Яралы гөл (хикәя)

Шушы авылның пешекчеләре бик остамы, икмәк пешерүнең ниндидер серен беләләрме, узганда мин анда тукталам, кабарып торган хуш исле икмәк алмый калмыйм. Чакрымнарга сузылган озын урамнан әкрен генә, икмәк пешерә торган кечкенә пекарняны узып китмәскә дип, карап барам. Йортлар биек, төзек, авылда яши беләләр хәзер! Арада кечкенә, иске өйләр дә күренә икән. Мин юл читенәрәк чыгып туктадым да машинамнан төштем.

Менә кечкенәрәк кенә иске бер йорт, аның урам якка караган тәрәзәләре кояшта балкып тора. Тәрәзәләрнең ниндидер хикмәте бар идеме, урамнан узган һәр кеше ирексездән шунда күз сала. Карамаслык та түгел икән шул: өч тәрәзәнең һәрберсендә күз явын алырлык матур гөлләр үсеп утыра! Чүлмәгеннән күтәрелгән зәңгәр кыңгырау гөле, өскә элеп куйган савыттан асылынып төшкән тамчы гөлгә үрелеп, серләшеп тора кебек. Тамчы гөл шау чәчәктә, шәмәхә, ал төсләргә күмелгән. Ә икенче тәрәзәне кызыл, алсу эре чәчәкле яраннар каплап алган. Алар да төсләргә бай, күзләрен ачып текәлгәндәй, нәфис таҗларын кояшка борганнар. Өченче тәрәзә төбендә, уттай янып торган йолдыз гөле янәшәсендә, аксыл-яшкелт төстәге балалар башлыгы сыман кабарып торган эре гортензия кукраеп утыра. Бу урамда үсәргә тиешле гөл монда ялгыш кына, адашып килеп кергән баһадир кебек күренә. Бакча якка караган тәрәзәләр дә буш түгел ахры, анда да яшеллек, чия җете төсләр күп кебек. Монда минем кебек чәчәкләр яраткан кешеләр яши, күрәсең.

Менә аякларым мине үзләреннән үзләре шушы йортның капкасына таба китерде, ирексездән капка келәсенә үрелдем. Капка шалтырап ачылуга, өйдән җыйнак кына, чәчәкле күлмәк кигән, ак яулыклы кечкенә бер әби килеп чыкты. Ул ялтырап торган галошларын ак оекбашлы аягына эләктерде, аннары, танырга теләгәндәй, миңа текәлде:

- Исәнмесез, әбекәй!

- Аллага шөкер әле... Кем дип әйтим, таныш та кебек, әйдә, уз!

Ул татар әбиләренә генә хас кунакчыллык белән эскәмиягә таба күрсәтте. Мин яшел чирәм каплаган ишек алдын күздән кичердем дә, йорт буена таба юнәлдем. Монда аулак, тыныч. Янәшәдә генә кура җиләге куаклары чәчәк ата.

- И, әбекәй, ачуланма инде, мин узып барышлый гына тукталдым, исемем - Сәрия, Казаннан күрше авылга кунакка кайткан идем. Сезнең тәрәзәдәге матур гөлләрне күреп, узып китә алмадым, - дидем мин.

Әби үзалдына гына кеткелдәп алды, аннары миңа карап канәгать елмайды:

- Үзем үстердем, кечкенәдән гөлләр яратам!

- Мин дә гөлләр буенча белгеч, фитодизайнер. Үзем шигырьләр дә язгалыйм.

- Гөл яраткан, шигырь язган кеше усал булмас! Ашыкмасаң утыр!

Сиксән ике яшьлек Гөлсем әби, кемнәргә кайтуымны белеште, сөйләшә торгач, ачылып китеп, мине чәй эчәргә өенә чакырды. Мин машинадан авыл күчтәнәчләрен - каймак, эремчек алып керүгә, ул өстәл әзерли иде инде. Йорт эче җыйнак, түрдәге караватта кабартып өеп куелган мендәрләр, кырыйда иске генә диван. Һәр тәрәзә чәчәккә күмелгән! Әби миңа өстәл яныннан урын күрсәтте, чәй ясады. Чәй эчкәндә ашыкмый гына үзе турында сөйләде ул.

***

- Минем бабам - кырым татары, бик булдыклы, эшчән, мөхтәрәм кеше иде, - дип, ерактан башлады әби сүзен. - Хәтеремдә, җыйнак кына түгәрәк сакаллы, башында түбәтәй, кулында һәрчак эш кораллары булыр, ә сөйләме бераз башкачарак иде аның. Дәү әнием кара күзле, кыйгач кашлы, чибәр иде, беләгендә берничә катлы көмеш беләзек, бармагында көмеш балдак, ак яулыгы астыннан толымнары күренеп тора. Үзе гел көләч йөзле. Бик матур, тату яшиләр иде алар. Диңгез буенда ак баганалы, яшел түбәле биек кенә йортлары, йорт янында зур җимеш бакчалары бар иде. Дәү әни үзе Казан кызы булган, укымышлы гаиләдән. Без Казанда яши идек. Мине, ун яшемдә авырып киткәч, Казаннан шунда - Кырымга, дәү әниләремә алып килделәр. Кырыгынчы елның апрель ахыры иде бу. Бүгенгедәй күз алдымда әле, искиткеч матур кич иде. Без ашап-эчкәч тә бакчага чыктык. Кояш инде диңгез эченә керепме, җир читенә төшепме, яртылаш ышыкланган, ә икенче яртысы үз янында алланып торган йомшак болытлар күчен алтынсу төскә манган. Без яр буеннан зәңгәрсуланып торган диңгез өстендәге баржаларга, ерактагы ак пароходларга карап, сокланып озак тордык. Бакча тулып үскән төрле төсле матур гөлләр хуш ис тарата. Дәү әнием зур горурлык белән әнигә гөлләрен күрсәтә. “Оныгым да гөлләр үстерер әле, исеме дә Гөлсем бит” - ди ул елмаеп. Ә мин минут саен төсен үзгәртеп торган серле диңгездән күзләремне алалмыйм, ул инде шәмәхә төскә кереп бара...

Әбекәй, күптәнге танышым төсле, әллә кайчангы вакыйгаларны исенә төшереп, шундый бирелеп сөйли. Аның ягымлы тавышында йомшак аһәң, күз төпләрендәге вак җыерчыклары язылып киткәндәй, үзе, ничектер, яшәреп киткәндәй булды. Сөйләме матур, тигез, теле бай аның. Нинди һөнәр кешесе булды икән бу әби яшь чагында?

- Иртән йокыдан торуга, мин тагын бакчага чыктым, - дип, хикәясен дәвам итте ул. - Анда инде иртә белән язгы кояш уйный. Каяндыр сирәк кенә юка ак кар катламыдай болыт кисәге йөзеп килә дә, шундук эреп юкка чыга. Һавада ниндидер тибрәлү, калтырау бар кебек. Җир күкрәге сулыш ала, үз җылысы белән, хуш исе белән мине дә урый, назлый сыман. Мин сукмак буйлап аскарак төштем. Бакчада тезелеп киткән алмагач, чия, груша агачлары шау чәчәккә күмелгән, алар арасыннан яфраклар яшеллеге күренми дә диярлек! Әйтерсең лә бөтен агачларны чәчәкле җәтмә белән каплап алганнар...

Минем дә күз алдымда алмагачлы бакча, шунда алсу-аксыл, хуш исле чәчәкләр арасында йөрүче үсмер кызчык, Кырымның җылы сулы чиксез, зәңгәр диңгезе - гүзәл манзара пәйда булды! Бу карт кына әбинең табигатьне яшь рәссамнар кебек тасвирлавы күңелнең иң тирән почмакларына үтеп керә. Шагыйрь күңеле, әлбәттә, ишеткәннәрне йөрәк аша кичерә. Бу минутларда минем җаным киеренке кыллы арфаны хәтерләтә иде: тормыштагы вакыйгалар, матур күренешләр аның сизгер кылларына кагылуга, ул яңгырый башлый сыман.

- Гөлсем апа, ничек матур сөйлисез, кем булып эшләдегез соң сез?

- Һөнәрем буенча укытучы идем мин, - диде ул, минем бүлдерүемә кәефе киткәндәй, - яза да идем, тик язган әйберләремне китап итеп бастыра гына алмадым. Бераз туктап торгач, ул хикәясен дәвам итте:

- Озак кына яшәдем мин анда, дүрт ай тордым. Диңгез һавасы шифалы икән, терелдем. Дәү әнием гөлләрне карау, күчереп утырту серләрен өйрәтте. Ә бабай диңгездә йөздерде, төрле җимешләр белән сыйлады. Нәселебезнең затлылыгы турында сөйләде.

Икенче елны, июнь урталары узуга, шатлык-куанычлар белән кабат Кырымга барырга дип юлга чыктык, тик илдә кинәт кенә сугыш башланды. Казанга кире кайтуыбызны, сугыш вакытында кичергән авырлыкларны, әтиемнең сугышка китеп һәлак булуын сөйләп тормыйм.

Әбинең тавышында әрнү, югалту, чарасызлык сизелде.

1944 елның унсигезенче маенда ниләр булганын сөйлисем килә сиңа, - дип дәвам итте ул сүзен. Үзең дә укып беләсеңдер инде... Кырым татарларының фаҗигале язмышы - “сатлык җаннар” дигән гаеп белән туып-үскән җирләреннән сөрелү булган вакыт... Кырым тарихи яктан Төркия белән бәйле булган бит, әллә шуңа ышаныч булмаган, нимес ягына чыгучылары да булган диләр... Болай була бу хәл: Кырымга язын бик күп милиция килеп тула. Сталин фәрманы белән, Берия кушуы буенча, һич уйламаганда, бөтен кешене яшәгән йортларыннан куып чыгаралар. Кием-салым, ризык алырга рөхсәт итәләр итүен, тик әйбер салырга урын гына булмый. НКВД солдатлары этләр белән ике көн эчендә бар татар халкын мәҗбүри рәвештә куып, җитмешләп эшелонга, мал вагоннарына шыплап төйиләр дә аларны еракка - Казакъстан далаларына, Үзбәкстан чүлләренә озаталар. Ни кичергәннәренен үзләре генә белгәндер, мескеннәр. Калырга, качарга уйласаң - егерме ел каторга! Сугыш вакыты бит. Юлда су, азык җитмәүдән бик күпләр - балалар, олылар чирли, күбесе үлә... Станцияләрдә мәетләрне вагоннардан чыгарып кына аталар. Алар кемнәрнеңдер кадерле кешеләре булган бит инде. Көч-хәл белән, мең бәлаләр аша үтеп, ачык далага барып егылалар бабайлар. Күршеләре белән бергә бераз салам юннәтеп, балчык изеп, кышка кадәр саманнан куыш ясыйлар. Чарасызлык чигендә була алар. Нинди дөньялары торып калган бит... Атна саен барып, милициядә билгеләнеп торырга да кирәк. Минем дәү әни белән бабай биш ел җәфа чигә шунда. Бабайның туганнары, энеләре дә бик интегеп яшиләр, коточкыч була тормышлары. Һай, сөйләргә дә авыр... Мин дә шунда булырга мөмкин идем бит, Алла саклагандыр... Башка күрүләр насыйп булмады аларны... Икесе дә бер-бер артлы китеп барган, мәрхүмкәйләрем. Искә алуым дога булып рухларына ирешсен... Бу вакыйгалар ничә еллар авыр яра булып йөрәк түремдә ятты. Улым шул якларда булды, бөтенесен белеште, исәннәре белән сөйләште. Кадерле кешеләремнең каберләрен генә таба алмады... Менә шулай, балакай...

- Исән калган Кырым татарларына бик озак кире үз җирләренә кайтырга рөхсәт бирми интектергәннәр икән. Нинди тәмуг аша үткәнәр... Милләтне хәтер яшәтә диләр...

- Әйе, улым да кайткач сөйләгән иде.

- Ул кайда соң?

- Вертолетта очучы иде, военный. Чернобыльдә булды, реактор шартлагач, ком ташып сипкәннәр. Шунда алган нурланыштан үлде балакаем. Атасы да шул кайгыны күтәрә алмады.

- Алла ярдәм бирсен сезгә!

Хәтирәләргә чумып байтак утырдык без. Шушы хәлләрне хасият белән сөйләп, җан әрнүен бушаткан Гөлсем апа, күңелсез уйлар сазлыгыннан котылгандай, кесәсеннән яулыгын чыгарды. Ул күз яшьләрен сөртеп алды да тәрәзә төбендәге алсу гөлләрен кояшка таба бора башлады. Читтәрәк торган нечкә, авыру гөленә су сипте. Хәсрәт-сагыш дәрьясында ялгызы гомер кичерсә дә, матурлыкка мөкиббән бу әбкәйнең тормыш тарихы, бабалары, улы язмышы сәер хисләр, куркыныч уйлар уятты миндә. Мин аның үзен дә яралы гөлгә охшаттым...

Ралия Кәримова,Түбән Кама

фото: vk.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: