8 сентябрь 2024 яңалыклары
-
8 сентября 2024 - 17:00
Башкаларга кое казысаң...
Былтыр шулай үтә салкын төннәрдән соң, иртән эшкә барганда, туңып үлгән кошчыкларны юлда күп очраткаладым. Салкыннан түгел, ачлыктан үлгәннәр алар, бичаракайлар. Тамаклары тук булса, берни булмый, туннары калын, җылы. Ә менә кешеләр ярдәм итмәсә, кышын җимне каян табып бетерәсең? Кош-корт, бөҗәкләр кар астында. Шуңа күрә кышка керү белән үзебезнең кошчыкларны мин җимнән өзмим... -
8 сентября 2024 - 15:00
Шигырь чыга
Уйлау җитә – шигырь килеп чыга, Җен чыккандай чүлмәк эченнән. -
8 сентября 2024 - 13:00
Ул безне бәйли иде... (хикәя)
Сәгыйдә миңа елышыбрак утырды, ягымлы, йомшак тавыш белән: «Әйдә, Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле», – диде. Аның турында. Ул Илнур иде. Минем балачак дустым... -
8 сентября 2024 - 11:00
Равил Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасыннан өзек
Видео -
8 сентября 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
Бикбулат ашыгыч рәвештә Годуновка рәсми үтенечен юллады: «Государь! Түбәнчелек белән мине кабул итүеңне үтенәм. Безгә аңлашырга кирәк. Мин – ак күңелле кеше. Шуңа күрә алдан ук хак дөреслекне җиткерү урынлы булыр, дип саныйм. Белеп тор, мин тәхеткә дәгъва итмим. Әлеге уйның башыма кереп караганы да юк иде». «Иде» барысын да харап итте.