Әманәт (бәян)

1 БҮЛЕК

Маҗаралар башланганчы...

...Узган гасырның соңгы бер елында миңа Согуд Гарәбстанына бару насыйп булды. Әткәй мәрхүм васыятьләреннән берсе – Бөек Ватан сугышында һәлак булган абыйларымның каберләрен табып, зиярәт кылу булса, икенчесе – барыбыз өчен дә дип Хаҗ кылу иде.

Олы абыйның үлем хәбәренә кадәр килгән хаты: «Мадъярларның «Тарпа» дигән авылы өчен сугышка керәбез», – дигәне соңгысы булса, кече абыйныкы: «...Сугыш бетәргә күп калмаганга охшый, чәчүгә чыкканчы кайтарырлардыр, баянны сораучы булса – сатыгыз, монда хуҗалары ташлап качкан хуторларда нимес гармуннарының төрлесе очрый, «аккордеон» дигәннәренең ак телләренә басып уйнап караган идем – татар көйләре тальяндагы кебек яңгырый. Командирлар рөхсәт итсә – үземә биш рәтлесен, энекәшкә өч рәтле, сөяк тышлы, ефәк эчлесен алып кайтырмын, парлап уйнарбыз... (бер-ике юл боздырылган).

...Гродноны алгач, званиемне үстерделәр, мин хәзер сержант булдым, («младший» дигәне әйтелми). Медале дә озак көттермәстер... (боздырылган юллар).

...Кичә сакта торганда, сыерчык сайравын тыңладым. Нәкъ бездәгечә сайрый. Әллә безнең өянкедәге ояда үсеп очкан сыерчык идеме икән ул?..»

...Хат шушы урында өзелә. Барыбызны да гаҗәпкә калдырып, ничә еллар буена елаткан бу хат «хәбәрсез югалды» хәбәреннән соң өч ай узгач, таныш түгел кул белән язылган конвертта килде. Әллә инде шуннан чыгып, әнкәй үзе үлгәнче кече абыйны – исәндер, гарипләнгәндер, шуңа гына үз кулы белән яза алмыйдыр, бер кайтмаса – бер кайтыр, дип көтеп яшәде. Соңгы хата язылганнарны көйгә салып «укый» иде. Аның соңгы хат булуына ышанырга теләмәде, мәрхүмә...

...Абыйларның кайда җирләнүен белергә әткәй республика органнары аша юллату сорап караса да, «хәбәрсез югалган солдатларны эзләү дәвам итә» дигәннән артык җавапка ирешә алмады.

...Институтта укыганда, кече абыйның өзелгән соңгы хатын конвертка салып җибәргән лейтенантны үзлегемнән эзләп тапсам да, аның җавабы шатландырырлык түгел иде: «Үлем хәбәре күмү взводына тапшыргач җибәрелә, ә күмү взводының маршрутын да, язмышын да хәрәкәттәге армия частьлары контрольдә тота алмый, аларның да, бомба яки снаряд төшеп, һәлак булуы ихтимал. Сугыш кагыйдәләргә буйсынмый. Аның үз кагыйдәләре, үз кануннары, үз законсызлыклары...» «Бәлки» һәм «ихтимал»ларга өметләнеп, 60 яшем тулганда Хаҗ сәфәренә юллама табуга ирештем. Күңелнең бер почмагында абыйларны күргән-белгәннәрнең берәрсе белән очрашу өмете дә пыскый иде...

...Әгәр дә 30 нчы елларда «кулак» дип әткәй-әнкәйнең йорт-җирен, каралты-курасын, мал-туарларын сатмаган булсалар, әткәй васыятьләренең берсен булса да үтәү мөмкинлегем булыр идеме?! «Раскулачивание» дигән мәхшәрне үз күзләре белән күргән авылдашларым мине очраткан саен: «Атаңны талап саткан Юзбашев оныклары хөкүмәттән компенсация акчасы ала, ә син йоклап йөрисең», – дип тукый торгач, ниһаять, сорап карарга тәвәккәлләдем һәм тиешле оешмаларга гаризалар җибәрдем. Җавап артыннан ике ел чабарга туры килсә дә, тырышу бушка китмәде: ике катлы нарат йорт, бозаулары белән ике сыер, колынлы бия, алты баш сарык, икешәр оя каз-үрдәк, кием-салым, савыт-саба өчен ун мең сум компенсация акчасы бирделәр. Ягъни, бер бозау кайтты! Авариядә ватылган «Москвич-12» машинасын «запчастька» саткан акчаны да өстәгәч, Хаҗ кылу юлламасына җитәрлек сумма тупланды.

...Шатлык белән әзерләнеп һәм әсәрләнеп юлга чыктык.

Юл газабы – гүр газабы, дисәләр дә, җәфа күрмичә генә, Мәккә каласына килеп төштек. Кунакханәләрнең шәп дигәненә урнаштырдылар. Ашханәсе этаж саен, ашау-эчү бушка. Гыйбадәтеңне генә калдырма! Шулай итеп, без Согуд Гарәбстаны короленең кунаклары статусындагы хаҗилар булдык.

«Хаҗи булдык» сүзе җиңел язылса да, чын хаҗи булу өчен күп көч сарыф итәргә кирәклеген мин анда баргач кына тойдым.

Ислам дине йолаларын шәригатьчә үтәү өчен сәламәтлек тә, ихласлык та, җаваплылык та кирәклеген белә идем.

...Ихрамнан башлап, Корбан гаетендәге таш атуга тиклем гыйбадәт-йола төрләренең барысын да, мөмкин кадәр Коръән кушканча, үтәргә тырыштым.

Кыймылдарлык хәлем калмаганда да, фарыз гамәлләрне генә түгел, сөннәтләрен дә калдырмадым. Кая да булса бара алмаганда, утырган, яки яткан килеш үтәдем. Бу минем мактануым да, аклануым да түгел. Язмама ялган керүдән саклануымны күрсәтү дип кабул итәрсез.

...Хаҗ вакытында гыйбадәт гамәлләрен җиренә җиткезеп кылуда «хызырның» ярдәмен сүзләр ярдәмендә генә аңлатып булмас. Аларны үлчәү ихтималы да, җае да юк. Аның ярдәмен чиксезлек белән генә күрсәтеп булыр иде. Чиксезлекнең үзен нинди тамгаларда күрсәтергә? Шуңа күрә... шулардан чыгып, язган сүземә ышануыгызга өметләнеп, тагын бер серемне ачам: «хызыр» «маҗараларын» исәпкә алмаганда, минем Хаҗда күргән, белгән, кылганнарым башка хаҗиларныкыннан аерылмый.

Атың барда – җир таны, атаң барда – ир таны, дигәннәр. Бу заманда атай да, ат та түгел – эшне үзеңнең атың популяр булу хәл итә икән. Бер канатым театрга, икенчесе телевидениегә тоташып көч алган атым аркасында, бүлмәдәге тугыз танышның һәркайсы, күреп булмаса ишетеп, мине беләләр булып чыкты. Күрше бүлмәдәге якташлар арасында да танучылар табылгач, мине монда шөһрәтле кешедән саныйлар. Мин, әлбәттә, моңа каршы түгел идем...

Очрашкан чакларда: «Бә, ...син дә мондамыни?!» – дип, юк сүзне бар итәргә тырышып, намазга да, Мәккә урамнарын тамаша кылырга да, ашханәгә дә бергә барабыз.

...Барыбызның да өстендә, гомум мунчадагы кебек, ак чүпрәк бөркәнчек кенә булса да, минем кулдагы видеокамера үз ролен үтәгәндер – кая барсам да, таныш хаҗилар миңа иярергә, «кинога төшәргә» тырыша, абруемны шул ныгыта иде. Кемнедер ишәккә атландырып, кемнедер дөя сыртында видеотасмага, кайберләрен ишәк хуҗасы белән кочаклаштырып фотога төшерәм.

Ни өчен ишәк хуҗасы белән, дигәндә, ул үзебезнең Питрәч керәшене Сергей булып чыкты. Кайчандыр хоккейчы булган икән. Кредит түләүдән качып, Гарәп Әмирлеге командасына күчкән. Үз капкасына алка керткән өчен гаепләнеп, куылгач, монда килгән. Җиденче ел инде илгә кайтканы юк икән, Мәккәдә боз сарае төзелгәч, кабат уйный башларга өметләнә. Җилән, чалмага өстәмә исемен алыштырган – Сөләйманга әверелгән, тормышыннан канәгать, «ниһаять, үземне таптым», ди. Килүебезнең икенче көнендә иртән иртүк булды бу очрашу. Бездән акча алмады. Киңәшләрен дә кызганмады. Өстәвенә, күп хатынлы гарәпнең адресын бирде, өйләдән соң унҗиде хаҗи шул гаиләне тамаша кылырга киттек. Тик... гаиләнең ашау вакытына туры килдек. 30 метрлар чамасы ара калдырып, дүрт хатынның бер ирне ничек бүлгәләүләрен күрәсебез килеп көтсәк тә, кызыклы тамаша урынына, каяндыр кинәт пәйда булган полицейскийның ачулы йөзен күрү генә насыйп булды. Коръән тыйган гамәлләр белән шөгыльләнәбез икән!..

Бәхетебезгә, арабызда инглизчә сөйләшүче бер абзый бар – шул коткарды. Аңлавыбызча, ул гарәп хатыннарына беребезнең дә дәгъвабыз юклыкка ышандырырга тырышса да, полицейский, беләзекләрдәге язуларны укыгач, группаларга аерып тезде дә көткән машиналарына таба алып китте, төялергә ымлады. ...Чирек сәгать узмагандыр – кунакханәбезгә китереп тә «аударды». Җаваплы кешеләрне чакыртып, ниндидер язуларга кул куйдылар, фотоаппаратларны алдылар. Миңа шундагы тылмач аша видеокамерамның саклау бүлмәсенә бикләнәчәген, рөхсәтсез камера тотып урамга чыккан өчен штраф түләргә кирәклеген төшендерделәр. Мин, үзебезчә, акчам юклыкны аңлатырга тырышсам да, ишетүче булмады. Инглизчә сөйләшә белгән теге хаҗи гына полицейскийдан нидер сорады да миңа карап тынычланырга ымлады.

Ашыбызга төшкән «тараканнан» котылып, бүлмәбезгә кайтып керүгә ирешкәч, озакка сузылган фикер уртаклашуларның нәтиҗәсендә: ислам дине туган бу җирдә тәртипләр кирәгеннән тыш кырыс икән, дингә ислах – реформа кирәк икән, дигән карарга килдек. Протоколларсыз, сүздә генә, әлбәттә. Төрле карарлар кабул итеп, аларны үтәмәскә өйрәнгәнлектән, реформа сүзен кабат искә төшерүче булмады. Үзебезне җиңүчегә санап тынычландык. Видеокамерамны тартып алулары кәефемне бозса да, бүлмәдәшләремнең берләшә белүе аны тиздән йолып алачагыбызга өметләндерде.

...Инде бу бердәм төркемнең һәркайсы белән аерым-аерым таныштырып үтү кирәктер. Мине таныгансыздыр: авылда туып, шәһәрдә гомер уздырган бер «даһимын». Калган тугыз «даһиның» өчесе «Казан ятиме», икесе Мәскәү астыннан – табиблар. Түбән Новгород белән Чувашиядән ике бизнесмен – итчеләр.

Казан ятимнәреннән Мәхмүт абый кайчандыр судья булган. Хәзер адвокатлар коллегиясендә юрист-консультант вазифасында икән. Рәшит Нуриевич – хәрби очучы булып эшләгәндә чукраклангач, таможня хезмәтенә күчкән, монда күз кирәк, колак безгә нипочём, дип көлә. Орден-медальләре өстенә «Очучы бәхете» дигән китап яздырып, Язучылар оешмасында «член» булуына таныклыгы бар, кирәксә дә, кирәкмәсә дә шуны күрсәтеп, үзен «әдип» дип таныта. Хәйдәр Кыямович исә Иске Бистәнең яңа мәчетендә «запасной» мулла икән, пенсиягә «куылганчы» төрле органнарда «числился», соңгы эш урынын «контролёр за исполнением наказания» дип горурлана. (Куштырнаклар эчендәге сүзләр аның үз авызыннан чыкканга, үзгәртүне кирәк санамадым.) Подполковниктан уздырмадылар, аерган хатыннар өстән яздылар, ди. Түбән Новгородныкыларның кәсебе кышын кыяр, җәен каз үстерү булса, Чувашстанныкылар ат итеннән казы ясап сата икән. Ниятебез – татар яшәгән һәр төбәктә «хәләл» кибетләре ачу, диләр. Бу Шыгырдан мөселманнарының шыгырдавы гына түгел, кыскасы, бүлмәдәшләрем хәллеләр, телләрендә – Алла, ниятләре – малда...

...Хаҗ сәфәренә кадәр күзгә-күз очрашкан булмасак та, кайбер ниятләр, фикер уртаклыгы безне бер бүлмәгә урнаштырды. Уныбызны да «яңа ислахчылар» дияргә булыр иде, тик беребез дә аны нәрсәдән башларга, нәрсәгә омтылырга икәнен күз алдына китерми.

– Ниндидер агымда яшәү мәҗбүриме?

– Әйе! – диләр алар, шуның өчен генә үзләрен «ислахчы»га саныйлар. Мин дә шул төркемнең бер әгъзасы буламдыр инде. Минем дә күңелем әллә кайларда оча, мин дә үзгәреш телим.

Безне, барыннан да элек, дин өлкәсендә күпне белү түгел, күп нәрсәне белмәү берләштергәндер дигән фикер дөрес булыр иде. Тик без нәрсәне белмәвебезне дә белә алмыйбыз. Әмма сүздә, бәхәстә һәркайсыбыз үзенең күп нәрсәдән хәбәрдар булуын, башкалар белмәгәнне белүен күрсәтергә тырыша.

– Мәче башлы ябалакның холкын-табигатен өйрәнү өчен, аны төнлә күзәтергә кирәк. Мин чын-чынлап дин юлына бастым. Тәүбәгә килдем. Юлымда калу өчен – Ислам диненең асылына төшенү, серләрен чишү өчен, иң элек аның туган илен күреп белү мөһим булганга, мин бүген монда – ислам динен биргән илдә... – диде Хәйдәр Кыямович бер әңгәмәбезнең кызган вакытында.

– Аллаһы Тәгалә җирне илләргә бүлгәләп карамый. Бөтен галәм Аныкы. Динне «ил бирде» дигән фикер... наданлыктан. Аны ил түгел – Алла бирә, Алла иңдерә. Без Рәсүлуллабызга илаһи вәхиләр иңә башлаган Мәккә каласында гөнаһка кереп утырабыз, – дип төзәтмә кертә Мәхмүт абый Хәйдәр хәзрәт сүзенә.

Шулай, сиздерми генә, бәхәс кузгалды. Һәркем үзенең белгәнлеген күрсәтергә тырышып, наданлыгын раслый башлады.

– Пәйгамбәребезнең вафатыннан соң византиялеләр белән булган сугышларда Коръән хафизлар шәһит киткәч, хәзрәте Гомәр ибне Әл-Хәттаб, хафага төшеп: «...Әгәр дә без тиз арада Коръән аятьләрен җыймасак, аның күп өлеше юкка чыгуы ихтимал. Ничек тә Коръәннең язма нөсхәсен булдырырга кирәк...» – дип сүзен дәвам итә Мәхмүт абый. Сагаябыз... Мәхмүт абыйның сөйләвен бүлдерүче юк. «Республиканың атказанган юристы» дигән дәрәҗәле пенсионер бит! «Рәсүлебез башкармаган эшне ничек инде без башкарыйк?» – дип Гомәргә каршы чыкты Әбүбәкер.

Тынлык урнаша. Хәйдәр хәзрәт ятарга дип урын әзерли. Янәсе, аңа болар күптән билгеле!

– Бу бит каршы чыгу түгел, ә куркып калу, шик белдерү, – дим мин, бәхәс сүнмәсен өчен. Мәхмүт абыйга, күрәсең, шул гына кирәк:

– Дөрес әйтәсең: куркып калу, шик белдерү – каршы бару түгел. Хәйдәр хәзрәт, мәсәлән, минем әйткән һәр фикеремне шик астына ала икән, бу аның миңа каршы чыгуы түгел, ә мәсьәләне тирәнрәк төшенергә теләве, бәхәссез кабул ителердәй җавап эзләве. Эзләнү гаеп түгел...

Хәйдәр хәзрәтне «йомшак тотып катыга утыртуы» белән Мәхмүт абый бүлмәбезнең лидеры булып танылды.

Барыбыз да «йотылып» аны тыңлыйбыз. Күптәннән таныш легенданы беренче тапкыр ишеткәндәй күрсәтергә тырышабыз.

– ...Хәзрәте Гомәр әйтә: «Үзебездән булмаса, булдыручыны табып, бу изге гамәлне кылдырырга һәммәбез бурычлыбыз», – ди. Табалар кешесен! Ул Зәед ибне Сабит-пәйгамбәребезнең сәркатибе булган Сәхабә икән.

– Зәед! – диләр аңа. – Син сәламәт акыллы, зирәк фикер йөртүче, тапкыр телле, хәтерле кеше. Без сиңа ышанабыз. Син Коръәнне өйрәнү һәм туплау эше белән шөгыльләнергә тиешсең!

– Әгәр Арафат тавын бер урыннан икенче урынга күчереп куярга булса, җиңелрәк булыр иде, – дип, Зәед ибне Сабит эшнең үтә дә җаваплы булуын искәртә.

Әгәр дә ул шулчак карышкан булса, безнең кулда бүген шушы Коръән булмас иде.

...Яфракларга, дөя-куй хайваннарының калак сөякләренә язылганнардан, аерым сәхабәләрнең хәтерләрендә сакланган фикерләрдән беренче нөсхә Коръәнне туплый бу изге җан.

– Икенчел нөсхә Коръән дә бармы әллә? – ди Мәскәү асты хаҗие, учакка утын өстәп. – Гаҗәп икән, бик гаҗәп... «икенчел Коръән»...

– Гаҗәпләндерерлеге шул: туплау эшләрен төгәлләгәч, Коръәннең төп нөсхәсен ул Гомәргә түгел, ә шик белдергән Әбүбәкергә тапшыра! – ди Хәйдәр хәзрәт, сүзгә кыю катнашып.

– Кемгә тапшырса да, шул нөсхәдән күчерелә-күчерелә үрчеп, Коръән барып җитмәгән ил калмый. Тәңречелек белән яшәгән безнең бабаларыбыз да аңа табына. ...Мөстәкыйльлегебезне югалтуга беренче адым шул чакта ясалмадымы икән? – ди Мәхмүт абзый, провокацион фикер өстәп.

Әллә аңламаудан, әллә куркудан бу сорауга җавап бирергә ашыгучы юк. Тынлык урнаша.

– Коръән – ислам диненең мәйданнар яулап, халыкларны буйсындыруда иң отышлы коралы булган.

– Мәхмүт абый! Син судья булган кеше. Хөкем процессы барган вакытта кодексларның статьяларын тикшермиләр. Мин әйткәннәрне үз карашыңны яклауга таба борма. Коръәнне тикшерүнең нәрсәгә алып баруы сиңа сер булырга тиеш түгел. «Хакыйкать хакына» дигән булып, күңелләргә коткы салып утырма. Яшәүнең Алла хөкеме икәнен, гөнаһларыбызны ярлыкатыр өчен Хаҗга килүебезне онытмыйк. Коръәнгә ышанычыбызны югалтмыйк!

...Мондый патетик чыгышлардан соң «яшәсен!» дип кычкырырга яисә «көчле алкышларга күмәргә» гадәтләнгән булсак та, сөйләшүнең юнәлешен үзгәртү кирәклеген тоеп: «Амин!» – дидем мин. Барысы да миңа таба борылдылар. Шуннан файдаланып сүземне дәвам иттем:

– Ничек уйлыйсыз: Коръәнне Конституциягә тиңләү дөресме? Әллә үз чорының универсаль кодекслар җыентыгымы ул?

– Ә нигә үз чорының гына?

– Уголовный кодекс бар иде – үзгәрде, гаржданский башка. Коръән һаман шул килеш яши бирә!

– Яшәсен! – диде Хәйдәр хәзрәт, ни белән чагыштырырга маташсак та. –

Коръән чагыштыргысыз, бердәнбер ул, ягъни, кояш кебек...

Бәхәснең кызып барган чагында, биргән сорауларга җаваплар бугаздан чыга башлагач, бүлмә ишеге ачылып, агарынган йөзле, күгәргән борынлы – Рәсәй хаҗиларының җитәкчесе килеп керде.

– Нинди мал бүлешәсез сез? «Сезнекеләр сугыша», – дип, кизү торучы кереп уятты. Ятыгыз, зинһар.

– Сугышмыйбыз, хакыйкать эзлибез.

– Хакыйкать табылган – Коръәндә ул, – диде җитәкче.

– Әгәр сорауларыбыз булса?

– Сорауларыгызны иртәгә Мәккә каласының иң мәртәбәле имамына бирерсез. Рәсәй таралгач барлыкка килгән мәмләкәт хаҗилары белән очрашу үткәрергә киләчәк, ди. Сынатасыгыз килмәсә, сорауларыгызны язып барыгыз. Түлке, җәмәгать, Коръәнгә тел тидерүдән сакланыгыз.

– Без Коръәнгә тел тигезмәбез, хаҗи. Тик андагы кайбер аңлашылмаган аятьләр буенча соравыбыз гына ихтимал.

– Зинһар, фетнәчелеккә тартмагыз. Болай да гөнаһлар баштан ашкан. Пенсиягә чыгарга да күп калмады...

Җитәкче китте.

Без, ясигъ намазына бармыйча, сораулар әзерләргә керештек.

Миңа аларны теркәп бару эшен йөкләделәр. Иң беренче сорау итеп Мәскәү врачыныкын куйдык: «Әгәр, Зәед әфәнде исән булып, аңа Коръәнне заманга яраклаштырып язу эшен йөкләсәләр, алыныр идеме икән? Алынса, күпме гонорар билгеләнер иде икән?.. Әллә инде Нобель премиясенә тәкъдим ителер идеме икән?..»

Бу сорау «провокационный» дип табылды, мәсьәләгә җитдирәк килергә куштылар.

– ...4 нче сүрә, 81 аять: «Нинди дә булса яхшылыкка ирешсәң – Алладан, ә начарлыкка юлыксаң – ул үзеңнән», – диелгән. Язмыштан узмыш юк, дигәнне фаш итмиме бу? Ягъни, начарлыкка юлыкканда, Алла читтә калып, ләүхелмәхфүз юкка чыкмыймы?

– Чыга! – дидем мин, ашыгып.

– Чыкса – яз шуны сорау итеп, шомартып!..

Тагы 16 нчы сүрәгә күчеп, 95 нче аятькә карыйк: «Алла, теләсә, һәммәбезне бертөрле итә ала. Теләгәнен аздыра, теләгәнен туры юлга юнәлдерә ала. Әмма сездән барлык кылган гамәлләрегез өчен үзегездән генә җаваплар соралыр...» Инде, шуңардан чыгып, сорауны яз: «Димәк, Алла кешеләрне үзе теләп аздыра, туздыра да шуның өчен кешене җавапка тарттырамы? Бу аятькә таянганда, «гадел», «иң шәфкатьле» дигән зат кем була соң?..

Гомәр Хәйям болай дип язган:

«Яраттың да, Ходай, минем җисемне син.

Язып куйдың эшләнәчәк эшемне син.

Үзең язган гөнаһларны кылган өчен,

«Җәһәннәмгә, кеше, син кер, дисең!»

– Гомәр Хәйям сүзләрен язаргамы, юкмы? – дидем мин, тукталып.

– Сорауны яз, ә җавапны миннән түгел, шәехтән сорарсың...

...Мөмкин кадәр ишетелмәгән, яңа сораулар гына бирергә дип килештек тә, көймәбез комга терәлеп, туктап калдык.

– Ә кем боларны барыбыз исеменнән шәехкә җиткезергә алына? – диде Мәхмүт ага.

Барыбыз да атказанган юристның үзенә карадык. Ә ул исә катгый баш тартты:

– Киләсе сайлауларда, исән-сау булсак, мин үземне мөфтилеккә кандидат итәргә ниятлим. Мөфтиенә узалмасам – казыйлыкка казык кагарга да риза. Шул ноктадан караганда, үземне Коръәннән хата эзләүче итеп күрсәтү яраган эш булмас. Сорауларның мәхәллә мулласы авызыннан әйтелүе дөрес булыр.

– Әйе шул, – диде Хәйдәр хәзрәт, кабынып, – мәхәлләбездә беренче хәзрәт булу-булмау мәсьәләсе чишелергә торганда, Коръәнгә ревизия ясаучы булып күренергәме? Ярый ла Муса Бигиевтан Тукай гына көлгән. Хәзер һәр рифмачы үзен Тукайдан өстен саный... Көлеп кенә калмаслар... Әнә... кем... Чувашстан батырлары сорасын!

– Без батырлар түгел – ә Батыр районы сугымчылары!

– Шуңа күрә әйтәм дә... Сезгә бит «хәләл» супермаркеты ачарга фатиханың хаҗлысы кирәк... Җайлаштырып шуңа бәйлисез дә...

– Бәйлисе юк! Суперлар белән ил тулы, итен генә китер...

– Алайса, әнә – Мәскәү дантистлары сорасын! Алар дин гыйлемендә наданлыкларын яшермиләр...

– Беренчедән, без дантист түгел, ә терапевт высшей категории; икенчедән, стоматолог дипломыбыз да бар безнең; өченчегә, «ислам дине докторы» дигән диплом обещали... Так что, пускай теледиктор и спрашивает... ему терять нечего...

Минем бакчага ыргытылган таш иде бу. Җавапсыз калу бизәмәс:

– Йә бетәсең, йә сүтәсең очрагы бу, әфәнделәр, – дидем мин. – «Коръән серләре» авторының язмышын беләсездер: аны, үлгәнче үк «Аллаһы Тәгаләнең каһәре сукты», диделәр.

Сораулар язылган кәгазь минем алда калды.

...Күмәкләшеп җомга намазына киттек. Мәчеттә Урта Азиядән, Рәсәй төбәкләреннән һәм башка мөселман илләреннән килгән хаҗилар белән гыйбадәт залы тулган иде...

...Шәех дигәннәре көче ташып торган, тук чырайлы, кап-кара сакал-мыеклы ир уртасы кеше икән. Иярченнәре дә гайрәтле күренә. Араларыннан

кыска юаны, тенор тавыш белән, Коръән аятьләре укыды. Безнең мәчетләрдә

догаларны, кабатлый-кабатлый, мөмкин кадәр озаграк-озынрак итеп укырга

тырышсалар, боларның вакыты кадерле, ахры, аятьләр укуны бик тиз тоттылар.

Бит сыйпауга, «сорау-җавап» мәйданына күчтеләр. Рәсәйдән килеп укучы

шәкертләр тылмачлык итте.

...Әүвәл Кавказ мөселманнары кыюлык күрсәтте. Шәһит китүчеләрнең

ятим гаиләләренә ярдәмне кем һәм ничек оештырырга тиешлек буенча

төпченделәр. Аннары сәдакаларның күләменә тәңгәл савабы булуны раслаган

дога таптырдылар.

Урта Азия хаҗиларын никах, калым йолаларын үтәгәндәге «тышаусызлыклар»

борчый. Калымның керемгә чутланырга тиеш түгеллегенә кагылышлы

сүрә юклыгы законсызлыклар тудыра икән. Налог агентларының авызын

томаларлык аять таптырдылар.

– «Аять түгел, оят кирәк!» – диде Мәхмүт абзый, безгә генә ишеттереп.

...Алгы сафтагы хаҗи инглизчә нидер сорап маташты. Тылмач, аңа соравын язып,

мәҗлес соңында имамнар бүлмәсенә керергә кушты. «Инглиз хаҗие» ризалашты.

...Имзаларын куйган безнең бүлмә хаҗилары, кул күтәрүемне көтеп, еш-еш

миңа карыйлар, ашыктыралар.

Себер мөселманнары вәкиленнән соң, минем дә күтәрелгән кулны

күрделәр...

...Килешү буенча, кереш сүземне шома гына әйттем. Аның шәехкә тәрҗемә

ителүен көткән арада, хаҗиларның күз карашлары, ни өчендер, мине гаепли

иде. Тылмач та миңа карап: «Үзеңнән акыллы булып күренергә тырышма, күп

сүз – чүп сүз, сорауларыңны кыскарак тот!» – диде.

– Алар кәгазьгә язылган, – дидем дә язуны (кулдан-кулга) шәехкә таба

җибәрдем. Тылмач аны башта үзалдына гына укыды да Шәехкә аңлатырга

кереште. Минем өчен бер сәгать булып тоелган шул дәкыйкадә безнең бүлмә

«даһилары», сабырсызланып, миңа ачу белән карыйлар, эчтән сүгенәләр дә

кебек тоелды.

...Тылмач, миңа карап:

– Бу сорауларны раслап кул куйган хаҗилар мондамы? Басыгыз!

...Басучы юк. Тынлык...

Тылмач соравын кабатларга мәҗбүр.

Беркем селкенми дә, дәшми дә. Тиз арада киңәшләшү, пышылдашу булып

ала. Шуннан соң тылмач:

– Бу сорауларга җавапны, илегезгә кайткач, Диния нәзарәтеннән алырсыз.

...Минем өчен бәйрәм үтте, «сынау килде сындырып».

...Күпмедер вакыт узгач, ушыма килеп, күзләремне ачсам... ялгыз утырып

калганмын. Ташлап киткәннәр...

Моңа кадәр бер дә игътибар иткәнем юк иде – йөрәк «дөп-дөп» тибә икән.

«Язмышлардан узмыш юк» дип тибүедер инде...

Бүлмәдәшләр кунакханәгә кайткач, минем белән сөйләшүдән генә түгел,

күзләребез очрашудан да качалар; намазга йөрүләре ешайды, ашханәгә

бергәләп баралар, туңдырма тотып бергә кайталар. Миңа дәшүче юк...

Бүлмәдәшләрдә генә түгел, үземдә дә үзгәреш: өзлексез йөткерәм, температурам

күтәрелде, баш сызлый, тел тотлыга, күз чагыла, колак чатный, аяк атламый...

...Кич белән коридорга чәй алырга дип чыксам, күрше бүлмәдәге таныш

казанлы хаҗи очрап: «Сине һаман кайтарып җибәрмәделәрмени? – дип сорагач,

тәмам хастага әверелеп, түшәккә егылдым.

Тегеләр... ясигъ намазыннан кайтып, ятарга җыенганда, Мәхмүт абыйдан

сорарга җөрьәт иттем:

– Ни булды бу?

– Ни язсаң – шул булды.

– Сез әйткән сорауларны гына яздым бит, үзегез укып, кул куйдыгыз...

– Сиңа ышанып, укымадык шул...

– Инде ышанычыгыз калмадымы?

– Ни чәчсәң – шуны урырсың, энем. Ярамасны язгансың, димәк. Алланың

каһәре төшмәсен дип тәүбәгә килеп ят...

– Нинди гөнаһым өчен тәүбәгә?

...Бу соравым җавапсыз калды. Бүлмәдәшләр харам мәчетенә барырга

тәһарәт яңартканда, бүлмәбез докторы, каяндыр кайтып керде дә, рус телендә

сәер тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Мин ул сөйләшүнең эчтәлеген татарчага

тәрҗемәдә язам:

– Температурам югары дип врач чакыртма. Бүлмәбезне карантинга ябулары

ихтимал. Миндә төрле-төрле рецепт бланклары бар. Шуларны күрсәтеп,

дарулар барып алсаң, үзем дәвалармын. Терелгәч, исәп-хисап ясарбыз.

Үзебезнекеләрдән күп алмыйм мин...

– Миндә нинди авыру икән соң?

– Стресс! Аннары тирләгән килеш туңдырма ашагансың. Шуңа өстәмә

кондиционер салкыны, нервлар...

Туңдырманы башкалар да ашый, алар авырмый...

– Алар Коръән белән булышмый.

– Мин дә булышмадым.

– Тереләсең килсә, мә сиңа рецептлар.

– Миндә бу кадәр дарулык акча юк.

– Рецептың булса, монда акча сорамыйлар. Шикләнмәсеннәр өчен барган

саен бер генә рецептыңа ал. Бу дарулар бездә дефицит.

– Шулкадәр дару эчәргә тиеш буламмы мин?

– Урын табылыр, алуың хак булсын.

– Афёра ич бу...

– «Балабыз юк» дип төтен җибәр... сорасалар...

– Бу яшьтә бала турында сүз алып баруга миңа кем ышаныр икән?..

– Баласызлык – ирләр гаебеннән генә түгел... Иптәшләргә ярдәмләшүнең

бер төре булыр. Минем Хаҗга килүем дә шул бала хыялын тормышка ашыру

максатыннан гына.

– Хатыныңны җибәрергә иде.

– Ул узган ел булды. Хаҗга килү өчен ислам диненә күчте хәтта...

...Төштә күргән, саташу сыман бу сөйләшү турында мин әлегә кадәр

уйлансам да, җавап таба алмыйм: уен идеме, чын идеме, әллә бер сынау идеме?

Бүлмәдәшләр каядыр, мин медсанчастька юнәлдем.

...Кеше юктыр дип барсам, чират Казан клиникаларыннан ким түгел иде.

– Кем ахыргы?

– Кайсы ишеккә?

– Ишек түгел – доктор кирәк миңа.

– Тешнекеме, эчнекеме?

– Даруныкы...

– Алайса, әнә Сәлим баба артыннан бас.

Сәлим баба дигәннәре янына утырдым. Сөйләшәбез. Ул Бохара

мәдрәсәсендә укыган 27 яшьлек татар егете булып чыкты. Үзбәкстанның

Карши шәһәреннән килгән. Бер сорау бирмәсәм дә, үзе турында үзе сөйләп,

баш авыртуын көчәйтте. Үз акчасына килүен кат-кат әйткәч, авызында калган

өч тешенең дә селкенеп торуына зарланды.

– Ясалма теш куйдыр, – дидем.

– Таныш табибың булып, тиз эшләсәләр – хакыннан тормас идем, – диде ул.

– Сөйләшеп карармын, – дидем мин, абруемны төшерәсем килмичә.

– Коръән укуы авырлашты. Селкенүләренә түзәр идем дә, сызлап

җәфалыйлар. Суыртырга чиратым җитүне көтеп утырам. Миңа кадәр әле

тугыз кеше...

– Теш сызлауга түзеп була, җаның сызласа нишләрсең...

– Түзмим – өчесен дә суыртам... Монда акча сорамыйлар. Бушлай булганда,

син дә суырт, сызлавын көтмә...

– Тешләрем түгел – җаным сызлый минем, энем...

– Җан сызлавы пүчтәк, теш сызлавы үтерә, суыртуың хәерле... – дип әйтүе

булды – ишек ачылып, тешләреннән котылырга чиратлары җитүне көткән тугыз

хаҗины эчкә уздырдылар. Авызларына мамык капкан ун хаҗи, учларындагы

тешләрен табышка тиңләп, бүлмәләренә тайды.

...Коридор бушап калды дип уйларга өлгермәдем, башына Батулланыкы

сыман бүрек кигән, йөзен чадра, гәүдәсен кара ефәк белән каплаган хатынын

җитәкләп бер ир керде дә, чират торучыларның һәммәсе белән кул биреп

күрешкәч, минем каршыма килеп басты. «Әссәламегаләйкем!» дигәненә җавап

алса да, күзләремә багып тора бу. Иреннәре кыймылдавын авыз эчендә дога

укыганга охшата. Күңелгә ниндидер шом керде. Сыңар кулы белән битен

сыйпагач, бөркәнчегенә кулларын сөртә-сөртә:

– Син шул татар бит? – диде бу миңа татарча.

– Шул, – дидем мин, шомлануымны сиздермәс өчен генә.

– Сине кайтарып җибәрергә тиешләр иде бит. Ничек син монда?

Кичерделәрме, чикерделәрме?

– Хаста алды. Чирләдем. Дәваланам. Даруга килдем.

– Ай-һай, терелерсеңме икән? Һәр авыру Аллага тел тидерүдән килә.

– Мин Аллага тел тидермәдем.

– Коръәндә әйтә...

– Шул әйтелгәннәрне төшенәсе килеп язган сорауларны гына биргән кеше мин.

– Коръәндә төшенмәслек фикер юк. Кирәген таба, тапкач – укый, укыгач

аңлый белү кирәк.

– Әгәр аңлашылмаса?

– Ышану тиеш!

– Ышандырмаса?

– Андый бәндә белән сөйләшеп тору да зур гөнаһ. Дәһри ул, – диде дә,

хатыны янына китеп, аңа нидер сөйли башлады бүрекле.

...Чират торучылар арасында миңа карап «пышылдашулар»дан соң, барысы

да каршы як эскәмиягә күчеп утырдылар. Хатынын җитәкләгән бүрекле генә

утырмады.

Ярый әле шулчак ишек ачылып, ак халатлы кара доктор миңа: «Соme on»,

– диде. Бүрекленең хатынына нәрсәдер аңлатырга тырышуыннан файдаланып,

ачык ишектән җәһәт кенә ыргылдым да, ике негр егете каршына килеп,

рецептларымның һәммәсен бергә өстәлләренә салдым. «Кайсына бирсәгез дә

кирәкле, авыруларым күп», – дигәнне аңлатырга тиеш иде бу гамәлем.

Импортный рецептлар аларга кызык иде ахры. Үземә карамыйча, берни

сорамый укыйлар да – көлешәләр. Больницаларда еш булсам да, авыру алдында

көлгән врач очратканым юк иде. Түзмәдем – өстәлдә яткан градусникка төртеп

күрсәттем. Докторларның утырганы русчалап:

– Жена молодая, да? – диде көтмәгәндә.

– Нет, старше меня на семь лет, – дидем.

– Тогда понятно, – диде врач, иптәшенә күз кысып. Аннары кабат

рецептларны тикшерергә тотынды. «Яндым» дигән фикергә килеп, җавап

әзерләгәндә, бу миңа:

– На что жалуемся? – димәсенме!..

Мин тамак авыртуны аңлатырдай ымлыклар ясадым. Докторлар, минем

селтәнүләргә дә, чырайга да игътибар итми, үзләренчә сөйләшеп, көлештеләр

дә, авызымны ачтырып тамагымны карагач, рецептлардагы даруларны җыя

башладылар. Үзләре һаман көлешәләр иде. Дарулар табылып, катыргы тартма

кулыма тоттырылуга, ишек ачылып, хатынын җитәкләгән «бүрекле» килеп керде дә:

– Почему так долго? – диде миңа.

– В чём дело? – диде доктор, мине коткарып.

«По женским вопросам мужиков не принимаем», – дигәч, хатынымның

үзен алып килдем.

– Мы не гинекологи.

– Нам не гинеколог, а таблетка надо! Лекарство для беременности!

– Рецепт есть?

– Сколько долларов надо?

– У нас ничего не продаётся.

– Буду жаловаться...

...Бу пар чыгып китүгә, шәех белән очрашуда күреп калган хаҗи килеп

керде дә, докторларга тиз-тиз нидер әйтеп (инглизчә!), ак җәймә япкан

эскәмиягә сузылып ятты. Докторларның сүзгә катышмаганы, ашыгып, укол

әсбапларын әзерли башлады. Күрәсең, бу хаҗиның монда беренче керүе түгел,

сөйләшүләре дә күптәнге танышларча иде. Ә мин чыгып та китә алмыйм, сүз

катарга да кыенсынып торам. Ни өченме? Чөнки бу кеше минем сораулар

язылган кәгаземне тылмачлар алганны күрде бит! Аңа калырга, каядыр керергә

куштылар... Безгә билгесезне белергә тиеш иде ул.

Сорарга өлгермәдем – ул үзе эндәште:

– Гафу ит, энем, бүлдердем, ахры... Уколсыз тора алмыйм. Ашыгуым шуннан

гына, – диде ул татарча.

– Зыян юк, – дигән булдым.

Бу абзыйны тагы кайларда очратуымны хәтерләргә тырышкан вакыт

арасында, аңа инъекция ясалып, утырырга рөхсәт ителүгә: «Нигә

иптәшләреңнән калдың?» – диде ул миңа.

– Авырыйм. Даруга килдем.

– Хаҗның һәр йоласын үтәү тиеш. Берсен генә үтәмәү дә Хаҗ кылганыңны

юкка чыгара.

– Хәлемнән килмәсә?

– Теләгең сүнмәсә – хәл үзе килә ул.

...Шуннан соң ул, докторлар белән сөйләшеп, сорауларына җавап алгач,

миңа карап көлә башлауга, китү ягын карадым.

...Лифтта күтәрелгәндә «Хызыр»ны кайларда күргәнем искә төште: гарәп

гаиләсе белән күрешергә баргач, ул мине полицейскийдан коткарырга маташты

ич! ...Бусы беренчесе. ...Аннары шәех белән очрашуда инглизчә сораулар

бирүче дә ул иде. Аңа имамнар бүлмәсенә керергә куштылар... Минем уемча

– бу чын хаҗи түгел, ә КГБ кешесе иде.

...Артымнан күзәтеп барса – югалтсынга, лифтка утыргач, җиденче катта

чыкмыйча, тугызынчыга күтәрелеп, аннан җәяүләп төштем. Эзләсен!

...Туганнарга, оныкларыма бүләк алу өчен дип, туңдырма кургашына төреп

яшергән 50 долларым бар иде. Шуны алырмын да, кайтарып җибәрсәләр, эшем

бетә торсынга, кибетләрдә сайланырмын, дип, бүлмәгә керсәм – матрасларыбыз

идән уртасына өелгән, швабра тоткан ике хәбәш (эфиопияле) көлешеп тора.

Телләрен белмәгәч, үзебезчә: «Ник көләсез, ни булды?» – дидем. Аңламасалар

да, плинтуслар буйлап сузылган сөт инешләренә күрсәттеләр.

– Күрмисеңмени? – янәсе. Ашаганнан соң һәркем туңдырма алып кайтып,

күршесенә тәкъдим итү белән юмартлык күрсәтә иде. Алучы булмагач, кая

куйсын?! Матрас астына тыга да – оныта... Кич алып кайтып кыстырган

туңдырманың иртәнгә кургашын кәгазе генә кала.. Эремәс туңдырма да катыра

белмиләр икән бу гарәп феодаллары, дип сүгенәбез эчтән...

Ә хәбәшләр «русь-русь» диләр, миңа карыйлар.

Мин: «Но – татарин», – дип аларны төзәтсәм дә, һаман «русь» диләр.

Алар көлә дип, көлеп булмый – күзем белән дә, күңелем белән дә матрас

астындагы 50 долларымны эзлим. Юк. Чүп өемнәре арасында да, кәрҗиндә

дә юк. Димәк, тапканнар, шуңа көлешәләр. Администраторга шикаять бирә

алмыйм. Долларың декларировать ителгәнме дип бәйләнүләре бар... Дарулар

белән тулы тартманы бүлмәдәге докторның тумбасына куярга дип узсам –

кургашлы бөтием шунда! Табышны азсынганнармы, әллә инде соңыннан

бүлешергә дип калдырганнармы?!

Ни уйласалар да уйласыннар хәбәшләр – 50 доллар капиталымны алып,

«свой» дидем дә кибеткә киттем.

...Кибет дигәннәре безнең «Колхоз базары» кадәр биш зурлыктагы мәйданны

биләгән «конгломерат» икән. Бер ишегеннән кереп, аккумулятор белән йөри

торган канәфигә утырасың да бүләк җыясың. Мин җәяүләп кенә караштырырга

булдым. Нәрсәгә тотынсаң да, хакы күрсәтелмәгән. «Скидка» дигән ялган да

очратмадым. Нәрсә сайларга белми йөреп ялыккач, оныгыма дип бер курчакка

орынган идем, ул дөнья бетереп еларга тотынды. Авызын томаларга кнопкасын

эзләп әйләндерсәм, көләргә кереште. Тере баланы юаткандагыча, тибрәтеп тә

карыйм – аның саен үҗәтләнеп, йә елый, йә көлә, каһәрең, туктамый.

...Куярга да кайтырга дип торганда, кинәт: «Һоп!» – артымнан килеп,

култыклап алмасыннармы! Пәһлевандай ике полицейский!..

– Я ничего не сделал противозаконного, хотел купить вот эту ерунду! –

дип, курчакны ыргыттым. Кибет тынып калды. Пәһлеваннар сүзсез генә мине

каядыр алып баралар. Карышу да юк, дәшмим дә.

...Намазлыклар түшәлгән иркен бүлмәгә алып керделәр дә намазга

утырдылар. Күрәсең, мине кулга алганда тәһарәтләре бозылмаган, ә минеке

бала елаганда ук бозылган иде – сиздермәдем. Алар чүккәндә чүктем, бассалар

бастым. Бүлмәдә намаз авазлары гына хуҗа иде.

...Өйлә намазы вакытларында бу илдә, эш тукталып, һәркемнең гыйбадәттә

булуын махсус полиция күзәтә, дигәнне ишеткәнем бар иде. Мине эләктерүчеләр

әнә шул йола сакчылары булган икән.

Намаз тәмамлануга, пәһлеваннар мине үз машиналарында кунакханәбезгә

илтеп куйдылар. Кургашка төргән байлыгым чишелмәде.

Пәһлеваннарга мине «эләктерү» зур җиңү булса, минем өчен бу «ЧП»

кайтарып җибәрелүемне тизләтүгә тагы бер саллы сылтау иде. Ни кылып

карарга да, кем белән киңәшләшергә дә белмим. Мине тотып китергән

полицейскийлар вестибюльдәге погонлы кизүгә нидер аңлаталар, кизү

тыңламаса да, аңлаган кебек башын селкетә, ә мин, кузгалырга базмый, кереп

баскан урынымда торам, ялт-йолт каранам.

Авыру икәнемне сиздерергә ярамый – карантинга ябылу яный. Бүлмәбезгә

менәргә рөхсәтне кемнән сорарга икәнен белмим. Нәрсәдер булуын көтәм. Ун-унбиш минуттан йола сакчылары, мине онытып, кизүдән язу кисәге алдылар

да, чыгуга таба атладылар. Шак-шок! Мавзолей сагына баручы солдатларны

да, космостан төшкән космонавтларның доклад белән Хрущёвка баруын да

хәтерләтә иде бу күренеш...

...Кулга алынудан котылуыма шатланырга тиеш булсам да, тиражы узган

лотерея билетына игътибар булмагандай, чыгышлый мине полицейскийларның

күрми узуларына ачуым кайнаудан, артларыннан сүгеп калырга дип, пыяла

ишеккә капландым... Капландым да, тапландым да: Батулла бүрекле хаҗи белән

йөзен чадра каплаган ханым ишекне эчке якка этәләр иде. Ишек ачылмый,

чөнки мин чыгарга дип эчтән этәм. Озак этешерлек көчем дә, теләгем дә

булмагач, «кичерегез!» дидем дә лифтка таба чаптым.

Бүрекле, артымнан:

– Әй, син, – диюгә, хатыны аның авызын кулы белән каплады, сүзләре

 йотылды. Лифтның ишеге ачык иде, керү белән «7»ле цифрлы кнопкага

бастым, ә менеп җитүгә «2»лесенә басып, кирегә төшеп киттем. Тегеләр белән

очрашмас өчен шулай эшләсәм – алар икенче кат хаҗилары икән, җәяүләп

кенә менеп киләләр иде. Тагы очрашылды.

– Син? – диде бүрекле.

– Сез! – дидем мин, үземне үзем ишетмәс тавыш белән.

Нәрсәдән һәм нигә куркуымны аңламасам да, минем өчен бер хакыйкать

ачык иде: очраклы бернәрсә дә юк, барысы да миннән котылу өчен «тегеләр»

тарафыннан оештырыла. «Тегеләр» дигәнемнең кемнәр булуына җавабым

булмаса да, мине озатырга, сәбәпләр ярылып ята.

«Беткән баш – беткән» дидем дә, бүлмәгә күтәрелеп тормыйча, асылташлар,

энҗе-мәрҗәннәр кибетенә киттем.

...Кибет дигәннәре кунакханәдән ерак түгел иде. Тышкы яктан да,

эчендәге товарлар төрлелеге белән дә бер-берләренә, игезәкләрдәй охшашлар,

сатучылары һәм әйберләренең хаклары белән генә аерылалар иде. Кирәкле

нәрсәмне очрата алмый озак эзләнеп йөрдем. Чөнки нәрсә кирәген тәгаен

белмим. Шунда казылыкчы хаҗи очрады, нәрсә эзләвем белән кызыксынды.

Сер бирәсем килмәүдән генә: «Хатын-кыз өчен энҗе-мәрҗән, алкадыр,

төймәдер, – дидем. – Эшемдәге ярдәмче кызларга», – дип тә өстәдем.

Ышанмаса да, ышанганга охшатып аңлатты шыгырданлы хаҗи:

– Андый кыйммәтле нәрсәләрне «Зәкәрия» кибетеннән алу отышлы. Ә боларда

барысы да фальшивка. «Зәкәрия»нең хуҗасы үзебезнең кеше – Австралия татары.

...Ышанмасам да, рәхмәт әйтеп, «Зәкәрия» кибетен эзләп киттем.

Юлда, нигә без кешеләргә, кешеләр безгә ышанмый икән, дигән сорауга

җавап эзләп бардым. Җавап таба алмасам да, кибетне тиз таптым.

...Ниятем очсызрак хакка муенса, алка, төймә кебек нәрсәләр алуда. Кайда

эшләгән кеше булуымны сиздерә алсам, реклама максатында, бәлки бүләк

итеп тә «тамызырлар».

...Таш-тауны чокып ясалган кибеттә өч хаҗия «товар» сайлый иде. Берсе

теге чадралы – ике озатучы хатын белән! Сөйләшүләре татарча. Киенүләре

– озатучыларның чадралары юк, өсләрендә халат; ә чадралыда исә бу юлы

үтә күренмәле бөркәнчек. Үтәли әлләни күрсәтмәсә дә, тән байлыгын яшерә

алмаган. «Мин монда» дип кычкырып торган мул күкрәкле чадралыга алка-төймә сайлыйлар, беләзекләр үлчәтеп карыйлар...

Түгәрәк сәхнәчектәге читлегендә, һәр хәрәкәтне күреп, пышылдап

сөйләшүне дә ишетеп, кибетче егет утыра.

– Сәнең толымың да, кашың да күмер кара, кызылдан алу тиеш, чәһрәң

тагы да гүзәлрәк балкыр, яшьрәккә чыгарсың, – ди бер озатучы.

Шушы сүзләрдән соң чадралы миңа таба карады; киңәшчесенең сүзләрен

минем ишетү-ишетмәвемне тикшерүе бугай – кычкырыбрак җавап кайтарды:

– Амин, абыстай, исән-имин монысыннан котылып, насыйбым очраса кире

какмам...

...Ишетмәгәнгә сабыштым. Киңәшче хаҗияләр дә тавыш яшерми сөйләнүгә

күчтеләр.

– Шундый гүзәлгә насыйбын очратмаса... җир тетрәр...

– Чәч агарып, гүзәллек шиңсә?

– Сарыдан ал! Караны да ача, зәңгәргә дә бата...

– Зәңгәрләрне җенем сөйми...

– Кибетче ни әйтер?..

– Хакыннан тормабыз!

– Бәхетегезгә, бүген хуҗа үзе сугылырга тиеш. Бик үтенсәгез, сөйләшеп

карарга булыр...

Озатучы хаҗияләр чадралыны култыклап, симертелгән үрдәкләрдәй

алпан-тилпән, сайлаган нәрсәләрен тотып, пыяла читлектәге кибетче янына

күтәрелгәч, сөйләшүләре ишетелмәс булды. Мин исә түргәрәк уздым...

Чадралының һаман миңа карап сөйләшүе җилкендердеме, чынга ашмаячак

хыяллар диңгезендә йөзүемне тойдым...

...Йөзен дә күрмәгән ханымның миңа нинди тылсымы күчкәндер, Казанга

озатмасыннар өчен, чадралыны ерактан гына булса да күрергә әллә ниләр

бирергә дә әзер булуымны тойдым. Нәфесемә боерык биреп тыела торган

гадәтем коткарды... «Чү, егет, дип читкәрәк киттем, йөземнәр әле пешмәгән!»

...Зиннәтле муенса, алка, брошка, беләзекләр төрлелегеннән күзләр камаша,

берсен алсаң – икенчесе әрәм калыр кебек. Ярты сәгать чамасы сайлана

торгач, үземнең гаиләгә, апа белән сеңелкәшләрнең һәркайсына муенса, алка,

беләзекләрнең төрлесен җыйдым да ике кирпеч биеклегендәге сәхнәгә – кассага

юнәлдем. Күрсеннәр, акчалы хаҗияләр егетнең зәвыклысын! Тик хаҗияләр

инде киткән, кибетче үзе генә утыра иде.

– Бик шәп, – дидем эчемнән, милли хисләр дулкынында ачыктан-ачык

сөйләшергә уңай булыр... Кыяфәте саранга охшамаган сатучының...

...Бер баскычлы мәрмәр баскычтан сәхнәгә күтәрелеп, сайлаганнарымны

алдына салдым моның.

– Чутлагыз, дустым!

– Һәммәсен аласызмы? – диде кибетче, йөзендә нәрсәдәндер шикләнү

чагылдырып.

– Алмасам сайламас идем... Казан татарлары саран түгел.

– Сүз татарлар турында түгел – ташлар турында. Монда бик күп бит, абзый.

– Ташларыгыз бар ич, үзебез таш булмыйк, Казаннан килгән сәнгать әһелен

рәнҗетмәслек итеп кенә исәпләгез, дигәндәй, хәер, сезне өйрәтәсе юк –

аңлыйсыз: «реклама» дисәгез – мин телевидениедә эшләүче режиссёр булам...

– Хуш, мәйле, боларны нәрсәгә сөйләвегез аңлашылмаса да, санап

карыйбыз, әйе... шулай... Менә бу муенсаның сезгә нәрсәдән эшләнгәне

кирәк? Гәрәбәдәнме, яшма яки якуттанмы, әллә инде рутилдан, фенакиттан,

кохинурданмы? Алар күп төрле бит. Ниндиен сайлыйсыз?

– Соң, әфәндем, бу сайлаганнарның һәммәсе нәрсәдән дә булса эшләнгән

ич инде?

– Эшләнүен эшләнгән. Тик боларның барысы да муляж. Сез ниндиен

сайласагыз, шуның буенча остаханәдәге осталарга заказ җибәрелә, өч көннән,

калган 40% акчагызны түләп, товарның үзен аласыз. Аванс 60% хәзер үк түләнә.

– Өч көн көтә алмасам? Мине бүген үк самолётка утыртып озатулары

ихтимал.

– Муляжларны алам дисезмени? ...Алар сатылмый шул, инвентарь.

– Сатыла торганнары күпмелек була?

– Әгәр ашыгычлык өчен дә түли алсагыз...

– Түлим!..

– Нинди таштан эшләү кирәген шартнамәдә үз кулыгыз белән күрсәтергә

тиешсез. Монда кануннар каты, әмма төгәл үтәлә: языгыз... Рутилмы,

фенокитмы...

– Миннән алдагы хаҗияләр ниндине алдылар?

– Коммерция сере булса да, иҗат кешесе булуыгызны хөрмәт итеп, сезгә

генә әйтәм: алар яраттыру тылсымына ия александритны сайладылар. Хатын-кызга мәхәббәтнең дәвамлырак булуы кирәк бит.

– Безнеңчәрәк исемлесе юкмыни?

– Гәрәбәнең төрлесе бар. Рутил дигәннәре, мәсәлән, салават күперенең бар

төсен үзенә җыйган минерал. Һәр ташның үз легендасы.

– Яртысын рутилдан, калган яртысын александрит белән кохинурдан.

– Хуп... исәпләп карыйбыз.

...Электрон санагычын төрткәләп озак маташты Алматы татары.

Казаныбызныкылар, чырайга карап, күптән үзләренә кирәк хакны чыгарып

әйткән булырлар иде. Ә бу исәпли дә уйлана, чутлый да күзгә карап тора...

– Сез банк аша күчереп эш итәсезме, хәзер үк кулдан кулга түлисезме?

Долларда?

– Җәмгысы ничә сумлык булды?

– Ике мең җиде йөз туксан дүрт долларлык.

– Суммы?

– Доллар дим ич!

– Үз татарыңамы?! Сәнгать вәкиленәме?

– Казан магнаты өчен ике «Тойота» хакы күпмени ул? Ике мең җиде йөз

туксан дүрт!

– Магнат өчен күп түгелдер. Ә 50 долларын ничек кирәк, алай саклаган

хаҗи өчен... күбрәк. Төшерә төшегез.

– 50 долларыгызга, әнә – биш бөртек мәрҗән сезгә! ...Австралия суларында

үрчетелгән «Зәкәрия» фирмасы продукциясе! Бу фирманың һәр мөселман

илендә үзенең асылташлар кибете, эшкәртү остаханәсе бар. Репутация! Яңа

ысул белән үрчетелгән мәрҗәннәре чыннан аерылгысыз. Олы хаҗ алдыннан

гына сатуга куелды. Күрсәтимме?

– Күрсәттегез ич инде... Мин дә күрсәтимме?

– Сез мине мыскыллауга, хурлауга күчтегез түгелме?

– Ә сезгә мыскылласагыз да ярыймы? Үз татарыңнан көләргә телисеңме?

– Полиция чакыртмыйча бу мәсхәрәне туктатып булмас ахры.

– Бернәрсәгез дә кирәкми. Үзегезгә булсын! 50 долларымны да калдырам...

Шалтыратмагыз!

– Безгә кеше малы кирәкми, без аңа калмаган. «Зәкәрия» кибете бу!

...Кибетче шулай дип сөйләнә-сөйләнә телефон номерлары җыйганда,

ишек ачылды һәм... минем бер тартма дарулар алуымның шаһиты булган, үзен

«Хызыр» дигән хаҗи килеп керде.

...Ул күренүгә, мин, әйтерсең, биек кыядан төпсез коега «чумдым».

Кибетченең полиция чакыруыннан куркудан түгел, ә «Хызыр» мине күрмәсен,

танымасын дип артка чигенгәндә, бер аягым бушлыкка туры килеп... Әйе, «бәла

– аяк астында» дигән очрак иде бу. Инде менә ятам сөйләшүләрен тыңлап,

йөземне күрсәтүдән куркып.

– Әссәламегаләйкем, – диде «Хызыр» кибетчегә.

– Вәгаләйкемәссәлам, Зәкәрия абзый... Бик вакытлы килдегез, көтә идек,

ягъни көтә идем...

– Кемең ул баскыч төбендә аунап ята?

– Бу... Казаннан килгән хаҗи, режиссёр, ди.

– Бума чирлеме әллә?

– Психопат. Әрсезлеге чамадан тыш.

– Әрсезлеген нәрсәдә күрсәтте?

– 50 долларына 3 мең долларлык товар... таләп итә!

– Таләп итмәдем, «хакын төшереп булмасмы», дидем, – яткан урынымда

сүзгә катышып, – ә ул биш бөртек энҗе алырга куша, 50 долларга...

– Кушарга хакыбыз юк, тәкъдим итүем хак.

– Сиңа ул 3 мең долларлык товар бик тә кирәк идеме?

– Кирәкмәсә, сайламас идем. Гаилә әгъзаларыннан тыш, ассистент

кызларым, редакция машинисткалары «бүләк» дип калдылар...

– Хакын белмичә сайладыңмы?

– Анда хакы күрсәтелмәгән ич...

– Мостафа, тутыр тәзкирәсен аванссыз.

– Анлык рәтем юк минем.

– Хызыр галәйһеәссәламнән бүләк булыр. Фирмабыз исәбенә дип үзем кул

куярмын, яз – аптырама, исәплә!

– Саналган, язылган, – диде кибетче.

– Кайткач, мине «Черек күлгә» чакыртып, иманымны суырсыннар өчен

юмартлык уены уйнавыгызмы? Кирәкми миңа ваххабистлар бүләге!

– Үз сүзлегең мактауга лаек булса да, ятып сөйләшүең татарларга хас түгел.

Басып сөйләш, хаҗи.

– Басып баш июемне көтсәгез, ялгышасыз.

– Урынында иелә дә белергә кирәк. Сыгылган сынмас. Тор, якыннанрак

танышыйк...

...Шунда мин, кыюланып, басмакчы идем, уң аягымның чәкән сөягенә нидер

булганлыгын тойдым: киселгән дә, кысылган да кебек авырта. Басарга бирми.

– Әллә сынган? – диде «Хызыр».

– Авыртуын гына тоям.

– Чакыр, Мостафа, үзебезнең табибны, карасын. Әнә бит күгәргән сыман

күренә.

– Сынган-тайганны мин үзем дә күп күргән, өч ел мал врачы булып казакъ

даласында күрмәгән калмады... кая, күрсәт авырткан төшен!

– Якын килмә! Куй сарыгы түгел мин сиңа!

...Шулай дигәндә йөзем-битем ачылып, «Хызыр» белән күзләребез очрашты.

– Менә сиңа «мә»! Син түгелме бу?! Ирлек дарулары ярдәм итмәгән, ахры,

тор, ятып сөйләшү ирләрне бизәми. Әллә мин очраткан хаҗи түгелме син?

– Түмгәккә абынып, имгәккә әверелдем.

– Абынып егылгач, түмгәкне сүкмиләр, хаҗи. Кая басканыңны карап

басарга кирәк иде. Чыга алмас чокырга төшсәң нишләрсең? Дәвалауны мин

үз өстемә алам!

– Миннән рөхсәтсезме?

– Син миңа кирәкле инсан булырга охшыйсың. Ишетәсеңме? Син – миңа,

мин сиңа кирәк!

– Әлегә һич тә сезне аңларга теләгем юк.

– Мостафа, күр – нәрсә ди бит!

– Татарлык! «Ыспай туңмас – калтырар».

– Аягын күр, дим мин сиңа. Тел һәммәбездә – пычак.

– Уколдан шешенә. Сыныгы чәкәндә, гипска катырмый төзәлмәс...

...Бу сөйләшүләрне мин уколдан соң, йокы аралаш ишетеп, аңлап яттым.

Сүзгә катнашасым килсә дә, дәшә алмадым. ...«Ашыгыч ярдәм» машинасында

докторлар килүен, алып китәргә «Хызыр»ның рөхсәт итмәвен, травматологны

кибеткә китертеп, аякны гипска катыруларын да, «Зәкәрия» фирмасы исәбенә

мин сайлаган нәрсәләрнең һәммәсен остаханәдә эшләтергә шартнамә төзелүен

дә, «бүләккә» дип «Хызыр»ның аңа кул куюын да, кунакханәгә кайтарылуымны

да аңлап яттым, сүзгә генә катыша алмадым. Ни булыр бу? Ник? Ни өчен

шундый кыйммәтле бүләк бирә ул? Уйларымның чиге юк...

Ә менә кайчан йокыга китүемне, күпме вакыт йоклавымны хәтерли

алмыйм...

50 данә мәрҗән белән 50 долларым янымда. «Хызыр» бүләк итәргә дигән

нәрсәләре юк. Димәк, заказ үтәлерлек әч көн узмаган. Кемнән сорарга? Чын

эшме бу? Сораргамы? Бәлки, болар барсы да безнең КГБ диктовкасы белән

эшләнәдер? Уендыр? Алай дисәң... мин кем инде алар өчен? Үз эшемнән

башканы белмәгән бер һөнәрман!.. Бәлки, шул һөнәрманлыгымнан тегеләр

файдаланырга планлаштыралардыр? «Тегеләр» дигәне кемнәр? «Хызыр»

группасымы? Бушлай вәгъдә ителгән бүләкләр җәтмәнең бер төре булса? Мең

сорауга бер җавабым юк.

Тәбедәге сырга алданган тычкан хәлендә каласы килми. «Хызыр»га

миннән ни кирәк? Ни бирә алам икән мин аңа? Киңәшләшер кешем юк, дисәм,

коридордан тавышлар ишетелде. Ишек янында ук сөйләшәләр. Бүлмәдәшләр

арасында «Хызыр» тавышы да таныла...

– Бер-береңне гафу итә белү мөһим. Көлдермик милләтебездән. Бердәмлек

кирәк.

– Ул көлдерде! Ул! Ул хур итте...

...Диалогларда кемнәр катнашуын аерып таный башладым:

М ә х м ү т : ...Безнең татарлыктан башка уртаклык юк... Аның белән дә,

сезнең белән дә.

« Х ы з ы р » : Телебез, моңыбыз, йолаларыбыз бер, нәзарәтебез уртак.

Сайлаган мөфтиебез уртак.

Х ә й д ә р : Юлламаны башка мөфтияттән алган ул. Җавап шул мөфтияткә

җибәрелергә тиеш.

М ә х м ү т : Җавапка лаек дип табылса...

 

...Алты кеше күтәргән носилкада кара ташны әйләнгәнемне дә,

күргәннәремне дә хәтерләмим. Кеше диңгезеннән һәм кулымдагы догалыктан

башка күземә берни чалынмады. Һәр аять үз урынында укылса гына кабул

ителгәнлектән, шактый тырышырга туры килде.

Носильщикларга кем утырса да, аны тиз-тиз кара таш тирәли әйләндереп,

чираттагы хаҗины утыртып чабу мөһим.

Носилкада утырган кеше йолаларны дөрес үтиме-юкмы – аларга барыбер.

Акчасы түләнгән, сатулашып торасы юк. Тиз дә – тиз, түз дә – түз! Ә менә

хаҗиның хәле хәл: кайсы әйләнештә кайсы доганы укуны бутамаска кирәк...

...Әйләнешләренә тәңгәл килгәндерме, юкмы, язылганнарның һәммәсен

укырга тырыштым. Носилкадан төшкәндә, өч догам артып калган иде әле,

аларын сәгыйга күчкәндә юлда укыдым.

....Җан тынычлыгымны, кунакханәгә кайтарылгач, Хәйдәр хәзрәт белән

Мәхмүт абый бозды.

– Күрдек, күрдек! – диде Мәхмүт абый. – Шулайдыр дигән идек, шулай

булып чыкты.

– «Шулай»ны аңламадым.

– Күп гөнаһларыбыз әнә шул аңламый кылган гамәлләребездән килә, – дип

сүзгә катышты Хәйдәр хәзрәт.

– Нинди гөнаһ?

– Күрдек без синең сиртмәле бишеккә утырып кәгъбә әйләнүеңне.

Ваххабист дусларыңны да күрдек... Әллә ни кәттәләр түгелләр икән үзләре...

янып торса да күзләре. ...Әйе.

– Озатучы шәкертләрне әйтәсезме?

– Шәкерт кыяфәтенә кереп аздыручы иблисләрне әйтү.

– Хата җибәрелгән булса, кабат ялгышмас өчен минем хәзер үк беләсем килә...

– Таваф кылучы буларак ридаэның уртасы уң кул астында, очларын

сул җилкәңә салып, тавафтан соң элеккечә кияргә тиеш идең – берсен дә

эшләмәдең... Карап тордык... Бинокль аша. Беренче өч әйләнүдән соң раммүл

кылмадың...

– Анысы ни тагы?

– Тиз адымнар белән әйләнү...

– Носильщиклар болай да гел йөгереп әйләнделәр...

– Тышаулары телеңдә бит, тыярга иде!..

– Алар кайда кызу, кайда акрын баруны үзебез беләбез, диделәр.

– Кара ташка якынаюга, аңа кулыңны тигезеп, сәлам бирергә тиеш булсаң

да, тидермәдең, сәламләмәдең.

– Буем җитмәде!

– Уең җитмәде...

– Үзебезнең республикада мәгълүм кеше буларак, сине кисәтми дә кала

алмыйбыз: иганә-спонсорлык вәгъдә итепме, бүләк бирепме – сиңа монда

елышырга теләүчеләр табылыр. Начармы, яхшымы, каләмең бар. Йомшак

агачны корт басар, ди... Имәнне дә корт төшеп корыта. Шәкертләр хезмәте дә,

носильщиклар да корт төшү ул. Хәйлә! Тозак!

– Мине сакларга тырышуыгызга рәхмәт. Тик... юкка борчыласыз.

– Илгә кайтасыны онытмыйк...

 

2 БҮЛЕК

Васыять

 

Маҗаралар-могҗизалар күп очраган Зәкәрия атлы татарның үзенә дә.

Ачтан үлми калуын иң мөһим могҗизалардан дип саный ул һәм... сөйли:

– Мин 1925 елның 22 апрелендә (Ленин һәм Чарли Чаплин да шул көнне

туган, имеш) Татарстанның Красный Бор районы Бүләк авылындагы землянкада

туганмын, – дип ерактан башлый ул. Мин бүлдермәскә тырышам. – Олы

Баржыдан яңа җирләр «әрчер» өчен күчеп килгән халык, колхозлашу кыямәте

башлангач, кабат урын алыштыра; бу юлы Иж елгасына коя торган Көтмәс елгасы

буена – Югары Баржы дигән яңа оешып килүче авылга күченәләр...

...Безнең әткәй монда кузнец Сашка абзыйның ярдәмчесе булып эшли башлый.

Агач эшенә осталыгы аны шәһәргә этәрә. Казанда ачылачак танкистлар мәктәбенә

элеккеге драгун полкары биләгән казармаларны сипләп биналар корырга балта

осталары җыялар, акчасын нимесләр бирә, хакны әйбәт түләячәкләр икән, дигән

хәбәр әткәйләрне тагын кубарга җилкендерә, дядя Саша белән китәләр болар. Кар

яугач, безне дә кайтып алдылар. Күпмедер вакыт гаиләләребез белән, калай мич

ягып, такта сарайда яшәдек, Яңа елга кирпеч баракларга күчерделәр...

...Әткәйнең эш урынына ашау илтергә барганда, миңа, чын нимесләрне

 күреп, сөйләшүләрен дә ишетергә туры килде. Алар анда, әткәй әйтүенчә,

укыйлар да, укыталар да икән...

...Соңыннан үзебезгә каршы сугышачак танкистларны үзебез үк әзерләгәнбез

булып чыга. Төзелештә дә эшлиләр иде алар, ял көннәрендә танышларына

чәйгә дә баргалыйлар иде. Үзем шаһит.

Якшәмбе кичләрендә бакыр чәчле нимес егете әткәйгә ияреп безгә дә

кайткалады. Сарымсаклы колбасаның тәмен шул нимес кулыннан алып

татыдым. Исе һаман борынымда. Ничәнче килүендә булгандыр – шул бакыр

чәчле нимес әткәйгә, сер итеп, Гудериан килүенме, әллә киләчәгенме әйткән.

Яңа «телогрейка» дигән сырма алуын әткәйнең шуңа бәйләп сөйләгәне хәтердә.

Курсантның, безгә килеп, барактагы кер кайнату бүлмәсендә дядя Сашаның

кызы тётя Люда белән кунып калуын үзем күрдем. Күргән саен бер папирос биреп,

«тсс» ди иде ул миңа. Миннән сүз чыкмаса да, 43нче елны Сослангер лагеренда

ятканда, Казан танк школасында нимесләрнең утыз танкисты укып чыкканлыгын,

кайберләреннән бала калганлыгын солдатлар сүгенеп сөйлиләр иде.

Берсенең, хәтта үз-үзенә ачу белән: «Мин аны саклап, күзенә карарга да

оялып йөрсәм, аңа нимес курсанты чүпрә салырга өлгергән; озатырга баласын

күтәреп килгән, каһәр. Көтәрмен дип калды. Ышанмасам да, яратам бит шул

кәнтәйне», – дип елый-елый хат язып утыруы хәтердә. Исән-сау әйләнеп

кайтып күрешә алдылар микән?

...Шулай, нимесләр хакында сүз күп булды. Бездә генә түгел – башка

шәһәрләрдә дә укытканнар аларны.

Версаль договоры буенча Германиягә кораллану да, хәрби һөнәр ияләре

әзерләү дә тыелганлыктан, нимесләр урау юлны такырайткан.

Мәсьәләнең ул якларына кереп тормыйм, керсәң, чыгып булмас...

Ничәнче елның кайсы аенда булгандыр, нимес курсантлары кинәт кенә

Казаннан китеп, күпмедер ара вакыт узгач, тётя Люда нәкъ папирос бирүчегә

охшаган бакыр чәчле малай таба. Аны Иж буендагы Балтач больницасында

тудырып, Петропавел авылындагы әбиләрендә өч ай буе беркемгә хәбәр итми

ятканлыгын соңыннан белдек.

«Никахсыз туган бала» диптер инде, тётя Лида малайга таныклык яздыру

артыннан йөрми. Нимесеннән хат көтеп яши. Ә хат юк та юк... тётя Люданың

кулында Балтач больницасы биргән белешмә язуы белән нимес биреп

калдырган фотокарточка да алтын балдак кына. Ул балдак кайсы бармагына

кисә дә, шуып төшкәнен үзем күрдем.

Никахсыз туган булса да, исемсез яшәп булмый, малайга, атасы әйткән

буенча, Генрих дип исем кушалар. Ә без аны «Гәрәй» дип йөри идек. Малайга

өч яшь булганда, авылдагы әбисе килеп, чиркәүгә алып барганын хәтерлим;

ниместән туган бала икәнен әйткәч, поп курыккан; чукындырырга католиклар

чиркәвенә алып барырга кушкан. Әбисе киткәч йөрүче булмады, «Гәрәй»

булып калды «Рыжик» кушаматлы малай.

Атасы бу вакытларда, мөгаен, танкка утырып, Польша җирләрен үзләштерү

белән мәшгуль булгандыр... Белеп әйтүем түгел. Килгән бердәнбер хаты

Польшадан иде. Соңыннан аны милиция килеп алган.

...1937 елда әткәйләр Яңа заводка кузнец эшенә күчә. Дядя Саша белән

аның кызы тётя Люда да шул ук заводның бер үк цехында эшлиләр. Эше авыр

булса да, ашау әйбәт, дип сөйләнүләре исемдә.

...38 нче елга күчкәч, завод складларында янгын чыгып, чит илдән

кайтартылган җиһазлар яна.

...Ут чыгуның сәбәбен ачыклыйсы урында, «Кем гаепле?» дигән сорауга

җавап эзләп, безнең әткәйләр эшләгән цех эшчеләрен гаеплиләр. Янгын, имеш,

«кузнечныйдан» башланган. Алар, «кулга алынып, хөкем ителергә тиешле!»

Аларга «нимес шпионнары» дигән тамга салына. Тикшерү эшләре 41нче елның

июленә кадәр бара... Ничәдер эшчене мәҗбүри эшкә, җиде кешене төрмәгә

утыртырга, өч кешене атарга дигән хөкем чыгарыла.

Кызы белән дядя Саша һәм безнең әткәй кайсы төркемгә кертелгәнен

әйтмәгәннәр...

...Баштарак аларны янгын сүндергәндә янганнар, больницада дәваланып,

хәлләнгәч, хөкем итәчәкләр, диделәр. Хәбәр ялган булды. Хөкем карарын

алардан башка гына чыгарганнар, күрәсең.

...Рөхсәт ителеп, соңгы очрашуга баргач, тётя Люда безнең әнкәйгә алтын

балдагы белән, Гәрәй тугач, Балтачта бирелгән язуны кайда яшергәнен әйтә;

«эшнең» ни булып бетәсен белмәгәч, алтын балдакны сатып, азык-төлек

алырга, малаена өс киеме тектерергә куша. Әнкәй балдакны сатмый, саклый.

Кием-салымны миннән калганнарны ямаштырып бирә.

Мине сугышка алганчы, ягъни, 43 нче елның 5 августына кадәр Гәрәй бездә

яшәде. Мин китеп, кыш җиткәч, әнкәй аны анасыннан калган нәрсәләре белән

бергә Шаршада балалар йортына илтеп тапшыра. «Нәрсәләрен» тәрбияче кул

куеп ала. Малайны, бабасының исеме Александр булудан, «Искәндәров», атасы

Роммельдән чыгып, «Рамилевич» дип яздыра әнкәй. Исеме «Гәрәй» кала...

...Шушы хәбәрләр язылган хат миңа әнкәйдән килгән соңгы хат булды.

...Сослангерда, фронтка җибәрелүемне көтеп, ачлыкка чыныгып ятканда,

әнкәем мәрхүмә булган. «Старшина» дигән явыз шуны миңа поездга төялгәндә

генә әйтте; имеш, кызганган, әйтмәгән, борчыйсы килмәгән.

...«Фронтка» дип җибәрсәләр дә, чын сугышны күрмәдем мин: ФЗОда

тимерчелек һөнәрен үзләштереп, заводта эшли генә башлавымны әйттемме

икән – беренче эш хакымны да алмаган идем. Безне ватык коралларны төзәтү

заводына җибәрделәр, мылтык урынына чүкеч тоттырдылар. Озак барылды.

Бер поезддан икенчесенә күчерәләр. Күбрәк төнлә барылды. Әледән-әле

бомбага тоталар. Хәтәрнең хәтәре нәрсә дисәләр – безнең юл булгандыр.

Озак барылса да, һәр юлның ахыры була. Килеп җитүебезне әйттеләр. Кайда

җитүебезне белмәдек. Ниндидер вагон эченә көйләнгән душта суык су белән

юындырып, «комбинезон» дигән чалбар бирделәр, кулга тимер кисү кайчысы

тоттырдылар, тимер юл буена утыртылган баганаларга киртә сузып, каяндыр

куптарылган иске калай белән түбә ябарга куштылар...

Сугыш техникасын төзәтү заводы шушы булыр, диделәр. Ышанып бетмәсәк

тә, шат идек. Ут эченә керүгә караганда, түбә астында тынычрак булыр дип

уйладык. Теләсә ни булсын – эше белән ашы гына булсын, янәсе.

Тик бу тормыш озакка сузылмады. Белоруссия азат, Польшада хакимият

башка, дигән хәбәр таралды. Күченергә тиешбез, диделәр. Командировкага

әзерләнергә куштылар. Без – һәрчак, һәрнәрсәгә әзер пионердан азган

солдатлар – Белоруссиянең көнбатыш чигендәме, Польша җирендәме бер

узловая станциягә килеп төштек. Төн булса да, күреп була – ватык танкларны

җыеп вагоннарга төягәннәр, озатырга өлгермәгәннәр. Кемнәрнеке булуын

сорар кеше юк. Сораганда да җавап булмаячак. Күп белүче бер ефрейтор

сөйләвенчә, командование ватык техниканы СССР юлларыннан узарлык

вагоннарга күчереп, Уралга озату бурычын куйган икән. Без шул бурычны үтәр

өчен монда ятабыз икән. Юлларның күбесе җимерек, төзәтелүе вакытлыча.

Пулялар сызгыруы ишетелмәгәч, шыңшымый түзәбез, краннар килүен

көтәбез. Бер вагоннан икенчесенә күчеп утырулары белән санаганда, айдан

артык яттык, исләндек, бетләдек. «Подножный корм» белән, ягъни сорашып

туенабыз.

Беркөн кемдер ашханә «табып» кайткан. Чүплегенә бәрәңге кабыклары,

черегән кишер, кәбестә яфраклары чыгарып ташлаганнар, ди. Кайнар суда

шуларны пешекләп, атна буе ашказанын алдадык.

Бер төнне күктә бихисап күп самолётлар очып тормышыбызга үзгәреш

кертте, гражданский киемле берәү килде дә, русчалатып:

– Среди вас есть татары? – диде.

Үзем җавап бирмәдем. Башкалар миңа таба карагач, гражданский: «Пошли»,

диде. Теләсәм дә, теләмәсәм дә, ни буласын белмичә иярдем. Ун-унбиш

минуттан иң кырый юлда торган составның сакчылар вагонына кертте дә бу:

«Тут будешь ожидать», – дип чыгып китте.

Вагонда миннән тыш тагы алты кеше утыра иде. Буш консерва банкалары

аунап ятудан монда ашау бирәләр икән дигән уй хәл кертеп җибәрде.

«Исәнмесез, саумысез!» – дидем үзебезчә.

...Җавап бирү урынына алтының берсе миңа урын күрсәтте дә: «Сядь!» –

диде.

Бер-беребезгә ияләшә төшкәч, шуны аңладым: көнгә бер мәртәбә ашау бирелә

икән, аны тәүлеккә җиткезергә кирәк икән. «Кем бирә, кайчан төяп, Уралга

җибәрәләр, кебек сорауларга җавап юк. Бер-беребезне сыныйбыз, көтәбез.

Кай көннәрдә эт өргән, нимесчә кычкырган тавышлар ишетелгәч, әллә

фронт шулай якында гынамы икән, дигән уй килеп, әсир төшү ихтималыннан

куркып куям.

Атна тула дигәндә, безне тагы аердылар да, китәсе вагонга дип, күчереп

утырттылар. Ашык-пошык, шым гына, төнлә.

Бу юлы юлдашларымның берсе урысча белгән поляк, икенчесе полякча

белгән белорус иде. Киемнәре безнекечә түгел. Ничек сорарга белми аптырап

утырдым-утырдым да тәвәккәлләдем:

– Сез солдатлармы, әллә тимер юл хезмәткәрләреме?

– Икесе дә, – диде берсе русча. Сөйләшү русча барды.

Икенчесе:

– Сиңа кайсы кирәк? – диде, бераз тын утыргач.

– Миңа иптәш кирәк! – дигән булдым, битараф күренергә тырышып.

Шул җавабымнан соң, кыюланып, снаряд кыйпылчыклары тишкәләгән

«тәрәзәчекләрнең» берсеннән тышка карасам, параллель юлдагы вагоннарның

кайбер язулары акбур белән нимесчә язылган; юлның теге ягында кранлы вагон

узып-узып киткәли. Төяү-күчерү эше бара, димәк. Тик ни өчен нимесчә язулы

вагоннарга төйиләр?

Әллә әсир ителдекме, дигән сорау-шик туса да, коралсыз кешене әсир

итмәсләр дип, тынычланырга тырышам. Вагоннар арасында бәйләнеш юк,

ишекләр тыштан бикле.

Юлдашларымның өс киемнәре погонсыз. Димәк, әсирмен дип борчылыр

нигез юк. Ә кем соң без?

– Где мы находимся? – дигән булдым.

– В плацкартном вагоне польского поезда.

– Куда едем?

– По-моему, в Гданьск. 

– Не на завод разве?

– На завод, только Польский завод.

– А почему нас так мало?

– Мы обменные, – диде берсе.

Ишек йозагын ачкан тавышка сөйләшүебез бүленде.

Моңа кадәр күрмәгән формалы офицер керде. Сакчысы тышта калды.

– Как вы попали в этот броньвагон?

– По приказу майора, – диде белорус.

– Какие у вас имеются документы?

– Он забрал себе.

– Вы перебежчики или пленные?

– Да, мы перебежчики! – диде Польша татары, белорус та ризалашып баш

какты.

– А я не перебежчик, я солдат, – дидем мин.

– Пленный, значит, оттуда, ихний...

– Я совсем не воевал, я – кузнец!

– Значит, перебежчик!

– Как то есть, перебежчик? Я никуда не бежал... Меня украли, потому что

я не знаю... как я попал сюда и где я?

– Разберёмся... разберутся...

Платформага төшкәч, офицер мине этле сакчысына тапшырды да паровоз

машинистына таба юнәлде. Бераздан кемнедер ияртеп, составны саклаучылар

вагонына керде. Анда сүзнең безнең турыда барганлыгы бәхәссез булса

да, бәхәснең ни турыда баруы минем өчен әле һаман да сер иде. Ничә ел

бергә эшләп, бергә яшәп, бер максатка омтылсак та, Ян Роммель бу серне

чишмәде. Кемнедер сатасы килмәдеме, антын бозудан курыктымы – минем

аның карамагына ничек килеп эләгүем турында сүз чыгарудан качты. Сүзне

мин чыгарсам, бик тиз үзгәрттерә иде. Соңрак чын әсирләр белән очрашып,

сөйләшкәнем булды. Аларның кайсы үзе теләп бирелгән, кайсын урлаганнар,

кайсы җиңелүдән эләккән. Мин андыйларның берсенә дә кермим.

...Сакчылар вагонында озак сөйләштеләр. Мине саклап торучының эте,

ияләшеп, миңа койрыгын болгый башласа да, светофорда сары ут кабынганчы,

офицер чыкмады. Сары ут кабынгач, башта машинист күренде. Аннары

офицер, мине тәрәзәсез вагонга кайтарып, кулыма номерлы калай тоттырды

да тыштан ишекне бикләде...

...Хәзер аңлавымча, бу миннән «ирекле перебежчик» ясау процедурасы

булгандыр, дип уйлыйм.

Иске танышларым янында яңа сыйфатта калгач, алар миннән сагаялар иде.

Совет җиреннән төялгән техника калдыклары Польша җирендә! Кем кемне

кемгә саткан? Кем алган – шайтан белсен...

Ничә көн барылгандыр – самолётлар гөрелтесе аралаш бомбалар шартлавы

– вакыт узуны да, көн исәбен алып баруны да оныттырды, көн белән төнне

бутарлык хәлгә китерде.

Тынлык урнашкан араларда бер-беребезнең исәнме, түгелме икәнлеген

генә тикшергәлибез.

Бердәнбер көнне, өчебезне дә таң калдырып, тукталганны... тойдык.

Польша татары «тәрәзәгә» капланды. Кайдан танып әйткәндер: «Гданьск!»

– диде дә урынына ауды... Ул шат иде. ...Тишектән карау чираты белорус

перебежчигына җитте. Ул диңгез портына тукталуыбызны аңлатырга тырышты.

Минем өчен кайда тукталсак та барыбер иде. Чөнки мин ни булса да, кайчан

булса да качарга тиеш! Уемда шул гына.

...Өч ай чамасы порт мастерскойларында эшләткәч, 1945 елга чыгуга, безне

төрле марка ватык танк моторлары төялгән үзйөрешле баржаларның берсенә

кертеп бикләделәр дә аерым әмер көтәргә куштылар.

...Белорус егетен рулевой рубкасына, Польша татары белән мине трюмга

яптылар.

...Безне «самоходкага» озатучы капрал «поляк-татарның» «рус-татарга»

командир булачагын аңлатырга маташты. Шунда гына мин ерак милләттәшнең

исемен белдем: Самуэль Конапацкий икән.

Мин: «Сәмигулламы»? – дигәч: «Может быть, – диде дә, – инженерстроитель!» – дип куйды. Ягъни, монда төялгән моторларга да, самоходкага да

катнашы юк. Капрал чыгып китүгә, баржабыз нык селкенә башлады. Димәк,

кузгалабыз. Баржаның баруыннан туктаганлыгын аеруы кыен: тибрәтә дә

селкенә, чөя дә коега ташлаган кебек итә.

Баштарак күңел болганып җәфаландык. «Качкага» күнә төшкәч, «Provizia» дигән язулы мичкәләргә күз төште. Алар җидәү иде. Икесендә тозланган

дуңгыз мае – сало, өчесендә кукуруз, он, томат пастасы. Алтынчысында тоз,

җиденчесендә селёдка иде. Эшләнү урыннары белән еллары язылган: «1914».

«Киль», «Росток».

Сәмигулла портта торганда, тутыгып беткән ватык кораблар трюмыннан

мичкәләр тәгәрәтеп чыгарганнарын шәйләгән икән. Ашханә кухнясында да

шундый ук әллә кайчангы сугыш «трофейлары» барлыгын белгән. Күрәсең,

корабльләре төзәтә алмаслык сафтан чыккандыр да, эчендә калган нәрсәләре

безне көткәндер. Бозылганга охшамаганнар, нимесләр һәрнәрсәне сыйфатлы

ясыйлар, диде Самуэль-Сәмигулла, күзгә чалынган нәрсәләрне карап йөри-йөри. Зур су мичкәсе янындагы тимер өстәлдә ике котелок, ике кашык күреп

безне озак яткызачакларын аңладык. Күтәртү чыгырлары, домкратлар, төрле

чүкеч-сандаллар, игәү, пычкы, ачкычларның аунап ятуы – бу дәлилләрне

раслый иде. Димәк, эш урыныбыз да, йокы да, ашау да шушында булачак.

Озаккамы? Кемгә буйсынабыз? Фаразлауларны бүлдереп, түшәмгә эленгән

электр лампасы кабынды, бортка беркетелгән репродуктор телгә килде.

Өзек-өзек ишетелгән әмердән аңлаганын Самуэль-Сәмигулла тәрҗемә итте:

трюмдагы ватык моторларның төзек запчастьларын сүтеп, яшел әрҗәләргә,

ватыкларын сарыларына тутырырга тиешбез икән. Экипаж белән бәйләнеш һәр

көн иртәнге алтыда, кичен – тугызда. Ачлыктан организмнар какшаганлыктан

бик аз ашарга кирәк икән... Йокы ирекле.

...Кинәт кабынган ут кинәт сүнде дә. Ни өчен? Кем сүндерде? Тынлык.

Трюмның без бикләнгән бүлемендә бер генә тәрәзәсе бар. Алай-болай «ЧП»

булса, ватып чыгарга кеше сыярлык шул яктылык чыганагын вакыт-вакыт

су каплый, дөм караңгы булып кала. Башка яктылык чыганагы юк. Шундый

шартларда ничек эшләргә дә, ничек яшәргә? Шунысын да әйтеп узу кирәктер:

кеше күзе, караңгыга ияләшеп, бәрелешмәслек микъдарда күрә икән! Фән

ничек аңлатадыр моны – безнең шартларда бу могҗизаны диңгез суы аша

үткән яктылыктан булгандыр дип уйладык.

Азмы-күпме кукуруз капкалап, кушканны тыңлап, сүтү-җимерү эшләре

белән дә шөгыльләндек.

Янгыннан саклану өченме, әллә суык чакта радиаторларны каплар өченме

куелган киез кисәкләре табып, ятар урын әзерләдек. Сәгатьне йокыга карап

билгелибез. Көн белән төн кушылды. Утсыз яшәү – яшәү түгел, дуңгыз маеннан

шәм ясау фикеренә килдек.

Тик аны ничек кабызырга? Шырпыбыз юк.

Вахта кнопкасына басабыз – җавап сигналы эшләми. Тимергә тимер бәреп

чаң сугабыз – тынлык.

Ә диңгездә дә, һавада да сугыш. Әле тегендә, әле монда шартлау, ухылдау,

самолёт гөрелтеләре.

Үлем безнең белән «уйнаган» шундый бер мизгелдә мин, шырпысы юкта,

әткәйнең Югары Баржы тимерчелегендә эшләгәндә, ничек итеп учак кабызуын

күзалладым: кадак кебек очлы тырма тешен алыр иде дә, сандалга салып,

уттай кызарганчы чүкер иде, кызган тимерне әзерләп куйган чүбек өеменә

төртер иде. Чүбектәге ут күмергә, күмердән чырага күчеп, учак кабыныр иде.

...Чүбек таба алмый зиңкедек. Ахырда гимнастёрка җиңен ертып, аны

мамык иткәнче тишкәләп, озын бер болтны чүкергә керештек. Мин дә сугам,

Самуэль да суга. Коткарды гимнастёрка җиңе! Кабынды учагыбыз. Тик өскә

кигән гимнастёрканың бер җиңе юк иде инде.

Үз утыбыз булу минем абруемны Самуэль каршында бермә-бер күтәрде.

Күбрәк очракта, русча сүзләрне белүебез җитмәгәндә, ымлыклар белән

аңлашсак та, бер көнне, әллә төн идеме, мин аның ниндидер татар көен

«шыңшып» утыруын ишеттем. Ашаудан соң битен сыйпап куюыннан ислам

динен тотучы булуына да ышандым. Телне белми, ә йолаларны белә.

Көнне төннән аеру мөмкинлегебез булмагач, тәрәзәдән яктылык күренүне

яңа көн тууга тиңлибез. Тәүлектә егерме дүрт сәгать булса, безнең тәүлек ике

яисә дүрт сәгать кенә булуы да, кырык ике сәгатькә сузылуы да ихтимал. Вакыт

узуны ашыйсы килүдән чыгып санар идек тә – ашыйсы килмәгән чак юк.

Бермәл тәрәзәдә яктылык чагылуны яңа көн тууга санап: «Бүген минем

кызымның туган көне – бәйрәм итәбез!» – ди командирым Самуэль.

Шунда ук ул муенына таккан күн бөтүен ачып, кечкенә фотосурәт чыгара...

Аның гаиләсе белән төшкән фото иде ул.

– Син бүген кайсы көн икәнен каян беләсең? – дим мин моңа.

– Җаным белән тоям, биологик сәгатемне тыңлыйм. Вакыты җитте: бәйрәм

булгач, бәйрәм. Ниһаять, мул итеп сало салып кукуруз боткасы пешерәбез!

– Безнең организмнар ачлыктан нык какшаган. Рационны акрынлап кына

арттыру тиешлекне беләбез... ярармы?

– Бүген бәйрәм көн булуын да беләбез... Аннары: без организмга буйсынырга

тиешме, организм безгәме? Бәйрәмне бозма! Ниһаять, мин үз илемдә! Аны да

бәйрәм итәрбез.

– Без әле диңгездәге йомычка хәлендә: кая йөзүебезне дә белмибез!

– Киләчәккә йөзәбез!

– Күрәчәккә булмасын, – дидем мин, Самуэльне тынычландыру өчен

генә. Әмма ул, хыяллары белән рухланып – комарланып сало мичкәсен дә,

селёдканы да каерып ачып, мул итеп ризыклар чыгарды; томат пастасын

сыеклап, эчемлек ясады, котелокларның берсен үзенә, икенчесен миңа куйды.

Аннары, күкрәгендәге бөтүен тотып үзенчә нидер әйтте дә, котелоктагы

сыекчаны эчеп тә җибәрде, комсызланып селёдка ашады, селёдкадан соң зур

кисәк салога тотынды.

Барсын да яхшыга гына юрап, карап торуымны күргәч:

– Нигә эчмисең? – диде ул миңа.

– Мөселманнарга эчү гөнаһ, – дидем мин, котелогымны этеп.

Ул бераз уйланып торгач, анысын да эчә башлады, чәчәде, әмма түкмәде,

тагы салога тотынды. Эчә дә сало ашый, ашый да укшыган кебек итенә.

Боларны күреп тору бик авыр булгач, мин кукуруз куырырга калай кисәге

эзлим дип, табыннан читләштем. Җирәнүем дә булгандыр.

...Агызып алу җаен тапсаң, кайбер моторларда машина мае калган иде. Җае

да, мич ясарлык торба кисәге дә, калай да табылды. Күпме вакыт узгандыр –

табын янына килсәм, Самуэль, балык мичкәсенә сөялеп, коса алмый интегә.

Нидер ярамаган ахры, тамагына бармагын да тыгып карый – «ах-ух» итә,

укшый, берни чыкмый...

– Ни булды? – дидем. Ярдәм итә алмасам да, ярдәмгә әзерлегемне күрсәтәм.

Ул башын күтәрми генә, үзенчә нидер мыгырдап, котелокка күрсәтте. Артыкка

киткән дип әйтүе булгандыр. Ә минем уемны «агуланмадымы икән?» дигән

шик кистереп узды. Самуэль кинәт калтырана, дерелди башлады, җыерылып,

пружинадай кысылды шикелле... Нишләргә белми карап торуымны күреп:

«Яткыр!» – диде. Коса-нитә калса, чәчәп буылмасынга, капландырып яткыздым

да өстенә ябарга брезент кисәген алырга киттем. Аны табып килсәм, Самуэлем

чалкан яткан, нидер сөйли, күзләре йомык.

Русчасы, полякчасы катнаш телдә сөйләнеп ятканының хәтеремдә сакланган

эчтәлеге васыятькә тиң иде. Ул Белосток воеводасының Сокульск янындагы

татар авылыннан икән. Балачактан кулы гарип булганлыктан, хәрби хезмәткә

соң алынуын, мобилизацияләнеп, частька килеп урнашкач та әсирлеккә

эләгүен, анда поляк корпусына язылып, күп хурлыклар кичергәннән соң, әйбәт

кешеләр тырышлыгында качуга ирешкәч, монда килеп эләгүен вак-төягенә

чаклы төшереп калдырмыйча сөйләде дә тынып калды. Арып йокыга китте

дип уйлап, брезент кисәге белән өстен ябып, кукурузымны карарга киттем. Ул

янып күмергә әйләнгән иде. Төтеннән котылырга төннек эзләп карыйм – таба

алмыйм; аннары калайга яңа порция кукуруз салып куырдым да Самуэльне

сыйларга янына килдем: күзләре йомык. Йоклый икән дип, тагы капландырып

яткызмакчы булдым. Бу юлы, гәүдәсе, ничектер, авыр тоелды. Күз кабагын

ачып карасам – күзенә кан сауган. Тәне җылы. Икенче күзен дә карадым. Битенә

суккаладым – уянмый. Авызын ачып карыйм – телен тешләгән, сулышы юк.

Үлгән дияргә – күзләре йомык. Үлгән кешенең күзләре ачык калуы турында

ишеткәнем бар иде. Селкетеп, уянырга кушып кычкырам – мәгънә юк.

Вахта кнопкасына басып карыйм – тынлык; кулга, күзгә эләккәннәргә

суккалап, чаң сугам – тынлык. Әллә рубкадагылар үлгәнме? Самолётлар очкан,

шартлаган тавышларның якында ишетелгән берсендә самоходкабыз сикереп

куйгандай булды булуын, әмма без аны сизмәгән, белмәгәнгә сабышып, үз

эшебездә булдык. Тагы Самуэль янына килдем. Күз кабакларын ничек ачкан

булсам, шулай ята. Үлгәндер дип уйларга куркып утырам янында... Тыны юк...

...Күпме утырылгандыр, кинәт: аны нишләтергә, дигән сорау туды. Шул

сорауга җавап табалмыйча күпме вакыт узгандыр, сары ящикның зурысына

салып, брезент белән каплау дөрес булыр дигән фикер туды. Шулай эшләдем

дә, «табутны» «тигр» моторы артына шудырып, брезент белән каплап та

куйдым. Командирым «җирләнде». Мин, үземә-үзем командир булып калгач,

әллә нервлар какшаудан, әллә ашамаудан – үз үлчәмем белән өч көн, өч төн

рәттән йоклаганмын...

...Көн исәбен югалтканлыктан, мәет янында күпме вакыт, ничек яшәвемне

хәтерлисем дә, сөйлисем дә килми. Минеке белән чагыштырганда, Робинзон

Крузо күргән-кичергәннәр – курчак уены.

...Шунысын әйтеп узу кирәктер: мине чамасын белеп кенә кукуруз боткасы

ашау коткарды. Беренче бөтендөнья сугышы чорында тозланган шпикны

кайнатып, шулпасын түгә идем дә, аны тагы бер кат пешергәч кенә, турап,

боткага сала идем. Томат пастасын да озак кайнаткач кына файдаландым.

Мөгаен, шуңадыр, агуланмадым, ачыгу чиреннән дә терелдем.

Машина маен күп яндыру баш сызлауга сәбәп булган. Трюмга тулган сөремнән

котылыр өчен, домкрат белән түшәмне, ягъни палуба идәнен тишүгә ирештем.

Трюм һавасы күзгә күренеп сафлангач, тән хәрәкәтләнү сорый башлады.

Трюмнардан трюмнарга күчеп, эзләнәм дә уйланам, уйланам да качу планнары

корам.

Монда төрле двигатель моторлары белән бергә кайбер танкларның

кабиналарын бөтен килеш төягәннәр иде. Приборлары өчендер инде, минем

хәлдәге кыргыйга әверелгән кешене кызыксындырырлык нәрсәләр очрамаса

да, төзегрәк сакланган нимес танкының әсбаплары «оясында» кырыну станогы,

язу белән тулы блокнот, баласын кочкан хатын сурәте белән карандаш кисәге

таптым. Шикләнсәм дә, алдым аларны. Кырыну станогын, көзгем булмаса да,

шунда ук эшкә җиктем. Блокноттагы буш калган битләрнең дә кирәге чыкты:

шул тапкан көннән алып, булганнарны «теркәп» бара башладым. Әгәр мине

тере килеш тапсалар, табылу көненнән кирегә таба санап, чама белән күпме

гомер бу зинданда яшәүне исәпләп чыгарырга булыр, дип уйладым...

...Һәм бик дөрес уйлаганмын: табышлы булуыма утыз өч көн дигәндә, трюм

тәрәзәсеннән корабль күреп, гудок тавышы ишеттем. Гаваньга керергә рөхсәт

соравыдыр, дип фаразладым...

Бу, чынлап та, безнең баржаларның каядыр килеп җитүе иде. Кайда? Ник

килдек? Бу сорауларга җавап тукталуыбызның өченче иртәсендә булды:

«Засниц» дигән порт-шәһәрдә икәнбез. Германиядә. Кемнән белдемме?

...Синең белән танышлыкны ныгытуым да, ерактан башлап бәйнә-бәйнә

сөйләвем дә шул кешегә рәхмәтле булудан. Аның васыятен үтәргә тырышудан...

Люк ачылып, палубага чакырган әмер бирүче – Казан танк училищесы

курсанты Ян Роммаль – тётя Люданың никахсыз ире – Гәрәйнең әтисе иде.

– Кая икенчегез? – диде ул русча. Ә мин көтелмәгән бу очрашудан

тораташтай катып калдым.

Мин һаман сүз таба алмыйм.

– Син мине таныйсыңдыр бит.

– Мине әсир итүче нимес офицеры син.

– Шуннан?

– Әсир төшмәс өчен Совет солдаты йә үзе үләргә, йә әсир итүчене үтерергә тиеш...

– Ник үтермисең?

– Башта беләсе иде: мин ничек монда? Ник монда?

– Син минем улым белән аның анасы хакындагы дөреслекне белүче. Ягъни,

миңа бик кыйммәткә төшкән шаһит син.

– Трофей диген...

– Сугыш әле бетмәгән. Әмма Германиянең җиңеләчәге бәхәссез. Һәммәбез

трофей. Минем белән ни булса да, кайда гына булсам да, мин сине ташламаячакмын.

...Сөйләшү-аңлашу бик озакка сузылмаса да, күп сорауларга ачыклык

кертте: ул, танкта янып, әсир төшкәч, Казанда укыгандагы танышы ярдәмендә

кача алган; абруйлы фамилиясе каршылыкларсыз яңа хезмәткә урнаштырган;

ничә хат язса да, Казаннан хәбәргә ирешә алмаган, интендант хезмәтенә

күчкән; таныш дипломатлар ярдәмендә Казаннан 43 нче елда хезмәткә алынган солдатны эзләтә-эзләтә, ниһаять, миңа килеп юлыккан... Әкияттәге кебек.

...Калганының әһәмияте юк. Аның хәзерге эше шушы баржаларга төялгән

яшерен стратегик йөкне адресатына тапшыру икән.

– Мине кем, ничек сатты? – дигән сорауга:

– Сугыш булган җирдә сатуы да, алуы да була. Тыелган мәсьәләгә кермик –

аңа җавап юк, – диде. – Сине сакларга куелган Польша татарының хәле ничек?

Нигә ул трюмнан чыкмый?

...Бер гаебем булмаса да, җавап бирә алмадым. Соравын Роммель башкача

кабатлады:

– Әллә сезнең блокка да бомба төштеме? Күрәсеңдер: матрослар кубригы

снаряд эләгеп җимерелгән, радист та, электрик та үлгән...

– Самуэль агуланып үлде! – дип әйткәнемне сизми дә калдым.

Аннары ничек булганын бәйнә-бәйнә сөйләргә туры килде.

– Өч көннән кырыгы тула, ә ул әле җирләнмәгән дә, – дидем, үпкә

белдергәндәй.

– Сезнең конвой җыенысы егерме ике генә көн килде. Каян алып «кырыгы»

дисең?

– Үз исәбем буенча шулай чыга.

– Кайда аның мәете?

– Сары ящикта, каплаулы. Бөтүен салдырып алдым, номеры миндә.

– Бу турыда башка беркемгә дә әйтмә...

– Кем бар монда, кем белән сөйләшә алам?

– Ни турыда сөйләшер идең?

– Аны җирләргә кирәктер ич?

– Корабльдә үлгәннәрне диңгезгә ташлыйлар...

– Ул – мөселман. Безнең диндә андый йола юк. Күмү тиеш.

Кинәт кенә ул, сакчы чакыртып, мине трюмга бикләтте дә, үзе, ашыгып

каядыр китеп барды. Икенче көнне иртән сакчы мине, бомбоубежище кебек

бинага кертеп, Роммельгә калдырды. Шунда мин аның да кемгәдер буйсынуын,

аның да хуҗасы барлыкны аңладым.

– Менә нәрсә, Захарчик, – диде Роммель, сакчы чыгып китүгә күземә карап,

– радист, электрик белән бер кабергә сине дә күмәргә туры килер...

Бу хәбәрне ничек кабул итүне чәчем кинәт агаруны күрсәтеп сөйләр идем –

чәчем коелып беткәнгә дә ун еллап бардыр, – Роммельгә биргән сорау хәтердә:

– Алар да мөселманмыни?

– Сугыш барганда традицион йолалар онытыла. Сине туганнар каберенә

күмәбез.

– Корабльдә үлгәннәрне диңгезгә ташлыйлар, дип үзегез әйттегез. Мин бит

баржада үлмәдем. Нинди туганлык?

– «Зәкәрия» дип Конапацкийны җирлибез дә, аның исеме белән син яшәп

каласың. Шулай кирәк.

– Иленнән урланган, исемен югалткан сатлык кемгә кирәк икән?

– Миңа кирәк! Улымны тапканчы, син минем белән булачаксың.

– Ул чакта Германия зоналарга бүленгән идеме әле? – дип сорыйм Зәкәрия Конапацкийны бүлдереп, тарихны белгән кешедәй.

– Үземнең статусымны да белмәгәндә, каян ул чакта зоналар, союзниклар

турында белим? – диде ул.

– Хуҗаң, ягъни сине урлап, әсир итүчең белгәндер.

– Ул чакта һәркемдә ничек тә исән калу уе гына иде...

 * * *

...Иксез-чиксез диңгезгә ташланган «йомычка» өстеннән бомба төягән

самолётлар оча, җил, давыл, дулкыннар. Әле алда, әле артта бомбалар шартлый.

Көткәнебез – үлем. «Кайчан?» «Ничек?»

– Исән калуыгыз очраклылыкмы, планлы «эш» нәтиҗәсеме?

– Плансыз бер эш тә эшләнми. Үлем дә, яшәү дә очраклылыклар

конгламираты.

– Исән калу – яшәүнең төп күрсәткече.

– «Яшәдек» дип әйтерлек булмаса да, Засницта үлми калу могҗизага тиң.

Ә могҗиза тереләргә генә очрый.

...Бер ай чамасы интегүләрдән соң, «ирекле ялланган Польша татары

Конопацкий» исеменә документлар эшләтеп, суднолар төзәтү остаханәсенә

Роммель мине тимерче итеп урнаштыра. «Ирекле» кол булып анда бер айлап

яшәгәч, безнең «конвойны» көчле буксирга тагып, Хейлигенхафен портына

җибәрәләр. Роммель, корыдан барып, «конвой»ны каршы алырга тиешлегенә,

теләсә нинди очракта мине эзләп табачагына ышандыра.

...Германиянең җиңелүен, сугыш бетү хәбәрен мин Хейлигенхафен

портында якорь ташлагач белдем...

...Соңыннан белүемчә, 1945 елның июль ахырларында, Ян Роммель Потсдам

конференциясе барган вакытта американнарга бирелә. Американнар исә

аны Төньяк Африкадагы инглизләр корпусын тар-мар иткән фельдмаршал

Роммельнең туганыдыр дип, англичаннар хөкеменә тапшыра. Ныклы

тикшерүләрдән соң, гаепле туганлык расланмагач, Ян Роммельгә яңа оешкан

ООН мандаты биреп, булган мөлкәте белән, Австралия Союзына кергән

Науру утравына сөрергә хөкем итәләр. Мондый хөкем чыгарылуда кем кулы

уйнагандыр, әмма Роммель үзе дә дипломат, тумыштан юрист иде. Кирәк

урында фельдмаршалның туганы, кирәге юкта «адашы» дип ышандыруларына

үзем шаһит.

...Без барасы Науру Яңа Зеландия кануннары буенча яшәсә дә, бик ярлы

хәлдәге утрау булып, Ян Роммель экспедициясе аны җанландырырга, каучук

плантацияләрен үрчетергә тиеш булган икән.

Бу экспедициягә тагын нинди бурычлар йөкләнүе, кемгә-ничек буйсынуы,

составы, бюджет чыганаклары, сәяси һәм административ каршылыклардан

ничек котылуы турында Джордж Сельдесвер дигән журналистның «Дөньяны

тоткан мең дә бер хуҗа» китабында Ян Роммельгә багышланган бүлегендә

бәйнә-бәйнә языла. Фильмы да бар.

...Китапка кертелгән байлар исемлегендә 363 нче урынга куелса да, минем

өчен хуҗам һәрчак беренче булды. Гадилеге, кешелеклелеге өчен, эшчәнлек

үрнәге булуы өчен.

...Безне Көнбатыш Австралиянең Фримантл портына китереп, ниһаять,

дүрт айдан соң якорь ташлаталар. (Науру атавына судноларыбызны кабул итә

алмау сәбәпле, маршрутыбыз үзгәрде дип сөйләнделәр.)

«Ян Роммель ничек баеды?» – дигән сорауның иң өстә яткан җавабы шул

– баржаларга төялгән ватык техниканың төзек «әгъзаларын» буяп, хуҗалыкта

файдалануга яраклаштырып сату. Малайзиягә кергән бер утрау губернаторы

гына да җиде танк моторы алды. Андый утрауларның мин белгәннәре генә дә

йөздән арта. Кайсыберләренә мотор сазлык киптерү насосларын эшләтү өчен

кирәк, кайберләренә электр тогы алу өчен...

Карбюратор, динамо, аккумуляторларның ниндиләре генә юк иде бездә!

Төп белгеч мин булгач, йөзебезгә кызыллык китермәдек, дип мактана алам.

Безнең марка белән сатылган техниканы әле дә булса эшли дип ишетәбез.

Бу безнең фирманың башлангыч капиталын туплауда төп мая булды, аннары

чын бизнеска юл ачылды. Каучук плантацияләрен киңәйтү, сыер, сарык

фермалары булдыру, тире эшкәртү заводлары төзетү, сату-сәүдә урыннары ачу

өчен күп көч һәм акча китте. Барысына да иреште Роммель. Дөресе – ирештек.

Бер генә нәрсәгә ирешә алмадык – гаилә бәхетебез булмады.

...Соң өйләнде ул... өч-дүрт ел балалары булмады. Ата-бабалары немец

дип балеринага өйләнгән иде. Таиландтан иде. ...Никахларының сигезенче

елында гына, дәваланулары нәтиҗәсендә, малайлары туды. Әмма гомерсез

булды ул бала. Өч яше тулыр-тулмас үлеп, ата-анасына хәсрәт кенә калдырды.

Башка балалары юк... ...Монда килгәнче тикшерүләр барышында Германиядә

якын туганнары калмавы раслангач, аңа туганнарның «еракларын» эзләтүдән

мәгънә юк иде. Хатынының да ышанычлы туганнары булмаганлыктан, ул мине

өйләндереп, уртак бала үстерү уе белән яши башлады. Ә мин кемгә өйләним?

«Зәкәрия» исеме белән күмелгән Самуэль Конапацкий рухы каршында

үзебезне бурычлы саный идек. Миңа Польшадан мәрхүм Самуэльнең хатыны

белән кызын алып килеп, гаилә кору бурычы йөкләнде. Бардым. Күрдем.

Самуэльнең хатыны тәкъдим турында ишетергә дә теләмәде, кызы кияүдә иде

инде... Җан тынычлыгы өчен тәкъдим иткән долларны да алмадылар. Күңелсез

очрашу булды ул. Засниц шәһәрендәге каберлектә «Зәкәрия» исемендә ятучы

Самуэльгә чәчәк салып, Рәсәйгә чыгарга виза алыр өчен Берлинга юл тоттым.

...Тик, консуллыкта ашыгычлык белән кайтуымны таләп иткән телеграмма

бөтен планнарымны челпәрәмә китерде...

...Ашыгып кайтуым унҗиде көнгә сузылды. Мин кайтканда, Ян Роммель

Аделаида шифаханәсендә яшәү белән үлем арасында ята, хатыны Ава якты

дөньяны калдырырга ашыккан иде...

...Мине Европага озатканчы, хатыны теләге буенча, Роммель яхта алдырта.

Аңа «Яманлыкны оныт» дигән исем куйдырта. Мәрхүм сабыйларының туган

көнен аның истәлегенә «Зигфрид» дип аталган каучук үстерү утравында

уздырмак булалар. «Әҗәлең җитсә, суда янып үләрсең», – диләр. Плантациядә

янгын чыгып, ут яхтага да күчә – ир белән хатын төзәлмәслек яраланалар.

Сәер янгын була ул... ...Роммель аны гөнаһларым өчендер дип тикшертми,

эш кузгаттырмый...

...Өч көннән балеринаны зурлап күмәләр, ә Роммельне янгыннан дәвалау

үзәгенә – Аделаида шәһәренә илтәләр. Шунда, фирма исеменә «ут кабып»,

олы «янгын» башлана. Кем хуҗа булыр? Кем? Кем? Тәне яртылаш янган

Роммельнең бу «янгынны» сүндерергә көче юк, әмма акылы саф: ул мине

чакыртып телеграмма җибәртүгә ирешә.

...Фирмада төрле һөнәр ияләреннән ике дистәдән артык белгеч ялланып эшли.

Аларның, үз киләчәкләре өчен борчылудан, китү-күчү турында, фирманың

таралачагы турында сүз куертулары докторлар аша Роммельгә ишетелә.

Ни хикмәттер, шул хәбәрләр аны авырудан терелергә мәҗбүр итә.

Беренчедән, ул үзе табып үстергән белгечләрнең фирмадан китүен теләми,

икенчедән, аңа фирманың яшәве кирәк. Әнә шул кискен көннәрендә мин

кайттым. Күрешү рөхсәт ителмәсә дә, кайтуымны аңа белдерүгә ирештем.

...Икенче көндә үк ул Фримантл шәһәренә кайтаруны оештырды; кул астындагы

һәммә белгечне, нотариус-юристларны офиска китертеп, фирма белән җитәкчелек

итүне миңа, ягъни Самуэль Конапацкийга тапшыруы турындагы тәзкирәләргә кул

куйды. ...Барысы да «ах» итте, версияләр тишелде, «чыш-пыш» китте.

...Офистагы белгечләрнең һәммәсе диярлек фирмадан китәргә теләүләре

турында минем исемгә гариза бирделәр. Бу – Роммельгә каршы махсус

оештырылган акция сыманрак килеп чыкты...

...Калдырылган гаризаларны тотып, Роммельгә килсәм – сулышы юк, күзләре

ачык. Пульсын да тикшереп тормыйча, үзебезнең докторга шалтыратам. Ул,

чакыруны гына көткәндәй, бик тиз керде; карады, күрде дә, соң инде, диде.

Тәүбә! Тәүбә! ...Үземне-үзем белештермичә: «Терелт!» – дип акырдым.

...Арсеналындагы һәр мөмкинлеген кулланып, утыз-кырык минутлар

тырышуы бушка китмәде – «пульсы бар!» диде доктор, пышылдап кына.

Роммельнең бер тәүлек йоклап уянганнан соң миңа әйткән беренче сүзе: «Син

– Зәкәрия-Самуэль – минем коткаручым!» – булды.

Шушы хәлләрдән соң тагын унике ел яшәде ул... Мин эшләдем, ул идарә

итте. Керем – уртак, сагышлар – аерым. Минем тәкъдимемне кабул итеп,

башкарган уртак эшебез каучук – гевия (Хевея) плантацияләреннән котылып,

энҗе молюскалары үрчетү фермасы булдыру иде. Ул безнең төп кәсебебезгә

әверелде. Роммель тәкъдиме белән минем исемдә йөртелгән бу тармак безгә

каучук плантацияләре ясаган чыгымнарны оныттырып кына калмады, ә яңа

тармак – сарык үрчетү мәйданнарыбызны арттырды, фабрикалар төзетте.

Натураль каучукның кадере китеп, синтетик каучук заманы килгәч,

безнең плантацияләребез чыгымнар чыганагы булып калган иде. Ялланган

хезмәткәрләребезнең үзләре теләп күпләп китүе дә безнең файдага булды.

Судлашып йөрмәделәр. Шулай аякка бастык, канатландык, үз кораблебезне

булдырдык, вертолёт алдык...

Барысы да бар – бәхет кенә юк. ...Шул хәсрәт аны гүр иясе итте.

«Дөньяны тоткан 1001 хуҗа» каталогының икенче санында бүген Роммель

урынында «Конапацкий-Зәкәрия» дигән исем. Бу исем миңа Роммельнең

бурычларын да йөкли.

Аларның иң җаваплысы – теләсә нинди юллар белән Генрих-Гәрәйне табу

һәм атасыннан калган капитал белән идарә итүне аңа, ул исән булмаса, аның

нәселенә тапшыру иде.

 

3 БҮЛЕК

Әманәт

 

Язмамның төп исемен шулай кую дөрес. Чөнки һаман сүз шул әманәт

турында барды, барачак...

Сюжет кора белмәү – язу тәҗрибәм юклык галәмәте.

Ян Роммельнең васыяте турында язылса да, Самуэль Конапацкийның –

Зәкәриянең сүзе бетмәгән иде әле:

– Син коммерция-финанс махинацияләре белән тапланмаган гадел

хезмәткәрсең, – дип дәвам итте ул сүзен, – телевидение экраннары аша «кеше

эзлим» дигән циклың белән республикада яхшы абруй казанган журналистсың

икән. Атасыз үскән балалар, баласыз картайган өлкәннәр проблемасы һәр

илдә бар. Эзләнүләр дә, табышлар да өзлексез дәвам итә. Адвокатларым,

киңәшчеләрем белән сөйләшкәч, мин шундый карарга килдем: Ян Роммель

васыятен үтәүне син үз кулыңа алырга тиешсең.

Радиотапшырулар циклы оештырасыңмы, телевидение буенча барган үз

тапшыруларыңда урын табасыңмы, китап язасыңмы, фильм төшерәсеңме –

анысы синең ихтыярда.

Тик нәрсә генә эшләсәң дә, аның нәтиҗәсе җәмгыятьнең температурасын

сүрелдерергә түгел, ә күтәрергә тиеш. Сер итеп кенә әйтәм: температураны

төшергән дарудан файда юк. Бу эшләр өчен мин синең счётка биш миллион

доллар күчертүгә хәзер үк ышаныч язуы – гарантия бирәм.

– Минем банкта да, сберкассада да счетым юк, – дидем, үземне үзем

ишетерлек кенә тавыш белән.

– Ачарбыз.

– Проблема счётта гына булмаса?

– Төп проблема – бу эшкә мин исән чакта өлгерүдә. Шаһитлар көннән-көн

кими. Алар үлеме белән хакыйкать тә югала.

– Эш шаһитлардан гына торса икән...

– Мин дару белән генә яшим. Үзең күрдең – каным тиз куера. Операцияне

күтәрә алмассың, диләр. Ян Роммельнең васыяте үтәлгәнне белмичә, миңа

үләргә ярамый.

Фильм төшерергә дисәң, аның үз кулы белән язган истәлекләре, көндәлекләре

бар. Мин аларны сиңа бирермен. ДНК анализлары, төрле белешмәләрнең

копияләре, Союз буенча эзләтү гаризаларына җаваплар – барысы да сакланган.

– Кирәкме икән алар?

– Кирәге чыкмаса да, югалту ярамас.

...Ян Роммельнең әнисе ягыннан бабасы Адольф фон Байер – галим-химик,

1905 елда аңа буяу һәм хушбуйлар буенча ачышлары өчен Нобель премиясе

бирелгән.

– Зәкәрия абзый! Сез сөйләгәннәр кызыклы да, гыйбрәтле дә. «Шуларга

таянып, ни дә булса иҗат итү мөмкинме?» – дигәндә, мин: «Мөмкин түгел!» –

дияр идем. Чөнки бу оригиналлар үзләре теләсә нинди күчермәдән көчлерәк.

Кино – копиянең үтемле бер төре генә ул. Мин үзем, мәсәлән, бу эшкә алына

алмыйм. Иҗади әүхәтем дә, тәҗрибәм дә сез һәм Ян Роммель ирешкәннәр

тирәнлегендә «йөзәрлек» түгел.

...Без – коммунизм идеяләре корбаннары. Алардан тиз генә котылып булмый.

Русларда: «Лучше ужасный конец, чем ужас без конца», – дигән әйтем бар.

Эзләп-эзләп тә бернәрсәгә дә ирешмәү хурлыгына юлыкканчы, эш башлаганчы

ук аннан баш тарту дөрестер. Ышанычың өчен рәхмәт... Үпкәләшмик. Бетерик

бу турыдагы сүзне.

– Син инде кырыктан артык фильм төшергәнсең, акча булса, тагы да

төшерер идем, дип, газеталарга интервьюлар биргәнсең, миңа аларны

таптылар, укыдым, таныштырдылар... Мин сиңа илегездәге хакимнәргә дә,

законнарыгызга да каршы эшләр тәкъдим итмим... Аңлыйм.

...Законнар бит алар – хатын-кыз кебек, кайда да мактау гына көтә. Һәр

илдә шулай. Түз, җайлаш! ...Син бит югалган кешене эзлисең! Кеше эзләү!

Үз темаң бит! Бер югалган кешене табу – мең кешене шатландыру, дөньяга

шатлык өләшү ул!

– Абзый, мин бер-берләрен югалтып, сәясәт тоткынлыгында яшәүчеләрне

эзләүдән баш тартам, димим. Бу темага нәфис фильм төшерергә алынмас

идем, – дидем. Чөнки бүген сәясәт тоткыны булмаган кешене табу ихтималы

юк! Барыбыз да сәясәт тоткыннары без. ...Әйе... Минем иҗаттагы максатым

кешеләр арасыннан кеше эзләү. Шул юлда миңа берәр Генрих очрый икән –

мин табышлы. ...Әгәр дә аларның берәрсе дуңгыз булып чыкса йә алкаш булса?

– Шулай да тыңла: сиңа минем үз йомышым, ягъни шәхси үтенечем дә бар.

Әманәтем. Шулай ук – кеше эзләүгә бәйле. ...Ул инде менә нәкъ син эзләгән

чын кеше иде...

– Кем ул?

– Мин үземнең җәсәдемнең әткәй белән янәшә күмелүен теләр идем.

– Моңа кем каршы? Законмы? Бездәгеме, сездәгесеме?

– Бу мәсьәләдә әлегә кадәр сүз кузгатканым булмады.

– Күмелми калган мәет юк. Зинһар, бу турыда сүз алып бармыйк.

– Үлгәч сөйләшеп булмый. Әткәй кабере белән янәшә урын алып куярга

кирәк. Сездә хәзер ничектер, бездә урын алу проблема...

– Казанның кайсы зиратында күмелгән әтиең?

– Бу соравың белән син мин сөйләгәннәргә игътибарлы булмавыңны

күрсәтәсең. Мин атамның үлеме-тереме икәнен дә, кайдалыгын да белми

алындым, ярты елга якын Сослангерда «сосладылар». Лагерьда шулай озак

тотылган башка солдат бармы икән? Менә сиңа «кеше эзләргә» тагы бер

язмыш! Мин сиңа бистәдә яшәгән эшчеләрнең нәселләре аша эзләү өчен

өч-дүрт фамилияне бирермен. Әткәй белән бер чорда заводта эшләүчеләрне.

– Илдәгесе – иңдә булыр, эзләргә калгач эзләрбез.

– Сиңа анда «Хызыр» ярдәм итмәс бит...

– Ярдәм күрсәтүче һәркемне «Хызыр» дип ышанам мин.

– Ышанычыңа ышанып, бер миллион долларга сертификат бирәм сиңа.

...Менә ул... Кайсы банктан ничек алырга? – җаваплары конвертта.

Тоткарлык килеп чыкса, безнең фирма юристларының телефон номерлары да

шунда. Кабул итеп ал! Русча беләләр – сөйләшерсез.

– Сөйләшү булмаячак. Чөнки мин сезнең бу «сертификат» дигән нәрсәне

дә алмыйм.

– Бусы минем үземнең шәхси фондымнан. Атам-анам зиратын табып таш

куйдыру өчен. Урын өчен дә түләү кирәк булыр...

– Эшләнмәгән эш өчен гонорар алу бездә хилаф гамәл санала.

– Аванс бу!

– Мин сезгә болай да бурычлы.

– Бурычын таныган – бөлмәс, аңа ышаныч сүнмәс.

– Ышаныч терәге – гамәл. Башта гамәл кирәк.

– Моннан дүрт ел элек бер нәзарәткә вакыф малы күчердем. Фәкыйрь

мөселман кардәшләрне туйдырып, кундырып чыгару өчен хәйрия йортын

төзү максатында, дип сөйләштек. Ишетүемчә, йортны салганнар, ашханәсен

ачканнар. Тик бай эшмәкәрләргә очрашу урыны буларак кулланалар икән.

...Йортның кереме нәзарәткә булмаса да, бинаны тоту чыгымнарын нәзарәт

түли икән. Тикшерү башлана. Эшләре судка куела... ...Нәтиҗәдә вакыф малына

салынган бинаны «банкрот ясап» саталар. Алучысы – шул йорт ашханәсен

тотучының улы! Зур отыш аның кесәсендә. ...Бу гыйбрәтле тарих син әйткән

гамәлдән генә тора түгелме? Гамәл төрле була.

– Минем белән шартнамә төзү булмаячак. Кыстамагыз.

– Бу карарың сиңа булган ышанычымны тагы да ныгыта гына төшә.

Нишләмәк кирәк – һәркем үзенә ышанучыга мохтаҗ шул... ...Син, заказларны

кабул итәм, алдан акча гына алмыйм, дидең. Мин хәзер адвокатыма барып

шартнамә яздырам. Сиңа, барыбер, үзең әйткән шартларга ризалашып,

имза саласы гына кала. Шул уңайдан видеокамераңны да алып килермен,

паспортыңны бир... Вакыт бетеп бара.

– Паспорт бирелә торган нәрсә түгел. Шикләнәм.

– Шикләнү – белемнең башы.

– Ышануым белән янәшә шигем дә яши, абзый, нишлим, үпкәләшмик.

Холкым шундыйдыр...

– Гомере буе гел ялганда яшәгән кеше шуңа яраклаша, дөреслеккә ышанмый

башлый. Шул синдром бу.

– Ышанасы бик килә дә...

– Һәркемнең икенче кеше күңелендә үзенә кулай урын биләргә омтылуы,

хәтерләрдә озаграк сакланырга тырышуы табигый...

– Алары шик тудырмый. Ә менә туган нигездә миннән башка ышанычлы

кешегез булмау табигыйлекне боза, шикләндерә.

– Сиңа булган ышанычым, милләтемә ышанычымнан киләдер, энем.

Бәхеткә – син шул милләтемнең бер вәкилесең. Аннары... Һөнәрең – миңа

кирәкле һөнәр. Шунлыктан ниятем ният булып кала. Үзгәрми. Мин чигенү

яшеннән узган.

...Китте абзый. Паспортымны алды. Егерме кешелек брезент палатканың

алгы бүлемендә, ниндидер йөктән котылгандай, җиңеләеп калдым. Утырам

ялгызым уйларыма күмелеп. Ялгышларымны санап. Ышаныч өчен генә

миллион доллар! Ышанмау шулай ук кыйммәт бәяләнергә тиеш түгелме?..

...Казанга кайтуга, бу сәер бай абзыйның «серләрен» ачыклау өчен «Черек

күл» буенда көтеп торсалар, ни дип акланырмын? Гәрчә мин аннан берни

сорамадым, тәкъдим ясамадым. Үз эшемне дәвам итәрмен, дидем. Бары шул бит!

...Әгәр яшерен микрофоны булып, әңгәмәбез язып барылса – диктофонда

гел аның монологы!..

...Хәзерге техника күргән-ишеткәнне генә түгел, уйлаган уйларыңны да

белә, диләр. Шунысы куркыныч... Ул сөйләгәндә, тәкъдим ителгән миллионнар

кулга кергәч, аны нишләтергә белми бүлгәләп утырдым. Бүлгәли алмагач, баш

тарттым. Алай түгелме? Хәтерләмим. Баш тарту факты булдымы? Булмады

шикелле... Ә нәрсә булды соң?

...Сикереп чыгармын дип упкынга чумдым, ахры... Ничек чыгарга?

Бүлмәдәшләр белән киңәшләшми булмас. Читләшсәләр дә, алар миңа ят түгел.

Якынаюга сылтау табылуга шатланып, палатканың эчке бүлеменә керсәм,

барысы да утырганнар, миңа, башка планета кешесен күргәндәй, гаҗәпләнеп

карыйлар.

– Ни булды сезгә? – дип сораудан башка сүз тапмадым. Алар хор белән:

«Ә сиңа ни булды?» – диделәр һәм шул бер кәлимә белән без сөйләшкәнне

ишетеп утыруларын саттылар.

– Беләсез – «Хызыр галәйһеәссәлам» миңа күп ярдәм күрсәтте.

– Инде шуның бәрабәренә хак соравын аңладык шикелле.

– Хакны ул үзе куеп, үзе бирмәкче.

– Фашист офицеры турында фильм төшерү шарты белән.

– Кеше турында, баласын эзләүче ата турында...

– Геббельс күп бала атасы булган. Кемдер сиңа килеп аның турында фильм

төшерергә дисә?

– Сез дөрес аңламагансыз.

– Һәр сүзегез ачык ишетелмәсә дә, әңгәмәнең ни турында баруы аңлашылды.

– Нинди киңәш бирәсез?

– Тәкъдим үтәлгән очракта күпме түләячәген әйттеме?

– Аванс суммасын гына әйтте.

– Әнә шунысын без ишетмәдек, чөнки ул анысын, пышылдаган кебек,

акрын гына әйтте.

– Ә минем колагымда шул сан һаман яңгырый шикелле...

– Күпме?

– Биш миллионга өстәп тагы бер миллион.

– Суммы?

– Доллар?

...Бу җавапны ишеткәч, Хәйдәр хәзрәтне очкылык тота башлады, Мәхмүт

абзый күзләре дә, авызы да ачык килеш катып калды. Бераздан, чи арыш

тутырылган капчыктай, гөрселдәп, урынында ауды.

– Человек умирает, где доктор? – дип кычкырдым.

– Кычкырма! Монда чукрак урыслар юк! – диде таможник Рәшит, үзе дә

акырып.

– Ху-хуже! – диде Хәйдәр хәзрәт.

Кемдер: «Наивный булып кылана!» – дисә, икенчесе: «Уйный!» – диде.

Миңа юнәлгән идеме, Мәхмүт абыйгамы – аклану максатында бүлмәдәшләргә

Зәкәрия-Самуэль-Роммель тарихын сөйли башладым. Докторыбыз, шприцын

чыгарып, аңа яңа энә эзли иде.

– Бу кадәресен... без инде... белү түгел – киптереп элгән... Син әйт: нигә

дип... очып кергән... бәхет кошыннан... баш тарттың? – диде Хәйдәр хәзрәт,

көч-хәл белән.

– Мин бернидән дә баш тартмадым, ә аталарын югалткан балаларны,

балаларын җуйган аналарны эзләүне дәвам итәчәкмен, дидем. Ул шуңа

ризалашты.

– Ә миллионнар белән ни булачак? Болгар җилләредәй Ташкент-Ашхабад

якларына исәчәкме?

– Татарстанның җилгә очкан миллионнарын саный башласаң – үзең җилгә

очарсың...

...Ниһаять, энәсен табып, бүлмәдәш докторыбыз Мәхмүт абыйның беләген

мамык белән сөртмәк булды. Әллә спирт исеннән, әллә ушына килүеннән,

атказанган судья кулын тартып алды да:

– Йогынма! Мин әле синең даруга калмаган! Әнә – режиссёр кадады инде:

башта биш миллион дип, аннары аңа тагы бер миллион өстәп.

– Долларда! – диде кемдер.

...Умарта күчедәй «гөрләү» башланды. Аны Мәхмүт абыйның «ыс-сс»лавы

туктатты:

– Счеты юк, имеш. Синеке булмаса, мондагы һәркайсыбызныкы берничә.

...Ни өчен дип уйлыйсыз? Әгәр берәребезнең счётына күчертсә – бер проценты

счёт хуҗасына китә, статьясы бар.

– Аны белмәгәндер ул. Белсә эшләмәс иде.

– Белепме, белмиме – кайсыбызныңдыр йөз меңе янды, очты...

– Җәмәгать! Бу легенда тоташ ялганнан ялганып ясалган. Имеш, ул

Сослангерда ярты елга якын какланган. Анда өч айдан артык тотмаганнар.

– Лагерь өчен кирәкле һөнәр иясе булса тотканнар.

– Аннары, имеш, Совет поезды Польшада булып чыга. Анда Европа

стандарты! Вагоннарның рельска сыю-сыймавын белми алдый... Аннары...

безнең тягач моторлары нимескә ник кирәк?

– Ул мәсьәләдә эш болайрак тора, – дип мәсьәләгә Рәшит ачыклык кертергә

алынды, – мәсәлән, безнең «И-2» самолёты РКК заказы белән эшләнгән, нимес

конструкторы Эрнс Хейнкел истребителенең игезәге. Ике шөребен алыштыру

җитә – кайда эшләнгән булуын аера да алмыйсың...

– Монда самолёт моторының ни катнашы? Сүз алты миллион доллар

турында бит...

– Шуны әйтәм шул! Ә танк моторлары нәрсә ул? Тимер-томыр! – диде

таможник Рәшит, үз сүзендә калып.

...Шунда Хәйдәр хәзрәт тә хәрби белемен сиздереп куюны кирәк тапты:

– «Коммунар» нимесләрнең «пономагы» ул. Аермасы – чабатасында, ягъни

чылбырында гына.

– Танкларның орлыгы ниместә генә түгел. Сормовода төзелгән беренче танк

«Рено»дан күчермә. Мине гаҗәпләндергәне – аларның барысы бер составка

төялгәнлегендә, – диде Мәхмүт абый, шок хәленнән чыга алмыйча, – кем

төяткән, ничек ычкына алганнар? Кем кемгә түләгән?

– Ә ни өчен нимесләр Липецк шәһәрен бомбага тотмаганнарын ишеткәнегез

бармы? – диде Рәшит, күп белгәнен күрсәтергә тагы җай чыкканга җанланып,

– чөнки аларның лётчиклары Липецк аэромәктәбендә Геринг белән бергә

укыганнар. Герингның сөяркәсе Липецкта калган...

– Монда сөяркәләрнең ни катнашы бар? Сүз вагоннарның ничек Польшага

эләгүе турында...

– Сүз алты миллион долларның бездән очуы турында бара, эзне югалтмыйк.

– Очырга әле аларга канат чыкмаган.

– Имеш, Польша татары шпиг ашап үлә, Казан татары исән кала. Агуны

пешереп кенә бетереп булса икән... Ялган!

– Роммельнең, имештер, исән калган бер туганы да юк. Нимесләр алар

тугыз буынны туган итә торган милләт. Бу, имеш, кузнец малаена – татарга

калдыра. Ышандырмый торган ялган. Ялган!

– Ялган булса, вакыф малы күчермәс иде ул! Күчерүе хак бит! – дидем мин,

боларның шаулашуыннан арып. ...Ниһаять, тынлык урнашты.

...Бәхәстә катнашучы һәркем үзенә килгән зыян турында уйлап, ялгышны

ничек төзәтүгә вариант-җаваплар эзли иде, ахры. Сүзне Мәхмүт абый яңартты:

– Хаҗилар! – диде ул, лотереясы оту ихтималын сизенгән кешедәй сак

кына. – Чокырдан бер сикерү белән чыгу әмәлен таптым шикелле.

– Ничек? – диде Хәйдәр хәзрәт, – күмәкләп эзләгәндә табылган нәрсәнең

шатлыгы уртак булырга тиеш: шатландыр безне дә.

– «Вакыф малы» дигәннән хәтерләдем... Бу эшнең казанында кайнаган

юрист буларак, серемне әйтәм: Зәкәрия, чыннан да, зур мөлкәткә ия Самуэль

исеме астындагы татар булуы бик ихтимал...

– Ха! Анысына безнең шигебез юк. Яңа материк ачкандай кыланмыйк.

– Табылган материкның файдасын күрергә кирәк!

– Ничек? – дидем мин. – Әйтегез!

– Аягыңның гипсын алдыргансың. Бераз аксасаң да, үзеңне-үзең йөртә

аласың.

– Шуннан? Йөресә ни?

– Барсын, гафу үтенсен, бүлмәдәш хаҗиларның һәркайсы ярдәм вәгъдә

иттеләр, дисен, коллектив исеменнән, шартнамә төзесен!.. Вәссәлам!

– Шушымы бер сикерү белән чокырдан чыгу ысулы?

– Начармыни?

– Дөресен әйткәндә, бу безнең һәммәбезне чокырга этеп төшерү, – диде

Хәйдәр хәзрәт, очкылык тотуыннан котылып, – мин аңа бернинди киносыз,

кинәсез атасының каберен табып бирә алыр идем. Хикмәт башкада. Ни тели

ул? Чынлап та, атасы белән янәшә күмелүдән мәзхәбкә юл эзләүче агентмы

ул? Бу – без белгән уен уенчысы түгел.

– Ә нинди уеннар уйнала соң хәзер бездә? – дидем мин.

– Зиратлар мәсьәләсендәге мәхшәр – уен түгелмени?! Олы уен. Отучысы

алдан билгеле. Керсәң – чыгарлык, чыксаң – керерлек түгел. Җитмеш-сиксән

ел элек җирләнгәннәрнекен түгел, җиде-сигез ел элек күмелгәннәрнең урынын

табу да катлаулы мәсьәлә. Мәет өстендә мәет, таш өстендә таш.

– Бик авырга китсә, сиңа килербез, хәзрәт. Хаҗда бергә булу истәлегенә

урын табышырсың, шәт...

– Анысы четерекле булмас. Менә хәзер син тудырган ситуациядән чыгу

өчен нишләргә безгә? Шул проблема.

– Бүренең дә тук, сарыкның да исән калу юлын табарга кирәк, – диде

Мәхмүт абый.

– Каян эзләп?

– Аның юлы бер генә: үзебезгә сарык булмаска.

– Рәхмәт, – дидем мин. Ниһаять, үз юлымны таптым шикелле.

Беркем бер сүз әйтми, барысы да миңа карадылар. Ә мин үзем белән аласы

нәрсәләремнең һәммәсен алып, такси тотарга дип палаткадан чыгып киттем.

...Бүлмәдәшләрем «сарыкны исән калдырып, бүрене ничек туйдыру»

юлын эзләп калды. Ә мин үзебезнең консульствога элдерттем. Таксист,

беләзектәге язудан «король кунагы» булуны аңлап, консуллык урнашкан

зәвыклы йорт каршына тиз китерде. Будкада утырган сакчыга тиз-тиз аңлатып,

телефон аша хәбәр җибәрелгәч, таксист миңа кулын сузды. Мәгълүм илле

долларымны биреп, сдача көткән арада консул килеп җитте. Сакал-мыегы

мөселманча, башында түбәтәй булгач: «Әссәламегаләйкем», – дисәм, җавабы:

«Здравствуйте!» – булды. Гаҗәпләндергән бу сөйләшүнең тәрҗемәсе:

– Тыңлыйм сезне.

– Эчкә кермибезмени?

– Язылган идегезме?

– Мин хаҗи.

– Күрәм. Сезгә кем кирәк, нигә кирәк?

– Мин бик четерекле хәлдә калдым. Консул белән киңәшләшергә иде.

– Бүген консул булмаячак. Илчелеккә киттеләр. Гариза язып калдыра аласыз.

Өч-дүрт көндә, каралып, хәл ителәчәк.

– Ашыгыч эш буенча булганда күпме көтәсе?

– Визагызны озайту буенчамы?

– Кыскартмасалар – булганы җитә.

– Алайса – хушыгыз.

– Йомышымны әйтмәдем ич әле...

– Аны мин хәл итмим. Язып калдырыгыз. Паспортыгыз үзегез беләндер бит?

– Түгел иде шул.

– Гаҗәп...

– Тиешсез урында төшерүдә гаепләп, видеокамерамны арестовать иткәннәр

иде. Шуны саклау камерасыннан алу өчен, паспортымны Австралиядән килгән

хаҗига биргән идем. Ул инглизчә сөйләшә белә.

– Зәкәрия абзыйгамы?

– Сез дә аны беләсезмени?

– Аны белмәгән татар юктыр.

– Бик сәер кеше. Миңа алты миллион доллар тәкъдим итте. Тиктомалдан.

– Беләбез...

– Бу нәрсә? Мине сынаумы? Шантажмы?

– Сез ялгышасыз.

– Әгәр бу тәкъдим астында хәйлә – мәкер ятса?

– Сөйләмәгез юкны. Хөрмәткә лаек шәхес ул. Туган җир туфрагы тарта картны.

Сезнең турыда ул безнең каналлар аша белеште. Булдыра алсагыз, ярдәм итегез.

Сезгә биргән бүләкләрен таможнядан үткәрсеннәр өчен, тиешле документлар

эшләтеп алды. Шикләнмәгез. Үзе шикле кеше генә башкалардан шик эзли.

* * *

Мин бу очрашудан үзем өчен үземне ачтым: шикле кеше икәнмен бит!..

Күземне күрсәтмәскә кара күзлек киеп, Мәккә каласын бераз тамаша кылып

йөргәч, тагы такси яллап, Минага кайттым.

Ахшам узган, ясигъ җитмәгән иде әле. Беркемнән дә шикләнмичә генә

кереп яту ниятендә палата янына килсәм, эчтә Зәкәрия абзыйны «кысалар»:

...Мәдинәгә күчәр көн якынлашкач, король исеменнән биреләчәк бүләк

турында фаразлар төрләнгәннән төрләнеп, ахыр чиктә, ирләргә – видеокамера,

хатыннарга ноутбук бирелә икән, дигәнгә ышаналар. Шуның дөресме-түгелме

булуын Зәкәрия абзыйдан ишетәселәре килә.

– Мине бу мәсьәлә кызыксындырмый. Кирәк дисәгез, мин һәркайсыгызга

шуларны үзем бүләк итәргә әзер, тик сез миңа да, якташ режиссёрга да

теләктәш булып, ярдәм итегез.

– Шул сумманы корбан итәргә ниятләгәнсез икән, без сезгә бу эшләрнең чын

осталарын тәкъдим итә алабыз. Израильдән, Төркиядән яисә Мәскәүнекеләрне!

– ...Нинди осталарны? Зират эшләре буенчамы? Кабер казыргамы?

– Зират эшләре вак мәсьәлә. Анысын ничек кирәк, шулай эшләтергә була.

Сүзем кино – фильм турында.

– Мин үзем эзләгән профессионалны таптым. Кирәк сумманы күчертү өчен

реквизитлары алынды. Ниятем – ният, карарым үзгәрешсез.

...Кызыксынуым җиңде, палаткага кердем...

Бүлмәдәшләрнең йөзендә төнге кояш балкыды.

– Вон, үзе кайтты, – диде Мәскәү асты хаҗие, Зәкәрия абзыйга карап.

Ә Мәхмүт абый мине тиргәргә кереште:

– Иртәгә Мәдинәгә алып китәләр. Кешегә йомыш кушасың да югаласың...

Әнә – видеокамераңны китергән! Әйберләреңне җыештырырга кирәк. Һәй, бу

иҗат әһелләрен әйтер идем...

– Минем һәрнәрсәм җыйналган.

– «Зәмзәм» суы тутырган шешәләрне ничәне аласың? Рөхсәт ителгәне ун

литр, ди.

– Нигә аны моннан алырга? Аэропортта шул ук су. Анда да бушлай.

– Ә компановка мәсьәләсе? Әгәр биргән бүләкләренең күләме артып китсә,

аэропортта чемодан актарып утырырга җай булырмы? «Зәмзәм»гә урын калырмы?

– Калмаса? – дип сүзгә катышты таможнячы Рәшит. – Су – кайда да Н2О түгелмени? Бросьте, зинһар... Режиссёр әфәнде хаклы: исем өчен аэродромда

бер шешә алдың – шул җитә. Кайткач, кызыксынган кешегә шуннан бушаган

шешәгә Әлдермеш суын салдың – эчердең.

– Иҗат кешесен гөнаһлы гамәл кылырга котыртасың, Рәшит әфәнде.

Әлдермеш суын «Зәмзәм» дип сыйлауның гөнаһы үзеңә булуны онытма.

– Ярый, сезнеңчә булсын, биш литрлы бутыльны аның өчен дип үзем алып

кайтырмын. Киносын төшергәндә массовкага чакыру шарты белән...

– Җитди эшне уенга борасыз. Массовка үз урынында, без үз урыныбызда

кирәк. Исән-имин илгә кайтып җитәргә язсын, – дип, Мәхмүт абый «Зәмзәм»

темасына нокта куймакчы булган иде дә, барып чыкмады. Су тутырылган

шешәләрне мөмкин кадәр күбрәк сыйдыру буенча ярыш башланды.

Барыбыз да социализм тәрбиясе күргән: һәр эш – ярыш белән, алга

барышыбыз – карыш белән...

...Полиэтилен шешәләре тыгызлауга чыдамыйча, бөкеләре ычкынудан ярыш

алдынгылары чыланып беттеләр, әмма җиңгәнче тырыштылар.

...Намаздан соң Зәкәрия абзый Роммельгә кагылышлы документларның

һәркайсын аңлатма белән миңа тапшырды да берсен кул куярга дип сузды.

– Гаеп итмә, төрле хәлләргә юлыгуың ихтимал. Монда нинди документлар

барлыгы гына күрсәтелгән, сине бернәрсәгә дә мәҗбүр итми. Гомумән дә, син

һәрнәрсәдә ирекле иҗатчы.

...Мәдинәгә илтүче автобуска төялгән хаҗиларның йөзләре генә түгел,үзләре

дә күренмәслек итеп өелгән төргәкләр аша атлап узарлык җае калмаган.

Зәкәрия абзый, озатырга аэропортка гына киләчәген әйтеп, офисына китте.

– Әзерләткән бүләкләрем дә анда калган, – диде.

Аның бу хәбәре дә табышмак булып яңгырады.

Ике тәүлектән артык Мәдинәдә фарыз гамәлләрнең барысын үтәп,

кибетләрендә нәфесләрне тынычландыргач, аэропортка китү вакытын

әйттеләр. Кабат мәхшәр башланды: тегесе алынмаган, монысы табылмаган.

Безнекеләрнең багажлары башка мәмләкәтләрдән килгән хаҗиларныкы белән

чагыштырганда, күпкә зуррак күренүе аларның саруларын кайната иде, ахры,

безгә күрсәтеп «казанские сироты» дип узалар.

Арбалы чемодан тартып барган бабай, үзенә ияргән ирле-хатынлы парга

мине күрсәтеп, нидер әйтә дә көлә. Тегеләр миңа карый. Чадра бөркәнгән

хатын нидер сорамакчы иде, ире соратмады. Лифтка керделәр. Мин дә кердем.

– Нигә көләсең? – дидем, актык тешен суырткан егерме җиде яшьлек

«картны» танып.

– Шиннән түгел, – диде тешсез...

– Кешедән көлү – гөнаһ бит...

– Ул бит кыйбланың кайшы якта булуын белми намазга утырды.

– Ә син беләсеңме соң?

– Белмәшәм әйтмәш идем.

– Минем дә беләсем килә.

– Пәйгамбәребез кабере ягында.

– Гыйлем иясе өчен ярлыканмас гөнаһлы булгансың: «Кәгъбәтулла ягында!»

– дияргә иде.

Шушы сүзне генә көткәндәй, чадралы ачык тавыш белән көлеп куйды: аны

култыклаган чалмалы хаҗи, лифтны туктатып, чыкмак булды. Кнопкага ничек

кенә басса да, лифт туктамады. Үз этажыма җитеп, чыгышлый таныдым: бу

теге Батулла бүрекле хаҗи, хаҗия – аның ханымы иде.

...Ниһаять, без аэропортта. Корольнең безгә бүләк өләшеп, озатып

калырга килүен көтәбез. ...Кемдер аның илендә юклыгын, мондый чараларга

ярдәмчеләренең хезмәтчеләре генә киләчәген әйткән иде, бу белдеклене «ник

дәштем?» хәленә төшереп, күздән югалырга мәҗбүр иттеләр.

Кемнәрдер аны халыкара этикет кагыйдәләрен аңламауда гаепләде.

Кемдер берсе «провокатор», диде. Шуңа кушылып тынычландылар кебек.

Бүлмәдәшләрем исә, Зәкәрия абзыйның «шөребен – шөрепчә, кадагын –

кадакча» сүтеп тикшергәч, шул әгъзалардан үзләренә кирәкле юмарт кеше

«модулен» җыю белән мәшгульләр иде. Дөресен генә әйткәндә, король бүләге

белән Зәкәрия абзый бүләген чагыштыра алмаудан гаҗиз иде алар. Чөнки

кемнән нинди бүләк буласы билгесез.

Шулчак кемдер: «Киләләр!» – диде. Кул сәгатенең «келтләве» трактор

моторы эшләүне хәтерләтә: келт-келт...

«Ялт» итеп «Мерседес» килеп туктый. Корольне көтәбез бит. Машина ишеге

ачылып, Зәкәрия абзый пәйда була.

– Бәхетем булгач, өлгердем бит... – диде ул, һәммәбез белән кул биреп

күрешә-күрешә. Минем яныма килеп туктагач, дипломатыннан пластмасса

тартма чыгарды.

– Монда мин яшәгән утрау туфрагы. Үземнең көлемне кайтарып җирләгәнче,

урын биләп көтсен. Якташларың алдында кабул итеп ал.

...Ниндидер сүз әйтүне артык санап, тын гына алдым. Көтәм. Барыбыз өчен

сүзне Мәхмүт абый әйтте:

– Ышан, Зәкәрия абзый, ислам дине йолалары кушканча булмаса да,

туфрагыңны җирләрбез. Безнең бурыч – атаң-анаң каберен табу. Анысын

башкару авыр булмастыр.

...Зәкәрия абзый ниндидер бер дога укыды. Барыбыз да аңа кушылып бит

сыйпагач:

– Инде, хөрмәтле хаҗилар, әманәтемне барыгызга да ишеттерәсем килә, –

диде ул якынрак килергә чакырып, – минем атам Әхмәтситдыйк Хәбибрахман

улы Шәрифҗановның 1896 елда туганлыгы билгеле. Кайчан, кайда, ничек үлүе

дә, кайда һәм ничек дәфен ителүе дә гаип...

...Аның кабере табылгач, зиратында җеназа намазы укып, һәркайсыгыз

берәр уч туфрак алып сипсә, минем җаным тынычланыр иде.

Анамныкын җиңелрәк табарсыз, дип өметләнеп, фирмабыз исеменнән

һәркайсыгызга медальон тапшырырга рөхсәт итегез. Кашлы балдак ясатырга

размерларыгызны белү кирәк иде. Медальон эчендәге дога сезне һәр ихтимал

бәла-казадан сакласын.

– Алла сакласа, – диде Хәйдәр хәзрәт, ниһаять, сүз кыстырырга ашыгып,

медальонга шатланмаганын сиздерергә теләгән кыяфәттә, – һәрнәрсә Алла

хөкемендә.

Битләр сыйпалгач, визит карточкалары тарату, кунакка чакыру йоласы

үтәлде.

– Исәнлектә очрашырга язсын, бердәм булыйк, бергә булыйк! – дип китте

«хызыр галәйһеәссәлам».

...Зәкәрия абзыйны озату ыгы-зыгысында абайламыйчарак калганбыз –

килеп туктаган фургонлы машиналар катына ялтыравык погонлы өч офицер

өч урында үзләренә таба чакыра.

Алар әйтеп өлгергәнче халык агымы, дәррәү кузгалып, чиратка баса. Шул

арада бүләк салынган катыргы тартмалар таратылып, багажларны үлчәү

башлана. Кеше күңеле шундый бит ул: бүләкне һәркем чиратсыз, күршесеннән

алдарак алып үлчәтәсе килә. Ләкин тормыш теләк белән түгел, чират белән алга

бара. Рәсәйлеләр булган җирдә чиратсыз берни дә юк. Бүләкне алган хаҗига

аны карау мөмкинлеге дә юк – ашыктыралар, кеше кабаланырга мәҗбүр.

...Ниндидер кысан аранда этенә-төртенә чират җитүне көтәбез.

...Аэропорт «иләгеннән» уза алмый ун кило урынына йөз кило «зәмзәм»

алганнарның «бер ноль өстәгәннән ни була» дип шаяртуларына карамастан,

канистралар бушаттырыла. Шул моментлардагы хаҗиларның турсайган

йөзләрен сурәтләргә Суриков – Репин осталыгы кирәктер.

...Яһүд кешесе, күршесенә каза килсә, кайгыруын, татарның шатлануын

ничек аңларга да, ничек аңлатырга? Күңел тарлыгымы бу?

Алай дисәң, Ватан сугышында иптәшен үлемнән саклап, амбразурага

капланган татарларның процент-саны күпчелек тәшкил итүне ничек аңлатырга?

...Бу шул: «татар барда – хәтәр бар» әйтеме дә, «хәтәр барда – татар бар»

дигәне дә хак-дөрес.

Тормыш, яшәү шартлары, биш гасырдан артык коллыкта яшәү шулай

үзгәрткән татарны.

Күршесенә шатлык килсә, кушылып шатланмавы да, ике татар очрашканда

өченчесенең гайбәтен сатуны да шуның белән генә аңлатып буладыр.

– Рәхмәт корольгә! Бер бүләген биреп, икесен ташлатты, – диде Мәскәү

асты хаҗие – доктор.

– Безнең королебез Зәкәрия абзый булуны исебездән чыгармыйк, – диде

Хәйдәр хәзрәт, миңа карап.

– Корольлеген кемгә тапшырачагын да онытмыйк... Инде тапшырмаган

булса, – диде Мәхмүт абый, шулай ук миңа карап.

...Һәр хаҗи төргәк-тартмаларын тотып үлчәгечкә баса. Үлчәүче негр,

хаҗиларның багажындагы икедән арткан шешәләрне ташлатып, кулларына

авырлык цифрлары язылган «кәпитәнсәнең» бер нөсхәсен тоттыра да трапка

күрсәтә.

– Хуш, Гарәбстан!

...Самолётка килеп керүгә күзгә ташланган монитордагы: «Перегрузка.

Бер урыннан икенче урынга күченмәскә, селкенмәскә, сөйләшмәскә,

радиохәбәрләргә игътибарлы булырга», – дигән кисәтү һәркемне телсез итте,

йөзеп чыга алмас уйлар диңгезенә чумдырды, белгән догаларын кабатлаттырды.

Күпчелек хаҗи егерме кило урынына, кимендә биш килога артыграк багаж

белән утырганлыктан, һәркем гаепне күршесеннән эзли; үзенең касыгына

бәйләнгән «грелкага» тутырылган «зәм-зәм»не металл эзләү капкасын узганда,

электрон күзләр күрмәсә дә, Аллаһы Тәгаләнең белеп, күреп торуын уйламый.

...Шул рәвешле, тәүлек булып тоелган җиде сәгать очып, телсезлектән

һәм кече йомыш кыставыннан «җан тәслим» хәленә җиткәндә, аэропортка

якынлашуны әйттеләр. Күзләр күрми, колак ишетми. Күршем – таможнячы

Рәшит, кабыргама төртеп: «Уян, төшәбез, Мәскәү!» – диде. (Шуннан бирле,

«Мәскәү» сүзе миңа «оҗмах» сүзе булып яңгырый.)

Аэродром асфальтына аяк басканда, сәгать төнге уникеләр узган булгандыр.

Хәйдәр хәзрәт, багажларны көткәндә, исән-аман илебезгә кайтып төшүгә

багышлап намаз укылырга тиешлекне әйткән иде дә, беравыздан, «тәһарәт

бозылды» дигәч, тәкъдим кабатланмады, һәркем аулаграк урын сайлап,

багажын кочаклаган килеш үзе генә калырга ашыкты. Вәгъдә ителгән бүләкне

карап рәхәтлек дәкыйкасы кичерүдә иде өметләр. Авырлыгына һәм күләменә

караганда, футлярда видеокамера түгел, ноутбук булырга тиеш кебек иде.

Шулай дип фараз итеп футлярны ачсам, анда ноутбук та, планшет та түгел,

ә бәрхет тышлы фолиант иде! (Икенче бүлегендә йәз данә аудиокассета.)

Фолиантны кат-кат әйләндерә-тулгандыра карый торгач, мин аның изге

Коръәнебез икәнлеген аңладым!..

* * *

...Талгын гына җил исте. Борынга таныш җир исе, кар исе, яз исе керде.

(Әллә инде бу очракта «Туган ил исе аңкыды» дип язу дөресрәкме?!) Шул

мизгелдә мин, үзебезнең Рәсәй җиреннән дә ямьле, иркен, бай җир юклыгын,

шул илдә яшәүнең бәхет булуын җаным-тәнем белән тоеп, «Илкәем» көенә

җырладым... Күңелем шатлык белән тулудан, эреп бетмәгән кар өстенә чалкан

ятып, миңа көнләшеп күзәткән айга карап, ике йөз сиксән кеше сыйдырышлы

самолётта өч йөз кешенең исән-имин кайтып төшүенә шатланудан күз яшьләре

белән еладым... Җырлыйм да елыйм, елыйм да җырлыйм. Бермәл тоям –

җырлавым да, елавым да күңелемдә генә, тавыш-тынсыз гына икән... Бары

тик күз яшьләрем генә чын икән...

...Шулай күпме вакыт ятканмындыр, исемемне ишетүгә башымны күтәрсәм

– каршымда Мәхмүт абый басып тора.

– Кая югалдың син?

– Югалмадым, киресенчә, мин үземне-үзем таптым бүген...

– Эзләмәгән җир калмады... сәгатеңә кара...

– Сөйләшәсен сөйләштек, килешәсен килештек, адрес-телефоннарны

алыштык, нәрсә онытылган, миннән кемгә ни кирәк тагы?

– Анда сине «Диннәр дөньясында» журналының корреспонденты көтә.

– Андый журнал бармыни?

– Бәлки башкачарак аталадыр. Миңа шулай ишетелде. Мөһим сораулары

булганга охшый.

– Мөһим сорауларга сездән узып җавап бирә аламмы?

– Бездән сорыйсын сорады, әйтәсен әйттек.

– Җавап бирә алмасам, сезне хур итү булмасмы?

– Үзең әйтмешли, «җавап бирә алмау – үзе җавап».

...Мәхмүт абыйның «корреспондент» дигәне «Религии мира» журналының

махсус хәбәрчесе булып чыкты. Гарәпчә дә, төрекчә дә сөйләшә белүче яһүдә икән.

Күрешеп танышуга, яктыруны көтеп утырган юлдашларымнан гафу үтенде

дә мине аулак бүлмәгә чакырды. Шуның белән үк күңелемә шом салды.

Чөнки мин – шаһитлар алдында, ачыктан-ачык сөйләшүне мәгъкуль күрүче

журналист. Әйдә – хәерле булсын.

– Исән-имин туган ил туфрагына кайтып төшүегез белән котлыйм, – диде

ул, сүз башлау өчен.

– Әйе, һәркайсыбыздагы Коръән-Кәрим исән-сау очуыбызга гарантия

булып, Алла саклады.

– Шулай дип уйлыйсызмы?

– Ышанам.

– Үзегез хата тапкан Коръәнгәме?

– Сезгә ялгыш җиткергәннәр: мин хата табучы түгел, ә аның кайбер

аятьләрен аңлатуны көткән надан бер мөселманмын.

– Кайсы аятьләрен?

– Хәзер инде барысын да аңладым. Гөнаһка керүемне ярлыкау көтеп

гыйбадәт кылам.

– Нинди гөнаһларыгыз бар дип уйлыйсыз?

– Белеп кылганнары юк.

– Сезгә юллама биргән Диния нәзарәтенә хыянәт иттем дип уйламыйсызмы?

Хыянәт итмәсәгез – тап төшерү...

– Юллама өчен анда эшләгән сабакташыма рәхмәтлемен.

– Ә менә безгә җибәргән хатында сабакташыгыз сезне «ашаган табынына

төкерүче» дип атый.

– Димәк, ул ихластан Алла юлында йөрүче түгел, ә көтүгә ияргән юлдаш

– попутчик.

– Сезнең өчен мөфти абруймы?

– Аллага ышану – мәхәббәткә тиң хис бит ул. Бер шагыйрь бик дөрес яза:

мәхәббәт ир-хатын арасында була, аларга арадашчы өченче зат кирәк түгел, ди.

Аллага ышану-ышанмауда да өченче зат артык. Мөфти дә, мулла да өченче зат ул.

– Алайса, сезнең өчен абруйлы дин әһеле юк?

– Алар артыкка китте.

– Сезнеңчә, кемнәр үз урынында түгел? Ә кемнәр шул урынга лаек?

– Сәяси яктан сизгер, башка диннәргә түземле гыйлем иясе хөрмәткә

каршы хөрмәткә лаек, ислам кануннарына хас киңәш белән эш итүче, иман

ныклыгын илне ярату хисе белән бәйләп алып баручы, заман проблемаларына

ачык караучы ихлас мөселман мөфти була алыр иде.

– Исемләп әйтә аласызмы?

– Андый егетләр бар һәм аларны Рәсәй мөфтиләр советы берләштерә.

– Үзәк Диния нәзарәте түгелмени?

– Сезнең миннән шулай дип әйттерергә теләвегез сизелә. Ә мин: абруй –

хакимлектә түгел, шәхси камиллектә, хикмәтле булуда, белемдә, дияр идем.

– Нәзарәтләрнең диннәр арасындагы аерманы бетерү сәясәте алып баруын

таныйсызмы?

– «Сәясәт» дип мәчет манарасына Даут йолдызы куйдыруны яки «Русия

мөселманнарының рухи атасы» дип патриарх кулын үбүне әйтсәгез –

танымыйм.

– Җавапларыгыздан сезнең өчен абруйлы шәхес әлегә юклык исе аңкый.

Ялгышаммы?

– Коръәнне таныган, аның аятьләренә ышанып, ислам дине әһелләренә

хөрмәт белән караган һәр мөселман минем өчен иң абруйлы шәхес!

...Мин бу махсус хәбәрчене җиңдем дип тә, үземне аннан җиңелгән,

сынаткан бәндә дип тә санамыйм. Ул үз эшен белеп, үзенчә башкарды. Мин дә

үкенерлек җаваплар бирмәдем шикелле. Хәерлегә булсын! Һәркемнең яшисе

килә. Ә минем алда, беләсез – таудай эшләр, бурычлар, васыять-әманәтләр...

...Казанга билетлар юк, диделәр. Шунда ук проводникка түләп кайту

мөмкинлеген әйттеләр.

Тагын ютәлем буа башлады. Хәлем юклыктан якындагы поездны көтәргә

дип эскәмиягә утырган идем, йокымсырап киткәнмен.

...Милиция уяткач, сәгатькә карасам, ул тәүлеккә ике тапкыр гына дөрес

күрсәтүче булып чыкты. Сәгать йөрми дип поездлар йөрүдән туктамый – халык

агымына кушылып, кырый платформага килсәм, Барнаул поездына төялү

бара икән. Бәхетлеләр билетларын күрсәтәләр дә керәләр, ә миңа – Хаҗдан

кайтучыга – игътибар итүче дә юк – этәләр дә төртәләр, төртәләр дә кереп

күздән югалалар.

...Поезд кузгалганда, тамбурга басмакчы идем – проводник, вагон ишеген

япмак булып, тотынгычтан кулымны ычкындырырга боерды. Шунда ук артымда

«ычкындырма!» дигән әмер яңгырады. Бу, әлбәттә, хызыр галәйһеәссәлам иде!

Аның йөзен күрергә өлгермәдем, аркасына баян биштәре аскан мыеклы вагонга

сикереп менде дә, күптән көткән танышын очраткандай, кондукторның кулын

эләктереп, күрешү йоласы үтәргә кереште. Голланд мичедәй олы гәүдәле

ханым кулын ычкындырырга тарткалашканда, мосафирның икенчесе тамбурда

кунаклауга, «ялт» итеп, мине дә тартып кертте дә, «шылт» итеп вагон ишеген

бикләп тә куйды. Җәмгысына бер минут вакыт уздымы икән – бу эшләр, яшь

солдатның «Калашников» автоматын сүтеп җыйганы кебек, бик тиз эшләнде.

Күнегүләр уздырган булулары һәр хәрәкәтләрендә күренә иде.

...Күп тапкырлар сыналган «сценарий планы» буенча, сатулашу

башлансынга, кондукторның «теш күрсәтеп алуы» кирәк иде һәм ул

аны көттермәде – «стоп-кран»га таба атлады. Мыеклының берсе, аның

юлына каршы басып бүлдерсә, икенчесе «күчтәнәч»нең кайда бирелергә

тиешлеген ачыклап, сәясәтчеләр телендә: «Такса үзгәрмәгәндер, шәт?» –

диде. Профессиональлеген формалы китель кигән түтәебез бер җөмләдә

аңлатты: «Ике урын Муромда бушый, өченчегезгә Сергачны узгач люкс хакы

белән боковой», – диде. Ниһаять, җаныма җылы үтеп, миңа ярдәм иткән бу

«хызыр»ларыма күзлегем киеп карасам, тамбур караңгылыгын балкыткан

мыеклыларның берсе виртуоз музыкантыбыз Рөстәм Вәлиев, икенчесе мәшһүр

язучыбыз, конферансье-сатирик Камил Кәримов җәнаплары иде. Депутатлык

дәгъва итүче әрсез бер эшмәкәрнең сайлаучылар белән очрашу мәҗлесеннән

кайтып килешләре икән. Бераз гонорар эшләп алганнар, карыннары ач булса

да, кесәләре буш түгел, күңелләре түгәрәк иде. Хәзер инде (өчәү булгач!) безгә

салкын тамбур ресторан да, люкс та иде...

...Билет юк дисәләр дә, яртылаш буш барган вагонда, билет тикшерүне

көтеп, ат кебек аягүрә йоклап кайтабыз. Ревизор күренми. Әллә, өлешен алып,

күренмәүне кулай күрдеме?

...Ярты юлны узуга, кондуктор белән исәп-хисапны өзеп, коридорга узарга

рөхсәт алынды. Егетләргә рәхмәтлемен – минем өчен дә түләделәр. Корбан

итәргә әзерләнгән зөбәрҗәт кашлы беләзекне алмадылар, «җиңгәчәйгә калсын,

безне, Сабан туенда квас белән сыйлап, «бәхилләтерсең», дип сүзне уенга

бордылар. «Хызырларым» кәефемне күтәрергә никадәр генә тырышсалар да,

температурам гына күтәрелде: 38.7°. «Стресслардан» дисәләр дә, сәбәпләре

күп булгандыр... Булганнарына өстәмәгә аэропортта көтеп торган хәбәрче

яһүдәнең сораулары... Ни көтә мине өйдә? Эштә?

...Хәер, мин – гаделсезлекләр белән күзгә-күз очрашуларга күнеккән кеше,

һәртөрле киртә, тышау, богауларга иммунитетым бар; көрәшергә дә, көтәргә

дә, сынауларга да әзермен...

* * *

Әйе, шулай: «әзермен!» дип йөри идем. Әмма, кайткач, каршылыкларның

мондыйлары очравына әзерлегем булмаганлыгы беленде.

...Безнең эштә, кая да булса барып кайткач, гадәттә, иң элек олы хуҗага

түгел, аның ярдәмчесенә, ягъни «сам»га түгел, «зам»га күренәсең.

Без – хезмәткәрләр өчен, ул арадашчы гына түгел – киңәшче дә, иптәш тә,

хуҗаны алыштыра алучы дәрәҗәле чиновник та. Аның мактанырлык бер генә

нәрсәсе бар – баш түрәләрне еш алыштырганда да аңа тиюче юк. Ул һаман

«зам». Ничәдер ел «сам» булып та эшләп алды. Чыгарып атмадылар – берничә

«сам»га күз-колак булып утырсын өчен, аерым бина төзеп, сәркатип биреп

«сам»нарга «сам» ясадылар. Бу вазифадан үзе туйдымы, бишенче тәгәрмәч

булумы туйдырды – ул кабат «зам» булып утыруны кулай күрде. Бөкрегә

күнгәндәй, зыяны тимәгәч, аның барына-югына игътибар булмагач, утыра. Биш

елдан биш елга «Иң яхшы журналист» дигән исеменә өстәп, җиңел машина

бүләк ителүгә дә күнекте. Алу ихтималы булган дәрәҗәләрне алып бетергәч,

сиксән биш яшенә яңа дәрәҗә уйлап чыгарылуны көтеп яши, имеш, диләр.

Булса да булыр. Алырга күнеккәннең капчыгы зур була, диләр.

Кайтуымның җиденче көнендә, ютәлем йомшарып, температурам төшүгә,

отпусктан калган көннәремдә эшкә чыгарга теләвемне әйтергә «зам»га керергә

язылдым. Чиратым төшке аштан соңга булса да, ул мине сәгать унбергә үк

чакыртып алды. «Әллә сагынганмы?» – дигән уй йөгереп узды баштан.

...Килдем. Кердем. Гадәттәгечә сәлам бирдем. Гадәтенчә, ул аны алмады,

ә кулына тоткан хатка текәлеп, башын калкытмый гына:

– Эшкәме? Эшләргәме? – диде.

– Эшкә эшләр өчен чыгасың бит инде ул...

– Шулай булса икән... Һай, шулай булса...

– Башлап киткән эшләрем бар иде...

– Нинди эшләр? Әгәр сер булмаса...

– Алар күп инде ул... Саный китсәк...

– Санамыйк. Эш һәммәбезнеке дә бар. Эшләнеше генә юк...

– Үз адресыма андый гаепләү булганы юк иде шикелле!..

– Бу мәсьәләдә хуҗаның үзе белән сөйләшү кирәк булыр. Хат бик җитди,

ышандырырлык фактлар белән нигезләп язылган.

– Нинди хат?

– Менә ул хат... Заказной. Мин сине шул мәсьәләдә аңлатма бирергә очрашу

сорагандырсың дип уйлаган идем. Синең гафу үтенә белмәвең исемнән чыккан.

– Хат белән танышырга мөмкинме?

– Сиңа таныш эшләр буенча ул.

– Миңа таныш булмаган эш юк. Тагы нинди афёра икән? Күрәсе иде.

– Зинһар, агрессиясез генә аңлашыйк. Әйтергә тиешлесен хуҗа үзе әйтер.

Кирәк тапса, хатны да укытыр. Миңа мәгълүм кадәресе шул: оешма исеменнән

сатлыкҗаннар белән шартнамә төзеп, фашист офицеры токымнарын барлау

идеологиясен пропагандалау юлына баскан журналист безгә юлдаш түгел.

– Бу нәрсә: «кит» дигән сүзме әллә?

– Ә нигә киткән кешегә «кит» дияргә?

– ?

...Бу сүзләрен әйткәндә, ул без белгән «вечный зам» түгел, ә «сам»нарга

«сам» иде. Шомлануымны сиздермәскә тырышып:

– Үзенә хәзер керергәме? – дидем.

– Чакырса. Бу көннәрдә реорганизация эшләре белән мәшгуль. Вакыт тапса

чакырыр.

– Чакырмаса?

– Мондый хәлдә мин сиңа киңәшче түгел. Ихтыярың...

...«Ихтыярың» дигән җаваптан соң тәмам ихтыярым сынды. «Автопилот»

хәрәкәте белән операторлар бүлмәсенә төшеп, «разведка» ясарга булдым.

Үзсүзле операторлар аз булса да, әңгәмә кызык булды. Алар аңлавынча,

мин, җирне күчәреннән ычкындырмакчы булып, яшеренеп әзерләгән

шартлаткычыма ток үткәргәнмен икән дә сигнал көтәм икән. Хатның шуны

сизгән патриотлардан булуын «биш минутлык» киңәшмәдә хуҗа үзе әйткән.

«Ышанмасак та, тикшерми ярамый», дигән. Берсенең соравына икенчесе өчне

өстәп, сорау арты сораулар яуды:

– Сизгер патриотлар кем булуны үзең сизенәсеңме?

– Беләсем килмәсә?

– Андыйлар белдерерләр дә, бөлдерерләр дә.

– «А воз и нынче там», дигән шагыйрь.

– Шигырьне шига алыштырды. Заманы шул.

– «Җаныңның ваклыгын заманга сылтама!» диме замана шагыйре?

– Синең вакланмавыңны да хатка язганнар. Имеш, яңа мәзһәп оештыру

максатында фильм төшерү өчен кулыңа бирелгән ничәдер миллионнан баш

тарткансың... Доллардан!

– Бирелгән түгел тәкъдим ителгән!

– Димәк, дөрес?

– Белерсез әле. Сезнең белән эшлисе эш. Эшләрбез дә. Тешләрбез дә,

тиешлесен алырбыз да. Насыйп булса.

Оператор егетләр белән, ачыктан-ачык сөйләшеп, фикер уртаклашкач, алар

тәкъдиме белән Зәкәрия абзыйга «эш башланды» дигән телеграмма сугарга

үзәк почтага киттем. Оныттылар дип хафаланмасын, тыныч булсын картлач.

Телеграмманы алып тынычланырмы-юкмы, ә менә үземнең тынычлыгым

югалды. Хатынга хәлне сөйләүдән файда юк. Аның җавабы мине гаепләүдән

узмаячак.

Хатны үзем укымагач, эчтәлеген белмәгәч, «сам» белән очрашуга нинди

җавап әзерләргә белмим. Бәлки әле шуның белән узар, чакырмас. Ә менә

«зам»ның «юлдаш түгел» дигәне узгынчы сүз булмаса? Реорганизация дигәне

нәрсә?

Киңәшләшергә таныш юристларым булса да, Мәхмүт абыйга барырга

булдым.

Атказанган юрист тиз генә җавап бирмәде. Көттергән җавабы да

тынычландырырлык түгел иде:

– Да, проблема, – диде ул, ухылдап-ахылдап сүземне тыңлагач. – Беләсеңме

нәрсә, коллега, – дип, сүзен дәвам итмәкче булган иде, тукталып калды.

– Белмәгәнгә күрә өегезгә килдем, Мәхмүт абый, киңәш ит: нәрсә булыр

икән?

– Мондый сорауга җавап бирү өчен, хуҗагызның сиңа конкрет тәкъдимен

белү кирәк...

– Соң булса? Әгәр аның карары әзер булса? Мин пенсия яшенә чыккан...

Нет человека – нет проблемы. Мәсьәләнең бик гади генә чишелеп куюы бар.

– Гади күренсә дә, ситуациядән төрлечә чыгу ихтималы бар.

– Кодекста ничек каралган?

– Ничек, ни өчен, кем өчен дигәндә, кодексның кирәклесен табу да хикмәт...

Давай, син миңа рәсми приёмга языл. Именно мине сора, мин хәзер элеккеге

штатта түгел. Үтенечең кабул ителсә, мин бер-ике көнгә эшкә чыгармын. Үзең

беләсең – сайлаулар якынлаша. Эшем муеннан булса да, синең өчен чыгармын

– сора. Именно мине!

– Чыкмагыз! Таныш юристларым бар.

– Бу ситуациядә теләсә кайсы юрист киңәш бирә алмый. Син по крупному

эләккәнгә охшыйсың, хаҗи...

 

4 БҮЛЕК

Көрәш баскычлары

Куркырлык сәбәпләр булмаса да, шомлануым тагы да артты. Беркая чыкмый,

беркемгә шалтыратмый «сам»ның чакыруын көтеп ятам. Тагы температурам

уйный башлады. Йә күтәрелә, йә төшә, кан йөрешен җиңеләйтеп, нервларны

йомшарту өчен мунчада кызынырга киңәш бирделәр. Күрше подъездда яшәүче

пенсионер белән парлашып, парланырга йөри идек.

– Кичә генә мунча кергән булсам да барам! – дип ризалашып кына калмады.

– Үзем куганны күпме алыйм? – диде ул.

– Миндә аның кайгысы юк, күрше, рәхмәт.

– Ә нинди кайгың бар?

...Мин аңа кыскача, Коръән «тикшерү» вакыйгасын, Зәкәрия абзый белән

танышуны, аннан заказлар кабул итүемне, «Религии мира» журналының

хәбәрчесе белән булган әңгәмәне, шәхесемә кара яккан шикаять хаты килүне,

«зам»ның янавын – барысын да кыска-кыска гына сөйләп:

– Нинди чара күрелү ихтималы бар? – дидем.

– Әгәр хат Диния нәзарәтеннән булса, пүчтәк эш түгел бу. Андагы халык

грамотный: нәрсә язарга да, кемгә, кайчан язуны да беләләр. Хакимият белән

бер йөкне тарткач, курку кимеде аларда.

– Диннең дәүләттә, дәүләтнең диндә эше юк ич.

– Юк иде. Хәзер бар, – диде күршем, бик яшерен сер чишкәндәй.

– Син мәсьәләне артык куертасың кебек.

– Син анда аңламаганыңны аңлату сорагансың. Мин дә сорар идем.

Сорауларым тел очымда йөри. Мин шунысын нык беләм: саф күңелгә гөнаһ

ябышмый. Иман ныклыгы шунда.

– Күңелең сафлыгына ышандыру авыр шул.

– Ә син аңа ышандырырга тырышма! Үзеңчә яшә!

– Буш имезлекне көчләп авызга каптырганда нишләргә?

– Татардан азган философ Чаадаев Рәсәйгә карата: «Её прошлое позорно,

настоящее малосимпатично, а будущее более чем сомнительно», – дигән.

«Сомнение» – «шикле», «шөбһәле» дип тәрҗемә ителсә, мин Чаадаевка

ышанмыйм. Киләчәк шикле дә, шөбһәле дә булсын! Әмма булсын гына ул,

килсен генә! Аның нинди булуы безнең үзебездән тора ич! Синнән, миннән!

Әгәр сиңа буш имезлек каптыралар икән – син аны авызыңа капканчы,

шикләнүеңә шатлан: һәр ачыш, һәр белем шикләнүдән башлана. Хафаланма,

әйдә, киттек!

– Әләккә каршы дару юклыгын беләм.

– Әләкнең идәне черек, түшәме ачык!

...Мунча чыккач, термоска төрле үләннәр салып пешерелгән хуш исле чәй

эчеп утырганда, үзенә-үзе каршы килеп: «Шикләндермәгән хакыйкать бар

дөньяда. Мәсәлән – үлем. Ул, шиксез, килә торган хакыйкать», – диде күршем.

– Үлем турында сөйләшәсем килми.

– ...Теге кара елларда атылгач, безнең мулла бабайны «Архангельское

зиратына Туганнар каберлегенә күмелде», дигәннәр. Урынын тапмасак та,

чәчәк илтергә әни мине бер тапкыр алып барды. Бәлки, эзләнүләреңне шуннан

башларсың? Анда кемнәр генә күмелмәгән?! Кәрим Тинчурин, Галимҗан

Ибраһимов та шунда ята, диләр.

– Зәкәрия абзыйныкылар гади тимерчеләр булган бит...

– Тимерчеләрне дә сәясәт җинаятендә гаепләп атканнар.

– Анысы шикләндермәсә дә, рәхмәт... соңрак барырмын.

...Рәхмәт дисәм дә, эзләнүләрне Архангель зиратыннан башламадым.

Зәкәрия абзый үзе язып биргән фамилияләрнең нәселләрен табып

сораштырырга булдым. Бәлки, алар ни дә булса хәтерлиләрдер...

Гомере буе Зәкәрия абзыйлар эшләгән заводтан пенсиягә чыккан Әнвәр

абзый сөйләгәннәрдә өметләндерү чаткылары бар иде:

– Ничәнче елда икәнен хәтерләмим – Брежневны күмеп, кәнәфигә Черненко

утырган көз иде бугай. Җылы яклардан җирән чәчле бер әфицәр кайтып, анасын

хәтерләүчеләрне эзләп йөрде. Фотосын күрсәтеп сораштырса да, очраткан

марҗам түгел иде.

– Фотодан марҗалыгын белеп буламыни?

– Исемен «Люда» дигәч, сары чәчле булгач – марҗа булмый, кем булсын?

Хикмәт шул блондинка улының һәйкәл куйдырырга кайтуында! Менә,

ичмасам, бала дисәң дә бала! Ә безнекеләр... үзеңнән калган акчага да таш

куйдырмаячаклар... тәүбә...

– Бала үзе үк ата-анага һәйкәл.

– Анысы да дөрес. Бу җирән кешенең янында улымы, оныгымы сөйләшүне

тыңлап торды. Күрәсең, әбиләре аның өчен дә кадерле кеше...

– Һәйкәл турында тагы ни дә булса беләсеңме? Куелдымы ул?

– Үлгән кешегә дога гына кирәк дидем дә, шундый бала табып калдырган

Ана рухына дога кылдым. Моны оныттым, дияр идем, отдел кадрдан бермәл

Флүрә шалтыратты: заводта эшләп, шәхес культы чорында корбан булганнарга

һәйкәл ачу тантанасына кил, ветераннарга күчтәнәч бар, шул Люда малае акча

җибәргән, диде. Баралмадым, чирли идем. Минем өлешне кемгә биргәннәрдер.

– Һәйкәлен күрдегезме соң?

– Завод идарәсе янындагы стенага беркетелгән мәрмәр такта икән ул. Шунда

язылган фамилияләр арасында «Людмила Александровна Терентьева» дигәне

җирәннең анасы булгандыр инде.

– «Людмила»мы, «Любовь»мы?

– Анысын һәйкәлне ясаучыдан сорап дөресли аласың! Чөнки хәзер ул

заводның хуҗасы ниндидер «ООО» ди.

...Идарә бинасы да, андагы мәрмәр такталар да каядыр күчкән булып чыкты.

...Рәссамнар берлегендә мин эзләгән сынчының вафат булуын, сәнгать әсәре

дип саналмаган эшләрнең документлары сакланмавын әйттеләр.

...Генрихның, Казанга килгәч, кайда, кемнәрдә тукталуын белү зарурлыгы

туды. Яшьтәш-танышларыннан кем дә булса берсе исәндер, алар белән

очрашкандыр, дигән фикер мине кайчандыр Зәкәрия абзыйлар яшәгән бистәгә

китерде. Бистәнең исеме сакланса да, бараклар урынындагы 9-12 катлы

йортлардан Рыжий Генрихны хәтерләүчеләрне табу нерв бозу гына булачагын

күргәч, сорашып та тормадым – киттем.

...Өмет Шаршада балалар йортында тәрбияләнеп таралышкан егеткызларның берәрсен табып, сораштыруга күчте.

Министрлыкларда Шаршада балалар йортының инде күптән ябылуын,

авылының да бетеп баруын, кемнәрнең кайдалыгы турындагы мәгълүматларнең

сакланмавын әйттеләр. Бу эшләрне отпускадан соң эшкә чыккач, телевидение

исеменнән эшләү нәтиҗәле булачагына өметләнеп, Генрихны эзләүдән

Зәкәрия абзыйның әтисе кайда күмелүен белеп, тартмадагы туфракны

«җирләү» хәстәренә керештем. «Ритуальные услуги»га шалтыратып, кем белән

сөйләшергә, аларның эш вакытларын белдем. Ландыш Радиковнага килергә

куштылар, мондый мәсьәләләрне ул гына хәл итә ала, диделәр.

«Коры кашык авыз ерта»дан чыгып, аңа «Александрит» кашлы көмеш

беләзекне бирергә булдым. (Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, алып кайткан

бүләкләрне хатын: «Торсын әле, сәбәпсез өләшми тор», – дип тараттырмаган

иде.)

Исеме Ландыш булса да, тигәнәккә тартым кыяфәтле мадам, бик мәрхәмәтле

күренергә тырышып, «хуш киләсез, көтә идек, кемне озатабыз?» дип

каршылады, кәгазь салфетка белән урындыкны сөртеп: «Утырыгыз!» – диде.

– Рәхмәт илтифатыгызга.

– Игътибар белән тыңлыйм – сөйләгез! – диде ул, кемгәдер телефон

шалтыраткан арада. Күземә карамый гына ул номерлар җыя, мин «гозеремне»

сөйлим.

Зәкәрия-Самуэль тарихының хаҗдагы очрашуларга кадәрен сөйләдем дә,

тартманы күмү мәсьәләсенә күчкәч, тукталдым. Чөнки Ландыш Радиковна

мине тыңламый, кем беләндер телефонда сөйләшә иде – ул да туктап калды.

– Прекрасная легенда, – диде ул, күзләремне бораулап, – кызганыч, Иске

зиратка күмү, вообще юк; мәрхүм бик дәрәҗәле кеше булса, югарыдан күрсәтмә

кирәк. Күрсәтмәсез күмү түгел, зиратка керү дә чикле. Яңа зиратка күмегез!

Почётный гражданин булса, нибары кырык мең сум...

...Шунда мин, вакыт җиткәнен чамалап, кыйммәтле беләзекне чыгардым

да, туфрак салган тартма күмеләчәк урынның шушы җиһазларны эшли торган

фабрикалар хуҗасы өчен икәнен (аңларга теләгән кеше аңларлык), «җырлап»,

«буш итмәс» дип тә өстәдем...

...Ландыш Радиковна тагын телефон номерлары җыеп, бик тә җаваплы

урын биләүче «вечный» депутатның исемен атады да: «Киңәшмәне башлый

торыгыз, мине монда бүлдерделәр», – диде. Аңлашыла: бу аның үзен бик

кирәкле «кишер яфрагы» булуын күрсәтүе иде.

Аннары ул, бер сүз әйтми, беләзекнең проба саннарына карап,

«Александрит»ын тикшерде дә, «мәҗбүр иткәч, тыңламый булмый инде»

кыяфәтендә, аны сул кулына киеп тә куйды. Шуның белән, «операция

тәмам»лануын аңлатып, тагы телефонга үрелде. Һаман чыгып китмәвемә

гаҗәпсенгәндәй, нәрсәдер әйтмәкче иде дә, ялгыш туфрак салган тартмама

күзе төште.

– Күпме тора инде бу безнең акчага?

– Сатылмый бу, күмелә!..

– Беләзекнекен сорыйм.

– «Жигули» шестёркасыннан ким түгелдер.

– Кемегез була үләчәккә претендент?

– Хаҗда таныштык... Аның байлыгы Австралиядә – җиденче, дөньяда йөз

илле алтынчы урында.

– Кеше кесәсендәгене санамыйк...

– Әйттем исә кайттым...

– Сез мине уенчык биреп алдамакчы булсагыз – нык ялгыштыгыз; мин

бирегә эксперт чакыртып, аның чын хакын тикшертә алам бит...

– Чакыртыгыз! Миңа да кызык булыр...

– Әтәчләнмик! Ул сезнең исәпкә булачак. Ә мин сезнең белән үзем уртак

тел табарга телим. Мөмкин булса...

– Ә миңа тел түгел, урын кирәк.

– Үзегезгәме?

– Кулыгыздагы тартмага дип сөйләдем ич...

– Махсус шушындый операцияләр өчен эшләнгән тартмамы бу «иномарка»

тартма?

– Бу тартмада диңгезгә чумганда медуза тешләмәсен өчен сөртенү мае

булган. Зәкәрия абзый анда балчык салган. Чөнки бездә монда медузалар юк

дип уйлаган.

– Тартмада чын балчык булуын раслаган нинди документыгыз бар?

– Соң... шул балчык үзе! Ягъни, туфрагы! Ачып карагыз!

– Исеме ничек?

– Австралия туфрагы.

– Урын туфракка кирәкме?

– Тартмасы белән күмәргә кирәк аны, урын биләр өчен.

– Кабер ташына «тартма» дип кенә куярсызмыни?

– Самуэль Конапацкий дип...

– Яһүдмени ул?

– Польша татары дип сөйләдем ич.

– Алласы кем?

– Алла һәммәбез өчен дә бер – Алла!

– Шулай икән, нигә католиклар зиратыннан урын эзләмичә, безгә килдегез?

Польша кертмиме?

– Чөнки мөселман ул.

– Аларда мөселманнарны күммиләрмени?

– Ул күмелгән инде. 1945 елдан анда ята.

– Шулай булгач, нигә аңа Казан зираты кирәк? Ике җирдә ятмакчымы?

Хи-хи-хи!

– Аңа түгел – урын Зәкәрия абзыйга кирәк, ягъни документ-тәзкирәсе

буенча Конопацкийга. Тегендә Конопацкий Зәкәрия абзый исемендә ята. Монда

Зәкәрия абзый Конопацкий булып ятачак.

– Урын кайсына кирәк?

– Зәкәрия абзыйга. Документ буенча Конопацкийга.

– Димәк, ике урын?

– Мин сезгә сөйләшүебезнең башында ук аңлаттым: бер урын кирәк!

Авансом!

– «Аванс» сүзен әйтсәгез, күптән аңлаган булыр идем: әйтмәдегез. Нәрсәдер

сөйләдегез дә сөйләдегез... Главное калган.

– Зәкәрия-Самуэль тарихын сөйләдем.

– Миңа тарих түгел, факт кирәк!

– Ә миңа әнә шул тартманы Зәкәрия абзыйның әтисе каберенә янәшә күмү

кирәк. Факты бары шул гына.

– Ә авансы?

– Урын!

– Каберен таптыгызмы соң?

– Шуңа сезгә килдем.

– Сүзне шуннан башлау кирәк иде. Ә сез «ике исемле поляк», «Самуэль»,

«Зәкәрия» легендалары белән баш катырасыз. Конкретика кирәк! Натура!

– Хәзергә Австралиядә яшәүче Зәкәрия абзыйның әтисе белән янәшә

Казанда җирләнәсе килә. Натурально.

– Аның мөселман яисә Польша татары булуын раслаган нинди документыгыз

бар?

– Ул Польша татары түгел, ә казанлы! Хаҗда бергә булган казанлылардан

шаһитлык белешмәләре яздырырга мөмкин.

– Аларны кем раслый?

– Кирәк дисәгез, Диния нәзарәтендә раслый алалар. Шаһитлар бар. Зәкәрия

абзый өчен иң мөһиме – атасының каберен табу.

– Ничек табарга җыенасыз?

– Сезнең ярдәм белән!

– Казан зиратларында күмелүе турында документы бармы?

– Сездә булырга тиештер дип уйлыйм.

– Ә мин «бу абзый мине ни өчен шантажировать итә икән?» дип уйлыйм.

...Җитмеш ел элек күмелгәннәрнең түгел, җиде ел элек үлгәннәрнең дә

данныйлары яңа зиратларда гына саклана, сакланырга тиешле булса.

...Мондый «иномарка» тартмаларны күмү өчен Диния нәзарәте рөхсәте

белән крематорийдан белешмә язуы кирәк. Крематорий Казанда юк. Аның

өчен мәетне Мәскәүгә алып барып яндыру кирәк. Әгәр Диния нәзарәтеннен

һәм крематорийдан язуларың булмаса, бу тартманың эчендәген махсус

лабораториядә тикшертеп, зарарсызлыгын раслатырга кирәк. Бәлки анда

Сибирская язва микроблары тулыдыр?

– Туфрак кына, символ гына анда...

– Нинди символ, нинди туфрак?

– Туфрак – туфрак инде: карагыз.

– Барыбыз да туфрактан яралган. Кайсы Зәкәрия туфрагы, кайсы

Конопацкийныкы булуын белергә кирәк.

– Ник аларны белү кирәк?

– Һаман аңламадыгызмы?

– Сез аңлагыз: Зәкәрия абзыйның атасы янында күмеләсе килә! Мин монда

бер йомышчы гына, ягъни, акча – аннан, эш – бездән!

– Алайса тартманы калдырасыз. Анализлар үткәрү безнең оешма өстендә

булыр. Рәсми заявка белән тикшертсәгез – илле биш мең, танышлык аша,

квитанциясез эшләтсәгез, кырык биш меңгә төшәр.

– Минем бу өлкәдә танышларым юк.

– Мин сезнең танышыгыз булырга риза. Кайсы юлны сайлыйсыз?

– Кайсы тизрәк эшләнә?

– «Тизрәк» дигәндә, күпме вакыт сезне канәгатьләндерә?

– Сезнеңчә күпме?

– Максимум кырык көн. Минимумы бер ай.

– Риза. Тик мин өйгә кайтып, акча күчерү мәсьәләсен хәл итәргә тиешмен.

– Танышлык белән эшләнгән эшләр өчен банк яки почта аша түләнелми,

ягъни квитанциясез генә. Алдым – бирдем и... вәссәлам.

– Миңа квитанция түгел – рөхсәт язуы кирәк.

– Менә сезгә пропуск. Шуны Иске зират администраторына биреп, озатучы

алырсыз. Кая барып, нәрсә күрсәтүне ул белә. Эзләгән мәрхүмегезнең сезне

көтеп ятуы бик ихтимал.

– Рәхмәт...

– Мин сезне иртәгә иртәнге сигезгә шушы бүлмәдә көтәрмен. Билетны

урын тапкач алырсыз. Сөйләшкән шартларда, дигәнем...

...Икенче көннең иртәсендә хатыннан әҗәткә илле мең алып, кайбер

нәрсәләрне ломбардка тапшырырга ниятләп, юлга чыктым. Трамвайга

барганда, юлымны кара мәче кисеп узгач, такси тотып, ломбардка таксида

илттердем.

...Акчаны Ландыш Радиковна кулына тотмады, гөл чүлмәге астына куярга

кушты. «Куюны» күрүгә телефонга тотынды, кемгәдер утыз алты көннән

дигәнне аңлатты да, миңа тагы бер билет бирде. Аннары күземә карамый гына:

– Уңышлар телим! – диде дә журналын актарырга кереште.

Бу инде миңа «эшең бетте, китәргә мөмкин» дигәнне күрсәтү иде. Гөл

чүлмәге белән хушлаштым да Иске зиратка юл тоттым.

...Зират конторасына Ландыш Радиковна шалтыраткан булып чыкты –

Әбелнәгыйм исемле егет көтеп тора иде. Бераз салмыш булса да, фикер

йөртүенең ата-анасы бар:

– Син, абзый, ак болыт астындагы бозавыңны эзлисең. Аны күптән суеп

ашадылар инде (сөяген дә таба алмассың). Иркенрәк бер буш урынны билгелә

дә: «Таптым!» – диң. Мин шуңа чын шаһит! Өч шаһит дисәләр, өчне табам!

Барысының да яше сиксәннән узган булыр. Олы мәчеттә язуын грамотно

яздырып, мөһерен бастырып бирәм. Казу, күмү расходларына җәмгысы унбиш

бөтен дә, плүс миңа чәйлек.

– Аңладым шикелле.

– Ризалык сүземе бу?

– Рөхсәт ителгән мөмкинлекләрдән файдаланып, әүвәл үзем эзләп карарга

телим.

– Аны эзлисе юк. Андый урыннар, күп булмасалар да – барлар. Килешеп

эшләгәндә...

– Хәзергә эшнең шушы этабында аерылышыйк. Татулык белән.

– Татулыкны тотып кибеткә кереп булмый. Аванс калдыр. Барыбер

киләчәксең бит...

– Янымда наличный акчам юк, энем, ышан. Кыйммәтле муенсам бар, шуны

калдыра алам. Кызларыңа шәп бирнә булыр...

– Минем кызым юк.

– Хатыныңа...

– Хатыным ялтыравыкка кызыкмый.

– Анаң исәндер?

– Мин детдом баласы.

– Кайсы детдомда үстең?

– Хәзер юк инде ул.

– Ничәнче елларда?..

– Армиягә киткәнче... Мин соңгы потоктан. Безне Иж-Бубыйга кушкач

бетте Шаршада детдомы. Хәзер инде авылы да беткән, диләр.

– Кызганыч...

– Син үзең дә шуннанмы әллә? Ник кызганасың?

– Анда тәрбияләнгән Генрих исемле кешене эзлим мин... Хәзер өлкән

яшьтәге пенсионер булыр иде ул җирән малай. Исәнме-түгелме – белүче,

күрүче юк.

– Безнең группада Генрих исемле җирән удмурт малае бар иде. Бик кыю,

булдыклы иде – корт чагудан үлде ул.

– Детдомда медперсонал да юк идемени?

– Урманда була ул хәл. Карт юкә агачының куышында корт оясы табалар.

Кояш баегач, балын алмакчы булып, агач түбәсенә менеп китә бу. Күзлек

урынына битен майкасы белән генә каплый, аркасы ачыла... ...Үзем күрмәгәч,

дөресен белмим. Кулын тыгып, кәрәзнең кайдалыгын белүе була – икенче

тишектән чыккан күч моңа сарыла... ...Тәненнән йөздән артык корт угы

алганнар. Бәлки, исән дә калган булыр иде – шешенмәс өчен дип, Иж суына

чума ул. Кич бит, төн. Су салкын. Күрәсең, көзән җыерган мәрхүмне. Гәүдәсен

икенче көнне күпер турыннан табалар. Бик кыю егет иде...

– Кыюлыкның урыны башка эштә кирәк шул.

– Чаңгы ярышларында ул гел беренче килә иде. Сабантуйларында баганага

менү – аныкы.

– Бәлки аның исеме Генрих булмагандыр? Милләте дә удмурт түгелдер?

Бакыр чәчле «рыжик»лар башка милләтләрдә дә бар ич.

– Ул кадәресен белергә мин бит кечкенәләр группасында идем. Аның

чын дөресен детдомда тәрбияче булып эшләгән Мөслимә апа белергә тиеш.

Генрихны күмгәч, аны гаепләп тә маташтылар; янәсе, карамаган, күздән

ычкындырган... Син аның үзен күреп сораштыра аласың! Туксанны узган

булса да, исән әле ул, Казанда, улларында яши. Аның белмәгәне юк. Казанга

килгән-киткән белән очрашып тора. Ул белми калмас.

– Адресын әйтә аласыңмы?

– Аның улы театрда рәссам. Кәшфи атлы.

– Син миңа бик зур ярдәм күрсәттең, энем. Кызганыч, бүләгемне алмыйм,

дисең...

– Хакын да белмәгән нәрсәне алудан ни мәгънә?! Килерсең әле. Зират

– очрашулар урыны бит ул... Монда килми калган кеше юк. Килгәннең

һәркайсына мин кирәк. Бигрәк тә мәрхүмнәргә...

...Мин бу Әбелнәгыйм атлы егетне дә Хызыр галәйһеәссәламдер дип кабул

иттем. Ул миңа Генрихны эзләүдә туры юл күрсәтте.

...Рәссам Кәшфине Минзәлә театрында спектакль чыгара, диделәр. Адресын

бирделәр.

Комиссионкага кереп, муенсаны тапшырдым да, күчтәнәчләр алып,

Мөслимә апага киттем...

Ул ачык йөзле, үз көчендәге бик пөхтә әби икән. Күрешүгә торып утырды

да, күчтәнәчләремне алып, дога кылгач:

– СинеМин аңа Генрих исемле ниместән туган малайны эзләвем турында сөйләдем. хәтерләмим... Кем соң син? – диде.

 

ӘСӘРНЕҢ ДӘВАМЫН МОНДА БАСЫП УКЫГЫЗ: "КАЗАН УТЛАРЫ" 8 САН, 2016 ЕЛ (16 НЧЫ БИТТӘН БАШЛАП).

 

"КУ" 7, 2016

Фото: pixabay

 

 

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: