Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мин кем соң, кем?

Мин дә кеше... Кешедер бит инде?

Мин - бер туп мени соң язмыш сиңа?
Төрле яклап кит(е)реп тибәсең.
Очып китеп, диңгезләргә төшсәм,
Көймәнең дә тиш(е)ген бирәсең.

Чыкканымны үзең ут дөрләтеп,
Көтәсең дә, җәеп кочагың.
Туңган җаным җыл(ы)га үрелгәндә,
Капылт сүнә ярда учагың.

Мин дә кеше...
Кешедер бит инде?
Әле шуны уйлап утырдым:
Ымсындыргыч кына учак ягар,
Бетәрме икән черек утының?!


 

Рамил Рәүәл

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев