Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син, мәхәббәт, безгә соңлап килдең...

Януларсыз чатнап кипкән йөрәк...

Син, мәхәббәт, безгә соңлап килдең,

Сүнде инде җәйнең кузлары...

Януларсыз чатнап кипкән йөрәк

Сулык-сулык рәхәт сызлады.

Соң икән... Соң... Язмыштыр бу, диеп,

Кабул итсәк Күкләр хөкемен –

Кем ярлыкар? Кем әҗерен түләр

Бу җиһанда ялгыз үксүнең?

Син, мәхәббәт, безгә соңлап килдең...

(Көзләрнең юк тамчы гөнаһы!)

Тере җанның соңгы талпынуы –

Язык диеп язма, Илаһым!..


"КУ" 3, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев