Логотип Казан Утлары
Повесть

Ике рәссам (ахыры)

Йөрәк комлы ярдагы балык кебек өч кенә тапкыр сикерде. ... – Кил, улым, – диде атасы. – Тукта, әти, мин әле тегермән күренешен төгәлләмәдем! – Борчылма, улым, адәм баласының җирдә өч көнлек эше кала. Әле генә бодай тарттырдым, кил. Тегермәнче әтисе аның чәченә учлап-учлап он сипте. Тирә-як агарды, агарды, агарды. Мәңгелеккә юл бик кыска иде...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

5

«Атаңның үлемендә ул гаепле...» Коточкыч сүзләр! Әйе, Бакый «гаепле»: исән калды һәм гомере буе шул гаебен «юды»: мәрхүм авылдашының гаиләсен асрады.Тик акчасы бәрәкәтсез, үзе тир түгеп тапмагач, Матуркай аны уңга-сулга сипте. Ник сипмәскә: юмарт болыт – Бакый ай саен «алтын тәңкәләр» яудыртты. Шешәдәшләре белән аракы лыкынган анасына улы да «булышты». Рәссамга җигелеп эшлисе дә эшлисе иде. Аллаһның кодрәте киң: Гомәр, Мөнир, Бәширләр белән дүртәү иске бай йортын чистарткач, остаханәгә тиендерде. (Тәүфыйк Зыятдин соңрак әзергә-бәзер урнашты.) Бүлмәләр төрле зурлыкта иде, Бакый:

– Әйдәгез, шобага салабыз, – дигәч, өч яшьти аны күтәреп, ике тәрәзәле «оҗмах оясы»на кертеп бастырды:

– Рәхәтен күр, Уразов!

Камышлыда «боз» кузгалып маташа, Матуркай ниндидер бер ир кисәге белән бөтенләйгә Себергә китмәкче икән, фатирга шактый гына күләмдә акча сорады. Сорады дип йомшарта Бакый, теге «гаеп»не кабатлап таләп итте! Нишләсен егет, банктан кредит алды. Өйләнеп, алты гына ел иркен сулап яшәгәндә, беркөнне аңа телеграмма тапшырдылар. Эчтәлеге кыска иде: «Фәлән сәгатьтә, фәлән поезддан каршыла. Алик.»

– Бакый, син алардан өзел! – дип ялварды барысыннан да хәбәрдар хатыны Мәдинә. – Ни туганың, ни дустың, вакытында күп ярдәм иткәнсең, җитәр!

– Аның атасы мине газраилдән саклады. Мин аның баласына тиеш! «Кунаклар» өчәү иде.

– Өйләндем, дәдә, – диде буйга тартылып ябыккан Алик. – Таныш, хатыным Алисә белән улым Серго.

Керләнгән юрганга ураган сабый тугыз айлык кына иде. Мәдинә аны юындырып, чиста чүпрәккә төрде. Табындагы ризыкны хапыр-хопыр йоткач, йөреп керәбез дип киткән яшьләр ярты төндә генә кайтты. Икесе дә шыр исерек иде. Әле ярый тамагы ачып елаган орчыкка Мәдинә даруханәдәге катнашманы суга болгатып эчертте. Иртәгесен йокыдан уяну белән Алик аракы таптырды:
– Баш чатный, төзәттер, дәдә!

– Бездә «шайтан суы» юк. Хатының торсын, баласын имезсен! Юыныгыз да чәй эчегез, айнырсыз, шәт.

– Саран син, дәдә!

Берәр әмәл кылмасаң, болар хәмергә чумачак иде.

– Сез бездә ничә көн кунасыз, егет?

– Өч, дәдә, өч. Аннары авылга!

– Димәк, өч көн урамга аяк та атламыйсыз. Өстегездән биклим, ачкыч Мәдинә апаң белән миндә генә. Ашарга бар, яшәгез!

Их син, беркатлы рәссам! Аракы дигәндә, айдан сикерә сәрхуш! Алик сикереп, аягын сындырмаган анысы, хуҗаларны гына «чишендергән»: Мәдинәнең кеш тунын, алтын-йөзек-алкаларын, өрфия яулыгын, Бакыйның өр-яңа костюм-чалбарын, түфлиләрен, кул сәгатен һәм яшьтиләре белән бакча-дача төзисе акчасын урлаган. Йозак тишегенә кадак яратып ачкан, хәерсез. Анлык башы эшләгән. Аның каруы караватта тибенә-тибенә биләүсәсе чишелгән нарасый ята!

– Әнекәем! – Мәдинә шуңа ташланды. – Әнекәем, орчыкны онытканнар!

Бакый өстәлдәге туу турындагы таныклыкны кат-кат укып:

– Онытмаганнар, – диде. – Синең белән миңа бүләк калдырганнар. Әллә ни ерак качмаслар, хәзер милициягә шалтыратам.

– Зинһар, шалтыратма, көтик! – Мәдинә баланы кулында тирбәтте. – Бигрәк җиңел, орчык! Еларлык та хәле юк, ач. Хәзер ашатабыз, бәләкәчем.

«Малаебызны бирегез!» – дип, менә-менә ишеккә тибәрләр кебек иде. Кич җитте, килмәделәр. Орчыкны күтәргән хатыны шунда:

– Тунсыз, алтыннарсыз да яшәрбез, дөнья малы – дуңгыз каны, безнең иң зур байлыгыбыз – улыбыз бар, – димәсенме! Саташа бичәсе! Кем аларга чит кеше баласын тоттырсын!

– Бакый, син иҗат ит, мин бөтенесен дә җайлыйм. Мәгариф өлкәсендә таныш-белешләрем күп, орчыкны уллыкка алабыз. Аллаһы Тәгалә итәгемә салган бәхетемне беркемгә дә бирмим, – дип әсәренгән Мәдинәнең, мөгаен, шакымаган ишеге, кермәгән тишеге калмагандыр, сабыйга документлар җыйган яңа әти-әни фатирларын алыштырды. Ата күке белән ана күке малайны эзләп килсәләр, эз яшерәләр, янәсе. Орчыкның теле ачылганда әйткән беренче «әттә-әннә»сенә ничек шатланды алар. Икәүнең күңел җылысына төренеп үскән малай ун яшендә үк үзенең нинди ояда канат ярганын белә иде. Паспорт өстәленнән ул сөенче белән кайтты.

– Әти-әни! Мине котлагыз, исемемне үзгәрттем, бүгеннән мин Уразов Солтан Бакиевич!

Медицина университетын да: «Сине үзем дәвалармын», – дип, әтисен кайгыртып сайлады Солтан. «И улым, улым, тән ярасы ни ул, җанны биләгән борчулары хәтәр аның. «Ата күке» синең җилкәңә менеп атланмакчы».

Көш, күке, көш! Малайның сиңа бурычы юк. Әнә Солтан: «Мин андый кешене хәтерләмим, минеке – каршымда», – дип, кырт кисте. Ул да, Бакый сыңары, ике сөйләшми. Ләкин «күке» ерткыч кош төсле тырнагын тирән батырмакчы. Ничек улын аңардан араларга соң? Яшьтиләр белән киңәшергә кирәк. Гомәр белән Бәширдән ул гаилә хәлләрен яшермәде. Элек алар бер йодрыкка тупланган дүрт дус иде, кызганыч, Мөнир Садриев бик иртә китте. Адәм баласы бит, типкәләмик дип, Тәүфыйкны да якынайтканнар иде. Мөнир авырып, Шатко хастаханәсендә ятканда, ул да передачалар илтте. Мәрхүмнең гәүдәсен дә бергә алып чыктылар. Дөньяның асты өскә, өсте аска әйләнеп каплангач, шәһәрдәге тарихи биналарны йә иштеләр, йә тиеннәргә саттылар. Акчалылар диварларына күпме сырхауның бәгырь җепселләре тартышканда ыңгырашкан авазын сеңдергән хастаханәне ипләп-сипләп, маңгаена яңгыравык исем чәпәп, ресторан ачкач, Зыятдин оныгы: «Мин сезне юбилеема чакырам, олы малай бизнесмен, чүл дөясе хәтле машинасы белән сезне иң шәп җиргә ташыр», – дигәч, «бүреләр», бүләк әзерләп, бәйрәмгә җыенды. Тик «чүл дөясе» челтәрле тимер капка төбенә туктагач, бәйрәм рухыннан җилләр исте: элеккеге Шатко! Монда кадерле дуслары Мөнир дөньядан узган иде. Мәрмәр баскычтан Тәүфыйк төшеп:

– Хуш киләсез! Күрәсезме, абзагыз сезне нинди ресторанда сыйлый! – дип мактана башлагач, Бакый, әз генә таягы белән аңа кизәнмәде. Бәлки кизәнер дә иде, кулындагы ак розаларга күбәләк кунды. Мөнирнең җаны иде бугай ул...

Өчәү дәшмичә генә кире борылды. Уйласаң – уеласың, валлаһи!

Кыл уникедә Бәшир белән Гомәр чәй эчәргә керә, һәм бу тәртип бик сирәк бозыла иде. Карт рәссам табын көйләде. Шөкер, Солтан атна саен «файдалы» дип, суыткычка әллә ниләр тутыра, умыртып ашарга яшь чакмыни, чемченә «бүреләр». Мәдинәнең майлы боткасы гына тамактан тиз шуа. Аның иң рәхәте: бергә җыелу, бергә! Аллаһ шушы ике тугры дустан аермасын! Аларның өчесендә өч төрле холык иде. Гомәр ут йомгагы, сүтелсә – көйдерә-яндыра, ләкин иҗатта артык тыйнак, гәрчә тәнкыйтьчеләр талантын бәяләсә дә, «мин» дип шапырынмас, ә Бәшир басынкы һәм күндәм, «өчлек»тә ул чын матур ир-ат, бөдрә чәч, җыерчыксыз тип-тигез маңгай, олыгайгач та тоныкланмаган чем-кара күз, төп-төз борын... Әмма табигать йөзенең аскы өлешенә җиткәч арыган, ахрысы: күпертмәле ирен урынына колакка кадәр ике сызык кына сызып җибәргән. Нәкъ бака авызы! «Матур бака» кушаматы чат ябышты аңа. Берсендә Бәшир күңеле нечкәреп зарланды:

– Үзбәкстанда туып үссәм дә, Казан – минем ватаным. Безнең күршедә үзбәк агае картайган ишәген дүрт ягың кыйбла, дигәндәй, урамга куды. Хуҗасына хезмәт итә-итә бетерешкән хайванны жәлләдем. Хәзер үзем дә ишәк ише: эшләттеләр-эшләттеләр, ни даным, ни саным. Бу куллар дистәләгән мәдәният йортларын бизәде, су буе плакатлар язды. Кемгәдер пачка-пачка премия өләшкәндә, мине һаман артка чигерделәр. Бер генә исемем дә юк бит, җегетләр!

– Бар синең исемнәрең, алар хәтта икәү, – дигән иде Бакый, шаяртып. Ә хисләнгән дусты аңламады.

– Ничек икәү?

– Берсе мулла укып колагыңа өргән Бәшир исеме, икенчесен без куштык: син – «Матур бака».

Тәгәрәп көлгән иде Бәшир. Бүген исә дусларга дигән чәй суынды. Кая ул «ата күке» мәсьәләсендә киңәш-табыш итү, Гомәр кичке поезд белән Алтайга – кызына китәм, чемодан тутырам, ди. Бәширне каядыр зар-интизар булып көтәләр икән. Икесе дә бер авыздан:

– Без бәйгенең кызыксыну премиясенә дә риза, син беренчегә тырыш! – дип теләк теләп саубуллашты, бәгырь кисәкләре. Бакыйга башта Мәдинәнең заказын төгәллисе әле. Хатыны башлангыч сыйныфларда татар теле укыта иде, кыскарту шаукымыннан тетрәнеп кайтты елады, кайтты елады.

– Бакый, татар телен мәктәпләрдән сөрделәр! Кемгә зыяны тигән минем телемнең! Нишлим, Бакый, нишлим? Директор: «Бездә дворник штаты буш», – ди. Татар башы белән шул сүзнең татарчасын белми. Урам себерүче ул, мәйтәм. Сез минем телемне урамга себердегез дә, мин аны җыеп чүп савытына түгимме, мәйтәм.

Җаны балаларга береккән укытучы юаныч тапты: таныш мәктәп директоры аңа түгәрәк бирде. Түләүсез! И, Мәдинәнең сөенүләре! Менә ул иреннән «Әлифба» дигән түгәрәгенә төсле татар хәрефләре ясаттыра. Авырсынмый, Бакый, ясый. Кинәнсен хатын! Ә тегермән... Борынгы «он патшалыгы» әтисе белән әнисе артыннан ук җимерелде. Хуҗа булып, иңбашын терәп сакламады аны Минәхмәт малае, сакламады, корылмалар да, кеше сыман, кирәксез икәнен тойса, тиз бетерешә икән ул. Хәзер аны киндердә генә терелтәсе, анысын да хыялда гына яңартасы. Мөлдерәмә тулы буасы да кипте. «Һәр кешенең бер дәрте, тегермәнчедә су дәрте», – дияр иде мәрхүм әтисе.

Кич белән Солтан килде. Аерым яшәгән егет һәркөнне аларга сугыла, улы да койрыксыз дөнья куа, әнә, ике айга Италиягә тәҗрибә тупларга җибәрәләр, ди. Солтан кәгазь битенә телефон номерын язды.

– Бу минем урынбасар – Нәкыйп Каштанов, чирләсәгез, сразу аңа шалтыратыгыз! Ишеттеңме, әни, ишеттеңме, әти?

Бакый егетне поездда озатканда:

– Теге атаң белән нишлибез соң, улым? – диде.

Солтан аның изүен каптырды:

– Урамда салкын җил исә. Бала ике атадан тумый, минем әти – син, чепуха белән башыңны катырма! Сау бул, күрешкәнгә кадәр, әти!

– Исән-сау гына йөр, улым. – Бакыйның керфек очы яшьләнде. Картлар күңеле пыяла, биш кисәккә уала шул. Җитмәсә, остаханәдәге җансызлык ямансулата, гүя тормыш арбасының дүрт тәгәрмәче дә сынган, ул бүтән тәгәрәми. Монда һәркем үзенең барлыгын сиздереп «яшәде»: Тәүфыйк тычкан сагалаган мәче кебек шыпырт кына коридорда йөренә, ике яшьти, «без бар» дип, сигнал биргәндәй, берьюлы тамак кыра, Авзал дивар «ишеп», музыка акырта... Гомәр – сәяхәттә, Бәшир ниндидер йомышта, ә яшь күршесе кайда?

Йа, моңсуланма, карт! Сез икәү, синең башыңда миеңне тишеп «ата күке» кукылдый. Аңа ни диярсең кич белән, уйла! «Ул исемен үзгәртте, ул хәзер Солтан Уразов», – дип сереңне ачарсыңмы? Әйдә, ач, бу бәндә аның канын эчсен!

...Парктагы эскәмиягә сузылган сәрхуш Бакыйга ябырылды.

– Ник үзең генә?! Малаем кая?

– Синекен белмим, минеке чит кешеләр белән күрешмим, ди.

– Сездә минем малай!

Бакый кулын канат итеп кагынган «кош»ны җиңелчә генә этәреп, урынына «кадаклады»:
– Җилләнмә, җилең зәхмәтле! Малай дисеңме? Сез аны Мәдинә апагызның тунына төреп, безнең фатирдан алып чыкканда, юлда төшереп калдырмадыгызмы икән?

Ир: «Урламадым», – дип акланмады. Карт аны кызганып та куйды. Аллаһ аны сөеп яраткандыр, кәкре һәм туры юл күрсәткәндер, кайсысын сайлый – ихтыяры.

– Әйдә, мин сине картлар йортына урнаштырам, – диде Бакый. – Өстең – бөтен, тамагың тук булыр.

«Ата күке» күзен шарландырды:

– «Картлар йорты»на?! Үзең урнаш! Мин улымда торам! Адресны бир!

– Юк синең улың, җәфа!

Карт «юк» белән әүвәл үзен ышандыра иде. Ә сәрхуш һаман турыны кәкрегә бөкте:

– Шыттырма, дәдә! Сергоның атасы – мин! Поездда төрмә албастысы белән таныштым, аның дачасында шашлык кыздырып ял итәм. Малайның колагына киртлә! Ул мине закон нигезендә тәрбияләргә тиеш. Сезгә бер ай срок, кушканны үтәмәсәгез, бандит иптәш белән арт сабагыгызны укытабыз!

Яна, куркыт, бәндә баласы, бу очрашу соңгысы! Газиз баласының дөньясын синең караңа буятмас өчен җанын фида кылачак Уразов әти!

...Карт рәссам баскычтан җырлый-җырлый менде.
Ишегалдым мамыктыр,

Басмыйк, дуслар, языктыр.

Ормыйк башны, түкмик яшьне,

Ходай шулай языптыр.
Тавышын ишеткәч, яшьтиләр: «Һай, моңлы да җырлыйсың!» – дип, шап та шоп кул чабар кебек. Чапмадылар, остаханәдә тынлык иде. Ул тынлыкта күңел төшенкелеге тагын да көчәйде. Коткарса, хыянәтсез дусты – кылкаләм коткарыр... Иҗат төпсез диңгез, баш-аягың белән чум, Бакый. Жәлләмә, үзеңне камчылый-камчылый эшләт! Атна дәвамында көч һәм дәрт-дәрман күкрәктән суырылып, киндергә күчте. Бу – рәссам өчен бәхет иде. Аяк очына гына басып, бүлмәсенә табан теркелдәгән Бәширне, гәрчә ишеккә арты белән утырса да, «күрде» ул.

– Әй, син, кайларда йөрисең, Матур бака? Әллә берәр күлгә ияләштеңме?

Урлаганда тотылган гөнаһсыз каракмыни, Бәшир комач кызарды. – Сәлам! Буяуларга килешем, тизгә генә. О, синең тегермән полный ход бодай тарттыра, ахры. Балачак хатирәләрен кузгаттыңмы? Бәйгегә шәп картина өлгертәсең, Алла бирсә, яшьти.

– Рәхмәт, Алла кушып өлгертермен, шәт. Ә син? Дөресен әйт! Өер башлыгыннан яшерерсең, ди! «Матур бака» муенын сузып, тирән итеп сулады.

– Дөресеме? Дөресе шул: Тәүфыйк бер түрәнең портретын ясарга алынган да, иптәш эшен гел бракка чыгарып бара икән! Зыятдин туганыбыз ярдәм ит дигәч, нишлим инде, кызгандым. Күз яше белән ялвара. Хатын-кызның, ничектер, елавы табигый. Ә моныкы... Ир-ат белән хайваннарның яше йөрәкне тишә минем, яшьти.

– Ай-яй, Бәшир, ай-яй! Нинди зур бәйгедә катнашасы рәссамга түрә чырае кадерлерәкме?

– Биздем мин андый ярышлардан, яшьти. Мисаллар китеримме? Берсендә авыл хуҗалыгы идарәсе кыр-басу күренешләрен туплап, зиннәтле кәгазьдә альбом бастырмакчы икән. Җаваплы мөхәррире миңа: «Бәшир абый, алыныгыз, сез – осталарның остасы» – дип, салпы якка салам кыстыргач, өч ай буе Арча басуларында илһамланып яттым. Яттым дип, көн-төн эшләдем. Арыш арасындагы зәңгәр чәчәкләрнең таҗына хәтле яратып ясадым. Мөхәррир егет: «Болар чын сәнгать әсәре, альбом – сезнеке!» – диде. Ә идарә башлыгы минекеләрне хурлап, берәүнең плакатлардан күчергән трактор-машиналарын сайлаган. Син ябык конкурсны хәтерлисеңме? Конвертлар алдан ук ачылып, төкерек белән ябыштырылган иде, бишенче рәис, мин аны сан белән генә атыйм, үзенең ялагайларын «җиңдерде». Шуннан соң күңел сынды минем. Без бит – үзбәк кояшында иркәләнеп үскән йомшак халык, сезне генә ул зәмһәрир суыклар чыныктырган.

– Быелгысы гадел. Рамил Зәйнулла хәрәмләшмәс.

– Анысына шикләнмим, чөнки синең шәкерт. Тәүфыйкны, мәйтәм, бөтенләй үк бетереп атмыйк, яшьти. Алай ук начар кеше түгел ул. Чүт кенә мәнсез, димме шунда.

– Аллаһ шулай яралткан инде аны, без төзәтәлмәслек итеп, – диде Бакый, ишеккә карап.

Йөрсен иде әле Зыятдин коридорда үзалдына мыгырданып. Күршесе дә даңгыр-доңгыр музыкасын кабызсын, югыйсә бу тынлык изәсыта иде.

– Карале, яшьти, сүз башы бит шүрәле дигәндәй, безнең яшь таебыз бармакларын сындырган. – Бәшир кул чугын селкеде. – Унысын да. Энесеннән Тәүфыйкка шалтыраттырды. Яшьләр әллә ниткән шайтан уеннары уйный, таудан мотоцикл белән мәтәлгән. Егетебез абстракт картинасы белән шаккатырмакчы иде, финишка җитәлмәс. Сиңа көндәшләр кими, яшьти.

– Син дә Тәүфыйк сыңары, мәнсез!

– Гафу, яшьти. Мин – мәнсезнең шаяртуы да мәнсез. Китим әле.

Кичкырын аркасына биштәр аскан Авзал аның ишек төбенә килеп басты. Умыртып эшләр чагында кул сындыру – рәссам өчен фаҗига. Бакый бүген-иртәгә егетнең өенә барырга җыенган иде, әнә, түзмәгән балакай, үзе киләсе иткән. Нәрсә дип юатасың? Кисәсе – киселгән, тегәсе – тегелгән. Ахыры хәерле тәмамлансын.

Егет һәр сүзен теш арасыннан сытып кына исәнләшкәч, карт рәссам:

– Ак бияләйләр кигәнсең икән. Яшь сөяк, тиз төзәлер. Шөкер, башың исән, – диде.

– Баш дисез... Сезгә әйтергә җиңел шул! – Салам өеменә шырпы сызып ыргыттылармыни, яшь күршесе гөлт итеп кабынды: – Сез, әнә, конкурска дип җан тырмашасыз, сез минем гариплеккә шат! Сезгә җиңәргә кирәк! Сез һаман мактаулардан туймыйсыз! Бөек әсәрегездән ярты гына минутка арынып, миңа бүлмәмне ачсагыз иде. Ачкыч чалбар кесәсендә. Өстәлемдәге телефон заряднигы белән колакчаны рюкзакка аткарып, йөгемне җилкәмә атландырсагыз һәм дә артымнан ишекне бикләсәгез, рәхмәт диярмен.
Утың да, суың да синең үзеңдә, яшьлек! Бакый ишектән керү белән тәрәзә кырыендагы мольбертка текәлгәч «кибән» капылт сүнде.

– Бәйгегә шедевр өлгертә идем, бармаклар имгәнмәсә...

Икенче тапкыр сурәткә карарга оялды карт рәссам, чын мәгәр, оялды.

– Ник ул ялангач, энем?

– Абстракт рәсем сәнгате турында ишеткәнегез бармы? Ишетмәсәгез, миңа вәгазь укымагыз! Әбинең әкиятләреннән дә туйган. Авылга кайтсам: «Улым, кеше сурәтләре ясама, ахырзаманда синнән җан сорарлар», – дип бәйләнә кортка.

– Әкият түгел ул, энем, тегендә баргач, һәр гамәлебез өчен җавап тотасы. Төзәт хатаңны, кыз баланы сызык-бизәкләр белән генә чуарлама, башаяктан ук киендер!

Егет кагына-кагына, җилкәсендәге йөген идәнгә шудырды.

– Сез сукырмыни, Бакый ага?! Күрмисезмени, җәйге айларда урамдагы шәрә хатын-кызларны?! Өсләрендә бер генә каптырмалы чүпрәк!

– Без хәзер аларның шул чүпрәкләрен дә салдырып, күргәзмә залларына эликме инде, энем?

– Мин иҗатымны төрле ысуллар белән төрләндерәм. – Авзал рюкзагын типкәләде. – Сезнең кебек социалистик реализм баткаклыгында гына чупырдасаң, дөнья күләмендә мәңге танылмассың! Сез яңалык дошманы, Бакый ага!

Карт рәссамның күптән, бик күптән «кибәннәре» яндырылган, сызам дисә, шырпы кабы да буш иде, ул иелеп, тыныч кына рюкзакны алды, тыныч кына шуңа өстәлдәге әйберләрне тутырып, Авзалның аркасына асты. Егетнең чәнечкеле сүзләренә рәнҗемәде. Әйе, әдәпсез-әхлаксыз «яңалыклар»ны өнәмәгән Бакыйлар буыны «искелек калдыгы», ахрысы. Әйе, заманы да алар заманыннан үзгәрәк, ахрысы. Яшь чакта алар ни хәтле генә «даһилар» чире йоктырса да, өлкән кылкаләмдәшләрен тәнкыйтьләргә базмас, кая ул тәнкыйтьләү, җыелышларда рөхсәтсез кырыйларына да утырмас иде.

Ишеген дә бикләмичә киткән егет аңа борчу калдырды... Балачакның якты хатирәсе – тегермән күренешен түгәрәклисе рәссам көнозын музейларда сакланган киемнәрне карап әйләнде. Мода салоннарына, зәркән кибетенә сугылды. Әмма эзләгән нәрсәсе табылмады. Бакчадагы агач күләгәсендә хәл җыйганда, бер кыз бала кыяр-кыймас кына эскәмия читенә елышты. Бакый урамдагы һәр сылуга каш сикертер яшьтән узган иде инде, ә туташ, рәссамны таныды бугай, елмайды. Йа Хода, күктән иңгән фәрештәгә ничек сокланмыйсың, ди! Яңа гына шыткан яшел чирәм төсендәге күз, болыт итәгеннән кисеп теккәннәрмени, өстендә балитәкле ап-ак күлмәк, муенында вак алмалар сыман шул аклыкка тәгәрәшкән төймәләр, энҗе-мәрҗән чигелгән калфак, икегә аерып үргән чәч толымнарының очында көмеш чулпы! Аның зиһене чуалды. Йөз чалымнары таныш... Кайда күрде соң бу гүзәл затны, кайда?

Ул:

– Кызым, син ни атлы? – димәкче иде, парк сукмагында өчәү кул изәде:

– Сафия, хорга соңарабыз, әйдә!

Көтмәгәндә тап булган аклыкка тузан бөртеге дә кундырмыйча алып кайтырга кирәк иде, Бакый остаханәгә ашыкты. Вакыт белән исәпләшмичә, дөньясын онытып, өч атна күрше бүлмәдә эшләгән карт рәссам картинага соңгы нокта төрткәндә суырылып тәмам бетәште. «Сурәтләр җан сорар, ди...» Исән чагында ук микәнни? Тынлык томандай таралган, баш гүелди, кайнар дулкын аяктан өскә табан үрмәли дә, суынып, янә табанга төшә иде, хәлсезләнгән Бакый диванга ауды. «Һи, сиңа бер ай срок дидеме? Улым Солтанның тормышына чәнти бармагыңны да тыктырмыйм, ата күке! Синең малаең юк. Моннан ары мин дә юк...»

Йөрәк комлы ярдагы балык кебек өч кенә тапкыр сикерде. ...

– Кил, улым, – диде атасы.

– Тукта, әти, мин әле тегермән күренешен төгәлләмәдем!

– Борчылма, улым, адәм баласының җирдә өч көнлек эше кала. Әле генә бодай тарттырдым, кил. Тегермәнче әтисе аның чәченә учлап-учлап он сипте. Тирә-як агарды, агарды, агарды. Мәңгелеккә юл бик кыска иде...

Урам ишеге төбенең гомерлек «сакчысы» Тәүфыйк Зыятдин аны әрләп каршы алды:

– Югалдың син, туганкай, югалдың! Дүртенче ай күренмисең. Җансыздыр син, билләһи! Шөкер, кулың төзәлгән!

– Энем Алтайда яшәтте. Тынычта тау һавасы сулатып. Анда элемтә өзек. Бүген кайттым. Ишеттем дә... – Күңел касәсе тулган егет тешен кысып, көчкә түзде.

– Тынычта алайса, ә бездә менә күңелсез. Их, яшьти ишеген ачып куеп җырласын иде өздереп! Сагынырбыз без аны, сагынырбыз. Бәйгедә син беренче, шулай сөйләнә халык. Чын мәгәр, кыз сурәтең шаккаткыч! Маладис!

– Нинди «беренче»?! Нинди «кыз сурәте»?! – дип ачынып кычкырган Авзалны беләгеннән чеметте Тәүфыйк Зыятдин: – Хәтерсез, бүлмәдәге иҗат җимешең турында әйтәм! Карале, сиңа әрсезлектән тыш тыйнаклык та килешә икән үзе.

...Яшь рәссамның идәнгә тезләнгәч кенә хәтере «уянды». Ак күлмәгенә бик килешле ак калфак кигән Сафия искиткеч гүзәл иде.

«Касә» ташып түгелде. Тыелалмыйча үксегән егет:

– Кичер, оста, син ул – җиңүче, – диде һәм нечкә кылкаләм белән киндер кырыена тамга салды: «Бакый Уразов».


 Тәмам.

 

"КУ" 06, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев