Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә

Ничә атналар буе күзне кыздырып торган тимер юл тукталышына йөгердек. Өч вагонлы дизель поездына утырып, Тамбовка киттек. Исеме Һади Такташ белән дә бәйле булган шәһәр урамнарында адашып йөрдек, фотографиягә кереп чыктык.

АВТОБИОГРАФИК БӘЯН

Мартның да уртасына якынлашабыз. Көннәр сизелеп озынайды. Кояш та яктысын көннән-көн мулрак сибә. Тәрәзә турысындагы куаклыкта көн үзәгендә чыпчыклар «сабан туе» уздыра башладылар. Ниндидер куанычлары бар кебек, бер-берсен уздыра-уздыра чыркылдаша бирәләр.
Мин тәрәзә аша аларга күз төшерми булдыра алмадым. Бигрәк тә ихлас куанышалар, алар да яз килүенә битараф кала алмыйлар, күрәсең. Чыпчык булып, чыпчыкның күңелен уятып, җанландырып җибәргәнне, яз килүенә кеше тыныч кына карый аламы соң? Әйе, табигатьтәге язгы үзгәрешләр җанны җылыта, күңелне үзгәртә. Шулай булмый хәле юк, кеше шул ук табигатьнең бер өлеше ләбаса.
Менә миңа да нәкъ бер атнадан җитмеш яшь тула. Мин моңа үзем
ышанып та бетмим, күңел кабул итеп бетерми. Юк, миңа түгел, кемгәдер бүтәнгә туладыр ул җиде дистә дигәнең. Мин әле, Ходайга шөкер, алтмышта ничек йөргән булсам, бүген дә шулай җиңел генә хәрәкәтләнәм кебек. Лекцияләремне дә студентлар көтеп алалар сыман тоела. Шулай булмаса, аудиторияне тутырып утырмаслар иде. Аларның игътибарлы йөзләрен күрә- күрә сөйләү миңа көч бирә, яңадан-яңа мәгълүматлар җиткерәсе, яшьләрне
фән хикмәтләре белән тагын да нечкәләп таныштырасы килә башлый.
Тәрәзәдән тыштагы чыпчыкларның кыланышларын карап торганда, мин шундый уйлар белән мәшгуль идем. Шуңадыр, кабинет ишеге ачылуын да сизмәдем. Хәер, керүче аны кыяр-кыймас кына, ачылмаса ярар иде дигәндәй, йомшак кына ачты. Шулай да минем колак әле сак, артымдагы кыштырдау тавышына борылып карадым. Ишек янында бер яшь кенә кыз басып тора. Берәр студенттыр. Әмма аның моңа кадәр күзгә чалынганы
булмады кебек. Мин кызга текәлдем. Кыз игътибарлы карашымнан тагын да җайсызлык сизде кебек. Миңа таба бер-ике адым атлады да тукталып калды. Мин аңа өстәл каршына куелган урындыкка күрсәттем, үзем дә кәнәфиемә урнаштым. Кыз, акрын гына килеп, күрсәтелгән урындыкка утырды һәм бик җентекләп миңа карап тора башлады. Мондый караштан инде миңа уңайсыз булып китте. Әмма андый текәлеп торулар белән генә мине шаккатырып булмый. Шуңа күрә кызны бу җайсыз хәлдән чыгару
өчен тыныч кына әйтеп куйдым:
– Сез кем һәм нинди йомыш?
Кыз әле һаман да миңа текәлеп карап торуын дәвам итә иде. Хәзерге буын бик кыю, аларны үзеңнең халәтеңнән чыгып кына аңлап бетереп булмый. Әйдә, алай теләгәч, карап торсын инде, аргач туктар. Бабай кешенең йөзендә кызлар өчен артык мавыктыргыч нәрсә булмас, дип уйлап куйдым.
Шулай да карашып торуларның күпкәрәк киткәнен кыз үзе дә сизде булса кирәк, кечкенә генә сумка шикелле нәрсәсеннән нидер эзли башлады. Ниһаять, тапты булса кирәк, өстәлемә саргайган кәгазь кисәге чыгарып салды.

Фоторәсем икән бит!
Мин шунда бу кызны телсез икән дип уйладым. Чөнки бүлмәгә
кергәннән бирле бер генә сүз дә әйткәне юк. Мин, күзлегемне киеп,
әлеге рәсемгә текәлдем һәм аптырап калдым. Бу минем армиядә хезмәт иткәндәге дустым Тәлгат белән төшкән рәсем иде. Икебез дә, әле солдат киеменә киенеп, ике-өч ай үттеме-юкмы, шәһәр күреп кайтырга рөхсәт алган идек. Бу хәрбиләр телендә «увольнениегә чыгу» дип атала. Шунда рәсемгә төштек. Аның бер данәсе минем үз альбомымда саклана. Җае туры килгәндә, мин аны актарып утырырга яратам, шунда әлеге рәсемгә дә күзем төшә. Бу рәсем урнаштырылган битне тиз генә әйләндереп узып
китә алмыйм. Ник дигәндә, ул бик якын дус иде шул. Җитмәсә якташ, Янсыбы авылы егете Тәлгат Фәтхри улы.
Мин аптыраулы карашымны кызга текәдем. Ә ул бер сүз дә дәшми, елмаеп тик карап тора. Мин дә берни әйтмим, әйтер идем дә, телсезләр белән бармаклар ярдәмендә сөйләшү серләрен бөтенләй дә белмим. Әмма шулай да мин дәшми кала алмадым, эчтән генә уйлангандай итеп, әйтеп куйдым:
– Бу фоторәсем синең кулыңа ничек килеп керде икән соң?
Һәм шул вакыт кыз телгә килде:
– Бу минем бабам рәсеме. Ә менә монысын сез дип әйттеләр...
Кыз рәсемдәгеләрнең икесенә дә бармаклары белән төртеп-төртеп алды.
Минем эчемә җылы керде. Димәк, шөкер, бу кыз белән сөйләшеп була икән, телле кыз!
– Дөрес әйткәннәр, бу – мин. Моннан илле ел элек армиядә хезмәт иткән вакытта төшкән рәсем. Монысы – минем дустым Тәлгат. Син аны бабам, дидең. Димәк, син аның оныгы буласың инде?
– Әйе, мин бу фотоны бабамның бик яратып укый торган китабы эченнән табып алдым. Мин аны бабам истәлеге итеп саклыйм. Әниемә дә күрсәттем. Бабам рәсем артына язып та куйган.
Мин рәсемнең артын әйләндердем. Анда дустымның таныш язуын
күрдем. Тәлгат нәкъ шулай матур итеп, ашыкмыйча, хәрефләрне ясый-ясый яза иде. Аның хатлары әле дә саклана. Бу – аның язуы. Әнә, гадәтенчә, түгәрәк-түгәрәк хәрефләр белән язып куйган: «Армиядәге дустым-якташым Фоат. 24 декабрь. 1962 ел. Тамбов-Малиновка». Мине бу хәл бик тәэсирләндерде. Шул вакытлардагы хәл-әхвәлләр бер-бер артлы хәтеремдә яңара башлады...
...Тамбов шәһәреннән ун гына чакрымда Пушкари исемле разъезд бар. Шуннан ерак та түгел Малиновка авылы күренеп тора. Безне Казаннан биредәге хәрби частька китерделәр. Бу кече хәрби белгечләр әзерли торган уку-укыту батальоны икән. Шуңа күрә җиде-сигез ай саен биредәге солдатлар алышынып тора. Укып белгечлек алганнар, алга таба шул һөнәрләре буенча эшләп хезмәт итү өчен, башка урыннарга таратылалар. Биредә исә яңадан-яңа курсантларны әзерләү эшләрен алып баручы
офицерлар белән сержантлар гына даими хезмәт итәләр. Тәлгат белән мине дә шушында китерделәр. Тәлгатнең армиягә алынганчы ук машина йөртү һөнәре булганга күрә, аны беренче көннәрдә үк эшкә куштылар. Шулай итеп, аның армиядә хезмәт итү өчен белгечлеге бар дип исәпләнелде. Ә мин, армиягә кирәкле белгечлегем булмау сәбәпле, укырга тиеш булдым. Шуңа
күрә килү белән безне төрле казармаларга урнаштырдылар. Мин эләккән взводтагылар радиотелеграфист-радиомеханик дигән һөнәрне үзләштерергә тиеш икән. Без иртәнге физзарядкалар ясап, урын-җирләрне тәртипкә китерәбез дә, стройга тезелеп ашарга барып киләбез, аннан классларыбызга таралабыз. Дәресләр арасында безне стадионга алып чыгып йөгертеп тә
кертәләр, утын ярдыралар, тагын шуңа охшаш эш бирәләр. Аннан тагын дәрескә утырабыз...
Ярты чакрымда гына урнашкан рус авылындагы кызлар кичләрен
часть коймасы буена килеп, безнең мондагы тормышны күзәтәләр. Кызык табып көлешкән булалар. Бу исә әле генә иректән килгән күңелләрне иләсләндерергә җитә кала. Кайчакта бөтенесен ташлап, шулар янына чыгып китәсе килә башлый. Әмма шунда ук үзеңнең армиядә икәнлегең исеңә төшә дә булмаган мыек астыннан гына елмаеп куясың.
Ныклап ук укый башлагач, дөресрәге, хәрби ант кабул иткәч, чират
буенча (әгәр тәртибең яхшы булса!) «увольнениегә чыгарга» рөхсәт
бирә башладылар. Бер якшәмбедә без Тәлгат белән рөхсәт ала алдык. Старшинаның бетмәс-төкәнмәс үгет-нәсихәтләрен, кисәтүләрен тыңлаганнан соң, частьның керү-чыгу пунктында ныклап тикшерелгәч, ниһаять, иркенлеккә чыктык. Ничә атналар буе күзне кыздырып торган тимер юл тукталышына йөгердек. Өч вагонлы дизель поездына утырып, Тамбовка киттек. Исеме Һади Такташ белән дә бәйле булган шәһәр урамнарында адашып йөрдек, фотографиягә кереп чыктык. Рәсем киләсе атнага гына әзер булыр, диделәр. Аннан гына чыккан идек, урамның каршы
ягында бик матур бинага юлыктык. Театр икән. Моны белгәч, Тәлгат әйтеп куймасынмы:
– Әйдә, театрга керәбез!
Әле өйдән килгән байлыктан акча да бетеп җитмәгән. Тиз генә билет алып кереп тә киттек. Нинди әсәр карарга тиешлегебезне дә белмибез. Анысы белән кызыксынырга чамабыз булмады. Бик вакытлы кергәнбез. Урыннарга урнашуыбыз булды, залда ут та сүнде. Тамаша башланды. Сәхнәдә ниндидер җимерек торак, тәртипсезлек күренешләре шәйләнә. Ярым караңгылык. Менә бераз яктылык иңә төште. Ул арада кешеләр дә күренә башлады. Тәмам яктырып бетте. Шунда гына абайлап алдык. Сәхнәдә ниндидер зур гына бер бүлмә. Ул чаршаулар белән ике-өчкә
бүленгән. Шуларның алгысында башына татар түбәтәе кигән бер егет бүкән өстенә куелган тимер сандалда кәйлә очлый. Башына татарча итеп, яулык япкан бер кыз тагаракта кер уа. Барысы да нәкъ менә татарча. Тәлгат белән бер-беребезнең иңнәребезгә төртеп алганыбызны сизми дә калганбыз. Кая килеп эләктек без, янәсе! Менә сәхнәдәгеләр сөйләшә башладылар. Русча! Без инде, күңелебездән сөйләшүләре дә татарча булыр дип көткәнбездер,
күрәсең. Русча сөйләшсәләр дә, безгә рәхәт иде. Димәк, болар татарчадан тәрҗемә ителгән әсәрне уйныйлар! Без сәхнәгә менеп китәрдәй булып карый башладык. Тәнәфестә программа сатып алдык. Бу безнең Шәриф Камал дигән язучыбызның «В вороньем гнезде» дигән әсәре икән бит! Буфеттан алган булка белән чәй эчә-эчә, бәхәсләшә башладык – бу татарчада ни исемле әсәр булган? Ворона дигәне карга була инде, гнездо дигәне ни икән? Оя була торгандыр инде, кош оясы. Димәк, «Карга оясы» була инде. Шулай итеп, спектакльнең исемен бергәләп тәрҗемә иттек. Инде
аңлабрак карарбыз, дибез. Әмма карый-карый, тагын аптыраштык. Сәхнәдә сурәтләнгәннәр белән «Карга оясы» арасында нинди бәйләнеш бар? Шулай да спектакль беткәч, иң тырышып кул чабучылар без булганбыздыр. Эт чаба дип, бет чаба, дигәндәй, без тырышып кул чапкач, башка тамашачылар
да калышмадылар. Башка телдә булса да, үзебезнең автор әсәре белән көтмәгәндә шушылай очрашу күңелле иде. Шуннан алган тәэсирләр белән юлдагы бер ашханәгә кереп, тамак ялгап алдык та теге өч вагонга өлгерү өчен тимер юл вокзалына йөгердек. Иртә дә, соң да түгел, нәкъ күрсәтелгән сәгатьтә частебызга кайтып җиттек. Ә рәсемне икенче атнада шәһәргә барган иптәшләребез алып кайтып биргән иде. Димәк, бу рәсемне Тәлгат тә пөхтәләп саклаган икән.
– Әйт әле, сеңлем, бабаң бу рәсемне үзе яраткан китап эчендә саклаган, дисең. Нинди китап икәнен хәтерләмисеңме?
Кызның җавабы әзер иде:
– Мин өйдә хәзер дә бу рәсемне шул китап эчендә тотам. Мирхәйдәр Фәйзинең «Пьесалар» дигән китабы. Кызыл тышлы.
Мин үз алдымда утырган кызның дустым Тәлгатнең оныгы икәнлегенә тәмам ышандым. Ник дигәндә, Тәлгат театр сәнгатен бик ярата иде. Дөрес, аңа әле Казан театрларында булырга туры килмәгән. Үз авылларында, колхозларының үзәге Татар Кукмарасындагы клубта һәвәскәрләр куйган спектакльләрне карап үскән. Бер тапкыр Кукмара район мәдәният йортына аларны спектакль карарга алып барганнар. Аны Минзәлә театры артистлары куйды дип хәтерләп калган. «Ул кайтты» дигән спектакль булган ул. Тәлгат шул тамашадан алган тәэсирләре турында еш сөйли торган иде. Төп вакыйгалардан бигрәк, аңа пролог белән эпилогта кара, озын күлмәк кигән бер артист хатынның ниндидер шомлы тавыш белән монолог сөйләве
нык тәэсир иткән икән. Дулкынланган, калтыранган тавыш белән үзәккә үтәрлек итеп сөйләвен һич онытасым юк, дия иде. Шуннан соң ул миннән үзем караган спектакльләрнең эчтәлеген сөйләвемне сорый торган булды. Мин Г. Камалның «Беренче театр», «Банкрот», Т. Гыйззәтнең «Наёмщик», К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» әсәрләренең эчтәлеген аңа сөйли идем.Ә менә Ш.Камалның Тамбов театрында караган «Козгыннар оясында»
(«Карга оясы» түгел икән, соңыннан гына белдем) пьесасы белән армиягә кадәр мин үзем дә таныш булмаганмын икән. Сүз арасында аңа үземнең «Галиябану»да Хәлил ролен башкарган булуымны әйтәм. Тәлгат чат ябыша. Сөйлә, ди. Мин аңа бу әсәрне шактый үтемле итеп сөйләгәнмен, ахры. Ник дигәндә, Хәлил роленең сүзләре, җырлары минем хәтеремдә, яттан сөйли-
җырлый алам. Ул аны миннән кабат-кабат сөйләтә. Аеруча «Ни хәлләр бар икән бу йортта?» дип башлана торган күренешне тыңларга ярата. Син аны «Ул кайтты»дагы теге кара киемле хатын кебегрәк итеп әйтәсең, ди. Сине тыңлаганда, кулларга каз тәннәре чыга, ди. Соңыннан ул М.Фәйзинең китабын тапкан, аны кат-кат укып яшәгән икән. Мин аны йә укытучы, йә мәдәният кешесе булып китәр дип уйлый идем. Моны аның үзенә дә кат-кат
әйткәнем булды. Ихтимал, минем янымдарак яшәсә, мин аңа бу юлларның берсеннән китәргә этәргеч бирми калмас идем. Миңа аның белән армиядән соң рәтләп күрешергә туры килмәде шул. Шуңа күрә аңа нинди дә булса тәэсир ясый алмадым.
Мине инде бу кыз үзе кызыксындыра башлады. Нинди йомышы төште икән? Бу рәсемдәге бабасының дустын күрергә дип кенә кермәгәндер бит? Хәер, мондый кызыксынучан кызның нәкъ менә шуның өчен генә дә килүе мөмкин. Моңа аптырарга ярамый.
Шулай да сорарга булдым:
– Минем янга килүең шушы рәсемне күрсәтү өчендер инде? Бу миңа бик тә күңелле хәл. Мин үзем дә аны еш кулыма алам, хатирәләргә бирелеп, уйланып утырам.
– Бу рәсем сездә дә бар икән. Әле мин, булмаса, күчермәсен ясатып бирермен дигән идем.
– Әйе, бар. Ул – синең бабаң белән минем яшьлегем истәлеге. Әмма аннан соң бик күп еллар үтте. Без инде бу рәсемдәге егетләрдән нык аерылабыз. Әйтерсең лә, болар бөтенләй башка кешеләр. Вакыт кешеләрне әнә шулай танымаслык итеп үзгәртә икән. Мин шактый еллар узгач кына белдем, бабаң инде вафат булган икән...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: архив

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рәхмәтсезгә татарча язган өчен бәхетле булыгыз сәлам