Логотип Казан Утлары
Повесть

Бик (дәвамы)

– Күлмәк белән тугансың икән, Маша! Җиде сәгать кар астында ятып бит! Керфекләремне әкрен генә күтәргән мәлдә баш очымда тагын аклык пәйда булды. Ак халат, ак башлык кигән берәү, минем өстемә иелеп, әллә кайчы, әллә пычак белән тәнемнең кай җирендер шатыр-шотыр кисә, ботарлый. Тик әллә авыртмый, әллә авыртуны сизмим...

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Миңлегөл, 1945 ел.

– Есть живые? Дайте знать! Есть живые?!

Тирә-ягымдагы кырыкмаса-кырык ишекнең барысы да бикле иде, дөнья тараеп, кысрыкланып калган. Шул ишекләрнең берсен булса да ачарга теләп, кулымны сузмакчы булам – бармакларым тыңламый; кычкырырга итәм – телем аңкауга ябышканмы, һичбер аваз чыгара алмыйм. Үземне урап алган куркыныч аклык тәнемә әле салкын, әле ялкын булып үрмәли: аңым үземә буйсынмый. Кайда, нишләп ятуымны төшенергә теләп, чынбарлыкка кайта гына башлыйм – янә төпсез бушлыкка тәгәрәгәнемне тоям.

Шулай да мизгелнең кайсыдыр бер өлешендә үземнең сәер бер йокыга тала баруымны, бу йокының куркыныч икәнен аңлавымны да сизгән шикелле.

– Есть живые? Дайте знать! Есть живые?!

Баядан бирле колагыма ниндидер тавышлар ишетелә, алар кеше тавышы да кебек, кайчандыр әткәем эшләгән шахта авызына төшеп баручы вагонетка тәгәрмәчләренең тыкылдавы да кебек... Мин исән... бугай. Мин. Мин! Тик кайда соң мин? Төш күреп ятуыммы? Уянырга теләп, үз-үземә аваз бирергә тырышам: «Мин! Мин! Монда...»

– Держись, мы тебя спасем! Только не молчи, кричи! Кричи! Кычкырырга кушалар... кычкырырга... Кемне... нигә... каян коткарырга телиләр? Тәнем дә, җаным дә кисәк кенә бушлыкка очты.

– Күлмәк белән тугансың икән, Маша! Җиде сәгать кар астында ятып бит!

Керфекләремне әкрен генә күтәргән мәлдә баш очымда тагын аклык пәйда булды. Ак халат, ак башлык кигән берәү, минем өстемә иелеп, әллә кайчы, әллә пычак белән тәнемнең кай җирендер шатыр-шотыр кисә, ботарлый. Тик әллә авыртмый, әллә авыртуны сизмим... Больница түгелме соң бу? Тар гына тәрәзә әллә кая өскә, түшәм янына ук урнашкан. Мин яткан урын карават түгел, агач өстәл, ахры. «Маша» дип дәшкән ир заты хирург дядя Толяга охшаган. Шул ич, дулкын-дулкын чәчләренең көлсу яссылыгында калын кара кашлары ярылып күренә. Ак каплавычы ярты йөзен каплаган, халат өстеннән кара алъяпкыч ябып, аны арттан бәйләп куйган. Аның каршысында – күзләре шешенгәндәй күренгән шәфкать туташы. Алар икесе дә, идәннән күтәрелеп салмак көйгә биегәндәй, минем күзалдымда әкрен генә йөзәләр...

Уйларымның, акылымның аеклыгын тикшерергә теләп, бармакларым белән өстәл читенә тотынырга, калкынырга итмәкче булам – бер генә күзәнәгем дә үземә буйсынмый.

– Чү, чү, кызым, сабыр ит... Слава Богу, аякларыңны саклаган! Кисәргә туры килер дип курыккан идем. Ә болары гына туеңа кадәр төзәлер, хәзер, түз инде, яме... – Дядя Толяның, сабый баланы көйләгәндәй, мине йомшак сүзләр белән юатырга маташуын һич башыма сыйдыра алмыйм: нәрсә булган, ни сәбәпле больницада мин, нишләп ятам?

– Миңа... операция... ясыйсызмы? – Җитмәсә, телем көрмәкләнә, башым да җиңелчә әйләнгәндәй.

– Операция түгел. Менә, эчең киселеп, кан белән штукатурка оешып каткан. Шуны яхшылап чистартып бәйлибез дә палатага күчерәбез. Түз, яме...

Кан? Штукатурка?

Үз-үземә биргән сораулардан тагын каядыр еракка, упкынга очам. Тик шул мизгелдә аңым кисәк кенә тулысынча ачылып китә.

Кайчан иде ул? Әнкәй эштән кайтып керде. «Шахтаның сталавай складында эшләдек, бәрәңге чери башлаган, көн буе шуны чистарттык», – дип арып-талып, караватка сузылып ятты. Мин дә, үзебез яшәгән Октябрьск посёлогын иңләп-буйлап, эшче комсомолларның исемлеген барлап йөргәннән соң, кайтып, примусны кабызырга гына өлгергән идем. Сеңлем Рәйханә дә көнозын Рәшитне карап утырып, тәмам хәлдән тайган, чөнки дүрт яшьлек энебезнең кулы җитмәгән берни юк, орчык урынына бөтерелеп кенә тора, күз-колак булмасаң, бөтен әйбер уенчыкка әйләнә дә куя.

– Галимә апаң кич утырырга чакырган иде, моны ияртеп төшсәм, кеше рәтеннән авыз ачып сүз катарга да җай бирмәс, – диде әнкәй, мендәрдән башын күтәрми генә Рәшиткә кулы белән ымлап.

– Миңлегөл, балам, сиңа калыр инде...

– Әнкәй, ә мин синең белән барам! – диде Рәйханә, әткәйнекен хәтерләткән озынча кара күзләрен тутырып, ялварып дигәндәй. – Бер сүзегезне дә тыңламыйм, дәресләремне генә хәзерләп утырам, чын мәгәр! – Сеңлемнең күзләрендә шаян җемелдәү чагылып үтте, ул оч-очлары сүтелгән ике толымын ялт кына үреп, аркасына чөйде.

– Елашмагыз гына! Алайса, әйбәт кенә гөрләшеп утырган җирдән йә җырларга, йә еларга тотыналар да, бөтен кызыкны бетерәләр...

– Ялгыз солдаткалар тагын ни белән юансын... – Бу юлы әнкәйнең күкрәк турысыннан тонык көрсенү авазы гына чыкты. Ул ялт кына урыныннан торды да шүрлекне – сагышы һәм өмете яшеренгән саргылт китапны, әткәйнең «хәбәрсез...» дигән хәбәре сакланган почмакны карашы белән барлап узды. – Йөрмәссең! Апаңа булыш әнә, балык пилмәне бөгеп куярсыз.

– Күрше Медвежкада бер абзый тайфун, смерч килә дип куркытты көндез, ачуланып ташлады, нишләп йөрисең дип... – Мин, ярып пешерим дип, бәрәңге әрчергә тотынган идем, кулымдагы пычак идәнгә төшеп китте. Көн буе шулай әйбер-карамны җыйный алмый тинтерим бүген. Посёлокның Бродяжка, Васькин Ключ, Ерак Медвежка, Поселенок, Совхоз, Кара Елга пунктларының барысын җәяү әйләнеп, үзебезнең Урта Медвежкага кайтып кергәнче, изрәвем җиткәнме... Өстәвенә, көнне дә кисәк җылытып ташлады, көньяктан искән җылы җил Сахалинның инде без күнеккән кырыс холкына бөтенләй ятышмый иде, гәүдәне изә, аякларны камыр итә. Болытлар да, тоташ соры юрганга әверелгәннәр дә тауның түбәсенә тиярлек булып, салынып-салынып тора иде бүген.

– И-и, Ходай язмаган эш булмас әле, – диде әнкәй, артык исе китми генә. – Алай шахтада аны-моны сөйләнмәделәр, күмер чыгаруларын беләләр, фронт өчен дип, көне-төне шунда инде, бахырлар...

Әнкәй үз хәрәкәтен үзе дә абайламаган халәттә муеннан бер дә төшми торган гәрәбә муенсасын сыйпап куйды. Әйтерсең, шул муенса – әле кайчан гына шахтадан күмер тузанына батып, кап-кара булып кайтып кергән, сугышка чыгып киткәннән соң, суга төшкәндәй хәбәрсез-нисез юкка чыккан әткәебезнең яшьлек бүләге – безнең бөтенлегебез, бер җепкә тезелгән язмышыбыз. Әйтерсең, әнкәйнең авыр эштән тупасланган бармак бите шушы бөтенлекне барлап уза. Бар төймә дә үз урынында. Тик... әткәй генә юк!..

Беләм инде, кичләрен Галимә апага кич утырырга җыелган хатыннарның барысы диярлек бердәй язмышлы... Алар да безнең кебек гаилә белән Сахалинга кайсы нефть, кайсы күмер чыгарам дип, вербовщикка ияреп килгән татарлар. «Мгачи» шахтасында татарлар өчен генә аерым төзелгән барак та бар икән, сугыш башланыр алдыннан әткәй шунда булып, танышларын очратып кайткан иде.

...Гадәттә, утырмага төшеп киткән әнкәй без йоклагач кына, таң алдыннан гына кайта торган иде. Бу юлы иртәләде, урын җәеп маташкан мәлебездә, ут алырга гына барып кайткандай, өйгә менеп җитте. Менеп дим, чөнки безнең Урта Медвежка пункты үзенчәлекле урында ул, бер дә тигез җир юк: уртасында чокыр ясап урнашкан кара-каршы тау битләрендә агач бараклар, өйләр тезелеп киткән. Без яшәгән дүрт фатирлы, ике катлы өй үрдә, Галимә апаныкы – аста. Үрдән зур баскычлар буйлап, ярга төшсәң – анда Тын океан. Җәй көне бала-чага шунда мойва тотып мәш килә, саладушка дибез без ул балыкны.

– Әллә нәрсә эчем поша, йөрәгемә урын табалмыйм. Өйгә менәсе иттем, кеше янында күз көеге булып утырганчы, – диде әнкәй, караватта җәйрәп яткан Рәшиткә күз салып. Энем уенчык сорап биетә башлагач, Рәйханә, бишмәтенең җиңнәрен төйнәп, курчак ясап биргән иде – шуны кочаклап, йокыга талган иде балакай. – Рәйханә әйтмешли, елаша башлагач, җанга тия... – Әнкәй, шулай сөйләнә-сөйләнә, кара сырмасын салды, муеныннан буып бәйләгән мамык шәлен карават башына элде, чәчен артка бәләкәй чүмәлә итеп җыеп торган кәкре таракны алып, толымын туздырды.

Ике катлы агач баракны күмер ягып җылыталар, әллә күбрәк ягып ташлаганнар, әллә көнне сындырганга өйдә тын алмалы түгел – кызуга чыдый алмыйча, мендәр-җәймәмне сөйрәп, идәнгә төшеп яттым. Шуны гына көткәндәй, Рәйханә дә: «Әлләй, кызу! Тәнем ябыша башлады!» – дип, минем янга тәгәрәде.

– Апай, син кияүгә киткәндә, бу сугыш бетәр инде ул, име? – диде Рәйханә, әни ишетмәсен өчен колагыма якын ук килеп. Аның сулышыннан кытыкланып, читкәрәк тайпылдым:

– Җүләркәй, кем әле кияү турында уйлый монда, 16 яшь кенә бит миңа! – дидем мин, сеңлемнең тел төбен аңлап бетермичә.

– Мин чыкканда бетә дә бетә инде ул сугыш! Безнең балаларның әтисенә анда барасы булмый! – диде Рәйханә, шулкадәр җитди итеп.

Әткәй турында уйлавы икән җанашымның...

Түзмәдем, сеңлемне кочаклап алдым.

– Кочаклама! Болай да кызу! – Бу юлы Рәйханә җәймә читенә үк тайпылды. – Әнкәй, Рәшитнең куеныннан курчакны алып ыргыт әле, пешеп ятмасын!

– Җитәр сезгә, төн кошлары! Уникенче ярты җитеп килә бит. Йоклагыз! – диде әнкәй, каршы як стенадагы герле сәгатькә башын күтәреп текәлеп торганнан соң. Аннан энем кочагындагы бишмәтне әкрен генә шудыртып алды да идәнгә ыргытты. Шуны гына көткәндәй, Рәйханә аны эләктереп тә алды, әле генә «кызу» дип зарланганын онытып, үзенең күкрәгенә кысты да борылып ятты.

Керфекләргә йокы эленә башлаган иде, артык сүз куертмыйча, сеңлем дә, мин дә тынып калдык. Шул мәлдә күк күкрәгән коточкыч каты тавыш колакны ярып үтте, мизгелнең күзем шар булып ачылган кайсыдыр бер өлешендә түшәмнең юкка чыкканын аңларга өлгердем һәм үзем дә яшен тизлеге белән каядыр очтым. Кайчан иде ул? Нәрсә булды?

Мин, зур төенгә төйнәлгән бихисап сорауларымны бер-бер артлы яудырмакчы булып, ялынып-инәлеп, дядя Толяга текәләм, ул минем карашымны тойса да, шуннан качарга теләгәндәй, ялт кына борыла да шәфкать туташына нидер пышылдый, кулында шприц энәсе ялтырап китә. Мине тагын очы-кырые күренмәгән бушлык чолгап ала.

Аңыма килгәндә, кысан гына палатада япа-ялгыз ята идем. Палата диярлеге дә юк, тимер башлы, сиртмәле тар гына карават, шуның аяк очында тупас кына тумбочка – бөтен сыйган җиһаз шушы. Тумбочка өстендә кырлы стакан, яртылаш су салынган пыяла графин тора. Әнкәй минем кайда икәнемне белми микән әллә, эштән җибәрмәгәннәрме – ул янымда булмагач, күңелемдә ачы бер сулкылдау барлыкка килде, күзләремә кайнар яшь тулды. Торып утырыйм дисәм – эчемне-билемне калын итеп шәл белән ураганнармы – шул тартылганда, кисеп-кисеп авырту пәйда булды, күтәрелгән башым мендәргә кире ауды. Үземә җентекләп карасам, өстемдә – капчыкка охшаган иңе-буе бер олы күлмәк. Ике беләгем күм-күмгәк, уң аякка гер аскан кебек, ул кат-кат бинт белән уралган. Тән авыртуыннан бигрәк, билгесезлек, мондагы ялгызлыгым, әнкәйнең әле дә булса яныма килеп җитмәве җанымны көйдерә иде. Шулар барысы бер йомгак булып урала да, башым эчтән, ике чигә буеннан сулык-сулык килергә тотына. Аңымны җуеп алуыммы, әллә температурам күтәрелеп саташуыммы, уйга гына бирелүемме – халәтемне аңлый алмый тинтерим. Кичә һәм бүген дигән ике арада адашып йөрүдән качып, тизрәк биредән чыгып китәсем, әнкәйне күреп, үзем белән ни булганын төпченәсем килә – юк инде, гәүдәмне тыңлата алмыйм. Гаҗизлектән тагын елыйсым килә башлады... Шул тойгыдан котылыр өчен, «математик» икәнемне искә төшереп, саннар дөньясына чумып юанмакчы булам.

Әткәйнең «ниләр күрмәй татар иркәенең сау башы» дигән җырына ияреп авылдан чыгып киткәндә, миңа ун яшь иде. Рәйханәгә сигез дә тулмаган иде. Рәшит энебез бирегә, Сахалинга килгәч, кырык бердә туды, шахтёр әткәбез августта сугышка алынганда, энебез ике атналык булып калды. Биредә яшәвебезгә алты ел булып килә...

Алты ел эчендә әнкәйнең авылны телгә алмаган алты көне дә булмагандыр... Рәйханә дә, мин дә мондагы тормышка тиз ияләштек үзе, чөнки «Сахалинуголь» трестына – төрле шахталарга эшкә килгәннәр арасында татарлар бик күп, аларның балалары белән нәкъ авылдагыча авыз тутырып сөйләшәбез, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез. Әнкәй әйтмешли, бары – бергә, югы – уртак. Руслар, украиннар да күп монда, русча өйрәнергә алар белән аралашу да әйбәт кенә булды. Октябрьский посёлогының Татар бугазы янына урнашуын белгән көнне әткәйнең теленнән көнозын теге җыры төшмәде...

Авылда чагында яңа өйгә күчүне дүрт күз көтеп тә, аның рәхәтен күрә алмаган идек, монда килүгә, барактан ике бүлмәле фатир бирделәр – гел ышана торган түгел инде. Әткәй шахтага урнашты, әнкәй ярдәмче хуҗалыкта эшли – акчаны әйбәт түлиләр! Ашау да авылда чакта төштә дә күрмәгән: көн саен ирисләр, кәнфитләр эләгә үзебезгә. Балыкка бөтенләй кытлык юк, пилмән дә, бәлеш тә, аш та гел шуннан әзерләнә. Сугыш башланган җәйне генә балык ашап, агуланып, бик күпләр чак теге дөньяга китмәде... Чын сүз булдымы, японнар суны агулаган дигән хәбәр таралды. Безнең бәхеткәдер, бәбәй табар вакыты җитеп килгән әнкәй, балыкның үзеннән дә, сүзеннән дә күңелем болгана дигәч, ул чакта өйдә балыкның югалып торган мәле иде...

Әнкәйне күзалдына китергәч, тагын йомшардым. Үпкә хисе дә били башлады. Эштән сораса, җибәрми калмаслар иде... Нәрсә булган минем белән, ни өчен яныма керүче, яхшылап аңлатучы юк – һич кенә дә аңлый алмыйм...

Бар көчемне туплап, әкрен генә торып утырдым. Сулык-сулык килсә дә, аякларыма да баса алам икән бит... Дөресрәге, табан астына берьюлы мең энә кадагандай сызлауны җиңәргә теләп, аларны сөйри алам икән!

Карават белән ишек арасы бер колач булгандыр, шул араны бер кулым белән стенага тотына-тотына, көч-хәл белән атладым да, ишекне ачып, коридорга чыктым.

Иртән микән бу, әллә кич җитеп килүеме – тәрәзәдән төшкән сүрән яктылыкка карап, һич аера торган түгел. Берәүдә бер кеше кайгысы юкмы, әллә, киресенчә, эшләре күбәйгәнме – ак халатлы апалар-абыйлар әрле-бирле йөренәләр, озынча коридорның бер башында ниндидер ыгы-зыгы шәйләнә.

Мин монда беркемне белмим диярлек. Хирург дядя Толяны таныйм – былтыр безнең Рәшитнең эче авырткач, әнкәй белән икәү энемне шушы врач янына алып килгән идек.

– Миңлегөл! Миңлегөл! – Үз исемемне ишетеп, олы ишек буена борылсам, безнең күрше баракта яшәгән классташым Кыям басып тора.

– Миңлегөл, минем Гайнетдин абый да монда. Тәмәке кирәк дигән икән, кертеп чык әле. Мине кертмиләр. Өченче палатада... – Кыямның йөзе сүрән иде, тавышы да калтырап кына чыга. Колакчынлы бүреген күзенә тиклем төшереп куйган. Кистереп кенә шулай диде дә, кулыма, ерактан гына үрелеп сонган шикелле, бер кап тәмәке тоттырды. Минем хәлне сорашып та тормастан, артка тайпылды, чыгып та китте.

Менә сиңа кирәксә! Чыннан да Кыям идеме соң бу? Аның Гайнетдин абыйсына ни булган?

Сорау өстенә сорау бөялсә дә, янымда җавап кайтарырдай кеше юк – янә стенага тотына-тотына, коридор буйлап киттем. Өченче палата ерак түгел икән – ишеген ачыйм дигәндә, кочагына урын-җир җәймәсе күтәргән санитарка килеп чыкты.
– Девушка, вы куда? – диде ул, кыяфәтемә баштан-аяк күз йөртеп. – Идите в свою палату!

– Мин... Гайнетдин абыйга... менә, тәмәке...

– Иштугановкамы? Үлде бит ул. Яңа гына алып чыктылар.

Абау! Нәрсә булган? Нишләп? Миннән ике яшькә генә олы бит ул, ничек үлсен?

Чытырдап йомылган күзләремне ачканда, санитаркадан җилләр искән иде...

– Ник бирмәдең, ярамыймыни? – Ишек төбенә килеп баскан Кыям минем кулымдагы тәмәкегә күз ташлады, йөзенә аптырау, ризасызлык таралды. Аннан кара җимеш төсле күзләрен тутырып, миңа үпкәләгәндәй карап куйды.

– Гай-нетдин абый... үлгән бит... – Кыям янына килеп җиткәнче, «моны ничегрәк әйтермен» дип, адымнарына тагылып сөйрәлгән хәбәр тотлыгып тәгәрәгән сүзләремә иярде дә төште. – Әле генә. – И Миңлегөл, син дә берүзең калдың, мин дә... – Кыям, бүреген башыннан йолкып алды да, мөгаен, күз яшьләрен миңа күрсәтергә теләмәве булгандыр – аны йөзенә каплады. Ике иңбашы күзгә күренеп дерелдәргә тотынды. Бер кулы белән бүреген, икенчесе белән эчен тотып, стена буйлап шуыша-шуыша, урталай бөгелде.

– Ничек... берүзем? – Берни аңламаган халәттә мин тораташ кебек катып калдым.

Кыямның тавышсыз үксүе басыла төште. Бүреген йөзеннән алды. Егетнең ике күзе яшьләнеп кызарган, юка гына бер учма чәче юешләнеп маңгаена сыланган иде. – Ничек берүзем? – Кабатлап соравым шулкадәр зәгыйфь, көчсез чыкты.

– Нигә... – Кыям, башлаган сүзен әйтеп бетермәде, ярдәм өмет иткәндәй, безнең яннан буш чиләк күтәреп узучы күксел халатлы, күксел косынкалы санитаркага борылды. Анысының, торасыз монда юл өстендә эчне пошырып, диюе булды микән – каш астыннан сәер итеп сөзеп кенә карады да ашыга-ашыга, яныбыздан үтеп китте. – Нигә... сиңа әйтмәделәрмени?.. Хәнифә апай да, ни бит... Рәйханә белән Рәшит тә... ни бит...

Әле дә ярый артымда стена булды. Әле дә ярый егылмаска, аркамны терәргә баз юеше бөркеп торган дивар булды! Йөрәк турысыннан әллә нинди коточкыч бернәрсә шуышып үтте дә минем кисәк авыраеп калган гәүдәм, чайкалып, шул таш стенага сыланды.

– Ни бит? Ни бит? – Мин, җилем белән бер-берсенә ябышкандай иреннәремне аерырга, селкетергә тырышып, Кыямнан үз сүзләренә аңлату таләп итә идем. Тик булган көчем әллә кая китеп югалган, тавышым тамак төбеннән ары китә алмый, болай да ярым-йорты хәрәкәтләнгән гәүдәмнән соңгы тамчы яшәү суты сыпылып чыгарга маташа.– Әнкәй! Әнкәйгә ни булган? Апайларым?

Кыям, минем тавышсыз калып ачыргалануымны аңлапмы, яшь тулы күзләрен читкәрәк алды, уң як беләгемнән кысып тотты. Моңарчы тәнемне авырта, сызлана дип, үз-үземне жәлләп, көчкә атлый идем, юк, тәнем түгел, җаным тәмуг утларында яна түгелме? Тән авыртуына түздем бит, ә менә ишетергә җыенган хәбәрне сиземләүдән үк җаным ялкын-утка чорналды.
– Миңлегөл, син нитмә инде, яме... түз... Мин дә... түзәм бит менә... Нишлисең инде...

И Кыям, Кыям, таш-таулардан авыррак кайгылы хәбәрләрне иңнәрдә күтәреп китерү генә түгел, аны иясенә җилләр канатына салып җибәрү дә мең газап шул...

– Әәәәәйт... – Бәгыремнең кай кылыннан чәчрәп төшкәндер бу сыкрау авазы.

– Рәшит больницага илткәндә, исән булган, диде Галимә апа... Операциягә алып кергәнче үлгән... Хәнифә апай белән Рәйханәне бүген иртән тапканнар... Аларны моргка апкиттеләр... Минем дә... инәй дә, әтәй дә, энем белән сеңлем дә... шунда... Гайнетдин абый булса да... исән дип... юанган идем...

Кыямның тавышы сынды. Баягы бүреге янә йөзенә капланды. Идәнгә чүгәләде дә, тамак төбеннән очкылык тоткандагыдай аваз чыгара-чыгара, иңрәп еларга тотынды.

Мин тораташ кебек стенага береккән идем. Елау урынына, эчемнең болай да авыртып, гәүдәмне аска тартып торган теккән урыны тирәсендә үзе ачы, үзе авыр бернәрсә барлыкка килде. Ул бернәрсә әкрен-әкрен өскә таба шуышып, бөтен күкрәк читлеген, йөрәк турысын каплап алды да мине тынсыз калдырды, сулыйм дисәм – ни борын белән, ни авыз белән тын алырга җаем юк. Яр буена чыгарып ташланган балык шикелле, авызымны зур-зур ачып, һава йотмак булам – юк, тамак төбенә дә элпә сыланган.

Күксел косынкалы санитарка, инде чиләгенә су тутырып, кирегә килгән җиреннән безнең хәлне абайлады, ахры, чиләген идәнгә утыртып, яныма атылды:

– Шакирзянова штоли? – диде ул, әйтерсең, минем фамилиямне ачыклавыннан бер-бер мәгънә табарга өлгерүе.

Тапкан икән шул. Ул бер кулы белән әле һаман үксүдән туктый алмаган Кыямны, икенчесе белән елый алмый тилмергән мине култыклап алды, яулыгы төсендәге күзләрендә әниләрчә бер кайгырту пәйда булды.

– Сиңа бит әйтми торырга кушканнар иде, балакай, үз хәлең хәл, диделәр. Җиде сәгать кар астында яткансың бит, ничек аякларыңны өшетмәгәнсең... Көндез күршегез килгән иде, ул да син яткан палата ишеген ачып кына карады да, әйтергә телем әйләнми дип, ашыга-ашыга китеп барды... Сабыр булыгыз инде, балакайлар, бик күпләр өстенә афәт булып килде бу тайфун! – дип сөйләнә-сөйләнә, икебезне ике яклап сөйрәгәндәй, палатага алып керде, утны кабызды, җәймәсен тибәреп, безне караватка утыртты. – Хәзер медсестраны чакырам, берәр укол ясамасмы икегезгә дә... – дип чыгарга борылды.

– Кирәкми. Укол кирәкми... – Телемнән сүзгә охшаган авазлар тәгәрәде. – Туганнарымны күрәсем килә, шунда барам... – Чарасыз йөз белән тәрәзәгә карадым. Кышкы караңгылык үзенең килбәтсез чырае белән төбәлгән, анда – шом, анда – билгесезлек, анда, кайдадыр, миннән читтә – әнкәем, сеңлем, энем...

– А-а-һ! – Баягы элпә тамак төбеннән кубып төште, мин, өстемдәге капчык-күлмәктән шуып чыгардай булып, тән авыртуларын бөтенләй онытып, иңрәп-иңрәп еларга тотындым. Күз яшьләрем язгы ташудай актарылып-кайнап ага, Кыям әйткән хәбәрне әле генә акыл белән аңлаудан җаным киселә, тетелә. Тизрәк бу тар, сасы, салкын палатадан чыгып йөгерәсем, яланаяк булса да, кар өстеннән сукмак сала-сала, әнкәем, туганнарым янына юл тотасым килә. Юк, юк, алар үлмәгәндер! Исәндер алар! Туңганнардыр, бәгырьләрем, шуңа гына аваз-тын бирә алмый ятуларыдыр... Яннарында булсам, сулышым белән җылытырмын, җан өрермен үзләренә. Юк, юк, алар берничек тә үлә алмый! Мине ялгызымны калдырып! Әткәйне көтеп алмыйча! А-аһ!

Кыям бертуктамый минем кул аркасын сыпыра икән, ә мин икенче кул тырнакларын аның беләгенә батырганмын...

– Барысын да иртәгә күмәләр. Дүрт көн эчендә табып бетергәннәр. – Кыямның карлыккан тавыш белән шулай диюен тиз генә аңыма сеңдерә алмый тордым. Дүрт көн? Ничек, бүген ничәсе соң?

– Тайфун унысына каршы төндә булды. Бүген унөченче февраль, – диде Кыям, төн күзе белән баккан тәрәзәгә хәсрәтле караш ташлап. – Эх, мин дә... Гайнетдин абыйны алыштырам дип, өченче сменага киткән булдым бит... Ичмаса, барыбыз бергә булыр идек. Хәзер ничек яшәргә? Кем өчен, нигә яшәргә?..

Без, ике яралы җан, бер-беребезне юатырга сүзләр табалмыйча, һәрберебез үзалдыбызга үкси бирдек. Мин әле Кыям әйткәннәргә ахыргача ышана алмыйм, тизрәк берәр кием юнәтеп, бу палатадан чыгып йөгерәсем, әнкәемне, энем белән сеңлемне үз күзләрем белән күрәсем килә.

– Табылганнарны посёлок клубына китергәннәр, түлке анда беркемне дә кертмиләр. – Кыям минем сүзсез сорауларымны йөземә карамаган килеш укый иде булса кирәк. – Йөз җитмешләп кеше үлгән, диделәр.

Йа Раббым! Безнең газизләребез дә шул саннар эчендәме?.. Клуб идәненә гәүдәләрне дүрт рәт итеп тезеп салганнар. Беркемне таный торган түгел: пычрак, катып калганнар. Ике күземнән чишмә урынына аккан кайнар яшь буразнасы да карашымны томалый, кул-аякның авыртуы онытылган, алар үземә сизелерлек булып калтырый. Каядыр якында гына, шушы җансызлар дөньясында минем әнием, сеңлем, энем барлыгын белүдән ул калтырау тәнемнең бөтен күзәнәгенә тарала, мин бизгәк тоткандай дер-дер килеп, иелә-иелә газизләремне эзлим. Икенче рәт уртасында кечкенә юрганга төреп салынган бер мәет ята – энемнең больницага алып килгәндә исән булуын, шунда үлүен, аны юып, төреп шушында төшерүләрен әйткәннәр иде – калтыр-колтыр килеп, юрганны ачам. Рәшит энем! Энекәем! Йөзе сап-сары, ләкин чип-чиста! Хәлсезләнеп, юрган өстенә ауганымны тоям, аны кочаклап үксүем тора-бара такмаклап елауга күчә.

– Елама, түз инде, үскәнкәем! Нык бул! – Галимә апаның көчле куллары мине күтәреп торгыза.

Бикле клубның ишеген ачып, ул кертте мине бирегә. Галимә апа. Әнкәемнең ахирәте. Безнең күрше авылныкы. Минем ялваруларыма чыдый алмыйча, клубта җыештыручы булып эшләгән хатыннан ачкычны сорап, шушы мәхшәр дөньясына алып керде. Кулындагы шахтёр фонареннан төшкән кискән яктылыкка ияреп, икәүләп минекеләрне эзлибез. Теге кичне Галимә апага утырмага төшеп тә тизрәк өйгә – әҗәле каршысына менеп җиткән әнкәемне. Ә бит тайфун җиле Галимә апаларның түбәндә утырган өенә кагылмаган! Андагы солдаткалар барысы да исән калган! Әнкәемне ниләр ашыктырган? Күрәчәгеме?..

Галимә апа, сырмасының соры җиңе белән күз төпләрен сөртә-сөртә, минем беләгемнән култыклап ала, хәлсез гәүдәмне үзенә сыендырып, бөгелә төшеп, ул да таштай катып калган йөзләргә төбәлә.

– Рәйханә! – Кычкырып җибәргәнемне сизми дә калып, учым белән авызымны каплыйм. Курчак итеп төйнәлгән бишмәт сеңлемнең гәүдәсенә ябышып каткан, эчке күлмәгенең бер ягы буйдан-буйга ертылган, сул беләге, өзелеп төшәрдәй булып, җеп шикелле асылынып калган. Аны күргән мәлемдә күкрәгемдәге соңгы тамчы көч аһылдау авазы булып саркып чыкты, һушымнан язып егылмас өчен бу юлы үзем Галимә апаның кулына сөлек кебек ябыштым. Чарасыз калып, бу караңгылыкның, бу мәхшәрнең куркыныч бер төш кенә икәненә ышанырга теләп, артыма борылам һәм... Йа Раббым! Алдагы рәттә, йөзтүбән капланып яткан гәүдә – әнкәем! Әнкәем! Мин аны биленә төшеп торган озын чәченнән таныдым. Елан шикелле боргаланган чәч шыкранлап каткан, чәч арасыннан гәрәбә муенсасы күренеп тора.

Йөрәк ярылмасын өчен, түзәр өчен көчне кайлардан алырга? Әллә башым, әллә идән әйләнә башлады, томан эчендә йөзгән уңайга мин, ачы кычкырып, әнкәем өстенә аудым.

– Балакаем! Кермик дигән идем бит! – Бу сүзләрне ишетеп, күземне ачканда, баш очында клуб түшәме түгел, карасу күк йөзе иде. Галимә апа кар өстенә утырган да, башымны үзенең итәгенә салып, елый-елый битемне чабаклый. – Сабырлыклар сорыйк, балакаем...

Ни өчен? Ни өчен шушындый хак белән түләргә кирәк булды, кем гаепле? Барысын да табигать бәла-казасына сылтаргамы?... Ә бит ул көнне көндез үк, мин комсомол эше белән йөргәндә, күрше пунктта иңбашына торба салып атлаган бер агай: «Тайфун, зилзилә килә, нишләп йөрисең ирәеп?» – дип кисәткән, ачуланып ташлаган иде. Димәк, бәла-каза көтелгәне билгеле булган? Ул чагында ни өчен кешеләргә әйтмәгәннәр? Нигә саклык чаралары күрмәгәннәр? «Сугыш өчен, фронт өчен!» – дип, көн-төн шахтада күмер чыгарганнарны да, аларның сабыйларын да шулкадәр кадерсез, курчак ролендәге затлар дип санауларымы?..

Эх, әткәем, теге чакта, ат арбасының тәгәрмәчләр көенә кушылып елый-җырлый, күрәчәгебезгә карап, юл тотканбыз икән лә... Сабый булганмын, ул чакта аңламаганмын гына... Ә менә хәзер кинәт олыгайдым. Үткәннәргә ишек ачылмаслык булып бикләнгәч, ярты гасыр яшәгән карчык булдым да куйдым. Югыйсә уналты яшь кенә бит әле үземә! Моннан ары елларын саннар белән санаудан туктаргамы миңа?..

Бу вакыйгага аек акыл белән борылып караганчы, бер-берсенә ялганып, байтак соры көннәр үтте. Уянырга, уянганнан соң исә янәшәмдә әнкәемне, сеңлемне, энемне күрергә өметләнеп, шул өмет ялына хыялый бер иләслек белән ябышып, төштәге шикелле шактый йөрдем әле мин.

Кайчан гына биш йөзләп кеше яшәгән, үзенчә гөр килеп торган Урта Медвежка күген күз яшьләреннән корылган пәрдә каплаган иде.

9 февраль көнне кинәт җепшетеп җибәргәне хәтеремдә. Шул төнне, уникенче ярты җиткәндә, тау түбәсеннән ташкын булып кузгалган кар катламы, юлында очраган һәрнәрсәне вата-җимерә, аска кадәр төшә, алай гына да түгел, куәт белән каршы як тау битендәге торакларны да җимереп, өскә таба юлын дәвам итә, аннан, тагын да котырынган кыяфәт алып, юлын үзгәртә-үзгәртә, янә аска томырыла. Унар метр тирәнлектә кар астында калган кешеләрне берәм-берәм эзләп тапканчы, тәүлек арты тәүлек үтә. Боларның барысы хакында соңыннан шахта парторгы Владимир Дмитриевич Сорокин да, мине үзенең өенә алып кайтып сыендырган Галимә апа да, тау эшчеләре дә вакыйгаларны җепкә тезә-тезә сөйләделәр.

1945 елның 14 феврален мин дә, миндәй башкалар да беркайчан оныта алмас. Ул көнне Октябрьский зиратындагы кан-яшь булып түгелгән авазлар җир һәм күк катына да бөтенләйгә берегеп калгандыр. Җитмәсә, ул авазларга тынлы оркестрның матәм көе кушылып, акылдан язар халәткә җиткерә, моның коточкыч ачы чынбарлык икәнен миеңә тукый; елау тавышлары белән бербөтенгә әверелеп, һавада зеңли, тетри... Йөзләп кешене туганнар каберлегенә җирләделәр. Аларның яртысы кечкенә табут-гробларга салынган, әле мәктәпкә дә кермәгән балалар булып чыкты.

Мин комсомол оешмасында эшләгәнгәме, парторг Владимир Дмитриевич бик якын итә иде үземне. Мондый хәсрәттә кемнең кем икәнен аерып торырлык булмаса да, клуб янында кайгымны уртаклашкан мәлендә:

– Шакирҗанова, каршы килмисеңме? Синекеләрне дә гробка салыйк, – диде ул, әтиләрчә бер кайгырту белән эндәшеп. Үземнән ерак китмәгән тавыш белән: «Риза», – дип җавап кайтардым. Әнкәем белән Рәйханәне, башлы-аяклы итеп, икесен бер табутка урнаштырдылар. Рәшитне күрше малае белән бергә кечкенә табутка салдылар.

Клуб яныннан шул табутлар салынган атлар кузгалып киткәндә, алар артыннан елый-елый ияргәннәр үзләре дә ярты мәет иде... ...Үлгәннәрнең исемнәрен әйткән саен аяк астымдагы туфрак батып-батып киткәндәй була. Егылып китмәсен диюедер, Галимә апа мине кысып тоткан, мин дертләгән саен гәүдәмне үзенә сыендыра, «сабыр бул» дигән пышылдаулы сүзләре колагыма томан пәрдәсе аша ишетелә.

Рушания... Кәнифә... – минем яшьтәшләрем. Барактагы күршебез Гарәфә апа, аның дүрт баласы – Кыям, Хәмидә, Мөсәвәр, Мәхмүт... Кафия апа, аның өч баласы – Әхәт, Тәскирә, Фәрхәт. Мәхмүдә апа, аның Нурсуфиясе белән Раузасы, Гыйлемханы... Гарифҗан абый, аның хатыны Гаян апа, Гаделҗаннары, Фаиклары, Әмирҗаннары...

Татарлардан җитмешләп кеше үлгән, диделәр. Ул саннар эчендә минем әнкәем, сеңлем, энем дә бар! Аларның гомере, аларның исеме, аларның тән һәм җаны шушы коры саннар эчендә... Кемне гаеплим? Авылдан, яңа өебездә ике кич кенә кунарга өлгергән оябыздан шушы җир читләренә куып алып килгән язмышнымы? Гарасат булып ябырылган табигать казасынмы? Әткәемне, гаилә тоткасын үз эченә – билгесезлеккә алып йоткан сугышнымы? Якташларымны, Идел, Чулман буйларыннан кубарып, шушы Татар бугазы ярларына китереп каккан дулкыннарнымы? Кемне, кемне гаепләргә?

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев