Әхтәм Зарипов автор яңалыклары
-
11 ноября 2023 - 09:00
Күпер (повесть)
Мәктәптән кайтуыма елый-елый шешенеп беткән әнкәй миңа ташлана: – Үлемне яшереп буламыни? Җиңгәчәй, конвертны кулына алгач, бер сүз әйтми күкрәгенә кысты да, билгесез ераклыктагы абыйга дәшкәндәй: "Тыныч ят, мин аны синең безгә калдырган бүләгең буларак тәрбияләп үстерермен..." - диде. -
10 февраля 2022 - 15:00
Хатирәләрем - хәзинәләрем (документаль бәян)
Авыр булды безгә. Аталары фронтта, хәрәкәттәге армиядә булган балаларга пособие бирелә, бушлай ашатулар оештырыла. Ә безгә - трудармияче балаларына андый ташлама-хәйрия бүләкләре юк. Шуңа өстәп безгә кимсетеп караулар, санга санамаулар... -
6 июля 2021 - 13:00
Әфганыч (повесть)
Илсөяргә Әхмәтзыяның үлем хәбәрен әби белән бабайга әйтү – мең кыен! Табутлы йөк машинасына утырган, кап-кара чәчле Илсөярнең авылга ап-ак чәчле булып кайтуын әби көтмәгән, җаны оныгының җанын эзләп, мәңгелеккә очкан иде... -
17 августа 2020 - 17:00
Әманәт (бәян)
Хат "хәбәрсез югалды" хәбәреннән соң өч ай узгач, таныш түгел кул белән язылган конвертта килде. Әллә инде шуннан чыгып, әнкәй үзе үлгәнче кече абыйны – исәндер, гарипләнгәндер, шуңа гына үз кулы белән яза алмыйдыр, бер кайтмаса – бер кайтыр, дип көтеп яшәде...