Хөсетлек (бәяннең дәвамы)
Сезнең арада эшләүче укытучы Хәкимованы эштән алыгыз дигән шикаятен язганда да, Мирвәлиев буяуларны нык куерткан булып чыкты. Ул шикаять буенча мәктәптә дә булып, капиталист калдыклары дип аталган балалар тормышы белән дә танышып, аларның коточкыч авыр шартларда җан асрауларын, салкын ызбада туңып азаплануларын күреп жәлләүдән бәгырем өзгәләнде.
IV
Дөрестән дә, дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәре биргән
юллама Татарстандагы ВУЗга кергәндә, Газинурга нык ярдәм итте.
Ярты еллап укыгач ук, аны педагогика институтының студентлар
советына да әгъза итеп алдылар, башка иҗтимагый оешмалар да аның
каршында ишекләрен киң ачты. Шул ук вакытта Газинурга Тукай
клубына йөреп, анда катнашучыларның үзара әңгәмәләрен дикъкать
белән тыңлап, аеруча татар милләтчелеге фактларын ачыкларга һәм
бу хакта вакытында хәбәр итеп торырга йөкләнде. Ул укып йөрүе
чорында, язучы-шагыйрьләр арасында үз кеше, каләмдәш булгач,
беркем дә аңардан шикләнмичә, яшерен серләрен дә ача тордылар,
билгеле.
Сталинның шәхес культы фаш ителеп, илдә демократиягә хас
кайбер ташламалар җәмгыять тормышына үтеп керә башлаган 1956
елга кадәрге чорга, Газинурның актив күзәтчелеге нәтиҗәсендә
алты антисоветчы һәм милләтче элементның «чын йөзе» ачылып,
тиешле җәзасын алды. КГБ хезмәткәре – Газинурның кураторы,
аны шыпырт кына хупласа да, ачыктан-ачык мактамады, дәүләт
бүләкләренә тәкъдим итү түгел, башка оешмаларда иркен бирелеп
килүче ялтыравык мактау кәгазьләре дә тапшырмады, билгеле.
Аның каравы, дәүләт куркынычсызлыгы комитеты канаты һәм
яклавы астында Газинурның тормышы бик җайлы һәм иркен барды.
Өч кешелек гаиләгә «сталинка» йортында өч бүлмәле, калын диварлы,
биек түшәмле фатир, үзенә китап нәшриятында чагыштырмача әйбәт
акчалы, башны бик ватмый торган тыныч хезмәт урыны, ямьле Идел
буенда зур дача җире бирелде. Язучылар берлегендә дә ул җитәкчелек
өчен «үз кеше» булды, чөнки аңа кырын карамаска, киресенчә, кирәк
чагында булышып торырга өстән кисәтеп куелды.
Хәер, Газинур Язучылар берлегендә саналучы кайбер шагыйрь
әгъзаларга үзенең нинди кеше булуын, теләсә нинди мәсьәләне җиңел
чишә алуын белгертеп, КГБ таныклыгын да күрсәткәләде. Шунда
ук ул бу турыда беркемгә әйтмәскә катгый төстә кисәткән дә була
иде. Псевдонимын «Газиз Нур» дип белгерткән Газинур матур һәм
җитешле яшәешеннән, үзен күз алдында тотып, бик канәгать төстә:
«Безнең кебек гади һәм гадел совет кешесенә тагын ни кирәк – тамак
тук, өс бөтен», – дияргә яратты.
Ләкин Газинур өчен барыннан да мөһимрәге: аңардан аның
җитәкчеләре дә куркып, шикләнеп торды. Шуңа күрә кайбер
гөнаһларын да «кичерделәр». Чөнки «вак-төяк гаебе»н күргәне өчен
Газиз Нурның башлыгына югарыдан кисәтү ясалды. Моны аңлап
яшәгән Газинур чамадан тыш оятсызланып, эшкә хәмер исе чыгарып
килгәләргә дә тартынмый торган иде. Шул ук вакытта курыкмыйча,
аның кемлеген йөзенә туры бәреп әйтүчеләр дә булгалады, билгеле. Әле кемнәр диген?! Салих лагерьга озатылгач, иясез калган Факия
һәм аның энесе Шәриф.
Факиягә Салихның битараф карамаганлыгын сизеп, белеп торган
малайлар бу кыз янына якын килергә дә кыймый иде.
– Йә, иптәш Зарипов, кайсы бала ул мәктәбегезнең иң тырыш
укучысы булып саналучы Факия Шәмсетдинова? Торып бассын
әле! – диде.
Факия гаебе бар сыман тартынып кына торып баскач, бик усал
булып күренгән иптәш Әюпованың йөзендә кырыслыкның эзе дә
калмыйча, балкып елмаюы булды, тын алырга да куркып торган
балалар иркен сулап, җиңелчә кымшанып куйдылар, гүя киеренкелек
эреп, юкка чыкты.
«Кара әле, без усал дип уйлаган апа елмайгач, нинди матур була ала
икән бит!» – дип, үзара пышылдашты балалар. Иптәш Әюпованың
исә, бу сүзләрне ишетеп алудан, тагын да кәефе күтәрелә төште, ул
Факия янына килеп, аны иңеннән кочты:
– Молодец, Шәмсетдинова. Һәрвакыт шундый бул! Яхшы, иптәш
Зарипов, мәктәбегездә шундый акыллы балалар тәрбияләнүе бик
әйбәт. Дәресләрнең барысы да тәмамлангач, укытучыларны җыеп
сөйләшербез. Нинди сорауларыгыз бар, аларны язып куя торыгыз, –
диде дә, укытучы Сания белән дәрестә калачагын әйтеп, директорга
чыгып, үз эшләрен карый торырга кушты.
Мәктәп эшләрен карагач, ул педагоглар коллективын җыеп
сөйләште. Директор үз чыгышында инде пенсия яшенә җитүен,
белеменең югары түгеллеге, укытучылар институтында да
укымаганлыгын искәртеп, эштән азат итүләрен сорады. Инспектор бу
хакта башка вакытта сөйләшербез, диде. Мәктәптә эшләр беткәннән
соң, Әюпова кибеттән чәй-шикәр, кәнфит-прәникләр сатып алып,
укытучы Сания озатуында Факияләргә юнәлде.
Шәмсетдинова Факияләрнең шактый тузган, тәбәнәк ызбаларына
үткәннән соң, балалардан битәр Шәрәфетдин абзыйны каушатып,
Әюпова хуҗаларча түргәрәк узды, төенчеген өстәлгә куеп, хуҗага
кулын сузды: «Мин иптәш Әюпова булам!» – дип, аның белән
ирләрчә күреште. Аннары алып килгән нигъмәтләрен төенчегеннән
чыгарды да Саниягә чәй кайнатырга кушты. Сания исә җаен туры
китереп, балаларга кием сатып алырга булышучы апаның шушы
булуын җиткерде.
– Агай-эне, бу балаларга дәрес хәзерләр өчен тәбәнәгрәк өстәл-
урындыклар ясатып куя алмыйсыңмы соң? – дип сорады Мәрьям,
кабат йөзенә кырыслык чыгарып. – Сәкегә утырып, биек өстәл
артында бигрәк кыен бит аларга, умыртка баганаларына зыян килергә
мөмкин.
– Иптәш Әюпова, такталар, материаллар булса, мин аларны үзем дә бик матур иттереп ясап куя алам, билгеле. Берәр җирдә
такта кисәкләре аунап ятмыймы дип, гел караштырып та йөрим,
йомычкасын да табып булмый шул.
– Ярар, мин иптәш Зариповка әйтермен, кирәкле такталарын,
материалларын табып, китертеп бирер, – диде ул, киң җилкәле,
озын буйлы мөлаем иргә карап алудан күңеленең иң нечкә җире
дертләп куюын сизеп. Аннары Әюпова Саниядән чәйнең әзерлеген
ачыклап, хуҗаларча тон белән, барысын да табын артына чакырды.
Балалар күңелне кызыктырып ялтыраган төсле кәгазьләргә төрелгән
кәнфитләрдән күзләрен ала алмады. Кәнфитләп-прәникләп чәй эчегез
дигәч тә, Факия белән Шәриф өстәлдәге нигъмәтләргә сузылырга
кыймагач, Мәрьям кәнфит-прәникләрне учлап-учлап аларның алдына
куйды. – Бер дә тартынмыйча ашагыз-эчегез.
Әнә шулай бик җанлы сөйләшә-сөйләшә чәй эчкәндә, Әюпова
Шәрәфетдиннең ликбез программасы буенча булмаса да, үсмер
чагында мәдрәсәдә укып, аннары патша армиясендә фельдфебель
булып, үзлегеннән русча укырга-язарга өйрәнеп, әйбәт кенә
«башлангыч белем» алуын ачыклады, мәктәптә хуҗалык эшләре
мөдире булып эшли алыр идеңме, дип кызыксынды. Балаларны
тәрбияләргә инвалид кешегә кыендыр, өйләнергә кирәк сиңа дип
киңәш тә иткәч, хуҗа кеше:
– И-и-и, иптәш Әюпова, миндәй ике балалы гарип кешегә, башына
бәла алып, кем тормышка чыксын инде, – дип кулын селтәде.
– Алай димә, Шәрәфетдин, кулларың таза булып, башың яхшы
эшләгәч, син бер дигән кәләш таба аласың. Синең кебек сөлектәй
ир-егет белән мин рәхәтләнеп торыр идем әле, – дигәч, Мәрьям хәтта
үзе дә кызарып куйды. – Шундый акыллы һәм тәүфыйклы балаларны
үзең генә тәрбияләгәч, димәк, син – бик яхшы ата. Ә андыйлар
алтын бәясенә тиң! Ничек, балалар, әтиегезне яратасызмы, ул сезне
кыерсытмыймы?
– Без әтиебезне бик яратабыз, ул беркайчан да безне ачуланмый,
– диеште балалар. – Без аңа үзебез дә хәлдән килгәнчә булышырга
тырышабыз, тавыкларны, кәҗә белән бәтиен ашатабыз.
– Апа сава, ә мин асларын чистартам, – дип өстәде кечкенә Шәриф.
Мәгариф бүлеге инспекторы, Шәмсетдиновлардан чыккач,
мәктәпкә керде һәм директорга Шәрәфетдиннең парталар төзәткәне
өчен акт язып, бер олау утын китерергә йөкләде. Балаларына
кечерәк өстәл, урындыклар ясарга такта кисәкләре юкмы, дип тә
өстәде. Район үзәгенә аны толыпка төреп утыртып, ат караучы озата
китте. Монда Әюпова кибеттән тимер карават сатып алып кайткач,
Шәрәфетдиннәргә кертеп бирерсең дип, чанага чыгарып салды. Әлеге
гамәлләреннән үзгә бер ләззәт кичереп, озак уйланып ятты ул...
Кырыкка якынаеп, карт кызга әйләнгән Мәрьям алдагы тормышын Шәрәфетдин белән бәйләргә карар кылды. Ул икенче көнне иртән үк
райкомның беренче секретаре янына керде:
– Иптәш Камалов, мине Аксыргак мәктәбен җитәкләргә күчер, –
дип, керә-керешкә үк район җитәкчесен аптырашта калдырды. – Анда
иптәш Зарипов картайдым дип, эштән азат итүне сорый. Ул авылда
апалы-энеле ике ятим баланы да тәрбияләп үстерер идем.
– Иптәш Әюпова, син иң актив һәм белемле бюро әгъзасы буларак,
минем янда монда да гел кирәк бит.
– Иптәш Камалов, бюро утырышларында кирәгем чыкканда
чакыртып алырсың. Биш чакрым ерак ара түгел, ат җиктереп
килергә дә озак булмый, – дип, Әюпова үз сүзендә нык торып,
барыбер Аксыргакка күчәргә рөхсәт алуга иреште һәм икенче
атна башыннан үзенең чагыштырмача яхшы, кирпечтән салынган
йортыннан Факияләрнең сәләмә ызбасына урнашып куйды. Ул көнне
Шәрәфетдиннәрдә бәйрәм ыгы-зыгысы булды. Аның үзе белән алып
килгән әйберләре генә дә ызба эченә сыеп бетә алмагач, байтагын эш
урынына – мәктәп директоры бүлмәсенә урнаштырып торды. Мәрьям
беренче көннән үк балаларга әни дип эндәшергә кушкач, алар моңа
шатланып риза булды.
Мәктәптә Шәрәфетдингә дә яхшы эш килеп чыкты – хуҗалык
мөдире булып урнашты. Элеккеге директорга пенсиядән тыш,
дистәдән артык сәгать тарих-география дәресләре бирелгәч, ул да
рәхмәт әйтеп бетерә алмады. Гомумән, Мәрьям яңа урынга килүенең
беренче көннәреннән үк баштан-аяк эшкә чумды. Шул ук вакытта
урнашкан йортына да тәртип кертергә кирәклеген онытмады ул.
– Иртә яздан җирләр кардан ачылу белән иркен, алты почмаклы
йорт төзеп керербез, – дип, Мәрьям атлар белән тарттырып, бүрәнә
ташытуга кереште. Бу эш белән, тормышындагы зур үзгәрешләрдән
яшәреп киткән завхоз Шәрәфетдин шөгыльләнде. Аның белән җылы
толыпка төренеп, җиденче яшенә атлаган Шәриф тә шатланып
урманга йөрде.
Нык үзгәрде аларның тормышы: хәтта сәләмә ызба эченә дә нур
иңгәндәй булды. Иң беренче урамга караган дивардагы, бизәкле
кашагалар элеп куелган ике тәрәзә арасына, идәнгә кадәр җиткән
озын чылбырларга алтын төсендәге ике гер асылган зур гына, матур
сәгать беркетелде. Аның тиешле вакыт үткән саен яңгырап торган
тавыш белән сәгать ничә булуын белдереп сугуы балаларны аеруча
кызыктырды. Дөрес, Шәрәфетдин башта: «Әллә нинди чиркәү
тавышлары чыгара шунда», – дип, чыраен сыткан булса да, аннары
бик тиз күнегеп, вакыты җиткәч, идәнгә үк төшә язган герләрне
аерым бер канәгатьлек белән, сак кына чылбырыннан тарттырып,
күтәреп куя торган иде.
Иске, шактый шыксыз күренеп ышкылган-кырылган өстәл сәләмәсе урынына, ак җирлеккә кызыллы-зәңгәрле шакмаклар
төшерелгән ялтыравык клеёнка ябылган өстәл куелып, аның
янына артлы дүрт урындык та кунаклагач, балаларның гына түгел,
әтиләренең дә күзләре, кем әйткәндәй, дүрт булды. Бер почмакка
идәннән болай да тәбәнәк түшәмгә аз гына җитеп бетмәгән зур көзге,
аның янына як-якка ачылмалы ике ишекле, өч-дүрт тартмалы кием
шкафы бастырып куелды.
Тагын бер бизәк булып болай да кечкенә ызба эченең дүрттән
берен аралыклары белән биләгән зур мич буена матур бизәкле сандык
урнаштырылгач, һәммәсе дә бу үзгәрешләрдән бик канәгать калды.
Сандык Шәриф өчен бик кулай ятак булып та хезмәт итте. Мәрьям
килгәнче, киң сәкенең дивар кырыена Факия, уртага Шәриф, икенче
кырыена Шәрәф үзе кунаклап йокласалар, хәзер һәммәсенең үз
урыны барлыкка килде.
Шунысы кызык: мичне агартып алгач, ызба эче ничектер иркенәеп
киткәндәй тоелды. Мәрьям, Факия белән Шәриф өчен серле тоелучы
сандыкны, эченнән хуш исләр чыгартып ачты да андагы әйберләрне
күрсәтте:
– Балалар, монда – сезгә кием тегәр өчен алынган тукымалар,
карават җәймәләре, сөлгеләр, үзебез юынырга исле сабыннар, кер
уар өчен кер сабыннары. Ә менә монысы – киемнәр тегә торган,
«Зингер» дип аталган тегү машинасы. Насыйп булса, сезгә күлмәк-
ыштаннар да тегәрбез әле.
Кыскасы, гаиләдә әни барлыкка килү әтиләренең дә, балаларның
да моңа кадәр үткән соры, бернинди кызыгы күренмәгән яшәешләрен
тирән эчтәлекле, хыялда да күрелмәгән якты тормышка әверелдерде.
Хәтта әтиләре бишмәтләр элер өчен мич артына Мәрьям алып
килгән махсус элгеч кадаклап куеп кына да Факия белән Шәрифнең
күңелләрен тагын да үстерә төште. Хәзер алар урамга, йә йортка
чыкканда затлы һәм бизәкле элгечтән кадергә генә кия торган өр-яңа
бишмәтләрен алып киюдән, урамнан ызба эченә үткәндә, аларны элеп
куюдан да аерым рәхәтлек кичерә иде.
Тагын да сөенечлерәк вакыйга әниләренең яңа уку елына керер
алдыннан бәби алып кайтачагы турындагы хәбәр булды.
– Шуңа күрә, ул вакытка кадәр яңа йортны төзеп өлгертергә кирәк!
– дип ашыктырды ул Шәрәфетдинне.
Кырыкка якынлашуына карамастан, бәбиләү тәҗрибәсен белмәгән-
күрмәгән хатынга һәрьяклап Сания булышып торды. Кырыслыгы
белән баштан «Кырыс Мәрьям» кушаматын алып, соңрак «Корыч
Мәрьям»гә әйләнгән мәктәп директорының якын иптәше-киңәшчесе
булу Хәкимова өчен дә зур дәрәҗә иде.
Мәрьям килгәч тулыланган гаилә, кичләрен, унлы керосин
лампасы белән яктыртылган ызба эчендә шау-гөр килеп чәйләргә утыралар. Искиткеч тәмле ризыклардан авыз итеп, моңа кадәр
беркайчан да татып карамаган татлы бал белән чәй эчкәч, радио
тыңларга керешәләр. Аны барысы да олы могҗизага тиңләп, тын
да алмый тыңлыйлар, аннары тавышын баса төшәләр дә, киләчәккә
планнар корып, хыялланып алалар.
Ял һәм бәйрәм иртәләрендә Мәрьям мичтә таба ашлары – кабартма,
коймак, өчпочмак, пәрәмәчтәй нигъмәтләр пешерә, ә мичне япканда
чуенга салып куелган итле бәрәңге, тәмам пешеп-таралып, ашап
туйгысыз ризыкка әверелә. Балаларның савытларны, валчыгын да
калдырмый ялт иттереп, бик яратып туклануларын күзәтүдән Мәрьям
дә, әтиләре дә сөенеп туя алмый.
– И-и Аллакаем, көтмәгәндә иңгән шундый бәхетебездән
күпсенмә генә инде, Илаһым, көнчеләрнең күзләрен тидертмә, – дип,
Шәрәфетдин зур канәгатьлек белән дога кылган иде, Мәрьям аның
иңенә йомшак кына кагылып, тынычлап аңлатырга кереште:
– Шәрәфетдин, күңелеңә авыр алма берүк, әмма сиңа ят кешеләр
күреп-ишетеп торганда, хәтта туганнарың алдында да дога
сүзләреннән тыелып торырга кирәк булыр. Намазларыңны да ишекне
эчтән бикләп укырсың. Ничек диләр әле, эт өрсен, тик күрмичә өрсен!
Югыйсә бик тиз арада өскә шикаять язарлар! Аннары мин коммунист
кешене алып китеп, төрмәгә ябып куярга да күп сорамаслар! Балалар,
сез дә әтиегезнең намаз укуы, ураза тотулары турында беркемгә сүз
әйтәсе булмагыз!
– Ничек инде ызба догасыз, имансыз була алсын?! – дия башлаган
иде Шәрәфетдин, балалар аның ике ягыннан кочаклап:
– Әти, ярар инде, әни әйткәнчә ит. Ул бит начарга әйтми, – дип,
үгетләргә керештеләр. – Әтиең мулла булып, намаз укып йөри, ураза
тота дип, инде болай да мәктәптә күземне ачырмый Вагыйз абый!
Әмма Әюпова ничек кенә сак булырга тырышса да, аларның матур
тормышыннан көнләшүчесе дә, шикаять язучысы да табылды. Әле
дә ярый хат райкомга гына язылган иде.
«Иптәш Әюпова үзе халыклар аңын агулаучы дингә каршы
көрәшергә тиеш булуы өстенә, авылның беренче диндары
Шәмсетдинов Шәрәфетдин белән бергә яшәп, аның капиталис
хатыныннан туган балаларын ашатып үстерә. Аларны җылыда яшәтү
өчен мичләрендә мәктәп утынын яга. Инде аларга ызба кору өчен
урманнан өстерәтеп, бүрәнә ташыта. Капиталис калдыклары үрчеп,
алга таба совет властена каршы баш күтәрмәсен өчен, Әюповага
карата катгый чара күрүегезне сорыйбыз», дип, тыныш билгеләрен
дә куймыйча, балалар кулы белән язылуы ачыктан-ачык сизелеп
торган хатны, беренче секретарьдан тикшерергә өенә алып кайткач,
Мәрьям аны Шәрәфетдин каршында Факиядән кычкырып укытты.
– Алай-болай сыйныфыгызда шуңа охшаш хәрефләр белән язучы баланы белмисеңме, кызым? – диюгә, Факия аның Мирвәлиева
Хәния язуына бик охшаш булуын, аның «капиталист» сүзен ахырга
«т» куймыйча язуын әйткәч, Мәрьям тышта караңгы булуына
карамастан, кызын ияртеп, мәктәпкә китте. Факияләр классының
диктант дәфтәрләре арасыннан Хәниянекен табып алып, Әюпова
аны шикаятьтәге һәр хәреф белән чагыштырып карады һәм
аңарда кем язган булуы турында бернинди шик калмады. Ул
Шәрәфетдиннән дә:
– Бу Мирвәлиев нигә минем өстән шикаять язды икән, аңа зыяным
тигәне булмады кебек? Әллә сиңа берәр төрле ачуы бар идеме? – дип
сорарга мәҗбүр булды.
– Аның сәбәбе билгеле. Минем бабай – мәрхүмә хатынымның
әтисе Хисмәт бай үзендә приказчик булып эшләүче Вагыйзнең
хәрәмләшү юлы белән акча үзләштерүеннән шикләнеп, исәп-
хисап эшләрен яхшы белүче синең әтиеңнән ревизия ясата. Әтиең
Вагыйзнең кыек куллылыгын ачыклагач, угры хәрәм юл белән
кергән «табыш»ны хуҗага сиздермичә, урталай бүлешергә тәкъдим
итә, әмма әтиең андый юлга бармый. Шулай да мәрхәмәтле бабай,
Вагыйзнең биш баласы булуы сәбәпле, урлаганнарын түләттерсә дә,
үзен эштән кумый калдыра.
– Әти дә бабаңның, дәү әтиегезнең бик мәрхәмәтле кеше булуы
турында еш сөйли иде шул. Безнең балаларны капиталист калдыклары
дип, аларның Хисмәт бай оныклары булулары өчен күралмый, димәк?
– Шулай килеп чыга шул.
Әюпова иртәгәсен Мирвәлиев белән ничек сөйләшәсен күз
алдыннан үткәрде, барысы турында да уйланып, планлаштырып
ятты. Иң әүвәле аның кызы Хәнияне чакыртып сөйләшәчәк. Ул бала
гаебен таныгач, Мирвәлиевне эш бүлмәсенә чакырып сөйләшергәме,
әллә инде барлык укытучылар каршындамы?..
Әюпова икенче көнне дәресләр башланганчы ук Мирвәлиева
Хәнияне үз бүлмәсенә чакыртты. Ул куркып калган баланы
тынычландырып, аның белән бик йомшак сөйләште. Баланың
тормыш-көнкүреше турында кызыксынды. Аннары «капиталист»
сүзен кәгазьгә яздырып карап, кабаттан шикаятьнең Хәния кулы белән
язылуына инанды. Мәктәп директоры кыз балага шикаятьне күрсәтеп:
– Моны әтиең әйтеп торып яздырган идеме? – дип сорады.
Кыз бала аны-моны уйлап та тормыйча:
– Әйе, – дип җавап бирде.
Әюпова, кыңгырауны шалтыратып, кизүдә торучыны чакырды
да аңа Мирвәлиевне директор бүлмәсенә чакырып кертергә кушты.
Вагыйз, куркуыннан калтыранып, пышылдап кына:
– Чакырдыгызмы? – дия алды.
– Нигә син коммунист дип аталып, үзеңнең кара эшләреңә балаңны җәлеп итәсең, Мирвәлиев? – Әюпова тавышын мыскал да күтәрмичә
сораса да, Мирвәлиев башын аска иеп, бөтенләй бөкрәеп төште. –
Аңлашылды, бар, Хәния, дәресеңә кереп утыр! – диде директор,
шикаятьнең аның кулы белән язылуы билгеле булгач. Укучы бала
чыгып киткәч, мәктәп директоры гражданнар сугышыннан бирле
бөкләнми торган булып калган сул кулының имән бармагы белән
Мирвәлиевнең борын төбендә селтәнде:
– Совет властен урнаштыру өчен сугышып-көрәшеп йөргән
елларда, синең ише астыртын эш итүче контраларны стенага тери
идек без! – дип кычкырып җибәргән иде, Мирвәлиев куркуыннан
чалбар балакларын гына чылатмады, идәнне дә юешләтте. – Бар,
чыгып кит моннан, дәресләр беткәч, тәртибеңне башта педсоветта
тикшерербез, аннары персональ эшеңне райком бюросында карарбыз!
Педсовет утырышы башлану белән директор көн тәртибендә
бер генә мәсьәлә – физика укытучысы Вагыйз Мирвәлиевнең совет
педагогына хас булмаган тәртибен җиткереп, укытучыларны аның
райкомга җибәргән имзасыз хаты белән таныштырды да үзенең бу
мәктәпкә килгәнче нинди эшләр алып баруы турында сөйләде:
– Иптәшләр, мин большевиклар партиясендә 1916 елдан бирле
әгъза булып торам, гражданнар сугышында акларга һәм интервент
гаскәрләренә каршы көрәштә актив катнашып, дошманнарны җиңгәч,
тыныч тормышта партия мине наданлыкны бетерү эшенә билгеләде.
Үзегез белгәнчә, озак еллар районда шул эшләрне оештырып,
мәгариф өлкәсендә хезмәт куйдым.
Сезнең арада эшләүче укытучы Хәкимованы эштән алыгыз
дигән шикаятен язганда да, Мирвәлиев буяуларны нык куерткан
булып чыкты. Ул шикаять буенча мәктәптә дә булып, капиталист
калдыклары дип аталган балалар тормышы белән дә танышып,
аларның коточкыч авыр шартларда җан асрауларын, салкын ызбада
туңып азаплануларын күреп жәлләүдән бәгырем өзгәләнде. Иптәш
Сания Хәкимова аңлатуынча, балаларның аталары Шәрәфетдиннең
дистәдән артык партаны бик әйбәт иттереп төзәтеп бирүен белгәч,
шул хезмәте хисабына иптәш Зариповка акт язып, утын китереп
бирергә тәкъдим иттем. Шулаймы, иптәш Зарипов?
– Әйе-әйе, иптәш Әюпова, – дип сикереп торды элеккеге мәктәп
директоры. – Менә ул акт, куллар куйган, мөһер суккан.
– Ярар, үзеңдә торсын. Менә, иптәшләр, үзегез уйлап карагыз.
Шикаятьтә капиталист калдыклары дип аталган 6, 11 яшьлек ач-ялангач
балалар ничек инде капиталист калдыклары булсыннар, ди? Аларны
без, совет укытучылары, балаларны ничек тәрбияләсәк, шундый
булып үсәчәкләр дә. Ә без аларны намуслы, чын совет кешеләре
итеп тәрбияләргә тиешбез. Шәмсетдинова Факиядән дә, аның энесе
Шәрифтән дә чын совет кешеләре чыгачагына мин шикләнмим!
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2026
Фото: magnific ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев