Бик (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Галия, 2019 ел.

Урам буйлап тезелеп киткән коттеджлар төзелеше белән игезәкләр шикелле: барысы да икешәр катлы, бернинди чуар бизәксез, капка-коймалар шулкадәр гади: үзләре тәбәнәк кенә, кайсы – тактадан, кайсы – тимердән ясалган.

Безнең Казан янындагы яки авыллардагы коттеджларны, бизәкле коймаларны, тәрәзә кашагаларын күрсәме болар?!.

– Менә монда без яшибез, – диде Райнер, стенасы ап-ак, түбәсе караңгы зәңгәр төстәге ике катлы йорт янында тукталып. Домофон төймәсенә басып, тимер капканы эчкә таба ачты. Күзне камаштырырлык яшел келәм кебек җәйрәп яткан газон үләненә тәбикмәк-тәбикмәк таш түшәп, сукмак җәйгәннәр – шул сукмак буйлап ишегалдына үттек. Барысын да тизрәк күз уңына аласы килә, кызыксынуымны яшереп тормыйча, тирә-якны күзәтмәкче булам. Карашымны шунда ук тотып алган Райнер:

– Мин сиңа бакчада соңрак экскурсия ясыйм, ә хәзер безне көтәләр, сәгать 5 тә өстәл янына утырабыз, – диде, гадәтенчә ялт кына сәгатькә карап.

Аһ, нәрсә-нәрсә, үтерәләр болар минут санап! Гомернең һәр мизгелен шулай билгеле бер үлчәмдә тоту өчен минем үземә байтак тырышасы булыр, мөгаен...

Өйнең буйдан-буйга сузылган пыяла ишеге янында болдыр-баскыч ише нәрсә юк иде, эчкә узуга, без тар, озын, икенче башында да зур пыяла ишек шәйләнгән коридорга аяк бастык. Ул да булмады, эчтән, башына спортчыларныкы кебек тар гына тасма бәйләгән, өстенә дә гади генә спорт костюмы кигән, кечкенә җыйнак гәүдәле бер ханым килеп чыкты.

Табигый җирән төстәге кыска чәчләренә, кыр чәчәгедәй зәп-зәңгәр күзләренә караганда, ул Райнерның әнисе булса кирәк – коеп куйгандай бер-берсенә охшаганнар иде.

– Галэ? Миңа гади генә итеп Элизабет дип дәшә аласыз. Мин – Райнерның әнисе. Ул сезнең хакта шундый матур итеп сөйләде! Сезне үзебездә күрүгә бик шатмын! Сез немецча иркен аралашасызмы? Ничек сезгә безнең Регенсбург? Өйдәгеләр белән скайп аша сөйләшәсездер? Сагынырга өлгермәдегезме? Бәлки, сезгә инглизчә сөйләшү кулай булыр?..

Элизабет, җөмләләре арасында бернинди пауза калдырмыйча, бер-берсенә бәйләнгән-бәйләнмәгән сорауларны тезде дә тезде, мин «әңгәмә» башында нидер әйтергә теләп ачкан авызымны шул халәттә бераз тоттым да, хәтта исәнләшергә дә өлгермәячәгемне яхшы аңлап, телемне тешләдем.

Сүз кыстырырга форсат юк иде – ханым, гомер буе теле бәйдә торган да менә шушы минутта гына ычкындырганнар диярсең, сөйли дә сөйли, сөйли дә сөйли... Менә ул, сөртенеп егылгандай, кисәк кенә туктады, кул хәрәкәте белән эчке ишеккә ымлады. «Райнер, кунак кызына туалет бүлмәсен күрсәт!» – диде дә, минем өчен шуннан да зур бәхет булмаячагына инанган бер кыяфәттә, шулкадәр ачык елмаеп, бездән алда эчкә узды.

– О кей, mama! – Райнер, әлбәттә, әнисенең мондый тел бистәсе булуына күнеккәндер, аның өчен бер дә гайре табигый хәл тоелмыйдыр, әмма мин бераз сәерсенеп, хәтта кыенсынып калдым. Ник, минем кыяфәтем бәдрәфкә барырга кысталган кешенекенә охшаган микәнни? Ужас! Сумкама Казаннан алып килгән талкыш кәләвәне тыккан идем – кайчан  кулына тоттырыйм инде бу ханымның? Тоттырган шәйгә: «Бу нәрсә? Ничек пешерәләр? Нигә баллы ул? Мин аны ашасам тазармыйммы?» – дип, ноктасыз-өтерсез сораулар тезә башласа... Үч иткәндәй, кәләвәнең алманча атамасын да тапмадым әле мин, күргән-белгән нәрсәләре дә түгелдер.

Күчтәнәчне, безнең татарның милли ризыгы дип, башымны горур күтәреп бирермен дигән идем. Ә ул мине бәдрәфкә озата... Ак сумкамны, иңбашыннан әкрен генә төшереп, ишек төбендәге этажерка өстенә куйдым. Райнер аны, бавыннан тотып, җәһәт кенә әллә мөгезгә, әллә кәкре кадакка охшаган элгечкә асты.

– Син үз өеңдә кебек бул. Монда – юынырга мөмкин, көзге дә шунда. Аннан аш бүлмәсендә көтәбез сине, – диде ул башта сул яктагы тар гына ак ишеккә, аннан уң якка – ачылмалы киң ишеккә кулы белән ымлап.

Ярар, кунак – хуҗаның ишәге, диләр түгелме? Шикәр аклыгы белән балкыган зур бүлмәдә кулымны чайкагандай иткән арада, ике почмактагы ике душ кабинасын, джакузины, рәттән торган берничә кер машинасын, массаж кәнәфиен күзәтергә өлгердем. Владик булса, «ничего себе туалет бүлмәсе!» дияр иде...

Кызыл каптагы кәләвәне тотып, аш бүлмәсенә атлаганда, каршыма, давылның үзе кебек җилләп, Элизабет чыкты. Давыл дисәм дә, күзләренә кояш кереп тулган үзенең.

– Бу – сезгә, Татарстан күчтәнәче, – дидем мин, бу мизгелдә дәшеп өлгермәсәм, тагын тел тибрәтә алмаячагымны инде алдан чамалап, капны ханымның кулына сонып. «Кәләвә» дигәнне татарча әйттем дә, үземчә «баллы мамык» дип алманча тәрҗемә ясап та бирдем.

– Татарстан? – Элизабетның саргылт туры кашлары сораулы җыерылып алды, басымны беренче иҗеккә төшереп, шулай дип, берничә кат кабатлады да, белмим бит дигәндәй, иңсәсен сикертте, балаларча бер кызыксыну белән кәләвәнең капкачын ачты.

– Мороженое? Юк? Баллы пирожное? Ах! Бик аппетитный күренә! Ах! Мин аны ашасам тазармаммы? Ә сез, Галэ, спорт белән шөгыльләнергә яратасызмы? Теләсәгез, ялларда безнең белән бодибордингка бара аласыз. Үзегез белән гидрокостюм бармы? Булмаса, борчылмагыз, анда прокатка да алырга мөмкин... Райнер, Вернерны алып чык, аңа солы боткасы пешердем.

Галэ, рәхмәт, кадерлем! Менә бирегә, тәрәзә янына утырыгыз. Сезгә кофе? Латте? Капучино? Риндруладенны сезгә бәрәңге белән бирергәме? Әллә гарнирга маринадланган кызыл кәбестә салыйммы? Кызыл шәраб соусы белән кәбестә яхшырак булыр... Болай кызу һәм бертуктаусыз сөйләгәннән мин Элизабет әйткәннәрнең барысын да аңлап бетермим, әмма аңлап, үзем өчен тәрҗемә итеп барган кадәресе дә супер иде! Вау дими, нәрсә дим? Минем колак төбемдә бары тик немецча сөйләшәләр! Һәм миңа тылмач кирәкми! Үземнең дә сүзгә кушыласы, телемне чарлыйсы килә дә соң, тик бу ханым өчен әңгәмәдәшнең булу-булмавы мөһим түгел, ахрысы. Бәлки, ул берүзе калганда да шулай үзалдына сөйләнеп йөридер, кем белә...

Иң кызыгы – ул пулемёттан сиптергәндәй сөйли-сөйли дә шулкадәр кисәк туктап кала, хәтта үзеңне тигез җирдә абынгандай хис итеп куясың...

Элизабет тәкъдим иткән киң аркалы биек урындыкка менеп кунаклаган мәлемдә, түрдәге бүлмә ишеге ачылды һәм коляскада утырган шәүлә артында Райнер күренде. Ул бөтен гәүдәсе шакмаклы карасу җәймәгә, пледка төренгән берәүне – берәү дигәнем чыннан да шәүлә, скелет түгелме соң, гел сөяктән генә тора! – аш бүлмәсенә алып чыгып килә иде.

– Вернер, рәхим ит, сиңа ботка салдым. Кунак кызы белән таныш. Галэ, Россиядән, бездә университетта укый, алман телен өйрәнә. Бик сөйкемле кыз, шулай бит? Аның белән уртак тел табарсыз дип уйлыйм... Вернер – минем каенатам. Вернер, син колак аппаратын онытмадыңмы? Безнең әтиебез эштән соң гына кайта, «БМВ» заводында эшли ул, бу арада эшләре бик тыгыз. Райнер, кофемашинаны көйлә, зинһар...

Буталчык тоелса да, Элизабетның бу минимонологыннан мин Райнерның бабасы турында да, әтисе турында да мәгълүмат алырга өлгердем. Әлегә шул җиткәндер...

Герр Вернерга да туксан яшь икән! О-о, минем Миңлегөл әбием аның янында кызлар кебек күренә, между прочим! Ишетмим дисә дә, колагына аппарат элгәне дә юк, әйткән идем бит, үзенә кирәген бик тиз ишетеп ала! Ә Вернерның кыяфәте мактанырлык түгел. Ике кулы да өзлексез калтырый – Паркинсон авыруы, диде Райнер. Аяклары да авырта, ди.

– Галэ! – Бабайның тонык тавышыннан сискәнеп киттем. Баз астыннан ишетелгәндәй тонык тавыш! – Димәк, сез Россиядән... Аһа, димәк, бабайның колак аппараты супер!

– Әйе, герр Вернер. Россиядән. Татарстаннан, Казаннан мин. – Ни сәбәпледер мин кинәт кенә дискомфорт сизә башладым.

– Гут, гут... Казан?! Мәскәү янындамы ул?

– Янында ук түгел.

– Блиин, Казан белән Мәскәү арасы ничә чакрым? Аны да интернеттан карарга тиешме мин?.. Мең? Әйе, әйе, мең чакрым ла... – Аралары шактый ерак. Мең чакрым, – дидем, искә төшерүемә куанып.

Торган саен мин үземнең белемем белән артык мактана алмавымны ачыклыйм! Бу миңа һич кенә дә ошамый бит әле... Инглиз телен шәп беләм, әдәбиятын, тарихын белүемне ярыйсы дип бәяләргә була; алман теле, тарихы, әдәбияты да бөтенләй үк икелелек түгел. Ә менә үзебез турында башка милләт кешеләренә авыз тутырып сөйли алмыйм! Оят дисәм дә була... Мине бая ук өстәл янына утыртып куйса да, Элизабетның өстәл әзерләргә җыенуы күренми иде. Мин үземне ничек тотарга кирәклегенә төшенеп бетмим әле: «Сезгә булышыйммы?» – дисәм, килешерме? Кайда, нәрсәгә булышырга? Болай кул кушырып утыру да мәзәгрәк...

Бездә соң... кунак килеп керүгә өстәле буш торса, әнигә йөрәк өянәге булырга мөмкин. Өстәвенә, шундый мәлдә мин болай гына, тик кенә, менә хәзергедәй җәелеп кенә утырсам... О-о, күз алдына да китерә торган түгел! Иртәгә кунак киләсе билгеле булса, шул минуттан чабыш башлана. Бездә генә түгел, бөтен татар гаиләсендә дә шул гадәт. Башта исемлек төзеп кую: беренчегә аш. Токмачны кул белән басарга! Шулпасы тәмле булсын өчен сыер итен, тавыкныкын, казныкын түбәләмә итеп салырга. Бәлешкә дигән эчлектә дә шундый ук ассорти. Гөбәдия өчен кортны жәлләмәскә, базардан иң тәмлесен, күп итеп алып кайтырга! Кемдер алма пирогын, кемдер баланныкын, кемдер күрәгәнекен ярата – оятка калмас өчен өчесен дә пешерергә. Күчтәнәчкә тыгып җибәрергә дә шәп. Салатны артык күп ясап мәшәкатьләнмәскә,  соңыннан куярга урын табалмый тинтерисең. Хәзер винегретка исе китми халыкның, шуңа да берәр савытлык кына итеп ясарга кирәк. «Кышкы» салат та шул бер савыт булса, бик җиткән. Балыкны кызылын, ысланганын, тозлысын олы тәлинкәгә бергә тезсәң, салатын ясап тормасаң да була. Сельдерей, алма, бананны каймак белән бутасаң, тел йотмалы – анысын кечерәк-кечерәк ике касәгә салып, ике урынга кую яхшырак, күп кирәкми, шул җитә. «Магнит»тан юка ләвәшләр алып кереп, бераз гына рулетлар ясарга... «Бәхетле»нең торты тәмле, берәрне генә булса да алырга. И-и, икенчегә ни әзерлисе хәл ителмәгән! Бәлеш бит ул – бәлеш. Ашның ите янына куелган боҗра-боҗра бәрәңге дә – ул бит бәрәңге. «Второй» юк бит әле монда! Казны алма белән тутырып куярбыз – тик ул да «второй» түгел бит... Ярар, пылаудан да җайлысы булмас, йә мантый гына ясап ташларбыз. Ул булмаса, фарш белән тутырылган борыч та бик җайлы... Төн чыкканчы әзерләп бетерербез...

Авызымнан сулар килә язды! Өйдә түгеллегемне аңлар, айнып-айнып китәр өчен әле һаман буп-буш торган өстәлгә карап кую да җитә иде. Уф, нишләп гел ашау турында уйлау соң бу? Әйтерсең, кеше дөньяга ашар өчен генә яралган...

Вернер да Элизабетның «ботка салдым» дигән сүзенең дәвамын көтә, ахры. Алдындагы бушлыкка карап, башын иебрәк уйланып утыра. Райнер кофемашина янында кайнашкан җиреннән, минем якка борыла да «бар да тәртиптә» дигән шикелле, ялт кына күз кысып ала.

Ниһаять! Дүртебез алдында төбенә хуш исле кара кофе салынган дүрт чынаяк пәйда булды. Ап-ак тәлинкәдә пестә һәм кокос валчыклары кушып пешерелгән ипи күренде. Риндруладен дигәннәре ит рулеты икән, кызганыч, нәрсә ите булса да, бик аппетитлы күренсә дә, хәләл түгеллеген чамалыйм – «ит ашамыйм» дип, әдәпле генә баш тартырга туры киләчәк.

Фарфор кәстрүл белән уртага менеп кунаклаган, тәмле ис аңкыткан сосискалар да минем өчен түгел...

– Элизабет, мөмкин булса, миңа бәрәңге генә салыгыз, зинһар! – Кыюлыгымны җыеп, үзе кебек елмая-елмая, шулай дидем, чөнки кызыл шәраб белән кәбестә дигән вариант та шикле иде. Ә бәрәңге – тумышы белән Американыкы булмагае, Африканыкы булсын, анысы күптән татарлашкан, анысы – кайда да бәрәңге!.. Өстәл яныннан кузгалгач, Райнер, ап-ак чүпрәк салфетка белән Вернерның авыз тирәләрен пөхтәләп сөртте дә колясканы этеп, бабасын түрдәге бүлмәгә алып китте.

– Галэ! Әйдәгез безнең белән! – Баягы тонык тавыш мине чакыра иде. Бабай өстәл янында бөтенләй сөйләшмәде, калтыранган куллары белән кашыкны төшереп җибәрмәскә тырышып, боткасын ашап бетерде, Элизабет та, үрелеп, озын саплы икенче кашык белән ботка каптыргалады.

– Вернер бик сирәк кешене үз бүлмәсенә кертә! – диде Райнер, бераз аптыраган, әмма елмаюлы караш белән миңа борылып. – Димәк, ул сине ошатты! Һе, мин шуның өчен сөенергә тиешме?.. Өйдә бөтен почмакта да, бусагаларда да колясканы йөртер өчен уңайлыклар ясалган иде. Икенче катка менүче баскычта пандус та бар. 

Вернерның бүлмәсе бакча ягына караган икән – тәрәзәдән тип-тигез итеп киселгән яшел үлән, күтәртмә түтәлләр, артлы эскәмия, түгәрәк өстәл күренеп тора. Тәрәзә читендә – зур рамкага куелган аклы-каралы фотолар. Рөхсәт сорап, якынрак килдем. Сурәтләрнең берсендә шундый сөйкемле ике бала. Артта пианино тора, алда – агач атка атланган, комбинезон итеп бәйләнгән кыска балаклы костюм кигән ерык авызлы малай. Бездә садикка йөргән малайлар шикелле, аксыл калын колготки, кара сандали кигертергә дә онытмаганнар. Янындагы кечкенә ак урындыкта морякларныкы шикелле буй-буй якалы кара күлмәктән, аякларында шундый матур ботинкаларын ялтыратып, көләч йөзле кызыкай утыра. Кулында – маңгай чәче бөдрәләнеп торган нәни курчак. Идәндә, аяк очында да кечкенә бәбигә охшаган төймә күзле курчак күренә. Икенче фотода да шул ук балалар, тик бераз үсә төшкәннәр. Озын сары чәчен ике толым итеп үреп, колак артына төймә кебек эләктергән, аягына баулы ботинка кигән зур күзле хатын, аның янында – апаш якалы, ике төймәле күк пиджак кигән такыр башлы малай, янәшәләрендә – ак чалбарлы, ак күлмәгенә чуар күбәләк таккан, кара костюм кигән озынча йөзле ир, ул сул кулын ике тез арасына салган, уңы белән биленә таянгандай иткән. Алар артында тар маңгайлы, ябык гәүдәле үсмер егет басып тора. Барысы да шундый бәхетле йөз белән елмайганнар.

– Анда – минем әтием һәм әнием Грета. Сеңлем Эльза белән минем кечкенә чагым, Руди – абыебыз. Тонык тавыш минем җилкә чокырымны бораулый иде.

– Әтиемне – обер-лейтенант Мартин Вольфны кырык икенче елда Мәскәү янында руслар үтерделәр. Ул вермахт солдаты иде. Карашым өстәрәк торган фотода – фриц киемендәге обер-лейтенант сурәтендә кадакланды.

– Әниебез ул чакта бик елады, акылдан шашар хәлгә җитте. Бәхетенә, Руди врач булгач, аңа вакытында ярдәм итә алды. Ул гаҗәеп белгеч иде!

Вернер мин сорау бирмәгән килеш тә сөйли, аңлаган кадәресен минем баш мие кыска-кыска җөмләләр итеп, эчтән генә тәрҗемә ясап өлгерә. Райнер ул минутта ни белән мәшгульдер – тавыш-тыны юк. Мин борылырга кыймыйм. Гаепсездән гаепле бер кыяфәт белән һаман фотоларга төбәләм.

– Абыегыз исән түгелдер инде. – Ник шулкадәр сабырсыз минем телем? Кая исән булсын, Вернерга туксан булганны, Руди дигәннәре йөзнең теге ягында аягын салындырып утырырга тиеш бит. Аннан, миңа барыбер түгелме?

– Исән. – Ярый әле күземнең маңгайга менгәнен күрмиләр. – Руди күптәннән интернатта яши. Ул миннән ныграк әле!

– Вернер шаярта. Рудида Альцгеймер авыруы. – Райнер да янәшәмә килеп басты. Бармагы белән астагы фотога – чәче ап-ак булып дулкынланып торган карт кына берәүгә төртеп күрсәтте.

– Малае аны бик күп еллар элек интернатка – картлар йортына урнаштырды, без дә хәлен белергә баргалыйбыз. Кызганыч, ул беребезне дә танымый.

– Европада аталар һәм балалар мөнәсәбәте Рәсәйдәгечә түгел шул. Бездә ата-ананы соңгы көненә кадәр балалар үзләре тәрбияли, картлар йортына илтү хурлык, җинаять кебек хәтта... – Минем дә үз карашымны ишеттерергә хакым бардыр? 
– Беләм. – Райнерның болай диюенә, әлбәттә, ышанам. Белмим дисә, гаҗәп тоелыр иде. – Бездә яшьләр дә Россия яшьләренә караганда күпкә мөстәкыйль, мәктәпне бетерүгә, үзбаш дөнья көтә башлыйбыз. Мин, мәсәлән, әти-әнидән акча сорамыйм. Үзем өчен үзем табам. Бездә эшкә урнашу өчен берәүне дә эзләп йөрисе юк, белемең бар икән – танышларсыз да рәхәтләнеп урнаша аласың. Ә сездә, студентлар әйтүенчә, танышларсыз укырга керү дә, эшкә урнашу да проблема, диләр...

Дөрес сүзгә җавап юк. Бу мәлдә дәшми торуым урынлырак булыр.

– Галэ, сез нинди профессия буенча укыйсыз? Балалар табибы, дөрес әйттемме?

– Юк, герр Вернер, мин гуманитарий, телләр өйрәнәм... Абыегыз балалар врачымыни? – Ниһаять, фотолар яныннан тайпылып, тәбәнәк кара өстәл янындагы киң аркалы кәнәфигә сыендым. Вернер, коляскасын тәгәрәтеп, минем каршыма килде. Үземне имтихандагы кебек хис итеп куйдым: гүя, алдымда – профессор, ә мин, өйрәнмәгән билет эләккәнгә дә исе китмичә, «барыбер берәр билге куеп чыгарыр әле» дип, авызын ерып утырган студент.

– Рудимы? Юк, ул бик яхшы психотерапевт иде. Сугыш вакытында Моосбург концлагеренда эшли башлаганда, бөтенләй тәҗрибәсез, яшь иде. Лагерь аңа зур мәктәп булды. Соңыннан нинди табиб булып өлгерде! Аны Дахау концлагерена да күчерергә теләгәннәр, белмим, ни сәбәптәндер, Моосбургта калдырганнар.

Мин Райнерның бабасы тарафына борчулы карап куюын сиздем. Үземә дә әллә ничек булып китте: концлагерьда эшләгәч, димәк, ул да гитлерчы дигән сүз бит инде...

– Ә сез шушында, Регенсбургта тудыгызмы? Мөмкин булса, сугыш елларында ничек яшәгәнегезне сөйләсәгез иде, герр Вернер. – Мин янә үземнең әбиемне, аның хәбәрсез югалган әтисе, коточкыч авырлыкта үткән авыл тормышы турында елап-елап сөйләгәнен күз алдымнан үткәрдем. Әйтерсең, җир шарының ике почмагында, кайчандыр кара-каршы торып сугышкан ике дәүләттә, язмышлары бер төенгә төйнәлгән, кемнәрдер кулында курчак булырга мәҗбүр ителгән ике зат миңа һәрберсе аерым-аерым үзенең хаклыгын исбат итәргә тырыша... Әгәр хакыйкать берәү генә булса? Нинди ул? Һәм кайда ул?

– Кечкенә чагым Buchsee авылында үтте. Бик матур җир ул. Яныбызда гына Дунай елгасы. Урманның икенче ягында – Австрия җирләре башлана. Безнең үзебезнең wirtshaus – трактирыбыз бар иде, әни күбрәк шунда эшләде. Бик гүзәл җирләр, гүзәл... Мәктәпкә җәяү йөреп укыдык, күрше авылга урман аша бара идек. Кайчагында өйгә дә килеп укыттылар. Хәтерлим, бер бик кырыс укытучы килә иде өйгә. Стенада Адольф Гитлерның фотографиясе булмаганга, әтине нык итеп орышканы истә. Шуннан соң әти аның портретын түргә элеп куйган иде... Сугыш башлангач, әтине фронтка алдылар. Без аны Мюнхенга кадәр озата бардык, әти бик тиздән әйләнеп кайтачагына шундый ышанган иде... Тик аны үтерделәр! Москоуга барып җитә язгач... Ярый әле дәүләтебез безгә аның өчен зур күләмдә пенсия түләп торды, мохтаҗлык күрмәдек. Тик сугыш безне ятим итте! Әнине акылдан яздыра язды. Илгә кара тап якты. Мине әтисез калдырды. Мине дә, сеңлемне дә, абыемны да...
Карт Вернерның төсе уңып беткән күзләре коры булса да, күңеле елый иде. Сәяси уеннар, берәүләрнең гарип акылы, туймас тамагы, минминлеге, нәфесе аркасында кеше язмышларының челпәрәмә килүен аңына сыйдыра алмыйча, нәкъ минем әбием шикелле, кемне гаепләргә белми гаҗиз булуымы?..  

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: