Штабтан шалтыратмадылармы?

УЙМАК ХИКӘЯ

Бүген без Таллы Чишмә авылында Валериан абзыйны җирләдек. Үзе һәм ата-анасы сау-сәламәт чагында туган авылын, ата-анасын кайтып күрергә форсат тапмаган кардәшемнең үлеме – минем үз гомеремдә күргән иң үкенечле үлем булгандыр, мөгаен.

Без аны туганнары, авылдашлары, аңа иң якын булып, гомер биргән ата-анасы янәшәсенә күмдек.

Гамәлдә исә без аның җәсәден татар-мөселман зиратына кертмәскә тиеш идек. Халык исә аны, ыһ та итмичә, шәригать кануннарын бозып булса да, авыл мулласы тарафыннан ясин чыгарып, мөселманлыгыбызның башка барлык күңел һидаятьләрен, кадер-хөрмәтләрен күрсәтеп җирләде. Ул безнең өчен, ни дисәң дә, Чеховның Ванька Жуковы кебек, «шәһәрдән авылга бабайга» кайтып җирләнергә тиешле, шуңа «хокукы булган» авылдашыбыз иде...

Бар милләткә, аеруча яшьләребезгә гыйбрәт булган бу язмыш сәхифәсе, аларны бакча башларындагы карачкы кебек куркытып торырга тиеш. Ул нәкъ менә шушы тетрәткеч гыйбрәте белән онытылмаска тиеш тә инде.

Мин аны күреп белми идем. Бу тарихны соңгы сигез ел буена үз пинсәсенә тәрбияләп, керен юып, ашатып-эчертеп, җир куенына тапшырган бертуган сеңлесе Сафия сөйләде. 1935 елда туган, нибары дүрт сыйныф күләмендә генә белеме булган Валериан абзый хәрби хезмәтен тутырганнан соң, ялланып, армиядә өстәмә хезмәткә кала. Андыйларны бездә ул заманнарда «макаронник» диләр иде. Спагетти гына түгел. Юанрагыннан тотын. Хәзер «контрактник» кына диләр.

Яхшы хезмәт итә ул. Әйтегез, кайсы татар начар хезмәт иткән? Башта СССР, аннан Рәсәй Федерациясе дигән сәер ил армиясендә рекорд куеп, бу макаронник кардәшебез, аз да түгел, күп тә түгел, кырык биш ел буе әрме сабанын сөйри. Хәрби плац аның өчен тукмачлык камыр тактасына әверелә. Аны армия казаны, казарма каптеркасы тирәсеннән трактор белән дә тартып чыгара алмагач, ахыр чиктә көч-хәл белән, бик зурлап озатуга ирешәләр. Аңардан котылган көн барлык армия масштабындагы бәйрәмгә тиңләшә яза. Мондый вазифадагы татарга хас саклык, пошаманлык һәм тырышлык күрсәтеп, иртән искән җилгә дә үрә катып, кырык биш еллык хезмәт чорында күкрәген елтыр значоклар белән тутырган бу чын мәгънәсендәге салдафон – старшина Валериан Мулаянов (әлбәттә, фамилиясе бер генә «л» белән, чөнки ике «л» белән яздырган хәлдә «мулла» килеп чыга!) кырык биш ел эчендә үзенең алдына тезелгән меңләгән «юеш борын»нан буыннарындагы сеңерләрне скрипка кылларыдай зеңләтеп, менә дигән «ватан сакчысы»н җитештерә; кырык биш ел эчендә старшина кулыннан сүгенү катыш кимендә кырык биш тонна кер вә исле сабын, кырык биш тонна эчке күлмәк-ыштан, кырык биш тонна тастымал, кырык биш тонна матрас һәм башка цейхгауз маллары үтә.

Ул, әлбәттә, үзен «дастуйный» күргән һәр «ваянный татар» кебек ак чәчле марҗа – Маринага өйләнә. Аңардан Антон, Святослав, Елена атлы балалар табып үстерә. Әмма гомере гарнизоннан гарнизонга исраф ителеп, марҗасы кайтмагач, балалары да папаларының туган авылы – Таллы Чишмәгә кайтмас була, үзе исә, яшь чагындарак кайткалаган булса да, соңгы егерме елда, бигрәк тә ата-анасы да үлеп киткәч, тынычланып алып, бөтенләй дә кайтмас була. Шунысы шаккатыра: култык төбендәге Курскида яшәп яткан старшинабыз хәтта ата-анасын да җирләргә «кайта алмый».

Ләкин Аллаһы Тәгалә аны туган авылы, онытылып беткән туганнары, ата-анасы белән көтмәгәндә һәм менә ничек очраштыра. Ул, әлеге дә баягы, Бәди әби таягы дигәндәй, тагын да шул көтмәгәндә җан шаукымы белән сырхап, алмашына башлый. Шизофрениянең агрессив булмаган, әмма медицинада «җиңел» дип бәяләнсә дә, тормышта бигүк җиңел булмаган формасы белән чирли милләттәшебез. Сырхавы, көчәйгәннән-көчәя барып, түземнәре беткәнгәме, әллә якыннарының аны тәрбияләргә теләмәүләреннәнме, хатыны белән балалары авыл хакимиятенә һәм исән калган бердәнбер сеңлесе Сафияга «Карый алмыйбыз, килеп алыгыз!» дигән аяктан егарлык хатлар, телеграммалар яудыралар. Кем барып алсын аны? Конверт сатып алырга акчасы булмаган авыл хакимиятеме? Әллә үзе җитмештән узып азапланган пенсионер Сафия әбиме? Аннан, шулай юл читенә чыгарып аударырлык нинди яман чир белән чирләгән соң аларның кемгәдер ир, кемнәргәдер ата булырга яраган авылдашлары?! Аннан, нигә барып алырга? Аның бит гаиләсе – дупдубрый хатыны, аның пенсиясенә трико-джинсы киеп, «мероприятиеләрдән» кайтып кермәгән балалары бар, алар... исән-саулар?!

Таңнардан бер таңнарда Сафия апа кулына җылы комган тотып, кече йомышы белән шул таңга ишек ачса, ата-инәләреннән калган таш тупсасында кулына төенчек тоткан Валериан абзыкае утыра. Чак-чак егылыплар китмәде. «Әйдүк, кара чәйнүк!» Әмма болай шаяртып тора диме, марҗа калҗасы булса да, үз абзаң – кабул ит! Әле генә китереп киткәннәр, күрәсең. Тере гәүдәсеннән җылы бөркелә!.. Ахры, чирдән дә, чире белән бер уңайдан апасын күрүдән дә күзе тонган Валериан әллә ни аптырамастан: «Сынку... с дочерью... – диде сеңлесенең өзгәләнеп сораштыруларына биргән җавабында. – Со штаба... не звонили?»

Монысы нинди штаб тагын? Баксаң, аның чире дә шул «штаб» дигән нәмәрсәдән чыккан икән. Төенчегендәге марҗасы язган сәлам хаты да, поликлиникада тутырыла торган «Сырхау тарихы» да шул «штаб»ка бәйле иде. Тамагына яхшы ашый-эчә торган, бер караганда, алсу йөзле, таза йөрешле абзыйсы авылдашлары һәм Сафияның үзе белән татарча сөйләшми, үзен чит-ят тота, һәр нәрсәгә шикләнеп карый, монысы ярый, монысына чыдарга була, иң авыры, читене, кыены шунда ки: тәүлекнең теләсә нинди вакытында өйдән чыгып китә, теләсә кая бара, зиратларга кадәр керә дә, үзенә очраган һәр кабер ташы, һәр куак, һәр түңгәләк, һәр җан иясе, һәр кешедән «Штабтан шалтыратмадылармы?» дип сорашып арый, хәлдән тая, өенә кайтып, сеңлесенә тагын да шул «Штабтан шалтыратмадылармы?» дигән соравын бирә дә урынына ава. Йокысы туйганчы гырлап йоклый да яңадан «штаб эзләргә» чыгып китә. Бу иң авыр чирләрдән дә авыр, аеруча кеше кайгысын кайгы итми торган халык күтәрә алмастай чир икән ул. Һәм бу сәер чир «армия агрессиясе», тагын да фәннирәк итеп әйткәндә, «милитарен психоз» дип атала икән. Алты ел буе коткарырга тырышты Сафия абыйсын бу штаб агрессиясеннән. Кунак урынына тәрбияләде үзен. Аллаһ ризалыгы өчен. Буяткан чәчле җиңгәсеннән пинсәсен дә соратып азапланмады. Кайда гына, диде, «безнеке ни прапал». Тегеләр үзләре дә юлламады хәрби пенсия аттестатын, тазалыгын-саулыгын сорашып та азапланмадылар. Берсенең ире, өчесенең әтиләре гүя таш кебек су төбенә чумды да югалды. Ә менә Сафия өчен абыйсы су асларына болай тиз генә чуммады. Ул аны үз җитәгендә алты ел буе табибларга йөртте. Өшкертте. Үлән сулары эчертте. Әмма абзасы дөнья кызырып «штабны» эзләүдән туктамады. Шулай бер тапкыр, таралган колхозның җимерек базлары тирәсендә эзләнгәндә, тирәнгә очып төшеп, бик каты имгәнде һәм урын өстенә ятты.

Сафия аны ике ел буе кулыннан ашатты-эчертте. Сеңлесе – татарча, абзасы – ватык-җимерек урыс телендә сөйләште. Әмма тел каршылыгы туганлыкка каршы тора алмады. Барыбер дә аңлаштылар. Сафия абзыйсын энҗе бөртеге кебек таза, астын-өстен, кием-салымын кәтрә дә керсез тотты. Рәхмәт төшкере. Бу чулпыларының тавышы яулык асларыннан – үрелгән чәчләреннән зеңгелдәп ишетелгән гади татар кызының Нобель премиясенә лаек батырлыгы түгелмени?

Менә миңа шушы җеназада катнашырга насыйп итте. Без Валериан абзыйны, әйткәнемчә, ата-анасы янәшәсенә куйдык. Муллабыз да, әйткәнемчә, җеназа йолаларын җиренә җиткереп башкарды. Каберенә куелган тактада фамилиясе ике «л» белән «Валериан Сәмигулла улы Муллаянов» дип язылган иде.

Зират капкасыннан чыкканда, безне ачы хатын-кыз четрәңе каршылады.

– Где мой папуля?! – дип өзгәләнә иде кырык яшьләр чамасындагы чәчебашы тузгыган хатынкай. – Я хочу видеть моего папочку!..

Ул аның төпчеге – моңа кадәр атасының туган авылын күрмәгән Еленасы иде.

Атасының җеназасына аны беркем чакырмаган иде.

Каны чакырган иде бу баланы.

Аңарда кан кычкырган иде.

Валериан абзый фаҗигасе буялган чәчләргә өйләнгән татар кешесе, бу очракта урыс армиясендәге татар әрмисе, татар әфисәре, татар макароннигы кичергән ничәнче фаҗига булды икән?

Меңенче?

Йөз меңенче?

Миллиончы?

Кайчан бетәр?

Бетәрме?

 

"КУ" 02, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: