ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Бәлки җырлар! Аның өчен! Җан яраткан, фронт юллары буйлап җитәкләп йөрткән, үзенә иярткән шул көйне тыңлау үзе бәхет булыр иде! Көне буе егетнең уен-хәтерен бимазалап торды шул фараз.
***
Чишмә янында очраган кызга уй-хисеңне җиткерердәй сүз бармы?!
– Гөлсар, җырла әле! Шул көйне... И-и, матур да җырлый идең!
– Юк, юк! Авыз күтәреп чишмә буенда җырлап утырсаң! Кеше
көләр. Килешми дә! – Көянтә-чиләген иңенә асып китә башлагач,
борылды: – Бәлки, берәр вакыт җырлармын да! – дип куйды,
оялгандай.
Бәлки җырлар! Аның өчен! Җан яраткан, фронт юллары буйлап
җитәкләп йөрткән, үзенә иярткән шул көйне тыңлау үзе бәхет булыр
иде! Көне буе егетнең уен-хәтерен бимазалап торды шул фараз.
Иртәгесен дә төште ул фермага. Кыз-кыркын, беренче күргәндәге
кебек, егеткә ис китү, кызыксыну галәмәте күрсәтмәде. Кичке савым
вакыты, һәркем эш-мәшәкать белән мәшгуль: ябык, хәлсез сыерларны
яткан җирдән кузгату... Тәмам тинтерәгән сыер савучы кычкырып
елардай булып ялвара: «Тор, Акмаңгай! Кәкремөгез, тор! Тәмле
чишмә суы эчерәм!» Алданмыйлар, кузгала алмый маллар! Өсләренә
карарга куркыныч: сөяк тә тире! Бүген булмаса, иртәгә йә тегесе,
йә бусы аяк сузар, җан бирер сыман. Гөлсәрия дә мал-туар караучы
кызлар арасында. Сабырлыгына, кызларның һәркайсына юатырдай
сүз табарга, ярдәм итәргә атлыгып торуына гаҗәпләнмәде егет.
Савым сыерларын бау белән корсак асларыннан тарттырып-асып,
аякка бастырырга, сөтен саварга тырышулары... Күтәрәмгә калган
малларга ничек көч бирәсе? Дәрт, дәрман юк. Шуңа көенеп, оялып,
буш җиңен селтәп кайтып китте.
Сукмаклар кисештеме, телдән әйтелмәгән теләк-өмет сәбәпче
идеме, янә очраштырды аларны язмыш. Гөлсәриянең чишмәгә
кер чайкарга төшеп киткәнен искәргән иде. Печән чабарлык дәрт-
дәрманы булмаса да, чалгы тотып, су буена ашыкты егет. Бу юлы
кыз аңа гаҗәпләнеп, хәтта сокланып, яратып караган кебек тоелды.
– Буш җиң селтәп йөргәнче, чалгы селтәвең хәерлерәк дип йөргән
булам. Өйрәналсам! – Егет эшне каян башларга белми аптыраган
сыман. Чалгы сабын каеш белән җиңенә ураган, исән кулы сапны
кысып тоткан, җилкә аша аркасына киерткән бау мәзәк кенә
селкенгәләп тора.
– Әйдә, егет, әйдә, эшкә башла, гомер үтеп барадыр! – дип көлде кыз, аның кыланмышын хуп күргәндәй. Агымсуда чайкый башлаган
керләрен ялгашта калдырып, егет янәшәсенә килеп басты. – Болайрак
тотып кара чалгыны! Әллә тегеләйрәк итсәң, җайлыракмы?
Бүтән чак булса: «Чалгы тота белмәгән башы белән ир-атны
өйрәтеп тора!» – дип, көрсенеп куярга да күп сорамас иде дә, бүген
шат ул. Кызның ярдәмгә ашыгуы күңеленә хуш килде. Әлбәттә,
икәүләп селтәнгәнгә карап, кычыткан, әрем, тигәнәк авып төшәргә
ашыкмады.
«Әллә өйләнергәме, дип уйлап йөрим бит әле мин. Өйләним дисәм
дә...» – дип эч серен ачарга теләгән иде егет. Әмма ничек сүз башларга
белми аптырап, туктап калган булыр иде, мөгаен. Чыннан да, ни эшкә
ярый, яшерен-батырын түгел, гарип бит инде ул! Гөлсәрия ни дип
җавап бирер иде икән? «Кызлар йолдыздан да күбрәк заман, сайла
бер уңганын!» дип егет сүзен күтәреп алса, ничек дәвам итәргә белер
иде дә..
«Кызлар-йолдызларның исе китмәс, карамаслар минем ишегә!»
дип зарлангандай итсә... Юк, зарлану килешмәс, егет кешенең
йөрәгендә тупырдаган ат ятыр, диюләрен онытырга ярамый. Әгәр...
«Чиләгенә күрә капкачы табылмый калмас, беребез дә әллә кем
түгел», дисә... «Менә без икәү – менә дигән пар бит!» – дип, уенын-
чынын бергә кушып, серен сөйли алса икән! И хыялый! Тузга язмастай
уй-хыялларыңны тыңлап тора димени Гөлсар? Шәйдуллиннар нәселе
горур. Тәкәбберлек тә бар. Әнә, Лотфулла абыйлары. Яралары
ачылып интегә, терелеп китсә, әллә ниләр кырыр, үзен рәис итеп
куймакчылар, диләр.
Ә ул... Әпүш! Мулла кушкан исемен – Гаптенур дип тутырып
әйтүче юк. Әпүш дию җайлырак ахры? Бала-чага итәләр. Күз өстендә
каш булырдай кыз – Гөлсар дип авыз суын корыту... хыял шул!
Фронтовик күп сүзле түгел, әмма бу мизгелдә сандугач булып
сайрарга да әзер иде. Тик кызга иң тансыгын: «Сине яратам!» –
дигәнен әйтә алмас. Хәер, «сөю – сәгадәт» ише купшы сүзләр теленә
дә килмәс, әйтергә дә базмас. Әгәр батырлыгы җитеп: «Сөям!» дисә
дә... Кычкырып әйтү кая, үзең дә аңлап бетермисең ич аны. Бер сүзенә
дә эреп китмәс Гөлсар, юри шаярта дип уйлар. Үпкәләве дә ихтимал.
Ярату – сердер ул.
– Кызларны үз итеп, ферма тирәләрен – безнең биләмәне уравыңа
сөендек. – Гөлсәрия сүзне яңарту яклы иде. – Ир-ат заты сирәк кунак
шул. Күзләре йолдыз булып янса да сер бирми кызлар! Күргәнсеңдер,
үз хәлебез – хәл. Күтәрәмгә калган сыерлар белән җәфалану гына
җитмәгән, ә аргы якта ящур дигән йогышлы чир котыра. Кичә
районга, киңәшмәгә чакырдылар. Мал-туар кырыла, чиргә каршы
көрәш ачарга, фронттагыча, диләр. Мал врачы юк дип, ахылдап
утырасы түгел. Укол кадардай кеше, ветсанитар табылса ярар иде, дибез... Госпитальләрдә күп аунагансың, диләр. Укол, дару ише
нәрсәләр ят түгелдер сиңа да.
– Сине очратырмын, дип уйлап... – Егетнең каушый-дулкынлана
ни аңлатырга теләвен көтеп тормады, сүз дилбегәсен ычкындырмады
кыз...
– Кылны кырыкка ярырдай чакта эшсез ята алмассың, егет, син
дә! Ветсанитарга кулай кеше, дип рәис белән дә киңәшләштек.
Тәвәккәллә!
Их, наданлык терсәктән тотмаса, җир җимертеп эшләр иде
ул да! Әнә, исән кайткан фронтовикларның кайсы укытучы, кем
хисапчы, хәтта авыл советы, колхоз рәисе вазифаларын башкара,
теттереп эшләп яталар. Икеләнүен сизде бугай, Гөлсәрия, мәсьәлә
хәл ителгәнгә санап:
– Уку, язуны кат-кат кабатлыйсы сиңа. Амбразурага каплану түгел
бит, грамотаңны яңарту лазем! Гәзитләр укыштыра торгач, әкренләп
җиңәрсең! Кыюрак бул, фронтовик! – дип куйды.
Булмады инде, амбразурага да капланмады, Берлинга барып
җитү, күкрәк тутырып орден-медальләр тагып кайту да насыйп
булмады.
Гөлсәрия, аның уйларын укыгандай, ипле генә иңенә кагылды:
– Куркып торма! Белмәү түгел, белергә теләмәү гаеп. Булышырбыз.
Күңел күзе ачылгандай булды: «Тормыш авыр, мин гарип, дип
кул кушырып утыру бүгенге көндә җинаять, Гитлер тегермәненә
су кою ул!» – дияр иде комбат, әгәр исән булса. Нинди асыл ирләр
батырларча һәлак булды. Меңнәр-миллионнар ятып калды. Ул кайтты.
Яшәргә дип кайтты.
Гаярь, кызу канлы ир җилләнеп, кызуланып, эш дип чапканда буш
җиңе, каерылган канат сыман, сулык-сулык килеп арттан теркелди
гүя.
Канатың каерылгач, очар кошлар янәшәсенә биеккә күтәрелү кыен.
Күз курка, кул эшли, беләктә – көч, диләр дә... Һәр нәрсәне парлы-
парлы итеп яраткан шул табигать. Кошларга пар канат, бәндәгә ике
аяк, ике кул биргән, күз, колакны да икешәр иткән. Көрсен-көрсенмә,
сыңар канат...
– Беләктәмени, йөрәктә көч! – Кеше уен укый беләме әллә бу кыз?!
– Аюны да биергә өйрәтәләр! – дип куйды егет үзе дә сизмәстән.
Күзе күрә, шөкер, йөрәге тибә. Янәшәсендә кешелекле, ярдәмчел
кыз! Эшләмиме соң! Туган якның һавасы, искән җиле, суы да сихәт
бирә дип ышанып кайткан иде бит ул.
Ферма юлына тузан кундырмый, савымчылар янында кайнашуын
өйдәгеләр дә хуплар сыман иде. Үгиләре сүз арасында гына әйткәндәй:
– Йөргән аякка җим иярә. Кайткач, кесә төбен каккала абзарда.
Безнең Сөтлебикәгә дә солы тансык. Сөте, катыгы өстәлгә үз аягы белән менеп утырмый. Кызлар күрдем дип җебеп йөрмә, – дигәч,
түзмәде:
– Солы ашап ятканга торалмый, күтәрәмгә калган ул сыерлар
дип беләсезме? Аркан белән сөйрәп алып кайтырмын берсен. Абзар
түбәсен япкан, сөрсегән саламга да риза алар. Хуҗалыкларга өләшеп,
аякка бастырып булмасмы, дип баш ваткан көнебез! – диюгә, әтисен
узып, үги:
– Җук, җук! Кирәкмәс! Мәшәкать арттырып йөрмә. Үзебезнеке
үзебезгә җиткән, – дип, акыл сатудан туктады.
Ир-егетнең башлы-күзле булырга ниятләп йөрүен өйдәгеләр дә
сизенде ахры, уйламаган-көтмәгәндә атасы ерактан уратып сүз
башлады:
– Күреп торасың, картаям, йорт салырлык рәтем юк. Синеке дә
чамалы. Өйләнү – сөйләнү түгел. Өйләним дисәң, каралты-курасы,
йорт-җире төзек кыз-катынны кара. Әллә, мин әйтәм, берәр тол
хатынны димликме? Ире ятып калган, үзе дә, йорт-җире дә таза
хатыннар бар бит!
Бармагын бөгеп, әкрен-салмак көйгә көйләнеп, толларны саный
башларга иде исәбе. Шик юк, дуамал Шиап нәселенең дәвамчысы –
улының да гаярь, кызу канлы икәнен онытып, үги җырын җырлый
атасы.
– Киңәшеңә рәхмәт. Бала-чага түгел улың, утлы сугыш кичкән ир
затыннан. Күңеле тартканга өйләнер! Элгәре димләп кыз-хатынны
кияүгә биргәннәр. Кыз-кыркын хөкемендә дип уйлыйсыз ахры мине
дә? Сез әйткән йола – йортка керү. Йортка кергәнче – утка кер, ди
бабайлар!
Гөлсәриянең ай-ваена, аяк терәп каршы торуына карамый, кәләш
төшерде, өйләнде, тик тормышы көйләнмәде. Үгиләре киленне
күрүгә йөзен чытты. Канат астына алырга теләге юк иде, баштан ук
борчаклары пешмәде. Үзсүзле, килмешәк хатын үзен йорт тоткасы
дип санап, тамыр җәяргә өлгергән иде инде. Төп йортка ул хуҗа,
ягъни чын хуҗаның сөеп алган кадерле бичәсе. Дөнья куласасын үзе
теләгәнчә әйләндерәчәк.
Сабыр, итагатьле Гөлсәрия каенанага ярый алмаудан гаҗиз иде.
Бер эшен дә килештермиләр: токмачын йә эре, йә вак кисә, онны
әрәм итә. Кер юса, агаруы җитмәгән. Сөймәснеке – сыймас, шул
була икән. Саранлыгы! Көрпәгә бәрәңге кушып пешергән ипинең
валчыгы исәптә!
Тырышса да, һәр эшне ялт иттереп эшләргә өлгерә алмавы да
хак. Саулыгы нык какшаган. Мөдир фермадан да, муеннан ашкан
эш-мәшәкатьтән алҗып кайта, эштән кайтканын абзардагы сыер
көтеп тора.
Гаугалы җирдән бәрәкәт кача, диюләре хак: ир-атка сиздермәскә тырышып, хатыннар шыпырт кына даулашса да, кот кунмады низаглы
йортка.
Юкка-барга бәйләнү, имеш-мимешләрнең чиге булмас кебек иде.
Ни түзем киленнең сабырлыгы төкәнде. Савыт-саба юганда кулы
калтырап, кыз чагында абыйсы алып биргән, соңыннан каенанага
үзе бүләк иткән затлы чынаяк идәнгә төшеп челпәрәмә килде.
– Черегән кул! Корышкандыр кулың! Җайлап эшләсәң булмыйдыр!
– Яңасы өстәлсен! – диде килен, сызлануын сиздермәскә тырышып.
– Өстәлер, көтеп тор! Бетең белән юнәтәсеңме мондый да малны?
– Эчендә кайнаган ачуын тыя алмыйча, зәһәрләнергә маһир каенана
затлы чынаякның килен өчен күпкә кадерлерәк, кыйммәтлерәк,
сугыштан кайтмаган абыйсының истәлеге, ядкарь икәнен дә онытты
гүяки.
***
Ир белән хатын бакча артында шыпырт кына әйткәләшкәннәр иде.
– Сөймиләр мине монда! Авыр миңа! – диде Гөлсәрия, еламсырап.
– Кем сөйми? Без бергә бит, шул җитмиме сиңа? Төкер барысына
да! – Хатын күңелендә нинди хисләр кайнаганын сизмәмешкә
салышты ир. Аның тел төбен аңлады, юри сүзне уенга борды.
– Болай яшәп булмый! Башка чыгыйк! – диде хатын.
Башка чыгу – тормышны яңабаштан кору, гаять мәшәкатьле,
авыр йөк икәнен кем белми? Бер тиенсез, терәк-ярдәмчесез, буш
җирдә тормыш башларга әзер түгел, көче-гайрәте җитмәячәк аның!
Саулыгы булса икән ичмасам! Аның хәлен хатын күреп тора лабаса.
Ник алдын-артын уйлап бетерми? Үтәр. Сабыр итәргә, юл куярга,
бер-береңне тыңларга кирәк.
«Ул мине ишетми! Аңламый. Яратмый, димәк!» – Хатынның миен
ят уй яндырып үтте. Югыйсә, һәммәсе чит күргән йортта яшәргә
тырыша!
Ир дә аптырашта: «Сөю-сәгадәт... чыннан да бәхет микән? Бернигә
карамый өйләнде, шулдыр сөю! Ә башка чыгу – анысы бүтән
мәсьәлә».
Бер түбә астында яшәрлек иркен булсын дип ир туганнар тырышып
җиткергән, һәммәсенең көче кергән йорт бит бу! Өч абыйсын,
апасының ире – җизнәләрен сугыш йотты. Бердәнбер исән ир,
төпчек ул. Аның өлеше юкмыни бу йортта? Кыз-хатын бер-берсенә
юл куймый, килешми дип кенә болын кадәр, таза йортны ташлап
чыгып китсенме? Кайда, кем сагынып көтә аларны? Акылы булса,
аңлар Гөлсар, түзәр!
Килен үзен хаклы санаса, үги дә үзенекен алга сөрде. Икесе дә
үзсүзле, тешләк, берсенең дә җиңеләсе килмәде. Аралар җайланмады.
Йортка баш булуны алдан ук күздә тотып килгән астыртын бичәнең бирешергә уе юк! Иллене генә узган җегәрле, җилле хатын үз ирен
җирләгәнме, сугыштан кайтуын көтеп тормаганмы, карчыгы гүр иясе
булган карт сызгыруга, ияргән дә килгән. Карт көен мәңге көйләп
тормас, әмма үзенекен итми туктамас та! Хуҗа сизәме ниятен,
юкмы, белгән юк. Төпчек улы кайтып килер дип көтмәгән бит әтисе,
өйләнгән. Хатын яклы булмый кая барсын?
– Тормышмыни бу? Талашып яшәргә өйрәнмәгәнмен. Болай яшәп
булмый бит! Бер карарга килик! – Гөлсәрия дә үз фикерендә нык
торырга исәпли иде. Ә ир үҗәт, кыз-хатын зарын тыңлаудан узган
иде, кистереп:
– Шушында яшибез! Сабыр ит, чыда, дидемме?! Түз! – диде, өзеп.
Түзем иде Гөлсәр, әмма сабыр савытлары төпсез түгел, тула икән.
– Чыдарлыгым калмады. Көн дә ызгыш! Атна-ун көнгә
үземнекеләргә кайтып торсам...
– Кайтып-китеп йөрсәң, артыңнан ялынып йөрмим, бел шуны!
Үгие, җаен туры китереп: «Синдәй егетнең муенына ефәктәй
сарылырга торган кызлар нихәтле! Тапкансың бит! Шул җыбыткының
ниенә кызыккансыңдыр? Карагансың да каткансың!» – дип
сөйләнгәндә: «Үзем беләм мин, кысылмагыз!» – дип кырт киссә дә,
яла-ялган эзсез узмый, күрәсең. Колакка кергән сүз, көтмәгәндә телгә
дә килә икән:
– Бел, ялынып йөри торган гадәтем юк! Теләсәң нишлә! – диде.
Һәм... сүзен сүз итте.
Гөлсәрия: «Килми калмас!» – дип, артка борылып карый-карый,
бакча артлатып кына, балачагы үткән, тәрбия, ярату тоеп яшәгән
ата-анасы йортына кайтып җиткәндә, ир сызгырына-сызгырына ат
җигеп ята иде.
***
Хәрби өйрәнүләр вакытында танышып, хәбәрләшеп торырга сүз
куешкан Чулман аръягындагы авыл егете Фазыл белән госпитальдә
очрашкан иде Әпүш. Очраклы туры килү булдымы, язмышмы, бер-
берсен күздән яздырмаска ният иткән Фазылның да яраланып, туган
якка кайтуыннан хәбәрдар иде. Хәл белеп, бер урап кайтсын әле.
Якын ара түгел, кызуы да сүрелер. Ни хикмәттер, ат җигеп маташкан
ир янына, май кояшы кебек балкып, үгие килеп басты.
– Кая юл тоттың дип сорашмыйм, әниең кебек апаңның гозерен
тыңлау язык булмас, олы юлга чыгарып куйчы! Атлымы, җәяүлеме,
берәр юлчы очрар. Туган якны яд итеп, сырхау туганымны күреп
кайтасым килә. Авыруның хәлен белү савап, – дип күгәрчендәй
гөрләде.
Хәйлә капчыгы чишеләдер әкрен-әкрен генә... Әпүшнең җаны үпкә
белән тулы, кеше уен уку сәләте юк иде! Баксаң, үгиләре ул барасы авыл тумасы икән. Бер арбага утырып китүләре очраклы туры килү
идеме, әллә язмыш шаяруымы, юрап тормады ул.
Фазылҗан аны якты чырай, ипи-тоз белән каршылады. Бер чүтине
– рус малаен бушатып куйгач, телләр чишелде. «Өйдә тәртип юк.
Ашыгып өйләндем, ахры!» – дип зарланырга шул шайтан котыртты
бугай.
– Тәртип булсын дисәң, хатын алдында җебеп төшмә! – дип
эләктереп алды дус кеше. – Миннән башка яши алмый бу, дип
уйласа, бетте! Санга сукмый, үз кубызына биетә башлый кыз-хатын
ир-атны....
«Санга сукмый» дигәне аеруча авыр тоелды, күңелгә төер утырды.
«Сөймиләр», дигән булып... Тыңладымы, ир сүзенә колак салдымы
үзе? Без дә төшеп калганнардан түгел. Сөймәгәнгә сөйкәнмибез,
сөялмибез...
Серләшеп-сөйләшеп утырган ике дус янына чибәр генә күрше кызы
үзе килеп кердеме, хуҗабикә – дусның җәмәгате чакырып алдымы,
бер эзгә төшеп, әңгәмә җанланып китте: «Нигә күңелсезләнеп
утырасыз?» Сорауга җавап табылды: «Хатыны ташлап киткән! Кыз
күзләргә, кәләш булырдай кыз эзләп килгән!» Югыйсә, андый уй юк
иде әле Әпүшнең күңелендә.
– Исең киткән иске чикмәнгә. Чикмән табуга караганда хатын
алу җиңелрәк бу заманда. Тол хатыннар дөнья тулы! Кияү куенына
керергә атлыгып торган япь-яшьләре дисеңме! Ир – алтын багана!
Кадерен белгән хатын-кыз бәхете... – Шыттыра хуҗабикә, күрше
кызына төрттерүеме?
Фазылы да телгә беткән бер мактанчык икән, кунагын күккә чөеп
мактаган була: «Әпүш булдыра, тоткан җирдән сындыра торган шәп
егет!» Мактауларга үзе дә ышана язды. Төшеп калганнардан түгел,
әнә, нинди ат җигеп килде: ышаналар, ветврач, дип зурлыйлар аны.
Белемсез, санитар гына югыйсә. Атлар карый, атлар ярата ул. Бу
заманда атсыз бармый тормыш. Атлар да тыңлый аны. Чөнки мал
ризыгы – фураж урлап, сатып, малкайларны ач калдыра торган адәм
актыгы түгел ул. Үзе ач булса да, мал өлешенә кермәс. Ат – изге
хайван. Рәнҗешләре төшәр. Үзе дә ат кебек эшли, күпме төясәләр
дә тарта, ардым дими, киреләнми.
Чибәр кызыйга туры карамый гына атлар турында сөйләде ул да.
Эчем тулы зар, дип зарланып утырсынмы? Без кемнән ким? Яшибез
әле!
Кыз аны бирелеп тыңлый. Ул да атлар яратадыр, күрәсең!
Уйламый, тыңламый булмый. Каян табасың кияү егетен? Кырды
ирләрне фашист!
– Үзең соң, үзең, – дип, кыз күзенә туры карады кунак. – Кияүдәме?
Ыспай, җыйнак гәүдәле кызый кызарынды. Ни әйтергә белмичәме:
– Безгә дигәннәре мич алдында күмер ашый әле, – дигән булды.
– Ә нигә? Чык кияүгә! – Уйлап бетермәдеме, очты сүз. Ә кызыйның
бит очлары яна. Уйнап әйткәнне чынга алды, тәкъдим дип белде ахры:
– Чыгар да идем. Туйдырды ялгызлык. Аерылган хатының
авылда булгач, куркам шул! Син гел аның янына барып йөрерсең.
Нишләрмен?!
– Мин аңа борылып та карамыйм! – Кистереп, өзеп, ышанып әйтте.
Сүз – чыпчык түгел, тота алмыйсың. Хәер, кулыңнан ычкынып,
очып киткән кошны кем тота ала? Сүз дә шулай. «Адәм баласын
елатып...» – дияр иде әнкәсе. Юк шул, тезгенне тартып, акыл биреп
торучы юк аңа.
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев