Логотип Казан Утлары
Повесть

ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)

Флёра ипине ерактан гына ыргытса, Розаны ниндидер көч койма кырыена ук атлатып китерә. Озын әсир, сабый алдында тез чүккәндәй, җиргә тезләнеп, ярыктан ипигә үрелә, һәм, күлмәк эченнән курчак алып кызга суза. Мизгел эчендә хыялның чынга ашуымы? Ташкурчак салам курчакка әверелдеме?! Монысы да искиткеч матур, һәр салам бөртегенә кояш нуры кушып үрелгән. Сабый аны яратып күкрәгенә кыса. Әтисе... әтисе ачуланмыймы? «Алар безгә бәреп керделәр...»

(Башыннан укыгыз)

3. Әсир немец курчагы

Тук-тук, тук-тук... Күңелле генә поезд тәгәрмәчләре тәгәри. Розаның әтисе белән Гадилә апаларына кунакка барышлары. Ул гаиләсе белән Свердлау өлкәсенең Асбест бистәсендә яши. Әтисенең кече апасы хатларында язган Урал таулары, чынлап та, Үзи тауларыннан биегрәкме икән?

Авылдан кырык чакрымдагы Норлат станцасында Сабан туендагы хәтле халык, менә барысы да этешә-төртешә, вагоннарга кереп тула. Поезд кузгалуга калын тавышлы бер хатын:

– Пассажиры, приготовьте билеты, – дип кычкыра.

Билетлар тикшерелеп, кешеләр урынына урнашкач, шарт-шорт катыргы чемоданнарның биге ачыла, төенчекләр чишелә, тамак ялгарга сәфәргә өеннән кем нәрсә алган – бәләкәй өстәлләргә тезә. Шык-шык йомырка ватыла, гылт-гылт шешәдәге сөтләр эчелә. Розаның тамагы тук, әтисе Норлат ашханәсендә майда кыздырылган кәтлит ашатты. Алар каршындагы урында чәче кыркылган абый да ипи белән ит кисәген бөкләп салгач, уч төбенә генә кикереп:

– Тукландык, – ди.

– Син, туган, бала белән икән. Кай яклардан?

– Аксубайдан... Олы кызым әзрәк дөнья күрсен дип иярттем.

– Әле кечкенә, күрер балакай, – ди абый.

Ике ир бик тиз уртак тел таба. Садретдин исемле Сәләнгеш кешесе дә фронтовик! Йөрәк турысында кыйпылчык минем, Свердлауга туганым чакыра, яхшы врачларга күрсәтмәкче, ди. Каһәр төшкән сугыш, бөтен исәнлекне бетерде, Җиңү көненнән соң сигез ел узды, әле дә колак төбендә пулялар сызгыра, ди.

Сугыш... Бу – җиде яшьлек Роза өчен иң куркыныч сүз! Чөнки ул олыларның да котын очыра. Тап-таза, сау-сәламәт Рәхмәтулла шунда исәнлеген калдыра, аның контузиядән шаулаган башын тотып ыңгырашуы өйдәгеләрнең дә төн йокысын качыра. Сугыш дигәнең Кармәт әбисенең дә тынычлыгын урлаган. Аның күз яшьләре Розаның йөрәгенә боз-сөңге кебек кадала. Матчада – саргайган «кыягазь»... «Галеев Вәли хәбәрсез югалды...» Бабасының йөзенә бер тапкыр бакмаса да, сагына аны кызчык, сагына! Күрше-күләнне әйтер идең!

– Вәлидән хәбәр-фәлән юкмы? – дип, әбисенең ярасын кузгатмасалар! Унбер елдан соң нинди хәбәр, ди?!

– Мәгәр кул-аягы өзелеп, госпитальләрдә ятса – күтәрепләр кайтыр идем. Җанвалид димәс идем, түремдә утыртып тәрбияләр идем!

Кайвакыт шулай такмаклап елый әбисе...

Тук-тук, тук-тук... Юлдаш абый белән әтисе чөкердәшепме чөкердәшә!

– Рәхмәтулла туган, бүтәнчә сугыш уты кабынмасын ие дөнҗаларында. Балаларга, оныкларга бирмә Ходай ул афәтне, – ди Сәләнгеш Садретдины.

Тук-тук, тук-тук... Вагон түбәсенә сиртмәле бишек элгәннәрмени, ул тирбәлгән саен йокы баса. Әтисенең тавышы тоныкланып, әллә кайдан – ерактан ук ишетелә.

– Амин, Садретдин туган, амин.

...Хыялдагы таулар! Урал таулары! Йа, алар әкәмәт биек, очлы түбәләренә кошлар гына очып кунадыр, мөгаен. Әйдә, дисәләр, Роза да менәр иде анда. Таулар, талантлы рәссам – табигать кылкаләмен аклы-каралы буяуга манып ясаган гүзәл сурәт рәвешендә хәтердә озак сакланыр. Ә инде елларны алга таба күчерсә...

...Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева җир күкрәген ярып чыккан тауларны юксынуын җыр аша белдергән. Менәргә иде Урал тауларына,

Басарга иде кыя ташына.

Шул кыядан кушылып җырларга иде,

Урал бөркетләре тавышына.

Мәйданда Тукай бәйрәме... Язучыларны таный В.И.Ульянов-Ленин исемендәге университет студенты Роза Зәйнуллина. Әнә, Гөлшат апа! Ничек кенә аңа сүз кушарга икән? Оялса да, аның янына килә кыз. Ул:

– Исәнмесез, Гөлшат апа?! Мин сезнең Урал тауларына багышланган җырыгызны яратам, – дигәч, шагыйрәнең болай да көләч йөзе тагын да яктыра.

– Рәхмәт яусын, сеңлем! Аның өчен тәнкыйтьләп үтерделәр инде мине, җырмыни ул, диләр. Таулар кодрәтен сирәк кеше аңлый. Менә сез – яшьләргә ошый икән бит! Кайда укыйсың? Тумышың белән кайсы районнан? Аксубайданмыни? Якташың шагыйрь Хәсән Туфан турында беләсеңме?

«Хәсән абый минем кардәшем», – дияргә җөрьәт итми Роза. Аһ, бу авыл баласының тыйнаклыгы! ...Олылар юл газабы – гүр газабы, диләр. Нинди газап, ди! Бу сәяхәт тамчы да арытмый, пошкырган паровоз, тынчу вагонда шаулашкан-гөрләшкән абый-апалар, усал проводник – барысы да кызга матур төш кебек.

...Әтиле-кызлы Гадилә апаларның торагын да интекмичә таба. Авыл күчтәнәчләре белән чәйләр эчеп, бераз аяк ялы алгач, апасы олы кызы Флёра белән кунакларны Асбест бистәсе буйлап йөртә. Асбест... Телеңне сындырырлык исем!

«Экскурсия» менә-менә җимереләм дигән ике катлы иске агач барактан башлана. Янәшәдә генә... төрмә. Аның да ниндие әле: биредә әсир немец солдатларын тоталар икән. Ушлы кыз дикъкать белән олыларның сөйләшкәнен тыңлый.

– Илләренә генә кайтарып җибәрәсе лә, – ди Гадилә апа. – Сугыш беткәнгә ни гомер. Син, Рәхмәтулла, боларга нәфрәтләнерсең булыр. Мин жәллим менә. Дошман дисәк тә, адәм балалары бит.

– Без аларны чакырып китермәдек. – Әтисе «төрмә» ягына карамый. –Тыныч кына яшәп ятканда, үзләре илгә бәреп керде. Без керсәк – икенче нәрсә. Кызгансаң да ярый.

– Ачлар, ябыклар, мескеннәрем. – Гадилә апа һаман үзенең «каймагы»н туглый. – Ашау начардыр, тамаклары туймыйдыр. Барактагы күршеләрем ансын-монсын биргәлиләр ярыктан. Минем ише ике балалы тол хатынның табыныннан ни артсын, ипи телеме инде бездән. Ходай ризалыгы өчен дим инде, ачуланма, Рәхмәтулла.

Туган апасы эшләгән зур гына карьерда асбест минералын казыйлар икән, кунаклар шул тирәләрне урый. Бөтен бистәгә бердәнбер кибет яныннан үткәндә, кызык өчен генә анда да сугылалар. Аһ, ул кибет! Никләр генә аның ябык чагына туры килми Роза?! Тартмалардагы ялтыравык кәгазьле кәнфитләр дә, кызыл билле прәннекләр дә кызыктырмый, ә менә киштәнең бер почмагында алсу күлмәкле, зәңгәр күзле ташкурчак! Аның матурлыгы! Әллә соң ул тереме? Әнәгенәк Розага кулын суза. «Ал мине», – диме?! Хыял бик тиз канат җилпи: «Безгә кайтабыз, яме? Үзигә, яме? Мин сине саклармын, беркемнән дә боздыртмам. Исем дә кушармын, яме?»

Аның нәрсәгә карап әсәренгәнен күргән кибетче хатын курчакны үтереп-үтереп мактый.

– Бите – ак, чәче – сары, күлмәге асыл ефәк, төймәсенә бассаң, «әни» ди. Папаша, кызың да курчак төсле чибәр, үзенә иптәшкә сатып ал!

– Әти ал, әти! – Розаның күзе ут яна.

– Кыйбат. Акчабыз юллык кына, кызым. Норлатта моның сыңарын карарбыз.

Карамый! Бары тик юата гына! Станцада мондый курчаклар юк та әле.

Иртәме, кичме, ташкурчак күз алдыннан китми йөдәтә.

– Флёра апа, теге кибеткә барыйкчы, – ди ул туганына.

– Нәрсә калган безгә анда?

– Ташкурчакка карыйм.

Унөч яшьлек үсмер Флёрага көлке:

– И бәби! Күз нурыңны шуңа түкмәле, яме? Сезне бүген кичке ашка дәшәләр. Тәмле макарон ашарсыз.

Макарон, макарон... Сугыш артыннан соң Асбестта үтә дә тансык ризык. Аны сирәк кенә, йә бәйрәмнәрдә, йә кадерле кунакларга гына кыздыралар. Бистәдә татарлар күп, чәчелгән-таралган милләт. Үзидән дә байтак кеше. Заманында читкә таймасын өчен крәстиәнгә паспорт бирдертмәгән хакимият, ә мәрхәмәтле колхоз рәисе Рәхмәтулла авылдашларын жәлләп, (хәерчелектән котылсын!) яшереп кенә белешмәләр ясаткан, менә хәзер, рәхмәт йөзеннән, аны ашка чакыралар. Һәрберсенең табынында иң тәмле сый – макарон... Кыстап-кыстап ашата хуҗалар! Розаны да:

– Ал инде, ал ташкурчакны! – дип кыстасалар икән!

Өч мәртәбә керә кибеткә ташкурчак белән хушлашырга ул. Җанлансын да сикереп төшсен иде киштәдән зәңгәр күз! Төшми шул, кибетче апа аны акча белән «богаулаган».

Иртәгә туган якларга кузгаласы. Туганнар җыйнаулашып, соңгы тапкыр бистә һавасы суларга чыга. «Ходай ризалыгы өчен» әсирләргә дигән зур гына ипи телеме Флёра кулында. Бу аның вазифасы икән. Ул бүлмәдә нәрсәдер оныта һәм тотып тор әле дип, ипиен Розага бирә, Роза исә аскы катка йөгерә. Флёраны ник көтәргә ди, ул да ике куллы! Койма кырыенда ук озын буйлы галәмәт ябык әсир йөренә. Аны зил-зилә бөтереп, барак ишегалдына очыртыр кебек. Немецлар хор белән:

– Madchen, madchen, – дип кычкыра. «Кызый, кызый» дигән сүз икән ул.

Флёра ипине ерактан гына ыргытса, Розаны ниндидер көч койма кырыена ук атлатып китерә. Озын әсир, сабый алдында тез чүккәндәй, җиргә тезләнеп, ярыктан ипигә үрелә, һәм, күлмәк эченнән курчак алып кызга суза. Мизгел эчендә хыялның чынга ашуымы? Ташкурчак салам курчакка әверелдеме?! Монысы да искиткеч матур, һәр салам бөртегенә кояш нуры кушып үрелгән. Сабый аны яратып күкрәгенә кыса. Әтисе... әтисе ачуланмыймы? «Алар безгә бәреп керделәр...» Ачуланмый, аның күзендә нәфрәт тә юк, бары тик тирән сагыш кына... Күрәсең, кабат күңелендә сугыш хатирәләре яңара.

...Немец әсиренең бүләге – салам курчак озак еллар сеңелләренең буе җитмәс шкафта «яшәр». Роза илләр-җирләр гизгәндә, Балтыйк буе, Белоруссия республикаларыннан үз ишләрен җыеп, тулы бер коллекция дә туплый, ахырдан исә аларны дус-ишләренең балаларына өләшә.

Килер бер көн, дөньяда иң затлы курчак сатып алырлык акчага тиенер Рәхмәтулла кызы, ләкин балачакта ымсынган зәңгәр күзле, ефәк күлмәкле ташкурчакны берсе дә алыштырмас.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев