Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Вакытның аяусыз җиленә бирешмә...

Йөрәккә үтәли кадалган укка да Син чыда!

Синең язмыш: кылыч тотып, атта җилү –

Ышан, түз!

Чәчәк койган, сулган, көйгән аланнарны

Урап уз!

Батырларның мәңге үзгәрмәс язмышын

Сакла нык!

Утка һәм суга кер, табигать көчләрен

Җиңеп чык!..

Вакытның аяусыз җиленә бирешмә –

Бул юлда!

Йөрәккә үтәли кадалган укка да

Син чыда!

Тынычлыкка, тук тынлыкка өметләнмә –

Бар, атла!

Якты киләчәгеңне күз карасыдай

Гел сакла!

Ашыгып язмышны хәл иткән шобага –

Ташланган!

Рәхәт тормыш артта калган, сынау юлы

Башланган...

 

 

Гаврил Андросов (1985) – якут шагыйре, публицист һәм тәрҗемәче. Саха (Якутия) Язучылар берлеге рәисе урынбасары, «Чолбон» («Чулпан») әдәби журналының баш мөхәррир урынбасары.

Ул М.К.Аммосов исемендәге Якутия дәүләт университетының якут филологиясе һәм мәдәнияте факультеты әдәби тәнкыйть бүлеген тәмамлый. Ике шигырь китабы һәм өч публицистик җыентык авторы. Шигырьләре «Россия халыкларының хәзерге заман әдәбияты. Поэзия» антологиясенә кертелгән, шулай ук рус, поляк, болгар, вьетнам, кыргыз, тува, нугай телләренә тәрҗемә ителгән.

2010 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

Якутчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе

 

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

Авторныкы - "Казан утлары" архивыннан

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев