4 март 2023 яңалыклары
-
4 марта 2023 - 17:00
Кыска юлның дәвамы яки мәңгелек сер.
Рәхмәт төшкере, эшне озын-озакка сузмыйча шалтыратты Камил Кәримов: «Укыдым. Әйбәт! Киләсе санга ук тәкъдим итәм». Шатлыгымнан күккә очардай булдым. Тик шатланып, канатланып йөрүләрем озакка бармады. Бер-ике атнадан кичен телефон тагын шалтырады. Журналның баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ Юныс: – Вакыйф! Бу повестеңны журналга биреп булмастыр... -
4 марта 2023 - 13:00
Мәүлиха бураны (хикәя)
"Болай да ятимлек ачысыннан айнымаган сабыйларымны тагы да үксез ятим итәргә уйлыйсыңмы, Ходаем? Таһирәм бит әле берни дә аңламый торган бала. Кайда барыр, кемнәр күзенә карап тилмерер, сабыем? Раббым, балаларым хакына исән чыгар мине бу бураннан!” Ә буран хатынның елавын, сөйләнүен ишетмәде дә, күрмәде дә... -
4 марта 2023 - 11:00
Кучкарында шырпы торыр иде...
Кучкарында шырпы торыр иде, Чыра телер иде балта белән… -
4 марта 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Тик язылган һәм язылмаган кануннар бәндә ихтыярына түгел, язмышның үзенә буйсына. Ә язмыш аларны авырдан да авыр кайгылар – бала хәсрәтләре белән сынады. Кат-кат, бәгырьне авырттырып, йөрәккә кадап, чәнчеп, әрнетеп сынады.