Логотип Казан Утлары
Табигать һәм мин

Кыр үрдәкләре артыннан

Шулчак «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире Латышов, мине танып алды булса кирәк, хәлнең җитдилеген үзенчә бәяләп, машинасын юлга аркылы куйды. Александр Николаевич, алга басып, ике кулын җәеп, ашкынулы ташкынны туктап торырга мәҗбүр итте.

И, кунакчыл халык та инде без...

Килсеннәр генә: балын-маен, акчасын дигәндәй кызганмабыз; милли күлмәк кидереп, бишәр килолы чәкчәк күтәртеп, уксындай кызларыбызны олы капка төбендәге раштуага чыгарып бастырабыз; елга буйларына, күл өсләренә кунак йортлары чәчеп үстерәбез... Берүк үпкәләп кенә китмәсеннәр.

Яшьләр үзәге тукталышында Кырлай паркыннан качкан үрдәк гаиләсенең урам аша чыгуын язган идем инде мин. Күз алдына китерүе – үзе бер ләззәтле нәсыйхәт...

Яңа гына оядан төшкән биш бәбкәсен ияртеп, әнкә үрдәк машина ташкыны шаулап торган олы  юлга килеп чыкты. Әткә үрдәкләре юк – атылгандыр инде...

Ул вакытта әле трамвай юлы да бар иде, бәбкәләрен рельс аркылы чыгара алмый гына бит – талпынырдай канатлары уенчык сыман гына, сикерергә дисәң – тәпиләре сыек. Боларның интеккәнен күреп, машина ташкынына сикергәнемне сизми дә калдым. Чарасыздан батырайган үрдәк миннән курыкмаска булды, хәленнән килсә, тешләп өзәрдәй ният белән рельсны чукый, «бак-бак» дип туктаусыз такылдавы әллә ничә төрле мәгънәле кебек...

Ышанасызмы, юкмы – мин аларның берсен кушучлап алдым да... үрдәк мамыгыннан эрләнгән, кояш нурына төренгән, яшәү өмете белән тыпырчынып торган кара-кучкыл яшькелт  йомгакны ике рельс аркылы күчердем... Биш тапкыр, шәһәр гарасатында исән кала алган табигать могҗизасын җаным белән тойдым.

«Вак-вак, сак-сак?» Әниләре дә хәлсезләнгән иде инде. Тимергә бәреп канатын сындыра күрмәсен дип аңа да булыштым.

Юлның бу ягын хәвеф-хәтәрсез генә үттек. Ә икенче ягы... Кремль ягыннан  котырган әрсез, ярсу, дорфа машиналарны тыярмын димә – «Кырлай» паркындагы муниципаль оясы туздырылган биш нарасый кыр үрдәгенең таш юлга җәяүләп чыгуын күрмиләр дә. Туп-туры минем өскә киләләр. Кычкыралар, тәрәзә төшереп сүгенәләр, тормозлары чиелдый. Мондый һөҗүмдә мин үзем дә алтынчы бәбкә хәлендә идем.

Шулчак «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире Латышов, мине танып алды булса кирәк, хәлнең җитдилеген үзенчә бәяләп, машинасын юлга аркылы куйды. Александр Николаевич, алга басып, ике кулын җәеп, ашкынулы ташкынны туктап торырга мәҗбүр итте.

Тротуар белән юл читендәге таш бусагага килеп терәлгәч, кыргый нарасыйлар мине үзләре үк көтеп торалар иде бугай инде... Аларны Казансу ярындагы таллык үз куенына алганчы карап калдым, шушы манзараны күрер өчен... ярты  патшалыгыңны бирерсең! Тагын шунысы: биш бәбкәле үрдәк вакыйгасы миңа әр яудырган шофёрларны да үзгәртте бугай, әлеге манзараны фотога төшерүчеләр күренде.

Бу хәлләрдән соң инде дистә еллар узды. Эшкә килгәч, урамда берәр шау-шу ишетсәм, унынчы кат тәрәзәсеннән олы юлга текәләм, кыр үрдәкләренең тагын бер оясы исән калгандыр кебек... Ләкин мин инде аларны бүтән күрмәдем. Сәбәбен дә бик ерактан эзлисе юк – «Кырлай» паркы буйлап болыт түбәле өч кунакханә атлап килә. Алар инде киек-кош ояларын таптап киткәндер. Төзелеп бетмәгән килеш тә үзләренә кунак көтәләр бугай...

 

"КУ" 06, 2016

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев