Күпер (повесть)

Язмамны ахырыннан башласам да, башыннан тотынсам да, иң кирәкле бер «кисәге» төшеп калыр һәм «чылбыр» ялганмас кебек тоела. «Кисәк»ләргә генә түгел, аерым сүзләргә дә кагыла бу искәртү. Әйтик, «детдом» сүзен ник «балалар йорты» дип кенә язмыйм? Чөнки «детдом» – ул балалар йорты гына түгел, ул без үскәндә «башка дөнья», «үзгә тормыш», «могҗизалар иле» дигәнне дә аңлата иде.

Тагын бер кисәтүем: вакыйгалар минем исемнән язылса да, кайберләре ишетелгәннәргә таянып, «чылбыр»га ялганыр. Кайдадыр сүз ялганга таянып ялгана икән, аның да нигезендә чын дөреслек ятар. Икенче төрле әйткәндә, ялган чыннан башлана.

Карга боткасы

...Безнең авыл «Мәнәвезтамак» дип атала, чөнки ул Агыйделгә коючы Мәнәвез елгасы буена урнашкан. Елганың теге ягында – «дөньяның иң биек» тавы, тау өстендә – дөньядагы иң куе имән катыш нарат, каен урманы. Урман артында, Агыйдел буендагы Актау башында, детдом. Ачылган чагында детдомда тирә-як авыллардан җыелган ятимнәр генә тәрбияләнсә, сугыш башлангач, ул Белоруссиядән, Литва белән Латвиядән, Молдавиядән эвакуацияләнеп килгән төрле милләт балалары белән тула.

«Тутыру» сүзен безнең авылдан детдомга менеп эшләп йөрүче «воспитательница»ларның өйләренә бала ияртеп кайтуы әйттермәдеме икән:

«Ятар урыннары юк – китереп тутырдылар».

«Бер кашык белән биш авыз тутырырга».

«Төпсез коены су белән тутырып буламы?..»

...Эшләр җайланып киткәч, мондый сөйләшүләр кимесә дә, тәрбиячеләренә ияреп кайтучы балалар артты. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр. Һәрхәлдә, бертуган ике малай, Гомәр бабайның кызы Кәшифә апага ияреп кайтып, атналар буе безнең авылда яшәде. Детдомга «отмечаться» итәргә генә менәләр икән.

...Кәшифә апа (минем туган абыем Әүдахның «ярәшелгән» кызы) икесенә дә унсигез яшь тулуга, загска кереп, туй ясаячаклар. Алар шуны көтеп яши. Болар турында мин әткәй белән әнкәй сөйләшүеннән аңладым. Хәзер инде, әткәй «трудәрмиягә» алынгач, абыйның көн-төн шул Кәшифәне сагалавыннан, әнкәйнең аны «сабыр бул, ашыгып өзмә пешмәгән алманы», дип акыл өйрәтүеннән, бу эшләрнең ахыры якынлашуын сизенеп, мин дә туй булуын көтә идем. Тик абый түгел, мин ашыкканмын.

...1943 елның елгаларда боз киткән кояшлы бер җомгасында, әнкәйнең фин сугышыннан гарипләнеп, үпкәсенә салкын тидерүдән авырып үлгән энесе Шәрифулла абзыйдан калган кәчтүм-чалбарларны киеп, кулына думбрасын алып («гитара» дигән сүзне сирәк әйтәләр), ике иптәш егете белән абый каен суе эчеп хозурланырга киттеләр. Урманга. Әнкәй: «Кем инде урманга юньле кием киеп бара», – дип, сукранып калды.

Ул көнне авыл малайларына ияргән детдом балалары белән, кешедән- кешегә кереп, кәрҗин-чиләкләребезгә «карга боткасы» пешерергә ризык җыябыз. Күпләр йомырка бирсә, кемдер уч тутырып ярма, сыерлылар – сөт, кайберләре кашык тутырып май сала. Сугыш чоры булса да, һәр йорттан нидер тама. Ире, чулакланып, әрмиядән котылып калган (әнкәй «качып калган», ди) Хәкимәттәйнең хәтта «кәрәмил» дигән ике кәмфит белән бер шакмак чын шикәр бирүе олырак малайларны сугыштыра язды. Учак тергезү өчен кәрәчин шешәсе тоткан Җәүдәт белән коры утын күтәргән Сәгыйть кәрәмилне алып капсалар да, шикәрне, бүлә алмагач, кәрҗингә салдылар. Ризыклар җыелып беткәч, Җәүдәт белән Сәгыйть җитәкчелегендә «боткачылар» Мәнәвез елгасының теге ярындагы «Сыер кулы» дигән тау ышыгына юл тота. Мин дә шунда. Мәнәвездә бозның тыгылган чагы. Теге якка турыдан-туры чыгып булмаса да, боздан бозга сикереп, кырыйларга салынган иске такталар аша кичү мөмкинлеге ясаганнар. Ул чакта яшем җиде тулып узганлыктан, миңа, озатучысыз, үземә генә бару рөхсәт ителгән иде. Алай гына да түгел, эвакуацияләнеп килгән Вәсилгә күз-колак булуда аның абыйсы Вәдимгә ярдәм дә итәргә кушыла. Кушучысы – киләчәктә үз җиңгәчәм буласы кеше, шуңа күрә, «күз-колак» булу ни икәнен аңламасам да, йомыш кушылу, йомыш алу абруемны үстергәч, «ярый», дип ризалашам.

Мәнәвезне кичү урынындагы тау итәгендә абый ике иптәше белән, боткачыларны дәртләндереп, думбра чиртә, такмак әйтә. Әлегә «җиңгәчәй» дияргә рөхсәт ителмәгән Кәшифә апа, детдомнан төшкән һәр балага нидер әйтеп, озатып кала. Тәрбияче! Боткачылар төркеме, Мәнәвезне кичеп, «Сыер кулына» күтәрелгәч, нәрсәне ничек пешерү мәсьәләсен хәл итте дә, Җәүдәт белән Сәгыйть учак тергезеп җибәрделәр. Безгә, «мешайт» итмәс өчен, ботка пешкәнче чүпрәк туп тибеп, пыяла ватыгы салып, аксаклы уйнарга куштылар.

Күпме вакыт уйнаганбыздыр, кинәт, кемдер берәү: «боз китә», «боз ага», дип кычкырмасынмы! Без моны шатлыклы хәбәр буларак кабул итеп, «ура» кычкырышсак, учак тирәсендәгеләр исә, тиз-тиз җыенып, таудан елгага таба чабыша башладылар. Кемдер кая барырга, нишләргә белми елый; кемдер кемнедер чакыра, кемдер (соңыннан олыларча әйткәндә) «чын-чынлап паниковать итә», авыл ягына чыгарга ашкына. Ә мин, шул буталыштан файдаланып, Хәкимәттәй биргән шикәр шакмагын эзлим. Юк бит! Юк! Таба алмавымнан гаҗиз булып, башымны күтәреп карасам, Вәсил белән Вәдим миннән нидер көтеп торалар.

– Нигә кайтмыйсыз? – дип акыруымны сизми дә калдым.

– Кая? – диде Вәдим.

– Кая булсын – өйгә!

– Безнең өй Белоруссиядә калды ич!

– Мондагысына!

– Детдомгамы?

– Кәшифә апаларга!

Елап интегүче Вәсилне җитәкләгән Вәдим үзе елый да, йөгерә дә алмый һаман аптырап тора. Елар иде – юатучысы юк. Әтисе сугышта, әнисе эвакуацияләнеп килүләренең икенче елында ук кинәт авырып вафат булган. Ятим калган ике улы рәсми детдом балалары саналсалар да, әниләре исән чакта яшәгән колхоз йортында Кәшифә апа карамагында көн күрәләр.

Силсәвиткә килгән пичәтле язу буенча, әтиләре «хәбәрсез югалган» офицер икән. Әмма аның табылуы ихтимал булганлыктан, малайлар шул табылу хәбәрен көтеп яшиләр. Күпмедер пособие дә, «эвакуацияләнгәннәргә» бирелүче икмәк тә алалар. (Әнкәй аларны ике сыерны имүче бозаулар, ди.) Имеш-мимешләргә ышансаң – Кәшифә апа шул ятимнәр ризыгы исәбенә аларны карап яши, имеш.

...Боз агудан яшәү агышына күчеп, читкә китеп барам икән...

Без, өч малай, аксап-туксап, елый-елый кичү турына килеп җиткәндә, боткачыларның барысы да диярлек елганың авыл ягына чыгып, айдан төшкәндәй, көтеп торучы – каршы алучыларга күргән-белгәннәрен сөйлиләр. Тау итәгендә думбра чиртеп, такмак әйтеп утырган өч абыйның өчесе дә, тыгылган боз өемнәренә куллары белән ишарәләп, безгә юл күрсәтәләр. Ә мин, алар сүзенә карамый, ярга чыгарып ташланган озын тактаның бер башын ярда калдырып, икенче башын ләмгә утырган бозга аудардым да, сикерә-сикерә, теге якка чыгып егылдым. Яткан җирдән күрәм – Вәдим дә әнә Вәсилгә минем арттан барырга, сикерергә куша, этә, төртә, өстери, куркыта. Тегесе курыкмый, тыңламый, карыша. Энесен кулыннан ычкындырып, яр буенда яткан таякны алыйм дисә, Вәсил инде упкын эчендә – чоңгылда. Күрмәдем – әллә инде ләмгә утырган боз кисәге күтәрелеп, әллә ялгыш басудан тактасы шуышып, суга батуын Вәсил үзе дә сизми калгандыр. Әмма бу хәлнең үлем икәнен тау итәгендә тамаша кылып утырган абыйлар бик яхшы аңлаган, күрәсең. Күз ачып йомган арада, өч егетнең берсе таудан чабып төшә дә чоңгылга сикерә. «Ух, ах, уф»!..» Авыл ягына чыкканнар арасында тавыш күтәрелә. Янәсе, ничек- ничек итәргә, ничек чыгарга өйрәтәләр. Алар өйрәтә, ә Вәсилне эләктергән егет күздән югала. Үлем тынлыгы урнаша...

Яр башындагылар берсен-берсе кочаклап, кемнедер гаепләп сүгенгән, елашкан арада, бөтенләй көтелмәгән яктан, Вәсилне күтәреп, коткаручы абый килеп чыга. Аптыраудан, гаҗәпләнүдән тагы тынлык булып ала. Шунда мин өстеннән су саркып торган коткаручыга карасам – ул үземнең Әүдах абыем икән. Абый! Ул аны-моны карамый, өйрәтүчеләр сүзенә колак салмый – Вәсилне, костырып, ясалма сулыш алдыру белән мәшгуль. (Ясалма сулыш алдыруның ни икәнен мин шунда күрдем.) Тыгылган боз өемнәрен басма итеп, абыйның иптәш малайлары Вәдимне дә чыгарып бастырдылар. Абый, киемен сыгып киюгә, миңа кычкырды:

– Ятма, җир салкыны тияр!

Иптәш егетләре белән алар авылга таба чаптылар. Мин дә аларга иярдем. Яр буена нидер сизенеп төшкән безнең әнкәйгә Вәсилне коткаргандагы батырлыклары турында мактана башладылар.

Җәүдәт: «Мин аңа су агымына карама, минем арттан баруыңны гына бел! – дисәм дә, малай тыңламады – агымга карады».

Сәгыйть: «Яр буендагы колганы тот! – дим, ә ул колагын тота».

Ә Хавадис исемле малай Җәүдәт белән Сәгыйтьнең йомырка тутырган кәрҗиннәрен кулдан ычкындырмый, боздан-бозга сикереп, өйләренә таба чабуларын күргән...

...Бу гайре табигый хәл, авыл халкы өчен, озак гомерләр онытылмаслык бер вакыйга булса, ышанганнар өчен Вәсил – бер үлеп терелгән кеше, безнең абый исә, Хозыр галәйһиссәламгә тиң изге җан буларак, телдән телгә күчеп яшәде.

...Хәзер туган көннәрне елына ничә тапкыр кирәк, шулай бәйрәм итеп үткәрәләр, элек бит авылда туган көннәрне үткәрү йоласы, гомумән, юк иде.

Карга боткасы пешерәсе көнне егетләрнең каен суы эчәргә дигән сылтау белән урманга менәргә җыенулары – абыйга унсигез яшь тулуны билгеләү, ә тау итәгендә утырулары исә Кәшифә апаның килүен көтүләре булган икән. Ул көнге вакыйгаларның җанлы шаһитлары булсак та, Кәшифә апаның тоткарлануына сәбәпне без белмибез әле.

Вәсилнең суга батачагын күңеле белән сизенгән дияр идең – бу ышанычлы сәбәп түгел. Чөнки Кәшифә апа, авылдагы җиде комсомолның берсе буларак, төрле хорафатларга ышанмый, ә менә үзендә юк авырулар табып, төрле үләннәр кайнатып эчәргә дигәндә, ул кызларның иң «азгыны». Абыйның Вәсилне суга батудан коткаруы турында ишетүгә үк, ул, малайларның өйгә кайтуларын да көтмичә, «митпунктка», суык тиюдән саклар өчен таблеткалар, үләннәр сорап килә. Үләннәре булмаса да, «митпунктта» «барлык авырулардан иң тиз терелтә торган» аспирин дигән дару бар икән, шуны алып кайтып, ике малайга да көчләп эчерә дә, телефоннан детдомга хәбәр итү өчен, силсәвиткә йөгерә. Ул чак бердәнбер телефон шунда гына була. Тик ул көнне кайдадыр чыбыгы өзелгәнлектән, телефон эшләми. Кәшифә апа, «ах-ух» килүдән соң, сәркатип кызның көтелмәгән хәбәренә: «Син, Сәрия, шаяртасыңмы, чынлап әйтәсеңме?» – ди.

– Армиягә чакыру хәбәре шаяру уены түгел. Хәрби комиссариатка шалтыратып та ачыклар идек – телефон эшләми. Комиссарның миңа телефонограмма тапшырганда әйткәне шул: 15 апрельдә егетнең туган көне узмыйча, хәбәрне әйтми тор», – диде. Мә, укы: «15 майда юл капчыгына бер атналык азык-төлек, ватылмас савыт, кашык-чәнечке салып, комиссариатка килергә».
– Әүдах үзе беләме бу хакта?
– Каян белсен – унбишенче апрель иртәгә ич әле. Иртәгә әйтермен, дип тора идем.
– Әйтмә, сиздермә, Сәрия. Хәбәрне мин үзем, үземчә йомшартып җиткезермен.
– Әйтмичә ярамый. Уналтынчы числодан да калмыйча, ул үзенең кайчан китәсен белергә тиеш».
...Бу хәбәр Кәшифә апа өчен абыйның Вәсилне коткарырга ташланган чоңгылыннан да хәтәррәк булганга, тезгенне үз кулына ала ул. Кеше аркылы гына бик тиз абыйга чакыру язуы җибәрә. Авыл советында силсәвит дежуры булып эшләүче Хәерниса әби ул язуны миңа бирә. Мин бит әле укый белмим, «Әткәйдән хат бар», – дип язуны абыйга бирдем, әнкәйгә дә әйттем. Абый, караңгы төшәр-төшмәс, киенде дә, «клубка барам», дип чыгып та китте. Әнкәй моңа бик тә аптырап калды.
– Ягылмаган, утсыз клубта нишләр икән ул, артыннан күзәтеп бар, – дип, мине абый артыннан «шпионлыкка» җибәрде. Абый клубка кермәде, силсәвит алдында тукталып калды. Шунда ук Кәшифә апа, силсәвиттән чыгып, абыйга нидер әйтте дә аны өстери, кыстый башлады. Аларга күренми генә тыңлаган сүзләреннән мин шуны аңладым.
Кәшифә апа: «Сәрия көтә, барысын да сөйләштек, язылышу чын законча булачак», – ди.
Абый: «Туган көнем иртәгә ич әле, шаһиткә иптәшләрне дә чакырып язылышырбыз, күпкә түзгәнне, бер көнгә түзик, ашыкмыйк», – ди.
Кәшифә апа: «Безнең инде никахыбыз бар, нигә түзәргә?»
Абый: «Йоласы шул ич».
Кәшифә апа: «Минем йола колы буласым килми», – ди дә кинәт клубка
таба атлый. Абый аңа иярә.
Мин күренмәдем, кайтып киттем. Клубта ниләр булуын сизенсәк тә, ул
турыда абый да, әнкәй дә, Кәшифә апа да беркайчан сүз чыгармадылар, «йоттылар».
Ике-өч көннән абый Кәшифә апа янына, колхоз йортына күчеп яши башлады, миңа Гомәр бабайны «кода», Камәрия әбине «кодагый» дияргә куштылар. Тавык суеп, токмачлы аш пешереп, Мөгътәбәр белән Шәрифҗан абыйны, кода- кодагыйны, Хәерниса әбине, тумыштан сукыр Миңнехан бабайны чакырып, Коръән укыттылар да, «бу мәҗлесне туй буларак кабул итәрбез», дип, бер- берләренә хәер, кода белән кодагыйга сөлге, башкаларга кулъяулык өләшкәч, кабат кишер чәе эчеп, амин тоттылар. Бу инде «шуның белән бетте» дигән сүз иде.
...Кәшифә апаны мин шул көннән «җиңгәчәй» дияргә тиеш булдым. Ул миңа һаман исемем белән дәшеп, чигүле кулъяулык бирде. Туйлар шулай «шаулап» узгач, дөньялар иркенәеп, табыннар кечерәеп калгач, яшь парлар артыкка әверелгән Вәсил белән Вәдимне, Мәләвез елгасы аша Зәкәрия абзый көймәсендә тау якка чыгарып, детдомнарына меңгезеп төштеләр. «Каникулга» дисәләр дә, укымаган Вәсил моңа ышанмый, Вәдиме серне аңлагандыр, ахры – ни әйткәнен белмим.
Өч-дүрт көн абый үзебезнең өйгә кайтып күренмәгәч, әнкәй, җиңгәчәйне гаепләп, мине аларга тагын «разведкага» җибәрде. Әллә фронтка алып киткәннәрме, дип борчылуыннан булгандыр. Повесткасын куен кесәсендә йөртсә дә, китү көнен әнкәйгә ишеттерүдән икесе дә сакланалар иде.
Сакланмагае, шартласалар да, унбишенче май бик тиз килеп җитте. Абыйны, Мөгътәбәр абый пожар атларын тарантаска җигеп озата барды. Башкаларны, гармуннар уйнап, елап-җырлап озатсалар, безнең абый думбрасын чиртеп, җиңгәчәйне юатып барган. Мөгътәбәр абыйга ышанганда, еламаган да, җырламаган да – шигырь сөйләгән. Солдатларны пароходка төяп алып киткәнче, җиңгәчәй абыйның үзен генә калдырмаган, пристаньда булган, шкипер белән сөйләшеп, бер кич аның каютасында кунганнар. – «Каюта нәрсә ул?» – дип сорагач, җиңгәчәйнең «пароходлар хуҗасының кабинеты» дигән җавабына әнкәйнең шатланганын онытмыйм. Күрәсең, улының зур кешеләр кабинетында кунарлык абруйлы булуына, фрунттан да, сүзе үтеп, тиз әйләнеп кайтуына өметләнүдән шулай шатлангандыр.
Китүләре тиз булса да, кайтучылары күренмәгән чак иде. Көн дә булмаса да, бик еш «хәбәрсез югалды» яисә «батырларча һәлак булды» дигән «извещениеләр» килә. Кулына мылтык тотарлык ир-атлар алынып беткән. Сабан туйлары узуга, Шәрифҗан абый белән Мөгътәбәр абыйны да алдылар.
Авыл тынып, бушап калды. «Хаты килмәгәнме?» дип сорарга җиңгәчәй янына көн дә барам, тик аның елавыннан башка җавабы юк иде.

Беркөнне ул үзе безгә килде. Ниһаять, кулында өчпочмаклы солдат хаты. «Алкино» дигән лагерьда какладылар, инде озаталар, дигән. «Какладылар» сүзе бозылган булса да, җиңгәчәй аны танып укыды. Әнкәй, шул бозылган сүз турында ишеткәч, җиңгине гаепли башлады:
– Күзенә трахум, тәненә корчаңгы йоктырасың калган. Сезгә шул чибәрлек кирәк. Менә утыр инде хәзер бозылмаган «извещение» көтеп.
– Тәүбә, диң, әнкәй.
– Ичмасам, үзеңнең әнкә булуыңа оеткы салынмаган, бик җиңелдән җилфердисең...
– Минем гаебем юк. Ул үзе: «Әткәй дә булмагач, әнкәйнең үз хәле хәл, ялгызыңа ятим бала үстерү авыр булыр», – дип, үзе мине саклады.
– Нигә әле син хаты килгән тере кешегә ясин чыгып, «ятим бала», дисең? Мин аны Вәсил белән Вәдимне күздә тотып әйткәндер дип аңладым.
– Ятим бала асрасаң – авызың-борының кан булыр, әмма ләкин – ятим
бозау асрасаң, өстәлеңдә май булыр, диләр. Оныт шул детдомныкыларны. Бәлки әле... калгансыңдыр? Беренче бала үзенең барлыгын бик сак сиздерә ул. – Юклыгын сиздергән хәбәрләр булмаса, көтәр идем, инде икенче хәбәр
килерлек вакыт узып бара. Исән-имин әйләнеп кайтуын көтәбез.
Әнкәй белән җиңгәчәйнең бу сөйләшүләре, миннән яшермичә, ачыктан-
ачык булганлыктан, мин дә аны хәтеремдә сакланганча язам.
...Сүзне озынайту яки кыскарту безнең ихтыярда булса да, гомерләр башка зат ихтыярында. Яхшы хәбәрләрне озак көтеп алсаң, яман хәбәр көттермичә, көтмәгәндә килә. Абыйдан хат килүне көтеп көтек булган көннәрне язып тормыйм. Алар бер-берләренә охшаш озыннар да, моңсулар да. 1 сентябрь узып, укулар башланган беркөнне өченче класс укучысы Әдһәм миңа пичәтле
конверт сузды: – Мә, укы!
– Мин әле укырга өйрәнәм генә ич.
– Алайса укыма, өйрәнгәч укырсың. Мондый конвертта урысча извещение генә була.
Җиңгәчәй детдомда кунып эшли иде ул чак. Ул кайтканчы ятсын, дип, конвертны матчага кыстырдым. Борчылыр, дип, әнкәйгә әйтмәдем. Ләкин Әдһәм миннән өлгеррәк булган, кемне очратсам шул: «Извещение килдемени?» дип сорый. Икенче көнне мәктәптән кайтуыма елый-елый шешенеп беткән әнкәй миңа ташлана:
– Үлемне яшереп буламыни? – ди.
Шул ук кичне, Вәсил белән Вәдимне җитәкләп, җиңгәчәй детдомнан кайтты. Аңа да хәбәрне ишеттергәннәр иде, чөнки Әдһәмнең җиңгәсе Гыйльмениса почтада эшли. Почтага хәбәрнең үз вакытында, үз кешесенә ирешүе кирәк – әйткәннәр, җиткергәннәр. Җиңгәчәй, конвертны кулына алгач, бер сүз әйтми күкрәгенә кысты да, билгесез ераклыктагы абыйга дәшкәндәй: «Сүзеңне тыңлап, сүземдә торып, Вәсилне үз исемемә оформить иттерәм. Тыныч ят, мин аны синең безгә калдырган бүләгең буларак тәрбияләп үстерермен».
– Бүләкне үстереп буламы, аны бары тик саклыйлар гына... – диде әнкәй, инде елаудан туктап.
– Бергәләп сакларбыз, – диде җиңгәчәй җавабында.
Безнең авыл клубында, үлү хәбәре килгәч, абыйга багышланган җеназа намазы укылу – моңа кадәр булган хәл түгел, хәтта ишетелмәгән дә бер эш иде. Аннары, Вәсил белән Вәдим, эвакуацияләнеп килгән Белоруссия гражданнары булганлыктан, ниндидер закон буенча, детдом мәктәбендә русча гына укырга тиешле булсалар да, һәр икесе дә башлангыч классларда Мәнәвезтамак мәктәбендә укып, бишенче класстан гына детдомга йөреп укыдылар. Бусы бер, икенчесе – Кәшифә җиңгәчәй детдомда да эшләде, бәрәңге җирен үзендә саклар өчен, колхоз эшеннән дә баш тартмады.
Ике малайның икесе дә, «милләтең кем?» дип сораганда, «татар» дигән җавапларына авылдашлар гаҗәпләнми иде. Чөнки, алар, чыннан да, Белоруссиядә яшәүче төрки телле караимнәрдән булып, диннәре дә иудаизмның кайсыдыр безгә якын бер төре икәнен сугышта аягын өздереп кайткан Әфкат абый аңлаткач, әнкәй өчен алар, дога өйрәнеп, иманлы булырга йөрүче иң ушлы мөселман шәкертләр иде.
Шуларга өстәп, малайларның әнисе Зәнәбирә апа мөселман зиратына, ислам дине кануннары кушканча җирләнгән. Каберенә гарәп хәрефләре белән дога сүзләре язылып, ай сурәтле мәрмәр таш куелган булу, матур чардуганның буявын һәр ел яңартып, чистартып торулар барсы да караимнәрнең үз булуын раслый иде. Бу изге эшләр детдом ябылып, андагы тәрбияләнүчеләргә һәм тәрбиячеләргә туган илләренә кайтырга рәсми рөхсәт ителгәнгә кадәр дәвам итә.
Вәсил дә, Вәдим дә табынга утырганчы кул юарга, ашагач «амин» тотарга өйрәнгәч, аларны миңа үрнәк итеп күрсәтәләр иде. Миңа гына түгел, алар авылдагы барлык үсмерләр өчен үрнәк булгандыр. Догалар укый белүдә генә түгел, ә, гомумән, укуда – мәктәп фәннәрен үзләштерүдә дә. Чөнки детдомда мәктәп укытучыларының күбесе Бөре, Уфа (Өфе), Стәрлетамак техникумнарыннан монда күчеп эшләргә мәҗбүр ителгән репрессия корбаннары. Әлбәттә, без бу хәлләр турында бик соң белдек. Алдан яки, үз вакытында белсәк тә, ул чак детдом тормышына бернинди үзгәреш кертә алмаган булыр идек. Детдом укытучылары һәм анда тәрбияләнүчеләр үзләре безнең авыл халкы тормышына тәрәккыять, яшәүдә үзгәреш кертүчеләр булганлыгын әле һаман сагынып хәтерләүчеләр бар.
Безнең авыл зиратына элек чардуган куючы да, гранит яисә мәрмәр һәйкәл кую да булмаган. Беренче һәйкәл Вәсил белән Вәдимнең әнисе Зәнәбирә апага куелган; аннан соң детдомда чирләп мәрхүм булган сабыйларга куела. Зиратны чистартып тору, чәчәкләр, куак агачлары утырту йоласын да детдомчылар башлап калдырган.
...Вәсил, миннән ике класска түбән укыса да, математика, физика, химия фәннәреннән мәсьәләләр чишәргә ярдәм итә; Вәдим, миннән ике яшькә өлкәнрәк булганлыктан, һәр эштә остазым кебек. Пособие алабыз дип тормады ул, безнең белән бергә кәлҗемә дә казыды, сөяк җыеп тапшыруда да катнашты, колхоз эшенә дә йөрде. Кәшифә җиңгәчәйгә иптәш булып, колхоз сушилкасына икмәк киптерергә йөрүе хәтердә.
Безнең әнкәйне сушилка миченә ягарга салам көлтәсе бәйләргә куйдылар. Бер кичне бу эштә ярдәм итешергә мин дә әнкәйгә иярдем. Бераз эшләгәч, ул миңа сушилка эченә керергә рөхсәт ите. Янәсе, «туйганчы борчак ашарсың!»
«Сушилка» дигән корылма ул өй зурлыгындагы мичнең мич башы. Бу исә сушилканың идәне булып, анда киптерелергә тиешле ашлык салына. Кизү торырга килүчеләр шул ашлыкны болгатып, җилләтеп торырга, киптерергә тиешләр. Мин туйганчы куырган борчак ашарга дип керсәм – Вәдим дә, Кәшифә җиңгәчәй дә анадан тума ялангачлар. Сушилка эче мунчадагы кебек парлы, эссе. Кердем дә, бу хәлләрне күреп, өнсез калдым. Алга да, артка да адым ясый алмыйм. Вәдим миңа: «Чишен, тирләрсең!» – дип кычкыра, Кәшифә җиңгәчәй, берни булмагандай, аягы белән борчак болгата. Аның моңа кадәр мин күрмәгән кавын кебек күкрәкләре, җиңгәчәйнең гәүдә хәрәкәтләре саен, йә уң якка, йә сул якка күчкәнгә, аларны ул турылап, «бастырып» куярга тырыша, үзе шыбыр су булып тирләгән... ...Хәрәкәтсез басып торган миңа ул чакта җиде-сигез яшь булса, Вәдимгә ун-унбер яшьләр булгандыр. ...Әнкәй кереп алганчы, мин баскан урынымнан кузгалмадым. Сушилкага бүтән менмәдем, борчак ашарга кермәдем. Хәзергәчә борчак яратмыйм. Вәдим язга кадәр көн аралаш шунда булды, ә Вәсил исә минем янда куна башлады. Әнкәй шулай хәл итте. «Абыең рәнҗеп ятмасын, бар, Вәсилне аш суынганчы алып кайт!» – дип аңа җибәрә иде. Хәер, Вәсилне чакырасы да юк, детдомнан туры безгә кайтырга тиз күнекте ул. Үз булып китте. Вәдимне дә чит итмәдек – җиңгәчәйгә ярдәм итә, эшчән егет. Хурлау, кимсетү сүзләре ишетелгәндә дә, әнкәй аларны «көнләшүдән, гайбәт», дип уздыра иде.
Тугызынчы, унынчыларда укыганда, Вәдим күбрәк детдомда кунып кала. Авылда – шимбә, якшәмбе көннәрендә кичләрен клубта – гитарасында уйнап, бии белгәннәрне биетә, җырлый белгәннәрне җырлата, кемнәрнедер елата иде. Авылдашларны шатландырып, күбрәк борынгы татар көйләрен уйный. Бу нинди көй, дип сорасалар, Әүдах абый репертуарыннан дигән җавап була. Шундый «бичерләрдәге» сөйләшүләрне ишетеп, әнкәй бик куана, коймакмы, пәрәмәчме пешереп, Вәдимне чәйгә чакырырга мине җибәрә. Шул рәвешле аралашулар Вәдим өлгергәнлек аттестаты алып, Өфөгә укырга киткәнче дәвам итте. «Авиационныйга кердем», – диде ул, соңгы килүендә. Медальгә бетергәнлектән, институтка имтихансыз гына үткән икән. Общежитиедән дә урын алган. Моңа җиңгәчәй дә, мин дә, әнкәй дә бик шатлансак та, шатлык озакка бармый – малайларын алырга дип, Вәсил белән Вәдимнең әтиләре килеп төшә. «Кайтып төшә», дип яза алмыйм.
Аның килүе көтелмәгәнлектән түгел, гаугалы, судлашулы көннәр белән хәтердә калган. Иң элек ул хатынының каберенә барып, аның исеме «Зәнәбирә түгел, Зинаида», дип, исемне алыштыруны таләп итә, аннары ислам дине догаларын җуйдырып, үз диннәре догаларын яздыруны, ай урынына алты җәпле йолдыз куюны шарт итеп куя. Ул чактагы авыл советы рәисе Тимерҗан абзый, «уйларбыз», дип, киңәшкә авыл картларын чакырта, картлар «малайлары шулай теләде», дип, үзгәртүләргә ризалашмыйлар. Ата кеше мәсьәләгә икенче яклап килә: «Сез аңа медицина ярдәме күрсәтми үтергәнсез, ветеринария врачын урман кисәргә җибәреп, салкын тидергәнсез, судка бирәм», – ди. Булганин белән танышлыгын корал итеп кизәнә. Бу сөйләшүләрнең шаһиты булган дежур Хәерниса әби әйтүенчә, Вәдим белән Вәсил аталарының шулай холыксызлануларына хурланып, силсәвиттән чыгып китәләр. Бер атна аларны таба алмый эзләгәч, ата кеше, районга барып, милиция, Өфөдән юрист белән следователь чакыртып китерә. Эш зурга китә. Дулкыннары Мәскәүгә барып җитә. Ата кеше Норильскида хаксызга утырып акланган полковник булганлыктан, сүзне белеп сөйли, эшне законга таянып эшләтә. Нәтиҗәдә, малайларының үз исемнәре «кайтарыла», җиңгәчәй эшләткән документлар «подделка» дип табыла, яндырыла. Детдом директоры белән Тимерҗан абыйга шелтә бирелә.
Вәсил – Василий Игнатович Крот, Вәдим – Владлин Игнатович Кротка әверелеп, әтиләре Игнатий Сергеевич белән Белоруссиягә китәргә тиеш булалар. Җиңгәчәйнең үтенече буенча, детдом директоры Стяшкин Игнатий Сергеевичтан, укуларын тәмамлаганчы, малайларның детдом җилкәсендә (балансында) калуларын сораса да, сигез ел гаепсезгә утырып чыккан сагышлы полковникның җавабы әзер: «Минем үз балансым!» – ди ул.
Китеп күпмедер вакыт узуга (һичшиксез, үз кешегә әверелеп, туганлашкан Вәсил-Вәдим үтенече белән язылгандыр дип уйларлык), серле хат килә, авыл советы адресына: «Күрсәткән яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт, яманлыкларыгызны кичерәбез. Олы улым Владлин – Мәскәүнең Бауман училищесына, ә Василий Губкин институтына урнаштылар. Хәбәрләшеп торуга вәгъдә итә алмыйбыз, үз көннәрен үзләре күрә башлагач, үзләре карарлар.
Офицер сәламе белән, Игнатий Крот.
1953 елның 13 сентябре».
Шушы кыска хатның озын эчтәлеге белән силсәвиттә танышкач,
җиңгәчәйнең йөзен күргән Хәерниса әби әнкәйгә нидер сөйләгәч, аның соңгы сүзләреннән мин җиңгәчәйгә нәрсәдер булуын аңладым: «Озак йөрмәс, йөзендә кан, күзендә нур юк», – диде дежур әби.

Гитарист бүләге
Җиңгәчәм Кәшифә апа «кош теле хәтле» хат-хәбәрдән соң күзгә күренеп үзгәрде. Кинәт детдомдагы эшен ташлады, кешегә күренми, өендә генә ята башлады, паспорт алды. Ә беркөнне аның, тәрәзәләрен такта белән каплап, ишеген бикләп, Свердловск өлкәсендә торф чыгару эшендәге агаларына китүе турында хәбәр таралды. Һәрнәрсәне белеп, ишетеп, күреп яшәгән күршеләр бу ашыгыч югалуының чын сәбәбен сизенсәләр дә, аны кычкырып әйтергә кыймыйлар. Әмма серле тынлык озакка сузылмый: һәр авылдашының хәленә кереп, серләрен уртаклашып яшәүче дежур Хәерниса әбигә җиңгәчәйдән хат килә. Хатында ул кияүгә чыгуын, балага узуын, бәбәй көтүен белдерә. Хатны аңларга тырышып, авылда төрле «риваять»ләр тыңлап күпме вакыт узгандыр, каз өмәләре чорында, улын күтәреп, җиңгәчәй үзе кайтып төшә. Кемгә дисезме, безгә! Китүенә биш ай да тулмаганда! Әнкәй бу хәлдән бик тә кыенсынып хурланса да, сүз әйтүен ишетмәдем. Миңа гына җиңгәчәйне «җиңгәчәй», димәскә, «Кәшифә апа», дияргә боерды, «оятсыз, ул», диде. Шунысы гаҗәп дия иде әнкәй: бу хәлгә күршеләрдән беркемнең дә гаҗәпләнмәве гаҗәп. Әйтерсең лә шулай булырга тиеш һәм шулай булган. Малай башта исемсез һәм фамилиясез үсә. Күпмедер вакыттан соң гына атасыз туган балага пособиесен алыр өчен, аңа Кадерҗан дигән исем кушып, отчествосына моннан ун еллар элек үлгән абыем исемен – «Әүдах улы» дип язалар. Моны ишеткәч, әнкәй түзми, уйнаштан туган балага изге җан улым исемен кушуыңа ризалыгым юк, ди, Гомәр кодаларга барып. Кәшифә апа, шуны белүгә, улын күтәреп, бездән үз өенә кайтып китә.
Шулай күпме вакыт узгандыр, мин укырга кереп, каникулларга чыккач, әнкәй Кәшифә ападан абыйның думбрасын алып кайтырга җибәрде.
– Җилдән туган баласыннан минем улым истәлеген ваттырмасын, – диде. Бардым. Кадерҗан инде, кашык тотып, үзе ашый башлаган, сораганга
җавабы да була иде.
– Бу кемнеке? – дидем мин, гитарага күрсәтеп.
Кадерҗан, дивардагы абый фотосына күрсәтеп: «Абба», – диде дә гитарага үрелде, аның кылын чиртеп, елмайгандай итте. Шушы хәрәкәтләре коралсызландыргач, мин, ирексездән, буш кул белән кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Ул бала гитарада уйный башлаган, аны рәхәттән мәхрүм итәсем килмәде, дидем әнкәйгә. Икенче бер кайтуыма, Кәшифә апаның, Кадерҗанны имидән аерып, кодаларда, ягъни Гомәр бабайларда калдырып, читкә китүен әйттеләр. Шулай итеп, дөнья мәшәкатьләре безне җиңде, минем үз хыялларым, үз өметләрем үз юлына тартты, Кадерҗан-Кәшифә тормышына түгел, үз тормышыма да күз-кул җитми башлады. Укуымны бетергәнче үк өйләнеп, үз балаларымны карарга да вакыт һәм акча җитмәү сәбәпле, һөнәремне алыштырырга туры килде. Яңа эш мине тәмам үзенә суырды, авылга кайтулар бетте, трудәрмиядән чирләп кайткан әткәйне, күпме йөрсә дә, дәвалый алмадылар, мәрхүм булды.
Йомышларым белән Мәдәният институтына баргач, очраклы рәвештә Кадерҗан белән күрештем.
– Мин бит хәзер эшлим, заочныйга күчтем. Театр оркестрында гитаристмын. Рольләр дә биргәлиләр. Мин бит дипломлы артист та, музыкант та. Менә, үзем кыллы инструментлар оркестры оештырып йөрим әле, – ди Кадерҗан. – Мин Мәнәвезтамакка кайтканда гел сине сүгәләр. «Авылны бетерделәр, председательне кинога төшерергә дип кайта, ә күлләр коруын да, Агыйдел бетүен дә күрми. Шул кешене режиссёр дип буламы, – диләр.
– Сине дә мактамыйлар. Актаныш районына командировкага баргач, үзебезнең авылны да күреп кайтырга булдым. Хуҗалар алышынган булса да, хуҗасызлык шул ук калган. Синнән «исемен алыштырган, һөнәре шул ук думбра чиртү», дип көләләр.
– Бик хаклы көләләр. Кадерем булмаганда, «Кадерҗан» булып йөрү көлке тоелганлыктан, дөрестән дә исемемне «Камил»гә алыштырдым. Әмма ләкин исем алыштырып кына камиллеккә ирешеп булмый икән.
Бу очраклы күрешүдән соң миндә төрле хыяллар чишмәсе «бәреп чыкты». Шуларның берсен эләктереп, хуҗабызга кердем, табигатьне саклау һәм экологияне байрак итеп, Башкортстандагы авылыбыз базасында документаль- нәфис фильм төшерү тәкъдиме ясадым. Хуҗабыз, бернинди каршылыксыз, тиешле барлык документларга кул куеп, Өфө шәһәрендәге танышлары аша аларның телевидениесе белән газеталарын да эшкә җикте. Бу инде миңа оештыруда зур ярдәм иде. Озакка сузмый гына, план төзеп, сценарий язарга утырдым.
Барысын да исәпләп, санап чыккач, экспедициядә концерт кую мөмкинлеге дә ачыкланды. Тик сметага кул куелса да, анда концерт группасы аерым күрсәтелмәгәч, мин Камилгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Эстрада артистлары арасында танышлары күптер дигән өмет белән эзләп киттем аны. Ял вакытлары иде. Үтенечемне аңлаттым. Ул ризалашып кына калмады, үз группасының чыгымнарын үз театры күтәрәчәгенә дә ышандырды, бәлки әле «левый» концертлар да оештырырбыз, диде. Баксаң-күрсәң, «Кыллы квартет» төзеп, алар үзләрен-үзләре тәэмин итеп яшәүгә күчкәннәр икән. Камилнең яшь балалы хатынына да вазифа таптык. Ул концертта биюче буларак катнаша, экспедициянең пресс-секретаре да булачак. Без әзерләнгән арада Башкортстан дуслары бездән өлгеррәк булып, кино төшерергә килүебез турында газетада русча да, башкортча да язып чыгалар. Телевизион тапшыруга Өфөгә мине дә чакыралар. Мин музыкантым белән киләм, дидем. Бардык, күрдек, сөйләдек.
Шул эшләр белән йөреп, расписаниебездән бераз соңласак та, афишалар әзер булуга, экспедициягә киттек. Җәмгыбыз – ундүрт сәнгатькәр. Безне, колхоз идарәсе, элек детдом булган урындагы бердәнбер сакланган кунак йортына урнаштырып, ашханәсенә ризык әзерләүче билгеләде, эшкә йөрергә трантаска җигелгән ат бирде. Бу хәтле үк комфорт көтмәсәк тә, шулай булырга тиеш дигән тәэсир калдырырга тырыштык. Съёмкалар башланганчы, урыннарны карап, кайда ничек төшерү мәсьәләләрен хәл иттек. Камил бригадасы концерт программасын эшләде.
Беренче концертны җомга киченә билгеләделәр. Интервьюлар алу өчен, кешеләрне чакыртып, мин сөйләштем. Сөйләргә теләүчеләр күп икән. Ләкин һәркайсының сүзе нефтьчеләрнең авылны, табигатьне бозуларына барып терәлә. Колхоз рәисенең тәкъдиме белән, берәү күлләрнең коруы турында сөйләсә; икенче «оратор» Агыйделнең бетүе, пароход тавышларын сагынуы турында; хатын-кызлардан ике җиңги чишмәләрнең бозылуы, аларның хәзерге суы чәйгә ярамавы турында «зарланырга» тиеш, дип килештек. Тәнәфестән соң, икенче бүлек алдыннан, колхоз рәисе нефтьчеләргә «ультиматум» куярга тиеш: «Колхоз җирләреннән суыртып чыгарылган нефть өчен, керемнең һичюгы 30%ын колхоз кассасына!» Моңа рәис ризалашмый, «бозылган болыннар өчен нефтьчеләр түләде һәм һаман түлиләр, качалкаларын гына сүтеп алсыннар, 30% лы түләү таләбен мин түгел, әнә 83 яшьлек Әгъзам абзый әйтергә тиеш», – ди. Әгъзам бабай исә: «Миңа качалкаларның зыяны юк», – ди.
Уртак фикергә килә алмыйча, концерт көнен көтәргә булалар. Янәсе, ситуациягә карарбыз! Ә ситуация бөтенләй көтелмәгән «концерт» күрсәтә: республиканың русча газетасында, Агыйдел бетүдә Иштуган сусаклагычының гаебен исбатлап, мәкалә басылып чыга. Шул мәкаләнең татарчасын район газетасында да бастырып чыгаралар. Бу хәбәрләр Мәскәүгә дә ишетелеп, үзәк телевидениедә Иштуганнан репортаж бирәләр: табигать бозылуга, Агыйдел саегуга, күлләр коруга нефтьчеләр түгел – сусаклагыч гаепле. Дәүләт 500 миллион сум акчалата зыян күрә. 6000 гектар сөрүлек җир, шуның кадәрле үк көтүлек болыннар, урманнар югала. Урманнар белән бергә, вак елгалар, инешләр, чишмәләр, җәнлекләр югалуы, кешеләрдәге нәфис хисләр, тойгылар тупаслануы турында уйласак, «сусаклагыч» исеме астындагы афәт, табигый, биологик нигездә яшәүнең технологик нигездә яшәүгә күчү икәнен күрербез. Бу – кешенең үзенә-үзе кабер казуына тиң».
Авылдашлар, берсе икенчесенә әйтеп, икенчесе өченчесенә берне биш итеп сөйләүдән безнең кино төшерү «әрмиясенә» ышаныч кимесә дә, концертка кеше күп килгән иде. Интервью бирүчеләрнең сүзләрендә өметсезлек, кешегә ышанмау сизелә. Дежур Хәерниса әбинең: «Безгә Агыйдел саегу да, әллә кайдагы урманнар кырылып, елгалар коруы да куркыныч түгел, ә менә авылыбыздагы шифалы «Күз чишмәсе»нең суы бетеп, «Зирек чишмәсе»нең эчәргә ярамас тозлыга әверелүен белә торып бөлү, агулану әкренләп үлү, дип сөйләве клуб тулы халыкны уятып җибәрде. Хәерниса әбинең сүзләрен хупламаган кеше калмагандыр. Без, әлбәттә, барсын да тасмага төшереп, тавышларны яздырып бардык. Концерттан соң Камил Әүдаховичның абруе бермә-бер күтәрелеп, исеме бөтен районга яңгырады. Талант, диделәр. Район җитәкчеләре тәкъдиме белән, аның «Кыллы квартеты» биш колхозда «гарантийный концерт» куярга ризалашты. Ә без исә Мәнәвезтамак клубында саубуллашу концертына кадәр планлы эшебезне дәвам иттек. Теләгәннәрне диктофонга яздырып, бозылган табигатьне, тагы да «бозыбрак», кинога төшердек.
...Һәммәбез әйтелгән вакытына килсә дә, рәис агай сүз башламый утырды.

Башка чакта сүз алдыннан чәй тәкъдим итсә, бүген ул көтмәгәндә тәмәке кабызды, безгә дә тәкъдим итте. Тәмәкесез дә һәркайсыбыздан гаҗәпсенү, шикләнү төтене чыкканлыктан, рәхмәт әйтеп, көтеп утырабыз.
Бераздан ул, кулына газета алып: «Укыдыгызмы?» – диде.
Беребез дә укымаган иде.
– Мәкаләнең исеменә игътибар итегез: «Иштуган кемгә иш тә, туган да түгел?» дигән сорау куелып, шунда ук җавабы да языла. Тыңлагыз: «Иштуган татар артистларына иш тә, туган да түгел. Алар өчен безнең хөкүмәт планы буенча төзелешебез халык ризалыгыннан тыш төзелеп ятучы башбаштаклык, афёра, партизанщина икән...» Дальше, «Түбән Каманы бугач күтәрелеп, болыннарга зыян килмәсен өчен өйдерелгән дамбалар язгы ташу вакытында су җәелүне туктатса да, халыктагы ялгыш уйларны туктата алмый. Халык бу эштә Иштуган төзелешен гаепли. Шул фикерне Татарстан сәнгатькәрләре куәтләп, махсус фильм төшерәләр, авылдан авылга йөреп, корыган күлләргә, тозлы чишмәләргә җеназа укыйлар».
Дәвам итимме?
– Аңлашылды, – диде Камил. Безгә хушлашу концертында бу мәкаләгә генә түгел, мондый фикернең яшәвен туктатырлык җавап бирергә кирәк.
– Газетада хаклык та бар ич, энем.
– Табигатьнең үзгәрүе, экологиянең бозылуы – исбатлауны сорый! Безнең миссия хөкем карары чыгаруда түгел, ә... гаеплене күрсәтү.
– Мәкалә авторы прогрессны, энергетикларны гаепләп, Татарстанга таш ыргыта.
– Ни дигән сүз бу?
– Хушлашу концерты булмаячак, дигән сүз.

 

Катнаш йорт
Концертлар өчен колхозлар белән исәп-хисапны түгәрәкләмичә, безнең китмәячәкне аңлап, рәис безгә китү өчен соңгы көнне билгеләмәде. Элеккечә яши бирдек. Оператор Таһир, монтаж вакытында кирәге чыгар әле, дип, кадрларны сайласа, квартет музыкантлары исә репертуарларын шомартты. Ә мин, әткәй үлгәч, кул тимәгән каралты-кураларны караштырырга булдым. Чөнки авылга тиз генә кайтып булмаячагы сизелә иде. Шулай, балта тотып ишегалдында селкенгәндә, капка төбенә председатель «УАЗ»игы килеп туктады. Кабинада шофёр Хәтифтән тыш, хатыны белән Камил, оператор Таһир утыра иде.
– Нигә кермисез? – дигәнемне сизми дә калдым.
– Председатель көтә. Төшерелгән барлык видеоматериалларны алып килергә кушкан.
– Проявлять ителмәгәнне белә ич ул. Нигә кирәк икән?
– Нигә кирәк булуын әйтмәгән, тизрәк килсеннәр, дигән. Әйдә, утыр, «очтык кансага чатыр-чотыр».
Канцеляриягә барып җиткәндә, идарә каршына обком машиналарындагыча «02» номерлы «Волга» килеп туктады. Аннан күзлекле, күн дипломатлы, куртка кигән адәм чыкты да, болдырда көтеп торган рәис белән күрешкәч, эчкә узды. Рәис, кереп барышлый борылып, кулы белән генә ымлап, ашыгып кермәскә боерды. Ничә минут утырганбыздыр, безне чакырырга чыккан рәиснең кызарып бүртенгән йөзеннән мунча кергәндәге хәтле вакыт
узгандыр кебек тоелды. Кабинетка кергәч, рәис күннән киенгән адәмгә күрсәтеп:
– Таныш булыгыз – корылтай депутаты, президент аппаратының сәнгать эшләре инспекторы – Абрам Ильич Букштейн.
Инспектор, урыныннан тормый гына, кулын күтәреп исәнләште дә:
– Егетләрнең кем булуын әйттеләр, ә менә бу чибәр ханымның вазифасын әйтмәделәр.
– Безнең пресс-секретарь. Квартетның атказанган биючесе, – дидем мин. – Иң мөһиме – минем хатын, – дип өстәде Камил, көлемсерәп.
– Котлыйм сезне, – диде дә Абрам Ильич, ни өчендер дипломатын ачып карады:
– Сезнең белән кайсы телдә сөйләшү уңай булыр? – диде ул бераздан, русчалап. – Үзебезчә инде – татарча.
– Сез бит безнең республиканың кунаклары. Кунак – хуҗалар телендә сөйләргә тиеш. Ягъни, «Кунак хуҗаның ишәге».
– Без кайсы телдә дә аңлаша алабыз. Кешечә сөйләшү булса.
– Ышанам: әйтсәгезче кешечә! Эшләрегез ничек бара?
– Планлаштырганнары бетте, дияргә була. Монтаж вакытында кирәге чыгардай кадрларны гына төшерәсе бар.
– Эшегез монтажга җиткәнче тукталса?
– Эш планында каралганны үтәми калган юк.
– Юк икән – булыр, дисәм?
– Сез безнең республика түрәләре кебек сөйләшәсез. Хуҗаларча!
– Вәкаләтем шундый.
– Эшкә аяк чалумы? – диде Камил.
Хатыны аның аягына басып, сүзеннән туктатты да Абрам Ильичка үзе сорау бирде:
– Хөрмәтле инспектор әфәнде, кинаяле сүзләрдән максатыгызны аңлатырлык сөйләшүгә күчә алмассызмы?
– Безнең максат – сезнең максатны белеп, башкарып чыгара алмастай эшегездән коткару...
– Аңлашылмый, – дидем мин.
– Аңлашыр өчен әүвәл мин сезнең смета белән танышыр идем.
– Сметада барлык реаль чыгымнарны күрсәтү мөмкин түгел. Эш барышында үзгәрешләр күп керә. Менә карагыз... Кул куелган...
...Абрам Ильич, сметаны алгач, тәрәзә яктысынарак барып, блокнотына нидер язды да:
– Әгәр мин сезгә сметада күрсәтелгән суммадан өч мәртәбә артыграк хак биреп, тасмага төшерелгән һәм диктофонга язылган материалларыгызны миңа бирәсез дисәм – ни диярсез?
– Монтажланмаган черновой материал белән сез нишли аласыз? – диде оператор Таһир.
– Эшли белүчеләр табарбыз.
– Анда безнең исем-фамилия сакланырмы?
– Шартнамәдә андый статья каралмаган.
– Тагын нинди статьялар юклыгын белергә рөхсәтме?
– Мәгез – укыгыз, танышыгыз.
...Әзерләнгән шартнамәдә «Иштуган сусаклагычы турында фильм төшерүдән дә, газеталарга язудан да, телевизион тапшырулар күрсәтүдән дә баш тартып, тәкъдим ителгән шартларга ризалашабыз», – дигән сүзләр иде.
– Минем комитет исеменнән кул кую вәкаләтем юк бит.
– Комитет белән комитет үзара аңлашырлар. Син үз группаң исеменнән генә сөйләшәсең һәм, нигездә, үз хезмәтегез өчен хак аласың. Әлбәттә, тасма хаклары, техника амортизациясе өчен түләүләр, бухгалтериягез белән исәп- хисап сезнең өстә кала.
– Шуннан?
– ...Шуларның барсын күздә тотып, без сезгә сметада каралган суммагыздан өч тапкыр күбрәк хак бирәбез.
– Моңа ризалашу идеалларыбызга хыянәт итү булыр иде.
– «Халтурабыздан баш тартуга ризалашу», дисәгез – дөресрәк түгелме?
– Эшләнеп бетмәгән эшне «халтура» дип атавыгыз сезне бизәми, абый, сез бездән гафу үтенергә тиеш, – диде пресс дамабыз, һәммәбезне шатландырып. – Урынсыз чагыштыруым өчен гафу үтенеп, җавап көтәм. Шартнамә
кулыгызда.
– Тәкъдим ителгән сумманың реальлектән ерак булуы шикләндерә, – диде Камил.
– Уйлагыз. Вакытым тар булса да, ашыктырмыйм. Тагы шуны әйтергә тиешмен: сусаклагычның хәзерге дирекциясе сезгә үз бүләген дә җибәрәчәк. Ялгышмасам, машиналары юлда булырга тиеш.
– Эшләмәгән эш өчен Америка долларына өстәп машиналы бүләк алу хәрәм малга алданып, ил мәнфәгатьләренә хыянәт итү түгелме?
Таһир шунда «шыпырт» кына:
– Шпионаж? – диде.
«Күнле» инспектор Таһирның сүзен ишетепме, башка нәрсә уйлапмы, кабат рәис бүлмәсенә кереп китте. Таһир үзенекен үстерде: «Без төшергән бозык табигать күренешләрен Рәсәйнең һәр почмагында очратып була. Бу кеше кассеталарны Америкага сатып, Голливудта кино төшермәкчедер. Хакны арттыруын сорарга кирәк. Ун тапкыр!» Шуны гына көткәндәй, Абрам Ильич, рәис бүлмәсеннән чыкты да, долларларын өстәлгә җәеп салды, саный башлады. Ул санаганда, Таһир, тасмалар салган калай мичкәне («яуф») миңа тоттырды. Санаулар бетеп, күзгә карашып сынаулар узгач, Абрам Ильич, кочагына сыйган долларларын кысып, дивардагы зур фото астына басты да: бүләкләрне үз республикагызда табигать бозуларны фаш иткән фильмнар төшерергә аванс буларак кабул итсәгез дә ризабыз. Шартнамәдә күрсәтелмәгән, үзегезне фаш иткән фильмыгызның бер нөсхәсен безгә бүләк итсәгез, тугандаш милләт халкы сезгә мәңге рәхмәтле булыр. Бу минем генә сүз түгел, безнең лидерыбыз да шул фикердә.
Безнең эшне туктатырга махсус җибәрелгән күнле инспектор, кинәт дивардагы башкортка «честь» биреп, сәгатенә карады. Бездән бер сүз дә чыкмагач, ул: «Җир әйләнә, сәгать бара», – диде дә кабат рәис бүлмәсенә узды. Бу юлы долларлары өстәлдә таралып калды. Күрәсең, безне сынавы булгандыр. Таһир тагы «пырлады». «Уникаль бер кадр да юклыкны белә торып, кул куймавыгызга гаҗәпләнәм», – диде.
– Ә мин синең үз эшеңә «2»ле куюыңа гаҗәпләнәм, – диде пресс дамабыз. – Ул бит иҗаттан баш тартуыбызны сорамый. Ялган патриотлар сез... ...Шунда мин шартнамәгә кул куеп, аны пресс дамабызга тапшырдым.
Таһир, урамда көткән «Волга» шофёры ишетелерлек итеп, «Кул куелды!» дип кычкырды. Күн инспектор председатель бүлмәсеннән залга чыккач, долларларны кулына алып:

– Мин бу бүләкне группагызның фәрештәдәй затына тапшырып, дуслык дулкыннарында кабат очрашулар көтеп калам. Өлешегезне гадел бүлеп биреренә өметләнәм.
– «Өметсез шайтан», диләр. Минем хатынны фәрештәгә тиңләвегезгә рәхмәт. Анабыз Һава фәрештәдәй зат булса да, оҗмахта – гөнаһ кылучы. Бу долларлар безне гөнаһлы итмәсә иде инде.
– Сез бит оҗмахта түгел, энем.
– Сез биргән долларлар безгә дөнья оҗмахы ишекләрен ачтырсын, – диде пресс дамабыз, тапкырлыгын сүзендә раслап.
Күрсәтеп шатланмасак та, барыбыз да канәгать идек.
Абрам Ильич, яуфны алып, канцеляриядән чыгышлый, рәис белән хушлашкач, аңа нидер сөйләде дә, «Волга»сына утырып, район үзәгенә таба «очты». Рәис кул болгап калды. Котылуына шатлануданмы, куштанлануданмы – аңламадык. Икесе дә булгандыр.
Долларларны кире кереп алуыннан куркып, һаман тәрәзәдән карап торуыбызны күрде рәис.
– Сезгә эшләмәгән фильм өчен, дөресе – эшләтмәү өчен доллар белән гонорар түләделәр. ...Мине кисәтү белән генә калдырсалар ярар иде дә, эштән алулары ихтимал.
– Эшсез калу – эштән чыгу түгел, – диде Камил, үзенчә акыллы сүз әйткәндәй.
– Сезгә минем хәлдә калырга язмасын. Бу могҗиза – сәнгатьнең сәясәттән көчлерәк икәненә гыйбрәтле бер дәлил булса, ә менә бусы срочно кайтырга чакырган телеграмма. Комитет хуҗагыз имзасы белән.
Шиксез, бу телеграмма безнең яшәү рәвешен (яшәү ритмын) 180 градуска үзгәрткән документ иде.
Хезмәтләре өчен түләп, квартетны озаткач, ялгышуларыбызның кайда һәм нәрсәдә булуын белергә теләп, күпме уйлансак та, эшебездән хата-хилафлык таба алмадык.

 

Аерылышу
Гәүһәр – Арсень «МАЗ»ында, Камил Хәтиф «полуторкасында» паромга юл тоттылар. Шуннан соңгы булганнар турында мин яңа өйне күрә алмый калган әнкәйне мәңгелек йортка озатырга кайткач кына ишеттем... Гөнаһлымын...
...Дөнья мәшәкатьләреннән арынып, эштәге интригалардан котылып булмау тоткарлады дияргә җыенмыйм. Барысы да булды. Җайлаштык һәммәсенә. Әнкәй килгәләсә дә, үземнең авылга кайта алмавымның сәбәпләрен дә, гамьсезлегемне дә акларлык түгел. Хәтиф сөйләгәннәргә өстәп, Кәшифә җиңгәчәй әйткәннәргә ышанганда, әнкәй мине актык сулышына кадәр кайтыр дип көткән.
Инде, читкә тайпылмаска тырышып, Хәтиф сөйләгәннәргә күчәм:
«Паромга кадәр юл әйбәт булды. Чулманны чыккач, начарланды гына түгел», бетте юл: урман арасы чокыр-чакыр, асфальт күрмәгән, тракторлар боздырган баткаклык.
Камилнең «юкка ризалаштым» дип үзен сүгүдән, хатынын гаепләүдән башка сүзе булмады. Паром чыгып, дүрт сәгатьлек алтмыш чакрым юлны күз алдына китерерсең. Ә менә Чыршылыга җитеп, ашханәдә тамак ялгап чыккач, булганнарны күз алдына китерү дә минем җенемне чыгара...
...Сайланып торырлык түгел – ни тәкъдим итсәләр, шуны ашагач, Арсень тәмәке тартам, дип, алданрак чыкты, Югары Калҗалыдан күчкән Гәүһәр, авылдаш хатыннары белән очрашып, гәпләшеп калды. Мин Камилнең буфетчыга акча түләгәнен көтеп тордым. Янәсе, «чит җир, ни булмас!»
Ашханәдән чыксак, минем «полуторка» янында өч-дүрт ир машина тәгәрмәчемә карап торалар иде.
– Тәгәрмәчең шартлаган ич, нәрсә көтәсең? – диде Арсень.
Төрле яктан киңәшләр башланды. Кемдер гараждан алмаш көпчәк сорауны хупласа, күпчелек «ямарга» дигән фикердә иде. Үзем дә ямау яклы идем.
– Күпме вакыт кирәк? – диде Камил, сәгатенә карап.
– Кимендә 45 минут.
– 45 минут көтеп торганчы, без барып, түбәсен булса да сүтә торабыз, – диде Гәүһәр.
– Шулай дөрес булыр, – диде Арсень.
Камилнең бу якларга кайтканы булган икән – «юлны беләм», дип, хатынын Арсеньга утыртып озатты да, почтаның кайдалыгын сорап, шунда китте. Ә мин, камераны сулы мичкәгә салып, тишеген эзләп калдым. Күпме маташсам да, тишек табылмады. Нипельне борып, тынын чыгарганнар иде. Тәҗрибәм булса да, башта ук шул нипельне тикшермәвемә хурланудан, моны беркемгә дә сиздермәдем; насосны алып, «тын кереттем» дә башка көпчәкләрне дә тикшердем. Маташа торгач, ярты сәгатьләп вакыт узган да булып чыкты. Камилне көтеп, ничә минут утырганмындыр, ул күренүгә, тиз-тиз моторны кабыздым.
Акча ваклатып йөргән икән.
– Йөк төяшергә анда кунып ятучы көтүчеләрне ялларбыз, – диде. Без кузгалып киткәндә, 45 минут вакыт узган иде. Урын юлдан турыга гына барырга булдык. «Тегеләр киткән болын юлыннан өч-дүрт чакрымга кыскарак», – диде Камил.
– Югары Калҗалы авылына Калҗалы елгасының күпере аша чыгарга кирәк булганлыктан, зур «МАЗ» машинасының күперне җимерүеннән куркып калдык. Шөкер, күпер исән, «МАЗ» теге якка чыккан иде инде. Тик аның күперне чыккач тукталуы, Арсень белән Гәүһәрнең киемле килеш су керүләре генә гаҗәпләндерде. Судагыларга «Ни булды?» дип кычкырдым.
Арсень: «Күрмисеңмени? Буксуем! Комга утырдык!» – диде, машинасы астында аунап яткан чыбык-чабыкка күрсәтеп.
– Сез бит көнне комга утыртасыз! – диде Камил аңа, «синнән» «сезгә» күчеп. Мин, тросны алып, «МАЗ»ны «полуторкага» тага башладым. Иң гаҗәбе шул: мин тарттырганчы ук «МАЗ» урыныннан купты. Камил аны сиздеме- юкмы, сорамадым да, әйтмәдем дә. Сүтеләсе йортка җитеп тукталдык. Өйне ничек сүтеп төяү турында сөйләү озакка китәр. Кыскасы, шушы авылда үсеп, Ижевскидан ялга кайткан ике егет очрап, безгә бик зур ярдәм күрсәттеләр.
Үпкә дә белдерделәр:
– Аккош күле чокырында тукталып торган чагыгызда никадәр кычкырсак та ишетмәдегез. Без бит Иж елгасының теге ягыннан чыгарга көймә көтә идек, сез ишетмәгәч, йөзеп чыгарга туры килде.
– Мотор кызган иде. Шуны суытырга тукталган идек.
– Суыттыгызмы соң? – дип көлешү белән сүз бетте.
Бу сөйләшүне дә Камил ишеттеме-юкмы, белмим. Әмма йөзе кып-кызыл.

Эшне бетереп, көнендә кайтырга никадәр тырышсак та өлгермәдек. Көтүче Вакыйф абзыйның ташландык өендә төн кунарга туры килде.
...Кайту юлын бару юлыннан кыскарак та, шомарак та, диләр. Шулайдыр: унике сәгать килгән юлны җиде сәгатьтә кайтып, йөкне аударгач, Арсень йөгеннән бер бүрәнәнең төшеп калганы беленде. Ул турыда сүз куертмый гына рәхмәт әйтешеп, Кәшифә апа пешергән бәлеш белән «пирәшләгәч», тәнәфескә чыктык. Шунда мин Арсеньнан: «Бүрәнәгез төшеп калганны да сизмәслек сүзегез булдымыни?» – дип сорарга җөрьәт иттем.
– Сүз түгел – күз җитмәгән. Арттан килүчегә ышанылган, – диде Арсень, безгә төрттереп.
Ул хаклы иде. Гаебемне танысам да, Камилгә сиздермәдем. Ә менә аның әйткәннәрен сиңа әйтми кала алмыйм. Чөнки, ...чөнки ул рәнҗетте мине.
– Кем?
– Камил.
– Ничек?
Ашау әйбәт, хуҗалар юмарт, сүз күп – тәнәфес озакка сузылды...
...Икесе дә гарип туган кызларыбызны җитәкләп, мине чакырырга дип хатыным килгән иде. Балаларны кешегә күрсәтеп, кызганган сүзләр ишетмәс өчен, бик тиз генә кайтып та китте ул. Камил аптырап калды. Беренчедән, аның шундый гарип туган балаларны күргәне булмаган. Икенчедән, «каннарыгыз туры килмәгәнлекне белә торып, икенче бала табуыгыз гаҗәпләндерә», – диде ул миңа.
– Бездән рөхсәт белән тумый ич алар. – Рөхсәтне син бирергә тиеш!
– Кемгә?
– Хатыныңа!
– Минем рөхсәтсез тапкан балабыз юк.
– Димәк, гарип балаларыңның башкадан туган булуы ихтималда юк?
– Ничек?
– Ничек булсын? Бер кичкә – кер мичкә, дип, «үтечкәгә» биреп торасың да икенче каннан сәламәт бала үстерәсең. Эт тә, бет тә белми. Икегезнең, юк – өчегезнең арада гына кала.
– Син үз инициативаң белән хатыныңны, чит бер егеткә биреп, урманга җибәргән кебекме?
...Шунда мин искәрми калдым: кулында нәрсә булгандыр – ул авызга сугып бер тешемне сындырды. Күрәсеңме – буш урын шуның истәлеге. Авызым тулы канны төкереп тормадым, Арсеньга утырып, үзебезгә кайттым. Ул бездә кунды. Шунда иң кәттә серен сөйләде.
– Гаҗәп тә серле кеше булган икән коллегаң.
Сернең гаҗәбе соңрак әле:
– ...Әрәмәлек юлларын узганда, тизлек рычагын тотып барган кулым, машина
сикергәндә ычкынып, янымдагы ханымның тезенә төшә. Ул, минем кулымны алдыра, ләкин аягын кыймылдатмый. Минем кул һаман, машина сикергән саен, бот буйлап өскә шуыша, – дип дәвам итте ул монолог сөйләгәндәй. – Менә торгач, кулым «мамык күпергә» җитеп тукталды. Бармакларым кайнар «чишмәгә» юлыгып, коена башлауга, машина кабат тирән чокыр аша сикерде. Сикерүгә кинәт сүнде дә. Ә мин үземне-үзем тыя алмаслык хәлдә калдым. Шунда Ижның теге ягында көймә чыгаруны сорап кычкырдылар. Кирәк бит! Ул чак без инде үз көймәбездә тибрәлә идек.
– Ышанмыйм.
– Мин дә ышанмыйм. Әмма дөресе шул. Ушыма килеп, машинаны кабат кабызганда, үзем дә, аунаган утыргычым да кан гына... Тиз-тиз барып, күперне чыккач, суга ташландык. Калганын беләсең. Су кешене батыра да, коткара да икән. Хатын-кызлар кебек...
...Икенче көнне иртә белән иртүк Камил миннән теш өчен гафу үтенергә дип килгән. Арсень, документларына кул куйдырып, кайтып киткән иде инде. Мин Камилгә: «Телемә күрә тешемә эләкте, үзем гаепле, гафу үтенмә, хатыныңны гаепләмә», – дигәч, без аерылыштык. Кич белән мин, янгын машиналарының Камилләр ягына баруын күреп, рәискә сораулы караш ташласам, ул: «Камил алып кайткан бурасына ут төрткән», – диде.
Шул кичне салынасы йортның бурасы түгел, ә минем Камилгә ышанычым, хөрмәтем, өметем янды. Минеке генә түгелдер, бөтен авыл халкы өчен
көтелмәгән чир килү иде бу.
Камилнең эчүе шул дәрәҗәгә җитә, аңа «белая горячка» булган дип сөйлиләр, аның белән очрашудан качалар, Кәшифә апаны кызганалар. Күпме вакыт узгандыр, хатыны Гәүһәр, кызын алып, ташлап киткән икән, дип сөйләделәр.
Шул хәбәрдән соң Камилнең үлеп терелүе турында сүз таралды.
– Сүз генәдер шәт?
– Сүз үтерә дә, терелтә дә.
Хатыны ташлап киткәч, матчага кыстырып куелган хат конвертына:
«Ашауның тәме, яшәүнең яме калмады», – дигән язу калдырып, урам коесына сикерә ул. Пинжәген кое чыгырына элеп, түфлиләрен бурага сөяп калдырырга ушы җитә. Иртә белән кое суына дип чыккан Зөлфирә, әүвәл чыгырдагы пинжәкне, аннары затлы түфлиләрнең кемнеке булуын белеп, гаҗәпләнсә дә, тиз генә чиләгенә су алып китмәкче була. Коега караса, анда кеше башы! Камилнеке! Зөлфирә авылны аякка бастырырлык тавыш белән кычкыруын сизми дә кала:
– Камил үлгән, Кәшифә Камиле!
Тавышны ишетеп җыелган халык арасыннан Гыйният абзый, кулындагы дилбегәсен тиз-тиз биленә бәйләтеп, үзен коега төшертә дә, Камилне кочаклап, өскә күтәртә. «Мәетне» җиргә сузып салып, Кәшифә апага әйтергә кемнедер чаптыралар. Кәшифә апа чыга, ә синең әниең – безнең иң кадерле Ак әбиебез, ишеткән хәбәрдән һушсыз калып егыла. Шуннан мантый алмый, дөнья куя. Урыны оҗмахта булсын...
Ә Камил җирдә «ах-ух» килеп бераз аунагач, күзләрен ачып: «Миңа ни булды? Мин кайда?» – дип сорый. Кемдер аңа «тәмугта», ди. Урам коесының суы тирән түгел – ияккә кадәр генә икән... Халык Камилне «үлеп терелде» дип сөйләсә дә, рәисебез, нефтяниклардан таныш начальнигы белән сөйләшеп, аны мәҗбүри дәвалый торган профилакторийга озаттыра. Ак әбине Кәшифә апа безнең зиратта күмелгән Зәнәбирә апа кабере белән янәшә җирләтә. Үзең күрерсең. Шуннан соң күпме гомер узса да, Камилнең исәнлеге турында да, кайдалыгы турында да ишеткәнем булмады. Кызын «садикта икән, хатыны биеп йөри икән, Камил фатирында яши икән», дип, Казанга бал сатарга барган Рамил сөйләде. Малаен артистлыккамы, гитаристкамы укытмакчы булып, белгән кеше эзләп театрга барган икән, Камил эшләгән оркестр җитәкчесе – Бакиров фамилияле композитордан ишетүенчә, аны штаттан чыгарсалар да, күңелләрдән чыгарып ташлый алмаганнар. Башта ул «Туймазынефть» 
карамагындагы профилакторийда дәваланган. Аннары, үзара килешеп, «Әлмәтнефть» санаториена күчергәннәр. Шунда ятып, ул пациентлардан ансамбль оештырган, эчүдән туктаган, бакчачы булып хезмәт хакы ала икән.
Кайсы мәгълүматлар хакыйкатькә якындыр – минем өчен ул атасыз үскән баланың имансызлыгына дәлил генә, – диде Хәтиф. Минем өчен дә ул онытылып барган хатирә генә иде. Мин аның турында «онытмадым», дип әйтә-яза алмыйм. Ул минем хәтердә дөньяга килүе дә, югалуы да серле булган, театр артистлары арасында еш очраган фаҗига каһарманы буларак яши иде. Режиссёр буларакмы, сценарист буларакмы – әсәр иҗат итәргә туры килсә, «запас персонажым» буларак, аның миңа зыяны юк иде.
Мөмкинлек булмауданмы, талант җитмәүдәнме, «запасыма» дөньяга чыгарга һаман чират җитмәде. Камилне күрмәвемә, аның оста гитарист булуын онытуыма күпме вакыт узгандыр, бердәнбер көнне эш телефоным шалтырады: «Беларусфильм»нан килгән режиссёр ассистенты шалтырата икән. Аларга Макаренконың «Педагогическая поэма»сы буенча төшерелгән фильмны «озвучивать» итәргә ике татар артисты кирәк икән. «Желательно, музыкант-актёр. Фильм многонациональный», – диде ассистент.
– Театрга мөрәҗәгать иттегезме?
– Ерак гастрольләргә киткәннәр. Бер айсыз кайтмаслар.
Ризалашып, сценарийларын алып калдым да уйга талдым: берсенә үзем барсам, икенчесенә кем?
– Камил! – диде хәтер.
– Бу юлы үзем Бакировны эзләп киттем. Ташкент гастрольләрендә икән.
Телефон номерларын табып бирделәр. Сөйләшергә заказ биреп, ике көн узуга, ниһаять, Ташкент: «Композитор Бакиров тыңлый. Сез кем?»
– Мин – мин!
Максатымны әйтеп, шаярып сөйләшүдән, «Ташкент ягы» мине аңлап: «Камил хәзер Каменка шифаханәсендә дәвалана ич!» – диде.
– Туберкулёз эләктергәнмени?
– Маскировка өчен. Аны чыгару өчен телевидениедән «опекага алабыз», дигән язу китереп, баш врачка бирергә кирәк. Санаторийга акчаны нефтьчеләр бирә. Язуың алардан булса, абруйлырак. Очрашканга кадәр хуш. «Пип-пип...»
Бакиров кушканнарны аныңча эшләп, дәваланучылардан интервью алырга дигән сәбәп-сылтау табып, оператор Таһир белән Каменкага килсәк, Камил, кеше җыеп, гитара чиртеп утыра. Гаҗәпләнүен дә, шатлануын да сиздермәде, ишек ягына күрсәтеп, «тамашачыларын» чыгаргач: «Монда да килеп таптыгыз. Ни кирәк?» – диде, исе китмәгән кыяфәттә.
– Үзең кирәк?
– Өч борынга керергәме?
Барысы турында да аңларлык итеп сөйләгәч, ул: «Бу гитара белән булмый, үземнекен китерергә кирәк», – диде.
– Проблема булмас, дидем мин, аның ризалыгына ышангач.
– Мине чыгарырлармы соң? Чыгарсалар күпмегә? Нинди шартларда? – диде ул, курыккандай.
...Камилнең һәр соравына канәгатьләндерерлек җавап биреп, билетлар алып, Минскига барып урнашканда, «Беларусфильм»дагы эшләрнең иң кызган чагы иде. Безне, иң «шәп» дигән очсыз гына кунак йортына урнаштырып, килүнең икенче көнендә «озвучка»га чакырдылар. Ун сменалык эшне өч сменада бетергәч, безгә «унбиш смена эшләделәр», дигән ведомостька кул куйдырып, кесә тулырлык акча бирделәр. Кибетләрдә йөреп, күчтәнәчләр алуга, режиссёр ассистенты кайту өчен билетлар китерде. Иртәнге сәгать җиде тулгач китәсе. Төне буе алган бүләк, күчтәнәчләребезне төрештердек. Шунда Камил: «Упаковка – тоже искусство», – диде дә туктап калды.
– Нәрсә булды? – дип сорадым.
– Синең бүләк бирер хатының, күчтәнәч бирер балаларың бар. Ә мин боларны кемгә дип алдым инде? – диде ул.
– Синең дә хатының, кызың бар.
– Алар миннән бернәрсә дә алмыйлар шул.
– Алырлык итеп бир, сез бит аерылышмаган.
– Үземне җиңә алсам ярый ла... Ә җиңә алмасам? Атып бәрергәме?
Сүз җаен китереп, үзем белән булган хәлне сөйләдем.
– Бер елны миңа Казан янындагы Васильево санаториена путёвка бирделәр.
Мин анда барырга хатынны күндердем. Шатланмаса да, ризалашып китте хатын. Мин өч бала белән өйдә калдым. Икенче көндә борылып кайткан бу. Бассейнда коенырга эчке киемнәр кирәк икән. «Су процедуралары билгеләделәр», – ди. Китте дә ун көн кайтмады. Күңелгә корт керде бит. Нигә кайтмый? Өч баланы ияртеп киттем. Регистратурадан аның кайсы палатада ятуын сорасам: «Ул квартирага урнашты, ике бүлмәнең берсендә алар...» – диде марҗа.
– Кем белән?
– Иптәше белән.
– Аның иптәше мин. Менә паспортым.
– Мин бит сезгә «ире белән», димәдем. «Иптәше белән», дидем. Иптәше аның Рабига атлы. Әнә журналга шулай теркәлгән.
Бераз тынычланып, хатынның фатирын эзләп киттек. Барып керсәк, мич янындагы эскәмиядә хатыным кер юып маташа.
– Нигә син процедурада түгел?
– Сәгате җитмәгән.
Сәгать карарга дип диварга карасам, мич кырыена сузылган бауда ирләр күлмәге эленгән.
– Иптәшең кайда?
– Бильярдка китте.
– Палкой күкәй толкать?
– Белмим – нәрсә толкать итәдер. Ул үзе аерым дөнья, күп сөйләшми.
– Сөйләшмәсә дә, керен синнән юдырамы?
– Кем әйтә?
– Әнә ич, юып элгәнсең, – дидем дә тартып алдым күлмәкне баудан.
– Син нәрсә, мине кеше белән дошманлаштырасың киләмени? Элеп куй урынына!
– Дошманлаштырасым түгел – аерасым килә, балалар хакына! – дидем дә, берни аңламаган балаларны елатып, пригородный поезд платформасына киттем. Хатыным аптырап, сүзсез карап калды. Кичкә чемоданы белән әйберләрен алып кайткан. Елый да балаларны сөя, миңа бернинди сорау да бирми.
...Соң дип тормадым – кабат Васильевога киттем. Теге йортка барып керсәм, хатынымның ике фатирдашы да аптырашта иде, өченчеләре (ягъни минем хатын) кая китүен әйтмәгәнгә. Фатирдашларының берсе – минем хатын белән бер бүлмәдә яшәгән икән, ирләр киеме киенеп, ирләр булып йөрүче өченчеләре 
аерым бүлмәдә ялгыз яшәүче «трансвестит» («кыз тәкә») икән! Нихәл итим, ул кичне эш бүлмәмдә генә йоклап, икенче көннең иртәсендә гафу үтенергә кайттым.
– Гафу иттеме соң?
– Итмәсә, минем белән илле ел яшәмәс иде.
– Минеке гафу итмәячәк!
– Ә син аңа багышлап махсус көй яз да, итальянлылар кебек, тәрәзенә килеп, серенада җырла. Кызың ишетеп, сезне кавыштырыр.
– Минем аңа багышлап язган өч көем бар. Уйнап күрсәтимме?
Уйнады Камил. Аның көйләре сүзсез монолог, тойгылар көлтәсе, хисләр дулкыны иде. Бераздан ишекне шакып, купебызга проводница килеп керде дә: – Сезгә кунаклар бар, кабул итегез! – диде.
Шунда ук билендәге каешына кобура таккан иргә ияреп, ап-ак сакал-мыеклы бер карт керде дә:
– Не удивляйтесь, мы не надолго, – дигәч, портупеелысы чыгып, ишекне япты.
– А вы продолжайте, играйте, – диде карт, Камилгә карап, үзе минем янга утырды. Күкрәгендәге депутат значогы, кораллы озатучы белән йөрүе аның гади пассажир түгеллеген күрсәтә иде.
Камил уйнавыннан тукталмады. Игътибар белән тыңлаучы «тамашачыбыз», көй алышынган саен, аның исемен атап, сүзләрен хәтерләргә тырышып утырды: «Өй артында шомыртым, серен сөйли миләшкә», «тиз генә кайтырмын дигән идем», дип, һәр көйгә иярергә маташты. Үзеннән-үзе: «Сез татарча беләсезмени?» – дип сорарга мәҗбүр булдым.
– Мин – татар авылы детдомында үскән кеше, – диде значоклы. Яшен тизлегендә күңелемдә төрле хатирәләр уянгандай булды. Мин бу сәер пассажирны таныган кебек тә идем. Тик бу турыда аңа әйтеп, сораулар бирергә базмадым. Ныгымаган ышанычым югалудан курыктым.
Камил чираттагы көен уйнаганда, кунак «Идел бит ул, киң бит ул, Идел өсләрендә йөзгән аккошларга тиң бит ул», дип җырлагач, карт, борылып, күз яшьләрен сөртте дә: «Рәхмәт сиңа, улым!» – диде.
– Улым, дидегезме? – диде Камил.
– Әйе, – диде бабай – шулай тоям.
Мин тагын аның йөзенә карадым. Аның «ул» булуына ышанычым артты гына түгел, шигем бөтенләй калмады. Ә Камил, уйнаудан туктап, берсеннән икенчесе урынсызрак сорауларын яудыра.
– Иделнең юклыгын беләсезме? Ул бит хәзер җырларда гына калды.
– Җырны онытмавыгыз мактауга лаек.
– Сез татар музыканты идегезме әллә?
– Мин музыкант та, татар да түгел. Әйттем ич, татар авылы детдомында тәрбияләнеп, Уфада институт, Мәскәүдә аспирантура, Минскида докторлык катыргылары алып, хәзер номерлы объектта, исемемне әйтергә ярамаган субъект булып, радиация үткәрми торган пыяла формуласы өстендә гомер кыскартучы вазифасындагы гади академик мин.
Шунда мин «сушилкада борчак киптерүне хәтерлисезме?» дип чак-чак сорамый калдым. Сорауларны Камил тезде:
– Безнең академик Арбузов нефтьтән аракы ясарга өйрәткән. Сез пыяла формуласы эзлим, дисез.
– Инде таптым!

– Шуның өчен сезгә бу значокны тактылармы?
– Значок – ышаныч символы.
– Символга караганда дәүләт премиясе өстенрәк түгелме?
– Алары миндә икәү.
– Детдомыгызда беләләрме бу хакта?
– Без тәрбияләнгән детдомны япканнар, – дип ишетәбез.
– Япсалар да, анда тәрбияләнгәннәр кайтып йөри, – дип әйтүемне сизми дә калдым мин. Авыздан ычкынганны кул белән тотып булмый – хәбәремнең тәэсирен көтеп утырам. Кунагыбыз, борылып, миңа карады. Нидер әйтергә теләде. Камилдән гитарасын сорап алды да, «Сагыну» көен уйнады. Аннары кинәт:
– Бу гитараңның тарихын беләсеңме? – дип сорады.
Камил: «Миңа аның тарихы түгел, яңгырашы кирәк», – диде.
– Алты кыллысы да, җиде кыллысы да, гавайныкы да әйбәт яңгырыйлар.
Аермалары нидә?
– Аерма кемнең ничек уйнавында.
– Тапкыр җавап. Шуны раслап Сәйдәшнең «Әдрән диңгез»ен» уйнасаң, мин канәгать булыр идем.
– Ул көй гавай гитарасында әйбәт чыга.
– Ә мин шушы гитарада да әйбәт яңгыратам. Бир әле...
Чынлап та әйбәт уйнады ул. Гитараны Камилгә кайтарып биргәндә: «Кеше дә шулай үзгәрми сакланса иде. Кызганыч, бөтен дөнья үзгәрә. Без су коенып үскән Мәләвез елгасы хәзер инеш кенә булып калган, имеш.
– Мәләвез безнең елга ич!..
– Ул безнеке дә. Минем энем шунда икенче тапкыр туган кеше.
Мин тагын, түзә алмый: «Исеме кем аның», дип сораганыма үкенәм.
– Хикмәт исемдәме? Ул хәзер кара алтын чыгарудагы яңа ысулларның төп авторы.
– Кайда соң ул?
– Мәскәүдә.
– Мәскәүдә дә нефть чыгамыни? – диде Камил, тагын дорфа гына.
– Чыгара белсәң, кайда да чыга ул. Чыгара белүчеләрне Губкин институтында энем әзерли. Башкортстан, Татарстан нефтьчеләренең күбесе аның шәкертләре. – Мактанучылардан ишеткәнем булды, – диде Камил, сөйләшүне туктатырга
теләгәндәй.
Ә мин исә сүзне башларга да, аннары барысы турында ачыктан-ачык сораштырырга да инде әзерләнеп беткән идем. Кунагыбыз, урыныннан калкынып, визит карточкасын миңа сузды да: – Вакытыгызны алганым өчен гафу итегез, рәхмәт белән үз купема чыгам. Әле юл озын. Сорауларыгыз булса, әңгәмәне минем купеда дәвам итәрбез, – диде.
Сорауларым күп иде, әлбәттә. Ни өчен әле ул безне танымаганга сабышты, аннары нигә Кәшифә апаның язмышы белән кызыксынмады, баласы бармы, булса, кайда һәм кем ул хәзер? Аның мине тануы шиксез, әлбәттә, әмма Камилне үз улы дигәне шикләндерә. Сәбәпләрне дә табарга була иде.
...Безнең бу очрашуга тиңләшерлек вакыйгаларны әдәби әсәрләрдә дә, кино- спектакльләрдә дә укыганым, күргәнем юк иде. Уйланып, хыялланып күпме ятканбыздыр, ишек шакып тагын керде әрсез кунагыбыз.
– Гафу итегез, зинһар, – диде ул, Камилгә карап, сезнең туган елыгыз кайчан?

 – Мин карт инде, Сталин үлгән елны, 5 мартта туганмын. – Әтиегез кайда, кайчан вафат?
– Ватан сугышында.
– Кайсы?
– Наполеонга каршы сугышта, – диде Камил, дорфа гына. Урынсыз сорау бирүен аңлаптыр:
– Гафу үтенәм, – диде дә үз купесына чыкты төн кунагы.
Камил ятып йоклагач, кердем мин бу серле академик карт янына. Озак сөйләштек. Әтисе детдомнан алып китеп, яңа тормышы башлангач, Мәләвезтамак авыл Советына хат язып караса да, «Сез эзләгән кеше Свердловск өлкәсендә, торф эшендә, бала үстерә», дигәннән тыш җавап килмәгән. Өйләнмәгән, мәхәббәтенә хыянәт итмәгән. Турыдан-туры булмаса да, кинаяләп сөйләшүдән, без кемнәр турында сүз алып баруыбызны да, бер-
беребезне дә аңладык, кемнең кем булуын белдек шикелле.
Әтисе күптән вафат икән аның, туганнары Польша белән Литвада яшәп, кайберләре шунда җирләнеп, исәннәре белән хәбәрләшеп торалар икән. Диннәре төрле булса да, телләре төрки, имеш. Әңгәмәбез озакка сузылса да, аерылышканда, бер-беребезгә ниндидер вәгъдәләр дә бирешмәдек, кунакка да чакырышмадык. Шунысын тану кирәктер: бу кеше минем берәр әсәремнең каһарманы булырга лаек, дигән нәтиҗәгә килдем шикелле.
Минскидан кайтып төшкәч, безне үз машинасында улым каршы алды. Аның шатлыклы йөзе, елмаеп сөйләгәннәре хәзер дә колагымда, күз алдымда. Улым турында шуны гына яза алам: безне каршы алгач, дачасына бәрәңге утыртырга дип китә дә, орлык бәрәңгесен чүпләп тутырырга дип нәүрәпкә төшкәч, метан газы белән агуланып шундук вафат була. Аның фаҗигале үлеме турында без икенче көнне генә ишетеп беләбез. Шул хәбәрдән мин, инсульт бәреп, инфаркт булып, шикәр авыруы башланып, урын өстенә аудым. Хәрәкәтсез, үлем килүенә ышанмыйча, берничә тапкыр больницада ятып, өч ел дигәндә, ниһаять, өйгә чыгарылгач, пенсиягә озатылуымны, озак эшләгән «специалист» буларак, рәхмәт йөзеннән, гади хәбәрче итеп вакытлыча эштә калдырылуымны белдем. Үз хәлем хәл дигәндәй, әллә кайдагы Польша-Литва төркиләренең шәҗәрәсен эзләү түгел, ул хакта уйланырга да теләгем юк иде хәтта.
Дүрт чатлы таякка таянып, даруханәгә һәм кибетләргә чыга башлагач, ниһаять, беркөнне эшкә барып, күренергә булдым. Һәркемнең үз эше, үз мәшәкатьләре баштан ашканлыгын беләм, тиз-тиз хәл белештем дә документларымны алырга кадрлар бүлегенә кердем. Анда минем исемгә килгән телеграмма көтеп ята икән. Шуны бирделәр. Карчыгым белән икебезне «Бер очрашу – бер гомер» дигән якташлар бәйрәменә чакырганнар. Телеграммага «Рәис» дигән имза куелган.
– Колхоз беткән – дигәннәр иде, нинди «рәис» булыр, – дип, аптырашта калдым да, Камилне табып, сораштырырга булдым. Бәлки, Кәшифә апа аңа хат язадыр, хәбәрләшеп торалардыр, дип уйладым.
Театр оркестры дирижёры Бакировны телефон аша табып сорагач, Камилнең күптән авылына кайтып китүен, хатыны Гәүһәр белән кушылуын белдем. Бу эшкә үземнең дә катнашым бар, дип шатлансам да, минеке ише чирдән котылган кешеләрнең кабат «ычкынулары» ихтималыннан, Кәшифә җиңгәчәй исеменә «Нинди бәйрәм?» ул дип телеграмма «суктым». Рәтләнсә, җавапны Камил бирер, дип уйладым.

Ялгышмаганмын, Камилдән: «Праздник встречи воспитанников детдома, праздник встречи односельчан, праздник открытия моста и других объектов. Камил» дигән хәбәр килде.
Бәйрәм 15 июльдә буласы икән. Аңа кадәр әле егерме көнләп вакыт бар иде. Ничек кайту, күчтәнәчкә ниләр алу, даруларымның кайсылары кирәклерәк булыр, дигән вак-төякне хәл итү белән вакыт узуын сизми дә калганбыз. Китәргә өч көн калды дигәндә, Минскидан Садриев атлы кинооператор килеп төшә. Командировкага. Миңа да шалтыраттылар, ул сине белә, дигәч, бардым. Станислав Говорухин белән Казан телевидениесендә бергә эшләп, Мәскәүдә укыгач, Белоруссиягә практикага җибәргәннәр икән. Шуннан ул «Беларусфильм»га урнашып, кинооператор булып эшләп калган. Аның катнашы белән дөнья күргән «Педагогическая поэма» фильмы республикада бик абруйлы депутат-академикның күңеленә хуш килгән. Садриевның әйтүенчә, «ул үзе авыл детдомында тәрбияләнеп, кеше булганнар турында фильм төшерү кирәклегенә хөкүмәт чиновникларын инандыра алган. Чыгымнарны нефтьчеләр институты да, министрлыгы да үз өстенә алыр», дигән.
– Белоруссиядә андый институт та, министрлык та, нефть тә юк, – диләр аңа. – Юк икән – үзем түлим, үзем күтәрәм, – ди дәүләт премияләре лауреаты. Тәкъдим сүзе, уеннан чынга әверелеп, утыз минутлык документаль фильм
төшерергә режиссёр һәм аның группасын билгелиләр. Татарстаннан килеп, дәрәҗәләргә ирешкән Садриев фильмның операторы була.
...Ул Казан студиясе тарихын оешуының беренче көннәреннән үк белә, мине дә театрда эшләгән чактан телевидениегә күчкән көннәремә кадәр хәтерли икән. Үземне яхшы яктан күрсәтергә теләп, кайчандыр аның белән төшергән туган авылым күренешләрен, дусларым тәрбияләнгән детдом, Агыйдел, Мәләвез кадрларын архивтан табышып бирергә вәгъдә иттем. Садриев андый кадрлар сакланырга тиешлеген белеп килсә дә, табылып, кулына алгач, чиксез шатланды.
Тиешле рәсмилекне үтәп, документлары әзер булуга, кайтып китәргә дә ашыкты. Фильм эшләнеп беткәч, худсоветка тапшырганда хәбәр итәрбез, ничек тә килергә тырыш, диде. Әлбәттә, ярар, барырмын, дидем, бара алмасымны белсәм дә. Дөресен әйткәндә, фильм төшерү өчен мин табып биргән архив материаллары гына җитмәсен аңлый идем.
Иртәгә бәйрәм дигән көнне оныгым машинасында юлга чыктык. Ерак арага... Көтү кайткан чакка туры килгәч, сыер сауганда бүлдермик дип, Кәшифә апаларга кергәнче, әткәй-әнкәй каберләрен зиярәт кылырга бардык. Хәтиф тә мәрхүм булган икән. Гыйният абзый да, Зөлфирә җиңги дә. Һәркайсының рухына белгәнебезчә дога кылдык. Аннан урап кайтуга, безнең килгәнне белгәннәр, табын әзер, чәй кайнаган иде. Татарстан нефтьчеләре эшләп биргән яңа чишмә суыннан икән. Тастымалларны сыкканчы, самавырны екканчы, яңа чишмә суының чәен эчеп, гөбәдия ашап сыйлангач, хатирәләребез белән уртаклаша-уртаклаша, таң атуны да сизмәгәнбез. Күбрәк Камил белән Гәүһәр сөйләве, алар сөйләгәнне Кәшифә җиңгәчәйнең дөресләп, кайчак «арттырмагыз», дип утыруы хәтердә. Кыскасы, һәркайсыбыз шат, бәхетле иде ул кич. Кәшифә җиңгәчәй кызыл кирпечтән салынган йортын мактаса да, коляска белән кереп-чыгып йөрергә баскычларының биеклегеннән канәгать түгел иде. Кияү коймагы белән чәй эчкәч, бәйрәм булачак мәйданга, Мәләвез елгасы аша салынган күпер янына киттек.

Елганың ике ягында да, бәйрәмчә киенгән халык. Учак якканнар. Кайсы шашлык кыздыра, кемнәрдер пылау казаны тирәсендә таптана. Тауны тишеп чыккан кара торбадан мәрмәр улаклар буйлап берсеннән икенчесенә агучы яңа чишмә суында бит-кулларын юып, учлары белән су эчәләр, берсен-берсе фотога төшерәләр, су сибешәләр. Мәләвезнең ике як ярына да кунаклар килгән машиналар тезелгән. Күбесе Татарстанныкы булса да, Башкортстаннан да, Удмуртия белән Пермь өлкәсеннән, Саратовтан, Самарадан да бар иделәр.
– Иң зур машиналар Мәскәү кунакларыныкы, – диде Камил.
Хуҗаларын мәчеттә Рәис хәзрәт кабул итә икән. Сәгать унике тулуга, мәчеттән унҗиде кеше чыгып, ике башы да тарттырып бәйләгән чаршау белән капланган күпер янына ясалган эстрада-сәхнәгә менеп тукталдылар. Танышлар күп булмаса да, әүхәтле кешеләр иде. Халык такта эскәмияләргә утырды. Колхоз бетеп, авыл советы «җирле үзидарә»гә әверелгәч, шуның рәисе булган безгә таныш – Рәис абый, хәзер «по совместительству» мәчеттә халыкка хезмәт итүче мулла – сүзне башлады. Иң әүвәл, килештереп, кыска гына дога укыды. Аннары килгән кунакларның һәркайсын исеме белән атап таныштырып чыкты. Күбесе фән докторлары, кандидатлар, дәрәҗәлеләр иде. Барысына да биргән хәер-сәдакалары, бигрәк тә төзүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, дога кылды хәзрәт.
Аннары, сүзне кунакларның кайсына бирергә белми, киңәшләшеп алды да, арттарак торган берсенә карап:
– Сүз нефть министрлыгы вәкиле, Мәскәү кунагы профессор Кротовка бирелә, – диде.
Профессор чыгып басуга, бөтен мәйданга күз йөртеп алды да:
– Хөрмәтле авылдашлар, исән-саулармысыз, һәммәгез дә?! – диде, саф татар телендә.
Халык моны көтмәгән, ахры, дулкынлануын сиздерде.
Мин аның беренче сүзеннән үк үзебезнең Вәсил икәнен таныдым. Олыгайган, картайган иде, әлбәттә. Ул детдомда үсүе, Мәләвезтамакта Кәшифә апаның кул астында тәрбияләнүе, анасының кабере шушы авыл зиратында булуы, әтисе килеп алгач, кайларда укып, кем булуы, хәзер кайда һәм кем булып эшләве турында сөйләгәч, абыйсы Вәдим турында сөйләргә күчеп, аның турында чыккан китапларны кызыксынучыларга таратырсыз, дип, Рәис хәзрәткә бирде. Аннары ярдәмчесеннән папкасын сорап алды:
– Хөрмәтле авылдашлар! Якташлар! Кунаклар! Бик авыр булса да, әйтергә тиешмен. Бу бәйрәмгә без абыем белән бергә кайтырга дип сөйләшкән идек. Әмма аның Чернобыль фаҗигасеннән соң эләктергән авыруы теләгебезне үтәтмәде. Абыем шушы авыл, детдомга кагылышлы фильм төшерү мәшәкатьләре белән йөргәндә, көтмәгәндә вафат булды. Үз акылында, васыятьләрен әйтеп үлде. Мәләвезтамак детдомын тулысынча тергезеп булмасын белгәнлектән, ул, кайчандыр аның бер бүлеге булып эшләгән сукырларны музыкага өйрәтү мәктәбен тергезү турында хыялланды. Шуның өчен дип ул дәүләт премиясе, төрле уйлап табулары өчен бирелгәннәрдән җыеп барган акчаларын шул мәктәп төзелешенә бирүне миңа йөкләде. Мин әлеге эшне бик теләп башкарам һәм сертификатны җирле үзидарә рәисе Рәис хәзрәткә тапшырам.
Гадәт буенча, халык бик озак кул чапты, сөйләшүләр булып алды. Шаулашу беткәч, халык тынычлангач, Вәсил тагын сүз алды. Үзенең суга батуы, авылның яшь бер егете, котырып аккан суга ташланып, аны коткаруы, үлемнән алып калуы турында хисләнеп сөйләде дә сүзне Татарстан нефтьчеләре исеменнән килгән вәкилгә бирде.
Бу вәкил бик матур нотык әзерләгән икән. Башта татар-башкорт милләтенең ике тән, бер җан булуы турында, какшамас дус булырга тиешлекләре турында сөйләде. Аннары күпер башларына тарттырып эленгән чаршауларны чишеп алырга боерды. Чаршаулар төшүгә, күпернең ике башында да аркылыга тарттырылган кызыл тасмалар күренде. Вәкилгә ике кайчы китереп бирделәр. Берсен ул үзендә калдырды, икенчесен Рәис хәзрәткә бирде дә тасмага якынлашты. Рәис хәзрәт күпернең тау ягы башына чыкты.
– Мин бүген, тасмаларны кисеп, дуслык, татулык, бердәмлек күпере ачуны игълан итәм. Бу безнең Татарстан нефтьчеләренең Башкортстандагы дусларга бүләге, – диде вәкил. Кул чаптылар.
– Күпер, җирле үзидарә әһелләренең киңәше белән, «Дуслык күпере» дип атала. Гранит тактага язылып, күпернең ике як баганасына да беркетелгән сүзләр озак яшәсен иде. Яшәсен дуслык! – дип сүзен бетерде ул.
Шунда, коляскада утырган Кәшифә җиңгәчәй, дулкынлануыннан: «Без аны «Әүдах күпере» дип йөртәчәкбез», – дип кычкырды. Аңа каршы әйтүче булмады. Шуннан соң тасмалар киселеп, күпер аша башта җәяүлеләр, аннары машиналар чыгып, әзерләнгән нигъмәтләре белән бер-берләрен сыйлашу, бәйрәм итү башланды.
Татарстан вәкиле тагын сүз башлады: «Төзеләчәк сукырлар мәктәбенең утыз кешелек штатын тотуны безнең оешма үз өстенә ала. Әлбәттә, абитуриентлар составының яртысы Татарстаннан булу шарты белән. Тиешле документларны әзерләп, тиз арада җибәрербез. Детдом янындагы комлы чокырдан сузылган яңа чишмәнең суын авыл өйләренә кертү безнең өстә кала.
Рәис хәзрәтнең күзләре яшьләнгән иде.
– Хөрмәтле кунаклар! Мондый бөек эшләрне башкарып чыгарга минем генә көчем җитмәс. Шуңа күрә, халык җыелудан файдаланып, бу эшләрне тормышка ашырыр өчен, мин җаваплы бер кеше билгеләүне сорар идем.
– Андый кеше бармы соң? – диде Вәсил.
– Бар, – диде Рәис, – ул – безнең авылдашыбыз Камил Әүдах улы.
– Гаепләмәгез, авылдашлар, – дип, тагын сүзгә катышты Вәсил. – Улым сүзен кемнән ишетсә, бала, шуның гына улы була ала.
– Ә ул сүзне әйтер кеше мәрхүм булса? – диде Кәшифә җиңгәчәй, Вәсилне аңламыйча.
– Мин ул сүзне ишеттем һәм бер генә дә түгел, әнкәй, – диде Камил, ышаныч белән.
Җыелган халык шаулашып, дулкынланып алды. Өлкәнрәкләр серне беләләр, белсәләр дә, кычкырып әйтмиләр, яшьрәкләр өчен бу мөһим мәсьәлә түгел, аларга тизрәк концерт-биюләр башлану кирәк иде.
Камил дә шуны көткән булса кирәк:
– Авылның – күперле, минем әтиле булуым хөрмәтенә концерт карагыз! – диде ул.
Калганын язып торуның кирәге юктыр...

"КУ" 9, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: