Логотип Казан Утлары
Хикәя

Алтын басуы (хикәя)

Гөләндәм. Кем ул хәзер Зөлфәт өчен? Классташы гынамы? Дусты-фикердәшеме, ярдәмчесеме? Якын сердәшеме? Кайчандыр күңеленә кереп, күп еллардан соң кабат балкып яна башлаган йолдызмы, хисме, язмышмы? Ә Әлфия кем? Гомеренең иң кыен минутларында янәшә булган, аның бөтен борчуын, мәшәкатьләрен бүлешкән ихлас җанмы?

1
 «Мәмәт басуында алтын бар икән!» – дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Ул бик тиз генә урам-тыкрыклар аша үтеп, һәр өйгә азга гына туктала- туктала, төшлеккә якынлашканда, Җәмиләләр йортына җитте. Күршедәге Мәрьям карчык алып килде аларга бу хәбәрне. Керә-керешкә үк:
– Ишеттегезме әле, Күркә Фатыйхасының улы алтын эзли ди Мәмәт тавында. Бөтен халык шуны сөйли. Әнә, берничә кеше, көрәк тотып, шул басуга йөгергән дә инде. Ә сез берни белми өйдә утырасыз... – диде.
Ничек кергән булса, күрше карчыгы шулай ук җилләнеп чыгып та китте. Аның артыннан ишек ябылуга, түр яктан Җәмиләнең кичә соң гына шәһәрдән кайтып төшкән улы Зөлфәт килеп чыкты.
– Әнкәй, нишләп йөри бу җен карчыгы ачы таң белән, кеше уятып? Җәмилә, гүя, аның соравын җавапсыз калдырды. Үз сүзе сүз иде:
– И-и, балам, нинди таң булсын инде? Төш җитеп ята бит. Колхоз булганда,
без бу вакытта әбәткә кайта торган идек. Әйдә, юын, үзеңне рәткә китер. Бу юлы бик талчыгып кайткансың, кичкә таба мунча ягып җибәрермен, рәхәтләнеп чабынырсың... Эшкә барасы юк бит, бакчасына да, мунчасына да вакыт иркен хәзер...
– Әнкәй, син мине ишетмисеңме әллә? Бу карчык нигә кергән, дим, нинди алтын турында сөйли ул?
– Юк белән башыңны катырма, улым, ниндидер алтын тапканнар, диме... Буш сүздер әле, бездә бит хыялый халык яши, эшләмичә генә баерга теләүчеләр күбәйде хәзер... – Җәмилә боларын үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтте. Аннары җитди сөйләшүгә күчте: – Күпкәме син, улым? Нигә Әлфия кайтмады? Эшләрең барамы? Әйтми-нитми генә кайтып төштең, шуңа сорашуым...
Зөлфәт үзен бик сәер тотты. Гүя, әнисен бөтенләй дә ишетми иде. Ул һаман алтын турында сорашты: – Нинди алтын ул, әнкәй? Бу җәһәннәм тишегендә нинди алтын булсын?! Бу юлы аны Җәмилә ишетмәде. Нидер сизенеп, ул һаман үз туксанын тукыды: – Барысы да әйбәттер бит? Нигә әйтмисең, улым?
– Әйбәт, әнкәй, әйбәт... Борчылма...
Әнисеннән бер сүз дә ала алмаячагын аңлагач, Зөлфәт, җил-җил атлап, урамга чыгып китте. Аның зиһененә «алтын» сүзе ныклап кереп урнашкан иде. «Алтын тапканнар» дигән хәбәр исә шәһәрдә таркалып, җимерелеп калган бизнесын кабат торгызуга бер илаһи ишарә, өмет чаткысы булып тоелды.
Урамда беркем дә юк. Авылда юкка-барга пычрак таптап йөрмиләр. Яз быел иртә килде, әмма соңарып китәргә охшый. Апрель урталары җитсә дә, кояш калын болытлар аркылы ныклап яктырта алмый, яңгырлары да көздәгечә салкын, ә көтелгән җылы ләйсән бу якларны урабрак уза ахры.
Зөлфәт үзе дә бу пычрак вакытта авылына өстерәлеп кайтып йөрмәс иде. Эшендә бик зур кыенлыклар килеп чыкты. Чит ил валютасы «төшеп-менеп» йөргән бер чорда, аның фирмасы бөлде, кешеләре таралды, кредит акчалары баш очында балта булып эленеп калды. Әлеге авырлыктан чыгуның бер генә юлы бар иде: фирманы бөтен биналары, товарлары белән сатып, кредитны түләп бетереп, калган акчаны кесәгә салып, читкә китеп торырга... Бераз вакыттан соң яңадан берәр эш башларга... Башы яшь, җаен белә, кабат башлау элекке кебек авыр булмаячак. Зөлфәт шулай ниятләде дә – бераз вакытка авылга кайтып, әнисе янында торып килергә булды.
Мәктәпне тәмамлап, Казанга киткәннән бирле, аның юньләп кайтканы да юк икән. Башта укуга бирелде, икътисадчы, юрист дипломнары алды, аннары, әле башлап, әле ташлап дигәндәй, үз эшен булдырырга тырышып, ун еллап гомерен үткәрде. Ниһаять, торак йортларны, кибетләрне җилләтү җиһазлары сату, урнаштыру буенча фирма ачып, эшен җайга сала алды. Фатир булдырды, затлы машина алды, туйсыз-нисез генә Әлфия исемле сабакташ кызы белән яши башлады. Зур мәхәббәт булмаса да, дуслык бар, аңлашу-килешү бар...
Туктале, алтын турында иде бит уйның башы. Зөлфәт уйлаган уйлары белән бүген Мәрьям карчык алып килгән шаккатмалы хәбәргә әйләнеп кайтты: «Алтын тапканнар!..» Нигә аптырарга, бала чактан ук белә Зөлфәт – аларның авылында алтын турында имеш-мимешләр гел йөреп торды. Картлардан кемдер, Казанны алгач, шушы якларга чигенгән морзалар күмгән алтын турында сөйләде, икенче берәүләр инкыйлаб чорында аклар штабы белән барган алтынның чәчелеп төшеп калуы хакында гәп сатты...
Бу сүзләр дөрес булып чыкса?.. Әнә бит – тапканнар, ди! Бар монда алтын, бар! – Нәрсә, син дә алтын турында җенләнәсеңме, Зөлфәт улым?
Зөлфәт каяндыр җир төпкеленнән килгән кебек ишетелгән карлыккан
тавышка сискәнеп китте. Әллә, «алтын-алтын» дип, акылдан яза башладымы? Алтынны шаукымлы, диләр бит...
– Син кем? Син кайда?
– Мин монда, Шакир бабаңны танымыйсыңмы әллә?
– Ак бабай? Синмени бу? Ә мин, колагыма ишетеләме, дип торам... Койма буена өеп куелган агачлар артында тәмәке көйрәтеп утыручы Шакир
картның шәүләсен чамалап алгач кына тынычланды Зөлфәт.
Алар шулай, бүрәнә аша бүре куган кебек, койма аркылы гына сөйләшә
башладылар.
– Каян белдең минем алтын турында уйлап утырганны? Ә, Ак бабай? – Белдем. Бу минутта бөтен авыл алтын турында уйлый. 

– Син дә уйлыйсыңмы?
– Юк, мин алтын турында уйлаучылар турында уйлыйм.
– Ничек инде? Сиңа алтын кирәкмимени?
– Инде кирәкми. Миңа Ходаебыз тагын берничә сәламәт ел бирсә, шул җитә. – Синеңчә, гомер алтыннан да кадерле инде алайса?
– Гомер түгел, берничә сәламәт ел.
– Аннары?..
– Аннары... юлга. Җәннәттә алтын кирәкми, – дип елмайды Шакир карт. Көн караңгылана башлаган булса да, Зөлфәт чамалап алды: күрше картының
йөз-бит чалымнары, гәүдә тотышлары, берничә еллык кына түгел әле. Гомере озын булыр кебек, иншалла! Булсын гына! Ак бабай бит ул, элек-электән малайларның хөрмәт иткән кешесе, өлкәннәрнең киңәшчесе... Ансыз авылда бик күңелсез булачак...
– Әйт әле, Ак бабай, бу хакта син ничек уйлыйсың? Әллә тәвәккәлләп карарга микән?
– Нишләмәкче буласың?
– Кеше нәрсә эшли – шуны эшлим. Иртәгә үк, көрәк тотып, шул тауга менәм, мин дә бәхетемне сынап карарга тиештер бит?
– Бик кирәкмени соң сиңа алтын?
– Кирәк шул, бөтен эшне ябып кайттым, яңасын башларга кирәк.
– Табылдык алтын белән уңышлы эш башлап булыр дисеңме?
– Була, Ак бабай, андый мая табылса – була.
– Алайса, карарың нык?
– Кем белгән инде аны, кеше көлсә көләр, чыгып карыйм.
Карт бераз уйланып торды. Тәмәкесен соңгы мәртәбә суырды да аяк астына
салып таптады. Күктә кабына башлаган йолдызларга күтәрелеп карады. Аннары, тавышын баса төшеп, ниндидер мөһим нәрсә хәбәр иткәндәй, сөйләп китте:
– Тагын бер юлы бар алтынны кулга төшерүнең. Көрәк күтәреп, үз-үзеңне кимсетеп йөрүгә караганда, күпкә отышлырак. Яшем бераз яшьрәк булса, мин нәкъ шулай эшләр идем...
– Нинди юл ул, Ак бабай? Миңа әйтергә ярыйдыр бит?
– Әйтәм. Миннән юк инде, шуңа да сиңа әйтәм. Алтын тавын бөтенләе белән бергә үз милкең итәргә кирәк. Тавы синеке булгач, җир куенында яткан алтыны да синеке дигән сүз.
– Колхозны килештереп булырмы соң? Алтын да табылса...
– Колхоз таралды, аның фермасы гына тырпаеп утырып калды, утыз сыер белән ике доярка, бер скотник кына хәзер колхозда. Ә җирләр сатылып бетте, «алтын басуын» казнадагы иң зур банкта эшләүче берәү үзенә алган. Безнең як кешесе түгел. Менә ничә ел инде берни чәчми, кая чәчү, ялгышып та килеп чыкмый. Кабат сатар өчен, җирнең бәясе артканын көтә, имеш.
– Алай да буламыни?
– Әйе икән шул. Мин дә, булмыйдыр, дип уйлый идем дә...
– Ничек табарга соң ул кешене?
– Анысы иң җиңеле. Авыл советында адресы, телефоны бар ла. Бер елны
кереп, телефоннан үзем сөйләшеп карадым: нигә чәчмисең, мин әйтәм, җир чүпкә батып, интегеп ята бит, дим... Әлегә мин чит илдә, кайткач килермен, сөйләшербез, дигән иде. Кайтмады да, сөйләшмәде дә...
Икесе дә тирән уйга чумдылар. Шакир карт кабат көйрәтеп җибәрде. Зөлфәт, баш очыннан чаган яфрагын өзеп алып, чәйнәргә кереште... Бу минутта зиһене яшен тизлегендә эшли иде аның. «Ә нәрсә, шәп идея бит бу! Бөтен басуны кулга ала да рәхәтләнеп алтын эзли. Алтын бар анда, бар, әллә кай җире белән тоя ул, бары тик иренмәскә, эзләргә, эзләргә һәм эзләргә! Иртәгә үк авыл советына бара, теге җирбиләүче бәндәне таба, сатып ала... Туктале, җир кыйммәт микән монда? Акчасы җитәрме? Җитмәсә, кредит алыр. Юк, кредитка башка кермәячәк ул... Ант итте...»
Бу юлы да Шакир карт аның уйларын белеп, укып торган икән:
– Әлләни кыйммәт түгел. Синең генә көч җитәрлек.
– Ә? Каян беләсең миндә күпме акча барын?
– Беләм. Йөзеңә карап беләм. Сөйләшүеңә карап, киемеңә карап беләм.
– Ай-һай серле дә кеше син, Ак бабай... Бала чакта да аптырап бетә идек.
Хәзер дә аптыратасың...
– Син минем кадәр яшәп кара әле, үзең дә кешеләрне аптыратып йөдәтерсең.
Мин бит бер аягым белән ике дөнья чигенә баскан инде. Аллаһы Тәгалә карамагына күчкән вакытта күңел барысын да алдан тоя башлый ул, Зөлфәт улым...
2
Әнисе улының ниятен хупламады. Ачы таң белән торып, чәй өстәле янына утырган Зөлфәтне битәрләп тә алды әле.
– Шулкадәр укып, кеше булгач, шушы балчыкка кайтырсыңмы инде, юк алтынны эзләп, тау башында чокчынып йөрерсеңме? Әтиең исән булса, тыяр иде дә, мине тыңламыйсың шул син...
Күз яшьләрен чак-чак тыеп торучы әнисенә карап, Зөлфәт ниятләгән эшеннән баш тартырга да уйлаган иде, аннары тагын күңеле үз урынына утырды – авыл советына җыена башлады. Әнисенең әтисен телгә алуы гына бәгырен тырнап алды... Әтисе вакытсыз китте шул – колхоз дип инде, уңыш дип, икмәк дип... Механизатор иде, гомере буе трактордан төшмәде. Әлеге дә баягы Мәмәт кырында кар тотып кайткач, үпкәсе шешеп вафат булды. Зөлфәткә җиде генә яшь иде. Ул вакытта малай әтисенең үлемен тоеп та бетермәгән, күрәсең. Елый алмады ул, елый алмый изаланды. Мәрхүмнең җидесендә генә беренче мәртәбә күз яшен чыгарды. Еламаса, акылдан яза иде малаең, дип, әнисенә әллә ничә кеше әйтеп китте.
Авыл советында сыйныфташы Гөләндәм эшли икән. Укытучылыкка укып, бераз шәһәрдә яшәп кайткач, мәктәптә озак эшләргә туры килмәгән, кыюлыгы- чаялыгы бар, сүзе үтә, дип, авыл җитәкчелегенә чакырганнар. Соңгы сыйныфларда укыганда, Зөлфәт аны берничә тапкыр озатып та куйган иде. Чыгарылыш кичәсендә дә биюгә аны чакырды. Бөтен кеше: «Болар бергә булыр ахры», – дип тел шартлатып торган иде... Аннары юллары аерылды. Һәркем үз юлыннан китте. Күрәсең, алар арасында көчле мәхәббәт хисләре кабынып өлгермәгәндер. Бүген авыл советының тар гына бүлмәсендә очрашкач, шул вакытларны искә төшереп, икесе дә уңайсызланып тордылар. Әмма үсмер чакта кабына язып калган җылы хисләр сүнеп, сүрелеп бетмәгән кебек тоелды Зөлфәткә. Юк, ул төгәл сизде: йөрәге сискәнеп, калкынып куйды, ешрак тибә башлады. Гөләндәмнең күз карашларында да ниндидер нурлы очкын чагылып алды...
– Син авылда калырга уйладыңмы, Гөләндәм?
– Шулай уйладым. Мин дә калмагач, кем кала?.. Барыгыз да китеп югалдыгыз, авыл ятим хәзер. Әнә, кырлар, яланнар, күлләр, чишмәләр – барысы да ятимлеккә дучар. Без үскәндәге Кендек авылы юк инде ул, Зөлфәт...
– Алайса... нигә шәһәрдә генә төпләнмәдең соң?

– Ә син нигә кире кайттың соң?
– Минем тарих башкача, Гөләндәм.
– Юк, шул бер үк тарих бу, Зөлфәт. Кыен чакта барыбыз да авылга кайтып
сыенабыз. Ул барысын да күтәрә, киң күңелле, мәрхәмәтле, миһербанлы безнең җир, ничек кенә кайтсак та, үзенең җылысына төреп, куенына ала белә. Сине дә, мине дә сыендыра...
– Үзең нихәлләрдә яшисең соң син, Гөләндәм?
– Мин шәһәрдә эшләдем, кияүгә чыктым. Әмма ялгыштым. Җиде айдан аерылып, шушында кайттым. Әле ярый балабыз юк иде... Балабыз булса, калыр идем дә, түбәнчелектә гомер кичерер идем. Ә үзеңнең гаиләң бармы соң?
– Бар да, юк та.
– Ничек инде?
– Ялгыз ук түгел – якын кешем бар, әмма хатыным юк, балаларым юк...
– Алтын тапсаң, шәһәргә кабат китәсеңме?
– Аны табарга кирәк әле!
– Тапсаң, дим бит...
– Тапсам, бәлки калырмын да, тапмасам – китәм. Мин бу сүземне синең
алда – күңелемә иң якын, иң кадерле кеше алдында әйтәм!..
– Димәк, китәсең...
– Нигә алай дисең, Гөләндәм?
– Юк бездә алтын. Алтын куллы кешеләр бар, алтын йөрәкле абзыйлар,
апайлар бар... Очраклы гына табылган бер бөртек алтыннан әллә нинди нәтиҗәләр ясап, бөтен авыл шашынып җир чокый... Колхоз да онытылды, язгы мәшәкатьләр дә юкка чыкты, күпләр үз гаиләләрен дә онытты... Мин шуны тоям: дөрес гамәл түгел бу: хакыйкать тирәндәрәк булырга тиеш, ә кеше бик җиңел генә байлыкка ия булмакчы...
– Ярый, Гөләндәм, мин кузгалыйм инде теге җир хуҗасын барып табасым бар. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Менә... документлар өчен, авылга карашың өчен, миңа матур мөнәсәбәтең өчен рәхмәт. Аннары...
– Нәрсә – аннары?
– Кичерүең өчен...
– Кемне? Нәрсә өчен?
– Мине... Теге вакытта үҗәтрәк булмавым өчен. Ул вакытта кыюрак булсам,
безнең тормышлар бөтенләй башка юлдан китәсе иде...
– Рәхмәт, Зөлфәт, боларның барысын да аңлавың өчен рәхмәт...
– Ну, мин киттем!
– Зөлфәт!
– Әү!
– Теге, бая әйткән сүзеңне тагын бер мәртәбә кабатла әле.
– Нинди сүз ул?
– «Күңелемә иң якын, иң кадерле кеше» дигән сүз.
Зөлфәт кызарып киткәндәй булды. Чынлап та әйтте микәнни ул бу
сүзләрне? Әйтте шул... Нигә әйтмәскә – чынында шулай: бүген аның өчен иң якын, иң кадерле кеше Гөләндәм исемле шушы мөлаем, акыллы, тугры зат булып чыга...
– Әйтәм, игътибар белән тыңла: минем өчен иң-иң якын, иң-иң кадерле кеше...
– Рәхмәт, Зөлфәт... Йә, бар инде кит, үз юлыңда бул. Кайткач тагын керерсең, авыл советы каршында хисап тотарга кирәк булачак... – Соңгы сүзләрен Гөләндәм күзен кысыбрак, хәйләкәр елмаеп әйтте. 

3
Райондагы Җир идарәсендә бераз тоткарланып, кирәкле белешмәләрне алгач, Зөлфәт Мәмәт басуының хуҗасын Казаннан – кәттә генә бер банктан барып тапты. Николай Петрович дигәннәре чып-чын татар икән. Керәшен татары. Кызыл битле, зәңгәр күзле бу кеше бик ачык адәм булып чыкты. Сөйләшкәндә «җ»
авазына басым ясап, «һ»не «х»лаштырып, үзенең керәшен икәнен сиздеребрәк сөйләшә.
– Син, җегеткәй, дөрес җулда. Җирнең җылысын хич суытырга җарамый... Үземә дә бик кыен иде ул җир өчен, кызулык белән алып калган идем... Кул җитмәде... Хаман-хаман барып җөреп булмый шул, әле банк, әле кибет эшләре ике кулны җөгәнләп бәйләп куйган... Үз бәясенә бирә алмыйм, кыйммәтрәккә сатмасам, җоклый алмаячакмын. Худай алдында җөзем ак, аның тәртибе шундый. Аңла, җегет: сине хөрмәт иткәнгә генә бирәм. Җир ул – капитал. Аны теләсә ничек, теләсә кайчан сатып җөрмиләр...
Зөлфәткә: «Рәхмәт! Рәхмәт!» – дип, баш чайкап торырга гына калды. Аның өчен барысын да Иван Петрович сөйләп, эшләп бетерде. Бу яклап аның юристлары бик өлгер булып чыкты. Бөтен дөньясын үз кулында тотып яшәгән, әмма шушы болгавыр заманда да күңел матурлыгын, аек акылын югалтмаган бу мөлаем кешенең тагын сүзе калган икән әле:
– Җарый, ал, рәхәтен күр, тик җелеген суырма! Җайлы итеп кенә җөртергә кирәк җир эшен. Ишетсен колагың, җегеткәй: белешеп, тикшереп торачакмын, хилаф эш күрсәм, кире алам, килешүгә дә шулай дип яздым... Аннары...
– Нәрсә – аннары?.. – Зөлфәтнең йөрәге аяк табанына төшеп ятты. Әллә алтын турында сорыймы бу банкир? Каян белгән?
– Аннары шул: тормыш бик китереп кысса, минем җанга кил, мин сиңа җүн генә процентка акча биреп торырмын.
– Юк, кредит кирәк түгел. Бүтән булашмыйм ул нәрсә белән.
– Кредитка түгел. Үз җөрәгем белән тапкан акча турында әйтәм.
– Рәхмәт, Николай Петрович! Бу изгелекләреңне мәңге онытмам... Әлбәттә инде, Зөлфәт Мәмәт басуындагы алтын турында бер сүз дә әйтмәде.
Акчасын кирәкле урынга күчерде дә, районнан тиешле кәгазьләрне алгач, ике көн дигәндә тагын Кендеккә кайтып төште. Кайтышлый ук авыл советына кереп, кирәкле кәгазьләрне күрсәтте, аннары, өенә дә тиеп тормыйча, үзенең хосусый җиренә – Мәмәт басуына менеп китте...
Авылга кайтканнан бирле беренче күрүе иде әле аның «алтын җирен». Ләкин Зөлфәтне Мәмәт тавында «шайтан җире» каршы алды. Балчыктан өелгән дамбага менеп басуга ук, чак кына егылып китмәде. Бу җирне алуына үкенеп куйды.
Басу өслеге чын-чынлап сугыш кырын хәтерләтә: гүя, бомба, миналар шартлаудан әле анда, әле монда «окоп чокырлары» хасил булган, «траншеялар» ерылган, хәтта кунып-төнеп ята торган «блиндаж куышлары»на кадәр бар...
Ул арада, җир астыннан чыккан кебек кенә, Зөлфәтнең каршында кулына көрәк тоткан Трактор Фәниле пәйда булды. Гомере буе трактор тирәсендә кайнашканга күрә, аны шулай дип йөртәләр иде. Кайчандыр алдынгы механизатор булып йөргән, җор телле, алтын куллы, җитез хәрәкәтле бу кешене хәзер танырлык та түгел. Авылга сирәк кенә кайткан мәлләрдә аны бик каты эчә дип әйтәләр иде, дөрес ахры: әнә бит, йөз-бите җимерелгән, маңгай тирәләре, күз читләре җыерчыкка баткан, чал төшә башлаган сакалы кырылмаган, пумала кебек тарау чәчләрендә басу тузаны...
– Нишләп йөрисең син монда, Фәнил абый? Тракторың кайда?

Зөлфәт телен тешли язды. Каян булсын инде аның тракторы, колхоз таралган, тракторлар «очкан», диделәр бит... Ләкин сүз әйтелгән, сорау бирелгән иде инде.
– Ә-ә, Зөлфәт икән әле... Касыйм малае... Трактормы? Трактор – тү-тү... Колхоз да – тү-тү... Менә шуннан соң... Трактор Фәнил дә – тү-тү... Аракы шешәсенә утырып очты Фәнил абыең... Их, Касыйм белән ярыша-ярыша сөргән басулар, сөенә-сөенә иккән игеннәр! Кайда хәзер ул вакытлар? Касыйм китте дә котылды... Ул күрмәде бу мәхшәрне!.. Кайчандыр тау кебек тракторларны биетеп кенә йөрткән Фәнил хәзер, ярык көрәк тотып, алтын эзләп йөри, тьфү, шайтан типкесе! Их, Касыйм!.. Их, Зөлфәт!..
Аракы сөреме башын миңгерәйткән Трактор Фәниле озак тукталып тормады, иңке-миңке килеп, авылга төшеп китте. Зөлфәт шунда гына кайсы заманга, нинди хәвефле җиргә килеп эләккәнен ныклап аңлап-төшенеп алды. Бу афәткә ул әзер түгел иде, әмма ният кылынган, эш башланган инде. Җир аныкы. Андагы алтын да аныкы. Юк, көрәк тотып, берәм-берәм басудан чыгып, кача-поса өйләренә кайтып баручы авыл кешеләренең зомбига әверелү тарихы аның йөрәгенә тияргә, күңелен авырттырырга тиеш түгел. Ул алар кебек түгел, түгел!
Зөлфәт «сугыш яланына» кереп тормады, карашын алтын басуыннан каерып алып, йөгерә-атлый авылга төшеп китте. Үзе һаман шул бер сүзне тәкрарлый иде: «Түгел! Түгел! Түгел!..»
Бераздан зиһен күгендәге томан тарала төште. Иң тәүге аек уй ныклы карар рәвешендә туды: «Ничек тә бу кыямәтне туктатырга, бу афәтне бетерергә кирәк!» Тик ничек? Мылтык тотып, басу читенә басаргамы? Бу эш түгел. «Җир минеке» дигән документ белән, өй борынча йөреп чыгаргамы? Бу хакта кем белән киңәшергә? Кем бар, кем генә калган соң бу авылда алтын шаукымына бирелмичә? Кем булсын – Ак бабай!
4
Ак бабай, һәйкәл кебек, һаман шул үз урынында – койма буена өелеп куелган агачлар ышыгында утыра иде.
– Ни хәлләр, Ак бабай? Исәнме-саумы!
– Исән-сау әлегә, үзеңнең генә хәлләр мөшкел ахры.
– Каян беләсең, Ак бабай?
– Минем белән сөйләшергә телисең бит, шулаймы?
– Шулай. Син әүлия кебек, билләһи газыйм!
– Җирне ала алдыңмы?
– Җир – минеке, тик...
– Тәк-тәк?..
– Мин аны нишләтергә белмим, анда бөтен авыл казынып ята... Мин дә алар
янына көрәк тотып басыйммы, әллә, мылтык тотып, каравылларга чыгыйммы? – Син кешеләргә ачуланма, Зөлфәт улым. Алар, көрәк тотып, чарасызлыктан барып кергәннәр ул басуга. Колхоз таралганга ун ел инде, бу вакыт эчендә авыл үзалдына тормыш итте, кем нәрсә булдыра – шуны эшләде. Тик күпчелек бөлде, авыр хәлдән чыга алмады. Кемдер, соңгы сыерын сатып, читкә китеп барды, монда калганнарның кайберләре эчүгә сабышты, күпчелеге шабашка белән көн күрде, калганнар берәдәклектә гомер кичерде. Кеше күзенә ак кара булып күренә
башлады. Шуннан аңла инде авылдашларыңны... Һәм кичер аларны.
– Эш бит кичерү-кичермәүдә түгел, Ак бабай. Миңа нишләргә хәзер, дим.
Бөтен басуны казып чыкканнар. Көрәк тыгарлык җире дә юк...

– Сөреп чыгарга кирәк.
– Нәрсә-ә-ә?
– Ни ишеттең – шул: сөрдерергә кирәк Мәмәт басуын.
– Син нәрсә, Ак бабай, көләсеңме әллә? Нинди сөрдерү ул тагын? Каян
алыйм мин ул тракторларны?
– Мәмәт басуы алтынны ныклап яшергән. Югыйсә ул сиздерер иде инде.
Борынын яисә койрыгын булса да чыгарып күрсәтер иде. Үртәргә ярата бит ул алтын дигәннәре...
– Шуннан? Причём монда сөрү?
– Их шул гадәтегезне! Тыңларга яратмыйсыз сез, яшьләр. Менә шул: бары сөрдереп кенә табып булачак ул алтынны. Сөреп кенә бөтен басуны иңләп казып чыгып булачак... Төрәнне тирәнгәрәк кертеп җибәрәсең дә...
– Ярый, шулай да булсын, ди. Тик каян алырга соң ул трактор дигәннәрен? Авылда трактор тавышы ишетелми кебек...
– Бар бер трактор. Фәнилнең капка төбендә. Кайбер зәпчәсләр таба алсаң, хәзер йөреп китәчәк ул.
– Күрдем мин аны – Трактор Фәнилен. Дөресрәге, аның өрәген. Әле дә күз алдында тора – күргәннән күрмәгәнең артык...
– Ашыкма карар чыгарырга... Бер күрүдә кешеләрдән ваз кичәргә ашыкма... Кешенең асылы йөзендә түгел, җанында...
– Барыбер үзгәргән ул.
– Үзгәрмәгән, үз эченә йомылган. Аның күңелен кабат ачарга, кабат дөньяга кайтарырга кирәк. Шул гына.
– Тик ничек итеп? Ничек...
– Өенә бар син аның. Тәмле сүзеңне кызганма. Эш бир. Яшәрлек акча бир, шартлар тудыр... Ышан син аңа, ул әле синең төп таянычыңа әвереләчәк.
Күңеленнән ышанып бетмәсә дә, Зөлфәт бу юлы да Шакир картны тыңларга булды. Әнисе янына кереп күренеп чыкты да, кичке офык читенә караңгылык тарала башлауга да карамастан, пычрак ера-ера, Трактор Фәнилен эзләп китте.
Капка төбенә үк чыгып каршы алган Фәнил бу юлы Зөлфәткә ул чаклы ямьсез булып күренмәде.
– Килерсең дип уйлаган идем аны...
«Әүлияләр авылы бу, чынлап та, синең ниятеңне әллә кайдан белеп торалар...» – дип уйлап өлгерде Зөлфәт, күрешергә кулын биргәндә.
– Менә килдем әле, Фәнил абый, бик зур йомыш белән килдем... Исәнме-саумы... Трактор Фәнилен танырлык та түгел.
– Исән-сау, Аллага шөкер әле, Касыймыч, – дип, үтә дә ачык йөз белән
күреште ул, аннары, гафу үтенгән кебек, өстәп куйды: – Басу читендә очрашканны «очрашмадык» дип уйла, яме?..
Чынлап та, басу читендә ул булмаган ахры. Әнә бит – бу юлы пөхтә итеп киенгән, кырынган, чистарынган... Күзләре дә башкача карый, сүзләре дә ипле, мәгънәле...
– Трактор кирәк, Фәнил абый... – Зөлфәт як-ягына каранып алды. Ерак та түгел, шактый караңгылана башлаган урам буенда, коймалар читендә тау кебек трактор тора иде...
Зөлфәтнең эзләнгәнен сизенеп, Фәнил кул гына селтәде:
– Юкка мәшәкатьләнеп йөрисең, Касыймыч. Юк дип сана бу тракторны. Үзе тере кебек күренсә дә, җаны юк аның, колхоз беткәнгә ун ел, шул ун ел буе чыкты аның җаны... Мин әбәткә кайткан сәгатьтә бетте безнең колхоз. Ватылыбрак кайткан идем, шул килеш койма буенда торып калды.

– Кабызырга тырышып карамадыңмы?
– Карадым, карамаган кая?
– Ну, ничек?
– Миңа үпкәләгән кебек, һич кабынмый, шайтан алгыры! Тегеләй дә, болай
да итеп карадым, зәпчәсләр дә юнәттем. Юк, тынын да чыгармый!..
– Шулай да, тагын бер карап кара әле, Фәнил абый, тракторыңны. Мин сине
үземә эшкә алам, Мәмәт басуын сөреп чыгарга кирәк...
– Минем башка да килгән иде андый уй. Тик... кем рөхсәт бирсен сиңа аны
сөрдерергә?
– Рөхсәт бар инде, менә, кәгазьләр кулда... – Зөлфәт куеныннан үтә
күренмәле папка чыгарды. – Бу яклап барысы да тәртиптә: җир минеке, хет аркылыга, хет буйга сөреп чык...
– Алай икән... Дөньялар үзгәрә, болай булгач... Нәрсә чәчәргә уйлыйсың соң? – Нинди чәчү ул? Алтын эзлибез синең белән... Алтын, белдеңме?! Трактор Фәниленең йөзе тагын моңсуланып калды.
– Син дә шул турыда икән... Укып кайткан кешегә дә йогар икән бу чир,
вәт, малай, ә?.. – дип сөйләнде ул үзалдына.
– Фәнил абый, син ризамы?
– Риза булмаган кая, миңа да ниндидер эш кирәк бит инде...
– Бик яхшы, алайса болай итәбез: син иртәгә тракторыңны тагын бер мәртәбә
карап чык. Нәрсә җитми, нинди запас частьлар кирәк – барысын да бөртекләп яз, шәһәрдән җыеп алып кайтырмын, ягулык мәсьәләсен дә үзем хәл итәрмен...
– Ярый соң... Шулай эшләрмен. Тырышып карармын...
– Тырыш, Фәнил абый, тырыш, ничек тә җанлы ит бу нәмәрсәкәйне, бөтен Мәмәт тавы гөрелдәп торсын!
Шулай килештеләр, аерылыштылар. Трактор Фәниле: «Алтын, алтын, алтын түгел – ялкын», – дип сөйләнә-сөйләнә, капкасыннан кереп китте, Зөлфәт исә, Ак бабай «ставка»сына юл тотты. Ләкин бу юлы Шакир карт үз урынында юк иде. Өендә дә ут алынмаган... Берәр кая киткәнме әллә картлач? Бер-бер хәл була күрмәсен үзе белән. Бик кирәк ул хәзер Зөлфәткә, ай-һай кирәк!
5
Трактор Фәниле сүзендә торды. Көне буе тракторы белән булашып ятканнан соң, кулында шактый озын кәгазь кисәге пәйда булды. Зөлфәт аның янына килеп-китеп йөрде, туктаусыз сораштырды, хәтта йөдәтеп бетерде.
Ниһаять, ул, теге озын кәгазьне тотып, эре-эре адымнар белән авыл советына юл алды. Анда аның затлы машинасы тора. Авылга кергән ташлы юл шул урынга кадәр генә килә. Янәшәдә генә искереп карая башлаган клуб бинасы тора, аннан арырак элеккеге колхоз идарәсе, ябык фельдшер-акушер пункты... Шунда ук кибет. Анысы эшли икән әле, кемнеңдер оныгы – шәһәрдән кайткан эшлекле генә бер ханым – үз эшен ачып, җәһәт кенә биләп алган.
Зөлфәт машинасын кабызды да авыл советы бинасына төбәлеп уйга калды. Гөләндәм... Ул ничек икән анда? Классташын онытып бетермәгәнме? Нинди сәбәп табарга соң? Ә! Кереп, хисап биреп торырга кушты лабаса...
– Сәлам, Гөләндәм!
Кинәт ишектә пәйда булган Зөлфәтне күргәч, кыенсынып, тәмам каушап төште Гөләндәм. Күлмәкләрен рәтләде, чәчләрен төзәтте...
– Сәлам... Исәнме, Зөлфәт... Ни эш бетереп йөрисең?
– Менә, хисап белән кердем. Үзең әйттең бит – хакимияткә күренеп йөр, дидең. Разрешите докладывать: Мәмәт басуын сөрдерергә булдым, Трактор Фәниле белән сөйләштем, хәзер ягулык юнәтергә, запчастьләр алырга шәһәргә китеп барышым... Доклад окончен!..
– Йә, кыланма инде, Зөлфәт. Шәһәрне сагындым, сезнең пычрак авылыгыздан туйдым, димәкче буласыңдыр әле. Хатының да югалткандыр... – Анысы да бардыр. Әмма минем ният нык: азрак җир генә кибенсен – Мәмәт басуын иңләп-буйлап сөреп чыгабыз. – Алла боерса, диген.
– Алла боерса!..
– Алтын турындагы ниятең дә ныкмы?
– Нык. Алтын бар. Һәм мин аны табачакмын! Мин моны йөрәгем белән тоям һәм беләм!
– Ул йөрәгең тагын нәрсәләр тоя?
– Күп нәрсә тоя ул. Менә сине, синең күңелеңне тоя... Дөресен генә әйткәндә, мин хисап бирергә түгел, сине күрергә кердем, Гөләндәм...
– Рәхмәт матур сүзеңә, чын булса инде... Мин тәмле сүзләргә бик ышанып бетмим шул хәзер, Зөлфәт...
Зөлфәт ни дип әйтергә дә белмәде, бераз таптанып торды да: «Пока, Гөләндәм!» – дип чыгып китте.
Казанга җиткәнче шушы соңгы очрашу турында уйлап барды.
Гөләндәм. Гө-лән-дәм... Кем ул хәзер Зөлфәт өчен? Классташы гынамы? Дусты-фикердәшеме, ярдәмчесеме? Якын сердәшеме? Кайчандыр күңеленә кереп, күп еллардан соң кабат балкып яна башлаган йолдызмы, хисме, язмышмы? Ә Әлфия кем? Гомеренең иң кыен минутларында янәшә булган, аның бөтен борчуын, мәшәкатьләрен бүлешкән ихлас җанмы? Шулай гынамы? Зөлфәт әлегә бу сорауларга җавап тапмаган. Бу ике якын кешенең аның язмышында нинди урын биләгәнен ул әлегә әйтә алмый. Күңелен бик ашыктырасы да килми, әлегә уйларын башка гамь, башка мәшәкатьләр биләп алган. Эшен җайга салу, Мәмәт басуын сөрдереп чыгу, алтын табу, иң мөһиме, кеше алдында хур булмау...
Зөлфәт көне буе махсус кибетләргә, базарларга кереп, Фәнилнең тракторына яңа детальләр эзләде, анда булмаганнарын Интернет аша сорашып тапты, шулай көн үткәнен сизми дә калды.
Фатирына кереп, киемен алыштырды, башка кирәк-яракларын төйнәде дә, чыгып китәргә ниятләгән генә иде, шулвакыт ванна ишегендә ак халатына төренгән Әлфия пәйда булды. Аптыраулы карашында Зөлфәтне җибәрәсе килмәгәнлеге күренеп тора.
– Зөлфәт, китәсең дәмени?
– Юк, булмый, калып булмый, Әлфия... Эшем тыгыз, авылда җир алдым, трактор юнәтеп йөрим, гафу, мин киттем, яме...
Әлфия матур нәзек иреннәреннән бер генә җөмлә кысып чыгара алды:
– Син бу юлы нык үзгәргәнсең, Зөлфәт...
– Кеше үзгәрми тормый инде ул, Әлфия... – Зөлфәт өйдәшенә якын килеп,
бит очыннан үпте дә кызның сарыга буялган чәчләреннән сыйпап алды. – Борчылма, барысы да о-кей!

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 
"КУ" 7, 2018
Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев