Вөҗдан чакырды (хикәя)

1991 елның үктәбер ае шактый җылы килде.
– Әбиләр чуагы башланамы соң? – диде Мөхти карт үзалдына. – Йоклап
ята торган чакмыни?!. Әй, сез! – дип кычкырды ул өйдәгеләренә.
– Артыгызга кояш төшкән, ни җаныгыз белән йоклап ятасыз анда! Мөхти карт иртә ята, иртә уяна. Уяна да, якшәмбе булу сәбәпле, озак йокларга ярата торганнарны уятып йөри... Аның ниндидер сөенече бар кебек иде бүген. Булгалый ул, кайчак сәбәпсезгә күңел куана, әллә көн аяз булганга, әллә аңа бер-бер сөенечле хәбәр киләме?
Өйдәгеләр аны ишетмәде дә кебек, йокыларын дәвам итте.
– Йокласыннар, бахырлар. Ә без, иптәш Мөхәммәтҗан, торыйк булмаса... Һәй, Мөхти, тор, уян, сине бөек эшләр көтә! – диде ул үз-үзенә.
Ул кырынды, юынды, киенә башлады. Аннан соң касәдәге суга салып куелган ясалма теш казнасын алып, авызына урнаштырды. Көзгегә карап, үзенә үзе юри елмайды. Ясалма тешләр тип-тигез иде. Тәрәзәдән кергән көзге кояшның нурлары дивар көзгесендә уйный, нурлар тип-тигез тешле Мөхтигә елмая. Мөхти дә игезәгенә карап елмая. Көзгегә карап, Мөхти игезәгенә «сәлам» бирде. Тегесе дә нәкъ шул хәрәкәтләрне кабатлады.
– Әбиләр чуагы түгел бу! – диде көр күңелле Мөхти карт. – Бабайлар чуагы башлана! Минем чуак галәмәтләре!
Аның тулы исеме Мөхәммәтҗан Мөхәммәтов. Нишләптер аны авылдашлары «Мөхти» яки «Мәмәт» кенә дип атый. Бу кушаматта кешене кечерәйтү, кимсетү чаткылары да бар кебек. «Мөхәммәтҗан Мөхәммәтов» булса, ул могътәбәр-затлы кешегә охшаган булыр иде. Ләкин ул «Мөхти Мәмәтов» булып кына калды. Ихтимал, мескенлек, фәкыйрьлек чире йоккан, гомерләре буе байларга ялланып эшләүче, көнлекче кеше баласы булганга, аны «Мөхәммәтҗан Мөхәммәтов» димичә, «Мәмәт Мөхтие» дип кенә йөртәләр.
Авыл бае Атлас мирза бичара галахларга эш бирә, тегермәндәге эшләр дисеңме, урман чыгару дисеңме, ат-мал карау дисеңме. Атлас мирза аркасында, авыл кешеләренең тамагы тук, өсте бөтен була килде. Шулай да Мәмәт Мөхтиенең күңеленә көнчеллек корты кереп урнашкан иде инде. Ул Атлас бай углы, яхшы киенгән, мәһабәт гәүдәле Вөҗданнан көнләшә иде. Байбәтчә Вөжданга гүзәл кызлар күбрәк тартыла. Мөхтигә алар игътибар да итми. Өзгәләнә иде Мөхти көнләшүеннән, төннәр буе йоклый алмый азаплана, ул үзенең күңелендә ике якка да нәфрәт асрый башлады, байбәтчә Вөҗданга да, гүзәл кызларга да ул үчлекле булып үсте.
Иң хәтәре шул: галах Мөхти Атлас байның төпчек кызы Зәлиягә гашыйк иде. Кыз аны күрми дә кебек, әллә бар ул аның өчен, әллә юк. Әмма Мөхти төннәр буе Зәлия дип саташа, өнендә дә Зәлия турында гына уйлый. Аның бу артык ялкынлы мәхәббәте инде нәфрәткә әверелә бара, чөнки бу бер яклы гына мәхәббәт иде.
Ләкин Мөхти үчен башкалардан яшерә белә иде. Ул бай малае Вөҗдан белән бергә уйный, бергә ат чабышларында катнаша. Мөхтинең атасы да Атлас бай атларын карый, ат җене кагылган Мөхти атланган Атлас мирза чабышкылары һәрвакыт алдан килә. Вөҗдан дусты – җайдак Мөхтине мактый, аңа үзеннән калган киемнәрен бирә килде.
Май чабулар, кышын базар көннәрендә чана-кашуфкыга, җәй көннәрендә Сабан туе бәйрәмендә ярсып торган яхшы пар ат җигелгән тарантасларга арка терәп, киерелеп, байлар утыра. Ә алгы кузлада кучер – ат караучы Мөхти дилбегә тотып, пар ат белән идарә итә.
Ләкин Мәмәт Мөхтиендәге үч кимеми дә, сүнми дә, арта гына бара. Ни өчен Мәмәтнекеләр җир идәндә яши, Атласныкылар мул тормышта, пар атларда җилдерә, Мәмәт шул атларны карап, ялчы сыйфатында көн күрә?
Беренче Бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан Мөхтине атлы гаскәргә хезмәткә алдылар, ул анда офицерларга деньщик булырга өйрәнде, ел узар- узмастан ул атлы гаскәр генералы Кузнецовның деньщигы дәрәҗәсенә күтәрелде. Һәм генерал Кузнецов үзенең деньщигы Мухти Мамедов белән Ярман сугышына китте. Алар аерылгысыз иде. Ат җене кагылган Мөхти үз эшен белеп башкара. Шуңа күрә аны генералы бик ярата.
Бервакыт ул генерал Кузнецовның атына ияр салып торганда, һавадан нимес ярапланы өскә бомбалар ташлый башлады, шулчак генерал Кузнецов ат янына йөгереп килде дә:
– Быстрее седлай, Мухти! – дип кычкырды.
Очкычтан ташланган бомба, нәкъ алар өстенә генә төшәчәк кебек итеп, чиный-сызгыра башлады, Мөхти аны-моны уйлап-нитеп тормастан:
– Ваш былагарудие–е! – дип үкерде дә иярен ташлап, генералны канау-брустверга этеп екты, аннан генералның җирдә яткан гәүдәсен үз гәүдәсе белән каплады. Бомба шартлады. Алар торганда, ат урталай аерылган килеш ята иде. Мөхти тиз генә калкынып, чокыр кырына менде, үлә алмыйча интегеп ята торган бичара атның башына алтатарыннан ике тапкыр атты.
Ни булганын да аңламый калган генерал торып, бер Мөхтигә, бер теткәләнеп беткән ат кисәкләренә карап, тораташ кыяфәттә озак утырды. Мөхти аска төшеп, генералга торырга ярдәм итте:
– Ваш былгаруди! – дип, генералның өс-башын каккалады, еракка очкан кокардалы фуражкасын алып килеп, тузанын сыпыргалап, генералының башына кигезеп куйды.
– Мухти! Мухтиушка, ты же мне спас жизнь! Спасибо! Век не забуду!
Чыннан да генерал сүзендә торды, Мөхәммәтҗан Мөхәммәтовны «Георгиевский крест» белән бүләкләделәр. Аннан соң бөтен дивизия каршында генерал Кузнецов Мөхтигә «кольт» маркалы алтатарын бүләк иткән иде. Шулай итеп, Мәмәт Мөхтие Беренче дөнья сугышы каһарманы булып китте. Гел харап! Шул «крестны» түшенә кадап, алтатар «кольтны» янбашына тагып, бәйрәмгә чыга, бәйрәм таралганчы халык арасында йөри торган булып китте. Чуак кояшы кыздыра, өйдәгеләр йоклый. Мөхти карт медальләре белән маташа. Ул «Георгий хачын» теш порошогы белән яхшылап чистартып, янә китиленә, сул як изүенә тагып куйды.
Чират икенче орденга – «Кызыл Байрак»ка җитте. Мөхти орденны кителеннән алды, аны башта яхшылап, кер сабыны белән юды, стакандагы аракыга салып, бераз тотты, аннан соң теш порошогы белән ышкып, йомшак чүпрәк белән сөртте. Орден яңа тугандай балкый башлады. Бу орденны аңа продразверстка – халыктан икмәк җыю вакытындагы батырлыгы өчен биргәннәр иде.
Ул арада өйдәгеләр дә уяна башлады. Килендер, ахрысы, аш бүлмәсендә чәйнек шалтырата. Кайсысыдыр пошкыра-пошкыра юына башлады. Бусы аның оныгы – Нурай.
Менә бу орденны 1922 елда Бохара ханлыгын яулап алгандагы батырлыклары өчен тапшырганнар иде. Ватандашлар сугышы вакытында аеруча батырлыклары өчен. Ул аны яратып-сөеп кенә «Бохара ордены» дип йөртә. Бохара ордены кительнең уң ягына беркетелде.
Мөхти өчен иң кадерлеседер, мөгаен, менә шушы Алтын йолдыз. Бөек Ватан сугышыннан соң, артта калган колхозларны тернәкләндерү кампаниясе башланган иде, Мөхтине бер хәерче колхозга рәис итеп куйдылар. Мөхти тиз арада хуҗалыкны аякка бастырды. Дәүләткә мул икмәк тапшырганы өчен ул Социалистик Хезмәт Герое дигән исемгә лаек булды.
Мөхти Алтын йолдызын назлап сыпыргалап алды.
– Кил әле, кадерлекәем, – диде Мөхти. – Син менә шушы крис янында булырсың!.. Советлар Союзы Героен гына алалмадым, каһәр! Сугышның беренче көнендә үк уң кулым яраланды.
Фашист ядрәсе аның уң кулының уч төбен чәрдәкләп, үтәли тишеп чыккан иде. Ничава, балта сабы, көрәк, дилбегә тотарга, тол калган солдаткаларны кочарга ярады әле ул. Аның каруы, ул үзе исән. Аның каруы ул шәп пенсия ала. Мөхти канәгать елмайды.
Ул китилен киде, төймәләрен каптырды. Нәрсәдер җитми иде. Тукта, генерал бүләк иткән «кольт» алтатары җитми. «Кольт» саклык сандыгында – сейфта. Ачкычы килендә. Ул җен сукканнан ачкычны алам, димә. Ә-һә, кыны бар бит алтатарның. Карт ике тезенә төште, карават астыннан кара чумадан тартып чыгарды, чумаданда бөрешеп беткән кобура ята иде. Ничава, хәзер кабартабыз аны дип, Мөхти карт кынга иске-москы, чүпрәк-чапрак дыңгычлады. Алтатар кынын каешына кертеп, биленә такты. Башына шүрлектәге каракүл бүреген алып киде. Бу атаклы Татар бригадасының хәрби башлыгы иде, бүрекнең маңгаена көмеш ай-йолдыз беркетелгән. Бүрекне киеп, ул көзге каршына килде. Көзгедән аңа күкрәге тулы батырлык шаһитлары булган китилле, башына затлы каракүл бүрек кигән мәһабәт каһарман карап тора иде.
Ишек шакыдылар.
– Бикле түгел! – дип кычкырды Мөхти.
Ишекне аның оныгы Нурай ачты. Бабасының кыяфәтен күреп, Нурай егылып китә язды, аһ итте, вах итте, аның тавышына бүлмәгә Нурайның хатыны Фәйрүзә килеп керде.
– Әстәгъфирулла! Дәүбаба, бу ни хәлең? Болай киенеп, иртүк кая барырга җыендың? – диде килен.
– Парадка! – диде Мөхти карт. 

– Нинди парадка! Май бәйрәме түгел, җиңү көне түгел! – диде килене Фәйрүзә.

– Ә мине мәйданга Вөҗдан чакырды! – диде Мөхти.
Нурай белән Фәйрүзә бер-берсенә мәгънәле карашып алды.
– Нинди Вөҗдан ул тагын? – диде килен кеше.
– Сөйләгән идем, кана, сабыйлык дустым, Вөҗданым, байбәтчә. Килене Фәйрүзә аңлаганга салышып:
– Ә-ә, теге Вөҗданыңмы? – дигән булды.
– Кайчан килде соң ул синең Вөҗданың? – диде Нурай.
– Бүген!
– Кайда соң ул?
– Китте! Парадка ашыгам, соңга калма, диде.
Аңлашылды. Мәмәт Мөхтие саташа иде. Яки ул сабый чактагы дустын төшендә күргән. Шуны өн дип кабул иткән.

Хатыны Нурайны аш бүлмәсенә алып чыкты да тавышын кысып кына:
– Дәүбаба тагын саташа башлаган, – диде. – Аның дусты Вөҗданның вафатына кырыклап ел тула бит инде.
Нурай бабасы белән нык горурлана иде, алар бихисап очрашуларга гел бергә баралар иде. Бабай ничек итеп «Георгий хачы»н, ничек итеп «Бохара ордены»н алуы, ничек итеп Социалистик Хезмәт Герое булганы турында сөйли торган иде. Нурай бабасының данына күмелеп, рәхәт чигә торган иде. Әйтерсең лә, ул батырлыкларны Мөхти бабасы түгел, Нурай үзе кылган!
Ләкин бу батырлыклары турында сөйләгәндә, Мөхти бабай буташтыра башлады. Элегрәк ул үзен фәкыйрь, бәхетсез гаиләдә үскән бичара булуы, кулакларга ишәк кебек эшләгәне турында үзен кызгандырып сөйли иде, соңгы вакытларда исә ул үзенең затлы нәселдән, мирзалар каныннан, бәкләр токымыннан икәнен ышандырып сөйләүгә күчте. Нурайның башына суккандай булды: бабай әллә саташа, әллә хыялын чынбарлык итеп сөйли, әллә шыттыра? Совет коммунизмы вакытында бөтен җитәкчеләр дә үзләренең ярлы гаиләдән чыкканлыгы турында лаф орса, күренекле кешеләр тырыша-тырмаша юксыллыкка язылсалар, хәзер барысы да нәсел шәҗәрәсен байлардан, «без ханнар нәселеннән» дип исбатларга маташа башладылар.
– Нишләп утырасыз ! – диде күкрәге тулы затлы орденнарын тагып куйган каһарман. – Парадка соңга калам.
– Чәй эчмәдек бит әле, – диде Фәйрүзә.
– Парад көнне чәй кайгысымы, килен! – дип кырт кисте карт.
Нурай бабасын туктатырга, хәлне аңлатырга уйлаган иде:
– Бабай, анда бернинди парад та булмый. Анда бары тик «азатлык» дип кычкырып йөрүче Татар иҗтимагый үзәге әһелләре генә булачак. Чөнки бүген Югары Совет утырышы уза. Ул утырышта сүз Татарстанның мөстәкыйльлеге турында булырга тиеш. Анда бүген халык бик күп җыелачак, йөрмә анда, кысылырсың, үләрсең, биштин акча түләрсең! – дип әйтмәкче иде, хатыны Фәйрүзә аны бүлдерде:
– Син аны кирегә күндерә алмаячаксың! Ул үз дөньясында яши!
– Аны таптап сытачаклар.
– Ә син аның белән бар! – диде хатын. – Йөзгә җитеп килә торган кеше белән төрле хәл булырга мөмкин. Даруын кесәсенә тык. Син аны алып бар, арыса, арбасына утыртып йөртерсең. Тыгылыш булган урыннарга алып барма, читтән генә карап йөрегез! Барыгыз, сез кайтышка мин өчпочмак пешереп көтеп торырмын.
Трамвайга утырдылар. Трамвай йөртүче хатын сугыш ветеранын танып алды 
булса кирәк, чөнки Мөхәммәтҗан Мәмәтовны күп тапкырлар телевизордан күрсәттеләр, аның турында докфильм әледән-әле күрсәтелеп тора. Трамвайчы хатын: «Ашыкмагыз, мин сезне көтеп торам», – диде. Нурай башта арбаны трамвайга кертте, аннан соң бабасын алып кереп, арбага җайлаштырды. Шаян булып чыкты трамвайчы хатын, трамвай радиосыннан аның тавышы яңгырады:
– Хөрмәтле пассажирлар, бүген сез бәхет трамваена утырып барасыз, чөнки сезнең арада, арткы мәйданчыкта, Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманы, Кышкы Сарайны алуда катнашкан революционер, Урта Азияне басмачлардан азат иткән батыр, Бөек Ватан сугышы инвалиды, Социалистик Хезмәт Баһадиры Мөхәммәҗан Мәмәтов бара. Аңа озакламый 100 яшь тулачак.
Трамвай халкы «ура» кычкыра башлады. Кычкырыш тынгач, Мөхти карт әйтте:
– Теге хатын ялганлый, миңа әле 100 түгел, ул мине картайта, миңа нибары 96 яшь кенә! Кызлар, ышанмагыз!
Пассажирлар дәррәү көлә башлады. Нурай арба янында басып бара иде. Бер салмыш ир Мөхти бабай янына килеп әйтте:
– Картлач, бу тәреңне сиңа ни өчен бирделәр? – дип сорады. Мөхти карт җавап бирмәде, ул җыр башлады:
Атландым атның биленә, Киттем Ярман җиренә; Ярман җире кара үлән, Әллә кайтам, әллә үләм.
Бөтен пассажирлар да гөрләтеп кул чаба башладылар.
Әлеге кызмача бәндә тагын әйтте:
– Бабай, син революционер инде, иеме? Ә синең Ленинны күргәнең булдымы? Мөхти карт җавап урынына шигырь сөйли башлады:
Нас водила молодость в сабельный поход. Нас бросала молодость на Кронштадский лёд. Боевые лошади уносили нас.
На широких площадях убивали нас.
Но в крови горячечной поднимались мы... Глаза незрячие открывали мы...
Бабай артык нык дулкынлаган иде, ахрысы, ул кинәт тынып калды, уң кулы белән сул як күкрәген кысып тотты. Халык алкышлый, тагын-тагын, дип кычкыралар. Бабайның хәле киткән иде.
– Бабакай, – дип, Нурай картның кесәсеннән бәләкәй шешә чыгарып, авызына нидер сиптерде. – Бабай, тынычлан!
Берничә салмыш ир Мөхти картны урап алып, нидер әйтергә теләгән иде, яшел тасмага сары буяу белән «Азатлык» дип язылган башлык кигән берничә таза егет тегеләрне бабай яныннан куып җибәрде.
– Ирек мәйданы тукталышы! – дигән тавыш ишетелде.
Трамвай туктады, ишекләр ачылды. Нурай башта бабасын трамвайдан төшерергә уйлаган иде:
– Абый, син бабайны кара, без арбаны үзебез төшерербез! – дип, егетләр җәһәт кенә булышырга алынды. Ишекләр ябылды, трамвай кузгалып китте, Нурай бабасын арбага утыртып, мәйданга таба тәгәрәтте.
– Рәхмәт, егетләр! – диде Нурай.
Егетләр мәйдан ягына йөгерде.
Мөхти бабай белән Нурай Ирек мәйданына килеп җиткәндә, мәйдан кырындагы ишегалларында бронетранспортёрлар, арка-капкалар астына милиция уазиклары урнаштырылган, бозау кадәр овчаркалар җитәкләгән милиционерлар тыкрыкларга шыплап тутырылган иде.
– Болары нишләп тасраеп тора монда? – диде Нурайның бабасы.
– Азатлык таләп иткәннәрне күзләр өчен! – диде Нурай. – Без дә синең белән икәү «азатлык» кычкырырга чыктык бит.
– Юк! Мин парадка чыктым, – диде карт. – Мине Вөҗдан парадка чакырды! – Ә мин «азатлык» кычкырырга чыктым! – диде оныгы.
Чыннан да мәйданның аргы башыннан:
– Азатлык! Мөстәкыйльлек! Бәйсезлек! – дип кычкырган авазлар ишетелә башлады.
Кемдер чабып барган җиреннән:
– Чаллылар килә-ә! – дип кычкырып узды.
Мәйдан бер авыздан «азатлык» кычкыра башлады. Нурай да аларга кушылып, «Азатлык! Азатлык!» дип сөрән салды. Мөхти карт кинәт арбасының тыйгычына басты, Нурай арбага килеп төртелде.
– Ни булды, бабай? – диде Нурай.
– Мин сезгә азатлык яулап алып бирдем бит инде, бер түгел, дүрт тапкыр. Нигә һаман «азатлык» кычкырасыз? – диде Мөхти карт.
– Беләм, бабай! Син безгә азатлыкны әллә ничә тапкыр яулагансың, 1917 елда ватандашлар сугышында, 1922 елда Урта Азияне басмачлардан азат иткәнсең, 1941-1945 елларда фашистлардан азатлыкны тартып алып, безгә биргәнсең.
Ачлыкта утыручылар инде уянган, чатырларыннан чыгып, алар тән язылдыру белән мәшгуль. Алар – мөстәкыйльлек өчен ачлык игълан итүчеләр. Егермеләп кеше: батыр егетләр, язучылар, шагыйрьләр, техника кешеләре, артистлар.
– Тукта! – диде Мөхти карт. – Халык җыелган, ә кайда парад? Нигә Ленин һәйкәле күтәртмәсендә сугыш ветераннары күренми, теге Вөҗдан, каһәр суккыры, мине алдадымыни?
– Алдамаган, бабай, әнә бит халык! Парадка җыелган! – диде Нурай.
– Алайса, син мине Ленин янына, күтәртмәгә алып мен! – диде карт әмирана тавыш белән.
Нурай арбаны Ленин һәйкәле янындагы бакчада җиргә сузылып яткан ач этләр янында калдырып, бабасын күтәртмәгә алып менеп китте. Күтәртмәдән бөтен мәйдан ап-ачык булып күренә, агыла халык мәйданга, халык йөренә, халык «азатлык» кычкыра. Фото-теле-кино корресподентлар ары чаба, бире чаба. Нурай мәйданга тупланган кешеләрне санарга алынды: чама белән мәйданга 30 000 кеше җыелган иде.
Кемдер тагын кычкырды:
– Түбәнкамалар килә-ә!
Ерактан, консерватория залы ягыннан, Түбән Кама егетләренең кычкырганы
ишетелә:
– Азатлык! Бәйсезлек! – сүзләре мәйдан өстендә дәһшәтле яңгырый.
Ул арада Чаллы егетләре обком бинасын урап, бу якка килеп чыкты, алар
да «Азатлык!» кычкыра. Чаллы егетләре белән Түбән Кама төркеме ике көчле ташкын булып, бергә кушылды. Ачлыкта утыручылар өстендә, обком бинасы өстендә, опера-балет театры өстендә, һавада күкләрне күкрәтерлек, яшеннәр яшьнәтерлек «азатлык» сүзе давыл булып дулый иде.
Капкаларга, ишегалларына яшереп куелган бронетранспортёрлар тарафында киеренкелек зыңлый, алар өстән боерык көтә, коралсыз халык өстенә ябырылырга әзер торучы милиционерлар фәрман көтә. Канкоеш булуы ихтимал.

– Бабай! Әйдә, без яхшы чакта моннан ычкыныйк! Бәладән башаяк, Аллам сакласын!
Нурай бабасын мөнбәрдән алып төшеп, арбасына утыртты. Кузгалдык дигәндә генә, Мөхти карт тагын тыйгычка басты. Нурай тагын күкрәге белән арба тоткасына килеп бәрелде.
– Нәрсә, бабай?
– Нигә Вөҗдан күренми? Үзе миңа соңга калма, диде. Ә үзе юк.
– Хәзер, бабай, Вөҗданыңа килеп җитәбез.
Алар ачлыкта утыручылар янына килеп җитте. Бичаралар ун көн ачыгып,
ябыкканнар, хәлсезләр, көчкә басып торалар, чатырларының түбәсендә «Азатлык!» дип, «Без Татарстанга мөстәкыйльлек биргәнчегә чаклы ачыгачакбыз!» дип язылган.
Консерваториянең концертлар залы диварларында шигарь-өндәмәләр: «Татары! Сбросим колониальное иго!!!»
«Татарстан илгә 300 млрд долларлык нефть бирде, ә үзе хәерче булып калды!» Ачыгучылар яныннан кешеләр узып тора, алар бичараларга теләктәшлек
белдерәләр. Мөхти бабай тагын тыйгычына басты. Арба шып туктады. Бабай: – Вөҗдан! – дип кычкырды да арбасында аягүрә басты. – Вөҗдан!
Узып баручы ир уртасы бер кеше туктады, тавыш ишетелгән якка башын
борды. Мөхти карт арбасыннан төште дә теге кешегә таба атлады. Узгынчы кеше картка якынрак килде. Җентекләп, Мөхти картның йөзенә карады да әйтте:
– Мәмәт Мөхтие? Чулак Мөхти! – диде.
– Син – Атласов Вөҗдан, минем балалык дустым, Вөҗданым!
– Ә син ул Вөҗданны үтергән җанкыяр – Мәмәт Мөхтие! – диде сәер кеше.

– Мин сине үтермәдем! – диде орденнар таккан бабай.
– Үз кулың белән үтермәдең! – диде Вөҗдан Атласов. – Колхоз рәисе булганда, ялган сводка биреп, ялган документлар тутырып, «Социалистик Хезмәт Герое» дигән исемгә дәгъва белдердең. Син ул исемне ала алмый идең, документларны мин прокурорга тапшырып өлгергән булсам. Мин шул документларның күчермәләрен алып, матайга утырып, прокуратурага барганда, урман аша чыкканда, син машина кырылышы оештырдың, син үз машинаңда – рульдә, мин – матайда, син машинаңны кинәт борып, матайга ордың. Мин башым белән агачка бәрелдем. Кырылыштан соң җинаятеңне раслаучы документларны алып, мине үлем хәлендә калдырып киткән хаин син!.. Мине коткарып калып була иде әле... Ләкин шаһитне коткару сиңа кирәк түгел иде. Син «Социалистик Хезмәт Каһарманы» түгел! Син, Мөхти, «Социалистик ләгънәт михнәте, каһарманы»! Мәмәт Мөхтиенең җинаяте бер ул гына түгел әле... 1918 елда син милләт каһарманы, Болак Арты җөмһүрияте идарәсенең башлыгы Сәрдар Гайнан Вәисине үз кулың белән атып үтергән җәллад!
– Ялган! Сәрдарга мин атмадым! – дип кычкырды Мөхти.
– Ул вакытта синең кулыңда нинди утлы корал иде? Браунингмы, наганмы, маузермы?
– Наган да, маузер да түгел, миндә генерал Кузнецов бүләк иткән именной «кольт» иде.
– Гайнанетдин Вәисинең тәненнән алынган өч ядрә нәкъ менә кольттан атылган булып чыкты, Мөхти, алдашма! Тәүбәгә кил!
– Исемә төште, ул көнне минеп «кольт»ны Галиев алып торган иде.
– Кайсы Галиев ул?
– Солтан!.. Ул барыбызны да – Вәисине дә, мине дә төп башына утыртты.

– Бу синең чираттагы бөһтаның гына, Мөхти. Синең канлы җинаятьләрең моның белән генә бетми әле... Син продразвёрстка командиры буларак, халыкны таладың, үзең симердең, халыкның чәчүлеккә дип саклаган орлыгын кычкыртып талап алдың, бирмәгәннәрне атып үтерә идең. Син халыкны ач үлемгә дучар иттең! Синең юлыңда гөнаһсызга үтерелгәннәрнең сөякләре өелеп кала иде. Син баскан җирдә үлән корый. Син эчкән коеның суы кибә. Син сөекле партияңнең мантыйксыз карарларын халыкны талау өчен генә куллана килдең. Белмим, син «Георгиевский хач»ны ничек алгансыңдыр, анысы миңа нәмәгълүм, әмма «Бохара ордены» сиңа меңләгән гаепсез кешеләрне «максимка» белән кырганың өчен бирелде.
– Ялган! – дип кычкырды Мөхти! – Колесников кушты басмачларга атарга! Мин хәрби боерыкны гына үтәүче. Боерыкны үтәүдән баш тартсаң – шалт, маңгаеңа! – Алар басмач түгел иде, алар гап-гади кала кешеләре, муллалар, мөселманнар иде. Син һәрвакыт боерыкны артыгын үтәүче була килдең. Халыкның соңгы икмәген талаганда да, Бохара капкасыннан чыккан коралсызларны үтерүдә дә син планны арттырып үтәдең. Мең кешене «максимка»дан атып үтергәннән соң, туктап була иде, ә син туктый алмыйсың, сиңа кан исе, мәет кирәк иде. Син шул вакытта Бохара капкасы янында мәетләрдән таулар өеп калдырдың! Син ничек җавап тотарсың икән Алла каршында бу җаннарны кыйганың өчен? Син һәрвакыт халыкка дошман булган хөкүмәткә хезмәт иттең. Син халыкның канын агызып, җанын корытып, көн күргән нәҗес бер бәндә, Мәмәт Мөхтие! Сине ничек һаман җир күтәрә? Мөхти чыбыркылап эшләтте колхозчыны. Ялтырап торган яловый күнитекләренең кунычына чат-чат камчы сабы белән суккалап, халыкны җиктең. Ул камчы бичара колхозчылар сыртына да бик еш төшә иде. Исеңдәме, син көтүче Хәйрулланы чирләп үлгән бер бәрән өчен камчы белән ярган идең? Шул кыйнаудан бичара мантый алмады, җан тартты.
Сиңа берни дә булмады, чөнки райком секретаре Вафин белән әшнә идең.
– Бусы да ялган! Көтүче ярдан егылып үлде! Аның таныклыгы исән!
– Ялган таныклык! – диде Вөҗдан.
– Ә син нигә дип «азатлык» мәйданына чыктың? Нәрсәгә ул сиңа азатлык?
Кемнән азатлык? Кемнән бәйсезлек? Кемнән мөстәкыйльлек яулыйсың син, Вөҗдан Атласов?
– Синнән, Мәмәт Мөхтие! Син чыгардың мәйданга халыкны! Чөнки сездәйләр китереп җиткерде илебезне шушы хәлгә! Артыгын кылану! Кансызлык, рәхимсезлек, ялганга корылган җәмгыять төзүче – ул син, галах Мәмәт Мөхтие! Сиңа – алтатар, кылыч, «максимка» тоттырдылар. Син аларны гаделлекне яклар өчен түгел, ялганны яклау өчен кулландың. Күкрәк кесәңә партбилет тыгып, сул янбашыңа кылыч, уң янбашыңа алтатар асып, син халыкның җәлладына әверелдең!
– Син ул – ялганчы, Атласов! Ни өчен син ялганлап, мине мәйданга чакырдың?
– Халыкка синең турыда дөресен сөйләр өчен! Чөнки син парад кешесе, калайларыңны халыкка күрсәтер өчен син жаныңны да кызганмас идең. Ә парад дигәч, син килми кала алмый идең! Син гомерең буе калай әтәч булдың, калай тагу – ул дан-шөһрәт дип уйладың!..
Мөхти карт ни өчендер уң ягына тагылган кобурасын капшап карады. «Кольт» алтатары үз урынында иде.
– Мөхти дус, син минем сеңлемә үлеп гашыйк идең.
– Шуннан?
– Шуннан шул, Бөек Ватан сугышына барып, исән-сау кайтып, Зәлиягә 
өйләнермен дип хыяллана идең. Ләкин ул инде башканың никахында иде. Син исән-сау кайттың.
– Икенче группа сугыш инвалиды булып кайттым.
– Бөтен ташламалардан файдаландың?
– Файдаландым шул.
– Син хөкүмәтне дә, халыкны да алдадың. Үз кулыңа үзең атып кайттың? – Ялган!
– Чын, хакыйкать!
– Үз кулына атканнарга трибунал!
– Син кулыңа үзең атмадың! Син окоптан уң кулыңны чыгарып яттың! Мә,
ат, нимес, зинһар ат! Атты нимес снайперы! Сиңа хәрби пенсия бирделәр!
– Кайда дәлилләрең, ялганчы?! – дип кычкырды Чулак Мөхти.
– Син сугышка киткәнче сулагай идең. Сул кул синең уң кулың кебек
кирәкле кул. Сул кулны сау калдырырга кирәк. Нимес ядрәсе синең уң учыңа кергән. Кул сыртыңа кермәгән бит. Чөнки окопта ятканда, кулның арка ягын күрсәтүе бик уңайсыз. Алай кул арый. Озакка китсә, берәрсенең күрүе, органнарга хәбәр итүе бар. Син уч төбеңне ачып яткансың. Сугыштан кайткач, сине Чулак Мөхти дип йөртә башладылар. Сине ипи талоннарына башлык итеп куйдылар. Аһ, син анда симердең, Чулак Мөхти. Башкалар өлешен ашап симердең. Зәлия ике баласы белән тол калды, чөнки Мохтар кияү сугышта һәлак булды. Балалары ачка шешенеп ятканда, син Зәлияне үз кабинетыңа чакырып китердең дә, ишекне бикләп, идәнгә ипи талоннарын чыгарып җәеп куйдың. Ят шушы талоннар өстенә, аларның барысы да синеке булыр, дидең. Бичара хатын нишләсен... Син, оятсыз, халык тәнендәге кандала булдың!
– Тукта! Мин сине... – дип, Чулак Мөхти кобурасын капшый башлады. Вөҗдан шаркылдап көләргә тотынды:
– Маташма, Чулак Мөхти! Синең кобураң буш! Юкса, син мине икенче кат
үтергән булыр идең!
Кинәт мәйдандагы халык дулкынлана башлады, анда кычкырыш, монда
сүгенеш, тәпәч тоткан милиционерлар халык өстенә ябырылды, этләр буыла- буыла өрә башлады. Чөнки яшел тасма бәйләгән татарның асыл егетләре трамвай юлына утырып, транспорт хәрәкәтен буганнар икән. Үзләре «Азатлык! Бәйсезлек!» дип кычкыралар.
– Әнә, күр, Мәмәт Мөхтие! Кара! Күкрәгенә калай аскан җәллад! Милиционерлар азатлык, тигез хокук таләп иткән халкыңны кыйный, бу рәхимсезләр – синең шәкертләрең, гаепсез халыкны кыйнарга алар синнән үрнәк ала!
Вөҗдан кинәт каядыр китте. Вөҗдан юкка чыкты!
Ә Мәмәт Мөхтие һаман сөйләнә:
– Вөҗдан... Вөҗдан... Зәлия... Зәлия... – дип кабатлый.
Каушап калган Нурай бабасын куркынычсызрак якка алып китте, ләкин
берничә милиционер аларны куып җитте, Мөхти картка да эләкте. Резина тәпәч белән аның күкрәгенә китереп суктылар. Бабайның ясалма теш казнасы авызыннан чыгып очты. Казна һавага очып менде дә кире асфальтка килеп төште, икенче милиционерның авыр итеге теш казнасына басты, пластмасса чытырдаган тавыш ишетелгән кебек булды. Мөхти бабайның орденнар таккан китиленнән кан саркып чыкты. Күрәсең, каты тәпәч тигәч, орден беркеткеч тимер картның күкрәгенә баткандыр.
– Сукмагыз! – дип кычкырды Нурай, – аның йөрәге авырта! Ул –

«Георгиевский крест» кавалеры, ул – Социалистик Хезмәт Герое, ул – гражданнар сугышы батыры, ул – «Красное Знамя» ордены кавалеры! – дип, Нурай бабасының гәүдәсен үзенеке белән каплады. Тәпәчләр Нурай җилкәсендә биергә тотынды. Яшел тасмалы егетләргә кирәмәйләп оралар. Бабайның йөзендә кан, аның кашы ярылган иде.
«Ашыгыч ярдәм» чинаган тавышлар колакны яра, күп кенә егетләрне милиция машинасына төяп алып киттеләр. Милиционерлар трамвайларга юл ачтылар. Нурай беренче трамвайга бабасын арбасы-ние белән тартып китергән иде, анда этеш-төртеш. Ярый әле баягы трамвайчы хатын туры килде:
– Ай Алла, Ходаем! Ничек куллары күтәрелде икән бу бабайга! – дип көенә- уфтана, ул алгы ишекне ачып, Мөхти картны, арбасы белән Нурайны трамвайга утыртты. Бабайның тешсез калган авызы эчкә баткан, ирен кырыйларында оешкан кан, күкрәгеннән аккан кан аның парадный китилен, орденнарын коңгырт төскә буяган. Үзе көчкә-көчкә генә сулыш ала. Иреннәре дерелди бичараның. Мең үлемне күреп тә исән калган карт солдат үлем хәлендә иде.
Көчкә кайтып җиттеләр. Өйгә кайтып кергәч, килен ахылдый-ухылдый башлады. Нурай хатынына:
– Тиз бул, спирт белән марля алып кил! Яраларын юып бәйлә! – диде. Нурайның да бер кабыргасы имгәнгән иде. Ул дә көчкә сулый. Мөхәммәтҗан карт һич зарланмады, ыңгырашмады, сызланмады. Ул сүзсез
иде. Ул ни булганын да аңламый иде кебек.
– Ят...кызыгыз! – диде карт.
Аны үз бүлмәсенә алып кереп, башта аяк киемнәрен, китилен, башлыгын
салдырдылар, аннан яткыздылар. Фәйрүзә килен, аның яраларын чистартып, ап-ак саргы белән бәйләп куйды. Чыннан да, «Бохара ордены»ның беркеткеч тимере озынрак булып, картның күкрәгенә баткан булып чыкты.
– Ял ит, дәүбаба! Аннан соң чәй эчәрбез! – дип, килен бүлмәдән чыкты. Фәйрүзә аш бүлмәсенә чыккач, табынга өчпочмаклар китереп куйды.
– Ашыйсым килми! – диде Нурай. – Бер касә чәй!
Хатыны һични сорашмады, соңыннан сөйләр әле. Тын гына чәй эчтеләр.
Бераздан бабай бүлмәсендә ниндидер кыштырдау-булашу тавышы ишетелде, ул бүлмәсеннән чыгып, бәдрәфкә кереп китте. Ул анда озак тормады, суын агызып, чыкты да тагын бүлмәсенә кереп китте. Бераздан соң килен аның ишегенә колак салды.
– Йокыга китте бугай! – диде Фәйрүзә.
Икенче көнне иртән Нурай бабасының ишегенә колагын куеп тыңлап карады, тавыш-тын юк иде. Уяу булса – ул сөйләнер иде, йоклаган булса – гырлар иде дип, Нурай ишекне ачты. Бүлмә уртасында Мөхти картның җансыз гәүдәсе җайсыз хәлдә йөзтүбән ята иде. Караватта китиле. Алтатар кыныннан ниндидер оекбашлар чыгып тора. Орденнар урынында тишекләр генә калган. Күпме эзләсә дә, Нурай орденнарны таба алмады. Нурай бабасының гәүдәсен аркасына әйләндерде, Мөхти картның учында «Георгий хачы» иде. Чулак Мөхти хачны сул кулы белән шулкадәр кысып тоткан иде, Нурай аның бармакларын көчкә җәйдереп, хачны ала алды. Күрәсең, бабасы башка орденнарын бәдрәфтә су белән юдырып төшереп җибәргәндер. Ә хачны ул ни өчендер үзенә калдырган иде.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: