Башкаларга кое казысаң...

Әле иртә кыш башында ук карт алма ботагына фанер кисәге элеп куйдым.

Шунда һәр көн җим сибәм. Бер көтү чыпчык, сарытүш, карабүрек, соры

песнәкләр шуннан җим чүпләп кинәнәләр. Шатлыклары түбәләреннән аша,

бөтен ишегалдына чыр-чу килешәләр. Ә нигә шатланмаска, сөенмәскә. Җан

биргәнгә җүн бирә тора. Тау артыннан февраль кояшы карый инде, җылы язлар

җитәргә дә күп калмый. Әлегә исә җим тактасында җылы тары боткасы, ипи

валчыклары. Ә җаны теләгәннәргә әнә ботакта бер кисәк дуңгыз мае да бар.

Теләсәң, анысыннан авыз ит.

Беләм, бик аңлыйм мин аларның хәлләрен. Әгәр кышның шушы авыр

чорында ярдәм кулыңны сузмасаң, эшләре мөшкел. Былтыр шулай үтә

салкын төннәрдән соң, иртән эшкә барганда, туңып үлгән кошчыкларны юлда

күп очраткаладым. Салкыннан түгел, ачлыктан үлгәннәр алар, бичаракайлар.

Тамаклары тук булса, берни булмый, туннары калын, җылы. Ә менә кешеләр

ярдәм итмәсә, кышын җимне каян табып бетерәсең? Кош-корт, бөҗәкләр кар

астында. Шуңа күрә кышка керү белән үзебезнең кошчыкларны мин җимнән

өзмим. «Үзебезнекеләр» дим шуның өчен. Чөнки алар чыннан да безнекеләр.

Безнең өй, мунча, лапас шиферлары астында, гараж кәрнизләрендә бик

күбәү яшиләр алар. Чыпчыкларның кайберләре, хуҗалары җылы якларга

китү белән, кышкылыкка сыерчык ояларына да күчәләр. Чөнки анда җылырак,

ышыграк.

Ә бер тапкырбаш чыпчык гаиләсен генә күр син. Искитмәле бит. Ике-өч

ел саен череп-авып аптыраткан кайбер койма баганаларын тимер торбалар

белән алыштырган идем. Әлеге чыпчык гаиләсе, мин сиңа әйтим, шул торба

эченә оя корган. Башлары җиткән. Үзләренә аннан очып чыгу чүп кенә. Ә менә

песи-разбойникка йә башка ерткычка анда якын килешле дә түгел. Әйтәм ич,

профессор башы бар икән үзләрендә. Икенче елларын инде шунда кайгы-хәсрәт, хәвеф-хәтәрсез дөнья көтеп яталар.

Бүген исә җим сибүем генә булды, фанер такта өстен үзебезнең һәм күрше-тирә чыпчыклары, сарытүшләре, песнәкләре сырып алдылар. Ачыкканнар.

Әмма әдәплеләр. Бер йотып куялар да, нәни томшыкларын югары күтәреп,

җылы ботканы мактарга керешәләр. Миңа да рәхмәт әйтәләрдер инде. Елмаям

үзләренә.

— Чәчмәгез, түкмәгез, сак кына ашагыз! — дип бармак яныйм.

Шулчак, каян килеп чыккандыр диген, каршыдагы агач ботагына карчыга-юлбасар килеп кунды. Кошчыклар сизгерләр, шундук як-якка сибелештеләр.

Карчыга, качсагыз, исем китә бик, миңа сез генә кирәк инде, дип, ялкау гына

очып узды да янәшәдәге миләш ботагына барып утырды. Дөресрәге, яшеренде,

посты. Сизәм, изге уй-ният белән йөрүе түгел моның. Кышын, бигрәк тә шушы

чорларда, бу бичаракайның да хәле мөшкел. Аның да тамагы гел ач. Каз яисә

үрдәк бәбкәләре чәлдерергә бик мачтыр да бит, ләкин әле иртәрәк. Алары

инде, боерган булса, яз җиткәч, болын тутырып бәбкәләр чыккач. Әлегә исә

өзелеп ашыйсы килгәнне басарга шунда берәр аңгырарак чыпчык яисә песнәк

түшкәсе эләксә дә би-ик ярап куяр иде.

Ярар, карап карыйк, нинди хәйлә корыр икән бу юлбасар?

Карчыганы күздән җуйган, инде аның турында онытып өлгергән чыпчык-песнәк халкы янәдән җим тактасын сырып алды. Тактаны барабан урынына

тукылдаталар. Авызыңны ачып торсаң, ботканың бетеп куюы да бар. Ач карын

белән ояңда дер калтырап куну язмасын инде.

Бу беркатлылар артыннан яшерен генә күзәткән карчыга: «Вакыт!

Тәвәккәллим!» — дип хәл итте, күрәсең. Җәядән аткан ук тизлеге белән

кошчыклар өстенә ташланды. Әмма тегеләр дә сизгер. Сакта торучылары

да булган икән. Алар: «Караул! Юлбасар!» — диешкә, чыпчык-песнәкләр

як-якка борчак булып сибелештеләр. Ә карчыга сунарчылар дәрте

белән мавыкты, ахры. Атылып килә. Көчле канатларының аэродинамика

куәтен тыя алыр микән ул? Бу бит коточкыч көч, һавага ничәмә тонналы

самолетларны күтәрә. Икесенең берсе: йә хәзер ул җим тактасына бәрелеп

коймак була, йә туптан аткан снаряд тизлеге белән тирән кар эченә чума.

Бичара!

Әмма ул зур кыенлык белән булса да очу юнәлешен чүт кенә читкә юнәлтә

алды. Ләкин бик аз. Тизлеген баса алмады, бар хутына очып, вак ботаклар

баскан алмагач арасына килеп керде. Шарт-шорт итеп коры ботаклар сынды.

Канатларын нык имгәтте, ахры, башын түбән игән хәлдә ботакта асылынып

калды. Ул да булмады, шап иттереп кар өстенә килеп төште. Ята. Селкенми.

Мин инде килмәкче, аны кардан күтәрмәкче, кулдан килгән ярдәмемне

күрсәтмәкче идем. Әмма соңардым.

Шушыларның барысы артыннан тагын бер пар нәфселе күз бик игътибар

белән күзәтеп торган икән. Монысы тәмлетамак ата песи — Наполеон. Мин ике

адым ясаганчы, ул койма башыннан гына кар өстендә һушсыз яткан карчыга

өстенә сикерде. «Прэс, шайтан!» — дип тә өлгерә алмадым. Карчыганы

эләктереп, күршеләрнең утынлыгына сызды. Аннан аны, ачкүзне, кран белән

дә өстерәп чыгара алмыйсың.

Ни генә әйтсәң дә, тере җан. Бик кызганыч булып китте миңа бу бичара

карчыга. Мескенем. Ләкин бу очракта: «Башкаларга кое казыма, үзең чумып

куймагаең», — дип әйтергә генә калды шул...

 

Альберт Хәсәнов

 

"КУ" 1, 2014

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: