Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җаннан җан ярала...

Бала туа – җаннан җан ярала... Яңа кеше Җиргә аваз сала.

Бала туа – җаннан җан ярала...
Яңа кеше Җиргә аваз сала.
«Мин тудым!» – дип әрнеп елый-елый,
Бар җиһанга оран сала бала.
Кешелекнең иң серле һәм иң зур
Могҗизасы шушы: бала туа.
Елый-елый җиргә килә кеше,
Яшәр өчен дөнья куа-куа.

"КУ" 07, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев