3 апрель 2022 яңалыклары
-
3 апрель 2022 - 17:00Эшләпәнең Дәүлигә үпкәләвеБер елны Нәби Дәүли яңа эшләпә сатып ала. Яңа эшләпәсен киеп, урамнан барганда, бер дусты очрап аңа әйтә: – Нәби, салып ташла моны, сиңа эшләпә килешми! – ди.
-
3 апрель 2022 - 13:00Ул (хикәя)Тәкъдир аны гомере буена сынады. Туганнан бирле. Аңа – әтисенең төпчек улына – ул чакта җиде яшь иде, һәм ул әтисен бүтән беркайчан да күрмәде. Баштарак ул аны көтте әле, авылга керәсе юлга күзен алмый еш карап тора иде. Еллар үткәч, язмышына күнекте, әтисенең беркайчан да кайтмасына ул инде эчтән ышанды...
-
3 апрель 2022 - 09:00Кайту (дәвамы)Тәнзилә инде кызылармиячеләрнең ни өчен чигенүен аңлагандай булды, шушы хәтле кодрәткә каршы тору мөмкин түгелдер. Боларның кешеләре дә күп, кораллары да санап бетергесез һәм читтән караганда да, куәтле булып күренә иде. Бу хәтле көчне күрүгә үк: «Совет власте бетте», – дип уйларга мөмкин. Дөньядагы бөтен властьны җир белән тигезләрлек гаскәр иде бу.