Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (дәвамы)

Тагын шунысы бар: сизәм, мин озак яшәмәячәкмен. Шул кыска гомерне миңа машина биргән өстенлегемне сизү халәте белән яши алсам, шул җитәрдер дип уйлыйм. Ә син озак яшәрсең. Ни өчен дигәндә, син тыныч, сабыр. Мин еракта калган сөйгән кызларымны сагынам, аларны юксынып үрсәләнәм. Миңа калса, син үзеңне бүгенге хәлеңә буйсындыра аласың. Миндә андый көч юк. Бу өч ел миңа үзе бер гомер булып тоела. Аннан соңгы яшәеш булырмы, юкмы? Аны күз алдына китерә алмыйм. Миңа барысы да бүген кирәк!

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Часть командиры полковник Журавель иртән эшкә килгәндә, кабинет ишеге алдында тукталып, честь бирә, аннары гына кереп китә. Бу постка куелуны, ни генә димәсеннәр, солдатлар үзләрен бәяләү дип карыйлар. Эленке-салынкы, тәртипсезләнеп йөрүчеләрне бирегә якын да китермиләр. Әнә, алар ягулык-майлау материаллары склады ише нәрсәләрне сакласыннар. Аларга күз-колак булу да үтә җаваплы эш. Анда да торырга лаеклы булмаганнар ярдәмче хуҗалыкны каравыллый. Аларның урыны
нәкъ менә шунда – сарыклар, дуңгызлар янында дип карала.
Ике сәгать постта торганнарны разводящий (таратучы) хезмәтенә
билгеләнгән сержант яки ефрейтор икенче солдат белән алыштыра. Әле генә каравылдан алынганнар, аның артыннан барып, башка постларны да әйләнеп чыгалар. Һәммәсе бергә, каравыл өенә кайтып, карабиннарыннан патроннарны бушаталар, коралны разводящийга күрсәтәләр, менә күрегез, янәсе, корал эчендә бер пуля да калмаган. Шуннан соң каравылдан
кайтканнар ике сәгать уяу тора: газета, журнал, китап укый, шахмат-шашка уйный. Алай-болай постлардан нинди дә булса хәвефле хәбәр килсә, шунда ук коралга тотынырга әзер торалар. Аннан соң ике сәгать йокларга мөмкинлек бирелә. Димәк, шулай үткәрелгән дүрт сәгатьтән соң яңадан үз постына барып баса. Бу цикл тәүлеккә дүрт тапкыр кабатлана. Каравыл өен җыештырып, тәртипкә китереп, үзләрен алыштыручыларга тапшыргач, тәүлек буе иминлекне тәэмин иткән егетләр, сафларга тезелеп, үзләренең
роталарына кайталар һәм гадәти көн тәртибе белән яшәп китәләр.

Тәлгатнең исә андый мәшәкатьләре юк. Хуҗалык взводында хезмәт итүче шофёр буларак, аңа автомобиль беркетелгән, аның төп бурычы – әнә шул машинаның һәрвакыт төзек булуын тәэмин итү. Ул шул машина белән кая кушсалар, шунда бара: шәһәрдән кирәкле әйберне ташый. Кемнәрнедер кайларгадыр алып бара, алып кайта. Ара-тирә аны башка шәһәрләргә дә җибәрәләр. Әле Липецкида, әле Воронежда булдым, ди. Барган җиреннән миңа да нәрсәдер алып кайта. Аңа алдан акча биреп куям. Тамбовта Волков исемендәге өлкә драма театрына багышланган китап-альбомга тап булган икән.
Алыйммы-юкмы, алсам, кирәге чыгармы, дип уйландым, ди. Әмма
минем бу затлы китап-альбомны рәхәтләнеп кабул итүемне күргәч, җиңел сулап куйды.
– Нәрсәгә сиңа мондый китаплар? Татар театры турында булса, бер хәер иде. Болар бит – без белми торган урыс артистлары.
– Аларны да белергә кирәк. Волков – урысларда беренче булып театр оештырган кеше. Бездәге Габдулла Кариев сыман. Аның эшен Тамбов театрында ничек дәвам иттерәләр икән? Кызык бит.
– Кызык булса, укы инде, мә. Театр, сәнгать дип, исең китә. Бүгенге көндә син дә, мин дә – солдатлар. Безнең эш кечкенә, Аркадий Райкин әйткәндәй, көрәгең белән «бери больше, кидай дальше».
– Шулаен шулай да, яшәү армия белән генә чикләнми бит әле. Өч ел үтәр дә китәр. Аннан соң да яшисе бар!
Без шулай бик сирәк булса да, очрашкан чакларда бүгенге һәм алдагы гомер турында да уйланып, сөйләшеп ала торган идек. Тәлгат тә миннән күреп, китап укырга кереште. Баштарак бу рус телен бик аңлап бетереп булмый, диештерә иде. Тора-бара инде бернинди тоткарлыксыз китап арты китап йота башлады. Хәзер мин русча сөйләшкәндә дә, җөмләләрне шактый шома оештыра башладым, дип куя. Мин моны үзем дә күреп торам. Аны
взводларында да үз итәләр. Аралашырга ярата, ачык күңелле егет, диләр.
Бервакытны ул миңа көтмәгәндә әйтеп куйды:
– Ярый, син армиягә кадәр дә уку-язу, культура эшләре белән
шөгыльләнгәнсең. Шул юлны мөмкин булганча, хәзер дә алып барырга тырышасың. Ә мин элек тә машина баранкасы тоттым, кайткач та шул булачак. Китап уку миңа нигә кирәк?
Мин аңа каршы килдем.
– Машина белән эшләүчене надан кеше итеп күз алдына китерәсең икән, бу һич тә дөрес булмаячак. Китап укыган саен кешенең тирә-юньгә, кешеләргә карашы үзгәрә. Чынбарлыктагы кешеләрне әнә шул китап битләрендәгеләр белән чагыштыра башлыйсың. Телисеңме-теләмисеңме... Башыңда кузгалган уйлар агышы ниндидер нәтиҗәләргә алып килә. Һәр китапта фикер, аң үсеше өчен азык бар.
Шунысы да бар, син гомер буена шофёр булып калырсың, дип, кем әйтә ала? Киләчәктә теләсә кем шофёр булырга тиеш. Тормыш шуңа таба бара. Шуның өстенә инде һәркем кимендә бер һөнәр үзләштерер. Син дә, мин дә яшь әле, тормыш юлында кырыкка төрләнү мөмкинлегебез бар. Менә без хәзергә булган шартларны файдаланып укыйк. Тормышны белүебезне
һәм теоретик, һәм гамәли яктан камилләштерик. Хезмәтнең өченче елында инде нинди дә булса максатны күздә тотып әзерләнә башларбыз. Армиядән соң син дә, мин дә кая да булса укырга керербез. Мин, дөресен әйткәндә, сине зыялы кеше итеп күрәм. Күңелең саф, нечкә. Синдә матурлыкны күрә белү сәләте бар.
Ул бу «картларча» нәсыйхәтне тыңлап торгач әйтеп куя:
– Белмим, минем укырга көчем җитәр микән? Аннары, миңа машинада эшләү ошый. Машина көченә акылым кушылгач, миндә таулар күчерерлек куәт барлыкка килгән кебек була. Шундый вакытларда үземне тормышның тоткасы итеп күрә башлыйм. Шуңа күрә машина мине һәрвакыт үз янына тартып торыр кебек. Тагын шунысы бар: сизәм, мин озак яшәмәячәкмен.
Шул кыска гомерне миңа машина биргән өстенлегемне сизү халәте
белән яши алсам, шул җитәрдер дип уйлыйм. Ә син озак яшәрсең. Ни өчен дигәндә, син тыныч, сабыр. Мин еракта калган сөйгән кызларымны сагынам, аларны юксынып үрсәләнәм. Миңа калса, син үзеңне бүгенге хәлеңә буйсындыра аласың. Миндә андый көч юк. Бу өч ел миңа үзе бер гомер булып тоела. Аннан соңгы яшәеш булырмы, юкмы? Аны күз алдына китерә алмыйм. Миңа барысы да бүген кирәк!
Мин аның бу сүзләренә җавап бирә алмыйм. Чөнки беләм: бергә хезмәт итүчеләр арасында Тәлгат кебек уйлаучылар күп. Эчендә җаны булган кеше үзен шулай хис итәргә тиештер дә. Әмма шунысы да ачык: солдат хезмәтен үтми ярамый. Армия елларын башкалар синнән риза булырлык итеп үткәрергә кирәк. Безнең әтиләр солдат булып, сугыш эчендә көйгәннәр.Безнең өскә сызгырып, бомбалар төшми бит әле.
Тәлгат тә минем сүзләр белән килешә. Мин дә аның яшәү мәгънәсе
хакындагы фикерләренә күпмедер ачыклык кертә алуыма куанам.
Менә инде 1963 елны да каршы алдык. Армия шартларында беренче Яңа ел. Күптән түгел генә оешкан уку подразделениесе булганлыктан, әле клуб булдырырга да өлгермәгәннәр. Беренче каттагы зур гына зал сыман бүлмәне клуб итеп файдаланып торалар. Шунда чыршы алып кайтып куйдык. Яңа ел хөрмәтенә ашауны да бераз төрләндерделәр. Аның каравы Пушкари бистәсеннән һәм Малиновка авылыннан кызлар чакырырга
рөхсәт иттеләр. Кунаклар киләсе булгач, бинаны, әйләнә-тирәне бик әйбәтләп тәртипкә китердек. Курсантларның быелгы составы биредә әле ике ай чамасы гына яши. Шуңа күрә аларның бик азы гына якын-тирәдәге кызлар белән танышырга өлгергәннәр. Кызларны кем дә булса берәү шәхсән чакырырга тиеш дигән шарт куйдылар. Шуңа күрә таныш кызы булган егетләргә бурыч куйдык. Аларның кызы үзе белән кимендә биш кыз алып килә. Кемгә килүләрен әйтү өчен әлеге кыз иптәшләренә безнең исемнәрне җиткерә. Без исә «үзебезгә килгән» шул кызларны керү-чыгу
пунктында каршы алырга һәм кире озатып та калырга тиеш булдык. Бу бик кызык иде. Без кызларны аерым билгеләре буенча танырга тиеш идек. Миңа киләсе кыз, мәсәлән, кызыл пәлтә һәм шундый ук төстәге башлык кияргә булган. Димәк, башка кызлар бүтәнрәк киемдә булырга тиешләр. Шундый билгеләр буенча һәммәбез кызларыбызны «таный» алдык. Әмма бу рәвешле танышу әллә ни уңышлы булмады. Без тиз генә чамалап,
кызларны үзебез яңадан бүлештек. Чөнки очраклы гына кемгәдер туры килгән кыз егетнең идеалына туры килмәскә мөмкин. Аларны кертеп җибәрдек җибәрүен, тик алга таба кемнәрдер «үз кызлар»ы яныннан читтәрәк йөрделәр. Шулай да ара-тирә кулларын кызлар биленә куеп биюдән мәхрүм калмаска тырыштылар.
Ирекле вальс игълан ителгәч, кызлар егетләрне күбрәк курсантлар
арасыннан сайладылар кебек. Бу инде гражданлык тормышыннан аерылып торган егетләр өчен үзенә күрә бер юаныч булды.

 Бүтән вакытта сәгать унда була торган «отбой» төнге бергә күчерелде.
Әмма старшина кисәтте, соң ятылса да, иртәнге «подъем» үз вакытында булачак. Курсантлар көлделәр, алар бүген бөтенләй йокламаска да риза иделәр.
Кунак кызларны озатып, курсантларның исемлеген тикшергәнче сәгать ике була язды. Аның каравы беренче гыйнвар иртәсендә барысы да үз урынына кайтты, нәкъ иртәнге алтыда «подъем» дигән тавыш яңгырады. Йокы туймаса да, күңелләр шат иде. Иртәнге аштан соң күбесе хатлар язып юанды. Төн буе яуган карны көрәдек, юллар, сукмаклар салдык.
Уку бер җайга бара. Радиотехниканы әйбәт үзләштерү өчен,
физика, математиканы җентекләп өйрәнергә туры килә. Безне авиация частьларында көтәләр, анда баргач сынатмаслык булсын. Мин хәзер морзе әлифбасын шактый әйбәт өйрәндем. «Приём на слух» дигәнен, ягъни эфирдан радиосигналларны кабул итү, алардагы хәбәрләрне аңлау миңа чагыштырмача җиңел бирелде. «Ти-ти-та-та» дигән тавышлардан сүзләр оештыру яраткан шөгыль булып бара. Инструкторлар хәзер син
өченче класс өчен әйбәт кабул итәсең дип сөендерәләр. Иптәшләр белән да шаярышып, шул морзе авазлары ярдәмендә сөйләшәбез. Курилкада утырганда, шулай аралаша башласак, радист булмаганнар безгә карап елмаеп утыралар. Шул «ти-ти-ка-ти»ларыгыз белән чашасызмы әллә инде, диләр. Ә менә телеграф ачкычы белән әнә шул сигналларны эфирга тапшыруда мин әле шактый артта калам. Монда кул чукларының бик тә сизгер, төгәл хәрәкәт итүе таләп ителә. Еш кына нокта (.) урынына сызык
(-) килеп чыга яки киресенчә. Кирәкмәгән код яки сүз ясала, мәгънә үзгәртә. Мошнин минем белән аерым шөгыльләнә. Үзем буш вакытта гел класста шакылдатып утырам. Тора-бара шомара башладым бит: сигналларны кабул итүне – икенче, аларны үзем җибәрүдә исә өченче класс нормасына туры китереп эшли башладым. Бу инде начар түгел, эшли-эшли сигналларны
тапшыруың да тизләнер, шулай була инде ул, диләр. Укуны тәмамлаганда, миңа өченче класс радиотелеграфист дигән квалификация бирделәр. Хәер, күбебезгә шулай булды. Икенче классны Мәскәү егете Заболотин белән Херсоннан Божко гына ала алдылар кебек.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев