28 декабрь 2023 яңалыклары
-
28 декабря 2023 - 15:00
Тукай шәхесенә шәрехләр
«Габдулла әфәнде Тукай, җырлаган вакытта, безнең алда халыкка арты, безгә алды берлә, капельмейстер шикелле, куллары берлә болгап торадыр иде», дип яза бу турыда Габдулла Кариев. Читтән караганда, Тукайның халыкка арты белән чыгып җырлавы дуслары алдында аңлы рәвештә эшләнгән эпатажны хәтерләтә (шагыйрьнең капельмейстер түгеллеген труппа бик яхшы белә югыйсә). -
28 декабря 2023 - 14:00
Китәсе килми
Китәселәр килми әле, Чөнки яшәп туелмады. Бу дөньяның рәхәтлеге Минутлык та тоелмады. -
28 декабря 2023 - 13:11
Татар телендәге әдәби әсәрләр ябык конкурсы җиңүчеләре билгеле
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының 9 номинациясе буенча җиңүчеләр исемлеге әзер. -
28 декабря 2023 - 13:00
Тау хуҗасы (хикәя)
Беркөнне Сарпалы тавы ягында, җирдән үсеп чыккан шикелле, ниндидер бер сәер багана күтәрелә башлады, һаман үсә дә үсә бит бу. Малайлар, яхшылабрак карарга, дип, өй түбәләренә, агач башларына үрмәләдек... -
28 декабря 2023 - 12:00
Кыш әнә...
Кыш әнә... Җир тулы. Җан тулы кыш килгән. -
28 декабря 2023 - 11:00
Керәшен татарларының мөселманлыкка кайту хәрәкәте
Мөселманлыкка кайткан керәшеннәрнең рухи ныклыгы туган авылларындагы мөселман мохитенә бәйле икәнен яхшы белгән хакимият 1832-1836 елларда Казан, Сембер, Оренбург губерналарында яңадан башланган мөселманлыкка кайту хәрәкәтен туктату өчен өч дистәдән артык авылдан аларның гаиләләрен рус авылларына күчерә. -
28 декабря 2023 - 10:00
Вакытның аяусыз җиленә бирешмә...
Йөрәккә үтәли кадалган укка да Син чыда! -
28 декабря 2023 - 09:00
Бик (повестьнең дәвамы)
Документаль фильм Дахау концлагерендагы әсирләрнең коточкыч тормышы турында иде. Французча барса да, андагы вәхшилекне аңлар өчен тел белү бөтенләй таләп ителми икән. Ә менә аңга кабул итү өчен күп, бик күп кирәк иде. Кеше дигән затның шулкадәр кыргый, мәрхәмәтсез, куркыныч җанвардан да җанваррак икәнен минем баш мие болай гына аңларга, бер-бер нәтиҗә чыгарырга әзер түгел иде.