Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (ахыры)

Кинәт, дәрес башларга кирәклекне белдереп, кыңгырау яңгырады. Оныкларга өлкәннәр тәҗрибәсен, алар тудырган акыл байлыгын җиткерү – минем бүгенге яшәвемнең төп мәгънәсе икәнлеген шушы кыңгырау тавышы һәркөнне искәртә тора. Димәк, мине хәзер дә шундый дәресләремнең нәүбәттәгесе көтә. Моны аңлау минем аякларыма җегәр өсти. Мин, үземчә ашыга-ашыга, студентларым көткән аудиториягә таба атлыйм...

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Чын дус, бөтен сүзләреңне тартынмыйча сөйли ала торган Тәлгат китеп баргач, тагын ямансу булып калды. Әмма тормыш дәвам итә. Мин инде хәзер үземне биредә даими яши торган кеше кебек хис итәм. Бер үк вакытта мин хәрби-сәяси мәктәптә укый идем. Хәзер аның соңгы ае бара. Тиздән имтиханнар башлана. Хезмәттән калган вакытларда, бөтен көчне куеп, шуңа
әзерләнәм. Политэкономия, фәлсәфә, агымдагы сәясәт, хәрби тарих кебек фәннәр минем өчен бик кызык, аларны, монда укымасам да, кызыксынып өйрәнеп бара идем. Хәзер исә, бер системага салып өйрәнә башлагач, элек белгәннәремнең таркау булганлыгын аңлап, үзем дә шаккаттым. Чын белем алу
белән болай гына танышып бару арасындагы аерманы шунда ук абайладым. Шуңа күрә имтиханнардан курыкмыйм. Мине монда ни өчендер испан телен өйрәнү классына яздылар. Моңа кадәр һәрвакыт алман телен өйрәнергә туры килгән иде, хәзер исә – испанча. Күрәсең, Куба белән мөнәсәбәтләр тыгызлана
барган саен, хәрбиләргә бу телне белү дә кирәк булыр дип санаганнардыр. Сизеп торам, әле хәзергә әйтмәсәләр дә, ахыр чиктә алга таба да миңа армиядә калырга тәкъдим итәчәкләр. Шулай булды да. Полковник Бугорков (әле яңа гына аның хәрби дәрәҗәсен күтәрделәр) әйтә:
– Фоат Галимуллович, без сезне армиядә хәрби-сәяси кадр итеп
күрәбез. Бөтен якларың да бу таләпләргә туры килә. Мин сезгә офицер булып калырга тәкъдим итәм. Бу минем генә сүз түгел. Хәтерлисезме, Воронеждагы полковникны? Ул сезне онытмаган, алай гына да түгел, бу елларда сезне күзеннән ычкындырмаган. Тәкъдим дә аңардан чыкты. Без дә моны хуплыйбыз.
Мин шунда ук җавап бирмәдем.
– Уйларга, киңәшләшергә рөхсәт итегез, иптәш полковник. Бу минем тормышта бик зур борылыш китереп чыгарыр иде. Монда бераз уйламыйча булмас, – дип кенә җавап бирдем.
Ул үзе дә шундыйрак җавап көткән икән.
– Дөрес итәсең, әгәр дә шунда ук уңай җавап бирсәң, без дә моның сүзе ихласмы икән дип уйлаган булыр идек. Төптән уйлап кына хәл итә торган мәсьәлә. Ярый, җавап көтәрбез. Әмма озак көттермә.
Октябрь ае тәмамланып килә. Күпме генә очрашырга туры килсә дә, мин дә, Бугорков үзе дә бу сөйләшүне бүтән искә төшермәде. Мин инде уйлый да башладым: күрәсең, аларның ниятләре үзгәргәндер. Ә үзем сүз башлап, бу хакта сөйләшәсем килмәде. Ниһаять, Бугорков, бер киңәшмәдән соң, миңа калырга кушты. Һәм минем күзләремә карады. Мин сүзсез дә аңладым, полковник миннән җавап көтә иде.
Мин уңайсызланып кына булса да, сөйләп киттем:
– Иптәш полковник, мин үземнең гомер буена хәрби кеше булып
калуымны күз алдына китерә алмыйм. Мин әдәбият, сәнгать мохитендә яшәргә телим. Әлбәттә инде, туган телемдә, туган халкым сәнгатендә- әдәбиятында. Бу елларда мин татар телен, татар җырларын өзелеп сагындым. Армиядә алар юк бит. Шуңа күрә гафу итегез инде. Уңай җавап бирәсе булмагач, әйтергә дә уңайсызланып йөрдем.
– Нихәл итәсең, моны сез үзегез генә хәл итә аласыз. Боерык биреп эшләнә торган эш түгел. Ярый, тулаем совет халкына түгел, татар халкына хезмәт итәргә телисез алайса.
– Иптәш полковник, татар халкы да шул ук совет халкы бит инде?
– Анысы да дөрес. Сезгә уңышлар телим. Тиздән сезнең призывтагыларны өйләренә кайтара башлыйбыз. Сез 1962 елның 1 ноябреннән хезмәт итәсез. Әмма минем бер үтенеч бар: шәхсән сезне 9 ноябрьдән дә иртә җибәреп булмас. Ник дигәндә, Октябрь революциясенең 48 еллыгын бәйрәм итүне оештырып, аны югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итсәгез иде. Ә тугызы көнне мин сезне үзем озатып җибәрермен.
– Ярый, иптәш полковник, эшләрбез!
Әйтүен әйттем дә бит, әмма бергә килгән иптәшләрдән аерылып калу бик сәер икән ул. Кайтарып җибәрүне гадәттә иң тәртипсез, иң ялкау солдатларга гына кичектерәләр, иң соңгы көннәргә калдыралар. Хәтта башы гауптвахтадан чыкмаган Хабалко да 30 октябрьдә кайтып китте. Миңа кул биргәндә, нәрсә дигән була бит әле:
– Иптәш өлкән сержант (бәйрәм уңаеннан чыгарылган боерык белән миңа шул исемне биргәннәр иде), иң тәртипсез солдат сез булдыгыз бит әле. Сезнең урында мин булсам, җибәрмәсәләр дә, чыгып йөгергән булыр идем. Ярый, сезгә сабырлык телим!
Без аның белән кочаклашып хушлаштык. Тәлгат тә үтеп барышлый Сызрань шәһәреннән телеграмма җибәргән: мин инде Татарстанның капка төбенә җитеп киләм, әйдә, син дә озаклама, дигән. Менә шулай минем белән килгән «дедлар» частьта калмады. Барысы да яңалар, яшьләр. Күңелне ачып аралашыр, сөйләшер кеше калмады да дигәндәй. Өч ел хезмәт итү бу кадәр
озак булмаган кебек иде. Шушы бер атнаны ничек этеп-төртеп уздырырга белми аптырадым. Үз иптәшләрем берсе дә юк. Яшьләр безнең ише «олыларны» чит итәләр, ниндидер кул җитмәс кешеләр итеп карыйлар. Әмма миңа аларны бәйрәм чарасына җәлеп итәргә, репетицияләр үткәрергә туры килде. Шулай итеп, алар да мине үз кешеләре буларак кабул итә башладылар.
Соңгы айларда шигырь язуны читкәрәк куеп торган идем. Бу араларда үзеннән-үзе рифмалап уйлый башладым. Кәгазьгә күңелемдәге кичерешләр түгелә. Аларның күбесе сагыну, якын көннәрдә гражданкага чыгу белән бәйле. Мин аларны хәтта җырлап йөри башладым.
Кайсы солдат илгә кайту көнен
Көтеп алмый икән йотлыгып.
Кайтыр сәгать суккач, мин үзем дә
Калдым беравыкка тотлыгып.
Мин бүгеннән хөрмен, иреклемен,
Шатлыгымнан эчми исердем.
Мең дә туксан биш көн хезмәт итеп,
Кайту көнемне дә җиткердем.
Рәхмәт, поезд, җилләрне дә узып,
Туган якка алып барасың.
Тәгәрмәчләр, тигез генә җырлап,
Якынайта дуслар арасын.
Бәйрәм дә, гадәттәгечә, бик әйбәт узды, барысы да тиешенчә булды. Шуннан соң минем биредә бер генә эшем дә калмады. Күңелдә бушлык барлыкка килде. Дөресен әйткәндә, үземне кая куярга белми торган бер халәткә килдем. Бу көннәрдә башымдагы уйларның исәбе-хисабы булмады. Иң нык уйландырганы  армиядән кайткач, тормышымны ничек башлармын? Аннан инде, җан биргәнгә Ходай юнь бирер әле дип, үз-үземне тынычландыра идем.
9 ноябрь иртәсендә мине Бугарков штабка чакыртып алды. Сүзендә торган, миңа кирәкле документларны әзерләп куйганнар, юллык акча да, бүләк тә бирделәр. Бугорков һәм Духновский белән кочаклашып саубуллаштык, машинага утыртып озатып калдылар. Бер солдат мине Грязи шәһәре вокзалына китереп куйды. Поезд мине туган ягыма алып китте.
Шул көннәрдән соң 50 ел узган икән. Үзе бер гомер. Дөрес, шушы
вакыт аралыгында Тәлгат белән икеме-өчме очраштык без. Алары да аяк өсте генә булды кебек. Һәркемнең үз мәшәкате, үз гаме дигәндәй. Инде солдат дустым бакыйлыкка да күчкән, диделәр. Ә мин каберен дә зыярәт кылмадым бит әле. Ярамый болай, ай, ярамый. Быел җәй, Кукмарага кайтышлый, Янсыбыга кереп чыгарга кирәк булыр. Хәер биреп, Коръән укытып. Дөрес, вафатын ишеткәч, бер мәчет картыннан укыттырган идем.
Мәрхүм булганнарга дога һәрвакыт кирәк!
...Әлеге кыз чыгып киткәч, мин әнә шулай бик озак уйланып утырдым. Әле генә бәян иткән хәл-әхвәлләр бер-бер артлы хәтеремдә җанланды.
Ниһаять, үземнең җитмеш яшькә килеп җиткән өлкән кеше булуымны тәгаен аңладым. Дустымның оныгы инде шушындый кыз булып җитешкәч, моның белән килешмичә, кая барасың? Моның өчен көтмәгәндә, бу кызның күз алдында пәйда булуы да кирәк түгел, үзеңнең улларың-кызларыңның да егерме яшьтән ашкан балалары бар лабаса. Алары инде – минем оныклар.
Гомернең иң матур чаклары артта калган дигән сүз. Хәзерге көн инде шул балаларның, оныкларның заманы. Инде, Һади Такташ әйтмешли, алар яратсыннар, алар сөйсеннәр, үз вакытыбызга үзебез хуҗа дисеннәр. Олыгайган көннәрендә, шул үткәннәренә карап, шөкер итә алсыннар. Бездән хәер-фатиха.
Мин янәдән тәрәзә янына килеп бастым. Куаклыкта чыпчыклар, җылы кояш нурларында иркәләнеп чыркылдашуларын беләләр. Яз сулышы аларны да куандырган. Тормыш шулай дәвам итә. Бу – мәңгелек хәрәкәт. Шул тормыш агышының үзебезгә тигән өлешендә без дә кулыбыздан килгәнне эшләргә, яшәешне матурлатуга өлешебезне кертергә тырыштык. Инде алга таба дилбегәне әнә шул оныклар ала торган булсын. Шул чагында гына безнең яшәвебезнең мәгънәсе булачак. Әйе, тагын яз җитә, табигать
уяна, тормыш җанлана.
Кинәт, дәрес башларга кирәклекне белдереп, кыңгырау яңгырады.
Оныкларга өлкәннәр тәҗрибәсен, алар тудырган акыл байлыгын җиткерү – минем бүгенге яшәвемнең төп мәгънәсе икәнлеген шушы кыңгырау тавышы һәркөнне искәртә тора. Димәк, мине хәзер дә шундый дәресләремнең нәүбәттәгесе көтә. Моны аңлау минем аякларыма җегәр өсти. Мин, үземчә ашыга-ашыга, студентларым көткән аудиториягә таба атлыйм...

(Тәмам)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызганыч,бетеп китте,кон саен ачып карап,котеп укыдым.Рэхмэт.