Логотип Казан Утлары
Кайтаваз

Йөрәк аша үткәреп

Мин «Казан утлары» журналының 3нче санында басылып чыккан «Сагынган чакларымда» исемле драманы бер тында зур кызыксыну белән укып чыктым. Автор Айгөл Әхмәтгалиева тарихи вакыйгаларны шундый зур осталык белән тасвирлап ачып бирә алган: колхозлаштыру чорының фаҗигасе, авыл активисты булып йөрүче намуссызларның әрсезлеге, оятсызлыгы, сугыш вакытындагы коточкыч авырлыкларны күтәргән ач хатын-кызның тормышы, сугыш чоры балаларының ачы язмышы – мин боларны үз җилкәмдә татыган кеше кебек, йөрәгем аша үткәргәндәй булдым. Шаһидә образын әйтерсең лә автор минем әнкәемнән күчереп алган, шундый итеп сурәтләгән, күзләремнән яшьләр килде: авыр балачак хатирәләре, ялгыз калуы, сыерыннан аерылу, шундый ук борчулары... Әйе, күпләргә хас авыл тормышын бөтен нечкәлекләре белән бирә белгән автор. Драмадагы геройларының характеры, нәкъ авылча сөйләме, миһербанлы гадилеге күңелнең иң нечкә кылларына кагыла, хәзерге яшьләргә үткәндәге авыр тормышны бар нечкәлеге белән күзалларга ярдәм итә. Без, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның кыска, фәһемле хикәяләрен, эчтәлекле повестьларын яратып укучылар, бу күпкырлы талант иясенә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез, шундый әдәби хәзинә булырлык әсәрләрен көтеп калабыз.

Ралия КӘРИМОВА, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе. Түбән Кама шәһәре


Әлеге драманы укырга:

1.http://kazanutlary.ru/?p=21030

2.http://kazanutlary.ru/?p=21934

3. http://kazanutlary.ru/?p=22684

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев