Логотип Казан Утлары
Повесть

Дәва

Соңыннан әйттеләр аны. Әнисе әле үлмәгән булган. Вакытында больницага илтеп, ашыгыч операция ясаганда, бәлки, коткарып булыр иде, диделәр. Тик Зифа «бәлки»не ишетмәде, ул әллә никадәр вакыт аңгыраеп утырганы өчен үзен гаепләде. Шкафтан чыгарга куркып, калтыранып тормаса, әнисе исән калыр иде кебек тоелды.

1

Башта әнисенең тавышы ишетелде. Тавыш кайдандыр, караңгы
билгесезлектән агып чыкты да тылсымлы бер нурга әйләнде, ул нур көчәя барып, бөтен өй эчен яктыртты. Фатирлары матур да, иркен дә, җайлы да иде. Бигрәк тә, качышлы уйнау өчен. Зифа да, Нәфисә дә бу уенны бик яраталар. Кайда качуың, күпме эзләвең артык мөһим дә түгел. Эзләп тапкач, бер-береңнең күзләренә карашып, рәхәтләнеп көлешү кызык. Табышу – шатлык. Иң якын кешеләрең сине эзләп тапса да, син аларны таба алсаң
да, олы бәхет икән. Буынсыз булып, бер-берсенә карашып көлешәләр, кайчагында кочаклашып алалар, йә идәнгә тәгәрәп хихылдашалар... Качышлы уены – иң якты, иң ләззәтле уен.
– Кызлар! – диде әнисе, барысы да ишетерлек итеп. – Йокларга әзерләнә башлагыз.
– Ән-ни-и-и... – Нәфисәнең нәзек кенә тавыш белән шулай өздереп әйтүе Зифага кызык иде. – Бер генә тапкыр уйныйбыз да, яме...
– Бер генә тапкыр! – дип кабатлады әниләре. – Самат, табын әзер.
Әтиләре эштән кайткан гына иде әле, ул тагын каядыр җыена. Эше буенча шулай кирәк икән. Ашап ала да юлга кузгала. Әле аны озатканчы, тагын өч тапкыр качышлы уйнарга өлгерәләр. Нәфисә ишек яңагына капланып санарга тотынды:
– Бер, ике, өч...
Зифа алан-йолан каранып алды да шкаф эченә кереп качты. Җайлап урнашкач, ачкыч тишегеннән күзәтергә тотынды. Моннан бөтен нәрсә ачык күренә: фатирга керә торган ишек тә, ишек яңагына капланган Нәфисә дә... Биш кенә яшьлек булса да, башы эшли кызның – апасының башын бутарга тырышып кычкыра:
– Апа, унга хәтле генә саныйм. Качып өлгердеңме?
«Әйе!» – дигәнне көтә. Берәр сүз әйттеңме – тавышка киләчәк. Зифа үзалдына елмаеп куйды. Нәфисәне ярата ул, сеңлесенең бөтен гамәле, үз-үзен тотышы кызык та, кадерле дә булып тоела. Аңа караган саен күңелне ниндидер наз, ягымлылык биләп ала. Рәхәт була.
Унга кадәр санап бетерде дә бик эшлекле кыяфәт белән:
– Алдап булмады моны, – дип куйды. – Ярый... Эзли башлыйм!
Нәфисә алан-йолан каранып алды да кухняга кереп китте. Апасының анда түгеллеген белә инде ул, тик әти-әнисе яныннан урап чыгу, аларның игътибарын татып калуны кызык күрә бугай, эзләүне ул гел шулар яныннан башлый. Зифа сеңлесенең кухняда нәрсә эшләгәнен дә күз алдына китерә ала хәтта. Башта әтисе тирәли әйләнеп чыга.
– Синең артыңа яшеренгәндер әле ул, – дип, мут елмайган була, әтисен кочаклап ала, әтисе аны күтәреп иркәли дә идәнгә куя, аннан соң Нәфисә әнисе янына китә... Шулай кухняны урап чыккач, үзләренең йокы бүлмәсенә кереп шкафларны актара, диван артларын карый... Кайчагында авыз эченнән генә нидер көйли-көйли, ашыкмыйча, хәтта вакытны юри сузып эзли. Жайсызрак урынга качсаң, аякларың оеп бетә. Ә ул суза, апасының түзәлмичә үзе килеп чыкканын көтә... Тик бу юлы Зифаның урыны уңайлы иде, өстәвенә сеңлесен күзәтеп тору мөмкинлеге дә бар.
Көтмәгәндә, ишектә кыңгырау шалтырады. Соң иде инде, мондый
вакытта беркем дә килеп йөрми торган иде. Әтисе үзе генә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайтып керергә яки чыгып китәргә мөмкин. Аның эше шундый. Ә башкалар бу вакытта... Кыңгырау тавышы тагы кабатланды.
– Кем йөри икән? – дигән тавыш ишетелде кухнядан. – Берәүне дә
көтми идем.
– Күрше Зоя булырга тиеш, – диде әнисе. – Зифага күлмәкләр алып кайттым, кич кертермен дигән иде.
– Нинди күлмәкләр тагын? Аның киеме юкмы әллә?
– Төркиядән.
Әнисе кухнядан чыгып, йозакны бора башлады. Фатирдан чыккач,
тагын бер тимер ишек бар иде әле. Ләкин әнисе фатир ишеген ачу белән аны кемдер өй эченә этәрде. Уртачадан калкурак буйлы, атлетларча таза гәүдәле бу егетне Зифаның беркайчан да күргәне юк иде. Ул бер кулы белән әнисенең авызын каплаган, икенче кулына озын көпшәле пистолет тоткан. Мондый пистолетны Зифа күрше малайларының кулында әллә ничә тапкыр күргән иде инде. «Кара әле, әллә өлкәннәр дә атышлы уйный микән?» – дигән уй ялтлап узды.
– Кем бар? – дигән тавыш ишетелде кухнядан һәм әтисе үзе дә күренде.
– Ник дәшмисең?
Егет шундук каршы атлады һәм пистолетын әтисенең маңгаена төзәп атып җибәрде. Әтисенең маңгаенда кызыл нокта пәйда булды, ә аның артындагы стенага кан катыш сыекча чәчрәде. Әтисе акрын гына идәнгә сыгылып төште дә беркадәр тартышканнан соң тынып калды. Әнисе нәрсәдер кычкырырга теләп чәбәләнде. Егет аны ычкындырды һәм икенче мизгелдә башына пистолет төбәде. Зифа күзләрен четердәтеп йомды. Берни күрмәде, бары тик кабартылган шар шартлагандагы кебек тавыш кына ишетелде. Зифа күзләрен ачты. Пистолет тоткан егет уйнап йөргән кеше кебек түгел иде. Ул кыска кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле. Һәм бик җитди. Тирә-якка каранып алды да йокы бүлмәсенә атлады.
– Син кем? – Нәфисәнең куркулы тавышы ишетелде. – Атышлы
уйныйсызмыни?
Җавап бирүче булмады. Шартлау тавышы ишетелде. Бераздан йокы бүлмәсе ишегеннән куе кан агып чыкты. Пистолет тоткан егет ашыкмыйча гына бөтен бүлмәләргә күз салып, беркадәр тыңланып торды. Һәм Зифа яшеренгән шкафка карады. Кызның коты алынды, ул кычкырып җибәрмәс өчен иреннәрен тешләде, суламаска тырышты. Пистолетлы егет барысын да үтәдән-үтә күрәдер кебек тоелды, ул әле дә Зифага туп-туры карап торган шикелле иде. Тик ул кыз янына килмәде. Иелеп, идәндә ятканнарның беләкләрен капшап чыкты да канга басмаска тырышып, ишеккә атлады. Тышка чыккач, аны бикләде бугай, йозак борган тавыш ишетелде.
Зифа тиз генә шкафтан чыга алмады. Аның бар дөньясы курку белән тулган иде. Күз алдыннан пистолетлы егет китмәде. Ул чыкмагандыр, кайдадыр яшеренеп калгандыр сыман тоелды. Акрын гына шкаф ишеген ачып җибәргәч тә калтыранып утыруында булды – идән буйлап кызыл келәм сыман җәелгән кан тередер, кызны да үзенә суырып алырдыр төсле иде. Әти-әнисенең катып калган йөзләренә дә, стенага чәчрәгән
канлы ит кисәкләренә дә карамаска тырышты. Бу өн түгелдер, өндә мондый нәрсә була алмый. Бу бары тик куркыныч төштер. Кычкырырга кирәк. Кычкырырга. Аның тавышын ишетеп, әнисе килеп җитәр дә уятыр, назлап юатыр, шушы коточкыч күренешләрдән азат итәр. Тик ул кычкыра алмады. Бөтен тәнен калтырау алды, тамагына төер тыгылды. Ул буыла башлады. Теге пистолетлы кеше беркая да китмәгәндер, хәзер ул Зифаның артыннан килеп, бугазыннан алгандыр сыман иде. Кызның
бөтен тәне тартышты.
Кинәт кыңгырау шалтырады... Ишектә! Пистолетлы кеше кабат килдеме? Юк, бу ишек кыңгыравы түгел... Бу телефон иде... Өй телефоны шалтырый. Тукта! Шалтырама!.. Бераздан өй телефонына тагын ниндидер тавыш кушылды. Кесә телефоны!.. Өйне яңгыратып шалтыраган ике телефон Зифаны чынбарлыкка тартып чыгарды. Ул күзләрен ачты. Идәнгә күз салды.
Бернинди кан диңгезе дә, мәңгелеккә тынып калган өч кеше гәүдәсе дә юк иде. Стеналар да чиста. Зифа инде башка дөньяда, башка чынбарлыкта. Ул җиде яшьлек кызчык түгел, ә утыздан узган ханым...
Зифа мендәргә капланып үксеп елап җибәрде. Әле генә күргәне төш иде. Ләкин бу гади төш түгел, ә кайчандыр булган чынбарлык иде, беркайчан да күз алдыннан китмичә, әледән-әле төш булып хәтерендә кабатланып торган чынбарлык. Җиде яшьлек кызны тома ятим калдырып, тәмуг газаплары аша узарга хөкем иткән ачы мизгел. Мондый бәхетсезлекне Ходай дошманыңа да күрсәтмәсен. Дошманыңа... Юк, күрсәтсен. Дошманыңа күрсәтсен. Аның дошманы – Пистолет Тоткан Егет иде. Кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле... Ул әле дә Зифаның күз алдында һәм ул аны меңнәр арасыннан таный алырлык дәрәҗәдә иде. Тик ничек кенә
эзләмәсен, таба алмады. Башкача очратмады. Очратса, таныячак һәм иң аяусыз үчкә дучар итәчәк иде.
Телефоннар һаман шалтырый. Ничек шундый үҗәт булып була икән?!. Алмыйлар икән, димәк, сөйләшергә теләмиләр. Димәк, кешедә сезнең кайгыгыз юк. Ник шуны да аңлый алмыйлар? Зифаның уйларын ишеткәндәй, телефоннар бер-бер артлы тынып калды. Һәм икенче мизгелдә шулай ук бер- бер артлы кабат шалтырарга керештеләр. Алмыйча чара юк иде.
– Алло!
– Зифа Саматовна! Иртә таңнан борчуым өчен гафу итегез... Тик сезгә ашыгыч рәвештә хастаханәдә булырга кирәк.
– Ашыгыч операция? Яхшы. Анализлар...
– Бар да әзер. Сез генә кирәк.
Зифа телефонын куйды да юыну бүлмәсенә ашыкты...

2

Юньле хатын-кыз яхшылап юынып, ашыкмый гына чәчләрен киптереп, бизәнеп-төзәнеп, ким дигәндә, үзенә берәр сәгать вакыт сарыф итеп кенә урамга чыга торгандыр. Тик Зифага андый бәхет сирәк эләгә, соңгы вакытта бигрәк тә: иртәләре ашыгыч чакырулардан тора, үзен затлы хатын-кыз итеп тоярга мөмкинлеге дә юк. Гомумән, хатын-кыз итеп тоярга... Ул – табиб, кичегүне кичерми торган нейрохирургия өлкәсендә эшләүче белгеч. Монда
син үзеңне фәкать белгеч итеп кенә тоя аласың. Ашыгыч операцияләрдән башың чыкмый. Пациентның язмышы синең кулыңда була һәм эшең гел уңышлардан гына тормый. Хәтта әйбәт дигән операцияләр дә пациентны тулысынча аякка бастырмый, бары тик үлемнән генә аралап кала...
Юынып, чәчләрен тараган арада кофе кайнап чыкты. Зифа киенә-
киенә, ашык-пошык бер чынаяк каһвә эчте дә эшенә кузгалды. Хәтта чынаягын чайкатып та тормады. Кемдер үлем белән тартышып ятканда, аның өендәге тәртип тә, ничек киенүе, нинди кыяфәттә булуы да мөһим түгел иде.
Подъезддан йөгереп чыгып, машинасына утырды да ашыкмаска
тырышып кына, йортлар арасыннан үтте һәм зур урамдагы автомобильләр агымына кереп кушылды. Иртә иде әле, шуңа да юл беркадәр иркенрәк, берәр сәгатьтән «бөке»ләр хасил булачак. Иң аянычлысы – кемдер тегендә үлем белән алышканда, аңа ярдәм итә алырдай кешенең «бөке»дә утыруы. Андый хәлләргә дә калганы бар Зифаның, «Ник безнең машиналарга сирена
куярга рөхсәт итмиләр икән?!» – дип тә уйлаганы бар. Ә әлегә юл иркен. Ул ашыкты. Кайларда камера торуын чамалый, берничә кат штрафка да эләккәндер инде. Әлегә анысы мөһим түгел иде.
Беркемгә дә үпкәләп булмый. Зифа бу һөнәрне үзе сайлады. Балалар йортыннан чыгып, үзаллы тормышка аяк басканда, аның алдында ике генә юл бар сыман тоелды. Яки тикшерүче булып, теге адәм актыгын – Пистолет Тоткан Егетне эзләп табарга, яки әти-әнисе кебек авыр хәлгә калучыларны үлем кочагыннан тартып алырга. Юрфакка керә алмады, ул чакта ук бик кәттә факультет иде. Ә медицина... Монда теш табибына гына кеше күп, ә
нейрохирургиягә үз белемең белән дә керү мөмкин. Зифа шуны сайлады.

 ...Теге вакытта кыз калтыранып озак утырды. Күпме вакыт узганын хәтерләрлек хәлдә түгел иде. Бары тик әнисе сизелер-сизелмәс хәрәкәтләнгән кебек булгач кына, һушына килде. Әле генә күз алдында булган вакыйгалар төш тә, саташу да түгел, чынбарлык икән бит. Пистолет Тоткан Егет Зифаның бөтен гаиләсен атып чыгып киткән. Үтергән. Хәзер аның беркеме дә юк. Моны аңлаудан тормышның бөтен нуры сүнеп, дөнья салкын да, караңгы да, канлы да бер кыяфәткә керсә дә, ул ничектер
хисләрен тыя алды. Һәм хәлсез адымнар белән ишеккә атлады. Тагын ничектер тартышып куйган әнисе аша атлап узганда сискәндеме, буыннары йомшардымы, ялгышрак басып таеп егылды. Бөтен киеме канга манчылды. Кыз курыкты да, кулларына сылашып шуып торган куе сыекчадан бераз
чирканды да. Тиз генә торып басарлык та түгел иде – кан әле кибеп өлгермәгән, куллары да, аяклары да таеп китә. Ул дүртаяклап ишеккә таба китте. Тезләнеп, ишек тоткасына ябышып, аякларына басты...
Мәйданчыкка чыккач, Пистолет Тоткан Егет юкмы дип, бераз
колак салып торды да тавыш-тын ишетелмәгәч, күршеләрнең ишеген дөбердәтергә тотынды... Үз-үзен белештермичә дөбердәтте, ачы итеп ярсып кычкырды да бугай... Елады да... Ишектә күрше Зоя апа күренгәнен бераз хәтерли әле... Аннан соң нәрсә булганын белми...
Соңыннан әйттеләр аны. Әнисе әле үлмәгән булган. Вакытында
больницага илтеп, ашыгыч операция ясаганда, бәлки, коткарып булыр иде, диделәр. Тик Зифа «бәлки»не ишетмәде, ул әллә никадәр вакыт аңгыраеп утырганы өчен үзен гаепләде. Шкафтан чыгарга куркып, калтыранып тормаса, әнисе исән калыр иде кебек тоелды. Хәзер аңлый инде, әнисенең исән калуы бик тә икеле булган. Хәтта гомере бетмәгән очракта да ул бары тик «күзле бүкән» рәвешендә генә узар иде. Ә теге вакытта ул бик нык
газапланды. Һәм нейрохирургияне сайлавына да, нигездә, шул сәбәпче булды.
Эшен һәрвакыт намус белән башкарырга тырышты ул, пациентны тулы канлы тормышка кайтару өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде.
Операция өстәлендә ятучыларның барысы да кемнеңдер әнисе, әтисе, сеңлесе, улы йә кызы иде бит. Алар Зифа өчен үзенең гаиләсе шикелле үк газиз булып тоелды.
Кыз туктаусыз рәвештә белемен камилләштерде, эшләде, өйрәнде һәм тиз арада коллегалары арасында да, пациентлар тарафыннан да хөрмәт һәм танылу яулады. Бүген ул – иң абруйлы белгечләрнең берсе. Иң катлаулы операцияләр ясарга сәләтле белгечләр исәбендә. Ә андыйлар санаулы гына була. Эше тынгысыз, әлбәттә, тик ул бик тә җаваплы һәм кирәкле. Дөрес,
еш кына стресслар да, депрессияләр дә алып килә. Тик нишлисең... Аның каравы, мәңге җуелмас өчен хәтеренә сеңеп калган канлы хатирәләрне, ачы кайгыны оныттырып тора. Әлбәттә, сабый күңелендә тирән яра булып уелган мизгелләр бөтенләй үк онытылмый инде. Вакыт-вакыт бүгенге шикелле төш булып, күз алдында яңара, яраларны актара, тик анысына
гына түзәсең. Түзәсең инде... Бүтән чараң юк...
– Шайтан алгыры! – Юл буенда кинәт пәйда булган юл хәвефсезлеге хезмәткәрен күреп сүгенеп куйды. – Туктатма, зинһар!..
Тик тәртип сакчысы аны ишетмәде. Туктарга кушып таягын болгады да, Зифа машинасын читкә алгач, ашыкмыйча гына килә башлады. Юк, берәр тәртибе бардыр инде аның, тик Зифа юл хәвефсезлеге хезмәткәрләренең мәңге яшәргә килгән затлар шикелле атлавын беркайчан да аңлый алмады. Бу вакыт эчендә ул кеше тәнендәге әллә нинди катламнарга үтеп керә ала, ә болар... Хатын түзмәде, документларын тотып үзе аңа каршы атлады:
– Доктор, нейрохирург, – диде ул эчке ышаныч белән ныгытылган катгый тавыштан. – Операциягә ашыгам.
– Шуннан нәрсә? – Тәртип сакчысының анда гаме юк иде. – Юл
кагыйдәләрен һәркем үтәргә тиеш.
– Аңлыйм, тик пациент – бик важный кеше. Соңласам, погоннарны гына түгел, ыштаннарны да салдырачаклар. Икебезнекен дә.
Тәртип сакчысы аңа шикле караш ташлап, документына күз салды да:
– Яхшы, – дип, китәргә ымлады.
– Рәхмәт!
Бу ихлас күңелдән иде. Кайчагында аңламый торганнары да очрый. Бөтен документларыңны, машинадагы әйберләреңне энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгалар. Ашыкканыңны белсәләр дә, юри вакытны сузалар. Ни өчен шулай кыланулары билгеле инде: ришвәт өмет итәләрдер. Тик доктор бик вакланып тормый, танышларының берәрсенә шалтырата. Кайчагында эскорт ясап илтеп куялар. Тоткарланган вакытны беркадәр
шулай тутырасың.
Хастаханә алдында машиналар күп түгел иде. Зифа күтәрмәгә терәлеп диярлек туктады да машинасын юл уңаена бикләп йөгерә-атлый ишеккә юнәлде. Вахтёр аны күрүгә үк баш кагып исәнләште дә аратаны ачып куйды. Лифт төбендә травматология бүлегенең шәфкать туташы көтеп тора иде.
– Хәерле иртә, Зифа Саматовна! – ул кулындагы кәгазьләрне сузды. – Менә рентген нәтиҗәләре. Анализлар өстәлегездә. Пациентның шәхесе билгесез, йортлар арасында һушсыз яткан, «ашыгыч ярдәм» китерде. Киемнәренә караганда, бомж түгел, спиртлы эчемлек, наркотик кулланмаган. Физик яктан ныклы булган. Баш сөяге травмасы, миенә зыян килгән.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев