Дулкыннар (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Өченче дулкын
«Янар җаннар иртә китә, диләр»


Бүгенге кичә башкаларга охшамаган иде. Әллә туган авыл клубында, авылдашлар белән бергә узгангамы, әллә, сәхнәгә чыккан һәрберсе, «сиксән яшь» дип, еллар санын кабат-кабат искә алгангамы, үзгә бер моң, үзгә бер сагыш белән өретелгән. Биредән кубарылып киткәнгә, кайтып, баш орыр туган нигез калмаганга ничәмә-ничә ел үткән. Әмма аңа карап кына, туган авыл, дигән сүзгә сыйган олылык һәм олпатлык кимер, дисезмени? Әле
дә менә, остазлар алдында имтихан тоткандай, аяк буыннарына тиклем сизелер-сизелмәс дулкынлану йөгерә, җаваплылыкны тоюдан, сагынудан, истәлекләрдән...
Туган авылы исемен атагач, күпләр, бик еш кына, уенын-чынын кушып: «Кемнән качканнар соң анда?» – дип сорап куярга ярата. Ә бит авыл исемендә дә – тарих ята! Халык тарихы, халык язмышы...
Көл астында калган тарих битләреннән бүген чын дөреслекне табарга мөмкин булмаса да, таянырга халык хәтере, беркадәр сакланып калган мәгълүматлар бар. Халык телендә Качкын авылының тарихы Әреш чишмәсеннән башлана дигән риваять яши. Кыйблага каршы тибеп чыккан өчен Шифалы чишмә дип тә йөртәләр иде үзен. Әреш исемле мари карты шушы чишмә янында, тау башында казык каккан, үз нәселен алып килеп
урнаштырган, диләр, чишмә бүгенгәчә шул карт исеме белән атала. Әреш бабай нәселе янына Әгерҗе ягыннан, Салагыш авылыннан, бояр крестьяны булудан качкан бер төркем башкортлар – вотчинниклар да килеп урнашкан. Мөслим районы Каенсаз авылыннан да берничә нәсел – припущенниклар
килә бирегә. Качып килүчеләр яшәгәнгә, авылга Качкын дип исем биргәннәр дә инде. Шунысы кызык: бу өч нәсел аерым-аерым яшәгән. Башкортларның да, типтәрләрнең дә хәтта зиратлары да аерым-аерым була. Авыл очындагы ташландык иске зират халык телендә бүгенгәчә «башкорт зираты» дип йөртелә. Хәтерли әле: бөтен гомерен чит җирләрдә уздырса да, туган авылы Качкынны соң сулышынача үзенеке дип санаган Әхим карт та нәкъ шушы
тарихны сөйләгән иде...
Эх, бу тыңлаусыз уйларны... Янә дә үзенең кайда утырганын оныттырып, җиһан гизеп урап кайтырга мәҗбүр иттегез бит...
Алып баручы кызның сүзләреннән соң яңгыраган алкышлар Фарсель аганы бу юлы да сәхнә түрендәге урындыкка «тартып төшерде».
– Фарсель ага, сез, белүебезчә, тормышта нинди генә сынаулар булмасын, бирешмәгәнсез! Сабырлыкны юлдаш итеп алуыгызга сокланабыз. Шулай да... Кайгыларның төсе кара була дигәнебезне дә кире кагарсызмы?
Әлбәттә, кире кага. Күңел күзе бернәрсәне дә кара итеп күрергә
өйрәнмәгән, ни хәл итәсең... Төн дә кара түгел, аның караңгылыгыннан кайдадыр еракта, бик биектә булса да, өмет булып балкыган йолдызның нур чаткысын гына күрергә кирәк. Туфракның да иң затлы дигәне дә мең төсмердә – бер дә кап-кара түгел: кояшның сарысы, күлләрнең зәңгәрлеге, болытларның аклыгы чагыла анда. Кара диңгез дигәннәрендә күпме су коенды: яктылыгын күңел түренә учма-учма итеп салып сакларлык...
Ә кайгылар... хәсрәтләр... сынаулар... Алар сары төстәдер, мөгаен... Кемнәрнең генә карашы без шикелле текәлмәсен, ятлар күрмәслек сары бер сагыш булып, күзләргә түгел, йөрәкләргә яра-яра булып ягылгандыр... Шул ук йөрәк, әрнүләрдән челтәрләнеп, хәлсезләнеп киткәндә, хуҗасы больница палатасына килеп егылган мәлләрдә, «әле халкың өчен эшлисе эшләрең бихисап, тор», – дип, үзе үк дуамалланып, ир-егетне аякка бастыра бит.
Тик менә... алсу хыялларның кай мәлдә сары төс белән сугарылуының башы да, азагы да, сәбәпләре дә аңлашылмый... Күрәсең, язмышына шундый тоташ сынаулар гына язган. Аның көчен, дәрманын, сабырлыгын тикшерү өчендер...
Армиядә, Азәрбайҗанның карлы таулары арасында йөргәндә, болай да иләс-миләс күңел тагын да алгысынып китте, ахры. Авыл хуҗалыгы институтына укырга керүен ялгышлыкка санамаса да, Фарсель күңеленең әдәбиятка тартылуын бик яхшы белә иде. Теге юлы Бөгелмәдә әдәбият укытучысы булам дигән теләкләргә чынга ашу язмады язуын, тик әле дә соң түгел ләбаса. Гомер булса, нишләп укымаска? Менә, Мәскәүдә Горький исемендәге әдәбият институтында укырга була, дип язганнар газетага. Нигә
әле тәвәккәлләп карамаска? Солдаттан кайтып төшүгә, туры шунда юл алса?.. Егет тотты да башта Казанга Язучылар берлегенә хат язып салды: шул институтка керү өчен юллама язып җибәрмәсләрме дигән үтенече бар иде. Шәрәф Мөдәррис исеменнән килгән җавап хаты хыялның канат очын кисмәде, киресенчә, тагын да очындырып җибәрде: «Фарсель энем, безнең
Казан университетында да әдәбият бүлегендә укырга була бит, аннан бик күп шагыйрьләр, язучылар чыккан», – дип язган иде фронтовик-шагыйрь. Шушы чакыруга ияреп, армиядән кайтуга, авыл хуҗалыгы институтын да ташламыйча, Ленин укыган университетка көндезге бүлеккә барып керде Фарсель. Авырга туры киләсен белә иде, ярар, күтәрә алмаслык булмас, ничек тә өлгерермен дип, үз-үзен ышандырды ул.
Сабакташлары – кемнәр диген?! Аның кебек үк солдатның кирза
итегеннән, гимнастёркадан укырга кергән Ленар Җамалетдинов (еллар үткәч,профессор булачак!), Шәрифҗан Асылгәрәев (Татарстанның атказанган фән эшлеклесе), Рүзәл Йосыпов (фән докторы); Флёра Баязитова (фән докторы), Фирдәвес Гарипова (фән докторы), Әнвәр Шәрипов (фән докторы), Равил Фәйзуллин (Татарстанның халык шагыйре), Шамил Маннапов (язучы)...
Санап кына бетерерлекме?.. Шушы төркемнән генә дә җиде фәннәр докторы һәм кандидаты, биш шагыйрь-язучы, Дәүләт һәм Тукай бүләге ияләре чыксын әле!
Әдәбият җене кагылган студентлар «Әллүки» түгәрәгенә йөриләр иде, шул исемдәге стена газетасы да чыгаралар иде. Менә шушы түгәрәк өченче курс студенты Фарсельне Әтнә районының Мамыш авылы кызы Фирая белән таныштырды да куйды! Зур күзле, сабыр да, тыйнак та булган чибәр кыз беренче курста гына укый икән, түгәрәккә килгәч, үзе язган шигырен сөйләгәндә, егет аннан күзен алмады. Әллә нинди тылсымлы тарту көче бар иде кызда, әллә сафлык, чисталык бөркелеп торган, сер тулы тирән күлдәй күзләрендә идеме ул көч... Югыйсә кызлар күргәч, сер биреп
торучы егетме инде Фарсель? Үзе дә күпме кызларның башын әйләндерде, аныкын әйләндерүче чибәркәйләр дә табыла торды. Тбилиси тирәсендә танышкан грузин кызы Ламараны әйтәсеңме... Дөрес, туганнары очрашырга ирек бирмәде бирүен, «яхшылап әйткәндә, тыныч чакта китегез», – дип, итагатьле генә итеп куып җибәрделәр... Краснодар ягындагы казачка Любага да гашыйк булып йөргән иде... Казанга кайткач, «Казан көзләренә гашыйкмын мин, кызларына мәңге гашыйкмын» дип, күпме шигырьләр язылды... Ә Фирая – башка. «Күзкәйләрең синең – тирән диңгез», – дип, аңа гына карап шигырь әйтәсе килә... Менә мәҗнүн чичән дип, гөләп иреннәренең бер чите белән генә елмаеп куяр иде микән?..
Беркөнне университетта үткәргән күмәк кичәдә әкрен көй башлангач, Фираяны биюгә дәшәргә дип омтылган иде Фарсель. Аны башка берәүнең эләктереп өлгергәнен, кызның нәзек биленә тотынып, көй астында салмак кына биюләрен күргәч, гомер булмаганча, күңел түрен әллә нинди әче тойгы сызып үткәнен тойды. Югыйсә кыз белән икәү генә калып, күзгә-күз карап рәтләп сөйләшкәннәре дә юк, беркөн түгәрәктән соң тулай торакка тиклем бергә кайтуны санамаганда.... Беркайчан да кыюсызлардан булмаган егет күңелендә әллә нинди төсмерләргә кереп актарылган дулкын шавы күтәрелгәнен сизеп, нәрсәгә юрарга да белмәде. Кичә беткәч, Фираяның, пәлтәсен төймәләп, кайтып китәргә җыенганын күреп алды, ул чыгып китүгә, үзе дә киенергә ашыкты.
Тик соңарган түгелме соң: сукмаклары бер тулай торакка таба булуны сәбәп итепме, Фирая янәшәсеннән Давыт исемле егет атлый иде.
Ияреп кайта дип көлүләреннән курыктымы, ни булса да булды –
Фарсель, Фираяның күзенә чалынырга теләмичә, беркадәр ара калдырып, алар артыннан атлавын гына белде. Менә тора-тора торҗагун дияр иде Фатыйма әбисе...
Ничек кенә разведчикларча кыланмасын, кыз аның үзләре артыннан ияреп кайтканын әллә күзе, әллә күңеле белән күреп өлгергән, Кызыл Позиция урамындагы тулай торак буенда кинәт кырт туктады, артына борылып елмая-елмая: «Фарсель!» – дип эндәште.
Шушы көннән җитәкләшеп башланган сукмаклар озын юллар буйлап янәшә барыр да беркөн килеп, бөтенләй көтмәгәндә, уйламаганда мәңгегә аерылыр дип уйламаганнар иде шул чакта... «Аерылмабыз», дигән идек, аера икән дөнья», дип җырларда гына җырланмый икән лә...
1964 елда балдаклар алмашып, елмаеп-көлеп башланган уртак тормыш, яшьләр күзаллавынча, бик бәхетле булырга тиеш иде. Бер-берсенә булган мәхәббәт, уртак омтылышлар, уртак хыяллар ул тормышны аллы-гөлле итәр сыман иде. Фирая университетта укып йөри, Фарсель бер түгел, берьюлы ике югары уку йортында белем ала, өстәвенә, дүртенче курстан ук Татарстан радиосының авыл хуҗалыгы һәм яшьләр редакциясендә редактор булып
эшли, тапшыру әзерләү өчен еш кына районнарга командировкага да чыгып китәргә туры килә үзенә. Кайтуыңны сагынып көтеп торыр, тәмле ашлар, якты елмаю белән каршы алыр кешең булу – чын бәхетнең үзе икән бит!
Тик язылган һәм язылмаган кануннар бәндә ихтыярына түгел, язмышның үзенә буйсына. Ә язмыш аларны авырдан да авыр кайгылар – бала хәсрәтләре белән сынады. Кат-кат, бәгырьне авырттырып, йөрәккә кадап, чәнчеп, әрнетеп сынады.
Бәләкәй генә бүлмәгә олы кояш булып кызлары Алсу кайткан көн – әти белән әнинең бәхеттән үзләре дә кояшка әверелеп балкыган көне иде. Һичкайчан сүрелмәс кебек иде ул кояш: түгәрәк йөзле, томраеп торган зур күзле, курчак шикелле матур кызчык та бәхетнең үзе иде. Нинди генә озын юлларда йөрмәсен, өйдә үзен һәрчак кояш көтеп торганын белү яшь әтинең җанын җылыта, йөзенә елмаю булып куна, ул елмаюны янәшәсендәге һәркемгә бүләк итәргә мөмкинлек бирә.
Кинәт бу кояш сүнде. Мәңгегә. Башка беркайчан да чыкмаска.
Алсуга ике яшь иде. Поликлиникада чираттагы прививканы ясатып, бераз вакыт үтүгә, баланың хәле авыраеп китте. «Була торган хәл, үтәр әле», – дип өметләнделәр. Болай гына үтеп китмәвен аңлагач, больницага юл тотарга туры килде. Прививка ясаганда, кайната торган шприцны тиешенчә эшкәртмәү сәбәплеме, балага инфекция керткәннәр, диделәр – дару өстенә дару, укол өстенә укол бирә торгач, бераздан Алсуның хәле аз
булса да яхшыра төште.

– Фарсель, инфекция дигәннәре шприцтан булды микән соң аның? Фатир хуҗасын әйтәм әле, кызыбызны җиләк-җимеш белән сыйладым, дигән иде – әллә юган ул аларны, әллә юмаган – шулардан бер-берсе иярмәде
микән? – дип, үз сорауларына җавап эзләп тинтерәде Фирая, сабыеның әле һаман ныгып китә алмавына борчылып. Чөнки врачлар да кистереп кенә анык сәбәп күрсәтмиләр, үз фаразларын гына әйтәләр.
Яшь ана табибларның: «Барысы да яхшы, сезне озакламый больницадан чыгарабыз», – диюенә сөенергә дә, көенергә дә белми әле, чөнки кызы әле дә булса сулган гөлгә охшап тора. Аларның: «Балага саф һава, табигый ризык кирәк», – диюләрен ишеткәч, Алсуны авылга – дәү әнисе янына Әтнәгә кайтаруны кулай күрделәр.
Күрәчәгеңә язылганнан авылга түгел, җир читенә дә китеп кача торган түгел шул... Җилләр Казанга үз канатларында авырдан да авыр хәбәр күтәреп килде: курчак кебек матур Алсулары, күз текәп сөенгәннәре, газиз сабыйлары оҗмах кошы булган иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: