Әсәлем...(дәвамы)
Башта Әсәл теләгән әйберләрне алып тегендәмонда йөргәндә, бу бүлектәге балалар бүтәннәрдән бер дә аерылмый, шундый ук шат күңелле кебек тоела иде. Ләкин аларның сөйләшүләренә игътибар итә башлагач, үземнең кайда икәнлегемә, чын мәгънәсендә төшендем. Аларның әңгәмәләрендә «үлем» дигән сүз нәкъ «иртәнге аш» кебек еш кулланыла иде. Бер бала гына иртән төшенкелек һәм салкын караш белән уянса, аны кичкә таба өмет һәм якты хисләр биләп ала алганына хәйран калдым.
«9 июнь. Кадерле әнием, мин табиблардан көткән кебек, син дә миннән яхшы хәбәрләр көтәсеңдер. Алар юк дип язсам, үземне бирешәмдер кебек хис итәм. Әлегә булмаса да, алар, һичшиксез, булачак. Табиб кичә Әсәлне мактады. «Кызыгыз зурларга караганда да көчлерәк, аның күзендәге бәхет ялкынын саклап кала алсагыз, ул авыруны да җиңеп чыгарга мөмкин, Алла теләсә», – диде. Анализлары киресен сөйләсә дә, бу сүзләр миндә ниндидер өмет уятты. Шуңа күрә, авыруга игътибар итмәсәк, ул Әсәлне калдырыр дигән максат белән, без бүген беренче тапкыр кибеткә киттек. Әле җәй башы гына булса да, кайбер җирләрдә мәктәп формалары эленеп тора иде. Кызым аларны әллә кайдан күреп алып, мине шунда алып барды. «Әнием! Кара нинди матур!!! Мәктәпкә шуны кисә-ә-әм, бик кызык булыр иде, ул яңа сандалиларыма да килешәчәк. Ну кара инде, нинди матур!» – диде ул, салават күперенең бар төсләре кергән сызыклы колготкиларга төртеп. Үзенең дуслары белән көз көне мәктәпкә барачагына бар йөрәге белән ышана иде. Бүген мин кызым теләгән бар нәрсәне алдым. Өйгә кайтуга, ул бөтен мәктәп әсбапларын үзенчә барлап, алсу төстәге рюкзагына матурлап тыгып, аны инде ишек төбенә илтеп куйган иде. Йолдызым минем...»
Нәни Әсәлнең сызыклы колготкилары ахырга кадәр пакетка төрелгән халәттә кала алырга мөмкин дигән уйлар минем күз яшьләренә туктарга ирек бирмәде. Мин яңа битне ачтым.
«12 июнь. Кадерле әнием, кичә төнлә Әсәлне хастаханәгә алып киттеләр. «Аңа анда яхшырак булачак», – диделәр. Бүген мин, ул палатада йоклаганда, беренче тапкыр аның янында еладым, йөрәгем түзмәде. Ул шуны сизеп уянгач, шар кебек зур, әле һаман да янып тора торган күзләре белән миңа карады да: «Әнием, мин сине шу-у-ундый каты яратам, елама инде, хәзер ак халатлы абый миңа баш авыртмасынга тагын тылсымлы дару эчерә дә, без өйгә кайтачакбыз. Ә анда безне туңдырма көтә, шулай бит, әнием?» – диде. Хәзер аның организмында нинди көрәш барып та, ул мине шулай тынычландырырга көч тапкач, минем кызыма карап еларга хакым юк иде. Төн тыныч үтте».
«14 июнь. Кадерле әнием, ике көн эчендә барысы да үзгәрде. Әсәлнең хәле көннән-көн начарая. Табиб әле генә кулыма «Дүртенче дәрәҗә» дигән бәяләмә тоттырды. Тиз арада операция турында карар кылырга кирәк. Әнием, мин имзамны куярга булдыра алмыйм. Операциясез аның тагын ун ай яшәргә көче җитәчәк, ә аны ясатып, йөрәгенә авыр килсә, аны сине югалткан кебек, мәңгегә югалтачакмын. Ләкин аның ахыргы мөмкинлеген тартып ала алмадым, бар нәрсәне хәл итүче операциягә ризалашырга туры килде. Аңа кадәр синнән калган фатирымны сатарга кирәк булачак. Әсәлемне янымда калдырырга атом бөртеге кебек кенә дә мөмкинлек булса, мин аның өчен барысына да әзер, кызганыч, мин моны бик соң аңладым бугай...»
Әйе, мин, чыннан да, Хәдичәне аңларга тырыштым. Аның көндәлеген укыганда, үземне бәйрәм мәйданында, мәктәп формасында, хәтта хастаханәдә дә Әсәл артыннан күзәтүче шаһиттай хис иттем. Минем өчен шул күзәтүнең һәр минуты, һәр мизгеле зур сынау кебек иде. Ләкин ничек кенә авыр булса да, Хәдичәгә моннан мең кат авыррак. Чөнки ул Әсәлсез яши алмыйча, үзен югалтырга мөмкин. Әниләр безгә нинди генә салкын сүзләр әйтсә дә, аларның йөрәкләре бары тик балалары өчен тибә. Минемчә, моны һәр кеше беләдер, бу сүзләр күп кенә җырларда, әсәрләрдә, киноларда очрый, ләкин сезнең шуны аңлап, әниегезне бернинди сәбәпсез кочаклаганыгыз, аңа рәхмәт әйткәнегез бармы? Кызганыч, минем дә юк бугай. Икенче биткә күчәр алдыннан, әнием янына барып, гафу үтенергә теләдем.
«19 июнь. Кадерле әнием, биш көн буе мин Әсәл яныннан китмичә, аның янында булдым. Әле генә телефоннан шалтыратып, фатирны алырга теләүчеләр турында хәбәр иттеләр. Беләм: синең ахыргы теләгең минем шул фатирда матур, бәхетле тормыш алып баруым иде. Ә хәзер ул, бәлки, бу дөнья белән кызымны тоташтыручы ахыргы нечкә җептер. Фәнгә генә ышанган табиблар да могҗиза турында әйтә башлаганнан соң, мин Әсәлне бер минутка да үзен генә калдырмадым. Башта Әсәл теләгән әйберләрне алып тегендәмонда йөргәндә, бу бүлектәге балалар бүтәннәрдән бер дә аерылмый, шундый ук шат күңелле кебек тоела иде. Ләкин аларның сөйләшүләренә игътибар итә башлагач, үземнең кайда икәнлегемә, чын мәгънәсендә төшендем. Аларның әңгәмәләрендә «үлем» дигән сүз нәкъ «иртәнге аш» кебек еш кулланыла иде. Бер бала гына иртән төшенкелек һәм салкын караш белән уянса, аны кичкә таба өмет һәм якты хисләр биләп ала алганына хәйран калдым. Әле күптән түгел генә үлемне химиотерапия белән чагыштырганда җиңелрәк күреп тә, хәзер ул үзенең пеләш башын тотып, шампунь экономиясе турында башка яшүсмер балалар белән көлешә иде. Әсәлнең дә шул балаларның арасында булуы миңа инде ничә көн йокы бирмәде...»
«25 июнь. Кадерле әнием, минем кызым бүген беренче тапкыр: «Бәлки, син туңдырма яисә яраткан китабыңны укырга телисеңдер? Сиңа берәр нәрсә кирәкмиме?» – дигән сорауларга пышылдап кына «тынычлык» дип җавап бирде. Аның күзләрендә хәзер ут түгел, хәтта курку да күренмәде. Кечкенә генә булса да, табибларның аңа кызгану белән караганнарын аңлый иде ул. Мин вакытлыча дус кызымда яшәп торам. Дүрт көннән операция».
Киләсе язманы күпме генә укырга тырышып карасам да, Хәдичәнең күз яшьләреннән соң калган таплар миңа ирек бирмәде. Көндәлектә тагын берәр язу табармын, дип, бөтен битләрне карап чыкканда, алар арасыннан, инде күп тапкыр кулга алынганга күрә, төсләре уңып беткән визитка килеп чыкты. Табибның исемен укырлык түгел иде, ләкин аңа да карамастан, хастаханәнең адресы яхшы күренде. Әсәл белән әле егерме минутлап кына таныш булсам да, ул миңа шундый якын кебек тоелды. Шул кечкенә вакыт эчендә дә Хәдичә кичергән авырлыкларны үз йөрәгем аша үткәрдем. Операция турындагы кирәкле мәгълүмат ничектер кулыма эләккәч, шул көнне йөрәкләре бердәм булып тибүче әни һәм кыз янында булырга тиешлегемне сизә идем. Чыннан да, мин бу фатирның бушлыгы иске ремонтка бәйле түгел дип ялгышмаганмын, ләкин ялгышсам, минем күңелемә мең кат җиңелрәк булыр иде шул.
(Дәвамы бар)
"КУ" 2,2019
Фото: pixabay
Теги: хикәя проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев