11 июль 2023 яңалыклары
-
11 июля 2023 - 17:00
Дәү ли?
Буең озын, аркаң да киң, Көчең дә бардыр, Зәки; Шигырь язма, урман кис син, Файдасы булыр бәлки. -
11 июля 2023 - 16:00
Көзге
Көзгедән карыймын, Үземне танымыйм. Авыз кыек, күз кысык, Борынны да аңлап булмый – Җәенке, әллә почык? -
11 июля 2023 - 15:00
Юнәлеш бирүче басма
Әдәбиятка килү юлында миңа төп юнәлешне «Казан утлары» бирде, дисәм, хилафлык булмас. Әлеге сүзләр һич тә журналның 100 еллыгын каршылаган көннәрдә гавам алдында да ниндидер шәп сүзләр әйтеп калырга тырышудан түгел. -
11 июля 2023 - 13:00
Яшәү матурлыгы – саулыкта
"Адәм баласының бар авыруларының сәбәбе ул табигать кануннарына каршы килү һәм аларга буйсынмыйча яшәүдән! Мин моны табиб буларак әйтәм! Аннан соң, экология бит ул заводтан чыккан төтен генә түгел, ул кешенең үзенең эчке чисталыгы, яшәү рәвеше дә!" - Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров -
11 июля 2023 - 12:00
Ышанам
Хәтта гөнаһым да савап нуры көтә җиһаннан… -
11 июля 2023 - 11:00
Штабтан шалтыратмадылармы?
Бүген без Таллы Чишмә авылында Валериан абзыйны җирләдек. Үзе һәм ата-анасы сау-сәламәт чагында туган авылын, ата-анасын кайтып күрергә форсат тапмаган кардәшемнең үлеме – минем үз гомеремдә күргән иң үкенечле үлем булгандыр, мөгаен. -
11 июля 2023 - 10:00
Җаннан җан ярала...
Бала туа – җаннан җан ярала... Яңа кеше Җиргә аваз сала. -
11 июля 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Ә нәрсә, свиданиегә чакырасың мәллә күрше кызын? – диде Зәйнәп, көлеп. – Свиданиегә түгел, театрга. Бүген безнең анда спектакль. – «Башмагым»мы? Карадык бит инде.