Логотип Казан Утлары
Повесть

Әфганыч (повесть)

Илсөяргә Әхмәтзыяның үлем хәбәрен әби белән бабайга әйтү – мең кыен! Табутлы йөк машинасына утырган, кап-кара чәчле Илсөярнең авылга ап-ак чәчле булып кайтуын әби көтмәгән, җаны оныгының җанын эзләп, мәңгелеккә очкан иде...

Үзе өчен бик четерекле хәлдә калгач, ул миңа: «Ышанычлы кешем – инагым булырсың», – дип, эч серләрен сөйләгән иде. Инде менә үзем шундый хәлдә калдым.
Һич тә уйламаганда, көтмәгәндә. Миңа ышанган шул авылдашымның хәбәрсез югалуы һәм һәлак булуы турындагы (төрле вакытта сугылган) ике телеграмма белән беркөнне өй адресына авылдашым Әсгатьтән «Ждём на торжественные похороны и на встречу опознания Афганыча», дигән сәер телеграмма алдым. Нинди очрашу, кемне-нәрсәне танырга? Әфганыч кем ул? Нинди криминалга бәйлиләр мине?
Шаяртуга да охшамаган, кеше ышанмаслык хәбәрләр.
Авылдашым Әсгать тә мәрхүмнең якын инагы... Ни булган авылда? Ник һәм кемгә кирәк ул очрашу?
Кесә телефоннары юк заман. Кайтырга булдым...
Һәр сәфәр беренче адымнан башланган кебек, һәр язма беренче сүздән башлана: беренче сүзем «Әфганыч». Сүзлекләрдә – андый сүз, авылда – Әфган исемле ир, аннан туган малай юк.
Яшәгән урыным белән барыр урыным арасын чакрымнар түгел – сәфәргә сәбәп билгеләгәч, бу юлы да шулай булырга тиеш иде. Әмма эш адресына килгән телеграммалар, мине генә түгел, сәфәр юлламасына кул куярга тиеш мөхәрриремне дә уйланырга мәҗбүр итте: «Ждём на торжественные»...
Җеназаның тантаналысы буламы?
Юлга җыена башладым.
Газета-журнал битләрендә язмаларым чыкканлыктан, җаваплы мөхәррирдән
фатихасын алып, җеназага бер көн кала үз «Москвич»ымда юлга чыктым. Ярты юлны узып, машинага бензин өстәргә тукталсам, кесәмдә акча юклыгы һәм диктофон белән видеокамерама алган тасмаларның боздырырга ярамаганлыгы ачыкланды. Ярый әле АЗС хезмәткәре танышым иде, «служебное удостоверение»не калдыру исәбенә, Казанга кайтып җитәрлек бензин өстәде. Әмма җеназага соңлаудан коткара алмады.
Авылга кайтып, клубтан мәчеткә әверелдерелгән бина каршындагы мәйдандатукталсам,андакабыргасынакызылхачсурәтетөшерелгән«УАЗ»ик маркалы санитар машинасы һәм мәчет болдырында дүрт-биш әбинең мәрхүм авылдашыбызның диварга беркетелгән, кара тасма белән әйләндерелгән курсант формасындагы зурайтылган фотосына карап, әңгәмә корып утыруларыннан һәм араларында ир заты булмаудан җеназага соңлавымны аңладым да болдырга таба юнәлдем. Анда утыручылар мине машинадан чыгуга таныганнар иде – көтүләре белән каршыма килә башладылар. Тукталып, һәркайсы белән кул биреп күрешсәм дә, авылның соңгы хәбәрләр чыганагы буларак даны таралган Әнисә ападан башка берәүне дә танымадым. Җеназа хөрмәтенә генә яулыкны мөселманча бәйләп, әбиләрчә киенгән яшьләр иде. Күрешү мизгелләрен истәлеккә калдыру максатында, кинога төшерергә рөхсәтләре белән камерамны алырга машинага таба юнәлсәм, барысы да миңа ияреп, күргән-белгәннәрен сөйләргә ашыкты. Алар сөйләгәннәрдән аңлаганнарым шул булды: кургашын табутта бикләнгән мәет кайтканчы ук авылга кызыл хач сурәтле «буханка» машинасы килеп туктаган икән. Озата килүченең сүзләреннән авыру гарипнең шушы авыл кешесе булуын танып раслау кирәклеге аңлашылган. Чөнки бу гарип дәваланган Новосибирскидагы махсус госпиталь мөмкин булганның барысын да эшләгән, инде гарип аягына да баскан, кул калдыгы белән кашыкны үзе тотып ашый да башлаган, тик сораган сорауның берсенә дә җавап бирә алмый – ни сорасаң да, гел «Әфганыч» дип кенә әйтә икән. Госпиталь җитәкчелеге бу инвалидны госпиталь карамагыннан, шундагы авырулар өчен махсус ачылган интернатка күчерергә карар кылган. Әмма инвалидның кем булуын расларлык бер документы да юк икән. Кургашын табутта кайткан мәрхүмнең соңгы хезмәт иткән частеннан килгән җавапта: «Лейтенант Әсфәндьяров тигезсез сугышта һәлак булды» гына.
Хәрби комиссариатка шушы хәбәрне ишетергә барган Илсөяргә исә тагы да тирәнрәк яра өстәп, кул куйдыручы хезмәткәр: «Ул йә әсир төшкән, йә үзе бирелгән», – ди. Бу хәбәрне күтәрә алмыйча йөрәк өянәгеннән мәрхүм булган әбисе белән янәшә ятсыннар дип, куш кабер казысалар да, озата килгән офицер табутны анда күмдерми, башка кабер казыта. Әүдәкин хәзрәтнең Коръән сүзләренә игътибар итүче булмый.
Табутны озатучы командирга ияреп килгән ике рядовой, автоматлардан күккә атып, мәрхүмгә хөрмәтләрен күрсәткәч, клуб-мәчет алдында митинг ясап, самолётка ашыгу сылтавы белән аэропортка китеп тә баралар...
Табутны ачып карарга һәм хәер таратып, Коръән чыгарга рөхсәт ителмәгәнен моңарчы да ишетеп белгән халык һич гаҗәпләнми, хәрбиләрне «тагы килегез» дип озатып кала.
Шушы колхозга кергән керәшен авылыннан солдатка алынган Анатолий атлы егетнең дә табутын ачтырмыйлар. Ләкин аны күмгән көнне гарип «Әфганыч» кайтып төшми бит!
Сорау арты сораулар туса да, аларның берсенә дә төпле җавап бирүче булмый. Шәхсән минем өчен «бикле табуттагы Әхмәтзыя мәете белән «Әфганыч»ны очраштыру кем өчендер махсус оештырылган мәкерле бер эшме, әллә очраклылык галәмәтеме?» – дигән сорау бик мөһим иде.
«Әфганыч»ны озата килгән госпиталь вәкиленең дә «хуҗалар» белән булган һәм булачак (туачак) сорауларга рәсми җавап әзерләп, авыл советы 
бинасында бикләнеп утыруларын белгәч, «УАЗ»да яткан гарипне күрәсем килү теләге ихтыярымны җиңеп, «буханка»ның ишеген шакыдым. Телеграммада «на встречу опознания» диелгән иде бит. Ә күз белән күрмичә нәрсәне белеп, танып була? Бу сорау ишекне ачтыру өчен минем ачкычым иде. Ишекне култык таягына таянган, сыңар аяклы авылдашым Мидхәт исемле егет ачып, «озатучы врач беркемне дә кертмәскә кушты, ул килгәч керерсең дә, күрерсең дә, белерсең дә», – дип, ишекне ябып та куйды. Бик кыска гына арада махсус колашада чалкан яткан чәчсез, колак- борынсыз башны һәм шул башны кашырга маташкан сул кулының ыргак кебек кәкрәйгән бармакларын гына күреп калдым. Тере мәет ятуы шик тудырмады.
Мидхәткә: «Әллә танымыйсыңмы?» – дип кенә әйтергә өлгердем.
– Миңа министр Язов үзе килсә дә, кертмәскә кушылды. Сорауларың булса, җавап бирермен. Күргәнсеңдер, мин дә – Әфганыч. Тиешле протезны гына һаман кайтармыйлар.
– Сәбәбе?
– Син генә түгел бит, – диләр.
– Тизләтү чарасын күрергә тырышырмын, кайткач.
– Мондый сүзне шәһәрдән килгән һәркем әйтеп китә дә оныта.
– Мин, беләсең, һәркем түгел бит.
– Ә мин – чын әфганчы. Аякны югалткач алган орденым да бар. Күрсәтимме? – Аяк югалткан өчен бирелми бит орден – илгә хезмәт иткән өчен бирелә. – Илгә түгел, системага, режимга, – диде дә Мидхәт, тәрәзәне ачып, сүзен эчтән дәвам итте. Ул сөйләде, мин видеокамерамны эшкә җиктем. Әмма ул күпме сөйләсә дә, табуттагы мәрхүм Әхмәтзыяның «Әфганыч» белән очрашу моменты буенча җөмләләр әйтә алмады: «засада», «снаряд шартлау», «машина ватылу», «әсирлектә», «җәза», «котылу» ишетелгән сүзләр иде. Ә менә табутны озата килгән офицерны каргавында кулланган «нецензурный» сүзләрен язу аны да, мине дә бизәмәс. «Андыйларны хөкемсез ату дөрес булыр иде», – дип дәвам итте ул монологын пышылдабрак.
– ...Ул бит үз частенда хезмәттә чакта үлгән танкистның мәетен озата кайткан. Димәк, ул аны күреп тә белгән. Монда аңа шул ук 40 нчы бригадада хезмәт итеп гарипләнгән «Әфганыч»ны карап, кем икәнен ачыкларга гына кушылган. Госпиталь вәкиле аңа Казан танк училищесында тапкан архив материалларыннан чыгып, «Әфганыч»ның шушы авыл кешесе булуына дәлилләрен китерә, табутны ачып карауны сорый. Намуслы кеше булса, ул табутны ачтырудан курыкмас иде. Ә ул, режим сакчысы буларак, тизрәк Язов әмеренә каплана, «Әфганыч»ны кереп карарга да җөрьәт итми, «приказы не обсуждаются, а выполняются», – ди. Аңа тизрәк бу табутны күмдереп, чираттагысына кайтырга, погонында йолдыз арттырырга, улларын көткән бәхетсез аналарга, ятим калган балаларга стандарт нотык укып, ачы хакыйкатьне майлап-тәмләп йоттырырга гына кирәк.
Нотык формаль-стандарт иде: «Интернациональ ярдәмгә алынган (чакырылган) һәр сугышчыга, яраланып, дәваланып ятучыларына, хәтта хәбәрсез югалганнарына да, аларның гаиләләренә Ватанның рәхмәтенә өстәп, бүген җир куенына тапшырылган Әхмәтзыя Әсфәндьяровның утны үзенә төбәп атуны сорап, сигнал бирүгә ирешүе күпләргә үрнәк булачак.
(«Офицер вызвал огонь на себя!» янәсе). Аңа «Кызыл йолдыз» ордены бирелүен юллап, Югары Советка язган хатның күчермәсен һәм генералның рәхмәт хатын гаиләсенә тапшырырга рөхсәт итегез. Авылдашлары өчен дә зур бүләк бу!..»
– Шунда мин түзмәдем, «бүләгегез үзегезгә булсын», дип кычкырдым. Халык тын калгач: «Ни өчен орден үзе түгел, ә юллама язуы гына? Ни өчен үлем күпләргә үрнәк булырга тиеш?» – дигәч, районның хәрби комиссары: «Исерекне алыгыз моннан!» диюгә, мине менә шушы «буханка»га китереп яптылар.
– Кемнәр?
– Халуйлар авылда да җитәрлек, ияреп килүчеләре дә өчәү. Әмма мин барыбер үз фикеремдә калдым: «Әфганыч» безнең кеше, дидем, Галилей кебек.
– Молодец!
Мидхәт хезмәткә Әхмәтзыядан бер елга соң алына. Батальоннары төрле булса да, ул да Әхмәтзыя хезмәт иткән 40 нчы бригадага эләгә. «КамАЗ» машинасында Үзбәкстандагы Термиздан бензин, керосин ташый. Соңыннан ишетеп белә – ул ташыган ягулык резервуарлары элек башка урында җир өстендә булган, хәзер күренерлек түгел – күмелгәннәр һәм өсте бетон белән капланган. «КамАЗ» машинасын гына бетон түбә белән каплап булмый. Засадага эләгеп, машинасы да, үзе дә «шартлый», «эләгә», «коткарыла».
Гарипләнеп, бер ел да тугыз айдан соң илгә озатыла. Әхмәтзыяны бүген генә «озаттык» дип отчёт бирелсә дә, ул әле һаман сугыша, «Әфганыч» булып сугыша.
– Аңлыйм...
– Рәсми чыганаклардан беләсеңдер, – без яклаган хөкүмәткә каршы төп өч төркем сугыша. Алар Ислам дәүләте төзүне максат итеп куя: Гөлбетдин Хикмәтьяр җитәкчелегендәге «Ислам партиясе» дә, җитәкчесе профессор Борһанетдин Раббани булган «Ислам җәмгыяте» дә, «Исламны коткару союзы» да, тагын берничә төркем башлыкларын «кыр командирлары» дип атыйлар. Гәзитләрдән укыйсыңдыр.
– Мидхәт, гафу ит, син сөйләгәннәр аерым китапка лаек булсалар да, миңа «Әфганыч»ка кагылышлы эпизодларны хәтерләвең мөһимрәк.
– «Әфганыч» үлем тегермәнен әйләндергән механизмдагы бер «шөреп» кенә ул... Деталь ул! «Әфганыч»лар турында ни язсаң да, кем белән кем, ни өчен сугышалар дигән сорауларга җавабың булмаса, югалтуларны санап чыгу гына булачак. Ә югалтуларны санау мөмкин түгел. Ул тукталмас афәттә, юрап булмас әҗәлләрдә үзен күрсәтә. Әфганстан гомер-гомергә кулга ияләшмәс, кануннарны танымас кыргыйлар иле ул.
– Сак сөйлән, Мидхәт.
– Сак түгел, хак сөйләү кирәк.
Ә менә хаклык яшеренгән.
– Әфганстан хөкүмәтенә каршы сугышучы төркемнәрнең үзәге Пакистанның Пешавар каласында икәнен беләсеңме? Газеталарда аларны «Җиделек берлеге» дип язалар.
«Җиделек» түгел – җитмешлек берлеге ул. Күп алар.
Әфганстанга чыккан төркемнәрне җирле халык азык-төлек, акча белән тәэмин итеп яшәтә. Хөкүмәт моны белә, әмма тыюга ирешә алмый. Хикмәт шунда: бу төркемнәр үзара да тату түгел. Кайберләренең совет гаскәрләренә ярдәм күрсәтү очраклары да була. Әхмәтзыялар ротасының һәлакәте шул «ярдәмчел» әфган төркеменә ышану нәтиҗәсе булуы бик ихтимал. Соңыннан ишетелгәннәргә ышанганда, «Саланга үткелен» 
саклаучы 2 нче миномёт взводына ярдәмгә «милли коткару фронты»н җитәкләгән Сибгатуллага буйсынган 40 башкисәр бирелә. Аларның «Ислам революциясен кузгату» җитәкчесе белән яшерен килешүе нигезендә, иң хәтәр сугыш нәтиҗәсе ята. Менә сиңа «Әфганыч»: колак-борын урынында тишекләр генә, тешләре сындырылган, бер күзе чыккан. Кара, күр: хатыны да, бабасы да «Әхмәтзыя» дигән бу җанлы «җыелма»дан бер әгъзасын да аныкы дип танымадылар.
– Ә син таныйсың.
– Аны тану миңа үзем өчен кирәк. Ә менә хатыныма аның үлгән булуы файдалырак.
– Ягъни?
– Минем хатын – безнең авылның фельдшеры. Ул сиңа да таныш булырга тиеш. Гөлсем. Заманында аңа Әхмәтзыя да гашыйк булган. Нәтиҗәдә гарип бала туган. ДЦП. Ул хәзер Чистайдагы интернатта дәвалана. Терелүенә өмет юк, диләр. Әгәр баланың атасы мәрхүм Әхмәтзыя булуы расланса, аңа тиешле пособие бермә-бер артык булачак.
– Син шуңа ризамы? Ире син бит.
– Сер түгел – Гөлсемнең миңа кадәр ирләре күп булды. Ә ул гарип дип тормады – ире итеп мине сайлады. Мин аның күп гөнаһларын шуңа гафу иттем. Ә менә гарип баланың атасы Әхмәтзыя булуга ышана алмыйм. Һушына килсә, мин аннан иң элек шуны гына сорар идем.
– Шундый ваклыклар белән яшисеңдер дип уйламас идем сине, Мидхәт. Оныт!
– Иң матур кувшины да, «Собор Парижской Богоматери»да гади үзле балчыктан. Диндарлар кеше үзе дә балчыктан яралган, ди.
Мин балчыклыктан, ягъни гадилектән түгел, ялганнан качам. Ә дөреслек күргәнеңчә, әнә ята, аңа барыбер: янгыннан калганын җыйган тере мәет.
Идарәдә киңәш корып утыручыларга, күрәсең, дөреслек түгел – тынычлык кирәк. Нинди сорау туса да, аны үлгән кешегә юнәлтергә мөмкин. Чөнки үлгәннәр дәшми, ә исәннәргә шул уңай. Миңа гарип баланың балчыгы каян булуны беләсем килү – кемнедер гаепләү өчен түгел. Әгәр «Әфганыч» айныса (терелсә), күп сорауларга җавап булыр иде.
– Сиңа соравым бер генә: синең өчен Әхмәтзыяның үлеме сенсацияме, әллә терелеп-айнып өйгә кайтуымы?
– Ничек әйтсәм, дөрес аңларсың икән?
– Күңелеңдәгене әйтсәң, аңлармын.
– Күңелемдәгесе шул: Әхмәтзыяның үлеме дә, терелүе дә безнең илдә
сенсация түгел – хәзерге сугышта була торган хәлләр. Ул татар милләтеннән. Безнең милләтне үтерү-бетерү өчен ниләр генә кылмыйлар – ә милләт яши, үрчи. Әхмәтзыя үле булса, «Әфганыч» булса да, олы милләтнең бер улы булуын раслый. «Татар бар җирдә хәтәр бар», диләр. «Хәтәр бар җирдә татар бар», – ди шагыйрь. Татар ышанычлы, чөнки. Кайсыдыр милләтне яклау кирәк булганда, гел татарны чакыралар. Ватан сугышында герой булганнарны санап чагыштырсаң, күпчелек – татарлар. Әфганстан корбаннарын санасаң да, күпчелеге – татар егетләре. Тагын кирәкме мисаллар?
– Кызык сөйлисең.
– Кызык түгел – кызганыч бу. Аппаратыңны сүндерсәң – Әфган сугышы сәбәпләренең чын-дөресен, кайчан бетәчәген дә әйтәм... Тормыш миннән күрәзәче ясады.
Видеокамерамны сүндереп, тыңларга җыенсам да, Мидхәт күрәзә сүзен дәвам итә алмады: идарә йорты ягыннан мәчет болдырында утыручылар янына ике хатын килеп туктады. Берсе миңа таныш Илсөяр – Әхмәтзыяның хатыны, ә икенчесе таныш түгел иде.
– Ярамаган сүзләр ычкынган булса, язмаңда минем башны ашарлык кулланмассың инде. Җан әрнүгә түзә алмаудан әйтелде, кире җыеп алырлык түгел.
– Үлгәннәр терелгән заманда мөмкин булмаган эш юк, борчылма.
– Сезгә һаман сенсация гына кирәк шул. Сенсация – телем ачылып, сиңа «сайрау».
Мидхәт белән репликалар алышкан арада, таныш түгел хатын «буханка» шофёрына язу бирде дә Мидхәткә: «Төш, синең кирәгең калмады, госпиталь вәкиле бабайдан анализлар өчен биоматериаллар ала да Казаннан Новосибирскига очалар», – диде.
– Нинди карарга килделәр? – дип сорады Мидхәт хатыныннан.
– Үлгән артыннан үлеп булмый, диделәр дә кул куйдык.
– Ә гарипне нишләтергә?
– Сугышта һәр хәрбигә бирелә торган шәхси номерын югалткан җанлы мәетне кая куюны госпиталь-интернат үзе хәл итәр, синең эш түгел.
– Аның хәле самолётта хәл ителсә кем гаепле? Үлсә, дим?
– Глупый сорауларың белән нервамны чыгарма. Шофёрга әйт: госпиталь вәкилен идарәдән алып, Илсөярләр өенә барсын, анда эшләре беткәч – ферма ашханәсенә. Бу абыйны да көтәләр анда.
– Гөлсем, телевидение абыйсын ферма ашханәсенә җибәрү килешмәс, үзебезгә алып кайтабыз.
– Мәшәкатьләнмәгез.
– Минем Гөлсем ботканы бик тәмле пешерә.
– Миңа эштәгеләр белән телефоннан сөйләшеп, мондагы «ботка»ның нинди ярмадан булуын аңлатырга кирәк. Башка чакта туры сезгә килермен. Сорауларым бетмәсә дә, биргән җавапларың өчен рәхмәт.
– Нинди соравыгыз калды? Үзем әйтәм, – диде Гөлсем.
– Сеңлем, Гөлсем, әйтсәңче: номерлы жетонның югалганмы, алынганмы, ташланганмы булуы турында госпиталь вәкиленнән берәр мәгълүмат ишетелмәдеме?
– Жетоны турында мәгълүматы булса, ул аны монда алып килмәс иде. Юк белән баш катырмагыз, – диде дә китте Гөлсем.
– Жетонның нәрсә икәнен дә белми ич ул... Сугышта үлгәнгә салышу очраклары да була. Шундый тере мәетләрдән сәгатен салдыру, акчасын, жетонын алу ихтималлары турында ишеткәнем булды, күрүен күрмәдем. Аннары моргта ятканда, җаны барлыгы сизелеп, госпитальгә озатылу ихтималы да булгалый, дип сөйләделәр. Ихтималга таянып, мин әйткәннәрдән чыгып, язсаң да, минем исемне кулланма. Дөреслек чыганагы, әнә, ята. Шулаймы, «Әфганыч».
– Рәхмәт сиңа, Мидхәт.
Почтада редакция белән сөйләшергә заказ биреп, 45 минут көтсәм дә, сүз минем файдага булмады:
– Буш табут күмүләр дә, гарипләнеп кайтулар да бүген була торган хәлләр. Гарипнең үзен күмүне күрүенә һәм шуннан аңын югалтуына ышандыра алсаң...
– Ул бит госпитальдән кайтканчы ук үз аңында булмаган.

– Ни язсаң да, сенсация кирәк! Булмаса, колхозларны бетерәләр дигән сүзләр йөри. Гайбәт кенәме? Әллә ихтималмы? Командировкаң аклансын өчен шушы сорауга да җавап алып кайт!
Председатель Гофран белән сөйләшергә керсәм, ул инде килгән кунакларның кайсына нинди күчтәнәч бирелергә тиешлекне бухгалтерга әйткән дә үз эшләре белән киткән.
Миңа берни дә кирәкми, дисәм дә, 3-4 килолы сазан балыгы белән рамдагы кәрәзле балны машинага чыгарырга дежур апага кушканны ишеткәч, председательгә биреләсе сорауларны бухгалтерга бирдем. Аның җавабы бер һәм берәгәйле булды:
– Колхозны бетерәсе юк, аның нигезе черек – үзеннән-үзе бетәчәк! – диде ул. ...Шунда җилләнеп һәм җенләнеп, Әнисә апа килеп керде:
– Кая югалды дисәм, дуңгыз итеннән пешергән аш көтеп, идарәдә утырасың
икән. Киттек – бәлеш суына!
– Әхмәтзыяның улына бүләкләр алып кайткан идем, шуны илтәсем бар, Әнисә апа, башка чакта...
– Эмильгәме? Аны татарчалап «Җәмил» дип үстерделәр. Илсөяр аны үз әниләренә Казанга илтеп куйды. Укый башлагач, үз исеме белән дәшкәндә генә җавап бирә башлады Җәмилебез.
– Укыймыни инде?
– Быел өченчегә бармаса, икенче класска баруы шиксез.
– Ятимлеген сизенәме?
– Сигезе тулгач, пособиесен кисәләр бит, сизенәдер.
– Илсөяргә авыр булыр инде.
– Көндәшләре «Илсөярне ир сөяр» дип тел чайкасалар да, акчага мохтаҗ түгел ул. Теш врачы буларак авылда да, районда да кәсебе бар. Авыл халкы үзебезнең авылда төпләнеп эшләвен тели. Син сөйләшеп, Казанда шул мәсьәләне хәл итә алмассыңмы?
– Фельдшерыгыз үз көчендә кебек бит әле.
– Көче дә, теле дә бар анысы. Белеме генә теш суырырлык түгел. Бар белгәне аспирин да, шикәр авыруы.
– Сәламәтлек саклау министрына языгыз!
– Аны хәрби комиссариат үзеннән җибәрми, ди. Солдат комиссиясенең «годен-не годен» язуында аның имзасы беренче тора икән. Аннан соң гына Рәхимовныкы, ди.
– Рәхимовы кем?
– Шул инде районда хуҗа кебек әфицәр.
– Сез инде шуңа таянып...
– Ышанычлырак таянычыбыз да бар...
– Җеназада булдымы анысы?
– Барысын ул оештырды... Керәм, дисең бит – үзе белән сөйләшерсез, Әсгать ул.
Күчтәнәч-бүләкләребезне калдырырга Илсөяр яшәгән бабай йортына керсәк, улыннан биоматериаллар алдырырга килене «УАЗ»да Казанга киткән, бабай янында Әсгать кенә утыра иде. Бабайның хәле мөшкеллеген сәбәп итеп, сөйләшүне башка чакка күчердек.
Әнисә апаның бәлешен ашап, чәен эчкәч, мин дә кайтып китәргә ашыктым.
Гомер узды, редактор көткән сенсацион мәкаләм язылмады. Моңа минем булдыксызлыгым гына сәбәп түгелдер, инде онытыла башлаган, гаеплеләре 
билгеле җинаятьләр турында яңа сүз әйтеп булмас дип тынычланып, җыйган материалларымны шүрлеккә куйдым.
Әмма алар һаман күңелемдә үзләренең барлыгын сиздереп ятты.
***
«Әфганыч»ны махсус интернатка салганнар, үзенә аерым караучы билгеләгәннәр, терелә икән, дигән хәбәрләргә өстәп, бабайдан, Эмильдән, «Әфганыч»ның үзеннән алган биоматериалларны (ДНК) Мәскәүдә тикшерткәч, интернатка «Әфганыч»ның Әхмәтзыя Әсфәндьяров икәнлеген расларлык мөһерле белешмә килүе язу-язмау мәсьәләсенә тирәнрәк һәм киңрәк карарга этәрде.
...Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәп, гомерләрен биргәннәр дә, аларга багышлап язылган шигырь, поэма, хикәя-повестьлар да күп, әлбәттә.
...Шундыйларның берсе – «сугышчы-интернационалистлар» җыры:
«Күпме утлар-сулар кичмәдек без, Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап. Туган илне сөю-сагынуларны Йөрәк түрләрендә генә саклап. Тарлавыклар, кыя-кичүләр Төштәгедәй хәтерләрдә калды. Газиз гомерләрне кыя-кыя, Өстебезгә үлем уты яуды.
Тир, каныбыз белән сугардык без, Чит-ят җирне, ялган хакны хаклап. Кемнәрнеңдер иминлеген яклап. Башны салдык. Без бит бары солдат.
Утлы ядрә аның йөрәгеннән Узалмады ары.
Үлемсезлек җыры булып җирдә Тик исеме калды...»
Ул исемнәрне беләбезме без? Белеп, ни эшли алабыз? Кургашын табутта кайтарылып күмелгән 15 мең мәрхүмнең барысының да исемнәре билгелеме? Ун елга сузылган җиңүсез һәм җиңелүсез сугыш тукталып, исән калган 520 мең гаскәр илгә кайтарылып, 415 солдатның хәбәрсез югалуына, 36 меңнең яраланып кайтуына гаепле булуын Үзәк Комитет 1989 елда таныгач, бу мәгънәсез сугыш турында аны башлаучыларга нәфрәттән башка ни әйтергә була? Ихтимал, безнең заманның Толстое «Сугыш һәм солых» романына тиң әсәр язарга утыргандыр? Бирсен Ходай, язсын. Безнең максат бары тик бер солдатның ышанычын аклау – Әхмәтзыяның инагы булу һәм башлаган язмамны төгәлләүдән гыйбарәт. Кеше үлгәч, «йөрәге туктау сәбәпле», диләр. Үлгәч, йөрәк кенә түгел, кешенең һәр әгъзасы яшәүдән туктый. Язмамны кеше үлмәсен өчен аның әгъзаларын яшәтүчегә юнәлтәм дисәм, миңа үзенең инагы итүчем үпкәләмәс.
Язмамны башлаганда, авылдашның четерекле хәлдә калуын телгә алган идем. Аның хәзерге хәле четерекле генә түгел – фаҗига. Четерекле хәлдән чыгу, котылу ихтималы була. Ә фаҗигадән котылу юлы – үлем. Үлем белән күзгә-күз очраша ул. Әмма утта янмый, суда батмый. Ә менә терелүгә килгәндә, анысы кешенең үзеннән генә түгел – терелтүче көчтән дә тора. «Әфганыч»ка шундый көч очрый. Бу очрашу сенсация гына түгел, могҗиза.

Сүз башында язып узган, яшьлектәге четерекле мәсьәлә буенча эш, судка барып җитми, Әхмәтзыя үзенең гаепсез икәненә тикшерүчене беренче очрашуда ук ышандырган (исбатлаган) булып чыкты. Мин: «Ничек котылдың?» – дип сорагач, гыйбрәтле җавабы хәтердә: «Һәр ялган дөреслектән башланырга тиеш. Ә миңа ялганның кирәге булмады».
Бу язмамны мин авылдашымның шул афоризмы белән дәвам итәм: «Һәр ялган дөрес сүз белән башланырга тиеш». Шулай булганда гына, ул ышандыра. Ләкин икенче җөмләмдә үк мин, үземә-үзем каршы килеп: «Кеше ышанмаслыкны дөрес булса да, сөйләмә» дигән әйтемне хәтерләтәм. Әйтемнең үз дөньясы, ә тормыш – әйтемнәргә дә, мәкальләргә дә карамый – үз агымы белән ага: сүзем кеше ышанмаслык хәлләр турында.
Бик авырлык белән укып эшли башлагач, мин студент авылдашларыма, хәлемнән килгәнчә, ярдәмле булырга әманәт әйттем. Үз фатирыбыз югында әманәтем үтәлмәсә дә, фатир алгач, авылдашлар өчен генә түгел, якташлар өчен дә ишегебез ачык, чәебез кайнар иде. Бигрәк тә, газеталарда авыл тормышын чагылдырган мәкаләләрем басылып чыга башлагач, абруем бермә-бер артты. Шул чорда миңа инак булу тәкъдиме ясалды. Тәкъдим ясаучы авылдашым Казан танк училищесы курсанты иде. «Четерекле хәл» дигәнендә аның катнашы юк икән. Курсташы Арсень дигән егет Казаннан булып, обкомда эшләүче безнең район кешесе әтисенең бердәнбере икән. Рөхсәт булмаса да, иркенләп чыгып йөри, ярамаса да «кызлар алып кайта, дежур торучылар моңа күз йома икән». (Болар Арсеньның үзеннән чыккан сүзләр.) ...Ниндидер бер бәйрәм кичендә алып кергән кызына әдәп кагыйдәләренә сыймаган тәкъдимнәренә өстәп, кул көченә күчә башлагач, кыз «коткарыгыз» дип кычкырып, бөтен тулай торакны уята. Кыз белән Арсень бикләнгән бүлмәдә Әхмәтзыя да яши. «ЧП» вакытында бүлмәне Арсеньга калдырып, спортзалда бильярд уйнаган. «Коткарыгыз!» дигән тавышны ишетүгә, бүлмәсенә күтәрелсә, кунак кызның чәче тузган, кофтасы ертылган, иренендә кан таплары икән...
Кеше җыела... Тынычлык саклаучы дежур офицер:
– «Кайсыгызның эше?» – дип кычкыра. Арсень Әхмәтзыяга күз кыса, бүлмәдәше буларак, өстенә алырга ымлый. Чөнки Әхмәтзыяның мондый эшләр белән тотылганы юк, курста тәртибе белән үрнәк, өлгереш буенча да алдынгы.
– Гафу итегез, мин гаепле, – ди Әхмәтзыя һәм шунда ук: – Озатып куярга рөхсәт итегез! – ди.
Дежур офицер башкаларга бүлмәләренә кайтырга, Әхмәтзыяга кызны озатырга рөхсәт бирә. Шуның белән «ЧП»ны беттегә санап, кызны озаткач, бүлмәсенә кайтса, Әхмәтзыяны кызарынган, бүртенгән Арсень: «Йә, ничек – булдымы?» – дип каршылый.
Күңелендә кер булмаган Әхмәтзыя:
– Утыртып җибәрдем, – ди.
«Алайса, мә – үзең дә утыр!» – дип, Әхмәтзыяның авызына суга. Кан
күренә. Авылда үскән юаш малай, дисәң дә, җавапсыз калмый Әхмәтзыя, сугышу булып ала. Кабат дежурлар менеп, акт төзегәндә, карасалар – «обком улы» Арсеньның ике теше сынган, күзенең берсе ачылмый. Эш зурга китә. Яшереп булмый. Танк училищесы дирекциясе бик тырышса да, тикшерүчеләр Әхмәтзыяның гаепсезлеген раслыйлар.
Шулай минем «инак»лыгымның кирәге калмый. Шушы хәлләрдән соң, Әхмәтзыяның әбисе белән бабасында үскән ятим егет булуын, әтисенең
Воркута шахтасында газ белән агуланып үлүен, анасының, икенче иргә чыккач, улын авылга әби-бабасына кайтарганлыгын белдем.
Дөресен әйтим, авылдашыма карашым үзгәреп, аның белән очрашуларым тиешле бер йола үтәүгә әверелде. Ул үзе дә безгә бик теләп килә иде. Кунып чыгу, ашау-эчү өчен генә түгел, Әхмәтзыя минем гитараны ошатып, уйнарга өйрәнә иде. Бер килүендә ул, безне гаҗәпкә калдырып, ничә ел буе мин өйрәнә алмаган гитарада уйнарга, нота танырга өйрәнеп, укудан бушаганда, театр оркестрында эшли башлавын әйтеп шатландырды. Алган акчасына әби- бабасына «посылка» сала икән.
Укуын тәмамлыйсы елны, тагын барыбызны гаҗәпкә калдырып, өйләнергә булды ул.
– Хезмәт итәргә кая җибәрүләрен белмәгән килеш өйләнүеңне яклый да, аклый да алмыйм! – дип үгетләвемә каршы:
– Кая җибәрсәләр дә минем белән китәргә риза! – дигән җаваптан соң, булачак киленнең кем булуы белән кызыксынгач, ул бик җитди:
– Булачак балабызның анасы! – диде. Сорауга урын калмады. Хатыным Зәлифә туйны безнең фатирда ясарга рөхсәт итеп кенә калмады, аш-су әзерләү мәшәкатьләрен үз өстенә алачагын да белдерде. Шуңа җавап итеп, Әхмәтзыя туйга чакырылган кунакларның исемлеген һәм күпмедер сумма акча бирде. Зәлифә: «Икегез дә эшли башлагач, бирерсез», – дип, ул акчаны алмады. Тагын да гаҗәпләндергәне шул булды: чакырылучылар арасында Арсень да бар иде. Кияү егете буларак чакырылган ике егетнең берсе ул, икенчесе авыл хуҗалыгы институтының механизация факультеты студенты, тирә-якта танылган Сабантуй батыры Әсгать Хөснуллин иде. Бусын без, алай-болай Арсень «чебенли» башласа, саклык чарасы дип уйласак та, алай булып чыкмады. Арсень танковыйдан артиллерийскийга күчкән, инде лейтенант погоны таккан, хәзер аның хәрби хезмәткә үзебезнең районга китәргә повестка көтеп йөргән чагы икән.
Булып узган «ЧП»ларда ул үз гаебен таный, тешләрен ялтыратып көлә-көлә Әхмәтзыяга «акылга утырттың», – ди.
Рәхмәтле булса да, Әсгатьне Арсень янына утырту дөрес булып чыга. Егет ягыннан түрдә хатыным белән мин утырсам, кыз ягыннан ике урын да буш булды. Чакырып килмәгәннәрме, әллә чакырылмаганнармы – ул кичне белә алмадык.
Студентлар туе статусында мәҗлес ярыйсы гына күңелле узып, ахырда Әхмәтзыяның үзе язган көйне гитарада уйнап җырлавы белән тәмамланды. Көен хәтерләмим, ә менә җырының бер куплеты онытылмый: «Алда туйлар тагын булыр әле. Бу узганы уен туй гына. Олы туйда хуҗа булыр. Бездән туар улыбыз яки кыз гына».
Тик «олы туйларны» Әхмәтзыяга күрү насыйп булмады. Газеталарда Әфганстанга интернациональ ярдәм күрсәтү солдатлары җибәрү турында хәбәрләр өстенлек итте. Әсфәндьяров Әхмәтзыяларның имтиханнарын, Әфган җирендә бирүен мәгъкуль күргән әмер чыкты, яшь офицерларның кулына чакыру язуы – повестка тапшырылды.
Булачак әти хатыны белән туачак сабыен авылдагы әби-бабаларына кайтарып куярга гына өлгерә... 1979 елның 27 декабрендә була бу эш.
Шушы чордан соң минем дә Әсфәндьяров Әхмәтзыя һәм гаиләсе турында белгәннәрем читтән ишетелгәннәр, ягъни «слухлар» буенча гына: «Малае туган икән», «хатыны академический отпускасыннан чыгып, укуын тәмамлаган 
икән», «теш врачы булып, район больницасында эшли икән», «Әхмәтзыядан хат килми икән»...
Бу хәбәрләрнең берсе дә ул чор өчен аерым игътибар юнәлтерлек түгел. Хәтта солдатлар озатуында авылга кургашын табутта кайтарып, мылтыктан ата-ата җирләүләр дә гадәти вакыйгалардан санала башланган чак. Әмма Әхмәтзыяның әбисе белән бабасы һәм хатыны Илсөяр өчен түгел, чөнки Әхмәтзыя соңгы хатларының берсендә «барыгызны да шаккатырып, көтелмәгән яктан кайтуыма әзер булыгыз» дип язган икән.
«Көтелмәгән як» – кайсы як ул? «Шаккатырыр нәрсәсе ни булыр?» «Геройлык орденымы?» «Медаль-фәләнме?» Юраганнарның берсе дә туры килмичә, көннәрдән бер көнне, Әхмәтзыяның гаилә әгъзаларын хәрби комиссариатка чакырып, язу килә.
«Табутны ачып карамаска» дигән әмер белән риза дип култамга салырга чакырганнар икән. Кул куюы бер кыен, ә Илсөяргә Әхмәтзыяның үлем хәбәрен әби белән бабайга әйтү – мең кыен! Табутлы йөк машинасына утырган, кап- кара чәчле Илсөярнең авылга ап-ак чәчле булып кайтуын әби көтмәгән, җаны оныгының җанын эзләп, мәңгелеккә очкан иде. Соңыннан ачыкланды: хәрби комиссар Рәхимов «яхшылык йөзеннән» авыл советына шалтыратып, кабер казуны «бик тиз» оештырырга әмер биргән һәм бу турыда әбигә ишеттергәннәр булып чыкты.
Алга таба җавап бирә алмаслык күп сораулар туа. Аларга җавапны әлегә кадәр эзләсәләр дә, канәгатьләндерерлеге юк. Мәрхүмнәр рухына исәннәрнең Коръән укытуы йола үтәү генә түгел. Әхмәтзыя белән әбисенең елын бергә уздыру көнен билгеләү проблемага әверелсә дә, чиркәүдә тәре тагып, мәчеттә чалма чалып, ике авылга хезмәт күрсәтүче Әүдәкин хәзрәт изге китапларның кайсыннандыр «шәһит киткәннәр рухына кайда, кайчан укылса да, дога кабул ителер» дигән аять тапканлыгын әйткәч, ике тавык суелып, ураза тотып, намазга йөрүче 12 пенсионер Коръән ашына чакырыла. Аларның һәркайсына хәер итеп, Казандагы мәчет кибетеннән кайткан ак яулык белән кара түбәтәй өләшенгәч, хушлашу намазына утырышканда, көтелмәгән кунак килеп керү барысын да гаҗәпкә калдырып, намазларын бүлдерә. Килеп керүче үзе генә түгел, аңа катыргы тартма тоткан бер солдат ияргән була.
Погонында йолдызлар җемелдәгән офицер, катыргы тартманы ачтырып, аның эчендәге печенье, карамель, чәй пачкаларын өстәлгә куйды да куркып калган йолачыларга русчалап: «Не стесняйтесь, угощайтесь, эти гостинцы от вашего односельчанина, храброго интернационального солдата» дигәч, татарчалап: «Ә бусы аңа бирелгән орден. Рәхим итеп алуыгызны үтенәм, Илсөяр ханым», – диде.
Әлбәттә, аның кем булуын Әсгать белән Илсөярдән башкалар танымый шикелле. Алар өзелгән намазларының дәвамын ялгап укыгач, өлешләренә тигән күчтәнәчләрне алып китәргә ашыгалар. Погонлы исә Илсөяргә конверт тапшыра да «на службу» дип саубуллаша.
Өйдә чит кешеләрдән Әсгать кенә калгач, бабай аңа сораулы караш белән: «Бу кем булды соң? Килен Казанга киткәч тә килеп, язу калдырып киткән иде», – диде.
Әсгать: «Бу, бабай, военкомның бер җаваплы начальнигы», – дигәннән дә башка җавап тапмады. Чөнки ул бу гаилә тынычлыгы өчен үзенең дә җаваплы «начальник» булуын белә иде. Тик җаваплылыкны нинди гамәлләрдә эшкә ашырып була?
Бу сорауга җавап аңа һич көтмәгәндә табылды: Әхмәтзыяның елыннан соң, хәрби комиссариаттан бирелгән пособие акчасына үзеннән өстәп, Илсөяр бозавы белән савым сыеры сатып алган иде. Авылда ирле хуҗалыклар кыш чыгар өчен мал азыгы әзерли. Бабай урыннан тора алмый авырып ята. Әсгатьнең, хәл белергә дип, бер керүендә, ул пәһлеван егеткә карап:
«Улым, көчеңне кая куярга белми йөргәнче, безнең өлешкә тигән печәнне чабып китертә алмассыңмы? Кар явып, бозауны чалгач, итен уртаклашыр идек», – диде.
Шуннан башланды дияргә була. Әсгать печән чабарга китә, улын ияртеп, Илсөяр аңа ашау илтә. Печәннәр чабылып, чүмәләләр машинага төялеп, абзар түбәсенә кайтарылгач, бабай шатлыгыннан тагын бер тәкъдим ясый: «Улым Әсгать, үлгән артыннан үлеп булмый, оныгыбызны ятимлектә үстерүне Әхмәтзыябыз кабул итеп ятмас. Көрәшче даның тирә-якка таралган булса да, өйләнмәвеңә сәбәпләрне төрлечә сөйлиләр. Гайбәтләргә чик куеп, әллә соң киявебез буласыңмы? Риза булсаң, тыныч күңел белән мин сезгә бәхиллегемне бирер идем...» Әсгать сүз озайтып маташмый: «Бу эш минем ризалыктан гына тормый бит», – ди. Бабай: «Тезгенне үз кулыма алсам, каршы түгелме?» – ди. Авыру булса да, бабайның кулы – көчле, сүзе – үтемле. Илсөяр бер-ике көн уйланып йөри дә: «Мин Әхмәтзыяга чыкканда да, әти-әниемнән рөхсәт сорамый, аларның рәнҗешенә дучар булдым. Кабат гөнаһлы булмас, картларны рәнҗетмәс өчен Казанга барып, әти-әниләрнең дә фатихасын алсак, мин каршы түгел», – ди.
Әсгать – авылның инженер-механигы. Машиналар үз кулында. Беркөнне алар «Казанга туп-туры карап», кыз сорарга китә. Аннан канатланып кайткач, туй итеп, дүртәүләп яши башлый алар.
Дөнья матур, дөнья киң! Әмма беркөнне алар өчен күк күкрәп, яшен яшьнәп, дөнья караңгылыкка чума, аяк астында җир уба, чишмә, кое, елгаларда су бетә. Моның сәбәбен үлгән Әхмәтзыяның кинәт терелеп кайтуыннан күрәләр. Әсгать белән Илсөяргә күтәреп булмастай яла ягалар.
Әйе, Әхмәтзыя кайта. Дөресе: озатучы ярдәмендә ул авылга кайтарыла. Озатучысы – Новосибирск каласы интернат хезмәткәре Рәмилә атлы татар хатыны. Госпитальгә кадәр Кемерово поликлиникасында эшләгән. Әфганстаннан каты яраланып кайткан ирен карар өчен Новосибирскига күченеп килгән. Яралары төзәлерлек булмаган ире үлгәч, ул Кемеровога кайтып китмәгән, үз теләге белән ире кебек авыруларны карарга госпитальдә калган. Әхмәтзыя аның ире белән бер частьта хезмәт итеп, бер үк сугышта әсирлеккә эләгеп, аннан бергәләп качкач, тагын әсир ителгәннәр икән. Үлем көтеп ятканда, Әхмәтзыя сигналы аркасында, дошманнарның оясын Рәсәй авиациясе бомбалары туздыргач, батальонның мәетләрне җыю группасы аларны табып, номерлы калайларын алып, кайсын кая озатканда, ике танкистның пульслары барлыгы беленә. Аларны «госпитальгә» дигән бирка тагып, махсус машинага күчерәләр. Табылган номерлар буенча Әхмәтзыя адресына да, Кемерово егетенең гаиләсенә дә аларның фаҗигале үлеме турында хәбәр ителә. Боларны Рәмиләгә теле бар чакта ире Камил фаразлаган. Әхмәтзыяның тәгаен кем һәм каян булуын да, гаилә хәлләрен дә анык белмәвен, Казаннан икәнен генә әйтергә өлгерә. Күрәсең, Камил белән Әхмәтзыя соңгы операция алдыннан гына танышканнар. Хәзер исә «Әфганыч»тан белешеп сораудан фәтва юк. Ул гарип, хәтерен, акылын җуйган, контужен булган 1 группа инвалид. Кайда булуын да, кемлеген дә белми. Докторларга да, инъекция, системалар куючыга 
да реакциясе юк: терелеген белдергән бердәнбер сүзе – Әсфәндьяровтан үзгәртелгән «Әфганыч». Ашамлык китерсәләр дә, «Әфганыч», – ди. Чишендереп, мунчада юындыручы Рәмиләгә дә «Әфганыч». Кыскасы һәм иң хәтәре: аның өчен хатын-кыз җенесе юк, булса да, аларга тиешле табигый реакциясе юк. Бу хәлне табиблар, безнеңчә әйткәндә, алаша авыруы, диләр. Имеш, көтелмәгән көчле бер тетрәнүсез терелү ихтималы юк. Шул тетрәнүне көтеп, күпме гомер узачагын фараз иткәндә, терелү очрагы йөз меңгә бер чагыштырмасында икән.
Әхмәтзыяның кайту хәбәре авылда гына түгел, районда, республикада сенсация ясый. Һәр орган үзләренә зыян килмәү чарасын күрә. Иң башлап, чараны районның хәрби комиссариаты күреп, Әхмәтзыяны тикшерергә медкомиссия җибәрә. Комиссариатта сакланган фото белән чагыштырып та охшашлык тапмагач, комиссия «авантюра» дигән нәтиҗә чыгара.
Рәмилә мондый хәбәр ишетүгә әзер түгеллектән, каберне казып, эксгумация ясау проблемасын куя. Ә Илсөяр, белүебезчә, «табутны ачып карамаска» дигән язуга кул куйган. Нишләргә? Әхмәтзыяны кире алып китәргәме? Кая? Кемгә? Борчылуларын Әсгать һәм Илсөяр белән уртаклашкач, Илсөяр Казанга, әтиләренә китеп бераз вакыт торырга, ә шул арада табутны ачып карау ихтималын әйтә. Шулай эшлиләр дә. Ләкин бер нәрсәне искә алмыйлар: үлгән өчен комиссариаттан түләнгән акчаны кем кире кайтарып бирәчәк? Көтмәгәндә килгән «извещение»не укыгач, Рәмилә хәрби комиссариаттан бирелгән ул акчаның Әхмәтзыяның пенсиясенә тәэсире бармы, булса – ничек һәм, иң мөһиме, пенсия почта аша киләчәкме, аны алу өчен кемнән, нинди документлар кирәк булачагын ачыкларга почтага барса, анда бер офицер Новосибирск госпиталеннән телефон звоногы көтеп утыра. Авылда саклык кассасы эшләрен дә почта хезмәткәре башкарганлыктан, Рәмилә, гафу үтенеп, үз йомышын әйтә, паспортын биреп, Әхмәтзыяны озатып килүче икәнен тәфсилләп аңлата.
– Озатучылар күп булыр, Әхмәтзыяның пенсиясе белән кызыксыну хокукы биргән нинди документыгыз бар?
– Юлга билет алганда, скидка тиеш, дигән белешмәм бар.
– Сез ялгыш килгәнсез, апакай, монда поездга да, самолётка да билет сатылмый. Безгә доверенность яисә ЗАГС мөһере булган паспорт кирәк. Ә сезнең паспортта ирегез бөтенләй башка кеше.
– Мин кемгә барырга тиеш соң хәзер?
– Анысын юлга чыкканчы уйларга кирәк иде.
Шул арада шәһәрара телефон шалтырап, хәрби хезмәткәр Новосибирск белән бәйләнешкә керә. Телефонда сөйләшүләреннән Рәмилә «выписан после лечения» дигән хәбәргә игътибар итә. Димәк, Новосибирскидан нинди дә булса өстәмә документ көтү – гомерне заяга уздыру гына булачак.
Теләсә-теләмәсә дә, озатучы хатын Рәмилә, хәрби комиссариатка барырга тиешлеген аңлап, Әсгатькә киңәшкә кайта. Әхмәтзыяга ашау әзерләп бирә. Гадәттәге «Әфганыч» дигән сүзне «рәхмәт» сүзенә тиңләп, карашын Әсгатькә юнәлтеп:
– Йә, нишлибез? – ди.
Әсгатьнең җавабы әзер: «Казыйбыз да карыйбыз». Бу җавапны көтмәгән Илсөяр шаһит булмас өчен тагын Казанга китә...
Төне буе казып цинк табутны ачып күрсәләр – анда утта көйгән гимнастёркага төрелгән зур гына чуерташ белән кызыл балчыктан башка нәрсә юк. Нишләргә? Ачык калдырсаң, Илсөяр гаепле; күмсәң, «Әфганыч»ның тере Әхмәтзыя икәнлегенә ничек ышандырырга? Бабайдан киңәш сорарга дип, өйгә кайтсалар, ул урынында юк. Эзләү башлана...
Баксаң-күрсәң, бабай, оныгының мәетенә дога кылып, күмәргә ниятләп, зиратка барган: кулында Коръән белән намазлык. Тик теләгенә ирешә алмый егылган. Әсгать белән Рәмилә аны эзләп тапканда, әле тәне суынмаган да була. Әсгать, җаваплылыкны үз өстенә алып, бабайның җәсадын кургашын табутка салып күмү тәкъдиме ясаса да, Рәмилә каршы булгач, каберне ничек булса, шул хәлгә китерәләр. Бабайның гәүдәсен өйгә алып кайтып, урынына салалар.
Аны җирләү йолаларының ничек үтәлешенә тукталганда, барысы да авылча, тиешенчә, шәригатьчә башкарыла. Өчесен дә, җидесен дә Диния нәзарәте җибәргән укымышлы мулладан Коръән укытып, кунакларны хәләл ризыклар белән сыйлап уздыралар. Шунысына гына гаҗәпләнәләр: нигә киленнәре Илсөяр юк? Әсгатьнең телеграммасына да җавап булмау күрше- күләнне шикле, шомлы уйларга этәрә. Кемдер аны ике ут арасында янучы дип кызганса, кемнәрдер гарип ирен ташлап китүдә гаепли, күпчелек Әсгатькә чыгуын хуплый.
Төрле фаразларга, гайбәтләргә чик куеп, көннәрдән бер көнне улын иярткән Илсөяр кайтып төшә һәм күп сорауларга җавап табыла: Казанда 2-3 көн генә була да, улын әти-әнисе карамагына калдырып, Новосибирскига юл тота ул. Госпиталь врачлары белән сөйләшеп, Әхмәтзыяның хәзерге хәле һәм киләчәге турында белгечләр фикерен тыңлагач, Рәмилә турында белергә Кемеровога бара. Рәмиләне яхшы белгән таныш-белешләреннән сорашып, аның фәрештә холыклы изге җан икәненә ышангач, Казандагы улын ияртеп, авылга кайта.
Әсгать тә, Рәмилә дә улы белән Илсөярнең кайтуына сөенәләр, ләкин көенерлек сәбәпләр дә күп була. Аларның иң катгыйларыннан – Рәмиләнең әнисе карамагында калдырган кызының авыру булуы. Әнисенең хатында язылганнар дөрес булса, ул үзе дә авырый, оныгы да әти-әнисен сагынудан авыру хәлендә икән... Рәмилә «каты авыру хәлендә» дигәнне үзенчә аңлый һәм ашыгыч сәфәргә җыена.
Миңа килеп ирешкән хәбәрләр буенча, Рәмилә Кемеровога кайтып кызы Камиләне алгач, Новосибирскида тукталып, андагы эшләрен түгәрәкли. Госпиталь-интернат администрациясенең үзләре системасында эшләп калуны үтенүләренә дә карамастан, «Әфганыч»ны ташлый алмавын, ташласа – мәрхүм ире васыятенә хыянәт иткән булуы белән аңлата. Госпиталь-интернат чиновниклары аны аңлыйлар. Тиешле документларын кабул итеп, ярдәмләшү йөзеннән тиешсезләренә дә кул куеп, шундый ук Әфганстан корбаны Камил хатыны Рәмилә белән кызы Камиләне «Әфганыч»ны «кеше итәргә» авылга озаталар.
Кызы белән Рәмилә кайтканда, «Әфганыч»ның «кеше» булуына ышанмасалар да, бактың исә, ул инде кулына, көрәк-сәнәк тотып, күрсәтеп биргән эшләрне башкара, аркылы пычкының бер башын тотып, Әсгатькә утын кисешә. Калун белән түмәрләрне ярып, әрдәнә итеп өюдә дә үз өлешен кертә ул.
Юлым төшеп, үз күзләрем белән күреп сөйләшергә теләсәм дә, Әхмәтзыя мине дә «Әфганыч» дип кенә каршылады – танымады. Рәмилә ханым бу хәлне табигыйлеккә санап, мине тынычландырырга ашыкты:
– Хатынын да, бабасын да, баласын да танымады, – диде.
– Шулай булгач?..
– Шулай булмасын өчен тырышабыз бит. Мин яну-пешүдән гарипләнгән 
авыруларны дәвалау докторы профессор Мишурин методы белән эшлим. Прогресс бар. Мишурин әйтә: «Әгәр пациент берәр эш эшләгәч канәгатьлек мимикасы күрсәтә икән – бу терелүгә аванс», – ди. Әхмәтзыяның елмайганын да күрдем, елаганын да. Димәк, физик эшләргә инстинктын уятудан, хәтерен уяту гамәлләренә күчәргә кирәк.
– Хәтер – акыл җимеше. Акылы кайтса, барысы да булыр.
– Барысы булмаса да, хәтере уянса, хезмәтемне акланганга санар идем.
– Сәер теләк, тели белмәсәң – имгәк.
– Сәер булмаган ни бар дөньяда? Сугыш сәерлек төене түгелме? Миңа калса, сугышлар байлык өчен түгел, акылларны юк итү өчен чыга. Гомере буе җыйган акылын кеше пуля тию белән, снаряд ярылу белән күз ачып йомган мизгелдә югалта да үзе дә юкка чыга.
– Әхмәтзыя юкка чыкмаган бит.
– Ләкин әлегә ул кеше түгел шул. Аның кешелеген кайтару өчен көрәшүчеләргә тере материал гына ул.
– Материя юктан бар булмый, бардан юк булмый, Рәмилә ханым. Сезгә изге эшегездә теләгегезгә ирешүне телим. Тормышта көтелмәгән хәлләрдә калуыгыз ихтимал, адресымны һәм телефон номерымны калдырам. Хәбәрләшеп тору минем өчен дә, сезнең өчен дә кирәк.
– Ситуациядән чыгарбыз инде.
Теләге булмадымы, вакытымы – шалтыратмады да, хат та язмады Рәмилә. Ә менә Әсгать язганнарны укысаң... үзе бер романлык материал.
Әхмәтзыяның «Әфганыч»лыгы бетеп барса да, Әсгатьнең борчылыр хәбәрләре күплеге язмамның юнәлешенә тагын үзгәреш кертә.
Алты авылны берләштереп төзелгән «ХХ партсъезд» колхозының «Урт күле» дип йөртелгән балыклы күле була. Язгы ташу чорында бу күлгә Чулман суы кереп тула, үзенә коя торган «Нәзер» дигән инеше дә бар икән.
Колхозда кайсы рәис хуҗа булган чор икәнен хәтерләмиләр, ә менә каяндыр алып кайтып җибәргән маймыч нык үрчегән. Рәис балыгы дигән көзгеле сазанны тотып «рәхәтләнәләр». Кунак-фәлән кайтса, шәһәрдән яисә районнан тикшерүчеме, вәкилме килсә, авылда «балыкчы» кушаматына лаек Зәкәрия бабайга кушып тоттыргач, Әнисә ападан кыздырталар да: «Рәис балыгыннан авыз итегез!» – диләр. Вәкилнең вәкиллеге, тикшерүченең тикшерүе шунда онытыла.
Беркөнне Әсгать «Әфганыч»ны ияртеп, әлеге күлгә балык каптырырга төшәргә ниятли. Максаты балык тоту гына түгел. Иң әһәмиятлесе – «Әфганыч»ны кармакка суалчан кигезеп, калкавыч батуга балыкны ычкындырып, кәрҗингә салырга өйрәтү. Әсгать үзе өчен бик мөһим ачыш ясаган: «Әфганыч», күрсәтеп бирә белсәң, нинди эшне дә башкара ала икән! Чалгы тотып печән дә чаба, көтүдән кайткан сыерны да кертә, күрсәтсәң, электр лампочкасын да, газ плитәсен дә сүндерә. Прогресс! Молодец, Рәмилә!
Күл буена төшкәч, суалчаннарын чыгарып, кармакларын кулларына алу белән Әсгать камышлар арасында резина көймәдә ятьмә салып маташучыны күреп кала.
Кармакка каптыру колхоз әгъзаларына бушлай булса, читтән килүчеләргә, ничә кило тотуына карап, түләү куелган. Ятьмә яки ау белән тоту, гомумән, тыела. Штраф!
«Әфганыч»ны ияртеп, китә Әсгать, браконьерга карап. Барып җиткәч, кычкырыйм, дисә – таныш кеше түгел. Агачлар арасында «Жигули»е яшерелгән, кабинасындагы элгечтә капитан кителе, арткы урындыкта бульдогы «ырлап» ята.
«Әфганыч» белән киңәшләшүдән әлегә файда юк. Әсгать үзенең көчен сынамакчы булып, өстенә су үтмәс плащ кигән, маңгаена кара күзлек элгән кунакка кычкыра: «Яшьтәш, синме соң бу?»
Арсень Рәхимов башта, дәшмичә генә, ятьмәсен судан көймәсенә чыгара, әлегә балыкларына тими. Шуннан соң гына күзлеген салып, Әсгатькә җавап бирә:
– Председателегез кисәтмәдемени? Мин аңа кичтән үк киләсемне әйткән идем.
– Әйтү-әйтмәү бер нәрсә, браконьерлык – башка статья.
– Статьялар синең белән минем өчен түгел ул...
–?
– Мә, тот бауны, көймәне чыгарабыз да... Минем службага кайту вакыты
җитте. Балыкларны тизрәк чүпләп, ычкынырга кирәк.
– Уйнама, моннан ычкынсаң да, җаваптан котыла алмассың, яшьти.
– Бергәләп бирербез җавапны. Чүпләш, давай.
Әсгать ни кылырга да белми Арсеньның балык җыйганын карап тора.
Эреләрен генә сайлап капчыгына тутыргач, Арсень өстен алыштырып, «Жигули»ена утыра да, фотоаппаратын чыгарып, җиргә ташланган вак балыкларны җыючы «Әфганыч» белән Әсгатьне фотога төшереп:
– Тагын кайчан күрешә алуыбыз билгесез. Истәлек булыр! – ди һәм машинасыннан төтенен калдырып китеп тә бара. Кармаксыз тотылган балыкны үз кәрҗиннәренә тутырып, авылга кайткач, колхоз бухгалтериясендә 8 кило «рәис балыгы» өчен акча түләп, гайбәтләргә урын калмады дип уйласа да, Әсгать үзенең бөтенләй икенче кармакка эләгүе турында уйламый...
Атна ахырында чыга торган «Коммунизм таңы» газетасының «Кыска хәбәрләр» рубрикасында «Әфганыч»ның балык җыеп торган фотосы урнаштырылып, 1 группа инвалидның эшкә ярый башлавын мактау сүзләре язылган була. Дөрес сүзгә җавап юк. «Әфганыч» чынлап та мактауга лаек. Башка фамилия куелса да, мәкаләнең авторы аның Рәхимов икәнен аңлый һәм «кармактан» ычкындыруда үзен-үзе сүгә Әсгать. «Башлаган эшне ярты юлда ташлау гадәткә кереп бара» дип, көндәлегенә язып та куя.
Икенче яктан караганда, бу мәкаләнең Рәмиләгә файдасы да тия: аны идарәгә чакыртып, «Әфганыч»ны авылның телсез-чукрак Мәсәбигы белән бергә янгынчылар каланчасында дежур торырга чакыралар.
– Күзе күрә, колагы ишетә, кулына чүкеч тота ала. Менсен каланчага, сакласын авылны ут-күздән. Мәсәбих белән тигез хезмәт хакы алыр! – ди бригадир Локман абзый.
– Безнең пенсиябез ризыкка җитә, кәгазьдәге хезмәт хакының кирәге юк. – Салам өләшкәндә кирәк була ул...
– Ә саламы нигә кирәк?
– Тавыкларыгыз астына җәяргә.
– Тавыкларга салам түгел, бодай кирәк бит, абый.
Рәмиләгә сүз озайтып торуның кирәге калмый. «Әфганыч»ның кайда да булса «эштә» булуы аны күздән ычкындырмый саклап торудан коткара, бу «Әфганыч»ның сизелерлек терелүен күрсәтә, кызы Камиләгә игътибарын арттыра ала. Юкса кызы гел шул Илсөяр малае белән: мәктәптә дә, өйдә дә, уенда да. Әсгать – кеше ире, күп йомышны аңа кушып булмый. Иртән хатынын 
эшкә озатып кую, кич белән барып алу – аның өстендә. Укучылар аз булу сәбәпле, авыл мәктәбе ябылып, төрле классларда укучы тугыз баланы колхоз машинасында район мәктәбенә илтеп, алып кайтуны оештыру да Әсгатькә тапшырылган.
Шулай тыштан тыныч кына, бертөрле генә ага авылдагы тормыш елгасы. Суы үз ярларыннан читкә чыкмый кебек.
Эш көчендәге ирләр «вахта» белән Себер сазлыкларында акча эшләп кайткач, ай буена эчү белән мәшгуль булсалар, авылда калганнар җәй буе бәрәңге бакчасындагы колорадо коңгызы белән көрәшә, кышка кергәч, кибеттә икмәк, пакетлы сөт алырга чират тора.
Әхмәтзыяга килгәндә, ул, үз өлешенә төшкән «тузга язмаган», «кеше ышанмаслык» эшләрне һаман эшләп, «Әфганыч»лыгына хилафлык китерми. «ГКЧП» булган төнне телевизорлар аша берөзлексез «Аккош күле» балеты күрсәтелгәндә, дөнья бетереп, чаң суккан тавыш авылны уяткан, ди. Чаң сугу тукталмагач, бригадир Локман абзый каланчага менсә, «Әфганыч» аңа торбадан чыккан мунча төтенен күрсәтә. Коллегасы Мәсәбих ымлавынча, эссе көнне мунча ягу ярамый, шуңа күрә янгынчылар аны сүндергәнче алар чаң сугуны туктатмыйлар. Шулай да авыл халкында «ГКЧП» сүзе, шул көнне кинәт кенә колхоз рәисен алыштыруга бәйләп аңлатыла: тыныч кына яшәп ятканда, районнан идарә әгъзаларын җыярга әмер килә. Әнисә ападан бәлеш пешертеп, Әнвәр абзыйларда мунча яктыралар. Тик мунча идарә утырышында була: Рәис Гофранны сәбәбен аңлатмый гына урыныннан алып, «гаишник» Апанаевны куялар. Аптырашкан идарә әгъзаларына «ГКЧП»ны онытмаска пышылдап, «ситуация», диләр. Ничек булса да булган – Гофран төшерелә, ә «Әфганыч»ның кушаматы бер баскычка «күтәрелә», «ГКЧП» «Әфганыч»ка әверелә.
Тагын бер кушаматы бөтенләй уйламаган, көтмәгән яктан ябыша: «Беловежская пуща». Яңа хуҗа әмере белән, янгын каланчасында дежур торучыларга бинокль бирелеп, күл буена килгән-киткәнне «шәйләү» бурычы йөкләнә.
Күл – колхозның бердәнбер керем чыганагы. Шәһәрләрдән кайткан балыкчылар чын акча түләп, бухгалтериядән рөхсәт талоны алалар да тоткан сазаннарын авыл кибетендә үк сатып, бер алган талонга атна буе кәсеп итәләр.
Каланча хуҗаларының кулында бинокль, килгән балыкчылар кулында квитанция. Бәйләнер сәбәп юк. Эзләгән таба, диләр. «Әфганыч» күл буена килеп туктаган номерсыз «Москвич»тан төшеп, берәүнең күлгә коючы инешкә юнәлүен күрә. Кулында арыш капчыгы. Капчыкта зур шешә-бутылка булып, аның эчендәге сыекчаны «Москвич» хуҗасы инешкә агыза да, машинасына утыра. Резина көймә кабартып, ау яки ятьмә салуны көткән «Әфганыч» гаҗәпләнүеннән Мәсәбихның чүкече белән чаң кага башлый. Озакка сузылган чаң тавышына бригадир Локманны ияртеп, яңа рәис күтәрелә. Ни булуын сорасалар, «Әфганыч» машина килеп киткән юлдан башка нәрсә күрсәтә алмый. Рәистә власть чиксез: ул «Әфганыч»тан бинокльне алып, Локманга бирә:
– Боларны алыштыр, – ди. – Күпне күрәләр.
Рәис сүзе – закон. «Әфганыч»ның карьерасы шунда өзелә. Аны җәйләүдә сыер савучылар вагончыгын саклаучы итеп күчерәләр. Саварга сыерлары калмаса да, колхозның анда электән калган сөт бидоннары, ватык телевизор, сепаратор, халатлар һәм аш-су әзерләү әсбаплары саклана икән. Күлдә балык каптырырга читтән килүчеләр, вагон ишегенең йозагын ватып кермәгәннәрме 
дип тикшерү Локманның үз вазифасы булса да, бу эшне ул кызулык белән «Әфганыч»ка тапшыра.
– Әнисә апа сер тотмас үрдәк дип шикләнеп, кайбер кирәкле кешеләрне шул вагонга алып барып сыйлый идек. Хәзер урман уртасына кереп, шашлык куырабыз да егылганчы салдырабыз, – дип сөйли Локман абзый соңгы очрашуыбызда, үзенчә ачылып, гомер буе колхоз рәисе булырга хыяллануын да яшермичә.
Аның тагын ниләр сөйләгәнен гомумиләштереп язганда, колхозны ике инвесторга сатып, «чикләнгән хокуклы хуҗалык» инвесторлары белән күлне арендага алган банкирны вагонкада уха белән сыйлаудан соң күпме вакыт узгандыр, шул вагонка урнашкан урман да, аның яңа каравылчысына да «Беловежская пуща» кушаматы ябыштырыла... Әхмәтзыя «Беловежская пуща» коменданты «Әфганыч»ка әверелә.
Күлдә балык үлеп, аны җыеп ашаткач, кырылган тавыклар саны күбәю «Беловежская пуща» комендантына мөрәҗәгать итәргә этәрә. Комендантның ымлап, кул белән аңлатуларына өстәп әйткәне бер генә сүз: «Әфганыч». Шуннан соң банкир күлнең үзен һәм үлгән балыкларын тикшертергә Казаннан белгечләр чакыртырга була. Исемсез хуҗалыкның яңа хуҗасы да моны яклый.
***
«Әфганыч» белән Рәмилә яшәгән авыл йорты. Аркасын мичкә терәп куйган диванда Әхмәтзыя – «Әфганыч» йоклап ята. Караңгылы-яктылы, таң атар- атмас вакыт. Чаршау каплаган караватта Рәмилә белән Әсгать. Тынлыкны стенага элгән телефон шалтыравы боза. «Әфганыч» аны ишетә дә чаршау эчендәгеләргә кычкыра... Телефон шалтыравы янә кабатлана. Трубканы алып, җавап бирүче юк. Өченче шалтыраудан соң, чаршау ачылып, Рәмилә күренә. Ул эчке күлмәктән генә, яланаяк, чәче-башы тузган. Дүртенче шалтырауга трубканы алып:
– Рәмилә тыңлый. Алло, ник дәшмисез? Кем бу? Кызым Камилә синме бу? Кемеровога барып җиттегезме? Әбиеңнәрдән шалтыратасыңмы? – ди.
– Кирәк булса, тагы шалтыратырлар, куй трубкаңны, мондагы кеше бу вакытта шалтыратмас. Кемеровода вакыт 4-5 сәгатькә алданрак йөри. Барып урнашкач, сине тынычландыру өчен шалтыраталардыр. Соңрак үзең заказ биреп сөйләшерсең. Хәзер ят...
– Әгәр Казаннан Илсөяр булса?
– Нигә монда сиңа шалтыратыр икән ул? Минем мобильныйга ни булган? – Мобильный телефонын эзли, таба алмый. – Машинада калган, ахры. Ярый, паниковать итмә, барыбер сизенә иде инде ул.
– Нәрсәдән? Корсактан, дисеңме?
– Барысыннан да бигрәк, косуыңнан, битеңдәге тимгелләрдән.
– Косканымны күргәне юк бит аның.
– Әнисә апага әйткәнсең. Әнисә апа күседән арыслан ясарга күп сорамый. Шулчак өйалды ишеген шакыйлар. Рәмилә өй ишеген ачып сорый:
– Кем бар?
– Мин бу, Локман абзаң.
– Менә сиңа мә, кодагый. Ачмый тор – чоланга чыгып ятыйм, күрмәсен, чалбарны бир.
– Хәзер, Локман абзый, өстемә берәр нәрсә элим инде... – Киеп торма, Әсгать үзе генә чыксын.

– Әсгать машинасын куйган җирдә, Илсөярдәдер. Мобильныена шалтыратып кара.
– Мобильныен машинасында калдырган булып чыкты шул. Өй ишеген шакып та ачмагач, монда шалтыраттым. Әйт инде – чыксын. Эш ашыгыч. «Никитка» үзе җибәрде.
– Кем соң ул «Никитка?»
– Колхозны таркатса да, рәислеген саклаган Апанай ул.
Әсгать чыгып, өйалды ишеген ача.
– Әйдә, кер инде, мине бик тә күрәсең килгәч.
– Керәсем дә, күрәсем дә килми. Апанайның ашыгыч әмерен китердем.
– Тагын нәрсәне сатарга җыена?
– Сатарга түгел – ясарга. Мә, укы: анда кирпеч заводы төзү буенча кая кереп нинди язу калдырырга икәне дә, тавык фабрикасыннан күпме продукт алырга икәне дә күрсәтелгән.
– Андый эшләр минем вазифама керми бит, абзый.
– Вазифаларны тикшермик. Синең белән склад мөдире Мидхәт тә барачак. Аек булса.
– Ну Апанай! Күкәй алып кайтырга автобус кудыра!
– Күкәй генә түгел, бер центнер колбаса ясаудан калган «субпродукт» дигән деликатес, кибеткә куеп, халыкка сатарга мең баш бройлер чебешләре. Акчасы күчерелгән.
– Йөк машинасы белән акча күчергән кеше барсын. Чебеш ташу минем эш түгел.
– Синең эш институт белгечләрен алып кайту.
– Нигә кирәк булды белгечләр, Локман абзый? Институтта белгечләр түгел, профессорлар гына эшли бит.
– Әсгать, кулыңда шулар белән төзегән шартнамә, укыгыз икәүләшеп... Профессорлармы, белгечләрме – алар үлгән күлне тикшерергә тиешләр.
– Күл үлмәгән, балыклары гына һаман үлә, бәхәсләшмәгез.
– Ничә белгеч?
– Өчәү дигән бит – укыгыз.
– Өч кеше өчен клуб чаклы автобус куганчы, үз «Волга»сын гына җибәрсен.
Багажнигына күкәйне дә сыйдырырга була, чебешне дә.
– Әрмәннәр белән таҗикларны кая сыйдырырга?
– Алары кемнәр?
– Кирпеч заводы төзелешендә эшләячәк 20 кеше. Җыелып көткән адреслары да, бригадирларының телефон номерлары да кулыңда. Хатының Илсөярнең кайда яшәвен үзең беләсең. Аны да алып кайтырсың. Бер уңайдан, дим.
– Быел малае Казанда укыячак. Үзенә дә эш тапкан, кайтмаячак. – Син дә күчәрсеңме?
– Күчкәнлегемне күрә торып, юри сорыйсың, Локман абзый.
– Машинаң анда торгач, әллә соң...
– Бозаулар абзарын сүтеп, көн буе кирпеч ташыдык. Гаражны төзеп бетергәч, машина да монда торыр, ЗАГСка да керербез, борчылма.
– Кирпечне күрмәсәм дә, Илсөяр белән арагыздагы кирпечне тоя идек.
– Әйе, аның законный ире бар.
– Мыскыл итмә гарипне, үзең гарипләнерсең. Әрмәннәрне башлангыч класслар бүлмәсенә урнаштырырсың, үзбәкләрне югары класслар бүлмәсенә. Белгечләрне интернат бүлмәсенә. Фәгыйлә апага әйтелгән, парталары чыгарыпөелгән. Матраслар җәелгән, простыня белән мендәрләрне әзерлиләр. Кайткач, сорауларың туса, киңәшләшеп хәл итәрбез. Зөфаф кичәгезгә таракан булып төшкәнем өчен гафу итәрсез дигән өмет белән, хәерле юл теләп, хушлашам.
– Партбилетны тапшырсам да, «оят» дигәне үземдә, синең дә күргән- белгәннәрең үзеңдә генә калса, егетлегеңне раслар идең, Локман абзый...
– Вәгъдә – иман.
Колхоз таркалмаган чакта Казанга автобус барасы булса, Әсгатьне кичтән үк күреп, урын алып куялар. Бу юлы әлегә сүтелмәгән колхоз гаражына менсә, бригада конторасының болдырында завхоз Мидхәттән башка «пассажир» күренми. Димәк, Әсгатьнең кесәсендә ни булса, шуңа гына исәп тотарга кала. Гараж капкасын ачып кергәч, инженер-механикның тәне эсселе-суыклы булып китте: элек гаражда велосипед куярга да урын юк иде, хәзер бер «Беларусь» тракторы, «ГАЗ»ик йөк машинасы һәм «ПАЗ»ик автобусы гына, үзләрен кайчан, кая озатырлар икән», дигәндәй, моңаеп утыралар.
Әсгать күңелендәге моңаюны завхоз Мидхәтнең кинәт кычкыруы җуйдырмаса да, тиз-тиз «ПАЗ»икка утыртты.
– Кая ашыгасың? – диде ул, Мидхәткә карап.
Завсклад кабызмаган автобус салонына кереп утырырга ашыкты.
– Мин ашыкмыйм – көн ашыга, кояшка кара.
– Кояш күзне чагылдыра.
– Вакыт эшне. Сәгать кичке алтыдан соңласак, бүген кайтып булмаячак. – Кайтмасак, көткән... балаларыбыз юк.
«Хатыннарыбыз юк» диюдән Әсгать тыелды. Чөнки аны Казанда – Илсөяре,
авылда Рәмилә көтәчәгенә ышана ул. Ә Мидхәтнең Гөлсеме аны беркайчан да көтмәгәнен Әсгать яхшы белә. Сынын тоталмаган гарип малайлары исә кайдадыр «зональный интернатта». Алып кайтсалар да, елга бер-ике тапкыр бәйрәм көннәрендә генә. Мидхәт үзе дә армиядән гарипләнеп кайткан 2 нче группа инвалид. Турниктан егылып, сырт сөяген дә сындыргач, исәп-хисап вазифаларын гына башкарырга ярый.
Авылны чыгып, асфальтка басканчы, сөйләшми бардылар. Әлегә таркатылмаган күрше колхоз җирләренә кергәч, Мидхәт сумкасыннан чүлле шешә чыгарып, авызыннан гына бераз йоткач, Әсгатькә эндәште:
– Гафу ит, рульдә булгач, сиңа тәкъдим итмәдем.
– Тәкъдим итсәң, алып түккән булыр идем. Эчмим дә, эчкән кешеләрне яратмыйм да.
– Мин ярату көтмим. Әмма «нигә эчәсең?» дип сораучы булса, җавап бирер идем.
– Сораучы бар, дип уйла.
– Мин гомер буе хатынымны көнләп яшәдем. Миннән бала тапмады.
– Интернаттагы малаегызны кая куясың?
– Минеке түгел ул.
– Сәламәт булса, синеке булыр идеме?
– «Әфганыч»ныкы ул. Хатын әйтә. Ышандым, Илсөярдән туган Эмильдән олырак булса да, дәлилләре ышандырырлык.
– Инде ничә ел узгач, нинди дәлил икән ул? Кем күргән дә, кем ишеткән?
– Андый эшне күрсәтеп тә, ишеттереп тә эшләмиләр! «Әфганыч» Әхмәтзыя чакта Минзәлә медучилищесы студенткасы Гөлсем, самолётка утырып, Казанда укучы классташы янына килә, кунакханәдә урын алып, Әхмәтзыяны 
чакыра, шунда куналар. Самолёт билеты да, кунакханәгә түләгән квитанциясе дә исән.
Кунакханәдә ул төнне ниләр булуын сөйләмәсәң дә, аңлашыла. Әхмәтзыяның шул айда туй ясавы гына аңлашылмый.
– Миңа аңлашыла. Гөлсемең каяндыр эләктереп, кабара башлагач, Казанга килгән дә Әхмәтзыяны эләктермәк булган. Безгә дә килде ул. Мине дә «Гостиницада кунасың килмиме?» дип чакырып маташты. Тәҗрибәле булмасам да, мин шул чакта ук аның көмәне барлыгын сиздем. Мондый эшләрне сүз белән аңлатып та, сакланган самолёт билеты яки квитанцияләр күрсәтеп кенә ышандырып булмаячакны күздә тотып, Гөлсем телевизорларда үрчегән «ДНК»лар тикшерү үрнәгендә малаеның да, Әхмәтзыяның да селәгәйләре буялган мамыкларны тиешле урынга тапшырыр өчен миңа биреп җибәрде.
– Малаеңныкын да, «Әфганыч»ныкын да тикшерү материалы алу проблема түгел. Ә менә «Әфганыч» пробиркасын, малайның чын атасы пробиркасы белән алыштыру проблема булгандыр. Хәтерлә: Гөлсемең бу якын-тирәдә каядыр китеп, югалып тормадымы?
– Минем белән яшәгәндә, аның югалып торган көннәрен санасаң...
– Шулай булгач?
– Бирмиммени?
– Бир – акчаң артык булса. Тикшерт. Балагызның чын атасы кем булуын белеп, җаның тынычланыр. Анысы да хатының ихтыярында. Теләсә, ул аны тикшерүсез дә әйтә ала. Күрәсең, аңа Әхмәтзыя исеме башка максатларда кирәк.
– Нинди максат?
Мидхәт бу сорауга җавап бирерлек хәлдә түгел: чөнки аның Әсгать әйткәннәрне кире кагарлык дәлилләре юк һәм булу мөмкинлеге дә юк иде.
Казанга баргач, эшләнәсе эшләрне эшләп, алып кайтасы кешеләрне автобуска утырткач, кайту юлына чыктылар. Юлда һәркем үз янындагы юлдашы белән генә сөйләште. Эсселектән зарланудан тыш, уртак тема булмады. Әсгать янына утырган Мидхәт кенә бик зур сер ачкандай: «Беләсеңме нәрсә, Әсгать, Гөлсем, син һәм Әхмәтзыя бергә укып, аттестатны бер көнне алып чыгасыз. Шулаймы? Әхмәтзыяда көмеш медаль. Кайсы институтка керсә дә, юл ачык. Син авыл хуҗалыгы институтына, Гөлсем медицинскийга кермәкче. Әхмәтзыя гына сайлый, икеләнә. Гөлсем аны үзе белән медка чакыра. Ниятен дә яшерми: имтиханда ярдәм алачагына өметләнә. Тик Әсгать танк училищесын сайлый. Гөлсем беренче имтиханында ук яна. Елы бушка узмасын өчен син аңа документларын Минзәләгә илтергә киңәш итәсең. Ул сине тыңлый, илтә.
– Шуннан чыгып, ул гарип баланы минекедер, дисеңмени?
Шушы сөйләшүдән соң бу темага артык тимичә генә, авылга кайтып җитәләр. Иң элек юл уңае Мидхәтне калдыралар. Аннары кирпеч заводы төзергә килгән әрмәннәр белән үзбәк егетләренә хәерле йокы телиләр. Белгечләрне автобустан төшеп, үзенә иярергә кушса да, комендант вазифаларын үтәүче Фәгыйлә апага үзен җитәкчегә санаучы фән докторы Илтани Максатовна гына иярә дә, шунда ук борылып та килә.
– Шартнамәдә күрсәтелгән кунакханә түгел ул, миче җимерек, тәрәзәсенә фанера каккан хәрабә. Төшмәгез – кунакханәгә илтсен, – ди фән докторы Илтани, үзенең кемлеген танытып.
– Минем путёвкада соңгы точка – интернат. Районнан урап кайтырлык бензин да калмады, – ди механик Әсгать.
– Кунып калырсың...
– Миңа көнендә кайтасы булгач, суточный да, квартирный да түләмәделәр. – Анысын җитәкчеләрегез белән сөйләшеп хәл итәрсез...
Әсгать мәсьәләне аңлатып, Локманга шалтырата. Локман «Беловежская пуща»да килгән кунакларны эш белән таныштырып йөри икән. Эш дигәне Мәскәүдән килгән продюсерга фильм төшерү өчен төзелгән су тегермәне белән урман эчендә Себергә куылганнар яши торган бүрәнә йортлар төзелешенә урыннарны билгеләп, киселәсе наратларга кләймә сугып чыгудан гыйбарәт икән.
– Ярты сәгатьтән бушыйбыз. Офис янында көтегез, – диде ул, боерык биргәндәй.
Локман абзыйларның бригада йортын «офис» дип атавы да, «продюсер» сүзен катыштыруы да Әсгать өчен генә түгел, күл тикшерергә килгән белгечләр өчен дә яңалык иде.
Әсгатьне йөз яшьлек наратларны кисеп, йортлар һәм су тегермәне төзү хәбәре телсез калдырса, ике яшь белгеч Люция белән Ринатны хыял диңгезенә чумдырды.
– Чем чёрт не шутит, бәлкем, аларга да кинога төшү насыйп булыр, – дип хыялланды алар. Ләкин озак хыялланып утыра алмадылар, һәр сорауга үзенең җавабы булган, Ленин үлгән көнне суыкны, Сталин үлгәндәге җепшекне, Брежневны күмгәндәге чиратны хәтерләүче, колхоз төзүдә дә актив катнашкан, мәчет манарасын кем кисүен күргән Әнисә апаның килүен күрделәр.
Күл тикшерергә килгән белгечләргә ул – кулына кәрҗин тоткан авыл карчыгы булса, Әсгать өчен гомерлеккә сайланган авыл советы депутаты, бүгенге авыл тормышының мәгълүмат үзәге. Кешегә зыяны булмаса да, бәхәскә кереп, сорау биргәнне яратмый ул. Әсгать бу хакта белгечләрне кисәтеп куюны кирәк тапты. «Үзегез аз сөйләп, аны тыңлагыз», – диде.
Фән докторының:
– Үзем каршы алам дигән хуҗагыз шул буламыни? – дигән каһкаһәсенә каршы Әсгать:
– Күпкә түзгәнне азга түзәрсез. Каршы сүз әйтеп, бәхәскә кермәсәгез, озак тормас, алып килгән нәрсәсен калдырыр да китәр. Аның яшен беркем дә белми. Без аны һаман «Әнисә апа» дип йөрибез. Сез дә «әби» сүзен ишеттермәгез.
Шул арада Әнисә апа автобус янына килеп, тәрәзәдән карый, ишек шакый. Иң яхшы белгеч – аспирант һәркем ишетерлек итеп:
– Монда ачык ишекне дә шакый торган халык икән, – ди.
Моны ишеткән Әнисә апа: «Шәһәр халкыннан өйрәнәбез!» – дип, салонга уза. Әлегә җил-давыл юк. Әсгать инициативаны үз кулына алып:
– Көтүе булмаса да, көтү кайткан вакытта Әнисә апаны кем борчып, нинди йомыш белән мосафирлар янына килергә мәҗбүр итте икән? – дип тактик хата җибәрде.
– Мине беркем дә, бернәрсәгә дә мәҗбүр итә алмый. Мин – мәҗбүри заемга да язылмый котыла идем. Бригадир Локман интернатта өч профессор урнашып яшәячәк, шуларны мич ашы пешереп каршыласаң, күңелләре булыр иде, дигәнгә әзерләнеп барсам, анда бер көтү әрмән белән үзбәкләр урамда пылау пешерә. Бәрәңге кыстыбыемны әрмәннәргә күрсәтеп тормадым – монда күтәрелдем...
Бу юлы тактик хатаны фән докторы ясады:
– Әбекәй, рәхмәт сезгә, миңа камыр ашы да, бәрәңге дә ярамый, шикәр авыруым көчле... 

Әнисә апага шул сүз генә кирәк булгандай:
– Авылда шикәр авырусыз кеше юк, чамасын белеп ашарга кирәк, – диде. – Әбекәй, мин үзем – биология фәннәре докторы. Бәрәңгедә ни барын, ни югын гына беләм.
Әнисә апага бу җаваптан «доктор» сүзе күңеленә сеңә:
– Доктор булуыңны яшермәвең өчен рәхмәт. Билем сызлап җәфаланам.
Әрекмән яфрагы бәйләүдән дә, корт чактырудан да сихәтләнү юк. Мал врачы Хәдимулла әйтә, яңа туган бозау тизәге бәйләргә кирәк, ди. Сыер асраучы калмагач, ул бозауны каян табыйм? Шуны алыштырырга берәр дару әйтмәссеңме?
Кирәкмәгәндә Әсгать сүзгә катнашты.
– Әнисә апа, болар кеше докторы түгел – балыкның нинди чирдән үлгәнен белергә, күлне тикшерергә килгән белгечләр алар...
– Күлне тикшерәсе юк. Аңа колорадо коңгызын үтерә торган агу сипкәннәр. Юынырга дип алып кайткан судагы истән өйдәге чебеннәр дә кырыла. Шул агуны кем түккәнне тикшерергә кирәк.
Берәүләр әйтә: «Күлне арендага алучы үзе балыкның хакын өчләтә арттырып сатканга үч итеп түккән», – ди. Икенчеләр: «Аренда хакын киметеп түләү өчен хәйлә эше», – ди. Икесе дә дөрес булуны расларга, агуның каян алынуын белергә кирәк. Кибеттә юк ул. Колхоз бәрәңге утыртканда, 50 литр сыешлы ун шешә агу кайтарылып, Мидхәт складына тапшырылган, җиденчесенең расходлануы кәгазьдә факт. Ә өчесен кем алып, кая куйган? Менә шуны ачыкларга иде. Аны ачыклар өчен балык докторлары түгел, милиция кирәк... Арендатор үзе җирле милиция начальнигы булгач...
Әнисә апаны бүлдереп, Әсгать тагын ялгыш сүз әйтә:
– Милиция начальнигы түгел, ә элекке «ГАИ» начальнигы ул...
Моңа каршы Әнисә апа:
– Кул кулны, ике кул битне юа, – дип кенә әйтергә өлгерә.
Әсгатьнең мобильный телефоны әтәч булып кычкыра:
– Тыңлыйм, Локман абзый...әйе... шунда... утырабыз, сезне көтәбез... Алар интернатта калмадылар, гостиницага илтергә кушалар. Минем акчам да, бензиным да юк... Аңлыйм... Килә алмыйсыз, районга китәсез...
Телефонда: «Продюсер белән төзелгән шартнамәдә ачыклыйсы пунктларны республика рөхсәте белән генә хәл итеп була», – дигән тавыш ишетелә. Бөтен мәсьәләләрне ачыклаган язуны «Әфганыч» аша җибәрәм. Бигайбә!..
Калган кыстыбыйларын кәрҗинендәге табакка салып каплагач, Әнисә апа хушлашу сүзен әйтә:
– Экологларны мин чакырттым. Чөнки сез «белгечләр» түгел, чираттагы «бөлдергечләр». Сезгә күлнең терелүе дә, балык үрчү дә кирәкми. Сезгә үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын. Сез килгәч тә, халыкны җыеп, күлегез белән ни булды дип, сорарга тиеш идегез. Ниндидер «кино төшерү» дигән сылтау белән, бабайларыбыз утыртып үстергән наратларны кырдыру, күлгә саф су биреп торган инешне буып, курчак тегермәне ясату кирәкме? Халык «юк» диячәк аңа. Сезгә арендатор сүзе, колхозны бөлдергән рәис Апанай сүзе генә кирәк. Әмма ләкин халык үз сүзен барыбер әйтәчәк! Экологлар безнең яклы!
Әнисә апаны Әсгать бүлдерде:
– Кая соң халык? Бармы ул?
– Сайлаучылар исемлегендә алар. – Исемлектә генә шул.

– Күлләрен, урманнарын саклыйсылары килсә, тавыш бирергә кайтырлар. Барысы да синең сыман һәр төчкергәнгә «ярхәмикә» дип тормас...
Шулай китә Әнисә апа. Үзенә таба килүче «Әфганыч» белән очрашкач, кулын селти-селти, аңа нидер аңлата, «Әфганыч»ның кочагындагы чәчәк көлтәсен алмакчы була, тегесе бирми, кызу-кызу атлап, автобуска таба юнәлә.
Әсгать белгечләргә «Әфганыч»ның кем булуын аңлатырга өлгерсә дә, аның белән ничек аңлашырга кирәген өйрәтә алмый. Чөнки анысын ул үзе дә белми...
«Әфганыч» туп-туры автобус ишегенә килеп, ачык ишекне шакый.
– О-һо – культурный дивана икән, ачык ишекне дә шакып керә, – ди фән докторы.
– Аңлаткан идем бит – дивана түгел ул, бик хәтәр контузиядән калган ниндидер чир анда... Әйдә кер, яшьти, кунаклар белән таныштыр үзеңне. «Әфганыч» керү белән Әсгатькә пакет белән чәчәк көлтәсен тапшыра.
– Кыр чәчәкләре алып кайткан сезгә, – ди Әсгать, көлтәне өчкә бүлеп, белгечләргә тапшырганда, – Локман абзый җыеп җибәргәндер, тамырлары да өзелмәгән.
– Чәчәкне ашап булмый. Шул хакта язуында ни дигәнен укып әйт: караңгы төшеп килә, термосларыбыз бушады, – ди фән кандидаты.
– Йокы алдыннан ашауның зыянын онытма! Иртән «Ролтон» токмачын суга болгатып... – ди аспирант.
– Син нәрсә? Шушында кундырырлар дисеңмени? Шартнамәгә кул куйганда, укыгансыңдыр – «гостиница» диелгән иде.
– Бәхәсләшмәгез, монда һәр сорауга җавап язылган, – дип, Әсгать пакеттагы язулы кәгазьләрне укуын дәвам итә...
Тынлыкны аспирантның гитара тавышы боза.
Кандидатның:
– Уйный белмәгәнеңә дыңгырдатмачы шул нәмәстәкәеңне, – дигәненә каршы доктор апай:
– Нәмәстәкәй түгел, ә алты кыллы гитара, – ди.
Яклаучы булгач, гитара көчлерәк «дыңгырдый», көен генә аңларлык түгел. Гитарага һәм уйнаучысына карап «каткан» «Әфганыч»ның йөзе дә, күзләре дә берни аңлатмый. Ул аптыраулы карашын белгечләрдән Әсгатькә күчереп, үзенә урын эзләгән кебек таптана.
Ниһаять, Әсгать, хөкем карары белән танышып чыккандай, шофёр урыныннан салонга күчеп:
– Кадерле кунаклар!.. – ди, «Әфганыч»ны бер читкә этәреп.
– «Белгечләрдән» кунакларга әверелдекмени? Икенче җөмләң «кунак булсаң – тыйнак бул!» дыр.
– Безнең арендатор фән кандидатлары белән генә сөйләшә белә, ханым- әфәнде, икенче җөмләсе: хуш килдегез!
– Беренчедән, мин «ханым» да, «әфәнде» дә түгел, ә туташ.
– Хуш килдегез, хөрмәтле туташ!.. Ягъни, хуш килдегез, хөрмәтле туташлар һәм Сәгыйть Алиев әфәнде.
– Миндә Гавай гитарасы түгел, гап-гади «шестиструнка».
– Уеныгыз гавайларча булгач, мин сезне Сәгыйть Алиевка охшаттым...
– Дальше?
– Арендатор да, рәис тә район гостиницасында урын булмау сәбәпле, монда гына төн чыгарга кушалар, ну үтенәләр... – Тончыгырга?

– Кунарга ягъни.
– Дальше!
– Инешне буар өчен известь ташы чыгаруны экологлар килеп туктаткач, бульдозерчылар кайтып китәргә мәҗбүр булганнар. Алар яшәп яткан чишмә буендагы шалаш Ленинның Разлив күле буендагы шалашыннан ким түгел, теләсәләр, шунда кунсыннар, ошатмасалар – «Беловежская пуща» вагончигында», – дигән.
– Белорусиядә?!
– Күл буенда. Азык-төлек вагондагы суыткычта бикле, дигән. Күседән саклап.
– Нәрсәләр барын язганмы?
– Тавык итеннән әзер шашлык, шалаш янында мангалы да, күмере дә бар – теләсәләр, үзләре кыздырырлар, дигән. Шылдымы?
– Мин тавык ите ашамыйм! – ди доктор.
– Безгә күбрәк калыр, – ди кандидат.
– Ихтыярыгыз, – ди Әсгать, кулындагы конверттан акча чыгарып. – Ә менә монда кулдан гына язылган ведомость җибәргәннәр. Аванс алыгыз. Бу сезнең оптимистик тойгыларыгыз сүрелмәсен өчен бирелә. Рәхим итеп, тамгагызны салып, тынычланыгыз!..
Әсгать белгечләрне тизрәк вагонга илтеп урнаштыруны мәгъкуль күрде. Киттеләр.
Барып җитеп, вагонга керү белән, суыткычны ачып, азык-төлекне чыгардылар. Анда колбаса да, сыр кисәкләре дә, тавык шашлыгы һәм шәраб шешәләре дә калдырылган иде, берсе башланган, икесе ачылмаган «сухойлар».
– Юынгычларда су бар, кулларыгызны чайкагыз да, тамак ялгап алыйк, – диде доктор.
– Мин монда кемнәрдәндер калган калдык-постык ашарга дип килмәдем. Көйдергән тавык итенә караганда, дуңгыз шашлыгы туклыклырак та, тәмлерәк тә булыр. Киттек, аспирант!
– Китәсең икән – үзең генә кит. Мин монда ялгыз кала алмыйм.
– Сезне сакларга «Әфганыч» кала, – диде Әсгать.
– Ә «Әфганыч»тан кем саклар?
Әсгать кандидатны ияртеп, шалаш янындагы мангалда шашлык куырырга китә, докторны «Әфганыч»тан сакларга аспирант кала. Әсгатьнең кесә телефоны әтәч булып кычкыра.
– Тыңлыйм, Рәмилә, яхшы ишетеләсең.
– Сез кайда хәзер?
– Без «Беловежская пуща» юлында. «Әфганыч» та безнең белән.
– «Кызымнан хәбәр килде. Икебез дә бер факультетка гариза бирдек, бүген булмаса, иртәгә кайтабыз, Илсөяр апа да безнең белән кайтачак», – диде.
– Минем өчен шатлыкмы соң бу?
– Минем шатлык сиңа да шатлык түгелмени? Гомер буена кеше шатлыклары белән юанып, кеше хәсрәтләрен үз итеп яшәгәч, бу шатлыгыңны да уртаклашам, юлчыларыңнан котылу белән өйгә кайт.
Шашлык кыздыру белән мәшгуль кандидат, баштарак Әсгать белән Рәмиләнең сөйләшүләрен ишетмәгәндәй кылана. Бераз вакыт көттергәч кенә:
– Син бит әсирлектә түгел, нәрсәдән котылу көтәсең? – ди. – Эштән, юлдан, – диде Әсгать җавабында.

– Кешелекле кеше гомере буе юлда, гомере буе эштә, эзләнүдә. Юлында иптәшкә берәр юлчы эзләсә, эшеннән нәтиҗә көтә.
– Мин бернәрсә көтмим дә, эзләмим дә.
– Чөнки син аларны таптың инде... Хәер, син генә түгел, һәркайсыбыз эзләгәненә... юлыкты.
Вагонда калгач, доктор апа табын хәстәренә керешә, аспирант егет исә, гитарасын чирткәли. Аңа карап «Әфганыч», ни өчендер, «Әфганыч», «Әфганыч» дип утыра.
– Кил, утыр! – диде доктор апа аспирантка.
– «Әфганыч»ны утыртмыйбызмыни?
– Аның холкын кем белә? Утырган урынында утырсын. Әнә, тавык боты белән колбаса куй алдына. Ашагач, тизрәк йоклар.
– Каравылчының йокламавы хәерле.
Бик аз гына салып, ирен чылаткач, тавык шашлыгы кимерәләр. Чынлап та, бик ачыкканга охшыйлар. «Әфганыч» кына, сөякләр салган тәлинкәсен сузып, «Әфганыч» диде. Аны тагын сорый дип аңлап, шашлык бирәләр. «Әфганыч», «Әфганыч»ын әйтсә дә, шашлыкны алмый. Вагонның һавасы бөркү була. Тәрәзәне ачкач, черки кереп тула.
– «Ачма тәрәзәңне мин килмичә, ятларны сөярсең белмичә», – ди доктор, әллә кайчангы җыр сүзләрен хәтерләп. Аспирант тәрәзәне япмый. Шәраб эчеп, тагын ашарга тотына.
– Гаеп итсәгез – итәрсез, әрәм калдырасым килми.
– Дөрес эшлисең: һәр әрәм – хәрам. Ризык та, тойгы-хисләр дә...
Шунда сүз өзелде, ашау дәвам итте. Бераздан фән докторы әңгәмә башларга тәвәккәлләде. Аспирантның юраганы юш килде.
– Ни өчен мин экспедициягә сине алдыммы?..
– Чөнки безнең бүлектә миннән башка настоящий химиклар юк.
– Сәләтлеләр күп иде. Әмма мин быел сине сайладым. Чөнки син... син миңа якын.
– Нас сближает теснота комнаты.
– Безне бүлмә кысанлыгы түгел... уртак киләчәк якынайта.
– Син – биохимик, мин – химик, ике арада – «био».
– «Био» тереклек ул, яшәү!
– Һәркем уйлары, үз өметләре, үз ниятләре белән яши. Әйдә, ял булсын!
Эчеп куй!
– Читтән тәэсир итүче башка элементларның ролен исәпкә алмаган химик – начар химик ул. Җир шары массасының 20 процентын тимер тәшкил итә. Әмма кайсы рудниктан саф тимер табалар? Юк! Кайда да тутык хәлендә, тоз- селте белән бозылган хәлдә генә яши ул.
– Аңа карап проценты үзгәрми: егерме икән – егерме! Ә менә «цирконий» дигән элемент Җир шары массасының нибары ноль бөтен, меңнән егерме бер процентын гына тәшкил итсә дә – саф яши. Периодик таблицада үз урынын били! Шулаймы, «Әфганыч?»
– Әфганыч...
– Әнә, күрәсеңме, «Әфганыч» та пичәт суга. Димәк, бернинди селте, тоз тәэсиренә, тутыкларга да карамастан...
– Мин селтеме, тозмы, тутыкмы? Дөресен әйт!
– Син – безнең экспедициянең фәнни җитәкчесе, ә мин – сезне сыйлаучы! Эчеп җибәр салганын, сорама каян алганын!

– Эх син, цирконий! Син үзең ноль бөтен, меңнән егерме бер процентлы. – ..Мин, бәлки, аннан да сирәгрәк очрый торган ачылмаган элементтыр? – ...Язмыш миңа шул элементны ачу бурычын йөкләгән булса ни әйтерсең? – «Әфганыч», ни әйтергә?
– «Әфганыч»...
– Ишетәсезме, юк белән маташмаска куша.
– Син әле үзеңнең кемлегеңне белеп тә, аңлап та бетермисең...
– Кем икән мин? Беләсе иде.
– Даһи! Ягъни, әлегә ачылмаган кыйммәтле зат. Син... син... гади ташлар арасына кереп кысылган асылташ! Сине табып, алып, эшкәртеп йөзек кашы итеп. – Яратмаганым йөзек кигән ирләр... Фу!..
– Сиңа йөзек кидерүче юк, пока...
– Муенчак кидерергә теләүчеләр бар.
– Шулаймы?
– Йөгәнләргә дә маташтылар. Авызлыклау өчен.
– Ничек котылдың?
– Әлегә тотылмадым.
– Яшәүнең үз кануннары. «Тотылмадым», дисең. Аспирантурага керәлмичә ничә ел йөрдең? Өчме? Ахыр чиктә мин сине алдым. Көрәшсез генә түгел. Миңа сине алмасам да, була иде. Аспирантлар, кандидатлар буенча да планым тулган, яклыйм дисәм – докторлыкның икенчесе әзер. Әмма мин, тәвәккәлләп, сине алдым... Чөнки, чөнки... ничек йомшаграк итеп әйтим икән?.. Яшьлек уза, картлык килә. Әгәр картлыгыңда тәҗрибәләреңне мирас итеп калдырырга беркемең дә булмаса? Нишләргә?
– Китап язалар андыйлар.
– Язылган, басылганы өчәү.
– Шулай булгач үкенече юк.
– Кем үкенә?
– Аспирантурага мине алуыгызга үкенеп утырасыз түгелмени?
– Куй әле шул «сез» дип читләтүеңне.
– Үзеңнән олы кешегә «син» дип дәшү әллә ничек...
– Җиде яшь олымы? Син киләчәктә зур галим булачак талант, үзеңә тиң,
акыл утырткан... сыңар кирәк сиңа. Боцман эзлә, көймәң комга терәлмәсен өчен!
– Акыл утырып җитми шул, каһәрең. Аннары, җебегәнлек тә бар. Кешегә өзеп кенә сүз әйтергә авырсынам.
– Димәк, акылың – алтын!
– Минем өчен сез – алтын. Сез! Һәрвакыт шулай чиста калыгыз, берни белән дә кушылмагыз!
Чәркәсен күтәрә.
– Әгәр минем алтын буласым килмәсә?
– Бусы инде клиник очракка охшаган, тикшерелергә кирәк, диагноз куярга. – Тикшерелергә түгел – яратырга кирәк! Бернинди оксидларсыз, беткәнче, ахыргача, моңарчы булмаганча... Онытылып, оныттырып, өзеп, өздереп... – Үпмәкче булып кочаклый.
– Шулай да бөтенләй онытылырга ярамас. Әнә, кеше гаҗәпләнеп карап тора! Әфганыч! Чү, күгәртәсең, җитте.
– Миңа димәгәе, бөтен дөнья карап торсын! Мин – табигать баласы! Табигать кая дәшә, мин шунда!
Кофтасын салып ата, ул «Әфганыч»ның кулына килеп төшә.
– Нишләвегез бу сезнең? Килешми бит болай, ярамый!
– Сиңа килешәме? Табигатькә каршы бармакчы буласыңмы? Барып
чыкмаячак!

***
Урман ышыгындагы автобус эчендә – Әсгать белән кандидат... – Хатын-кыз кычкыруы ишетелде түгелме?
– Фән докторы үкерә.
– Холыксыз икән.
– Холкы шундый. Ел буе түзеп-җыеп килә дә экспедициягә чыккач, ычкынып ала шулай.
– Ычкынып, нишли?
– Кияүгә чыгалмаган кыз ни эшли ала соң?
– Белмим. Андыйлар туры килгәне юк.
– Мин сезне тотмыйм, барыгыз – китегез! Машинагызны иртән килеп алырсыз.
– Ялгызыгыз курыкмыйсызмы?
– Мин кайда да ялгыз.
– Ә мин хатын-кызны ялгыз калдырырга өйрәнмәгән.
– Казандагы хатыныгызны оныттыгызмы?
– Ул чакта, һәр мәсьәләне райком хәл итә иде, кая кушсалар – шунда киттем:
күчтем, урнаштым, тагын күчтем, югалттым.
– Райком мәҗбүр иткәнгә генә түгелдер, шәт, мәхәббәтең дә булгандыр...
– Мәхәббәт микән ул? Бер караватта «Әфганыч» карап ята, икенчесендә без... Дошманыңа күрсәтмәсен андый мәхәббәтне...
– Кинәт шунда айнып китсә, һушына килсә?
– Менә бу чәчләр шуңа агарып, коелып бетте дә инде.
– Димәк, сезнең гомер заяга узмаган.
– Аерыла да, кушыла да алмыйча яшәгән арада кызыбыз да үсеп җитте.
– Соравыма һаман җавап алалмыйм: кинәт айныса, терелеп һушына килсә?
Нишләр идең?
– Мәскәү врачлары да, Казанныкылар да өметләндермиләр. Бик хәтәр шок, нервный стресс хәлендә калса гына, ихтимал диләр. Тик бүген авыл җирендә аңа тәэсир итәрлек нинди стресс булсын? Янгын? Ул яшен сукканны күреп, «эх» тә итми, селкенми дә. Чана шуганда, бер баланы «молоковоз» таптап уза, ә бу шуны карап тора. Машинаның номерын түгел – сөт ташый торган икәнен дә әйтә алмый! Бар белгән сүзе – «Әфганыч». Юк инде, аның гади контузия генә түгел, врачлар телендә әллә нәрсә дигәне...
Шулчак кандидатның кесә телефоны тавыш бирә:
– Алло, тыңлыйбыз... Сезне... кем, дияргә? Ә-ә-ә, бу синмени? Нәрсә булды? Нигә бу вакытта? Тавышыңны үзгәрткән буласың... ...Сез анда рәхәттә йокыга китәлми интегәсез. Ә безне монда фатирга да урнаштырмадылар, вагончыкта калдык. Ужасно. Нинди ресторан? Термос чәе дә, «ролтон». Ни мендәр, ни юрган... Ятабыз, айга карап, йолдыз санап... ...Ярый монда йоклаучылар да бар. Дояркалар уяна күрмәсен, дим. Үзем шалтыратырмын. Пока!
– Влюбленный коллегам. Доктор наук. По заказу кандидатлык диссертациясе яза, – дип акланды ул.

Шулчак, еракта йөрәк өзгеч тавыш белән докторның ялварып кычкыруы ишетелә:
– Ышан, бәгърем, ихлас... Га-фу үтенәм!
– Автобус тәрәзәсеннән караңгылыкка карап: беркемнең дә гамь казаны буш түгел бу дөньяда! Әнә бер бәхетсез мәхәббәт корбаны! Нихәл итәсең – шул малайга гашыйк! Өченче ел инде үзеннән калдырмый экспедициягә алып чыга. Ә тегесенә ник анда хур кызлары ялынмасын – сезнең «Әфганыч»тан ким түгел... Зәңгәрләрдән, ахры.
– Мәхәббәт юк...
– Ә мин сәбәбе башкададыр, дип беләм.
– Каршында гүзәл хатын булганда, нинди сәбәп, ди ул?
Доктор ханым вагонга кайтып керә. Өстендәге халатын салып ата. Ялангач кала. Һаман да элекке хәлендә утырган «Әфганыч»ка җикеренә:
– Утыра! Нигә артымнан чыкмадың? Сине бит мине сакларга куеп калдырдылар. Әгәр мин шунда суга баткан булсам? Эх, сез, җансызлар! Мине, тәненә ирләр кулы тимәгән кызны, шулай мәсхәрә иткән өчен аңа рәнҗешем төшмәс дисеңме?! Төшәчәк! Мин бит шул аспирант өчен...
Моңа кадәр тып-тын утырган «Әфганыч» урыныннан торып, сак кына атлап докторга таба килә. Аннары аны тотып, күтәрә дә кая куярга белмәгәндәй әйләнгәч, идәндәге үзе ташлаган бишмәтенә сузып сала.
– Мин аспирант түгел. Мин – лейтенант Әсфәндьяров. Совет солдаты.
Мин – танкист.
Күл ягыннан вагон-йортка таба аспирант килә, колагын куеп, андагы тавышларны тыңлый. Күзе баскычтагы сулы чиләккә төшә. Чиләктәге су чайкала. Ни булуын аңлап, ул куышка таба чаба. Туктап торган автобус тәрәзәләреннән карыйм дисә, аның да пәрдәләре тартылган...
– Мин карбюратор эшләми дисәм – бензин беткән. Сез инде тыныч кына көтегез. Мин тиз генә бензинга барып килим. Бу хәлне Әнисә апага әйтеп, районга да шалтыратырмын. Уен эш түгел.
***
Вагонда «Әфганыч» белән доктор гитара уйнап, дусларча сөйләшеп утыралар.
– Мин гаебемне таныйм. Күңелле эш түгел... – ди Әхмәтзыя.
– Сезне гаепләүче юк. Үзегезне битәрләмәгез.
– Кайсы җир бу? Амударья, дисәң – яшеллек күп.
– Безгә мәгълүм кадәре: бу сезнең авылның Урт күле. Без өчәү шушы күлнең авыруы сәбәпләрен ачыкларга килгән галимнәр. Иптәшләремне күрдең инде...
– Беркемне дә күрмәдем. Ә ни өчен мин монда?
– Сине Әфган сугышыннан гарипләнеп кайткан танкист, диделәр.
– Безнең часть кайда?
– Мин аларын белмим. Ул мәгънәсез сугыш тукталганга да инде... Ничә еллар. Бер кеше гомере кадәр вакыт узды.
– Сугыш беттемени?
– Сез катнашканы бетте...
– Алайса, мин монда ничек эләктем?
– Безне сакларга каравылчы итеп җибәрделәр... – Полковник Рябовмы?
– Хуҗагыз татар. Безнең институтта үз кеше.
– Вәгъдә иткән подкрепление вакытында килсә, үз авиациябез – үзебезне... Подкрепление килмәде шул. Миңа почта юкмы?
– Син әле һаман төшенеп җитмисең. Нинди почта? Кемнән? Кемгә?
– Хатынымнан, улымнан, бабайдан.
– Хатыныгыз Казанда, улыгыз укырга урнашып йөри. Аңлавымча, сөйгән кызы белән бергә.
Тындылар. Әхмәтзыя тагын гитара уйнап ала.
– Алар минем хәлне белми алайса?
– Ә сез үзегез беләсезме соң хәлегезне?
– Беләсем килә. Сез особый отделдандыр? Мине алмаштыралармы?
– Сорауларыгызны аңламыйм. Нинди алмашу? Нинди «особый отдел»? Әгәр мөмкин булса, сез үзегез, узган көннәрегезне исегезгә төшереп, хәтерегезне яңартсагыз иде. Барысын да булмаса – өлешләп. Әйтик, Әфганстанга аяк баскан көннән.
– Без аны Әфган җиредер дип белмәдек тә. Безне алдадылар.
– Безне һаман алдыйлар!
– Ничек һәм кем мине әсирлектән коткаруын да, кайда һуштан язуымны да хәтерли алмыйм.
– Сез хәзер үз авылыгызда.
– Ә сез... кем?
– Хәзер инде кем дип әйтергә дә белмим...
– Дөресен әйтегез.
– Дөресе – мин сезнең... хатыныгыз, дисәм – гаҗәпме?
– Минем хатыным – Илсөяр.
– Хәзер Рәмилә, ди.
– Шулай үзгәрү мөмкинме?
– Ил үзгәрде. Максатлар үзгәрде. Кешеләр үзгәрүне әйтәсе дә юк.
Метаморфозалар заманы. Һәр заманның үз моңы, үз җыры.
***
«Әфганыч» Әхмәтзыяга әверелеп, сөтчеләр вагонында фән докторы белән узган гомерен, минутларын хәтерләргә тырышып, илдә булуын бәйрәм итеп ятканда, Әнисә апа, чаң сугып, «Беловежская пуща»га, үзе әйткәндәй, «амнистия» командасы җыеп килә. Кулларына көрәк тоткан әрмәннәр, яулык бәйләгән үзбәкләр башкалардан аерылып тора. «Команданың» составында район хәрби комиссариатыннан полковник Рәхимов, таркатылган колхоз рәисе Апанай, дүрт авылга бер хәзрәт Әүдәкин, арендатор-майор Апанаев Мидхәт белән аның хатыны, Әсгать, Әнисә апа чакыруы белән кайткан Илсөяр, «Әфганыч»ны Әхмәтзыя итүдә иң риясыз көч куйган Рәмилә һәм кирәге чыкса дип чакыртылган янгын машинасы кешеләре.
«Амнистия» мәҗлесен башлап, Апанаев: «Чакырыгыз, ничек булганын аңлатсыннар!» – ди.
Тынлык урнаша. Шомлы тынлыкны фән кандидаты боза:
– Аны сүз белән ничек аңлатырга була соң? – ди ул бик җитди кыяфәттә. Кемнеңдер көлгәне ишетелә, кемдер елый. Арендатор кушуы буенча янгын машинасы сигнал бирә. Ишек ачылып, вагон баскычында фән докторы белән Әхмәтзыя күренә. Бер төркем халык кул чаба. Бәйрәм рухындагы Әсфәндьяровка бу халык аны котлау өчен килгәндер кебек тоела:

– Рәхмәт сезгә, хөрмәтле авылдашлар, яшьтәшләр, якташлар, сабакташлар, тугандаш үзбәк дуслар!
– Сораганга гына җавап бир, – ди арендатор, – ничек булды? Подробно сөйлә.
– Исемеңне онытканмын, иптәш прапорщик, синең юмартлыгыңны, сораганны бирми калмаганыңны хәтерлим. Син дә әфганыч бит.
Халык пышылдашып ала. Әхмәтзыя моны үзен хуплау дип аңлап, сүзен дәвам итә:
– Әйе, безгә якын бер кышлакта әфганнар сабынсыз тилмерә, ягарга утыннары юк, диделәр, синең юмартлыгың аркасында бер кило утынны бер кило сарык итенә алыштырып кайта идек.
– Совет солдатына тап төшереп маташма, диванага сабышып... «Прапорщик», имеш, – ди арендатор, генералларча. – Майор мин!
– Хокукны аңа без бирәбез, сөйлә, улым, сөйлә! – дип кычкыра Әнисә апа. Аны сакаллы үзбәкләр хуплый.
– Бер ящик кер сабынын бер капчык бөртекле чәйгә алыштыруыңны, «боржоми» суын чебен үтерә торган әфган шәрабына алыштырып кайтуларны оныттыңмыни?!.
Җыелып килгән халыкның күбесе Әхмәтзыяны яклап, сүз әйтергә омтыла, хатыны Илсөяр елый, аны Рәмилә юата, Әнисә апа Әсгатькә нидер аңлата, әйтергә кыстый.
Шул тынлыкта, беркем көтмәгән, уйламаган хәл булып ала: вагон баскычындагы Әхмәтзыя кемнәргәдер нидер әйтмәкче булып селтәнгәндә, ялгыш атлапмы, башы әйләнүдәнме, егылып, җиргә каплана. Халык «ах» итә, шау-шу куба. Арендатор янгынчыларга «ым кага». Тегеләр, шуны гына көткәндәй, шаулашкан халык өстенә «яңгыр» яудыралар.
Әхмәтзыяны «яңгырдан» саклап, фән докторы янгынчыга ташлана, аңа башкалар кушыла.
Шуннан соң ниләр булган авылның «Беловежская пуща»га килгән шаһитлары, төрлесе төрлечә сөйләп, фикеремне тәмам чуалтсалар да, провокация булуы факт. Тагын шуны ачык аңладым: Әхмәтзыяның «әфганыч» дигән авыруы кире кайткан, тик хәзер ул башка исемнәрдә йөри икән: Арсень, «Әүдәкин», «Апанай». Төрле очракта төрлечә, имеш.
Район больницасында күпмедер яткач, Әсгать белән Рәмилә Әхмәтзыяны үзләренә алып кайталар. Тик әлегә аның элекке пенсиясе килүдән туктатылган, яңасы яңа елдан гына килә башлаячак икән. Илсөяр Казанга кайтып китсә дә, «Әфганыч»ны ташламам, дигән язу калдырган.
«Ташламам» сүзенең гамәлгә ашуын көтеп, Яңа ел да җитә, кыш та уза. Рәмилә кыз бала таба. Аңа «Рәмүзә» исеме кушалар. Әхмәтзыяны үз йортына күчерәләр. Хәзер инде ул һәр сорауга «Әфганыч» дими, тиешле җавап эзләп, уйланып тора икән. Аны район больницасыннан дәрәҗәле докторлар килеп карыйлар да «эшкә яраклы» дигән 3 нче группа инвалидлык тәзкирәсе бирәләр. Әхмәтзыя исә моңа шат та түгел, кайгырмый да икән. Илсөяр яңа комиссия китертә, инвалидлык группасын үзгәрттерә, Казанга алып китә...
Шулай яшәп яталар бишәүләп.

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X