәкесе» бар. Хисмай нинди хәлдә булса да, үзен сыйлаучыларны онытмый. Ипкә-сапка килгәч, авыр чагында ярдәм итүчеләрнең эшен беренче чиратта эшли. Акча турында да артык сүз куертмый, ярты хакына да риза. Айнык чагында йомышың төшсә, ул комарның да комары, бер тәңкә өчен ярты көн сатулашырга мөмкин. Әнә шуңа күрә авыл халкы аның йомшарган чагын туры китерергә тырыша.

– Хисмай гастрольгә китмәгәнме?

– Урам киләпләргә тотынмаганмы әле Хисмай? – дип бер-берсеннән белешеп торалар.

Менә әле уңыш Хәтимәнең каршысына чыкты: шул дерелдәвекнең сал иде учына биш сумыңны, Сапый таудагы люцернаны чабып, тюкларга салып бирер иде. Сыерга кышлык печән әзер дигән сүз. Әмма чыгырыннан чыккан иде хатын. «Үзе эшләтсен, үзе җаен тапсын. Кем монда ир: улмы, Сабирмы? Өй хуҗасы кайдадыр кәеф-сафа корып йөрсен, ә монда Хәтимә телен аркылы чәйнәп печән хәзерләсен...»

Тукталыш каршында хатыннар шау-гөр килде. Никтәндер Хәтимәнең якынлашканын күргәч, тынып калдылар, колактан-колакка нидер шыбырдаштылар. Төкергән, ди аларга Хәтимә, башын югары чөеп, Нәгыймә апасы янына барып басты, косынкасы белән бит алмаларын җилләткән булып:

– Иртәдән кыздыра бүген... – диде. «Тагын нинди гайбәт уйлап чыгардылар икән инде минем турыда?» – дип кара янды үзе. Арада «алаша» кушаматы йөрткән ирдәүкә ялгыз хатын сузып кына Хәтимәгә эндәшкәндәй итте.

– Хәтимә-ә-ә-ү, абышкаң сине калдырып, икенче берәүгә ияреп киткән, диләр, хак сүзләрме шу-ул?

Кирпечтәй кызарып чыкты Хәтимә. Ирнең нәрсә икәнен белмәгән бер хөрәсән йөзеңә бәреп шундый сүзләр сөйләп торсын әле? Хурлыгыңнан егылып үләрсең, валлаһи...

– Мине ташлап китәрдәй ир бу дөньяга тумаган әле. Кирәксә, без үзебез чүплеккә илтеп аударабыз аларны. Кайберәүләр барып сайлап алсын, дип.

– Ә кайда соң ул? Эшкә дә йөрми, диләр.

– Ял йортына озаттым. Бераз ял итеп кайтсын, дидем. Өзлегә көн-төн эшләп. Печәнгә кадәр бераз ныгынып, көч-гайрәт җыйсын.

– Анда ятулары кыйммәткә төшәдер бит? – дип кушылды бер нечкә тавышлысы.

– Акчаны үзебез эшләп табабыз. Ир тазалыгы кыйммәтрәк.

Хәтимә «таварка»ларның авызларын әнә шулай япты. Ул арада автобус та килеп җитте...

Ирсез хатынны каккаларга-суккаларга гына торалар инде ул. Кем әйтмешли, кыяфәте чурт с ним, башында бүреге булсын. Ул чакта аркаң терәр кешең барында, кулларыңны билеңә таянып сөйләшәсең. Шәп әйтте әле Хәтимә теге нечкә сыйракка, авызы тиз йомылды.

Сату-алу шома гына барды. Тик бер адәм Хәтимәнең тоз сипте йөрәгенә. Алса алмады товарын, әйләнде дә килде, гел аның тирәсендә боргаланды.

– Исемең ничек, чибәркәй? Кайсы якка кайтасың? Минем машинада урын буш, җилдереп кенә кайтарып куям, – дип, кырыкка төрләнде. Исең китәр, кайдан сизеп ала бу каһәр төшкән ир-ат хатыннарның ялгызлыгын?

– Йөрмә әле монда, мөртәт, сатып алучыларны өркетеп, ире килеп чыкса, сөякләреңне җыеп ала алмассың! – дип, Нәгыймә апасы кычкырганнан соң гына каядыр китеп югалды.

Җыелганнары Хәтимәнең кәефен төшерергә бик тә җиткән иде инде. Кешегә дә санамый башладылар бит үткән-сүткәне. Аннан соң Сабир зым-зыя юкка чыкса, ялгыз башы ничек печән чабар икән ул? Хатын-кыз эшеме бу? Менә бәрәңге күмәр вакыт җитәр. Берзаман анысын да алырга кирәк булыр, нәүрәпкә ташырга. Бакчаның бер киштәсе авар хәлгә җиткән, кадак, чүкеч тотып үзе чыксынмыни? Ир-атсыз эш бармый инде ул авыл җирендә...

Кайтып җиткәч, тагын зарланырга сәбәп көтеп торган икән әле: кайгы килсә капкаңны ач, диләр бит. Чәй эчеп, бераз тын алып, терлекләре янына чыкса, иң зур үрдәге чак тынын алып утыра. Туймас тамак әллә берәр нәрсә йоткан, әллә берәр кизү чире эләктергән? Күзе яртылаш йомылган бахыркайның, тынын да гыжлап кына ала, адәм буласы юк. Сабир булса: «Суй! » – дип җикерер иде дә кичке якта бер дигән бәлеш өлгерер иде. Хәзер бу үрдәкне култык астына кыстырып урам буйлап китсенме? Сарайның караңгы почмагына тегене ябып куйды да алдына су, җим салды. Язган мал булса, терелер, терелмәсә, чүплеккә чыгарып ыргытасы гына кала инде, чукынчыкны...

Балта-пычкы алып, чолан ишеген үзенчә әвеш-тәвеш китереп куйган булды. Бала-чага да алай эшләмәс. Ярый инде, үзе кайтканчы торып торыр.

Бүгенге кич аерата озын тоелды. Һәр шырт иткән тавышка сикереп төште Хәтимә, йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Әллә нинди уйлар килде башына. Әнә берсе чолан ишеген каерып керергә азаплана төсле, аш өе ягындагы тәрәзә дә сыек кына. Пычак тоткан әзмәверләр килеп керсәләр, «эх» дияргә дә өлгерә алмый калырсың, җаныңны җәһәннәмгә олактырырлар, Алла, Алла... Белгәннәрен укып, баштан аша юрганына чорналды коты очкан хатын.

Үзе дә инде бигрәк каты булды Сабирына. Эткән булды, төрткән булды, теге эшен ошатмады, бу төшен яратмады. Күктән төшкән ирләр сирәк инде алар. Кемнәндер ишеткән гыйбарәне күңеленнән үткәрде. Хәтимә кебек бер пырдымсызы хәзрәткә барган икән: «Аер безне, хәзрәт, түзәрлегем калмады», – ди икән. Хуш, тыңлап торган киленнең зарларын акыллы хәзрәт һәм болай дигән:

– Кем, ни, Китап яшәр мөмкинлекләре калмаганда, ир белән хатынны аерырга рөхсәт итә. Ярдәм итәрмен мин сезгә. Вәләкин минем бер шартымны үтәрсең. Иртәгәсе көнгә миңа бер түтәрәм ипи пешереп алып кил. Икмәк өчен онын, тозын, чүпрәсен күрше хатыннарыннан ал. Аларның һәрберсенә минем шартым турында сөйлә...

Шатланып чыгып китә хатын, кайтышлый ахирәтләренә сугыла. Керә-керүгә иренең начар якларын тезә башлап кына өлгерә, тегеләр моны уздырып үз хәләл җефетләренең холыксыз якларын санарга тотына:

– Һи, синеке нәрсә, менә минеке ул сараннарның сараны...– Бер адым өйдән чыгарга рөхсәт итми, үлеп көнләшә...– Һәр сүзгә бәйләнә, кул күтәрүдән тайчанмый, фәлән-фәсмәтән...Хатын кире муллага йөгерә:– Аера күрмә, мулла абзый, минем иремнән яхшысы юк икән!.. – ди. Шуның кебек, аның Сабиры кеше ирләреннән ким түгел иде бит әлегә  кадәр. Ничек тә үз кубызында биетә иде бердәнберен. Тормышлары да башкаларныкыннан ким түгел, өс-башлары бөтен, ашаганнары ит тә май дигәндәй. Кайта калса, җаена торып, кадерен белеп кенә торыр иде, валлаһи. Тик исәнме икән инде бу көнгә кадәр җанкисәге? Әллә усал кешеләрнең корбаны булганмы, киек-җанварлар ботарлаганмы үзен?

 

Исән иде Сабир, әмма бик каты хәлдән тайган иде, мескенкәй. Болай булды хәлләр. Гараж капкасын чыгып, каенлыкны үткәч тә, шоссе юлда туктаган ялтырап торган иномарка үзенә җәлеп итте аны. Фырт киенгән шофёр борчулы йөз белән машинасы тирәсендә әйләнгәли иде. Ул да Сабирны шәйләп алды, елмаеп аңа таба кул болгады: зинһар, килеп кит, янәсе. Сабир горур кешеләрдән түгел, вакыты күп иде аның, әллә чынлап та берәр төрле ярдәм кирәктер. Ярдәм итсәң, хакын бирер. Шофёр кара чутыр йөзле тау кешесе иде.

– Ыслушай, колесо воопше мяхкий стал. Одежду марать не могу. Памаги, друг, угошшу.

Көпчәк алыштыруны күз йомып та башкара ала иде Сабир. Ике әйттереп тормады. Багажниктан запас көпчәкне сөйрәп чыгарды, кирәкле ачкычлар сайлап алды, учларына төкереп эшкә тотынды. Биш минут вакыт үтмәде, яңа көпчәк урынында иде.

– Вай-вай-вай, джигит, джигит, – дип кулларын угалады шофёр. – Век не забуду, я – Сосо, – дип кулларын сузды.

– Сядем подкрепимся после работы, – дип, внедорожнигының ишеген ачты. Кереп утыргач, кайдандыр бер шешә коньяк тартып чыгарды, алсуланып пешкән алманы уртага куйды.

– Тара нет, давай ты начинай, – дип, шешәне Сабирга сузды. Мондый чакта ялындырып тора торган кеше Сабир түгел иде. Голкылдатып ярты шешәне бушатып куйды, таза тешләрен алмага батырды.

Шуннан соңгысын хәтерләми: алманы тешләп алдымы, юкмы, ниндидер караңгы чоңгылга чумды...

Һушына килгәндә, ул ниндидер зур ангар эчендәге тактада ята иде. Башы чатный, күз алдында аллы-гөлле боҗралар биешә, һәр сөяге сулкылдап сызлый. Ничек итсә итеп, тирә-якка карашын йөгертте. Чиге-чамасы булмаган зур склад иде, ахрысы, бу, бер башыннан икенче башы күренми. Тонык кына лампочкалар яктысында күреп бетереп булмый иде. Такталардан әмәлләнгән ятаклар дүртәү икән, урта җирдә өстәл тора, башка җиһаз әсәре юк. Әнә шул почмак тимер таяклар белән уратып алынган. Ишек кебек нәрсәгә такта йозак салынган. Калган такта ятаклар да буш түгел иде. «Өнме бу, төшме? Саташам, ахрысы... – дип, уйларын тәртипкә китерергә тырышты ул. – Юк, өн шикелле. Их, бу тамакка йозак саласы. Башым исән котылса, башка тамчысын да алмас идем авызга...»

Сабирның кыбырсынганын күреп, күршесендә яткан бер «доходяга» тавыш салды:

– Чё, очухался, земеля?

– Кайда мин? – диде Сабир, кипкән иреннәрен ялаштырып.

– Ты человеческим языком говори, шалай-балай не понимаем, – диде теге битараф кына. Сабир соравын русча кабатлады.

– Кайда икәнебезне белер өчен мин ярты гомеремне бирер идем, братан. Без дә очраклы килеп эләктек монда. Как раз бер фанфурикка акча җитми иде. Бер изге җанлысы туктады да: «Ике йөзне бирәм. Икенче катка җиһаз менгерешегез әле», – ди. Без ни шатланышып кереп утырдык аның машинасына. Ә ул, паскуда, монда алып килде дә рәшәткә эченә тыкты. Үзе сызгыра-сызгыра китеп барды. Ярты сәгатьләп үткәндер инде.

– Өчегезне дәме? – диде, төбенә тоз коярга теләп Сабир.

– Юк, без Зема белән. Ә теге... – ул такталар өстендә йокы симерткән бугайга ымлады, – безнеке түгел. Бераз тегеләйрәк шикелле, шулай сизелә. Син саграк кылан аның белән.

Шулчак аяк тавышлары ишетелде. Әлеге бугай ялт итеп сикереп торды да өстәл артына килеп утырды. Маскхалат киеп куйган урта яшьләрдәге ир ике кулына ике термос тоткан икән.

– Ужи-ин, ужи-ин, – диде ул көйләп. Барысының эчләре аркаларына ябышкан иде, ике әйттермәделәр. Ашау байларныкы иде: ашнакчы зур алюминий табакларны өеп, гуляш салды, кружкаларга куе кара чәй агызды, аркасындагы биштәрдән юмарт теленгән ак икмәк чәчеп салды. Аның белән генә бетмәгән икән әле. Теге серле арка сумкасыннан алып, һәрберсенең алдына берәр шешә вермут утыртты.

– Һа, – дип авызын иңенә җәйде Зема, – «вертит, мутит» ди торган идек без бу «зәмзәм су»ын яшьрәк чакларда. Чәйне дәррәү кире бушатабыз. Салдык затлы эчемлекне. Йә, очрашу хөрмәтенә. Хых...

Салып куйгач, аппетит та ачылып китте. Әле генә антлар эчеп яткан Сабир алдында шәрабтан баш тартуны начар тәрбия дип кабул итәрләр дип, башкалардан калышмады. Теге бугай гына үз шешәсенә күтәрелеп тә карамады.

– Командир, өстәлгә кунаклагач, әрәм итмик инде, бүлик өч борынга.

Киң күңелле ашнакчы кул гына селтәде. Тәмам күңелләре булып, үз топчаннарына сузылдылар. Бары бугай гына термосларны ялап, ипи валчыкларын чүпләп авызына озатканчы, өстәл артыннан тормады.

– Нәрсә хөрмәтенә безне сыйларга булдыгыз, командир? Чакырылган кунаклар түгелбез лә, – диде кызарып чыккан «доходяга». Ул монда үзен башлык итеп тоя башлаган иде шикелле.

– Чакырылган, чакырылган, – диде капчык авызын бәйләп булашкан «маскхалатлы». – Сәбәбен иртәгә аңлатырлар.

Ул читлекнең йозагын бикләп караңгылыкка кереп югалды. Шкаф киңлеге егет үз урынына сузылды да шундук йокыга китте. Калган өчәүнең күңелләре урыннарында түгел иде.

– Нәрсәгә дә юрарга белмим, – дип сүз башлады тагын теге «доходяга».

– Ашау – первый сорт, өстәп эчәргә салалар. Ни-нәрсәгә кирәк булдык икән без боларга?

– Минтон, минем ишеткән бар, – дип пышылдап кына сүзгә кушылды Зема дигәне. – Менә шулай атна буе ашаталар икән дә бомжларны, бераз ит кунгач сарык урынына тау халкына саталар, ди...

– Нәрсә, таулар арасына сарык көтәргә җибәрер өченме? Сабирның күз алдына үзенең сакалы биленә җиткәнче таулар арасында чыбыркы өстерәп йөрүе килеп басты. Бала йоннары кабарып чыкты аның.

– Нигә көтү көтәргә? – Зема топчаныннан иелә төште. – Базарларда шашлык ясап сатарга. Этем дә сизмиләр кешеләр, өстәп, чили соусын ягып җибәрсәң... Кеше ите сарык итеннән берни белән дә аерылмый, ди. Безне шундый язмыш көтмиме икән? Атна-ун көн тыгындырырлар да унлата хакын кайтарырлар... Бу фараздан күзләреннән яшьләре өркелеп чыкты Сабирның. Хәтта стенага таба борылып ятты. Ярар, ул адәм әүлиясе булмасын да, ди. Кылган гөнаһлары юып бетерерлек кенә түгел, үзе дә аңлый. Бәхетсез гомер кичерүенә буйсынган иде. Әмма... Әмма бу фани дөньядагы соңгы минутларын үз өенең чиста япмасында якыннары белән бәхилләшеп үткәрер, дип күзаллый торган иде һәрвакыт. Ә бу зобаныйның сүзләре хак булса, аның җәсәден шашлык итеп күмерләрдә кыздырырлар, сөякләрен ялтыратканчы кимерерләр. Бр-р...

– Зема, синдә, әлбәттә, хыял көчле, сатулашмыйм. Тик бу очракта бездән саллырак кешеләрне ашатып-нитеп тормый кызыл күмерләрдә кыздыра алырлар иде. Әнә кара, шәһәр тулы тротуарга сыялмый йөрүче хатыннар. Йөге белән төяп алып кит тә илдәге ашау проблемасын хәл ит. Аларны эзләп йөрүче дә булмас иде. Ирләре, мәсәлән, кайтып керә күрмәсен дип, чиркәүләрдә шәмнәр куяр иде. Ю-у-к, монда икенче мәсьәлә. Җавабын белергә баш кына җитми. Йә, ярар, иртәгә барысы да билгеле булыр. Ә бүгенгә тамак тук, кәеф күтәренке, ятар урын бар. Шулай булгач, нәрсә эшләргә кала, Зема?

– Кемдер уятканчы йокы симертергә, Минтон.

– Алтын сүзләр! Хәерле йокылар, тәмле төшләр барыгызга да...

Ике дус киерелгәләп йокыда онытылдылар. Сабир гына уңга-сулга әйләнгәләп һич йоклап китә алмады. Хәтимәсен искә алды, нәрсәләр уйлый икән аның хакында? Тетмәсен тетәдер инде, әле авыл башлыгына хәбәр иткәндер, эзләүләр башлангандыр. Әгәр бердәнберенең сүзеннән чыкмый гына яшәсә, аннан акыллырак кеше булмас иде дөньяда. Могҗиза булып үз бусагасына кайта алса, тезләнер иде сөйгәне каршына.

Ир тән читлек эчендәге тоткыннар ангар ишекләренең шыгырдап ачылганыннан уянып киттеләр. Арты белән чигенеп кереп килгән прицеплы «КамАЗ» машинасының фаралары күзләрен чагылдырды. Авыр йөк машинасы стенага терәлеп дигәндәй туктады да тынып калды. Шулчак читлек янында «маскхалат» пәйда булды.

– Завтрак! – диде ул калын тавыш белән. Иртәдән аның кәефе күтәренке иде. Тагын өстәл тутырып тәгамнәр тезелде. Шешәләр генә күренмәде. Доходяганың сораулы карашын дөрес аңлап, «маскхалат»:

– Анысы да булыр, ләкин соңрак, ә хәзер дыңгычлап тутырыгыз бүксәләрегезне. Сезне бөек эшләр көтә!

Ашауның артыгы булмый, дип, тагын өстәл кырыена елыштылар. Теге Бугай барысыннан алданрак тотынды. Ул арада машина шофёры арткы бортны ачты да ангардан чыгып ук китте. «Маскхалат» ашыктырмады, җәелеп китеп ашадылар, күбенгәнче кайнар чәй эчтеләр. Теге Бугай савытларны ялап-ялтыратып куйганчы кузгалмадылар.

– Инде бер-ике сәгать черем итеп алырга да була, – диде Зема, авызын ачып иснәп. – Кояш чак күтәрелеп килә...

– Анысы кичкә. Хәзер мин әйткәнне тыңлыйсыз. Менә сезгә бияләйләр. Эчәсе килгән кешегә менә бу краннан чиста су агып тора. Кеше башына берәр кап тәмәке. Безнең бурыч нинди? Менә шул КамАЗдагы капчыкларны бушатырга, тигез итеп унбиш кат итеп өеп барырга. Әнә тегендә, стена буенда, траплар бар, шулардан файдаланырсыз. Прицеп бушагач та, баганадагы кызыл төймәгә басарсыз. Шофёр кереп прицепны читкә алып ычкындырыр, бортын якынга җайлар. Башка проблемалар туса да, шулай аралашабыз. Сафый, син беләсең, төймәгә басарсың, пип-пип...

Теге Бугайның исеме Сафый булып чыкты. Ул аңлаганын белдереп, кат-кат баш какты, тешсез авызын ерып көлгәндәй итте:

– Гы-гы... пип-пип...

Чынлап та, килделе-киттеле бәндә булды, ахрысы, кайчандыр монда тамак туйдырган әле.

– Әйдәгез, башлап карыйк эшне, – диде «маскхалат». – Алдан ук кисәтәм: кояш төшлеккә күтәрелгәнче машина бортлары бушаган, капчыклар өелгән булырга тиеш. Өйләдән соң икенче машина килеп җитәчәк. Әгәр сачковать иткән сантый табылса, урталай өзәм. Шаяра дип уйламагыз. Мин болай тыштан караганда гына изге күңелле. Марш, марш...

Башлап китүләре авыррак булды. Бераздан эш җаена төшенделәр. Көч барда, егәр барда илле килолы капчыклар очып кына йөрде. Сафый бөтенләй ике култыгына ике капчык кыстырып ташыды. Эшләр болай рәткә салынгач, «маскхалат» бик риза булып, үз эшләре буенча китте.

Шактый вакыт тигез генә эшләделәр, капчыклар саны күзгә күренеп кимеде. Авыр эшкә күнеккән Сабир артык талчыгу сизмәде. Әмма бераздан Минтон белән Зема хәлдән тайдылар. Атлап йөрүләренең рәте китте, кулларыннан капчыклары шуып җәфалады. Фанфуриктан артыкны күтәреп өйрәнмәгән «доходяга»лардан тагын нәрсә көтәсе?

Прицепны ничек итсә итеп, бушатып бетерделәр. Әле алда тулы бер кузов бар иде. Капчыкларны югарыга мендереп өюе дә бик авыр. Бары Сафый гына мамык ташыгандай эре-эре атлап йөрүен белде. Тагын бер нәрсә нык комачаулый иде эшкә. Әлеге капчыкларга ниндидер химикатлар тутырылган иде булса кирәк. Шул нәмәрсәкәй авыз-борыннарга тулып төчкертте, күзләрдән туктамый яшь акты. Шофёр прицепны күчереп, машинаның бортын өемгә җайлаганчы бераз ял иткәндәй булдылар. Шулай да теге ике дусның гыжылдап тын алулары бар ангарга яңгырап тора иде. Тәмәке тартып, унбиш минутлап утырып алгач, тагын капчыкларга барып ябыштылар. Ничек тә ярты сәгатьләп тырыштылар-тырмаштылар Зема белән Минтон. Соңыннан, кул селтәп, стена буена барып сөялделәр.

– Чукынып китсен, барыбер бер үләсе. Капчык күтәреп тәгәрәп киткәнче, аягүрә басып үләрбез, шулаймы, Зема? – диде Минтон еш-еш тын алып.

– Мин риза, безнең өчен ни кызык бар бу дөньяда? Шул капчык сөйрәүдән ләззәт алабыз, дисәк кенә инде. Иртән уянасың – баш чатный, көне буе нидер капкалау хакында хыялланасың, фанфурик эләксә, түбә күккә тия. Әнә Сингапурларда ял иткән, иномаркаларда җилдергән, талчыбыктай кызларны кочкан, акчада коенган байлар яшәү өчен дер калтырап торсыннар. Ә миңа җитте, булды! Алдагы көннәремдә, могҗиза булып, череп баеп китәсем юк, таркалган бавыр ипкә-сапка килмәс, калтыравык йөрәк яшәрмәс. Килдем, күрдем бу фани дөньяның ни икәнен, бигайбә. Башкалар шатлансыннар кояш астында. Әнә теге ару белмәс экскаватор, мәсәлән, – дип килеште дусты белән Зема. Экскаваторның, ягъни Сафыйның, боларның бернинди киртәгә сыймаслык холыклары канын кайнатып чыгарды. Ул тегеләр каршына басып үз телендә ниләрдер аңлатырга теләде.

– Гы...гы ... – дип куллары белән бер машина кузовына, бер таудай өелгән капчыклар ягына ишарәләде.

– Кит әле моннан, Муму, ичмасам син җанны җәфалама, – дип бөтенләй читкә борылып утырды Минтон дигәне. Беравык басып торгач, Сафый башына акыллы фикер килде.

– Пи-пи... – дип теге кызыл төймәгә таба бара башлады ул. Монысының тәэсире булды. Кеше теле белән ничек кенә шәпләнмәсен, аның җаны һич тә тәненнән аерыласы килми, соңгы сулышка кадәр көрәшә.

– Башына капчык төшерәсе моның, – дип өстен-башын каккалады Зема. – Соңыннан рәхәтләнеп ятып йоклар идек. Чыгып шыларлык тишек тә бардыр әле бу складта...

– Сез, егетләр, бер капчыкны икәүләп сөйрәргә яраклашыгыз. Җиңелрәк булыр, – дип киңәш итте Сабир. Чынлап та икәүләшеп тотынгач, җайлы гына эшләп китте Ишәй белән Кушай.

Бер-ике тапкыр «маскхалат» килеп урады, эшләрен тикшерде. Зема белән Минтонның берләшкәннәрен күреп, тавыш куптарырга уйлаган иде, суынды тагын.

– Миңа димәгәе тешләрегез белән тарткалагыз капчыкларны, мәгәр өйлә җитүгә машина бушаган булсын!

Ярый әле араларында Сафый бар иде, ул көче белән исәпләшмәстән, төп йөкне тартты, капчыкларны биек катка ташыды, ару-талуны белмәде.

Һәрнәрсәнең азагы була. Ниһаять, КамАЗ куе төтеннәрен таратып ангардан югалды. Эшчеләр сөйрәлеп килеп үз топчаннарына аудылар. Җеп өзәрлек тә хәлләре калмаган иде үзләренең. Бераздан ризыклар төяп, тагын «маскхалат» килеп җитте. Гадәттәгечә, ашау мулдан иде, боткасы да куе, итен, маен да жәлләмәгәннәр. Бу юлы да шешәләр күренмәде.

– Дару итеп кенә салмыйсыңмы, командир? – диде Минтон ялынып карап.

– Һәрнәрсәнең үз вакыты. Давай, тыгыныгыз, бөртеге дә калмасын. Ашамаган кешедә нинди көч? Сәгать ярымнан икенче машина килеп җитәчәк. Аңа кадәр – ял!

Авызына капкан ризыгын чәйнәп бетерә алмыйча онытылып китте шикелле Сабир, аруы да җиткән иде аның...

Тагын капка ачылуга уянып киттеләр. Машина урынына җайлашканчы, «маскхалат» өстәлгә ике шешә вермут утыртты, икесен Сафыйга сузды.

– Кызып эшләргә бу бераз, каннарыгыз тизрәк агар. Ару басса, калган икесен Сафый бирер, ул үзе вакытын чамалый.

Чынлап та, шәраб кыздырып җибәрде, эшкә җиңелрәк тотындылар. Хәтта Зема белән Минтон да баштарак һәрберсе берәр капчыклап йөрттеләр. Соңрак тагын ару басты, хәл китте, минут саен салкын су чөмерделәр, ешрак тәмәке тарттылар. Иртәнге яктан күпкә әкренрәк барды эш. Сафый кыздырып җибәргәч, алай да тагын бер талпынып алдылар.

Җәйге көн озын. Шуңа карамастан, кояш батар алдыннан гына эштән туктадылар алар. Мәгәр җелекләре суырылган иде инде барысының да. Ачуым да килмәгәе, ике-өч кило авырлыкларын югалтканнардыр бүген...

 

* * *

Адәм баласының түземлеге искитәрлек. Тәкъдир китереп кысса, эт тормышына да күнегә ул. Икенче көнне безнең төяүчеләр җиңелрәк кичерделәр. Әнә шул тәмугка тиң газаплар атна буе дәвам итте.

Җиденче көнне төштән соң көткән КамАЗ күренмәде. «Маскхалат» та никтер әбәт белән соңлады. «Бер-бер хәл булдымы икән әллә? – дип фикер йөрттеләр егетләр. – Бәлки, хокук сакчылары койрыкларына баскандыр боларның? Иреккә чыгабыз болай булгач», – дип шатланыштылар.

Бераздан «маскхалатның» капчык күтәргән гәүдәсе күренгәч, кикрикләре шиңде тагын. Бер бәхет агачыңа күркә үссә, яхшы якка үзгәрешләр көтмә инде син. Иртә уңмаган кич уңмас...

Ни сәбәптәндер «маскхалатның» авызы ерык иде. Ул уен-көлке сүзләр сөйләп, барысының тамагын туйдырды. Аннан соң тегеләр топчаннарга сузылгач, ишеккә сөялеп:

– Ша, братва, воля ждёт вас! – дип, һушларын алды. Төрлесе төрлечә кабул итте бу яңалыкны. Сафыйның, мәсәлән, керфеге дә селкенмәде. Минтон белән Зема кочаклашып, бер-берсенең аркаларыннан кактылар. Сабир шатланырга да, кайгырырга да белми, икеләнеп калды. Иреккә чыгу кем өчен дә шатлык, әлбәттә. Ә менә Хәтимәсенең күзләренә ничек кайтып күренер?

– Ну, бераз эш калды әле, егетләр, – диде «маскхалат». – Территорияне тәртипкә китерәбез, ялт итеп торсын. Хуҗа бик строгий безнең. Өелеп бетмәгән капчыкларны урнаштырасы булыр. Аннан соң инде иркенләп хушлашу кичәсе. Вәгъдә – иман!

Алдагы шатлыклы минутларны күзаллап дәррәү эшкә тотындылар. «Маскхалат» та алар арасында кайнашты, нәрсәләр эшләргә күрсәтмәләр бирде. Дүртләр тирәсендә тирә-як ялт итеп тора иде, тигезләп өелгән капчыклар күзләрне шатландырды.

Өс-башларны каккалап, яраткан урынга әйләнгән өстәлне тирәләп утырдылар. Бүген бигрәк тә юмарт кыланды «маскхалат»: табында күгәрчен сөте генә юк иде. Башлап стаканнарга рубин төсле вермутны салдылар.

– Йәгез, исәнлеккә-саулыкка! – дип, «маскхалат» үзе беренче булып күтәрде. Сабир гадәт буенча сузылган кулын корт чаккандай кире тартып алды.

– Юк, миннән булмый, егетләр, үзегез генә хәл итегез.
 Барысы шаркылдап көлеп җибәрделәр.
– Хатыныннан шөлли, ничек кайтып күренер, ха-ха-ха... – дип хахылдады Минтон.
 – Шыр җибәрде, чалбарын юешләмәдеме икән? Ярый әле безнең андый кайгы юк... – дип кушылды Зема. «Маскхалат» елмаеп куйды, кинәт йөзе җитдиләнде.

– Көлер урын юк монда. Дөрес юлдан бара, пацан. Кешенең үз хуҗалыгы, эшләгән эше, кочаклап йоклаган хатыны, «әти»дип торган балалары бар. Гаилә башлыгы бит ул. Барысы өчен җаваплы. Кара әле, – ул Сабирга таба борылып утырды. – Синең монда килеп эләгүеңдә минем бер гаебем дә юк. Хәзер берни үзгәртеп булмый. Ничек тә проблеманы хәл итәргә тырыш.

«Маскхалат» тынып калды һәм кинәт тавышын күтәрде.

– Слушайте, сез тагы дөреслек эзләп, кемгәдер зарланып йөрергә уйламагыз! Сезгә беркем дә ышанмаячак, арада нәрсәдер исбатлый алырдаегыз юк. Ә минем кулга эләгә калсагыз, азагы начар тәмамланыр...

Күтәргән шәрабтан соң, кызарып чыккан Минтон сүзгә кушылды:

– Үткән-беткән, ну, шунысы бар бит әле, командир. Атна буе тир түктек, бераз юллык булса да акча бүлмәссеңме икән безгә? Синең яхшылыгыңны искә алып, бер гөрләтер идек пивнушканы...

«Маскхалат» хәйләкәр елмаеп үз җавабын бирде.

– Менә син үзең ничек уйлыйсың, акча түләр булсак, сезнең кебек «доходяга»ларга ауга чыгар идекме без? Шуңа күрә май кап, исән-имин котылам, дип шатлан. Ну икенче вариант бар. Ашау-эчү шәп идеме монда?

– Ул ягына сүз тидерерлек түгел, – диде Зема чын күңелдән.

– Авыр чакка юлыгып, туйганчы ашап, рәхәтләнеп эшләп китәргә уйласагыз, мин сезгә кесә телефонымның номерын бирәм. Бу урынга шулай машиналар килеп-китеп тора, һәрвакыт кабул итәрбез иске танышларны. Әнә Сафый еш кына булгалый монда...

– Юк, рәхмәт, командир, без ничек тә тамак туйдыруның башка юлларын табарга тырышырбыз инде, – диде Минтон тыйнак кына.

Шактый кәефләнгән Минтон белән Зема чалыш-чолыш атлап, үз юлларына киттеләр. Сафый һаман калган ризыкларны ура иде әле. Сабир да авыр сулап урыныннан кузгалды: кайчан да булса бер кайтып егылырга кирәктер инде туган тупсасына. Ассалар асарлар, киссәләр кисәрләр...

Шунда «маскхалат» яхшылык кыласы итте.

– Син болар арасына ялгыш килеп эләккән. Грузинны да әйтер идем, кеше таный белми. Әйдә, мин сине утырып киткән җиреңә кадәр алып барып куям. Җәяү атлый башласаң, ярты төн җитәр... Тагын бер киңәш сиңа миннән. Мин дә кайчандыр хатын белән яшәп караган кеше. Дөресен әйтмә җанашыңа, бөтенләй булмаган нәрсә уйлап чыгар. Тузга язмаган хәбәргә тизрәк ышана алар заты. Чекистлар белән шпион аулап йөрдек. Иң куркыныч агентлары, нәкъ миңа ошаган икән диген. Йә булмаса, бер чегән хатыны күз буып таборына алып кайтты, дип шыттыр. Беткәнмени...

Машина күз ачып йомганчы таныш сукмак янындагы шоссега китереп куйды аны. Дәшми-нитми төшеп басты таныш сукмакка Сабир, елгыр машина мизгел эчендә күздән югалды.

Басты Сабир сукмакка, күкрәк тирәсен угалады, тын җитми иде аңа. Авырайган аякларын сукмак буйлап көчкә сөйрәп китте. Инеш буена җиткәч, битен-башын юып алмакчы булды. Ул туктаган тал төбе ышык иде, кеше-кара күрерлек түгел. «Көн җылы, киеме дә өстә кибәр, бөтенләй карарлыгы калмады» – дип, башта чалбар-пинжәген агым суда чайкап, яшел чирәм өстенә җәйде. Соңыннан, үзе елга уртасына кереп, тәнен ышкырга тотынды.

Теге әкәмәт химикат сабын төсле нәрсә икән, ышкыган саен сылана гына барды тәнгә, юылырга уйламады да. Шактый азапланганнан соң, шул килеш чыгып киемнәренә төренде дә Сабир бөкрәя төшеп, өенә таба элдертте...

Хәтимә бу вакытта шкафтагы киемнәрен диван өстенә таратып ташлап, үзе белән шәһәргә ниләр алырга, дип баш ватып утыра иде. Өмете өзелгән иде инде хатынның Сабирыннан. Тәки яңа тормыш башларга карар иткән иде ул. Ни көтә аны шәһәрдә? Анда өеп куйганнар, дисеңме әллә? Кеше тупсасында килмешәк булып күпме гомерләр кичерер? Яхшы эш табылса ни... Берәр юньле генә абышка очрату бәхете тисә ни...

Яхшы, акчалы эшләргә күптән хуҗалар табылгандыр, адәм рәтле ирләрне дә күптән сайлап алып бетергәннәрдер, тешләре-тырнаклары белән ятлардан саклап кына торалардыр үзләренең кәкре сыйраклары. Үлгәнче ир җылысы тоймый ялгызлыкта гомер кичерергә язганмы икән әллә аңа?

Ни булса да тәвәккәлләп карарга кирәктер, ахрысы, тәвәккәл таш йоткан, диләр бит. Монда бер сыерның җиленен тарткалап көннәр үткәргәнче...

Шулчак ян тәрәзәдән бер адәмнең шым гына үтеп киткәнен чамалап калды ул. Сабир ич бу, аның Сабиры! Әллә түгелме? Нигә сары бөдрәләре ак төскә кереп, бозау ялаган төсле артка ятып тора? Суырылган йөзе дә он сипкәндәй ап-ак. Кигән киемнәре акка мангандай шыкраеп каткан. Мең төрле уйлар үтте сыны каткан хатын башыннан. Ул арада чолан ишегенең шатырдап килеп төшкәне ишетелеп калды, бусага артында теге бәндә күренде.

– Исәнме, Хәтимә, исән-сау гына тордыңмы? – дигән сүзләрне ишеткәч, Хәтимә чынлап та бу актан килешле бәндәнең үзенең хәләл җефете Сабир икәнен танып алды.

– Ләхәүлә... – диде ул кулларын күкрәгенә кушырып. Тагын нидер өстәп әйтергә белми тынып калды. Берсеннән-берсе ярсурак тойгылар кайный иде күңелендә. «Исән икән әле, Ходайга шөкер», – дип уйлады ул беренче мизгелдә. Икенче мизгелдә күзләрен кан басты: «Җанын җәһәннәмгә очырам бу җирбитнең, миңа шул кадәр хәсрәтләр китергәне өчен... Утыртсалар утыртырлар, ничава, анда да кешеләр ич».

– Керергә рөхсәт итәсеңме, Хәтимә? Ышан, тырнак очы кадәр дә гаебем юк минем синең алда... – диде Сабир күзләрен яшьләндереп. Чынлап та, әллә ул үзе теләп, атна буена арка чиләндереп, чутсыз КамАЗлар бушатып яттымы?

– Шуннан гына сөйлә! – дип әмер бирде аякларын аерып басып Хәтимә.

Күз чите белән генә саплы табаның кайдарак торганын чамалап куйды. Әле үз уеннан кире кайтмаган иде ул. «Андый гаярь хатыннар да очраштыргалый бу кояш астында, шуңа күрә бик сак булырга кирәк без ир-атларга», дип фикерләде Сабир.

– Дөресен генә сөйлә! Алдашканыңны сизсәм, җаныңны җәһәннәмгә олактырам, холкымны беләсең! Аннан уйлармын: кертергәме син юньсезне бусага аша, әллә юкмы...

– Валлаһи, алдашмыйм, җаным. Кеше ышанмас хәлләр! Үзем дә һаман ышанып бетә алмыйм әле...

– Кыскарак тот. Эчкәнеңнән башлап җибәр, – диде түземсезләнеп Хәтимә.

– Нинди эчү, нинди эчү? Ринаттан сора әнә, ул белә, кайтыр сукмакка ап-аек аяк бастым. Киләм шулай посадка буйлап. Теге без синең белән җиләк җыйган аланлык бар бит әле. Шуның уртасында тәрилкә...

– Уф, үләм. Тәрилкә! Табак түгелме? Шул тәрилкәгә карап басып тордыңмы атна буе?

– Атна буе?! – дип гаҗәпләнгән булды Сабир йөзен дә чытмый. – Күп булса ярты сәгать вакыт үткәндер. Әле сәгать ничә соң?

– Ну, тилебәрән орлыгы ашаган нәрсә, мине сантыйдан салдырырга булдыңмы? – Хәтимә үрелеп табаны кысып тотты. – Йә, дәвам ит әкиятеңне...

– Тукта, тукта, тәрилкә дигәч тә. Ул бит өй биеклеге ялтыр нәмәрсәкәй, төзелеше генә тәрилкәгә охшаган. Ә янында яшел тәнле бер җанвар басып тора. Ике аяклы, ике күзле, тегеләй, куллары бераз озынрак анысы...


– Исереп ятканда төшеңдә күрдеңме боларны? – диде Хәтимә. Әмма күңелендә кызыксыну уянган иде аның. Белмәссең, телевизордан да сөйлиләр күктән төшкән затлар хакында. Нигә, алар авылы янында булуы гаҗәпмени?

– Син башта тыңла. Теге нәмәрсәкәй чәшке зурлык күзләре белән бер генә тутырып карады, аяклар үзләреннән үзләре шуңа таба киттеләр. Бар җаным-тәнем белән карышырга тырышам, юк, булмый гына. Теге нәмәрсәкәй кырына барып җиткән идем, мамык урынына күтәреп җилкәсенә салды да баскычтан менеп китте.


– Барып керсәң, анда шешәләр тезелеп утыра инде, иеме? Атна буе коендың да, өең исеңә төштеме?


– Сиңа көлке, Хәтимәкәем. Алар бит мине ялтырап торган караватка сузып салдылар.Тагы икесе бар икән әле эчтә. Кузгала да алмыйм, ант менә.


– Нәрсәгә кирәк булгансың син аларга? – Хәтимәнең тавышы бераз йомшара төшкән иде.

– Кискәләгәннәрдерме, бүлгәләгәннәрдерме – һич хәтерләмим. Мин шул килеш онытылганмын... Күзләремне ачып җибәргәндә барлык эчке әгъзаларым ут булып яна иде. Шуннан почмакка бастырдылар да баштанаяк бер ак сыекча белән коендырдылар. Берәр төрле химикаттыр, дип уйладым, үземчә.

– Шакшы исең белән бөтен өй эчен тутырдың, сасы көзән. Әкиятеңнең азагы ничек тәмамлана инде?

– Мине баскычтан төшерделәр дә, үзләре күтәрелеп киттеләр. Әкренләп буыннарга хәл кергәндәй булды. Үрмәләп дигәндәй кайтып киттем инде. Менә каршыңда басып торам. Үзем дә иләс-миләс хәлдә, Хәтимәкәй, әллә булды, әллә юк ул тәрилкә дигәне. Бар күңелем курку хисенә уралган. Нәрсә эшлим мин, сиңа кайтмый, кая барыйм? Бер син адәм кыяфәтенә кертә алырсың мине. Түлке берәрсенә ычкындыра күрмә инде, зинһар. Минем тел озайтканымны сизеп калып, йә тагы эзләп килеп җитәрләр. Зинһар өчен, Хәтимәкәем, үтенеп сорыйм синнән...

– Пычак астына яткырып, ун килолап итеңне кисеп алганнар булса кирәк, как сөякләрең генә калган.

– Хәтимә, зинһар гафу ит мине, – дип, Сабир тупса аша атларга уң аягын күтәргән иде, Хәтимә табаны аңа таба сузып, бер генә сүз әйтте:

– Стоять!

Ике ут арасында иде ул. Кичерергәме бер юлга бу дуңгызны, әллә, әнә бара юлың, дип кире борыргамы? Ныклап уйлап карасаң, сүзләрендә дөреслек тә юк түгел кебек. Ябыккан ябыгуын, әмма аракы исе сизелми. Өйрәнгән яу сугышырга яхшы дигәндәй, барыбер яраклашканнар бит инде алар бер-берсенә. Ирсез яшәүләре дә ай-һай авыр бу кырыс дөньяларда. Нинди булса да, арка терәр кеше шушы. Әнә чолан ишеге дә килеп төште, бер сәнәк печән юк абзар башында... Ярый әле, авыл өстенә ялга җибәрдем, дигән хәбәр таратты. Тик моның йөзен күргәч, ял итеп йөргәненә беркем дә ышанмас инде. Сөтне-каймакны жәлләми тәненә бераз ит кундырып алырга кирәк булыр...

Бу вакытта өмете өзелгән Сабир күтәргән аягын кире төшергән иде. Себер якларына чыгып китәсеме? Анда вагонда кунып йөрсәң дә, тамакны карыйлар, акча да шактый төшә, диләр. Тормыш әкренләп җаена килер...

– Инде мине тыңла! – диде Хәтимә каты гына. – Өйгә керү мәсьәләсе ачык кала. Беренче шарт: башкача авызыңа бер тамчы да шайтан суын алмыйсың!

– Юк, юк, – дип туктамый башын селекте Сабир. – Анысыннан дәваладылар, ахрысы, инде мине.

– Икенче шарт: очраган берсенә, ял йортында булдым, диярсең. Ниндидер дарулары килешеп бетмәде, шул җелегемне суырды, алдан ташлап кайтып киттем, дип шыттырырсың бераз. Ә хәзер кыздырып мунча як, бу киемнәреңне дә шуның утына ташла, өч сәгать чыкмый шакшыларыңны кыр. Моннан соң йоклау урының верандада булыр, мин башкача синең белән түшәк уртаклашырга уйламыйм. Өченчесе: иртән как штык эшкә! Сагынганнардыр анда сине.

Бу сүзләрдән Сабирның ак йөзе тагын да агарып киткән төсле булды.

– Түлке тимерчелеккә бармыйм. Терәп атсаң да, бармыйм, гөлкәем. Лутчы фермерга ялланам. Күптән чакыра, акчаны да күбрәк түләргә вәгъдә итә...

– Ну, акчасы күбрәк булса, мин каршы түгел, – диде Хәтимә йомшап. Шуның белән сөйләшүләрнең беренче раунды тәмамланды.

 

* * *

Хатынының әмерләрен берсүзсез җиренә җиткереп үтәргә алынды Сабир. Яңа эшендә янып эшләде, өйдә дә йөгереп кенә йөрде. Чолан ишеге яңартылып үз урынына кадакланды. Җаен табып, чабынлык җирләрен дә вакытында чаптырып, печәнен абзар башына тутырып куярга өлгерде. Гомумән, хатынының күзләренә генә карап торды.

Әмма әлегә кадәр йокы урыны веранда диванында иде. Хәтимә чакматаш кебек хатын, тәки сүзендә торган булыр иде. Ләкин вакыт үткән саен, ул иренең сөйләгәннәренә бар күңеленнән ышанды һәм ничектер шайтан ләгыйнь аның уйларын чуалтты. Теге күктән төшкән кунаклар берәр төрле үзгәрешләр кертмәгәннәрме икән иренең фигыленә? Булмас, димә, галәмне иңләп очкан нәрсәләр барысын да булдыралардыр. Тыела алмады, хисләренә ирек бирде: иренә елмаеп карады, яныннан сырпаланып үтте. Хикмәти Хода, бик тә килеште аңа бер юрган астында төн үткәрүләр. Чынлап та, үзгәрешләр булганмы, әллә бер-берсен артык тансыклаганнармы, анысы безгә караңгы.

Сабир хатыны каршында бер карышка үсеп китте. Тегенди-мондый гына түгел бит аның ире, ерак йолдызлардан килгән затлар белән аралашкан. Тагын кем бар авылда андый күренекле бәндә? Нәрсә авылда? Районда, хәтта республикада көндез шәм яндырып эзләсәң дә, таба алмассың Сабир кебекне.

Сер ул бер кеше белсә генә сер булып кала, ике кеше белдеме – бетте диген. Хәтимәне дә көне-төне корт кимерә башлады: кем белән бүлешергә бугазны ярып чыгып килгән бу яңалыкны? Кем бар сер сакларлык?

Киңәшчесе итеп тиңдәше Гөлсараны сайлады. Сабирының да төшеп калганнардан түгел икәнен белгертәсе килде шул почык борынга. Теге ялгыз чагында юк сәбәпне бар итеп барып керде дә, сүздән-сүз чыгып, түкми-чәчми сөйләп бирде ахирәтенә иренең башыннан үткәннәрен. Кат-кат кисәтергә дә онытмады:

– Бер син генә беләсең, кара аны, тешеңне агартсаң, борылып та карыйсым юк! – диде.

– Юк, юк, юләрме әллә мин шундый хәбәрне кемгәдер сөйләргә? Ипекәйдер менә, йөзем саргайсын, телем корысын, бер кәлимә сүз әйтсәм...

Билгеле инде, көтү кайтканда, авыл халкы бергә бишне кушып, искитмәле яңалыкны тикшерә иде. Шул көннән башлап ахирәтләр кан дошманга әйләнде... Ә халыкның авызына яулык каплап булмый. Йолдыздан төшкән кунаклар турында хәбәрләр еракларга таралды. Сабирның дәрәҗәсе бермә-бер артып китте.Теге җиләкле аланлыкны тикшерергә әллә нинди белгечләр килеп тулды, гәзитләрдә мәкаләләр басылды. Хәтта телевизорда Сабирның җитди карашы чагылып калды. Шуннан артыгы булмады шикелле. Сабир туры килгәндә, тагын әз-әзләп тоткалый башлады. Хатынына тоелган үзгәрешләр дә эреп юкка чыкты, бик кыска вакытлы булган, ахрысы, тегеләрнең тәэсире. Шулай да, күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәп яталар әле Хәтимә белән Сабир. Ни әйтсәң дә, берәүгә берәү кирәк, таянырга терәк кирәк.

Тагын шунысы бар икән әле. Сабир теге грузинның машинасына утырып киткән урын паранормаль зона дип йөртелә башлады...

 

"КУ" 7, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев