Логотип Казан Утлары
Повесть

БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повестьның дәвамы)

Әллә Хәйбулланың рәнҗүләре каты булганмы, үз тиңен таба алмый җәфаланды Рәзилә. Үзенең язмышына бераз күнегә дә төшкән иде инде. Һәм көтмәгәндә, менә бу хыялый уй башына килүе аны әсәрләндереп җибәрде. Хәйбулла ничек яшәп ята икән анда?

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Икенче көнне берни булмагандай, Хәйбулла торып, чәй кайнатып эчте дә эшенә китте, Рәзилә дә башкача ул турыда сүз кузгатмады. Хәйбулла һаман хатынын әллә кем итеп күрде, ә менә Рәзилә тыштан сиздермәсә дә, уйлары белән бөтенләй башка дөньяда яши иде. Нәрсә әйтсәләр әйтсеннәр, Рәзиләгә тиң тормыш түгел иде бу. Рәзилә үзе яхшы, матур, күңелле тормышка лаек. Ә нигә? Чибәрлеге бар, акыл өлкәсендә читтә калмаган, кешеләр белән сөйләшергә маһир, кирәк булса сатып җибәрер, үҗәтлеге дә җитәрлек. Нәрсә эшләп ята соң әле ул монда, нәрсә бәйләп тота аны? Кайда киноларда күрсәткән, китапларда язылган өзелеп сөюләр, күңел җилкендергән вакыйгалар, күңелгә якын, күп акча ала торган эш, матур-матур киемнәр, урап чыккысыз фатир? Санап чыкканнар барысы да бар бит ул әйләнә-тирә дөньяда, яшиләр бит әнә кешеләр. Монда кул кушырып утыра торган булсаң үтәр-китәр гомер. Һәр кеше үз бәхетен үзе яуларга, көрәшергә тиеш. Әллә Хәйбулланы шәһәргә тартып караргамы? «Анда икенче мөмкинлекләр. Шул тартмада гомеребез үтәрме, әйдә, башкалага барып урнашабыз, сине кушкуллап каршы алачаклар, мин дә юньлерәк эш табармын. Бәлки, фатир да юнәтербез, анда бөтенләй икенче тормыш», – дип игәли башлады ул ирен форсат чыккан саен. Беренче тапкыр Хәйбулласы аның сүзләрен күтәреп алмады. «Монда яңа өй салабыз, – дип, үзенекен каерды. – Менә җәйгә бераз акча туплап, авылда бурасын бурыйбыз да көзгә алып килеп күтәрәбез. Калган өлешен әкренләп үзем эшләп чыгам. Әллә кайларга барып, бәхет эзлисе түгел. Әти-әни дә картайганнар инде минем, ничек аларны ташлап китәсең?..»

Язлар җиткәч, кар сулары гөрләвекләр булып акканда, Рәзиләнең күңеле бигрәк иләсләнде. Алда ниндидер икенче тормыш көтә икән аны дип, үз-үзен ышандырды ул. Гөлт итеп торган шәһәр утлары, матур киенгән кешеләр, урап чыккысыз кибетләр, выжт-выжт чапкан чит ил машиналары, кулларына чәчкәләр тоткан нәзакәтле ир-атлар күз алдыннан китмәде. Өйдә тәмам холыксызланды, ашарга пешерсә пешерде, пешермәсә – юк. Юк йомышны бар итеп, гел урам киләпләде, ире белән аерым йоклый башлады. Ялкыткан иде аны бу ир кисәге, гомер бәхет күрәчәге юк аның белән. Менә хәзер тимерне кызуында сугып, үзгәртсә үзгәртеп кала язмышын, икеләнеп калса, мәңгегә мүкләнеп утырачак шушында.

Көннәрдән бер көнне ныклы карарга килеп, ул эштән яңа кайтып кергән Хәйбуллага ярып салды:

– Без башка бергә яши алмыйбыз, мин синнән аерылам!.. Тезләнепләр ялынып карады Хәйбулласы, шәһәргә китәргә дә риза булып бетте, ләкин Рәзиләнең хыялындагы шәһәрдә иренә урын каралмаган иде. Үз сүзен сүз итәргә гадәтләнгән Рәзилә эшне кызу тотты. Авылдан абыйлары килеп үгетләделәр, каената белән каенана: «Тормышта төрлечә була, түз бераз, җайланыр барысы да», – дип нәсихәтләп карадылар, очраган таныш-белеш, ахирәтләр тел шартлаттылар. Нык торды киребеткән Рәзилә, гел бер сүзне кабатлады: «Без холыкларыбыз белән туры килмибез, иң яхшысы – аерылышу».

Тәвәккәлләгән – таш ярыр, диләрме әле? Шомыртлар ак чәчкәләргә күмелеп утырганда, яшь хатын ике кулына ике юл сумкасы тотып, шәһәргә бара торган автобуска кереп утырды. Күңеле җырлый иде аның. Тәки теләгенә иреште бит, әнә нинди гүзәл үзгәрешләр көтә аны алда!

Әлбәттә, болар барысы кысыр шатлыклар иде. Кочак җәеп каршы алган кеше булмады аны. Башта чыбык очы бер туганнарына барып, башын төртте. Ике бүлмәле фатирда ул гаилә үзе дә очын-очка ялгап гомер кичерә иде. Үсмер уллары беренче минуттан ук Рәзиләне күралмады, кайда барып утырса, йөзен җыерды, ни эшкә алынса да, «дерёвня» дип, авыз күтәреп көлә торган булды. Гаилә башлыгы эчәргә һәвәс булып чыкты. Һәр салмыш көнендә икенче бүлмәдә хатынын битәрләде: «Нәрсә эшләп бездә җан асрый бу килмешәк? Мин аның тамагын туйдырыр өчен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр көч түгәмме? Әйт яхшылап, башка урын тапсын. Түземлегем бетсә, арт шәрифләренә тибеп, баскычтан очырам мин аны, күр дә тор».

Ара ишекне ябып әрепләшсәләр дә, барысын да ишетеп, җаны өзгәләнә иде Рәзиләнең. Анысы бер булса, тагын бер кайгысы бар иде әле: шәһәргә китмәстән алда үзенең авырга узганын сизгән иде. «Ярар инде, баргач төшертермен әле. Анда больницалар адым саен», – дип, җиңел генә уйлап килгән иде. Серен хуҗабикәгә чиште, теге кулларын җәеп җибәрде. Бушлайга хәзер төшермиләр дә, шәһәрдә пропискасы юк, аны нинди больница кабул итәр, бердәнбер юл – түләп. Андый акчалар Рәзиләдә юк иде. Көннәр буена эш эзләде яшь хатын, яшәр урын эзләде. «Әллә кире кайтып китимме икән?» – дигән уй да килгәләде башына бик авыр чакларда. Хәйбулласы берсүзсез кабул итәр иде, анысына ышана, башкаларның йөзенә ничек күренерсең, ояты ни тора.

Тешләрен кысып, күз яшьләре белән юынып, үҗәтләнеп, үз юлыннан атлады ул. Бар икән Аллаһы Тәгалә, көтмәгәндә, яшәр урын-җир дә, эшләргә эшен дә тапты ул. Ул урын ташландык яшь балаларны карый торган приют иде. Монда эләккән ятимнәрне аякланганчы, бераз тернәкләндереп, интернатка озатканчы шулай карыйлар икән. Мөлаем гына йөзле татар баш табиб Рәзиләгә балалар палаталары янындагы ике метрлык әйберләр кую бүлмәсендә яшәргә рөхсәт итте. «Карават, тумбочка куярбыз, балаларга да һәрчак күз-колак булырсың, кирәк чакта башка санитарларны алыштырырсың, тамагың да балалар белән бергә булыр. Хезмәт хакы тиеннәр генә инде, анысына, бигайбә. Калсаң, иртәгәдән эшкә», – дип, яшәү тәртибен аңлатты. Риза булмыймы соң инде Рәзилә, шундый оҗмахтай урынга! Эштән курыкмый ул, җимертеп эшләр, вакытлыча гына бит барысы да. Эшли башласа, башка мөмкинлекләр эзләр, эзләгән табар, диләр.

Канатланып, яңа урынга күченде ул, җиң сызганып, эшкә алынды. Эш җитәрлек булып чыкты: яңа туганнарыннан алып өч яшькә кадәр булган балалар белән ике палата шыплап тулган иде. Шуларның асларын алыштырып, тамакларын туйдырып, елаганнарын юатып, уйнаганнарын уйнатып, кичкә кадәр җеп өзәрлек тә хәле калмый иде Рәзиләнең. Йокларга яткач та әле тавыш бирсәләр сикереп тора, дежур санитарларга булыша. Әнә шулай көн-төн чабып, үз кайгысын күз уңыннан ычкындырган булып чыкты. Бераз ипкә килгәч, эш хакы алып, больницага барды. «Соңга калгансың, күгәрченкәем, телисеңме, теләмисеңме, табарга туры килер. Анализларың яхшы, яшь чакта табып кал. Уңышлар сиңа», – дип, өметен өзделәр. Нәрсә булып бетәрен азагына кадәр уйламастан, тагын эшкә чумды, аны тагын балалар тавышы басты.

Бердәнбер көнне баш табиб аның түгәрәкләнгән гәүдәсенә карап, гаҗәпкә калды.

– Монысы нинди яңалык тагын? Кайчан табарга тиешсең? Син әле гинекологта исәптә дә тормыйсыңмы? Немедленно күренергә, декретный отпуск оформить итәргә! Ул нинди хәл, эш урынында балалап ятарга уйлыйсыңмы? – дип, пыр тузды. Рәзиләнең коты очты, урамга куалап чыгарып җибәрсәләр, бу хәлдә кая барыр ул?

Хатын хуҗасының аягына егылды, күз яшьләренә төелеп, барыр җире юклыгын әйтте, үз бүлмәсендә калдыруларын үтенде. Ярый әле баш табиб сирәк очрый торган изге күңелле затлардан иде, аны аңлады, калырга рөхсәт итте, әмма бүгеннән үк белгечкә күренергә кушты. Кош тоткандай шатланды Рәзилә, баласын күтәреп кайтыр куышы булачак аның, урамда калмас.

Бу сөйләшүләрдән соң әллә ай үттеме, Рәзилә авырлыгы өч килодан артык, калын тавышлы, елак кыз тапты. Дежурдан буш булган таныш санитар хатыннар аны таксида больницадан приютка күчереп куйдылар. Декрет вакыты, әле ярамый, дип тормады әни кеше, бераз хәл алгач та, үз баласын, ятимнәр арасына кушып, тагын эшкә тотынды. Башкалар әйтеп-әйтеп карадылар да кул селтәделәр. Өч ел гомерләре үтте әни белән баланың шушы зар йортында. Өч ел яшь гомерен сарыф итте шушында. Ләкин тик ятмады, һаман өметенә омтылды, бер тапкыр аның өчен генә күк капусы ачылачагына ышана иде ул.

Шәһәр җирендә иң авырткан җир, әлбәттә, торак мәсьәләсе. Үзеңнең фатирың булса – син кеше. Алда эшне үзгәртергә, шәхси тормышны кайгыртырга йөзләгән мөмкинлекләр ачыла. Ничек тә фатирлы булырга бар көчен салды Рәзилә. Фәрештәгә тиң баш табиб жәлли иде яшь хатынны, һәм ул мөмкинлекләреннән файдаланып, ничек тә аңа яшәр урын табарга тырышты. Төрле түрәләр каршында бу сорауны күтәреп чыкты, югарыда утырганнарга рәсми хатлар аша мөрәҗәгать итте, депутат буларак, вәкаләтләреннән файдаланды. Баш табибның да, Рәзиләнең дә тырышлыклары бушка китмәде, өч ел дигәндә Рәзиләгә гаиләлеләр тулай торагыннан фатир бирделәр. Бу авыр заманнарда бушлай фатир ала алуына бергә эшләгән ахирәтләре ышанмый аптырадылар, бот чаптылар. Ничә елга беренче тапкыр үзен чын-чынлап бәхетле итеп сизде Рәзилә. Менә бу буяу исләре аңкытып торган зур тәрәзәле иркен фатир аныкы бит, аның мөлкәте. Менә ачкычлары кулында, менә ордер. Ә ничек якты, иркен, тын алулары җиңеләеп китә хәтта. Аерым кухня, аерым туалет, ванна, кечкенә булса да коридоры да бар. Ә зур бүлмәсен иңләп аяклар арый. Менә монда ул диван алып куяр, бу ягында чит илнең стенкасы торыр, идәндә буеннан-буена зур келәм, люстра – бәллүрдән, почмакта зур телевизор. О, монда әллә ниләр тутырырга була әле! Мондый шатлыкларны, бары үзе яңа фатир алып караган кеше генә аңлый аладыр...

Ике-өч айдан ничә еллар җелекне суырган тәмуг казаныннан Рәзилә бөтенләйгә китте. Яңа эше кеше көнләшерлек иде: нефть-газ чыгару идарәсе баш инженерының секретаре. Анысыннан башка тагы ике-өч вазифа тактылар әле яшь белгечкә, эш хакын да юмарт билгеләделәр, оешма бай иде. Ел үткәндә, Рәзилә танымаслык булып үзгәрде; өстенә соңгы модага ияреп тегелгән киемнәр (бу эшкә күчкәч тә ул ширпотребны бик өнәми башлаган иде), килешле прическа, күзләрендә наянлык.  Үз-үзенең хакын белү чаткылары ялтырый, атлап китүләре подиумда йөргән кызларныкыннан һич ким түгел. Кем әйтер бу хатын кайчандыр авылда тирес каерып үскән дип?

Үз-үзен карады Рәзилә, аэробика белән дә шөгыльләнде, көзге алды бизәнү-төзәнү әйберләре белән тулды, диетага утырды. Хәзер инде шәхси тормышны җайга салу, үз тиңен табу аның тормыш мәгънәсенә әйләнде. Беренче ирешкәннәрен ул алдагы көннәргә трамплин дип кенә фараз йөртте.

Башта хатын планканы бик югарыдан куйды. Булачак хәләл җефетен укыган, карьера ясаган, иномарка руле артында утырган, акчаны исәпләми тоткан, Рәзилә өчен үләргә әзер торган, артистлар кебек чибәр, мәһабәт гәүдәле ир-ат итеп күз алдына китерде. Шундый затның үзен назлауларын тоеп, төшләрендә саташып уянды. Эш урынында һәр үткән-сүткән ир-атны үзенең хыяллары белән чагыштырды. Очрады андыйлар, бер караудан баш әйләнерлекләре белән дә танышкалады Рәзилә, үз җәтмәсенә эләктерергә омтылышлар ясап карады. Игътибарлы, зыялы, белемле, ихтирамлы, Рәзиләнең корбаны булырга тиешле кандидат, аңа сокланып, гомер ишетмәгән комплиментлар яудырды, чәчәкләр бүләк итте, рестораннарга чакырды. Авыл мокытлары төсле тупас кыланмады, бер-ике күрешүгә чишендерергә талпынмады, киресенчә, үзенең тиңе итеп күрде, фикерләре белән уртаклашты, тыңлап, түзеп утырырлык булмаган ниндидер симфоник концертларга, ничә карасаң да, аңлаешлы рәсем тапмаслык модернистик күргәзмәләргә йөртте. Кыйммәтле презентлар ташыды, мәхәббәттә аңлашты. Инде бу минеке, дип тәмам ышанып, Рәзилә аның белән бергә төннәр үткәрде, тәмле пешеренеп, эштән соң кунакка килгәнен көтте.

Ни гаҗәп, аралашулар шуннан ары узмады, өйләнү турында сүз бөтенләй чыкмады. Гаҗиз калган Рәзилә үзе башлап, сүз кузгатып карады. Син миңа ошыйсың, үзең дә миңа сөю сүзләре сөйлисең, бер-беребезне җитәрлек дәрәҗәдә белдек тә шикелле, нигә безгә бергә яшәмәскә, гаилә кормаска? Мин, мәсәлән, риза дигәнрәк кармаклар салып карады Рәзилә. «Өйләнү» сүзеннән куркып, «кандидат» эзсез югалмады, очрашулар дәвам итте, әмма дә ләкин ул өзелеп яратса да, Рәзиләгә бүгеннән өйләнә алмый икән. Ник дисәң, әле аның гаиләсе бар: хатыны, баласы, ничә еллар туплаган малы... Хатынының әтисе белән бер оешмада эшли, аның кул астында. Бер-бер хәл була калса, иртәгәдән аны урыныннан очыралар, шундыйрак шактый ышандырырлык сәбәпләр табылды. Шулай да Рәзиләне өзелеп ярата икән, күрми-очрашмый тора алмый, гел аның хакында уйлый. Иң яхшысы – араларны өзмик, ә бәлки, кайчандыр, малай үскәч, үзе ныклап аякка баскач, бабай тиешле кеше пенсиягә киткәч, кавышырлар да алар, әлбәттә, кавышырлар... Артына егылып китә язды Рәзилә андый аңлашулардан, булачак кавышулардан. Өстәл тулы сый-нигъмәтләрдән дә  авыз иттермичә, пыр туздырып куалап чыгарды бәдбәхетне.

Сөяркә булып кына яшәргә аның планнарында юк иде. Инде акыллырак булырмын, кемнең кем икәнен аңлап, сак кыланырмын дип сүз бирсә дә, тегеңә охшашлар белән тагын берничә тапкыр авызын пешерде әле ул. Ләкин алдына алганын куя торган хатынмы соң Рәзилә? Отыры чаяланып кырык төрле юллар аша үз тиңен эзләде ул. Ахирәтләренең таныш ир-атларын күзләде, игъланнар бирде, күңел ачу урыннарына ауга йөрде, танышу клубларын айкады. Бер ир белән берничә ай бергә яшәп карады. Миша урыс иде, анысы киртә булмады, кем әйтмешли, «үгез булмагае, чурт булсын, балаларга сөт булсын», дигәндәй, яхшы кеше икән, нинди милләттән булуы мөһим түгел. Очраштыргалап, бер-берсен күзәтеп йөргәндә, Миша тыныч, басынкы кеше булып күренде, начар гадәтләре юк, эчми-тартмый. Рәзиләне чын-чынлап ошата булса кирәк. Машинасы юк-югын, яшь бара, машиналыны эзләп, карт карчыкка әйләнүең дә бар. Тәвәккәлләде хатын, бар шартын җиренә җиткереп, тагын бер кат кияүгә чыкты. Өрфия ак туй күлмәге киде, ахирәтләренә баш аша кулындагы чәчәкләр гөлләмәсен ыргытты. Янәсе, инде мин эзләгәнемне таптым, кайсыгызга чират?

Мишаның өч бүлмәле фатиры бар иде, анысы да уңай тәэсир иткән иде хатынга. Кызым үсеп килә, үзенең аерым бүлмәсе булыр, иркендә яшәрбез дип фараз йөрткән иде. Мишаның туйларында гына беренче кабат күренеп калган, комы коелып беткән әнисе яңа җиргә яшьләргә ияреп килде. «Это наша фамильная квартира, твой отец, земля ему пухом, потом и кровью достал ее. Мне недолго осталось, последние дни хочу проводить здесь», – дип шәрран ярды тешләре коелып беткән кыямәт карачкысы. Басынкы холыклы Миша: «Әлбәттә, әни, әлбәттә, бу өйдә иң кадерле кеше син булырсың», – дип шатланып, ризалыгын белдерде.

«Бәхетеңне сыер сөзсә, көтү көткән акчаңны да ала алмассың», диләрме әле? Үзе баш, үзе түш булып өйрәнгән Рәзилә карчык белән сыеша алмады. Тазалыгы чамалы булса да, зәһәре җитәрлек калган икән әле теге кортканың. Юк кына нәрсәдән һәркөн өйдә тавыш купты, мескен Миша ике арада ярарга тырышып бәргәләнде. Рәзилә күзаллаган бәхетле гаилә тормышы түгел иде инде бу. Чираттагы даулашулардан соң ул, әйберләрен төяп, кызын җитәкләп, үз фатирына кайтып китте. Ярый сатып өлгермәгән иде, мәгәр, клиентлар эзли башлаган иде бит инде, урамда торып каласылар икән. Миша мин дә калмыйм, сезнең белән барам, дип кызган иде дә, тиз тынычландырды Рәзилә. Бәләкәй генә бүлмәдә өрлектәй ирне карап ятарга башына тай типкәнме әллә аның?

Әллә Хәйбулланың рәнҗүләре каты булганмы, үз тиңен таба алмый җәфаланды Рәзилә. Үзенең язмышына бераз күнегә дә төшкән иде инде. Ярый әле кызы бар, янда тере җан, икәүләшеп тә, бик матур яшәп яталар әле. Миланасы укуга сәләтле булып чыкты (Рәзилә шәһәрчә яңгырасын дип, кызына шундый исем куштырган иде), гел «дүрт» тә «биш» төяп кайтты мәктәптән, менә шатлык әни кешегә. Энәдән-җептән киендерде газизен Рәзилә, өстәп, әле музыка мәктәбендә укытты. Үз җаена тәгәрәде шулай гомер йомгагы.

Һәм көтмәгәндә, менә бу хыялый уй башына килүе аны әсәрләндереп җибәрде. Хәйбулла ничек яшәп ята икән анда? Ниемә кирәге бар, ялгап торган җепләр күптәннән шартлап өзелгәннәр, күпме вакыт үткән, сулар аккан.

Ләкин бу уйлар аңа икенче көнне дә чат ябыштылар, тынычлык бирмәделәр. Чынлап та, ничек яшәп яткан була икән беренче «мәхәббәт»? Өй салганмы икән, әллә авылларына кире кайтып киткәнме? Өйләнгәнме, хатыны ниндирәк, Рәзилә белән чагыштырырлыкмы? Балалары бардыр, бәлки, үзенең тагын бер кызы үсеп килгәнен белми дә бит әле ул мүкләк. Күрсә, нәрсә эшләгән булыр иде икән? Авылдагы авыр тормыш изә кешене, картайгандыр, мөгаен, чәчләре чаларгандыр. Ә менә Рәзилә, Аллага шөкер, һаман кызларга биргесез әле. Бигрәк юньсез, җөмәй иде шул Хәйбулласы, артыннан эзләп килеп, Рәзиләне тапкан булса, әллә бөтенләй башка юллардан китәр иде язмышлары. Алай начар яшәмәделәр бит алар, бер-берсенә берегеп киткәннәр кебек иде, яшь чак бит, сөйгән-сөелгән дә булганнардыр. Икесе арасында гына булган искә алырлык, күңелне кузгатырлык вакыйгалар бар иде ул, бар...

Шулай хәтер сандыгын актарып, төшкә тиклем йөрде дә Рәзилә, өйләдән соң хуҗасына гариза тотып керде. «Киләсе атна башыннан ике көнгә отгул бирегез, кисәк кенә кайтып килергә кирәк иде, хәбәр алдым», – дип, үз гозерен әйтте. Күптәннән бергә эшләгән хуҗа берсүзсез ризалыгын бирде, хәерле юл теләп озатып калды. Гомер булмаганны, ашкынып, өенә кайтты Рәзилә, каяндыр килеп эләккән җыр кисәген көйләп, шыплап тутырылган кием шкафын актарырга тотынды. Ни гаҗәп, күңеле күтәрелгән иде аның, гел елмаясы, сөйләшәсе килеп кенә тора иде. Соң гына кайтып кергән Миланасы да әнисендә ниндидер үзгәрешләр булганын сиземләп алды, нечкә куллары белән әнисенең муенына килеп сарылды.

– Кайда җыенасың, ма? Берәрсе кунакка чакырдымы әллә? Матур күлмәкләреңне таратып салгансың...

– Барам инде, барам. Сер әлегә. Әйт әле, кызым, кайсы ныграк килешә миңа?

 – Барысы да килешә, син үзең матур. Менә бу зәңгәре миңа бигрәк тә ошый. Йә әйт инде, зинһар, кая барасың?

– Чистый сагыз булдың. Ярар, әйтсәм әйтим инде. Үземнең дә тел кычытып кына тора. Беренчедән, мин үзем генә түгел, синең белән икәүләп барабыз, икенчедән, бер тапкыр да булганың юк синең анда. Авылга, абыйларың янына кайтып киләбез.

– Авылга? Абыйларга... Минем аларны бөтенләй күргәнем дә юк шул, минем кебек балалары бармы аларның? Ә кайчан?

– Иртәгә барып билет алып куярбыз. Йә ярар, бар, утырып аша, өстеңне алыштыр. Аннан соң синең дә киемнәрне карарбыз... Кызы риза булып, кухняга атлады, ә Рәзилә кулындагы күлмәген тоткан килеш тынып калды. Әйтмәсәң дә, бала үз туганнары турында берни дә белми бит, ә Рәзилә үзе беләме соң? Ничек чыгып китте, шул килеш югалды. Баштарак мескен булып күренәсе килмәде алар каршында, соңыннан гаилә коргач парлап кайтырбыз дип уйлады. Кызын җитәкләп, ялгыз башы кайтып керсә, җиңгәсенең авыз кыйшайтып: «Ә кияү тиешле кеше, кызыңның әтисе кайда соң?» – дип соравыннан курыкты. Көн артыннан көн үтте, унике ел үтеп киткән. Башка да сыярлык түгел. Йә ярар, үткәннәргә үкенеп утырасы түгел, менә кайтырга җыена бит, соң булса да, уң булсын. Кемнеңдер кырын карашлары да куркытмый инде аны, ул хәзер икенче Рәзилә, керфеге дә селкенмәс.

Дулкынланып, юлга җыенып, кич үтте. Нәрсәләр алыйм, ничек киеним, дип, кырык фигыльгә керде ул. Күргәннәр-таныганнар белеп торсыннар, алар каршына үз тормышыннан канәгать, бәхетле яшәгән ханым килә. Көнләшеп карап калсыннар, оныта алмый, соңыннан да еш-еш телгә алсыннар. Нәрсә уйлаптыр, алмаш киемнәр дә аласы итте Рәзилә, белмәссең, ике-өч көнгә тукталырга туры килер...

Ял көне дә мәшәкатьле булды, әниле-кызлы кичкә кадәр шәһәр урамнарын айкадылар. Автовокзалга барып, автобуска билет алып куйдылар, супермаркетка кереп, туганнарына бүләкләр сайладылар. Рәзилә матурлык салонына кереп, яңа прическа, педикюр, маникюр ясатты. Мәш килделәр. Көч-хәл белән кайтып егылгач, тамакларына ашадылар да яту ягын карадылар. Арулары да җиткән, автобус та авыл тарафына бик иртә кузгала иде.

Иртән Милананың йокысы туймаган иде, салонга кереп утыргач та, әнисенең иңбашына башын терәп, йоклап та китте. Рәзилә тәрәзәдән күзләрен алмыйча таныш кырларны күзәтте. Бигрәк тә үзсүзле шул ул, юк сәбәпләрне бар итеп, ничә еллар кайтмый йөргән булды, туганнарны шулай онытырга ярыймы соң инде?..

Күршедә утырган киң гәүдәле, чәчен кыска гына итеп алдырган, яхшы киенгән бер ир-ат гел аңа карап килгәнен чамалап алды Рәзилә. Ирләрнең игътибары, сокланулары бөтен хатын-кызның да күңеленә май булып ята. Кирәксә-кирәкмәсә чәчләрен төзәткәләде ул, уч хәтле көзгесен алып, битен-йөзен сыйпады, иреннәренең иннеген яңартты. Күршесенең тәмам түземлеге төкәнде, ничек тә бу чибәр хатынны үзенә җәлеп итәргә кыбырсыды. Ниһаять, батырланып китеп, вакыт сораган булды, кайларга барасыз, дип кызыксынды. Рәзилә авыз йомып утырмады, сүз артыннан сүз ялгана торды. Исеме Мансур икән, инженер, Шпицберген утравына йөреп эшли, имеш, безнекеләрнең ташкүмер чыгару шахталары бар икән анда, эш хакы ярыйсы, долларлар белән түлиләр. Вахтасына өч йөз меңгә җитеп ала. Бу зур акчалар турында ишеткәч, Рәзиләнең колаклары торды, тигез, матур тешләрен ялтыратып, иргә сынап карап алды. Алай ярыйсы гына күренә, Рәзиләдән чак кына олырак булыр, әмма нык, төптән таза, йөзгә дә сөйкемле генә.

Автобус шофёры пассажирларга капкалап алырга, йомышларын үтәргә юл читендәге кафе буена туктатканда, бөтенләй үз күреп, Рәзиләнең артыннан бер тотам калмый ияреп йөрде яңа танышы. Хатынның тормышы хакында сорашты. Шәһәрдә яшәгәннәрен белгәч, бөтенләй балкып китте. Үзе хакында да сөйләп алды. Ә мин бит сезгә күрше урамда гына яшим, диде, яңа, зур фатир сатып алган идем, гараж янәшәдә генә, чит ил внедорожнигы минем, «Хаммер». Менә чак эштән кайткан идем, ямь тапмыйм ялгызыма. Авылга энекәшләргә китеп барышым. Машинага да утырып йөрисем килми, автобуста, ичмасам, кешеләр арасында. Анысына хәзер сөенеп бушый алмыйм, сезне очратмаган булыр идем, дип теленә салынды.

– Ә нигә ялгыз, тормыш иптәшегез, балаларыгыз бардыр бит бу яшькә җиткәч? – дип кызыксынды Рәзилә. Аучы дәрте кузгалган иде анда.

– Эш шунда шул: гаиләм юк минем. Әлегә кадәр өйләнгәнем булмады. Яшермим, булды танышлар, берсе белән дә артык якынаеп китмәдек. Язмышмы, ялгышмы, дигәндәй. Ошаганы очрамагандыр, күрәсең. Ә менә сез бөтенләй икенче, күктән төшкән фәрештәгә тиң... Ничә еллар күрше урамнарда яшәп, бер тапкыр да очрашмаганбыз икән, жәл миңа хәзер төшеп калырга. Ә сез кайчан кире кайтасыз? Бәлки, шәһәрдә очрашырбыз, аралашырбыз. Телефон номерыгызны бирегез әле миңа, бәлки, өй адресын да яшермәссез. Без инде бала-чага түгел, мин чын күңелдән... – дип ялынып, адресын язып алды да, әйберләрен алып төшеп тә калды. Озак кул болгап торды әле ул автобус артыннан. Милана кызыксынып куйды:

– Ул нинди күп сөйли торган абый булды соң? Синнән күзләрен аерып ала алмый. Безнең шәһәрдә яшим, диме? Әллә безгә кунакка килергә булды инде?

– Күршеңдә утырган кеше белән юлда сөйләшәсең инде ул. Күп булыр андыйлар, – дип көлде дә куйды Рәзилә. Шулай да эченнән генә, туры килә калса, аралашып карарга уйлап куйды.

Аларга да барып җитәргә күп калмаган иде. Юлга алган бутербродларын ашап, минералка эчәргә өлгерделәр, автобус район үзәгенә якынлашты. Этенә-төртенә таралышкан кешеләр арасында кызы белән басып калды Рәзилә. Гаҗәпләнеп, таныш та, ят та булган җирләргә күз йөгертте. Кайда булган урамга егылырга торган ике катлы агач өйләр, агач тротуарлар, ерып чыккысыз җыелып яткан сулар? Бөтен җирдә асфальт түшәлгән, чәчәк клумбалары, агачлар, ак кирпечтән зур универмаг, почта, банк тезелеп киткәннәр, юл аша сырлап эшләнгән биек манаралы мәчет төзеп куйганнар, велосипедлар да күренми урамда, тыз-быз кыйммәтле машиналар чаба, кешеләр дә яхшы киенгән. Үзгәргән район үзәге, үзгәргән, кечкенә шәһәрчеккә әйләнгән. Кызы түземсезләнеп, аптырап басып торган әнисенең җиңеннән тарткалады:

– Кая барабыз, ма? Кайда яшиләр абыйлар?

Чынлап та, кая барырга, ничек эзләп табарга ул йөзек кашына тиң Хәйбулланы? Әллә бар, әллә юк Хәйбулла? Рәзилә эшләгән кибет кайсы тирәдәрәк икән? Бергә эшләгән ахирәтләреннән берәрсе булса да калгандыр бит. Алар белә дә белә инде Хәйбулланың кайда яшәгәнен, мондый җирдә барысы бер-берсен беләләр, хәбәрдар булалар.

Тирә-ягына каранып, Рәзилә кызы белән элекке эш урынының кайдалыгын чамаларга тырышты, урам буйлап өскәрәк үттеләр. Әлбәттә, аларның кибете урынында юк иде, анда кемдер ике катлы коттедж төзеп куйган, арырак базар мәйданы икән. Башы эшләде Рәзиләнең, кире килеп, ул универмагның пыяла ишекләрен ачып керде, яшь кенә бер кыздан сорыйсы итте.

– Сеңлем, миңа бер сатучы кирәк иде, Индира исемле, минем белән яшьтәш хатын. Зират буендагы урамда яши торган иде.

– Индира апамы? Ул бит хәзер сатучылыктан китте, әнә юл аша пенсионный фондта утыра, бухгалтер шикелле. Зират буе урамында яши, әгәр дә шуның хакында сорашсагыз...

Эзләп тапты Рәзилә, өстәл артында кәгазьләргә күмелеп утырган, тулыланып киткән ахирәте алдына килеп басты.

– Сезгә кем кирәк? Ни йомыш? – диде теге, танымыйча, кырыс кына.

– Индира дигән кыз кирәк иде миңа. Яле, ипләбрәк кара, кем мин? – диде Рәзилә, наянланып.

– Абау, үләм, – дип, авызын каплап карап катты ахирәте һәм кинәт сикереп торды. – Рәзилә, чукынчык, син бит бу!
Ике ахирәт көлә-елый, бер-берсен кочакладылар. Ашыгып-кабаланып, хәл-әхвәл сорашырга тотындылар, ышана алмый кабат-кабат караштылар.

– Әйкәем, гомер танымас идем яныңнан узып китсәм. Вәт шәһәр нишләтә кешене, кино артисткаларына охшап торасың, ахирәткәем, кыеп карарлык түгел. Бу синең кызыңмы, әтисен кая калдырдыгыз? Кунакка, авылга, абыйларгамы? – дип туктамый сөйләде ахирәте. Шул арада аның аркасыннан сөйде, киемнәрен чеметкәләп карады. Милананы үзенә тартып алып, киң күкрәгенә кысарга өлгерде.

– Әйе, кунакка кайтуыбыз. Ә син бер дә үзгәрмәгәнсең, йөзең дә шул килеш, тик бераз ит кунган, – дип алдашты Рәзилә, ахирәтенең шәлперәйгән гәүдәсенә карап.

– И, үзгәрмәгән кая, әбигә әйләндем инде, ирдән уңмадым, ахирәткәем, бик пырдымсыз, холыксыз бер нәрсә, эчеп алса бөтенләй кешелеген югалта, тавыш-гауга, тиргәш-талаш. Балалар чирләшеп беттеләр, кечкенәсендә йөрәк чире, диләр. Сөйләсәң күп инде, үзеңнең хәлләрең ничек соң, нигә бер кайтып та әйләнмисең? Әллә бик еракка киттеңме? Эшлисеңме, гаиләң бармы, иптәшең кая соң, нигә парлашып кайтмадыгыз? – дип, хатын-кызларга хас кызыксыну белән тезде генә сорауларны ахирәте. Сүзне озайтмады Рәзилә, нигә һәркем алдында йөрәгеңне ачып салырга?

– Кызым белән генә кайтырга уйладым шул. Беләсеңме, Индира, мин сине ник эзләп таптым? Хәйбулла хакында берәр нәрсә белмисеңме, мондамы икән ул?

– Менә сиңа, мич башыннан төшкәч, здрастуй. Нигә кирәк булды әле ул сиңа? Үзең чыгып качтың да...

– Кирәк инде. Бер кәгазьгә култамгасын куйдырырга иде, – дип, куык очырды Рәзилә, үзе уңайсызланып китте, бит очларына алсулык йөгерде.

– Сирәкләп очраткалыйм мин аны, бер-беребезгә баш кагып үтәбез, ә тукталып сөйләшеп торганыбыз юк. Өйләнде ул, соңлап кына, яңа өй салды шикелле. Бер-ике ел элек район гәзитләрендә фотосын да бастырып чыгарганнар иде, яхшы эшли дип мактап, һаман элекке эшендә, ахрысы. Тукта әле, менә икенче катта эшләгән бер хатын шул тирәдә яши, ул беләдер. Мин очып кына менеп төшим әле, ә сез урнашыгыз, хәл алыгыз, мин хәзер, – дип чыгып югалды. Озак та үтмәде кулына бер кәгазь кисәге тотып килеп керде.

– Менә, улица Победы, 16. Минем чамалавым буенча шактый ерак кына.

Кәгазьне кулына алгач та, Рәзилә китәргә җыена башлады.

– Кара әле, Рәзиләкәем, күргән кебек тә булмадым, эш вакыты туры килде. Иркенләп очрашасы иде бит, үткәннәрне искә алып, бер гөрләшеп-сөйләшеп утырыр идек. Кил безгә дә, монда сугылсаң, эштән сорап та китәм инде мин. Ут алырга кергән кебек кенә булды бит... – дип өтәләнде ахирәте.

– Керермен, керермен, булабыз әле без монда, йә, ярар, рәхмәт сиңа, күрешербез әле, – дип, чыгу ягын карады хатын. Сумкаларын күтәреп, алар юл читенә чыгып бастылар, үткән-сүткән машиналарның берсен туктатып, кәгазьне суздылар.

– Була ул, – диде яшь кенә егет, бар тешләрен күрсәтеп елмаеп. – Бер йөзлекне жәлләмәсәгез, апа, җил уйнатып алып барып куям. – Риза, – диде Рәзилә, авыр сумкаларын күтәреп тәпиләп йөрмәсләр бит инде.


(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев