Сары каеш билләрдә (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Иртәнге аштан соң без икәүләп, рота командиры Шаронинга кердек. Ул телеграмманы укыгач, телефонга ябышты. Штаб начальнигына хәлне аңлатты. Ишетеп торабыз, тегесе мәсьәләне хәл итүне тарту-сузу ягында, янәсе, командир өйдә юк, ерак юл расходларына ул үзе генә кул куя. Аңа Николай Васильевич әйтә:
– Командир иртәгә генә кайта, әйдә, икебез бергә җавап тотарбыз. Солдат инде болай да кичеккән. Армия турында халыкта әйбәт фикер яши, без аны үз гамәлебез белән тагын мең дә беренче тапкыр раслыйк!
Документлары әзерләнгәч, Фаил тоткарланмыйча юлга кузгала алды. Пушкари разъездына аны Тәлгат белән икәү озата бардык. Якындагы поездга билет Мичуринскига кадәр генә булды. Ул бу тирәдә иң зур станция, аннан Мәскәүгә таба поездлар еш үтә, шунда күчеп утырырсың, дидек. Чөнки моннан туры башкалага бара торганы кичке якта гына булырга тиеш иде әле.
...Фаил кире безнең частька әйләнеп кайтмады. Шушы хәлдән соң ике ай чамасы вакыт узгач, без аның Львов шәһәреннән салган хатын алдык. Фаилне кире армиягә җибәрми кала алмаганнар, аның каравы никтер икенче урынга юллаганнар икән.
Берничә көннән соң ашханәдә көндезге аш вакытында сержант Мошнин колагыма иелеп пышылдады:
– Сине батальонның партия җыелышына чакыралар. Уналты сәгатьтә, икенче ротаның Ленин бүлмәсендә.
Үзе миңа бу сүзләрне әйтә, үзе минем йөздәге үзгәрешләрне күзәтә. Янәсе, бу хәбәрне ишеткәч, миндә нинди дә булса гаҗәпләнү билгесе булырмы? Минем тыныч кына ашавымны дәвам иттерүемне күргәч:
– Синдә нигә чакыралар дигән сорау тумадымы?
Мин шулай ук тыныч кына әйттем:
– Чакыралар икән, барырмын да кайтырмын. Рәхмәт әйтүегезгә.
Колагыма пышылдап кына әйтсә дә, сержантның бу сүзләрен ишетеп калучылар булган икән. Кемдер хыялга бирелеп, мондый «хәбәр» ычкындырган: теге көнне курилкада сөйләшеп утырулар каядыр ишетелгән дә мине шуңа чакыралар, имеш.
Башкалар аңа каршы килгәннәр:
– Ә нигә Галимуллинны гына чакыралар? Анда күбрәк Стендик сөйләде бит. Нигә аны дәшмиләр?Бу сөйләшү мин югында булганга, ул турыда соңыннанрак иптәшләрдән генә ишеттем.
Икенче рота – Тәлгат хезмәт итә торган подразделение. Гадәттәгечә, ишекне атлап кергәч тә, телефон куелган тумбочка янында дневальный басып тора. Ишектә үзенә таныш булмаган рядовой солдат күренгәч, ул кискен итеп сорау бирде:
– Сезгә кем кирәк?
Мин аңа тыныч кына:
– Ленин бүлмәсенә чакырдылар, җыелышка...
Ул арада ишек янында беләгенә кызыл тасма бәйләгән сержант
күренде:
– Сезнең фамилия?
– Галимуллин.
– Керегез. Ленин бүлмәсе, әнә, сул якта. Ишек ачык.
Бүлмәдә егерме биш-утыз кеше булыр. Һәммәсе дә – офицер. Ара-тирә погоннарына кызыл тасма таккан хәрбиләр дә бар. Ишектән мин килеп кергәч, сөйләшүләреннән бүленеп, тынып калдылар. Бары тик командирлар гына катнаша торган мондый җыелышка рядовойның килеп керүенә гаҗәпләнүләре йөзләренә чыкты. Кая барып утырырга белми торганда, ротабызның командиры майор Шаронин ярдәмгә килде:
– Рядовой Галимуллин, бире кил, рота командирың янындарак булсаң, әйбәтрәк булыр.
Майор үзе тирә-ягына карап елмая. Янәсе, менә күрегез, мин җитәкчелек иткән ротада курсантлар арасында фирка әгъзасы да бар!
Ул күрсәткән урынга утыргач та, миңа мондагыларның күз карашын тоеп тору шактый авыр иде. Шул вакыт ишектән часть командиры полковник Журавель килеп керде. Барысы да урыннарыннан торып бастылар.
Полковник көлемсерәп, аларга карады:
– Устав таләпләрен бозасыз, иптәшләр, партия җыелышында барыбыз да бертигез. Монда командирлар, буйсынган кешеләр юк, һәммәбез дә фирка әгъзалары.
Аның күзе миңа төште. Ул бераз пауза ясады, миңа төбәп, әйтеп куйды:
– Шулай бит, иптәш рядовой?!
Командирның бу сүзе мине тагын бер тапкыр уңайсыз хәлгә куйды.
Әмма җыелыштагыларның бердәм көлүе хәлемне бераз җиңеләйтте.
Җыелышны алып баручы подполковник та сүзне минем турыда
сөйләүдән башлады:
– Безнең оешмага курсантлардан бер әгъза килде. Ул – рядовой
Галимуллин. Армиягә комсомол райкомында эшләгән җиреннән
чакырылган. Ул армиягә яшьтәшләреннән ике ел соңга калып алынган. Аны үз оешмабызга кабул итәбез. Ул биредә үзенең фирка әгъзаларына хас сыйфатларын эшкә җигеп, хезмәт итәр дип ышанабыз.
Шуннан соң подполковник җыелышны алып баруын дәвам иттерде. Көн тәртибендә – уку елының барышы турында сөйләшү икән. Җыелыштагылар хәрби часть эшчәнлегендә булган кимчелекләр турында ачыктан-ачык сөйләштеләр, бер-берсен аямыйча тәнкыйтьләп тә алгаладылар. Андый вакытларда кайберләре минем тарафка да карап-карап алгалады. Ник дигәндә, мин әле монда үз кеше түгел идем. Минем тыныч кына тыңлап утыруымны күреп, сүзләрен шул ук рухта дәвам иттерделәр. Җыелыш бетүгә, оешманың секретаре подполковник мине үз янына чакырып алды. Без аның белән бүлмәдә икәү генә калдык.
– Рядовой Галимуллин, безнең җыелышлар менә шулай тәнкыйди рухта үтә. Иптәшләр, гомуми эшне ихлас кайгыртып, бер-берләренә кискен сүзләр дә ычкындыралар. Болар бары тик тагын да яхшырак эшләү теләге белән әйтелә. Син боларны үзең генә бел. Мондый җыелышларда әйтелгәннәр бу бүлмәдән чыгарга тиеш түгел.
– Аңладым, иптәш подполковник. Мин Уставны яхшы беләм. Әйтелгәнчә булыр.
– Шулай килештек. Акыллы егет икәнлегең күренеп тора. Без алга таба шулай бергә эш итәрбез.
...Әлеге ротаның ишегеннән чыгып барганда, миңа көтмәгәндә, Тәлгат очрады. Аның ашыгып килеп кереше иде. Мине үзләрендә очраткач, аптырап калды:
– Нишләп йөрисең чит ротада? Сине монда ничек керттеләр?
– Мине монда бер җыелышка чакырганнар иде. Шуннан чыгып киләм. Ә син кайдан болай соңлап?
– Тамбовка җибәргәннәр иде. Кичке ашка да өлгерә алмадым. Шулай да өлешемне калдырганнар. Менә тамак ялгап кайтып килүем. Кара әле, Фоат, синең шигырь дәфтәрең бар бит. Анда җанкисәккәйләргә язарга яраклылары да булмый калмас. Бүген берсеннән хат алдым. Иң яратканымнан. Шул дәфтәреңне биреп тор әле. Хатка кыстырып җибәрердәйләре булмасмы?
Мин, күкрәк кесәмнән алып, юка гына блокнотымны аңа суздым. Тәлгат эчкә кереп китте. Мин үз ротама кайттым.
Рота командиры, майор Шаронин анда иде инде. Ул минем партия җыелышында булуымны әйтеп өлгергән иде. Мин исә, берни дә булмагандай (чыннан да, берни дә булмады да бит), иптәшләр белән гадәттәгечә сөйләшә башладым. Алар да миңа карата нинди дә булса аерым мөнәсәбәт күрсәтмәде. Моңа кадәр ничек булса, хәзер дә шул көенчә аралашуны дәвам иттердек. Ни өчен дигәндә, курсантларның барысы да комсомол. Күңелләрендә ни бардыр, әмма комсомол җыелышларында тикшерелгән
мәсьәләләргә, кабул ителгән карарларга каршы нинди дә булса тискәре сүз әйтүчене күргәнебез юк. Частьның комсомол бюросы секретаре белән минем арада кызыклы гына сөйләшү булып алганлыгын исәпләмәгәндә, моңа артык исе киткән кеше юк иде.
Эш шунда, әлеге контракт буенча хезмәт итүче өлкән сержант мин бирегә килүнең икенче аенда ук бәйләнә башлады. Җае туры килгән саен әйтә бу:
– Нигә син комсомол взносы түләмисең? Комсомол билетыңны да
күрсәткәнең юк, әллә югалттыңмы?
Мин көлемсерәп, аңа әйтәм:
– Мин комсомолда түгел.
– Ничек комсомолда түгел? Хезмәт итә торган частебыз, өйрәнә торган белгечлегебез бездән комсомол булуны таләп итә. Моңа кадәр кермәгән булсаң, без сине хәзер алабыз. Син үзең әйбәт егет, укуда да, башка хезмәтләрдә дә яхшы яктан гына күренәсең. Яз гариза, алдагы җыелышта алырбыз. 

– Юк инде, комсомолда булдым инде мин, яңадан керү Уставта
каралмаган.
– Нәрсә, син комсомолдан чыгарылдыңмыни? Алай булгач, сине
ничек бирегә җибәргәннәр? Кулларына радиостанция тотачак, яшерен документлар, радиотелеграммалар белән эш итәчәк кеше бары тик комсомолец булырга тиеш. Алай түгел икән, синең урының монда түгел.
Мин аны тынычландырам:
– Әле ике генә ай укыдык бит, тагын ярты ел шөгыльләнәсе бар. Шул арада бу мәсьәләне хәл итәрбез.
– Юк, тартырга-сузарга ярамый. Армия бу!
Мондый сөйләшүләрнең соңгысы моннан биш-алты көн элек кенә булган иде. Партия җыелышыннан соң икенче көнне үк ул минем янга – ротага үзе килде. Килә-килешкә авызын ерып эндәшә:
– Хәйләкәр дә инде үзең, фиркадә икәнлегеңне әйтсәң, ни була иде инде? Мин комсомолга кермим, имеш.
– Шулай шул, фирка әгъзасы булгач, комсомолга нигә керим инде мин? Беләсең килсә, мин комсомолда ундүрт яшьтән. Колхозда комсомол бюросы секретаре булдым. Андагы эшемне бәяләп, мине комсомол райкомына инструктор итеп алдылар. Шунда эшли башлагач, фиркага керергә кирәк, диделәр. Менә учёт карточкам минем арттан частема килеп җиткән. Хәзер
барысы да ачык.
– Алай комсомол эшендә тәҗрибәң дә булгач, син миңа булыш инде. Фирка оешмасы секретареннан сине безнең комсомол оешмасына шефлык итүче буларак билгеләвен сорыйм.
– Анысын үзең кара инде. Мин, булдыра алганча, болай да булышырмын.

Без дусларча кул кысыштык.
Ул елларда В.Ленинның туган көне бик зурлап билгеләп үтелә иде. Армиядә дә шулай икән. Шул көнгә бер ай кала, мартның ахырларында ук безгә әйттеләр: кемнәр морзе әлифбасы белән тизрәк һәм сыйфатлы итеп эфирдан сигналларны кабул итә һәм тапшыра, шулар, Тамбовка Марина Раскова исемендәге хәрби училищега барып, анда уздырыла торган ярышларда катнашачак.
Бу хәбәр барыбызны да җанландырып җибәрде. Дәресләрдә генә түгел, ял өчен бирелгән вакытыбызны да ярышларга әзерләнеп күбебез уздыра башладык. Безнең часть урнашкан басу-кырлар өстеннән шул училище курсантлары гел өйрәнү очышлары үткәрәләр. Без исә аларга кызыгып карап калабыз.
– Эх, бар бит бәхетле егетләр, әнә ничек һаваларны айкап йөриләр!
Мин сигналларны кабул итү буенча һич тә башкалардан калышмыйм. Заболотин дәрәҗәсендә булмаса да, Божко, Графтай курсантлар белән бертигез барам. Ягъни минутына 30-35 билге (знак) кабул итәргә өлгерәм. Морзе әлифбасы белән гомерендә беренче тапкыр очрашкан кеше өчен бер дә начар түгел, диләр. Ә менә телеграф ачкычы ярдәмендә сигналлар тапшыру буенча әллә ни алдыра алмыйм. Әгәр тизлекне тәэмин итәм дип ашыга башласам, знаклар бер-берләре белән кушылып китәләр.
Тапшыручының бурычы – син җибәргән билгеләрнең кабул итүчегә ачык аңлаешлы булуын тәэмин итү. Сигналларның һәр төркемендә бишәр билге, димәк, бер минут эчендә 6-7 төркемле сигналларны тапшыра алсаң, шуның кадәр үк кабул да итсәң, син инде тиешле күрсәткечләргә ия радиотелеграфист булачаксың. Безнең адресатларыбыз, нигездә, самолётта очучы радистлар булачак. Шуңа күрә хәрби очучылар укытыла торган училищега барып, андагы хәл-әхвәлләр мохитендә булу – киләчәктәге
хезмәттәшләребез белән якыннан аралашу да дигән сүз.
Безнең взвод командиры Фролов мине юата. Син, ди, сигналларны кабул итү буенча зур күрсәткечләргә ирешә алачаксың. Монда сиңа музыкаль тоемлау (слух) сәләтең яхшы булу ярдәм итә, билгеле. Шулай яхшы кабул итү үзе генә дә белгечлегеңнең югары күрсәткечләрен тәэмин итә.
Бераз гына тапшыруга да тизлек һәм чисталык өсти алсаң, син бәя биреп бетергесез радист булачаксың. Ләкин тизлекне арттырам дип, чисталыкка зыян китерергә ярамый. Дөресендә, бу сыйфатлар эшли-эшли үзеннән-үзе килә, артык кума.
Шулай мәш килеп әзерләнәбез. Тамбовка барырга җыенуыбыз хакында Тәлгаткә дә әйттем.
Ул, гадәттәгечә, көрсенеп куя.
– Синең мондагы тормыш минекенә караганда күпкә кызыграк. Ә минеке гел бертөрле: машина юам, төзәтәм, көн-төн каядыр барам-кайтам...
– Аның каравы, син частьтан чыгып китәсең дә, әллә кайларда йөрисең. – дим. – Син курсантлар өчен дә үз кеше. Аларга кирәк нәрсәләрне, җир астыннан табып алып кайтып бирәсең. Үзегезнең ротадагылар гына түгел, сине безнекеләр дә ярата. Синең якташың дип, миңа да әйтеп куялар.
Әзерләнә торгач, шул билгеле булды: хәрби училищедагы
радиотелеграфистлар белән беренче «очрашу» 21 апрельдә эфир аша булачак икән. Һәрберебезгә ун минут вакыт бирелә. Училищедагы «партнёрлар» башта дүрт минут дәвамында безгә текст тапшырачаклар, ике минуттан соң инде алар без җибәргән сигналларны кабул итәчәкләр икән. Менә шунда инде кемнең кемлеге ачыкланачак та. Фролов җаен тапты, бездән икешәр
кешеле төркемчекләр барлыкка китерде. Әйтик, мин сигналларын яхшы кабул итәм, ә Федчун дигән украин егетенең тапшыру тизлеге һәм сыйфаты әйбәт. Шулай да тапшыруны икебез дә тыңларга һәм язып барырга тиешбез. Беребез берәр сигналны абайламый калса, яки ялгыш ишетсә, икенчебез хатаны төзәтерлек булсын. Димәк, минем чиратымда без икәү булган кебек, аның нәүбәтендә дә бергә булачакбыз. Мин – төп кабул итүче, Федчун минем өчен дә сигналларын эфирга тапшыручы. Беренче тапкырында шулай чирканчык алырбыз, ә икенчесендә инде, кем ничек булдыра, шулай булыр. Билгеле инде, икенче тапкыр дигәнендә беренчесен әйбәт узганнар гына катнаша икән. Анысы Тамбовта – училищеның үзендә булачак.
Күрсәткечләребез әйбәт булып чыкты. Минеке дә, Федчунныкы да.
Шулай итеп, иртәгә – 22 апрельдә Тамбовка барабыз. Мин кичтән отбойга кадәр класс бүлмәсендә телеграф ачкычы белән эшләп утырдым. Иртән дә физзарядка урынына шул эш белән мәш килдек.
Без бүген аркага киешле кече куәтле (маломощный) радиостанцияне күтәреп барабыз. Тамбовка китәргә дип тәгаенләнгән унбиш егет, йөкләрне аркага асып, часть клубы каршына чыгып бастык. Ул арада өсте ябулы машина килеп туктады.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: