Чулпан Хаҗиева автор яңалыклары
-
7 декабря 2020 - 11:00
Әсәлем... (дәвамы)
Ләкин бу сүзләрне Әсәлнең әнисенә әйтергә минем көчем җитмәде. Ул аларны үзе күптән аңлый иде... -
6 декабря 2020 - 09:00
Әсәлем...(дәвамы)
Башта Әсәл теләгән әйберләрне алып тегендәмонда йөргәндә, бу бүлектәге балалар бүтәннәрдән бер дә аерылмый, шундый ук шат күңелле кебек тоела иде. Ләкин аларның сөйләшүләренә игътибар итә башлагач, үземнең кайда икәнлегемә, чын мәгънәсендә төшендем. Аларның әңгәмәләрендә «үлем» дигән сүз нәкъ «иртәнге аш» кебек еш кулланыла иде. Бер бала гына иртән төшенкелек һәм салкын караш белән уянса, аны кичкә таба өмет һәм якты хисләр биләп ала алганына хәйран калдым. -
5 декабря 2020 - 12:00
Әсәлем...
Ишекне ачып, фатирга керү белән, мине ниндидер салкынлык биләп алды, әлбәттә, ул күптәннән үзенең эшен оныткан батареялардан, кыршылып беткән ак стеналардан, рамнары искергән тәрәзәләрдән түгел иде. Әти-әни тегендә монда йөгереп, аңа игътибар итмәсә дә, сизәм: бу фатирда инде күптәннән бернинди өмет һәм күңел тынычлыгы калмаган...