Логотип Казан Утлары
Хикәя

Алтын басуы (хикәянең дәвамы)

Алтынга манчылып, күпереп уңган бодай басуы буйлап икәү атлый. Икесенең дә шатлыклары эчләренә сыймый. Алтынга чумып утырган иген басуларын күреп шатланалар дип уйлыйсызмы? Алай гына микән? Бу мәл – аларның бер-берсенә йөрәкләрен ачкан мәл...

Хикәянең башы монда.

 

6

Фәнил, тракторын кабызып, бөтен урамны күк-зәңгәр төтенгә тутырганчы, ике атна вакыт узды.

Ул арада Зөлфәт вак-төяк эшләр белән мәшгуль булды. Иң элек, махсус язулар язып, аларны таякларга кагылган рамнар эченә беркетеп, Мәмәт басуының чик буйларына урнаштырып чыкты. Авыл кешеләре «Зөлфәт Касыйм улының шәхси җире» дигән язуны, ышаныргамы-юкмы дигән кебек, кат-кат килеп карадылар.

Икенче эш итеп, Зөлфәт, ун кеше аша белешеп, җир астыннан металл эзләү җайланмасы табып кайтты, үз ишегалларында аның белән «сынау да үткәрде». Янында торган Шакир карт белән Җәмиләне шаккатырып, ул үз биләмәләреннән бер уч кадак, бер уч шөреп, бер уч бакыр акча, ике җиз төймә, чулпы тәңкәсе һәм теткәләнеп беткән иске гильза табып алды.

Тагын бер ниятен гамәлгә ашырмакчы булды Зөлфәт. Мәмәт басуыннан алтын тапкан малайны эзләп китте. Аның табылган алтынны бик тә күрәсе килә иде. Ләкин теләгенә ирешә алмыйча кайтты. Алтын тапкан малай, юеш борынын мышкылдатып торды да: «Югалттым мин аны, белмим, кесәдән төшеп калган...» – дип, йөгереп өйләренә кереп китте...

Иң мөһиме, акча юнәтәсе бар иде аның. Теге вакытта Казаннан кайтып төшкәч, Зөлфәтнең саклау кенәгәләрендә, акча карточкаларында бер тиен калмаганлыгы мәгълүм булды. Казанда Николай Петрович бар-барын... Акча акча сорый, дип, ул тагын процент куячак инде. Кредитлардан, процентлардан гарык булып авылга кайткан Зөлфәт бу юлы банкирлар янына бармаска уйлады. Авыл, район эчендә генә хәл итеп булмасмы? Бу хакта киңәшләшү өчен, ул Гөләндәм янына керде. Бүлмәдә Зөлфәттән ике ел алдан тәмамлап чыгып киткән, әнисенең сөйләве буенча, авылга кайтып берничә сыер, үгез асрап, шуларның итен сатып көн күрүче Замир утыра иде. Зөлфәтнең үз ниятләре хакында аның алдында сөйләшәсе килмәде, авылдашы белән салкын гына кул биреп күреште дә:

– Замир, зинһар, беразга гына чыгып тор әле, Гөләндәмгә бер-ике сүзем бар иде, – диде.

Замир урыныннан кузгалмды. Хәтта кузгалырга уйламады да. Бүлмәдә ниндидер киеренкелек барлыкка килде. Зөлфәт белән Замир бер-берсенә укталып сүзсез калдылар. Киеренкелекне Гөләндәм бозды:

– Замир, бар, чыгып тор.

Замир бер Гөләндәмгә, бер Зөлфәткә карап куйды да, авыр гына кузгалып, ишеккә юнәлде, Зөлфәт яныннан узганда, аны янбашы белән этеп җибәрде, тегесе стена янәшәсенә тезеп куелган урындыклар өстенә авып төште.

– Нәрсә булган аңа? – дип сорады Зөлфәт, Замир чыгып киткәч.

– Нәрсә булсын, көнләшә.

– Миннәнме?

– Кемнән булсын?! Авылда бүтән көнләшерлек ир заты юк. Ул да син хәзер.

Бөтен кеше телендә сез бүген...

– Ә син? Синең аңа карашың ничек?

– Туктале, Зөлфәт! Синең соравың шушы идеме? Әллә тагын берәр сүзең

бармы? Булса, әйт тә чыгып кит, миңа эшләргә комачаулама!

– Гөләндәм, гафу! Ну, аңла, ул көнләшкәндә, миңа да көнләшергә ярыйдыр

бит?.. Ә беләсеңме, мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен! – Сүзең?

– Нәрсә?

– Сүзең ни иде, дим...

– Фу, чистый баш буталды әле монда... Эш болай тора: җир бар, трактор

белән тракторчы бар, запас частьлар алынды, трактор ремонтлана.

Ләкин... акча бетте. Ягулыкларга, эш хакы түләргә, басудагыларны ашатырга-эчертергә, башка чыгымнарга акча кирәк! Берәр юлын күрсәтә алмыйсыңмы? Мин монда яңа кеше, берәр каян ссуда юнәтү мөмкинлеге юкмы? Алтын табу белән, мин аны шундук кайтарып түлим, әлбәттә!

– Зөлфәт, әйтмә шул сүзне, ә! Нинди алтын булсын бездә?! Картлар әкияте бит ул! Ялтыравык тимер тапкан малай сүзенә карап... Бөтен авыл шул әкияткә ышанып, акылдан язды бит инде!.. Син соң, ике дипломлы, аек акыллы кеше, алтын эзлим, дип, кеше ышандырып йөрисең... Үзеңә көлке түгелме? Мин сине, җитдигә санап, ташландык җирне сатып алып, сөреп рәткә китерәм, дигәнгә күрә генә үз итеп йөрим. Белдеңме инде, җүләр баш!

Зөлфәттә дә горурлык җитәрлек. Ул:

– Аңладым, пока! – дип чыгарга кузгалды.

– Тукта, Зөлфәт!

– Туктадым, шуннан?

– Бер юл бар. Фермерлык яки игенчелек юлына баскан авыл кешеләренә

ярдәм йөзеннән хөкүмәтебез дәүләт программасы эшләгән. Анда авыл җирендә үз эшен башлаган һәр эшмәкәргә миллион сум субсидия бирелә.

– Кредит түгел, димәк?

– Юк, ярдәм йөзеннән, дидем бит инде. Ләкин сиңа кагылмый бугай бу программа. – Ни өчен?

– Син бит иген игәргә җыенмыйсың, син, алтын табып, байлык тупларга

җыенасың... Андыйларга ябык хөкүмәт ярдәме...

– Туктале, син ашыкма, Гөләндәм. – Зөлфәт үзе уйлады, үзе килеп туган

авыр хәлдән чыгу юлларын эзләде. – Әйтик, мин җирне сөрдем, ди, бу гына җитмиме? Җитми, димәк. Сөрелгән җиргә бөртек чәчеп, нинди дә булса уңыш үстерергә кирәкме?.. Минемчә, монда проблема юк. Аңарчы инде мин басудагы алтыннарны тапкан булам... Басу кысыр ятканчы, үссен шунда арыш йә бодай... Шулай дип кәгазь язып бирә аласыңмы? Үзем очына чыгар идем ул программаның, мин бит юристлыкка укыган кеше әле.

– Ярый, иртәгә кил, документлар әзер булыр.

Зөлфәт, үз теләгенә ирешкән сабый бала кебек сөенеп, баскан урынында әйләнгәләп куйды да: «Ну, пока!» – дип чыгып китте. Әмма шундук артыннан ишекне ачып, Гөләндәмгә дәште:

– Мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен!

Ләкин, урамга чыккач, күтәренке күңеле тиз басылды. Дөресрәге, аны бик тиз бастылар. Болдырдан төшеп, җиргә аяк басуына ук, Замирның көрәктәй куллары аның бугазыннан бөтереп алды.

– Син нәрсә, миңа аяк чалырга уйладыңмы? Гөләндәмгә каныктыңмы? Тапмаган алтының белән күзен томаламакчы буласыңмы? Ул минеке, белдеңме? Ми-не-ке! Бу тирәдә тагын бер мәртәбә күрсәм, башыңны борып, кулыңа тоттырып җибәрәчәкмен. Мин ике сөйләшмим. Аңладыңмы? Ә, аңладыңмы, дим?..

– Аңла...дым, аңла...дым. Аңламаган кая ул?! – Зөлфәт, нәрсә әйтергә белми торгач, теленә ни килсә, шуны мыгырданды: – Исемең «за мир» дигән бит, ә үзең... сугыш чукмары!..

Абзар исләре килеп торган куллардан чак ычкына алды Зөлфәт. Тыны бетеп, сулышы киселеп, гырылдый башлаган иде инде. Менә ул йөткергәләп куйды да кызу адымнар белән машинасына таба китте. Анда да Замирдан котыла алмады. Әлеге усал бәндәдән килеп ирешкән хәбәр аны тагын сискәнергә мәҗбүр итте. Бу хәбәр- ишарә – Зөлфәт машинасының ишегенә тырнап язылган «ОЛАК» дигән сүз иде...

7

Субсидия акчасын алу кыен булмады. Закон тулысынча Зөлфәт ягында иде. Акча кулга килеп керүгә, Ак бабай аша чәчү орлыклары юнәтергә кереште. Аның район үзәгендә яшәүче бер малае күрше өлкәдәге орлык амбарына җиһазлар ташый икән. Шуннан сөйләшеп алып кайтырга булдылар. Бер уңайдан, Зөлфәт Шакир картны үзе җитәкчелек иткән «агрофирма»га агроном итеп билгеләде.

Инде тракторны сафка бастырасы да, кабызып, басуга алып менеп китәсе генә калды.

Бу тарихи мизгелне карарга бөтен урам җыелды. Әлбәттә инде, Мәмәт басуында алтын эзләүчеләрдән кала...

Арада иң дулкынланганы – Трактор Фәниле. Йөзе-бите, кием-салымы майга, корымга буялып беткән бу кеше соңгы көннәрдә тәмам үзгәрде. Җитдиләнде. Шул ук вакытта йөзенә серле елмаю кунды. Ул елмаюны үз эшеннән канәгать булуга, үз-үзенә ышануга юрадылар. Күп сөйләшми, үз эшен белеп эшли торган гади авыл эшчесе Зөлфәт күзенә пәйгамбәри бер зат булып күренде.

Менә бервакыт «авыл пәйгамбәре», кулындагы чүпрәк кисәге белән тракторының фараларын сөрткәләп алды да: «Булды бу!» – дигән кебек, җыелып торган халыкка күтәрелеп карады. Ак бабай, алгарак чыгып: «Әйдә, улым, әйдә, тизрәк кабызып җибәр. Сагындырды безне трактор тавышы, бик сагындырды. Хәерле сәгатьтә булсын!» – диде дә, авыз эченнән генә дога укып, битен сыпырып куйды.

Берничә мизгелдән авыл урамын күкле-зәңгәрле төтен тутырды. Ләкин, ничек кенә төтен болыты эчендә калсалар да, Кендек авылы кешеләре таралырга уйламады, шушы үтә дә таныш исне иснәп, баскан урыннарында тора бирделәр.

Үзара киңәшләшеп алгач, басуга төштән соң, җир өсте бераз кибенгәч керергә булдылар. Ак бабай башкаларга сүз әйтергә дә ирек бирмәде.

– Агроном итеп сайлагансыз икән – тыңлагыз! Бүген төштән соң сөрүгә төшәбез. Ләкин сөрү вакыты көненә ике-өч сәгатьтән артмасын. Җирнең җылынган чагын сайлап кына сөрергә кирәк. Йомшап, күпереп калырлык булсын, аның әле куенына орлык аласы бар...

Төштән соң трактор Мәмәт басуы читендә басып тора иде инде. Шунда ук ягулык салынган берничә тимер мичкә аунап ята... Тыныч кына гөрелдәп утырган тракторга артына алты төрәнле сабан беркетелгән, сабан артына берничә тырма да тагылган. Бу җиһазларны элеккеге колхозның МТС җиреннән барып таптылар, рәткә китерделәр. Моның өчен элеккеге тимерчелекне дә торгызырга, эшләтеп җибәрергә туры килде. Бу эштә Трактор Фәниленә кайчандыр колхозда механик булып эшләгән Югары оч Мәхмүте булышты.

Ак бабай да шунда, Җәмилә белән Гөләндәм дә янәшә басканнар, бер- берсенең колакларына пышылдашып, ни турындадыр сөйләшәләр. Көлешеп тә алалар. Аларга карап, Зөлфәт: «Колак исе чыкты», – дип уйлап, елмаеп куя. Ул үзе тагын да көлкелерәк хәлдә: кулына металл эзләү җайланмасы тоткан, колагына колакчыннар киеп алган. Күбрәк очучыны хәтерләткән Зөлфәт янында берничә малай бөтерелә...

Читтәрәк көрәк-кәтмән тоткан бер төркем хатын-кыз җанлы гына әңгәмә корган. Аларны Зөлфәт исеменнән Ак бабай яллаган. Акча түләү бәрабәренә, авыл хатыннары менә берничә көн инде басудагы чокыр-чакырларны тигезләү белән мәшгуль булдылар. Аларга да алтын очрамаган ахры, андый-мондый хәбәр ишетелмәде.

Ниһаять, Шакир карт басу эченә кереп китте. Апрель ахыры гына булуга карамастан, кибеп-җилләп өлгергән басу туфрагын учларына алып, бер уып, бер таратып карады. Аннары, трактор ягына борылып: «Әйдә!» – дип, кул болгады. Тыныч кына гөрелдәп утырган трактор, ухылдап, бер көлтә төтен чыгарды да, бөтен көченә ыргылып, басу эченә кереп китте. Трактор артына Мәхмүт иярде, ул, бераз баргач, сабан өстенә беркетелгән тимер утыргычка менеп кунаклады. Кулындагы тимер төрән белән, сабанга ябышкан үзле балчыкны кырып барырга тиеш иде. Ниһаять, Мәхмүтне үзенең килбәтсез кораллары белән Зөлфәт куып җитте.

Басуга җан керде. Трактор тавышы бөтен Мәмәт буйларын яңгыратты. Күз күреме генә җирдә үскән талларда, тупылларда оя корган каргалар берәмләп тә, көтү-көтү дә яңа сөрелгән җиргә төшеп куна башладылар... Бу күңелле күренеш басу читендәге кешеләргә дә җан өрде ахры, әнә, хатын-кызлар арасыннан кемдер җырлап ук җибәрде, аңа башкалар кушылды:

Сөйгән ярым укып кайтты, Тракторга өйрәнгән. Минем якка карамый да, Тракторга өйләнгән... Ай-ли, ай-ли-ли, Тракторга өйләнгән...

Зөлфәтнең дә күңеле күтәренке. Ул, сабан артыннан күпереп калган кара җир өстеннән атлый-атлый, кулындагы җайланманы җиргә тияр-тимәс тотып, әле бер якка, әле икенче якка йөртеп алып бара. Колак элмәсендә сызгырулы тавыш чыгуга, ул, билендәге кечкенә көрәк белән, аяк астындагы җирне чокып карый. Берәр нәрсә килеп чыкса, янбашына эленгән киндер букчасына салып куя...

Басу буйлап өч буй үттеләр инде, әлегә алтын күренми. Тракторлардан, комбайннардан төшеп калган тимер-томыр чыга, төймә, кадак, калак, пычак кисәкләре табыла, кайчандыр, гражданнар сугышы елларында, шушы кырларда узган канкоешлар шаһиты булып, тутыгып беткән гильзалар очрый, әнә, иске револьвер сыныгы килеп чыкты... Бер Николай патша акчасы, берничә совет чоры тәңкәсе күзгә чалынды... Акча табылган саен, Зөлфәтнең күңеле җылынып китә, – акча булган җирдә алтын булмас, дип кем әйтә ала?..

8

Өч көн эчендә илле гектарлык басу сөрелеп бетте. Мәмәт кыры караеп, матураеп калды. Бу көннәрдә табигать тә миһербанлы булды – яңгырын яудырмыйча, кояшын елмайтып торды.

Тик алтын гына табылмады. Инде сөрелеп бетте дигәндә, бер җыйнак кына калай тартмага юлыктылар. Зөлфәтнең бөтен өмете шунда иде. Ләкин аның эченнән ак чүпрәккә кат-кат төрелгән китап чыкты. Янындагы дисбе төймәләренә караганда, табылдык китап – дини басма иде. Шундук Шакир картны чакырттылар. Ул дин телендәге китапларны укый белә икән. Шунда ук: «Бу – изге Коръәнебез», – диде ул. Шул ук чүпрәк эченнән шактый саргайган, бер чите караеп челтәрләнә башлаган язу кисәге төште. Анысын Шакир карт кычкырып укыды: «Җәмәгать! Бүген мәчетебезнең манарасын кисеп төшерделәр. Догалы китапларыбызны яндырдылар, муллаларыбызны мәсхәрә иттеләр. Шушы Коръән китабын гына саклап кала алдык. Сез – киләсе буыннар, оныкларыбызның оныклары табып куаныр, дип өметләнәбез. Тапкан кешеләр аны кадерләп тотсыннар. Мөхәммәд пәйгамбәребездән килүче динебезне сакласыннар. Туганнар! Изге догадан аерылмагыз! Безне искә алып, рухларыбызга дога кылыгыз... Иман иманны чакыра – онытмагыз!.. Аллаһы Тәгалә ихтыярына тапшырдык, амин... Кендек авылы мөселманнары».

Җыелган халык тынсыз-өнсез калды. Барысы да бер үк уйны уйлый иде ахры: хәзергә кадәр Кендек авылында мәчет юк лабаса! Зөлфәткә дә тынгылык бирмәде бу уй, шунда ул ниятләп тә куйды: алтын тапса да, тапмаса да, барыбер бер мәчет салдырачак Кендектә!

Ул тимер тартманы Шакир картка сузды:

– Ак бабай, бу изге китап синдә торсын. Мәчет салдыргач, шунда куярбыз... Басу читендәге тимер-томыр өеме янында аякларын бөкләп утырган

Зөлфәтнең тавышы бик басынкы чыкты. Аның бу хәлен алтын табылмауга юрап, Шакир карт яланда борын гына төртә башлаган чирәмгә тезләнде:

– Борчылма, улым, алтын дигәннәре бер сөрүдә табылмаса, икенче, өченче сөрүдә чыга ул... Бер үз куенына алгач, туфрак тиз генә бирми шул андый затлы әйберләрне.

– Юк ла, мин аның өчен борчылмыйм. Чыкса – чыгар, чыкмаса... Баш бәласе түгел. Ак бабай, менә мин шулай уйлыйм: әллә, мин әйтәм, шушы изге Коръәнебезне табар өчен мәшәкатьләндекме без?

– Аның өчен дәдер. Әмма безнең бу эшебез иң элек бүгенге авылыбызга кирәк иде. Авыл бит ул басулардан, иген кырларыннан башлана. Басу бар икән – икмәк бар, икмәк бар икән – авылның тамагы тук, тормыш бөтен, кешеләр шат. Шулай түгелмени?!

– Шулай, нәкъ шулай. Аннары... Бу басулар – безнең өчен изге җир дә бит. Менә минем өчен... Мәрхүм әтием шушы басудан авырып кайтып җан биргән... Димәк, шушы басу өчен һәлак булган. Бүген күңелем шат минем, Ак бабай, менә шушы изге урынга җан өрдек ләса без. Әтинең рухы да шаттыр, дип уйлыйм.

Алар янына Җәмилә белән Гөләндәм килеп җитте. Зөлфәт торып басты. Кыенсыныбрак торган Гөләндәмгә карап, елмаеп куйды:

– Авыл хакимияте разыймы безнең эштән? Алтынын табып булмады, аның каравы, җир чәчүгә әзер!

– И шушы Зөлфәтне! Һаман төрттереп сөйләшә, әйт әле шуңа, Җәмилә апа, минем белән балаларча сөйләшмәсен...

Җәмилә Гөләндәмнең аркасыннан кагып куйды:

– И балалар, сез бит әле бик яшь, беренче тормыш сынауларын гына үтәсез. Көлегез... Көлешеп, шаярышып калыгыз, тормыш ул гел көлдереп тормаячак. Ә син, Зөлфәт, чынлап та, ипле генә сөйләш кызлар белән!.. – Аннары Шакир картка таба борылып өстәде: – Әйдәгез безгә, Шакир абзый, мин бүген күп итеп кыстыбый пешердем, чәй өстәле әзерләдем. Фәнилне, Мәхмүтне алыгыз да... әйдәгез. Гөләндәм, әйдә син дә, миңа булышырсың...

Беркем дә «бармыйм», дип тормады, шундук риза булдылар.

Өйдәге чәй өстәле озакка сузылды. Берничә сәгатьтән ул, аш өстәленә күчеп, Зөлфәт төзегән яңа агрофирманың тәүге киңәшмәсенә әверелде. Бу утырышта кайчан чәчүгә төшү, нинди орлык чәчү, чәчкечләр юнәтү, шул ук Мәмәт басуы читендә амбар төзү, янәшәсенә лапас кору, шунда ук кое казу, юл салу кебек мәсьәләләр хәл ителде. Яннарында «авыл советы»ның булуы да ярап куйды. Аның белән уртакка хәл итәсе тагын бер мәсьәлә бар иде. Аны Зөлфәт үзе кузгатты:

– Гөләндәм, ничек уйлыйсың, тагын бер йөз илле гектар җир алсак, эшкәртә алырбыз микән?

Моңа кадәр бер сүз дәшми утырган Трактор Фәниленең «теле ачылды»:

– Зөлфәт туган, бу уңайдан мин ныклап әйтә алам. Элекке колхоз кырларында калган ватык тракторлардан тагын бер «ДТ-75», бер «Т-90» җыярга була. Механик үзебездә бар, – дип, ул Мәхмүт ягына ымлады. – Ә инде ике яки өч трактор булса, берничә басуга да өлгерергә мөмкин.

Ак бабайның да әйтер сүзе бар икән:

– Берәр ат та кирәк булыр, анысын үзем карармын. Печән җитәрлек бездә. Киләчәктә бераз солы да, клевер да чәчәрбез.

Гөләндәм дә акыллы фикер әйтте:

– Элекке колхоз таралгач, фермаларны күрше авылдан бер эшмәкәр үзенә алды. Артык үсеп, көчәеп китә алмаса да, безнең авыл кешеләренә эш биреп тора ул. Аның белән дә килешү төзергә кирәктер. Аңарда берничә «Беларусь» тракторы бар, диләр. Аңа – салам, орлык, ә ул безгә тракторлары белән булышыр... Ә җиргә килгәндә, анысын район белән киңәшләшербез, хуҗаларын ачыкларбыз... – Гөләндәмнең тагын бер сүзе калган икән әле: – Ак бабай, Зөлфәт, минем сезгә тагын бер үтенечем бар. Авыл советы бинасында бер буш бүлмә тора. Әйдәгез, шунда Кендек авылының музеен оештырабыз. Әнә бит – бер басудан гына да тау кадәр тарихи ядкарь җыелды. Юып, чистартып, матур итеп киштәләргә тезеп чыксак, шулар янына авылыбызның шәҗәрәсен, тарихын да язып куйсак, безнең яктан бер изге гамәл булыр иде...

Киңәшмәгә җыелган халык, бердәм баш кагып, Гөләндәмнең тәкъдимен хуплап куйды.

9

Чәчү уңышлы узды.

Чәчкечләрне элеккеге МТС чүплекләреннән табып юнәттеләр. Чәчүлек орлыкларын Шакир карт малае кайтарып бирде. Чәчүгә керер алдыннан Ак бабай ызанга «күкәй тәгәрәтте». Бу йола Кендек авылында бик борынгыдан килә. Уңыш мул булсын өчен шулай эшләнә ул. Кыр ияләренә корбан бирелә, аларны бәхилләп, яңа уңыш сезонын ачып җибәрәләр. Әлбәттә инде, Шакир картның догаларыннан башка бер зур эш тә башланмый авылда. Бу юлы да догалар укылды, салават әйтелде, мөнәҗәт җырланды...

Чәчеп кенә бетергәннәр иде, яңгырлар башланды... Шушы юеш чордан файдаланып, Зөлфәт Казанга чыгып китте.

Өендә булмаганга да бер айлап бар икән инде. Ләкин аны буш, салкын фатир каршы алды. Кием элгечләренең бушап калганын күрүгә, Зөлфәтнең йөрәгенә салкын йөгерде: Әлфия киткән. Шундук телефонга ябышты:

– Алло, Әлфия, синме бу? Син кая киттең? Әлфия!..

– Ачуланма, Зөлфәт, мин әниләргә күчтем. Шулай дөресрәк булыр. Бер- беребезгә кирәк чакта бергә идек, ә хәзер... Һәрберебезнең үз юлы яңадан башлана, шул гына.

– Нигә алай дисең? Мин бит сине...

– Яратам, дисеңме? Юк, яратмыйсың син мине. Мин дә сине язмышым итә алмыйм. Без яхшы дуслар, әмма сөйгән ярлар түгел...

– Сиңа нәрсә булды, Әлфия, мин сине танымыйм... Мин авылда...

– Авылда калам, дисеңме? Ләкин мин авылга кайта алмыйм. Авыл минем өчен түгел. Ачуланма миңа бу сүзләрем өчен, фәннәр кандидаты булуым да, инглиз теле өйрәнеп, чит ил делегацияләре белән эш итүем дә авыл пычрагына батып яшәү өчен түгел иде... Мин сиңа яңа тормышыңда бәхет телим! Хуш, пока!

Зөлфәт телсез калды. Йөрәге чын-чынлап кысылып куйды, хәтта вакыт- вакыт туктап алгандай булды... Әлфия белән яшәгән бөтен тормышы күз алдыннан үтте. Начар, мәгънәсез түгел иде бу тормыш, анда рәхәте дә, михнәте дә җитәрлек иде, ләкин рәхәте, ләззәте барыбер күбрәктер.

Зөлфәт тоеп белә: Әлфия белән яшәлгән гомер – тормышының бер матур чоры, тик ул язмышның үзе түгел. Язмыш тойгысы ул башкачадыр, бәгырьләргә үтеп, бер мизгел дә тынгылык бирми торган тойгыдыр... Әйе, ул, бәхеттән бигрәк, авырлык, җаваплылык, үкенеч, тугрылык, кичерү... Язмышта табуга караганда югалтулар күбрәк. Югалтулар аша, сынаулар узып килгән бәхет кенә язмышка юрала... Менә Гөләндәм белән шундыйрак тарих килеп чыга... Тик бу язмышмы?

Зөлфәт авылына җиткәнче шул турыда уйлап кайтты. Шунда ук ниятләп куйды: шәһәрдәге фатирны сатарга да авылдагы нигезне ныгытырга. Бу чит ил машинасын да авыл өчен җайлырак машинага алыштырырга... Мәмәт басуында эшли башлаган агрофирманы күтәрергә, алдагы ике-өч елга акыллы планнар корырга, авыл кешеләренә эш бирергә, мәчет салырга, клубны торгызырга, мәктәп белән элемтәне яңартырга...

Өйгә кайтып керүгә, Җәмилә аны кире борып чыгарып җибәрде:

– Бар, анда бер малай көтә сине. Күркә Фатыйхасының уртанчы улына охшаган. Теге вакытта Мәрьям карчык әйтеп киткән малай түгел микән?

Зөлфәт җилкә сикертеп кенә куйды да урамга чыкты. Шакир карт ягындагы бүрәнәләр өстендә бер малай утыра. Зөлфәт малайны мышык-мышык борын тартуыннан ук танып алды.

– Мине эзләдеңме?

– Зөлфәт абый синме?

– Мин.

– Алайса сине эзләдем.

– Нигә кирәк булдым инде мин сиңа?

– Мин теге алтынны күрсәтергә килдем.

– Нинди алтынны?

– Басудан тапкан алтынны.

– Күрсәт соң.

– Юк ул, мин тапкан әйбер алтын түгел...

– Син каян беләсең аның алтын түгеллеген?

– Әти тикшертеп кайтты.

– Алтын да булмагач, нигә килдең инде?

– Әйтергә килдем. Юкка эзләмә, дип...

– Ну, әйттең, бар, кайт инде...

– Күрәсең килмимени?

– Алтын түгел, дидең бит.

– Тапкан әйберне күрәсең килмимени, дим. Менә ул...

Зөлфәт малай янына якынрак килде. Аның учында яткан җиз калай кисәген

үрелеп карады. Кызыксынудан түгел, күбрәк малайның күңеле булсын өченгә. – Килүең, кисәтүең өчен рәхмәт, кем дип әйтим?..

– Мөнир булам мин. 

 

– Рәхмәт, Мөнир. Инде моннан соң, алтын таптым, дип, кеше башын бутап йөрмә, яме?

– Ярар, абый...

Малай китте. Зөлфәт үзенең язмыш гаме белән торып калды. Бүген аны алтын белән бәйләп торган соңгы өмет җебе өзелде. Ул җеп болай да нечкә генә калган иде, өзелер-өзелмәс кенә тора иде...

– Кыен булып калдымы? – Шакир карт капка төбенә чыгып утырган икән. – Алтыннан колак кагу кыенмы?

– Кыен булса да, баш бәласе түгел. Үз күңелемне үзем үсендердем, үзем үк аны, үгетләп, кешелегенә кайтардым...

– Бу яклап чын егет булып чыктың, Зөлфәт улым. Авыл гаменә бик тиз кердең син. Димәк, рухың авылны сагынган...

– Рәхмәт, Ак бабай, син булмасаң, авылдашлардан башка, мин үзем генә нишләр идем?!

– Юк, улым, иң элек без – Кендек авылы кешеләре – сиңа олы рәхмәтләребезне белдерергә тиешбез. Безне асылыбызга, хәтта, әйтер идем, иманыбызга кайтардың син. Җан тәслим кылам дип торган җиребезгә, басуларыбызга кабат рух өрдең, гомер бирдең... Синең үҗәтлек белән эшләнде бу эшләр. Ә алтын... Алтын боларның барысы өчен бер сәбәп кенә булган. Ым-ишарә генә, Ходайның бер хикмәтле сынавы гына...

Бу көнне алар бик озак сөйләштеләр. Караңгы төште, авыл ут алды. Зөлфәтләр урамыннан күренеп торган авыл советы йортында да ут сүнде. Димәк, Гөләндәм өенә кайтырга чыкты. Зөлфәт, күрше карты белән тиз-тиз генә саубуллашты да шул якка китеп барды. Бер аягы белән ахирәт чигенә баскан Шакир карт үзалдына әйтеп куйды: «Бәхетләре генә булсын, бәхетләре генә... Бәхетнең авыры да ярый, авыр нәрсә «өф» иткәнгә генә очып китми ул...»

10

Менә кайда ул алтын! Менә кайда ул күз явын алырлык байлык!

Алтынга манчылып, күпереп уңган бодай басуы буйлап икәү атлый. Кемнәр икәнен укучы аңлап алгандыр. Әлбәттә инде, Зөлфәт белән Гөләндәм. Икесенең дә шатлыклары эчләренә сыймый. Алтынга чумып утырган иген басуларын күреп шатланалар дип уйлыйсызмы? Алай гына микән? Бу мәл – аларның бер-берсенә йөрәкләрен ачкан мәл. Аларның күңеле саф бүген, саф мәхәббәт кебек, чын хакыйкать кебек, илаһи иман яисә ихлас тугрылык кебек...

Мәмәт тавы буйлап икәү атлый. Кайдадыр кемдер чалгы кайрый, кемдер, чыбыркы шартлата-шартлата, көтү көтә, кемдер, бишек җыры җырлый- җырлый, бала имезә, мәчет ягыннан – азан авазы, мәктәп ягыннан балалар тавышы яңгырап тора, кайдадыр трактор гөрелтесе ишетелеп кала, аны ат кешнәве күмеп китә... Бер читтә, сабын күбеге белән ышкый-ышкый, ах-ух килеп, итче Замир Зөлфәттән очсызга гына сатып алган затлы машинасын юа... Авыл яши, тормыш көтә...

Бу минутта инде Мәмәт тавыннан «табылган» алтын хакында кешеләр оныткан, онытмаганнарның искә дә аласылары килми... Яңа мәчеткә җомга намазына барганда гына, кайберәүләр Мәмәт тавына күтәрелеп карыйлар. Әмма шундук, «алтын тарихы» исләренә төшеп, башларын түбән ияләр.

 
"КУ" 7, 2018
Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев