Кәрим Кара

  • 22 гыйнвар 2020 - 09:00
    Җиләкле алан (ахыры)
    – Керергә рөхсәт итәсеңме, Хәтимә? Ышан, тырнак очы кадәр дә гаебем юк минем синең алда... – диде Сабир күзләрен яшьләндереп...
    1791
    0
    8
  • 21 гыйнвар 2020 - 11:00
    Җиләкле алан (дәвамы)
    Ире шул киткән җиреннән бөтенләй кайтмый калса да, яхшы буласыдыр. Бер рәхәт күрсәткәне булмады бит газиз хатынына, ничә еллар бер кыек астында яшәп. Яшьрәк чагында кешегә дә чутламаган сыман кыланды, эчеп даулашуны гадәт итте...
    2115
    0
    4
  • 20 гыйнвар 2020 - 15:00
    Җиләкле алан (повесть)
    Аның Сабиры кайтмады. Нәрсәгә дә юрарга белмәде хатын. Иртән һушына килеп, үрмәләп булса да, тупсасына кайтып егыла торган иде бит ул. Әллә чынлап та берәр бәлагә тарыганмы хәләл җефете?
    3075
    0
    16
  • 2 сентябрь 2019 - 17:00
    Депрессия (ахыры)
    Үлем беркемне дә аямый, синең яшеңне сорап тормый. Якаңнан бөтереп ала да, килеп җиттең – синең тукталыш, дип, фанилыктан исемеңне сыза, җаныңны билгесезлеккә озата. Анда ни барын кем белгән? Яшәргә ашыгырга кирәк. ..
    973
    0
    1
  • 31 август 2019 - 12:00
    Депрессия (дәвамы)
    – Кәбир дускай, син тиз генә минем янга килеп җитә алмассыңмы икән? – дип кычкырды иптәше трубкага. Тавышы танымаслык булып үзгәргән иде аның, нидәндер бик каты курыккан иде булса кирәк. Кырык төрле уй үтте Кәбирнең башыннан, йокысы сыпырып алгандай юкка чыкты. – Нәрсә, юл бастылармы әллә? – дип сорады, кулын күлмәгенең җиңенә туры китерә алмый азапланып. – Алай гына булса... Кеше таптаттым мин, Кәбир...
    1068
    0
    5
  • 29 август 2019 - 09:00
    Депрессия (дәвамы)
    Кәбирнең үз баласы булмады, кеше баласын үстереп аякка бастырырга язган икән аңа. Ширбәт ае шатлык эчендә үтте дияргә була. Өчәүләп диңгез буенда ял итеп кайттылар, яңа фатирны үзләренчә бизәп, вакыт үткәне сизелмәде. Тора-бара Кәбир сөекле хатынының, ясалма битлеген салып, бөтенләй башка фигыльгә керә барганын тойды. Беренче низаглар кемнең кем икәнен ачыклаудан башланды...
    1631
    0
    3
  • 28 август 2019 - 10:00
    Депрессия (повесть)
    Беркөн килеп, син барысының да юкка гына булганын аңлыйсың, уйлаган уйларың сафсата гына, язган юлларың чүпкә тиң. Бу – авыр халәт. Яшә-яшә дә, эшлә-эшлә дә мәгънәсезлек өеме янында ялгызың басып кал. Әнә шундыйрак уйлар башын тинтерәтте Кәбир Сәлимовның да...
    1623
    0
    2
Реклама