Ни хәлең бар, балам?.. (бәян)

«Сиңа килдем. Хәлеңне белергә килдем. Иминлекме? Рәхмәт, сиңа! Быел да чыдадың, түздең. Күпме йөк күтәрергә туры килде үзеңә. Йөк түгел, уңыш ул. Икмәк бит ул! Байлык-муллык, шатлык-куаныч, өмет-ышаныч бит ул! Безнең кебек авыл кешесенең теләк-хыялы, максат-омтылышы, тормышның асылы-мәгънәсе. Горурланам синең белән! Ничәмә-ничә ел тонналарны «эһ» тә итми күтәрәсең. Ыңгырашмыйсың, зарланмыйсың, көйсезләнмисең. Минем дә авылдашларым алдында йөзем ак. Тиздән Уңыш бәйрәме булыр. Уракта шәп эшләгәннәрне мактарлар, бүләкләрләр. Синең белән мине телгә алучы да булмас. Борчылма. Икмәк өчен көчебез кергәнгә куанып яшик.

Хәтерлисеңме соң шушында килеп, шушы урынны бил тиңентен кычыткан, алабута, шайтан таякларыннан чистартып, җир казып мәш килгән тиктормас егетне. Сине шушында бастырып киткәнемне хәтерлисеңме? Әйе, мин идем ул. Ул көннәрне оныта алмыйм. Бәхетле көннәр!»

* * *

Факил Казан авыл хуҗалыгы институтында укый иде. Практикага туган авылына җибәрделәр. Кәнсәләргә кергәч, председатель белән сөйләшү кыска булды: — Энем, үлчәү кирәк колхозга. Үлчәү. Автовеса! Шуны корып бирсәң иде син безгә. — Аңладым.

Аңлавын аңлады. Тик кулыннан килерме бу эш? Авылдашлары алдында адәм көлкесенә калмасмы? Институт кадәр институтта укый дигән даның бар. Авылдан беренчеләрдән булып керде ул анда. Азмы-күпме дары исен дә иснәп карады. Факил сугышка кырык бишенче елның язында алынды. Псков десант дивизиясенә эләкте. 177 тапкыр парашют белән сикерде. Кайчан гына ыргытмадылар аларны: иртән дә, кичен дә, көндез дә, төнлә дә. Кая гына килеп төшмәделәр: далага, суга, сазлыкка, урманга. Урманга төшү бик хәтәр иде, чыршы очына эләксәң, корсагыңны ярасың. Агач башында кунып калсаң, җиргә төшә алмый җәфаланасың. Бергә хезмәт иткән иптәшләренең күпмесе шулай харап булды. Бүген-иртәгә сугышка керәбез дип торганда, Гитлер тәпиен ялтыратты. Аның каравы, сугыштан соң исән калганнар өйләренә кайтып китте, ә Факил кебек «егерме җиденчеләр»гә тагын җиде ел хезмәт итәргә туры килде.

Армиядән кайткач, авыл мәктәбенә укырга китте. Малай-шалайлар белән сабак өйрәнде. Беркөнне мәктәп бәдрәфендә төтен эленеп торганын күреп алган директор Хөсәен Хәсәнович малайларны тезеп куеп тентеде. Тәмәке Факилдән чыкты.

— Бу гамәлең мәктәп стенасына сыймый, — дип сүкте аны Хәсәнович.

«Мәктәп стенасына сыймый». Кемнең дә булса бер-бер хилаф эш кылганын белсә, директор гел шушы сүзләрне әйтә. — Нишләп сыймый соң ул? Нигә мәктәпне зуррак итеп салмадыгыз? — диде дөнья күреп кайткан, лаеш шулпасын шактый чөмереп өлгергән, самолётның тар ишегеннән очсыз-кырыйсыз күккә атылырга күнеккән Факил. Директор десантчы егеткә бүтән бәйләнмәде.

* * *

Иртәгесен Факил йөрәксенеп эшкә тотынды. Алдына җәймә кадәр кәгазьләр җәйде. Болар — үлчәүнең сызымнары. Егет аларны дөньясын онытып өйрәнде. Җәйнең кояштан нур яудырган бер көнендә янына хатыны Рәкыя килеп басканын да сизмәде.

— Нихәл, картым, эшләп буламы? — дип сорады, битендәге сөйкемле сипкелләре уңып, сизелер-сизелмәс кенә язылып калган, икедән үргән сары чәч толымын баш түбәсенә такыя кебек түгәрәкләп салган якты кыз.

Факил сискәнеп китте, каушап калгандай булды. — Маташып карыйм әле, ни килеп чыгар, — диде ул һәм маңгаендагы тамчы-тамчы тибеп чыккан тирләрен кул аркасы белән сыпырып куйды.

— Ярый, мишәйт итеп тормыйм. Бер сәгатьтән аш өлгерә, әбәдкә кайт!

Рәкыяны ай күрде, кояш алды. Студент егет аны ягымлы-якты карашы белән күздән югалганчы озатып калды. Факил белән Рәкыя тиз кавыштылар.

Егетнең армиядән кайткан чагы иде. Кайтып төште сержант авылга. Тәбәнәк буйлы, җиңел сөякле, бит очлары ялтырап-янып торган солдат-десантчыны күреп кызлар «аһ» итте. Күрше кызы Фәһимәнең дә күңелен ымсытты. Алай гынамы?! Кызның йокысы качты.

Егет ике арадагы бакчага турник ясап куйды. Көн саен иртәнге алтыда торып чыга да шунда атына. Аның ничек атынганын көтү куарга чыккан күрше кызы койма буена килә дә ярыктан шыпырт кына карап тора. Факил башта ике кулы белән өскә тартыла. Ияге турникның тимере белән тигезләшкәч, ике аягын бергә куеп алга кискен ыргым ясый. Һаваны яра. Таган кебек атына да атына. Амплитуда үскәннән-үсә бара. Берзаман аяклары өскә чөелә. Егет ботларын, кулларын сузган хәлдә туры сызыкка әверелә һәм турникны әйләнеп чыга. Гәүдә күзнең явын алырлык якты түгәрәк ясый. Нәкъ кояш инде менә. Хәер, бу тамаша үзе дә «кояш» дип атала бит! Авылда Факил турында «ул турникта «солнце» ясый икән» дигән могҗизалы хәбәр тарала. Күпме егет газапланып та, черәшеп тә булдыра алмаган хәл бит бу! Көч-куәтнең, матурлыкның гаҗәеп тантанасы.

Фәһимә — күрше йорттагы ун баланың бишенчесе. Түгәрәк битле, бөдрә чәчле, зәңгәр күзле кыз. Чибәр! Күр әле син бу Факилне, моңарчы читкә-миткә чәчрәп тормаган, каралты-курада, өй тирәсендә тыныч-сабыр гына үз эшен эшләп йөргән мыштым кызны нишләтеп ташлады бит, ә! Хәзер Фәһимә өчен бу дөньяда армиядән кайтып аның һушын алып йөргән күрше егете генә бар. Мәхәббәт дигәннәре шушы буладыр инде ул.

Иртән көтү куганда күрше-күлән бер түгәрәкләнеп ала да хәл-әхвәл сораша, тегене-моны ишетә, эчен бушата. Авыл кешесенең сөйләгән сүзе гадәттә тавык-чебеш, мал-туар, печән чабу, утын хәстәрен күрү тирәсендә бара инде.

— Җәй ничек килер? Яңгырлар булырмы? Корыга китмәсме? Курмы әзерләп булырмы? — Чалгыларны таптап куясы бар. — Чалгы алырга кирәк әле быел. Былтыр безнеке, мужикны әйтәм, урманда сындырды. Артыштауда бар микән чалгы? — Бүген минем мужик әче таңнан урманга китте. Өстерилек белән. Агач келәймәләргә. — Кайда келәймәлиләр икән? Кайсы диләнкене? — Без былтыр туксанда, Поп елгасында әзерләгән идек утынны. Фартал юлы кырыйларын чистарттык.

Фәһимә бу сөйләшүләргә колак салып тора да уйлап куя: «Бигрәк ваклана бу кеше дигәнең. Телләрендә бер сүз: йә утын, йә печән. Әйтерсең, дөнья шулардан гына тора. Әй, сез, Адәм балалары! Җир йөзендә мәхәббәт бар! Пүчтәк сезнең печәннәрегез аның белән чагыштырганда. Чуртымамы печән-мечәннәрегез, утын-мутыннарыгыз, кәгдә монда мәхәббәт бар! Гыйшык-мыйшык бар!»

Тик Фәһимә гыйшык утында үзе генә янды. Егетне ничек каратырга соң? Вечерга (кичке уеннарны Солы авылында шулай дип йөртәләр) чыккач, гел Факил тирәсендә чуалды, боргаланды, сырпаланды. Клубтан аның белән бергә кайтып та, кич чыкмаган көннәрендә күршесен капка төбендәге эскәмиядә көтеп алып та карады. Тик егетнең исе китмәде. Аның күңелендә бер генә теләк — мәктәпне тәмамлагач институтка укырга керергә!

Көннәр үтә торды. Фәһимә эчтән сызды, янды, көйде. Җавапсыз мәхәббәтнең ни икәнен үз башына төшкән кеше генә аңлыйдыр. Факил күрше кызының үзенә карата булган кайнар мөнәсәбәтен, ташып торган уй-хисләрен сизмәде түгел — сизде. Дөресен әйткәндә, кызның чытлыкланулары аны туйдыра да башлаган иде инде. Бу «сыткый сагыз» белән бер кистереп сөйләшмәкче дә иде. Япь-яшь кызны үпкәләтүдән курыкты. Үпкәләтү генә түгел, җиләк кебек өлгергән туташның гыйшык-мыйшык хисеннән гайрәтен чигерерсең, күңелен сындырырсың. Юк, юк, песигә дә «прес» дип әйтә алмаган Факилнең үзе өчен дә бик авыр мондый сөйләшү. Фәһимәнең мәхәббәт канатларын каермаслык сүзен дә таба белергә кирәк бит әле аның. Туры әйткән туганына ярамаган, ди.

Шөкер, Факилгә тел тирләтеп азапланырга туры килмәде. Җәйнең ашыгып аткан бер галиҗәнап таңы барысын да хәл итте дә куйды. Беркөнне кызның башына бер уй килгән иде: «Һәркем үз тиңен ярата. Укытучы — укытучы белән, артист артист белән кавыша. Ни булыр икән, әгәр Фәһимә дә турникта күрше егете кебек «сунце» ясаса? Аның әллә ни авырлыгы да юктыр инде. Прусты катырак атынырга гына кирәк. Атынасың да үзеннән-үзе әйләнеп чыгасың. Фәһимә ике кулында атына алмыймы?! Фәһимә «сунце» була алмыймы?! Теләсә кояш та, ай да була ала. Ике кояш бергә кушылачак. Менә күрерсез!» Кызның башына шундый уй килеп торуын күр әле.

Фәһимә әче таңнан торды. «Кояш»ны ул кеше-кара күрмәгәндә ясап карамакчы булды. Шул ният белән, аратасыннан купкан черек тактаны бер якка авыштырып, койма тишегеннән шыпырт кына күрше бакчасына керде. Керде, ике кулын өскә сузып сикерде. «Кояш»ның күчәренә эләгә алмады. Икенче омтылыш. Әһә, эләкте. Эләгүен эләкте, тик шул мизгелдә йомры гәүдәсенең галәмәт авыр, лапшык булуын тоеп алды. Кая соң инде, кая соң... Кайда ката, кайда тун? Атынырга кирәк бит. Атыныр өчен аякны күтәреп алга ыргытырга, Факил кебек һавага кушаяклап тибәргә кирәк. Фәһимәнең аякларына ике потлы гер асканнармыни, асылынып тик тора. Бераздан кыз хәл-җегәре беткән кулларын ычкындырырга мәҗбүр булды һәм, келәттәге матчага эленгән җиреннән өзелеп төшкән симез сарык түшкәсе кебек, җиргә гөрселдәде. Үзе тиз генә сикереп торды тагын. Кагынды. Тагын асылынды. Ботларын күтәрергә азапланып карады. Мыш-мыш килде, ахылдады-ухылдады. Җиргә лапылдады. «Кеше-мазар юкмы», дип як-якка каранып алды. Ах, үҗәт кыз да инде үзе. Тагын менеп маташа бит. Бу юлы турникка эләгә алмыйча җиргә йөзтүбән капланды. Кыз буялып-пычранып бетте. Шулвакыт тын келәтнең бакча ягындагы бер канаты аз гына ачылып торган серле тәрәзәсе бөтенләй ачылды. Һич көтмәгәндә, һич уйламаганда, хикмәти Хода, анда Факилнең башы пәйда булды...

Ул кызны әллә кызганып, әллә шаяртып әйтеп куйды:

— Җитәр инде, күрше, турникны сындырасың бит. 

Шушы мизгелдә җир тишегенә кереп китәрдәй булган Фәһимә койма тишегенә кереп чумды. Факилнең исә келәттә, төн буена йокламыйча, имтиханга әзерләнеп ятуы булган.

Шул көннән күрше кызы Факилнең күзенә чалынмаска тырышты.

Факилгә насыйп яр исә күршедә дә түгел, еракта да түгел, үзләренең өендә үк булган икән. Рәкыя педагогия училищесын тәмамлап, «өстенә бетле тун кигән» кыз. Үзе шулай ди. Институтта читтән торып укуны бетле тун кию белән чагыштыра ул. Солыда мәктәптә укыта. Факилләрдә фатирда тора. Иртән чыгып чаба. Укытып кайткач, өй җыештыра, чишмәдән су ташый. Аннары — фермага. Агитатор буларак, монда күпме тамак ерта. Төнлә киләсе дәрескә план төзи, дәфтәр тикшерә. Рәкыя эшне тиз эшли үзе, җиңел эшли. Чәчен дә кешенеке төсле генә итеп үрми бит ул. Озын, куе, коңгырт чәчләрен әүвәл «фәс» иттереп алга ата. Башы чәч чүмәләсенә күмелеп кала. «Көлтә»не озын агач тарак белән җәт-җәт тарый, тарап чыккач, тасылдатып артка ата. Чәч аркасына, биленә килеп ябыша. Аннары шушы муллыкны уң як җилкәсе аша алга төшереп кызу-кызу үрә. Үрелгән толым кызның баш түбәсенә түгәрәк таҗ булып куна. Юк, чәч үрү генә түгел бу. Бу — тылсымлы сәнгать. Бу — моҗизави тантана!!. Яшьлек, матурлык, илаһилык тантанасы! Моны күргән саен, кызның үзенә сиздерми генә карап-күзәтеп йөргән Факилнең күңелендәге бер кылы зеңгелдәп куя. 

Рәкыя атна буена чатыр чабып эшләп йөри-йөри дә, шимбә кичкә таба Солыдан биш чакрымдагы Карлыган Сазы авылына әтисе белән әнисе янына кайтып китә. Бер шимбә үтә шулай, ике, өч... Факил шунысын искәреп ала: Рәкыя кайтып киткәч, күңелсез кала, өйнең яме бетә икән ич. Бер шимбәдә егет квартирантканы калырга үгетләде. «Кич клубка вечерга алып чыгам мин сине», — диде. Кыз баштарак карышты. Факил тәки күндерде үзен. Бер малайны ат менгереп Карлыган Сазына чаптырды. Ат белән бергә күрше авылга Рәкыя исеменнән «Әти-әни, бу атнада кайта алмыйм. Эш күп. Борчылмагыз», дигән хәбәр очты. 

Кич. Аскы ниргәләре чергән, кайбер бүрәнәләре бүселеп чыккан, идән такталары калҗайган клуб. Яшьләр ду килә. Танцы-манцы, уеннар: «Наза», «Шыгырдавык», «Тәңкә салыш», «Түгәрәк уен»...  Факил Рәкыяне кулыннан ычкындырмады. Клубка бергә керделәр, бергә биеделәр-уйнадылар, бергә кайтып киттеләр. Тора-бара Рәкыянең «эше күп» шимбәләр үзләре дә күбәеп китте.

Көннәрдән бер көнне Факил Карлыган Сазына кәләшнең әти-әнисеннән кыз сорарга төште. Мәсьәлә тиз хәл ителде. Ике авылда яшәсәләр дә, бер-берсенә кунакка йөрешеп, аралашып гомер кичергән бу ике гаилә, ике нәсел элекэлектән бер-берсен яхшы белә иде. Шуңа күрә эшне озакка сузып тормадылар, кул бирештеләр дә, баста. Хәер, Рәкыя авылына кайтмый калган шимбәләрнең беренчесендә үк атлы малай-җайдак килеп, хәбәрне ирештергәч, кызның әти-әнисе эшнең кая таба барганын чамалаганнар иде инде. 

...Үлчәүне эшләгәндә, Факилнең күңеле алгысып, дәрте ташып торды. Туган авылың, авылдашларың өчен тир түгүеңне тою, яраткан хатынының ара-тирә килгәләп хәл белешеп китүе аны рухландырды, иңнәренә канатлар куйды. Сызымнарның очына чыгып, үлчәүне җиренә җиткереп монтажлады ул. Чокырын да казыды, измәсен дә изде, бетонын да түшәде. 

Тиздән урак башланды. Үлчәү беренче олауларны кабул итте. Председатель Галимҗан да егетнең эшеннән мәмнүн.

— Институтта исән-сау укып, катыргыңны алгач, туры үзебезгә, яме. Көтәбез.

Диплом алу җиңел булмады. Рәкыя күрше авылдагы Чор Иле бүлнисеннән башта тупырдап торган кыз, өч елдан симез малай алып кайтты. Гаилә — авылда. Факил — Казанда. Барысы да ачлы-туклы. Студент Ирек мәйданы янында бер әбидә фатирда торды. Кортканың салкын-юеш бүлмәсендә буыннарына салкын тидереп түшәккә егылды. Полиартрит, диделәр табиблар. Дәвалану бер елга сузылды. Егет бер ел укырга йөри алмады. Рәкыя дә дәүләт имтиханнарына килеп җиткәч, педта укуын ташларга, балаларын — улы берничә айлык кына иде әле — каенанасына калдырып, эшкә чыгарга мәҗбүр булды. Үзе хәлсезлектән интекте. Сөте бетте. Симез малай ашарга сорап көне-төне акырды. Хатын табибка барды.
— Бүген нәрсә ашадыгыз? — дип сорады табиб.
— Чәй.
— Кичә нәрсә ашадыгыз?
— Такта чәй.
— Чәй дә чәй — голова качай. Каныгыз аз. Шуңа хәлегез юк. Сезгә күп итеп фрукты, ит, бавыр, балык ашарга, вино эчәргә кирәк. Күп итеп сок эчегез. Аңладыгызмы?
— Аңладым.
Ашарга кирәк, эчәргә кирәк! Өйдә чебен чукындырырлык та акча юк. Келәттә тычкан асылынып үлгән... Нишләсен соң Рәкыя? Яшь ананың күңелен кимсенү, гарьләнү, хурлану хисе кимерде. Бер ел «академический» алганнан соң, Факил укуын ялгап җибәрде. Рәкыя исә институтка бүтән бара алмады, «незаконченное высшее» белән калды. Аның авылда көннәре элеккечә бертөсле үтте: мәктәп, дәресләр, өйдәге эшләр, ферма...
Беркөнне фермадан кайтканда вакыт соң иде инде. Ат караучы Сабирлар яныннан үткәндә, Рәкыя, өйдәге тавышны ишетеп, туктап калырга мәҗбүр булды. Сабир ду килә, кызы Гөлсирәне сүгә. Әниләре өйдә юк. Аның Ахманга бертуган сеңлесенә кунакка китүен Рәкыя белә иде. Укучысын ут эчендә калдырып китәргә намусы кушмады, Рәкыя өйләренә керде. Почмакка бастырылган, елый-елый шешенеп беткән кызны күреп, йөрәге чәнчеп куйды.
— Сабир, ни булды?
— Әтисе белән сөйләшә белми. Сөйләшергә өйрәтәм.
— Төнлә өйрәтергә булдыңмыни? Менә болай, Сабир, аның иртәгә мәктәпкә барасы бар. Бала йокларга тиеш. Әйдә, сеңлем, чишен дә ят. Әтиең сиңа башка бер сүз дә әйтмәячәк.
Рәкыя урамга чыккач, беравык әлеге йортка карап торды. Анда ут сүнгән, тынычлык иңгән иде. Икесе ике җирдә яшәп яткан йөрәкләрне тормыш гел сынап торды. Акча җитмәү, ач яшәү — бер хәл. Өйгә конвертка салынган мәктүпләр килә башлады. Анда дүрт кенә сүз язылган: «Факил, мин сине яратам». Кемдер җәнҗал чыгарырга теләде булса кирәк, әмма Рәкыя үзен бик тыныч тотты, Факилгә бәйләнмәде. «Записка»ларны бергәләп укыдылар да көлештеләр. Тиздән, бик тиздән конвертлар килми башлады. Кышның ябалак кар явып торган мамыклы бер кичендә урамда Рәкыяны мут Раиф туктатты:
— Рәкыя дим, әйтергәме-юкмы дип бик озак уйлап йөрдем. Әйтсәм әйтим инде, Казанда Факил «гуляйт» итә бит. Бер бик чибәр, бик зәһәр «фонтанка» белән «Вузовец» кинотеатрыннан чыгып киләләр иде. Күрсәң, мин сиңайтим, куллар — кулда, авыз — авызда.
— И-и-и, Раиф абый, Факилнең хатыны янында юк, аңа сүз әйтеп булмый. Син бит әле хатының яныңда була торып та баргалап килдең бугай.
— Ни әйтер микән дип, сине юри сынап карамакчы идем. Бирешмәдең бит каһәр. Казанга бармаганыма бишбылтыр инде. Факилне күрмәгәнемә дә...
Рәкыяның «баргалап килдең бугай» дигән сүзләрендә хаклык бар. Язгы кар сулары киткәндә, авылда Раифның кыңгыравы чыңлап алды шул. Дипломны кесәгә салгач, Факилне авыл хуҗалыгы училищесына укытырга чакырганнар иде. Анысы урман артында, авылдан унике чакрым ераклыктагы бер бистәдә. Фатир бирәбез, дип кодаладылар. Факил бармады. Дипломлы белгеч күз төбәп туган авылына, туган колхозына кайтты.
Факил авылларны күп күрде. Әмма Солыга чыкканы юк инде. Өй тәрәзәсеннән күренеп торган мәһабәт таулар, шул тауларда көне-төне җырлап торган чишмәләр, шул чишмәләргә кушылып шаулаган калын урманнар, шул урманнар өстендә балкыш уйнатып камчылаган арыш басулары... Монда аны газиз әнкәсе, аңа терәк булган сөекле хатыны, киләчәккә өмете — кызы белән улы көтә. Факил кайтты. Иртәгесен өстенә кара халат киеп, ашкынулы бер дәрт, ярсулы бер омтылыш белән эшкә чыкты ул. Чыгуын чыкты, тик эшне нидән башларга белмичә аптырашта калды. Колхозның бөтен техникасы тузып-таралып, кым- кырыч кырылып ята. Язгы чәчүне ничек ерып чыкканнардыр, рәтле-башлы тырма да калмаган. Йөреп торган бер бензовоз бар. Анысы да кич соң гына Артыштаудан «тончыгып» кайтты. Төнлә кибет каршындагы бөтен авылга лампочка куелган бердәнбер багана төбендә, «тычкан уты» астында аның свечаларын алыштырдылар, «зажигание»не көйләделәр. Иртән кәнсәләргә нәрәткә керер алдыннан Факил мәктәп бакчасына сугылып чыгасы итте. Шунда күптән түгел балалар җыйган тимер-томыр өемен күреп алды. Бәй, тырма түгелме соң бу? Нәкъ үзе! Ул үтил тавында казына башлады. Тагын ике тырма тартып чыгарды. Төшкән тешләрен куйсаң, эшкә ярый бит әле болар. Нәрәттән соң Факил конюх Сабирдан ат алып, әлеге тырмаларны тимерчегә алып кайтып тапшырды. Тимерче алачыгыннан чыккач, кәефне кырып, йөрәккә шом салып, ватылып-таралып яткан трактор-машиналарга карап куйды. Боларга ничек җан кертергә соң? Запчасть кирәк. Механизаторларның телендә дә шул бер сүз: Запчасть! Запчасть!! Запчасть!!! Факилнең юлдан кайтып кермәве, эшләп алган акчасын өйдәгеләрнең күрмәве, йокысыз төннәре, баш авыртулары, чәченең агарулары — барысы да әнә шул каһәр суккан запчасть белән бәйле. Ватык трактор, машиналарның җансыз тимер тавы булып торуы йөрәгенә төшкәнгәдер инде, Өтернәс МТСында трактор ремонтлап ятканда, директорга керде ул. Ул керде, киң җилкәле, кызыл битле директор аңа күтәрелеп тә карамады. Йомышын сорамады да сорамады инде. Ник кергәне болай да билгеле.
— Авыруларның хәле начар, — диде Факил.
— Ниткән авырулар? Бүлнис түгел, мытыес бу. — Директор кәгазьләреннән аерылды, күзлеген ашыкмый гына салып, аңа күтәрелеп карарга мәҗбүр булды.
— Нинди авырулар булсын, «ЧТЗ»лар, «ДТ»лар, «ГАЗ»лар, «МАЗ»лар...
— Тәк, тәк, сөйлә, сөйлә. Кай төшләре авырый аларның? Диагноз куелганмы?
— Берсенең — йөрәгендә «шум», икенчесенең — бавыры, өченчесенең күзләре күрми. Йөрәк, дигәндә — двигательне, бавыр, дигәндә — фильтрны, күзләр, дигәндә фараларны күздә тота иде Факил.
— Тәк, тәк, сөйлә-сөйлә...
— Бер трактор аяксыз — йөри алмый таяксыз.
— Матур сөйлисең. — МТС хуҗасы бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрде, күзләре дымланып чыкты. — Сез «Большевик»тан бит әле. Исемегез...
— Факил.
— Факил, мин бит бала чактан врач булырга теләдем. Авыруларны терелтәсем, аякка бастырасым килә иде. Барып чыкмады. Язмыш тимер-томыр арасына китереп тыкты. — Бу юлы директорның күзләреннән чын-чынлап яшь бәреп чыкты. — Тыңла әле, бүген-иртәгә республикадан запчастьләрнең саллы гына партиясе кайтырга тиеш. Булышырбыз. Директор Тимерхан Ханович үзе дә фронтовик икән бит. Атаклы Рокоссовский дивизиясендә хезмәт иткән. «Кызыл Йолдыз» ордены иясе.
Факилне ул кул биреп озатты. Берсенең техникага, җан иясенә караган кебек каравын искәрткән, икенчесен балачак, үсмерчак хыялларына кайтарган, хәтта бүген азга гына булса да, әнә шул хыялдагы образ ролендә булып алырга мөмкинлек биргән бу сөйләшү әңгәмәдәшләрнең киләчәктә аралашып, дустанә яшәүләренә нигез булды. Ханович Факилгә хәл кадәри булышырга тырышты.
* * *
Ул юеш борыннар әбиләр кулында бик тиз тәпи китә, сөйләшә башлый икән. Көннәрдән бер көнне Факил улын үзе белән гаражга алып китте. Нияте — аны техникага орындырып алу иде. Кем белә, бәлки киләчәктә Вахиттан да инженер- механик чыгар.
— Улым, күр әле, машина бу, машина. Менә аның руле, монысы рычагы, менә монда бассаң, «пип-пип», ди.
Малай дәшмәде, кабинада авызын турсайтып, гамьсез генә утыра бирде. Аннары Факил аны трактор янына алып килде. Бу гыйфрит-албастыны күргәч, малайның кәефе кырылды, чырайларын чытты, борынын җыерды. Шулвакыт гараж яныннан, сиртмә-арбага җигелгән атын каулап, конюх Сабир үтеп бара иде. Атны күргәч, малайның күзләре ут алды, авызы ерылды.
— У-у-у... Бахбай, — диде ул, кулларын чәбәкләп, һәм аякларын чалыш-полыш китереп, ат артыннан йөгерә башлады. Сабир да аны шунда ук күреп алды, атын туктатты, мышнаган сабыйны күтәреп алып, ямь-яшел клевер түшәлгән арбасына утыртты. Факил аларны моңсу караш белән озатып калды, гүя ошбу арба аның бөтен уй-теләкләрен, хыялларын үзе белән бергә ияртеп алып китте. Шул көннән Вахит конюшнидан чыкмады. Өйдән ипи, шикәр ташыды, үзе исә атларга башак бирергә әзерләгән борчак оныннан авыз итте. Өйгә кайткач, әбисе аның авыз кырыйларына, күлмәк-ыштаннарына кунган-сыланган саргылт онны чистарта-чистарта иза чикте. Чистартып кына бетерә, оныгы тагын ат абзарына чыгып йөгерә. Бахбайлар аны ахактай күзләрен балкытып, бәрхет иреннәрен сузып каршы ала. Авыл халкы Вахитка «Ат механигы» дигән кушамат такты. Бераз үсә төшкәч, битенә, борынына мул булып сипкел сибелгән «Ат механигы» конюхтан ат сорый башлады. Сабир атны бирергә ашыкмады.
— Әүвәл кеше белән сөйләшергә өйрән, — дип кырт кисте.
— Ничек сөйләшелгә сун?
— Барыбер сөйләшә белмисең син, Ат механигы.
— Ә син тулгай (авылда Сабирның кушаматы «Тургай» иде) механигы.
— Ах, кәтүк малай. Күр әле син аны, абыйсы кадәр абыйсына ни дип тора бит.
— Ат бил.
— Бирермен мин сиңа ат. Башта сөйләшергә өйрән әле, кәтүк. Хөрмәтле Сабир абый, диген. Ни хәлләрең бар, диген. Хатының Сәлимә җиңги ни хәлдә, диген. Ахмандагы баҗаең белән балдызыңның ни хәлләре бар, диген. Авырмыйлармы, диген. Ахман Сабан туен сораш. Шәп булдымы, диген.
Ахман үзе — урман артындагы күрше район үзәге. Солыдан әллә ни ерак түгел, ун-унике чакрым тирәсе. Сабир ел саен андагы Сабантуйга бара. Барганда, өч өйле, гомер-гомергә урман белән яши, гөмбә, җиләк, чикләвектән өзелми торган Гәр Хуторга сугыла. Гәрәй, Мингали, Мәрхәбләрдә кунак була. Ахман Сабан туе көнне ул атын көтү куганчы ук җигеп куя. Малкаена көмеш тәңкәле шлея кидерә, дугасына кыңгырау тага. Арбага, калын итеп җәелгән яшь- сусыл печәнгә хатынын утырта. Халыкның нәкъ көтү куган вакытында юлга кузгала. «Әй сез, кемнәр анда, күреп калыгыз, Сабир абзагыз Ахманга Сабантуйга бара. Сез, «ахломоннар», монда калыгыз, менә мин Ахманга барып Сабантуй күреп кайтыйм әле». Сабантуй Солыда да, күрше авылларда да була анысы. Сабирның сүзләренә караганда, Ахманныкына чыкканы юк инде. Анда алган тәэсирләр аңа ел буена җитә. Сабир булган җирдә Ахман Сабан туе телгә алынмый каламы соң?! Атларның иң зәһәре, гармуннарның иң фырты, сөлгеләрнең иң озыны, көрәшчеләрнең иң гайрәтлесе Ахман Сабан туенда гына, имеш. Каклаган каз, яңа суйган сарык ите, тутырма, бәлеш, өчпочмак, тәбикмәк, күзикмәк, кош теле, пәрәмәч, чәк-чәк, бавырсак, катык, әйрәннәрнең иң тәмлесе фәкать Ахман Сабан туенда гына, имеш. Сабантуй көнне Ахманда кырык коймак — бер тиен, имеш. Булсын. Яшәсен Ахман! Яшәсен Сабантуй!!
Атна буена Өтернәстә МТСта ятты алар. Тракторның «эчен алдылар». «ДТ» шыр сөяккә калды. Кабина да рама. Сүтү бер хәл, җыясы бар бит әле. Тракторчы Нур да, Факил үзе дә муеннан майга, мазутка баттылар. Ярый әле, Радиатор булышты. Шушында МТСта эшли ул. Исеме дә бардыр инде аның, монда Радиатор дип йөртәләр. Үзе дә трактор хәтле. Буе да озын, җилкәсе дә киң. Башы гәүдәгә муенсыз гына тоташкан. Көрәк кадәрле итле кулының май-мазут сеңдергән күзәнәкләре бик оста рәссам ясаган, карап туймаслык бер картина кебек. Күтәрәсе-төшерәсе булса, аны чакырып алалар. Аның көч-куәте турында риваятьләр сөйлиләр. Бервакыт урманнан печән алып кайтканда, бер фырт «Волга» моңа юл бирми. Радиатор нишли, дисезме, төшә дә машинаны күтәреп ала һәм юлга аркылы куя. Шундый итеп куя, машинага борылырга хут калдырмый. Алда да — агач, артта да — агач. Үзе тракторы белән кырыйдан узып китү җаен таба. Капкынга эләккәнен аңлап алган «Волга» хуҗасы йөгереп барып каршына чыга һәм ялынырга-ялварырга тотына:
— Зинһар, машинаны борып куй!
— Ник үзең бормыйсың?
— Булдыра алмыйм.
— Әллә кем булып йөрергә булдырасың бит. Юл бирергә җай да бар иде бит сиңа югыйсә. Уңга кереп калала идең. Күрәсең бит йөк белән кайтып килгәнне. Ишетсен колагың, масаеп йөрүләреңнең соңгысы булсын.
— Вәгъдә — иман, моннан соң кырмыскага да юл бирәчәкмен.
Радиатор Сабантуйларда да бер дә галәмәт көрәшер иде. Хатыны мәйданга кертми икән. Бер бәйрәмдә түзеп тора алмаган, кергән ул. Читтән килгән бер егет көндәшләрен азаплый, бил алышу башлануга, гел җиргә яту ягын карый икән. Радиатор кергән дә тегене җирдән суырып алып күтәргән. Әмма атмаган. Тегене күтәргән килеш мәйдан әйләнгән. Теге егет ике кулын күтәреп бирелгән һәм тайган. Радиатор исә бүтән кереп тормаган, көрәш матур гына дәвам иткән.
Менә шул пәһлеван тракторның «эч-баш»ын урнаштырганда, Факилләргә дә күтәреште-төшереште. Рәхмәт төшкере.
Бүген «Большевик» егетләре авылларына кайтып китәргә тиеш иде. Атна буена тимер-томыр арасында яту, төннәрен мазут-май сеңгән каты сәкеләрдә аунап чыгу тәмам туйдырды. Ашказаны — кайнар аш, баш — йомшак мендәр, күңел җылы өйне тансыклады. Арка кычыта, чәч киезләнде, тән мунча сорый. Иң яманы — тамак ач. Алып килгән ризык бетте. Запас юк. Кесә буш. Акча юлга гына җитә. Җитсә әле. Башта машина тотып Артыштауга барасы, аннары стансага төшеп өч вагонлы дизельгә утырасы, поезддан төшкәч, авылга хәтле җиде чакрым тәпи-тәпи атлыйсы. Иртәгә тагын шул маршрут белән киләсе. Килмичә булмый. Эш бетте дип кулларын керосин белән юганнар иде инде, тракторның каяндыр май җибәрүе билгеле булды. Тагын сүтәргә, тагын актарырга кирәк. МТСтан болай чыгу килешми бит инде.
— Вакыт әрәм итеп кайтып тормыйбыз мәллә, — диде Факил, башын кашып, — бер төнгә ничек тә түзәрбез. Өйгә кайтып йөрсәк, моннан ике-өч көнсез чыга алмаячакбыз. Калсак, иртәгә эшне бетереп, трактор белән кайта алабыз. Урыксурык йөргәнче, калыйк. «ДТ»ны карыйк. Бөтен Солының карап торган бер тракторы бит ул.
— Бер кичкә кер мичкә, ди. — Нур ризалык белдереп баш какты.
Шулвакыт яннарына Тимерхан Ханович килеп басты. Директор кул биреп күреште.
— Ни хәлләрегез бар, егетләр? Терелттегезме бу баланы? Аның ни хәле бар?
— Бу бала капризный булып чыкты бит әле, Тимерхан Ханович. — Факил тагын башын кашып куйды.
— Бала түгел, бәла бу, — диде Нур, авыр сулап.
— «ДТ», димәк, «дитё» инде ул. Шулаймы, Факил дус?
— Дитё инде, дитё, Тимерхан Ханович. Тик менә балабыз астына «пес итә». Энурез. Ярый йөрәген кеше иттек, монысын гына дәваларбыз.
Директор шаркылдап көлеп җибәрде һәм Факилнең терсәгеннән тотып әйтте:
— Йөрәкне йөрәкле кеше генә дәвалый ала. Сездә йөрәк бар, егетләр. Астына җибәрү гадәтен генә бетерә алырсыз, шәт. Ярдәм кирәк булса, мине беләсез.
Шулай итеп, Факил белән Нур Солыга кайтмыйча калдылар. Көн кичкә авышты. Тимер-чүкеч чыңыннан яңгырап, компрессорларның берөзлексез һава өрдерүеннән гөжләп торган МТС тынып калды. Арган-талчыккан инженермеханик белән тракторчы икесе ике сәкегә ауды. Үтереп-үтереп ашыйсы килә. Их, булса иде бер сынык ипи. Шуны капсалар да йөрәкләренә ял булыр иде, ичмаса. Юк бит. Иртәгә кадәр ризык капмыйча ничек түзәргә? Факил түзәр анысы. Ул ачлыкның ни икәнен белә. Аңа өч яшь булганда әтисе үлә. Әнисе биш бала белән тол кала. Итәк тулы бала белән урамда да кунарга туры килә әле аңа. Төпчек улы күрше малае (алар да ач инде) белән абзар артында учак ягып бәрәңге пешермәкче була. Бөтен урам янып бетә. Сугыш башлангач, камыт буе Факил ат җигеп урман чыгара. Шунда ике атын бер-бер артлы агач басып үтерә. Ул атларны түләтәләр.
Кырык биштә сугышка алынгач та, Факил парашют белән төшкән урмандалаларда аны табын җәеп көтеп тордылармы?!
Түз, ашказаны! Түз, йөрәк!!
Юк, Факил бүген түзмәде. Үзе генә булса, түзәр иде. Шыр ялангач сәкедә яткан Нурның ах-вах килүләрен, авыр сулап куюларын тыңлап ятты-ятты да әкрен генә торып киенә башлады. Егетне кызганды. Яшь, таза организм. Гәүдәсе дә сөбханалла! Төн буена шулай интегеп чыгачак бит ул. Ач килеш йоклап буламыни?!
— Син кая җыендың? — дип сорады Нур зәгыйфь тавыш белән.
— Тышка чыгып керәм.
Факилнең исә һич икеләнүсез ризык эзләргә җыенуы иде. МТС тан чыгуга авылга юл тотты ул. Тирә-як тып-тын. Ара-тирә этләр генә өреп куйгалый. Салкынча. Тән калтырый. Эчтә кайнар ризык булмаганга да калтырый торгандыр инде ул.
Факил авылга керде. Керде һәм һушын югалта язды. Кемдер мичтә таба ашы, камыр ризыгы пешерә. Урамда әйтеп-аңлатып булмый торган тәмле май исе. Факилнең күз алдына утын күмере өстендә күпереп пешкән алсу-кучкыл күзәнәкле көлчә, тәлинкәдән алгач, майлары тамып торган кайнар кыстыбый, камыр өстенә ябылган бәрәңгесе кызгылт элпә белән капланган пәрәмәч (бу якта нәкъ менә шушы ризыкны «пәрәмәч» дип атыйлар) килде. Их син, авыл, нигә шулай җәфалыйсың ач бәндәне?! Бер-ике телем каткан ипи булса да ярар иде югыйсә. Тик анысын да кемнән сорарга? Урамда эт тә юк. Гомердә булмаган хәл, бүген Факил теләнергә чыкты. Ходай күрсәтмәсен мондый язмышны.
Теләнчеләрне күп күрде ул. Псков янындагы бер авылның чиркәвендә дивизиянең бәрәңгесе саклана иде. Десантчылар һәр төнне монда чиратлашып каравыл тора. Чират Факилгә дә җитә. Татар малае чиркәүдә япа-ялгызы. Дөм караңгы. Шомлы тынлык. Кылт иткән тавышка да йөрәгең ярылып үләрлек. Җитмәсә чиркәүгә китәр алдыннан иптәшләрең биргән «инструктаж» эчтә боз булып ята. Аларның сөйләвенә караганда, төнге сәгать берләргә-икеләргә кадәр түзәргә була. Аннары башлана мәхшәр: ишек кагалар, дөбердиләр, ваталар-ишәләр, җимерәләр. Үзләре күзгә күренми.
Ничек чыдарга? Утыра шулай Факил афәт көтеп. Сәгать бер тула. Ике тула.
Ишек шакыйлар!
«Әһә, башланды», дип уйлый ул эчтән генә.
Бераздан тагын шакыйлар!!
Юк, ачмаска. Ачмаска, ачмаска!..
Нигә ачмаска?! Тукта әле, син җиде төн уртасында, күкнең җиденче катыннан, кая килеп төшәсеңне дә белмичә, кап-кара дөньяга сикергән десантчы татар егете монда — җирдә, черек бәрәңге күче янында куркып утырасың. Позор!
Факил барып ишекне ача. Ачса... тасма-тасма ертылып-умырылып беткән бишмәт кигән ак сакаллы, бөкре бер карт басып тора. Кулын сузган.
— Ради бога, две картошки!
Факил төнге дәрвишнең тетелеп беткән биштәренә бәрәңге тутырып бирә. Карт елый-елый рәхмәт укый.
...Урамда берәү дә очрамагач, Факил дә, төнге чиркәүгә килгән мескен бабай кебек, берәр йортның ишеген шакып карарга булды. Ыңгырашып яткан бичара Нурның газиз ашказаны өчен ул теләсә-кайсы өйгә керергә риза. Юк, уты сүнгән өйгә кермәячәк ул. Ябык капкага да кагылмаячак. Бәй, әнә бер капка — төбенә кадәр ачык. Бездә — татарда ачык капка «әйдә, кер, рәхим ит!» дигән сүз бит инде. Ачык капкалы әлеге йорт үзе дә балкып тора, тәрәзәләрдә дә — ут, ишегалдында да — ут.
Ишекне башына ак яулыгын килештереп бәйләгән тәбәнәк буйлы, җиңнәре сызганулы хуҗабикә ачты.
— Әссәламегаләйкүм!
— Вәгаләйкүмәссәлам!
— Апа, борчыган өчен гафу итегез. Без мытыеста ремонтта идек. Солы авылыннан. Бүген өйгә кайтып китәсе кешеләр идек. Кайтасы булгач, харчаларны да бетергән идек. Харча бетте, тик эш бетмәде. Тамак ялгап алырга бер-ике телем ипиегез булмас микән?
— Әйдүк, өйгә керегез! Иптәшләрең кайда соң?
— Тракторчы белән икәү без. Ул мытыеста калды.
— Бар, чакыр аны да. Кайнар ризык ашап китәрсез. Мунча да ягылган. Килегез, кил! Көтәбез.
Факил белән Нур башта мунча чабынып чыктылар. Мәтрүшкә, бөтнек кыстырып бәйләгән миллек белән тәннәре кызарып чыкканчы чабындылар. Бер-берсенең аркаларын керендереп чаптылар. Ак мунчаның сап-сары такталары ялтырап торган идәненә утырып, салкынча су белән рәхәтләнеп коендылар. Иртәгә өйгә, хатыннары янына чип-чиста кайтачаклар, Алла боерса.
Өйгә кергәч, хуҗабикә аларны табынга дәште. Һәркайсының алдына тәлинкәгә чөмәкәйләп өйгән кыстыбый китереп куйды. Ул арада хуҗа үзе дә кайтып керде. Авылның икенче башында торучы, быел гына өйләнеп башка чыккан улы белән киленен мунчага чакырырга дип киткәнен хатыны әйткән иде инде. Кунаклар хуҗаны күргәч, телсез-өнсез калдылар. Ул бүген көн буена алар белән кайнашкан Радиатор иде. Исеме Рәдис икән.
— Мин сезне кайтып киттеләр дип торам. Килеп бик дөрес эшләгәнсез. Ачка интегеп ятканчы. Ашагыз рәхәтләнеп.
— Кайсы тәлинкәдән ашый башларга соң? — Факил бер хуҗага, бер хуҗабикәгә карап алды.
— Һәркайсыгызга берәр тәлинкә, — диде Радиатор, кистереп.
— Моның кадәрне ашап бетерсәң?..
— Бетерәсез. Порция!
— Әйе, бездә порция шундый, — дип иренең сүзен куәтләде хуҗабикә.
— Добавка да булачак! — дип өстәде Радиатор.
* * *
— Ут бар!
— Пожар!!
— Янабыз!!!
Авыл дерт итте. Барысы да дулкынлана-дулкынлана, кайный-кайный күккә күтәрелгән каракучкыл төтен манарасына таба чаба башлады. Пилорам яна икән бит. Халык акырыша:
— Кайда су?
— Мотопомпа кайда?
— Пожарник Сабир кайда?
Берсе дә юк.
Сабир колакка каты. Өенә биш яшьлек Вахит — Аны Факил йөгертте — атылып килеп кергәндә, ул уттан бихәбәр, тирләп-пешеп чәй эчеп утыра иде.
— Пожал, пилоламда пожал! — диде сулуы капкан малай.
— Ах, анаңны корт чаккыры, Ат механигы, кеше белән сөйләшергә һаман өйрәнә алмыйсың. Башта ни дип әйтергә кирәк?
— Исәнмесез, Сабил абый.
— Хөрмәтле Сабир абый, диген, хәчтерүш.
— Исәнмесез, бик хөлмәтле Сабил абый.
— Аннары?..
— Ни хәлегез бал? Хатыныгыз Сәлимә җиңгинең ни хәле бал?
— Тәк, тәк, дәвам ит.
— Анда пожал...
— Баҗайны оныттыңмыни?!
— Ә-ә-ә... Баҗай белән теге кем әле...
— Балдыз. Шуны да белмисең, тинтәкбаш.
— Баҗай белән балдыз үлмәделәл мәле?
— Ах, ахмак Ат механигы, нишләп үләргә тиеш ди алар?!
— Баҗай белән балдызыгыз авылмыймы? Ахман Сабан туе шәп булдымы?
— Вәйт маладис. Тырышсаң, булдырасың бит! Бирәм мин сиңа ат.
— Миңа ат киләкми. Пожал анда.
— Ишеттем. Аңладым. Пилорам зур түгел. Такта гына. Янып беткәндер инде, шәт. Һәрхәлдә «Өе биек, яна биеп», дип әйтерлек түгел инде.
Төшке ашка өенә кайткан Сабир атын — Барсны тугармыйча, бакча ягында алдына печән салып, суга кушып кергән иде. Мотопомпаны да өендә тота. Мондый коры елда үзенең һәм кибетченең бәрәңге бакчасына су сибеп тора ул.
Чыксалар, бичара Барс суын да эчмәгән, печәнен дә ашамаган. Авылда ут хәвефе барын белгән-сизгән малкай, бәйдән ычкына алмавына гаҗиз булып, аяк астындагы җирне дагалы тояклары белән казып-казып бетергән иде. Берничә минуттан арбасына мотопомпа салынган ярсулы ат, авыл урамнарында тузан болыты күтәреп, кушаяклап чаба иде инде. Җан-фәрманга чабып килеп ут эченә кереп китәсе иде — үзен чак тыеп калдылар.
Әйе, пилорама кечкенә иде. Ләкин пожары кечкенә булмады. Эчендә юанюан бүрәнәләр яткан. Алар шәп янды. Аннары ут тыштагы бүрәнәләргә капты. Ярдырырга дип хәстәрләнгән агач тау-тау өелгән. Өелмини, бу якта урман өскә аварга тора. Бусы — бер. Икенчедән, кырык урыска — бер дуңгыз дигәндәй, җиде авылга — бер пилорама.
Отыры пожар киңәя башлады. Сабир тешләрен ыржайтты, төкерек сибә- сибә сүгенде. Төкерек кенә сибә алды шул, су сиптерә алмады, чөнки мотопомпа кабынмады. Әллә нинди хикмәтле насос булып чыкты ул, бакчага су сиптерергә җәт кабына, пожарда хет үл — кабынмый. 

Факилнең дә бәгыренә тиде ул мотопомпа. Үзенә күрә шулай ук техника бит, инженер-механикка аның өчен дә җавап бирәсе. «Кирәкле» кешеләрнең бакчасына су сиптерүен күргәләгәч, насосны эштән чыгаралар инде, дип уйлап куйган чаклары булды аның. Тик шуны бер ачтырып каратырга кулы җитмәде.
Пожар җәелгәннән-җәелә барды.
Ялкын телләре бүрәнәдән бүрәнәгә сикерә-сикерә үрмәли. Коточкыч хәл — ут янәшәдәге заправкага юл алды! Эреле-ваклы бүрәнәләр аның коймасына ук килеп терәлгән. Ут та килеп җитсә — эш харап. Койманың еллар буена кибеп-каралып беткән рәшәткәләре аша эчкә сикерү аңа берни түгел. Сикерсә, дистәләрчә еллар үзенә бензин, керосин, мазут сеңдергән майлы җиргә шунда ук ябышачак һәм күз ачып йомган арада бөтен заправканы чолгап алачак. Ягулык белән тулы баклар- цистерналар шартлый-шартлый, утны бөтен авылга сибәчәк.
Китте йөрәк өзгеч акырулар-бакырулар:
— Бетәбез бит!
— Авылыбыз белән бетәбез!
— Һай, Ходаем! Коткар, зинһар!!
Хатын-кызлар үкерә-үкерә елый башлады. Балалар катып калды. Бер кызның
өянәге килде, бер бабай эчен тотып җирдә тәгәри башлады. Китте паника.
Ут халыкның йөрәгенә капты.
Мотопомпа кабынды кабынуын. Тик аның кабынуыннан ни файда?! Мичкәдә су
булмагач. Суны чиләк белән сибеп бетергәннәр иде инде. Чарасызлыктан нишләргә белмәгән ирләр, ат арбасын кендегеннән алдылар һәм бүрәнәләрне ике тәгәрмәчле ал күчәргә салып, читкә тарттыра башладылар. Ат та, үзләре дә шабыр тиргә баттылар. Әмма аларның ут белән көрәшә алмаячагы көн кебек ачык иде. Шулвакыт... Ни булды дисезме?.. Чаттан, мир үгезе кебек үкереп, трактор килеп чыкты.
Кичә кич белән генә Өтернәстән ремонттан кайткан Нур иде бу. «Булган да егет инде үзе, тракторының алдына көрәкне ни арада куеп өлгергән», дип уйлап куйды Факил. Бульдозер ыжгырып килеп җитте. Торбасыннан кучкыл төтен көлтәләре очырып, дөньяның астын өскә әйләндерә башлады. Бүрәнәләр аркылы-торкылы килде. Кайсы читкә тәгәрәде, кайсы багана кебек торып басты. Басты да йә алга, йә артка, йә янга ауды. Нурның максаты — пилорама белән заправка арасында утның юлын кисү-өзү. Халык бу көрәшне «ах» итеп карап торды. И Раббым! Ярдәмеңнән ташлама! Тракторны саклый күр! Аңа да ут каба күрмәсен.
Техникадан Барсның коты алына. Бүген дә трактор пәйда булгач, аны көч-хәл белән тотып тордылар. Трактор үкереп җибәргән саен, ул «дерт» итеп куя, сискәнеп читкә тайпыла.
Йа Хода, ниһаять, коридор ачылды. Аннары Нур аны киңәйтергә, пилорам ягындагы янып яткан бүрәнә өемен тузгытырга тотынды. Халыкка җан керде, күзләрдә өмет чаткысы күренде. Күмерләнгән бүрәнәләрне трактор этеп чыгара тора, барысы да дәррәү аңа балчык, ком сибә башлый.
Ходай саклады үзләрен. Афәт узды. Узуын узды, тик тагын бер көтелмәгән хәл килеп чыкты. Кемдер шул тирәдә чуалып йөргән Вахитны күтәреп алып Барс өстенә атландырып куйган бит. Кем кушкан? Үзе сораганмы? Шайтан белсен. Утыра малаең ат өстендә кукраеп. Трактор сүнеп торган вакыт иде бу. Нур аны яңадан кабызды. Мотор тавышы һаваны ярды. Шул мизгелдә Барс куркуыннан җан ачысы белән кешнәп җибәрде һәм алга томырылды. Дилбегә белән йөгән башын тоткан ике егет икесе ике якта тәгәрәп калдылар. Ат Вахитны беренче ыргылуда ук чөеп җибәрде. Ходайның рәхмәте, Ат механигы җиргә барып төшмәде, Барсның ялына асылынып калды. Җиргә килеп төшсә, йә ат, йә алгы күчәрнең тәгәрмәче астына эләгәчәк иде. Барс җигелгән булса да, очты гына, хәер арбасын кендектән өзгәч, ике тәгәрмәч, бер күчәр аңа йөкмени?! Атның юеш ялыннан кулы шугандыр инде, отыры Вахит тәртәгә, аннары тәҗегә ябышып җилфердәде. Ат артыннан җирдә аунап калган егетләр торып чапты, алар артыннан — куркудан чәчләре үрә торган, йөзе агарган Факил.
Барс очты-очты да, ат абзарына кайтып җиткәч, ишеккә терәлеп туктап калды. Вахит җиргә төшәргә ашыкмады. Ул күзләрен йомган, тәҗегә чытырдатып ябышкан килеш асылынып торуында булды. Ат механигы шулкадәр нык ябышкан иде ки, ике егет һәм Факил өчәүләшеп аны көч-хәл белән куптардылар.
Ат абзарыннан кайтканда, кулына кыршылып беткән чемодан тоткан Моталлап очрады. Казанда бер хатынга йортка кереп тора ул. Кайтышы икән. Пожарны ишеткән. Алар пилорам янында гына тора. Пожар вакытында чирәмдә тәгәрәгән бабай аның әтисе иде инде. Кайчан кайтса да, Моталлапның телендә бер сүз:
— И алма күп булды быел безнең Казанда, бакчабызда. Аллага шөкер.
— Моталлап, Аллага һәм алмага шөкер, диген. — Факил елмаеп куйды. Моталлап шаркылдап көлде һәм чемоданын селки-селки китеп барды.
Өйгә кайткач, Факил Рәкыяга сүз катты:
— Кая соң, карчык, бер-ике сум акча бирмисеңме? Кибеткә төшеп, бер «чәки»
алыр идем. Авыр көн булды бүген.
— Кибеткә төшеп, күз көеге булып йөрмә инде. Хәзер көтү кайта. Сыерны каршы
ал, кертеп яп. Аннары үзем сиңа бер «чәкүшкә» бирермен.
— Ай рәхмәт, карчык!
Факилнең сыерны каршы алу исәбе белән капканы ачуы булды, тук малкай юеш
танавын төртеп тора иде инде. Аны кертеп япкач, урамга чыкты ул. Бүген мәхшәр эчендә кайнаган авыл тынып калган. Кайдадыр адашып йөрүче сарык бәтиләренең «бәэлдәве»н, елгадан әче камыр ашарга ашкынып кайткан казларның ишегалдына керү өчен капка астына куелган тактаны алуны таләп итеп каңгылдауларын, баш очыннан очып үткән ала карганың канаты белән һавага бәргәндә тонык кына ишетелеп калган «шапы-лапы»ларын янгын вакытындагы котыңны алырлык үкерүләр, ташны ярырлык тавышлар, йөрәккә төшәрлек кычкырулар белән чагыштырып буламы соң?! Чагыштырып буламы соң көн буена урманда йөреп, көтү, көтүчеләр ияртеп кайткан җиләк, ылыс, сәрдә, җиленнәрдән тамып торган җылы сөт исен күңел болгаткыч пожар исе белән?! Яшел-зәңгәр рәшәткәләргә, алар буенда таслап өеп куелган бүрәнәләргә кунган җылы тузан да кара корым түгел инде.
И авылым!
Синең менә шушындый җылы тузанлы, сабыр кичләреңә ни җитә?! Исән-имин генә була күр. Ут хәвефе сиңа бүтән кермәсен!
...Ул көнне Моталлапның әнисе Гыйльмениса карчык кибеттән өч алма үлчәтеп алды.
***
Урак якынлаша. Колхозның бер бригадасы булган күрше Яфраклы авылының ындыр табагындагы ашлык чистарту, киптерү агрегатларын карыйсы, подшипникларын алыштырасы, майлыйсы-көйлисе бар. Әйберләрне илтер өчен, Факил ат алды. Ат булган җирдә Ат механигы булмый каламы инде. Вахит чатыр чабып килеп җитте һәм арбага менеп тә утырды. Олылар кебек аякларын салындырып утыруын күр әле син аның.
Көн искиткеч матур! Күктә — ак-зәңгәрсу болытлар, кырда — аксыл иген диңгезе. Арышлар йөгерә, ашыга, ага... Алар офыкка җиткәч, болытлар белән бергә кушыла, һәм гаҗәеп матур манзара туа. Күңел якты омтылыш, ак моңсулык, чип-чиста самимилек белән тула.
Игеннәр офыктагы ак болытларга таба ага, ага, ага...
Үзеңнең дә агып, очып китәсең килә. Вахит исә ат барган шәпкә арбадан олылар кебек сикереп төшәргә чамалап утыра икән бит, хәерсез малай. Сикереп төште һәм арбаның арткы тәгәрмәче астына барып та керде. Малай белән бергә Факилнең йөрәге өзелеп төште. Ул бер мизгел тәгәрмәч астына карарга куркып торды. Тәгәрмәчтәге кан чәчрәгән тугым, бүкән, кыршау, кигиләр мизгел булып күз алдыннан үтте. Шулвакыт өстеннән авыр тәгәрмәч чыгып киткән Вахит сикереп торды да бар көченә авылга таба чаба башлады. Факил аны куып җитеп тотканда, тирләп-пешеп чыккан иде.
— Улым, син исәнме, аяк-кулларың исән-саумы? Нигә чабасың?
— Син ачуланырсың дип курыктым, шуңа чабам.
Факил улын кочаклап елады.
Сабыйлар егылган җиргә фәрештәләр канатын җәеп торыр ди. Хактыр.
***
Шакирның тракторы ватылды. Пырт итә дә сүнә, пырт итә дә сүнә.Тикшерә- казына торгач ачыкланды: моторга ягулык килми икән бит. Факил өр-яңа насос, тасмалы һәм кәтүкле фильтрлар алып кайтып бирде. Бик озак куйды Шакир аларны тракторына. «ДТ»сы атна буена моңаеп тын гына торды. Аның каравы, «өч борын»га берне җибәреп өлгергән хуҗа үзен иртән үк кабызып куя. Бер кабындымы, Шакир «ягулык»ны өстәп кенә тора. «Насос»ы эшли, «фильтр»ын алыштырасы юк. Исәбендә ремонтны сузу, кәефләнеп йөрүләрне дәвам иттерү иде әле, иртән трактор янына Факил килеп басты һәм әйтте:
— Шакир, бүген эшне бетерәбез, яме. Иртәгә тракторыңның бик кирәк булуы ихтимал. Әнә бит теге вакытта Нур белән мытыеста кунып калмаган, ремонтны коры тотмаган булсак, пожарда эш харап иде. Ярый бульдозер булды. Без элекке көнне генә ремонтлап алып кайткан трактор иде бит ул.

 Их, Факил, Факил!
Адәм баласы иртәгә ни булачагын, башының ни күрәчәген белми шул. Син дә белмисең. Әгәр белгән булсаң... Бүген бу тракторның янына килмәс идең син. Борылып та карамас идең.
Әгәр...
***
Кояш төшкелеккә менеп җиткәндә, тимерчелек ишеге төбендә басып торган Факил алагаем зур гәүдәле берәүнең гаражга таба килүен искәреп алды. Радиатор түгелме соң бу? Шул ич. Нәкъ үзе. Ничек килеп чыккан ул Солыга? Нинди җилләр ташлаган?
Алар кочаклашып күрештеләр.
Рәдис улы белән килененә мунча кайгыртып йөри икән. Бурага дип Солы урманыннан агач белешкән. Шуны кисеп төягәннәр. Кайтканда урман юлында машиналары баткан. Тартып чыгарырга трактор кирәк.
— Булыр, — диде Факил, һич икеләнүсез.
Алар ферма ягына китте. Нур тракторы белән чокырда силос тыгызлый иде. Рәдисне күргәч, кабинасыннан җәт сикереп төште, ике куллап күреште. Ул Радиаторның ни йомыш белән йөрүен бик тиз аңлап алды һәм бер генә сүз әйтте:
— Киттек!
— Рәдис кирәкми инде анда. Үзең генә бар да тартып чыгар. Урта юлда, урман авызында гына батканнар алар. Без Рәдис белән өйгә кайтып чәй эчик.
— Аңладым. — Нур кабинадан ничек тиз төшсә, шулай тиз генә менеп тә утырды. Трактор урманга таба юл алды. Җиңелчә генә җилләгән хуш исле печән исенә күзне әчеттерә торган солярка, төтен исе кушылды.
Өйгә кайткач, Факил баздан куе сөттән оетылган салкын катык алып менде, иртән Рәкыя пешереп киткән ашны җылытты, бер түшкә каклаган каз турады.
— Гаеп итмә инде, Рәдис. Хатын өйдә юк. Артыштауга киткән иде. Бүлнискә. Ул өйдә булса, башкачарак булыр иде бу табын. Әйдә җитеш, бары — бергә, югы — уртак. Үзегез теге юлы, без Нур белән мытыеста ачка интегеп, болыт чәйнәп, боз бөркәнеп ятканда, ничек сыйлап җибәрдегез!
— Һи-и-и... Әйттең сүз. Нинди гаеп итү ул. Өстәл тулы сый. Булып ашкан. Хатыныңны бүлнискә китте, дисең. Авырмыйдыр бит?
— Бәби көтәбез. Тиздән туарга тиеш. Врачка күренергә китте.
— О-о-о... Шулаймыни! Бик әйбәт! Сезнең бер малай, бер кыз бит әле, име.
— Әйе. Кыз Карлыган Сазында, әбиләрендә, кунакта. Малай — механик.
— О-о-о... Сиңа охшаган алайса.
— Охшамаган шул. Ат механигы ул. Кушаматы шундый. Кәнюшнидән чыкмый.
Тагын бер малай туса, анысын тимер-томырга ияләштереп булмасмы дип хыялланам.
— Ходай кемне язгандыр бит... Монысы Ат механигы, дисең, ә, — Радиатор бөтен өйне яңгыратып көлеп җибәрде.
Рәдис ризыкларны мактый-мактый ашады. Казга мөкиббән китте. Итен-маен ләззәтләнеп чәйнәде, кабыргаларын, бот сөякләрен суырды. Аннары үзенең майга баткан ике кулын, бармакларын ялап бетерде.
— Күптән нәфсем бар иде каклаган казда. Рәхәтләнеп ашадым. Безнең каз юк шул. Утыртып карыйбыз, бәбкә чыкмый.
Ул арада капка төбенә агач төягән машина килеп туктады. Факил шофёрны да өйгә алып кереп, табынга утыртты.
Кунак ашы — кара-каршы, диләр. Нинди матур, мәгънәле сүзләр. 

 ***
Артыштау бүлнисендә кеше күп булса да, Рәкыя көндезге поездга өлгерде тагын. Вагонга кереп утыруы булды — колагына таныш тавыш ишетелде. «И алма күп безнең быел. Әйе, бик күп безнең алма. Аллага һәм алмага шөкер». Күрше Моталлап кайта икән бит. Стансадан авылга кайтырга иптәш бар Рәкыяга. Артыштаудан ипи, кала күмәче, чәйләр алган иде. Моталлап күтәрешер әле. Юлда мамык та авыр, диләр бит. Корсаклы хатынның болай да йөге бар.
Поезд Казарма стансасында халыкны төшерде дә урманга шуып кереп китте. Күр әле, авылга кайтучылар Моталлаптан башка да байтак монда. Солыдан трактор да бар икән бит. Җәяү кайту кайгысы бетте болай булгач. Трактор белән килүче Шакир икән. Барысы да аңа таба дәррәү чапты. Бу эсседә әлсерәп җәяү йөрисе килми шул.
Халык тракторның арбасына төялде. Рәкыяне — кабинага, Шакир янына утырттылар.
Баштарак беркөйгә генә барган трактор, юлдан чыгып, арпа басуына килеп керде. Килеп керде дә кырны ярып бара башлады. Баярак арбага менү, әйберләрне бирү-алу, барлау ыгы-зыгысы, кылбырдак килү белән искәреп өлгермәгәннәр — тракторчы ләх исерек икән бит! Ах, Шакир, Шакир... Моны иң беренче кабинадагы Рәкыя сизеп алды һәм кычкыра башлады:
— Шакир! Шакир дим! Кая барасың? Туктат тракторыңны!
Аңа җавап бирүче булмады. Шакир изелеп бетеп йокыга киткән иде.
Трактор бара. Ах, шайтан алгыры, туп-туры коры елгага төбәп бара бит. Болай
булса, хәвефкә, алай гына түгел, коточкыч фаҗигагә дучар булырга мөмкиннәр. Хәтәр сигнал арбадагыларга да барып җитте. Алар шаулаша-ярсый башлады. Шулвакыт өскә Моталлапның чемоданы чөелде. Аның буш чемоданы үтә күренмәле рәшә биегән һавада тибрәлеп-селкенеп, эссе җәйдә бераз эленеп торды, аннары кайнар дулкын агымында арпалар арасындагы зәңгәр керфекле, оялчан күкчәчәкләр өстенә кыяр-кыймас төшеп кунды. Чемоданы артыннан Моталлап үзе дә сикерде. Ул арада башкалар да арбадан коела башлады. Сикерешеп беттеләр. Рәкыя калды. Сәрхуш тракторчы белән бергә, бер калды. Үзенә буйсынмас техника белән бергә бер. Фаҗига каршында бергә бер... Трактор барган шәпкә йөкле хатын кабинадан ничек сикерсен?! Шунда ук чылбырга эләгеп, трактор астында калачак. Рәкыя Шакирны уңлы-суллы чәбәкләргә, ике куллап аның күлмәк якасына ябышып селкетергә тотынды. Шакир уянмады. Башын — бер якка, авызларын икенче якка кыйшайтып йоклый бирде.
Рәкыя!
Син монда үзең генә түгел бит. Сез — икәү. Карыныңда — бүген-иртәгә туачак бала. Аның якты дөньяга туасы килми дисеңме?! Аның чәчәкле-чуклы болыннарда чабып йөрисе килми дисеңме?! Аның кысыр кызыктан да кызык табып, шаркылдап көләсе килми дисеңме?!
Сикер!!!
Рәкыя трактор барган шәпкә гәүдәсен бар көченә уптым-илаһи җиргә томырды. Гөрселдәп барып төште. Ипи, күмәчләр сумкасыннан атылып чыгып тәгәрәде, кәгазьләр очты. Эчендә нидер өзелде, аяк-балтырлары тырналды-сыдырылды, тәнендәге бихисап кыллар чатыр-чытыр килде. Тез астыннан кан тибеп чыкты. Рәкыяның сикерүен генә көткән диярсең, трактор пыт-пыт килде дә сүнде.
Тракторның кинәт туктавы да Шакирны уята алмады.
Рәкыя өенә көч-хәл белән кайтып егылды. Ул түшәктән торыр хәлдә түгел иде. Факил машина белән аны бүлнискә алып чыгып чапты. И Алла, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозганда, кеше үләргә генә түгел, туарга да мөмкин икән. Бала туды. Тик...
Иртәгесен баланың әбисе Хәтирә карчык уч төбенә сыярлык сабыйны шартын китереп юды, кулъяулык кадәр кәфенгә төрде һәм догаларын укып озатты.

Ул көнне козгынлы зиратта карт нарат төбендә кечкенә генә бер түмгәк пәйда булды. Ул көнне бу хәбәрне ишеткәч, ае-көне җитмәгән Рәкыяның «Һай, балам! Һай, улым!» — дип өзгәләнеп әйткән сүзләреннән бөтен бүлнис тынып калды.
***
И гомер, гомер... Бигрәк бәрәкәтсез инде син. Кайчан гына Факил корып йөргән үлчәү дә чирек гасырдан артык эшли икән инде. Гомер ага... Күр әле, аның агышларын үлчәү белән дә үлчәп була икән бит. Юк, ул вакытны күрсәтми. Аны гөрәнкә дә, гер дә күрсәтми. Гомер уза — үлчәү туза. Юк, Факилнең үлчәве бүген дә эшли. Иске сәгать кебек төгәл-дөрес эшли. Тик бүгенге заман өчен тар инде ул. Озын сыйраклы «КамАЗ»-лафетлар сыя алмый.
Яңа үлчәү кирәк!
Соңгы елларда председательләр килеп тора, китеп тора. Монысы килгәннән бирле, бөтен эш — шабашниклар кулында.
Көннәрдән бер көнне авылда ике яшь егет пәйда булды. Берсе озын буйлы, озын муенлы, икенчесе аннан бер башка тәбәнәк, пеләш. Авыл халкы аларның ни йомыш белән йөрүен бик тиз белеп алды. Хәбәр таралды:
— Автовеса корырга килгәннәр.
— Тагын колхозны «печеп» китәргә.
— Берсе бик зур түрәнең пләмәше икән.
Иртәгесен эш башланды. Иске үлчәүдән чүт кенә өстәрәк, ындырдан чүт кенә
читтәрәк Маркиз җир казырга тотынды.
Маркиз — утыз яшьләр тирәсендәге ир-егет. Шушы аылныкы. Кушаматы —
Февраль. Мәктәпкә укырга йөреп караган булды, ташлады. Башы бик тулы түгел. Шуңа күрә — Февраль. Үзе генә тора. Әнисе күптән түгел генә вафат булды. Өендә тавыклар тота. Йомырка ярата. Шуның белән генә тора да инде ул. Бу егетләр каян белеп, каян табып алганнардыр аны. Маркиз эшне сытып, үтен чыгарып эшли. Ашлык керткәндә, симәнә чыгарганда, берьюлы өч капчык күтәрә, икесен ике култык астына кыстыра, берсен теше белән ала, имеш.
Февраль казый. Җене белән казый. «Замана яшьләре. Кеше яллап эшләтәләр, үзләре интекми», дип уйлап куйды Факил, аларны күргәч һәм үтеп барышлый егетләр янына сугылып китәргә булды.
— Алла ярдәм бирсен!
— Бирсен. Ни йомыш, бабай?
— Менә җир казыганыгызны күрдем дә килдем әле.
— Кабер кирәк мәллә, бабай? — Озын муенның шулай дип әйтүе булды, пеләш
баш шаркылдап көләргә тотынды.
— Кабер кирәк булыр инде ул. Бүген кирәкми иде әле.
— Кирәк булса, казып бирәбез.
— Юк, кирәкми. Минем әле колхозда тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләрем бар. — Колхоз эше бетми ул, бабай. Эш-эш дип үләргә онытма. Колхоз — диңгез,
без — корабль. Батабыз да калкабыз.
— Тормышта төрле чак була инде. Батасың да, калкасың да. Сез колхоз өчен
бик кирәкле эшкә тотынган әле.
— Без эшнең кирәклесен генә эшлибез.
— Әйбәт итеп эшләгез инде. Нигезе нык булсын. Техника авыр хәзер. Йөкләре дә зур. — Бабай, син химиянең ни икәнен беләсеңме?
— Химичать итмәкче буласыз мәллә? Шартламасын тагын.
— Шартласа да, сиңа коткарырга туры килмәс.
— Ярдәм кирәк булса, дәшегез. Мин бу эштә азмы-күпме тоз ашаган кеше.
— Бабай, монда килеп «мешайт» итеп йөрмәсәң, иң зур ярдәм безгә шул булыр. — Өстенә затлы спорт кәчтүме кигән Озын муен Факилнең тирләгән тәненә ябышкан, майга-мазутка баткан кара халатына җирәнгеч караш ташлады һәм теш арасыннан черт иттереп төкерде.
«Зәһәр егетләр. Мондыйлар тотынгач, үлчәү булыр, шәт», дип уйлап куйды Факил. Инженер-механик шабашниклар янында бүтән күренмәде.
***
«Зәһәрләр» эшне кызу тотты. Маркиз телен чыгара-чыгара казыды, дуамалланып измә изде. Атна-ун көндә үлчәү әзер иде инде. Озын муен белән пеләш баш комиссия көтте. Комиссия дигәннәре бензинлы, соляркалы кара халаты тәненә сыланган теге «бабай» булып чыккач, «зәһәр»ләрнең балтасы суга төште. Эшне фәкать инженер-механик кабул итеп алырга тиеш. Тәртибе шундый. Факил эшкә бәяне бер карауда бирде:
— Булмаган бу, егетләр. Гафу итегез, приём-сдача актына кул куя алмыйм. Моны сүтеп-җимереп, яңадан эшләргә кирәк. Монтажлавыгыз ук дөрес түгел. Тайпылыш гади күзгә дә күренеп тора. Баганаларыгызның нигезе дә ташка үлчим. Кем үлчәүне шулай эшли инде?!
Инженер-механикның «кәҗәләнеп маташуы» турындагы хәбәр көне-сәгате белән председательгә барып иреште.
Факилне кәнсәләргә чакырдылар.
— Син нишләп җилгә каршы пес итәсең? — дип башлады сүзне хуҗа. — Син бу егетләрнең кем икәнен беләсеңме? Озыны — замминистрның пеләмәше.
— Хет министрның үзе булсын. Эшне алай эшләмиләр. Әйткән иде диярсез, автовеса озакка чыдамаячак.
Ул арада тормозларын чинатып, машина килеп туктады. Кабинетка кулларына икешәр пакет тотып, Озын муен белән Пеләш баш килеп керделәр. Хуҗа аларга эчтәге бүлмәгә үтәргә ым какты.
— Син кул куй. Үлчәү өчен кайгырма.
— Кул куярга кулым бармый. Үлчәү ватылгач, халыкка, авылдашларның күзенә ничек күренермен?
— Ватылса, шушы егетләрне чакыртырбыз. Рәтләп бирерләр.
— Болармы? Тотарсың койрыкларыннан. Кулларына акча керсә — хуш, авылым! Көндез чыра яндырып та таба алмаячаксың аларны.
— Ярар, юкка башны ватмыйк әле. Баш болай да авыртып тора. Кичә Казаннан кеше килгән иде. Умарталыкта бал кортларына булышып йөргәнбез. Башны төзәтеп алыйк. — Председатель Факилне эчке бүлмәгә чакырды. Инженер-механик ачык ишек аша ул бүлмәдә Озын муен белән Пеләш башның мәш килеп табын көйләп маташуларын, өстәлдә бер тәлинкә чөмәкәй ит, эреле-ваклы шешәләр торуын искәреп алды. Хуҗа кыстап караса да, кермәде, «рәхмәт», диде дә чыгып китте. «Зәһәрләр» ни әйтергә белмичә, бер хуҗага, бер табынга карап алдылар. «Зыян юк, — диде хуҗа, — кул куяр ул — падла, куймый кая барсын?! Куйдыртабыз аны! Әмәлен табармын мин».
***
Факил төшке ашка өенә кайтты. Өстәл янына утырган гына иде — мышный- мышный кәнсәләр җыештыручы Бану килеп керде:
— Сине пред чакыра.
— Кайтып җиттемени? Казанда дигәннәрие ич аны.
— Әле яңа кайтып керде. Кайтып керде дә сине чакыра.
Ишекне ачып керүгә, Факилнең борынына идәннәре яңа гына юылган
кәнсәләрнең иске кәгазь исе белән тулган дымлы һавасы килеп бәрелде. Хуҗа түрдә кемгәдер телефоннан шалтырата иде. Факилне күргәч, трубканы атып бәрде һәм, бурлаттай кызарып, шардай кабарып, акырырга тотынды:
— Атам! Без суда и следствия атам! Бүген үк эштән китәсең.
— Чү, тукта әле. Сабыр. Мин ни өчен китәргә тиеш, аңлатып бир.
— Менә моны күрдеңме? Безне язганнар. — Председатель Факилнең алдына
район гәҗитен атты.
— Укыдым мин аны. Комбайннарның ремонты Казаннан мин табып куйган
запчастьләрне һаман да алып кайта алмавыбыз аркасында тоткарлана. Атна буена сездән машина сорыйм. Машина бирәсез икән — проблема бетә. Шакир малаеның тракторына тагылган сука, чыннан да, күтәрелми иде. Корреспондент кызны күргәч, күтәрелде. — Факил киеренкелекне йомшартып көлеп җибәрде.
Хуҗаның да иреннәре тартышып куйды. Ул инде Факилгә кычкырырлык хәлдә түгел иде. Факилгә эштән китәргә гариза да яздыра алмады. Инженер- механик чыгып киткәч, председатель үзен кая куярга белмәде. Ишекле-түрле йөрде, үзе бертуктаусыз сөйләнде: «Бүген китмәсә, иртәгә китәчәк ул эштән. Абзагызның тоткан җирдән сындырмый калганы юк әле. Күрсәтәчәк әле ул сезгә — авыл гыйбадларына».
Бераздан теге шабашниклар кереп чыкты.
— Үлчәү акчасы шушы көннәрдә кулыгызга керер, — диде председатель. — Теге кул куйды мәллә?
— Куймады. Куймаячак та.
— Аннан башка акча алып буламыни?
— Әмәлен табармын, дидем ич инде мин сезгә. Бер план бар минем.
***
Төш турыларында Бану, ут капкандай, тагын Факилләргә килеп керде.
— Кәнсәләргә, приткә!
Бу юлы Фазылович аны урыныннан торып каршы алды, ике куллап күреште,
гәрчә иртән нәрәдтә күргән булса да. Бүлмәдә хуҗадан башка ак күлмәк кигән, аклы-каралы авыш сызыклы галстук таккан бер егет тә бар иде. Факил аны башта районнан килгән бер-бер вәкилдер дип уйлаган иде.
— Факил Нурмөхәммәтович, — председатель аңа беренче тапкыр әтисе исеме белән эндәште. Сез бу эштә матур гына эшләдегез. Техниканы тәртипкә китердегез.
— Аны тәртипкә китергәнче әле...
— Калганын сездән башка эшләп бетерерләр. Безнең терлекчелек бик авыр хәлдә. Сездән ярдәм кирәк. Фермаларга су юньләп килми. Ключиның бер фермасында ул бөтенләй юк. Быел анда үгез бозаулар кертергә исәпләп торабыз. Сез бүгеннән терлекчелек буенча механик. Эшегезне менә бу егеткә тапшырыгыз. Быел гына авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлаган. Яшь, энергичный. Эшне дә яңача оештырыр дип уйлыйбыз. Шулай хәл итсәк, ни диярсез?
— Ни дип әйтим. Хәл иткәнсез бит инде. Нигә кети-мети итеп торасыз.
— Сез инженер-механик идегезмени? — егет Факилгә шаккатып карап торды. «Үзе кечкенә, үзе ябык. Өстендә — ямьсез халат. Изүе ачык. Нинди инженер-
механик булсын бу?! Хәчтерүш бу», дигән сүзләрне укырга була иде бу караштан.
***
Ключи — очсыз-кырыйсыз урманның борылган төшендә, яшеллекнең куенына кереп поскан кечкенә генә авыл. Солыдан аңа җиде-сигез чакрым тирәсе булыр. Авылга бер генә яктан керәсе. Икенче ягыннан кереп тә булмый, чыгып та булмый. Карурман. Теге көнне председатель әйткән иске фермага су кертергә дип, Факилне менә шушы тупикка җибәрделәр. Дөресрәге, сөргенгә сөрделәр.

Автовеса егетләренең эшен кабул итеп, алар белән исәп-хисапны ясаганчы, аның күзгә-башка чалынмый торуы кирәк иде.
Ключи — серле, моңсу, әллә ниткән шомлы бу авыл. Урамнарында бил тиңентен кычыткан, шайтан таягы. Бу әрсезләр шушындый коры елда да үсә бит. Фермасын эт белән эзләсәң дә табарлык түгел. Ферма димәсәң, хәтере калыр, бәбкәләре сынган, жолаплары чергән, түбәсенең бер башы сытылган, тәрәзәләре коелган, ишекләре каерылган, котсыз, җансыз хәрабәләр. Факил менә шуңа су кертергә тиеш. Төпсез чүмечкә сап кую белән бер бит инде бу. Суны янәшәдәге сыер фермасыннан кертәсе. Анысы да ташка үлчим. Ни сайгагы, ни тагарагы. Сыер дигәнең соңгы тапкыр кайчан булды икән соң монда?! Хәзер әнә талымсыз чытлык-чыпчыклар гына хуҗа.
Ярый, фермасы да, сыеры да булсын ди. Тик кем карар да, кем савар соң ул бичаракайларны?! Авыл урамында ник бер җан иясе булсын.
И Ключи, Ключи!.. Кайларга сибеп бетердең соң кешеләреңне? Өйләреңне дә чәчеп аткансың. Тегендә-монда берән-сәрән кукраеп утыралар. Ни урамың, ни тыкрыгың калмаган.
Факил бер ташландык хуҗалыкның ишегалдына килеп керде. Ватык тәрәзә аша өй эченә күз салды. Аның йөзенә сайгаклары куптарылган идәннән, акшары коелган мич авызыннан, морҗа белән дивар арасындагы ятактан, өйнең түрдәге өчпочмаклы такта кадакланган почмагыннан шомлы дулкын килеп бәрелде. Кайчандыр бу тактада икона, тәре, шәм торгандыр. Хуҗалар шулар каршына килеп, иелә-бөгелә чукынгандыр.
Аннары Факил бакчага күз салды. Өсте ачык калган, чүп-чар белән тулган баз, такталары каралып беткән беседка, кулдан ясап куелган өстәл, эскәмияләр.
Кайчандыр тормыш кайнап торгандыр монда. Кичләрен беседкага чыгып ял иткәннәрдер, алмагачтан тып-тып алма коелганын тыңлап утырганнардыр. Бу йорт, бу бакча белән бәйле күпме истәлек-хатирәләр бардыр. Көннәрдән бер көнне шуларның барысын да ташла да чыгып кит инде. И язмыш. Кеше язмышы, авыл язмышы.
Факил беседкага кереп, эскәмиягә утырасы итте. Идәндә уенчык трактор аунап ята иде. Аны күргәч, Факил бетте генә инде. Шушы трактор белән «тр-р-р-р» дип уйнап йөргән малайны күз алдына китерергә тырышып карады ул һәм үзен дә яраткан уенчыгын җуйган сабый хәлендә калгандай хис итте. Аның тракторын тартып алдылар. Алай гынамы соң, гүя таш атып, чабыш атының аягын сындырдылар, гүя пуля тидереп, күктә очып барган кошның канатын имгәттеләр.
...Факилне үз уйлары белән калдырып торыйк та колхозның гаражына кайтыйк әле. Яшь инженер-механигыбыз да бүген яңа эшкә чыкты. Рәвеш шәп: ак күлмәк, үтүкләнгән чалбар. Галстукны алмаштырган, бу юлы чәчәклене таккан.
— Факил абый кайда соң? — дип сорады аннан яңа инженер-механик килгәнен белеп алган Нур, майлы кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә.
— Абзарда. Аны фермага куйдылар. Карап-карап торам да, бардак сезнең монда. — Нинди бардак?
— Техникагыз бер рәткә тезелеп тормый.
— Парад кабул итәргә килгән генерал түгелсеңдер бит.
— Мин — инженер-механик.
— Бездә инженер-механик берәү генә — Факил абый! Мондый ак күлмәкле инженерны белмибез без.
— Белмәсәгез — белерсез, — егет җил-җил атлап китеп тә барды.
Туры кәнсәләргә юл тотты ул. Исәбе председательдән үзенә бер бүлмә сорау иде. Хуҗа Казанга киткән икән. Кайчан кайтасы билгесез. Хәлбуки, ул үлчәүне кабул итү актына яңа инженер-механиктан кул куйдырып өлгергән, шабашниклар шул көнне үк акчаны алып тайган иде.
Кичкә таба председатель шалтыратып алды. Бухгалтер Сәкинә аңа тракторчыларның, шофёрларның, гаражда эшләүчеләрнең җыелышып кәнсәләргә килеп керүләрен, Факилне эштән алган өчен ризасызлык белдерүләрен җиткерде. Нурның «Уборкага төшәр алдыннан ниткән башбаштаклык бу!» — дип кычкыруын да әйтте.
...Факил уенчык тракторның тузаннарын өрә-өрә очырды. Шул мәлдә колагына бер тавыш килгәндәй булды. Кемдер өй каршыннан сызгыра-сызгыра үтеп бара. Чыгып караса, кояшта кубалакланып беткән борынлы, тез башлары кубарчыкланып кутырлаган бер малай.
— Нихәл, яшьти! — диде Факил, шаяртып.
— Әйбәт.
— Нәрсәсе әйбәт инде? Бер кеше юк авылыгызда.
— Нишләп булмасын — Призрак бар. Урман очында яши ул.
— Нинди Призрак?
— Бер бабай шунда. Аны Призрак дип йөртәләр.
— Ирләр тагын бармы соң?
— Бар.
— Кайда соң алар?
— Әнә анда аста, Угрюм рекада.
— Син нигә сызгырып йөрисең соң?
— Сызгырмыйм мин. Җыр ич ул.
Малай «җыр»ын дәвам иттереп, трусигын җилфердәтә-җилфердәтә китеп тә барды. «Угрюм река». Нинди елга ул? Ирләр нишли анда? Нишләп «Угрюм река» ул?
Андый роман бар. Факил аның татарчасын укыды. «Хәсрәт дәрьясы» дип атала. Факилнең аяклары үзеннән-үзе аска, елгага таба атлады. Төшкәч күрде: елга үзе, ачуым бер килмәгәе, чыпчык тезеннән генә. Яр буенда ике ир заты утыра. Яннарына килеп сөйләшкәч, боларның күршедәге Почык авылында шабашкада булуы, кичә эшне тәмамлаулары, шуны «җуулары», бүген баш авыртудан интегүләре мәгълүм булды. Моңсу күзләрен яр буендагы тәрәзәләренә такта кадакланган, ишегенә зур йозак эленгән йортка төбәгәннәр дә, бу дөньяга ник туганнарына үкенеп утыралар. Бу — элекке кибет. Күптән түгел генә япканнар. Шуннан соң бу елга «Угрюм река»га әйләнгән. Факил эченнән генә болай уйлады: «Дөрес кушканнар бу исемне елгага. Тик монда бәла баш төзәтергә хәмер таба алмауда түгел. Хәсрәт тирәндәрәк. Авыл җан биреп ята. Язмыш күпме гаиләләрне туган өйдән, туган туфрактан кубарып алып киткән. Ключиның шәп чаклары бар иде бит. Сугышта аягын өздереп кайткан, шуңа карамастан протез белән комбайнда эшләп, «Октябрь революциясе» ордены алган легендар Добрынин авылы бит бу. Факилнең аңа төн уртасында запчасть алып кайтып биргән чаклары булды. Дуслар иде алар. Очрашсалар, сөйләшеп сүзләре бетми иде. Тракторчы Вагыйз Хановны ал. Җәйләрен Солыдан тракторы белән караңгы төшкәч кенә кайтып китә, иртән көтү куганчы килеп җитә иде. Кайчан гына йоклагандыр ул. Менә шушы Ключи бүген «Призраклар авылы»на әверелгән. Факилнең монда күптәннән булганы юк иде. Авылның бетеп баруын ишетеп торды. Хәзер Ключидан кәнсәләргә нәрәдкә килүче дә юк. Председатель авылның шушындый хәлгә төшүен белгәндер бит инде. Иләк белән су ташырга җибәргән түгелме соң ул Факилне. Бәлки өрәкләр янына юри җибәргәндер.
Факил Хәсрәт дәрьясының үзенең тамырларында куллары, аяклары буйлап акканын, йөрәгенә кан сава башлавын тойды.

***
«Тагын килдем әле сиңа. Күптән күрешкән юк. Бик сагындым үзеңне. Басуларда игеннәр өлгереп килә. Алда сине тагын зур эшләр, зур сынаулар көтә.Быел да йөкнең иң авырын сиңа күтәрергә туры килмәгәе. Теге шабашниклар калдырып киткән «брат»ың үле туган бала булып чыкты ул.
Уңыш әйбәт быел. И күрсәң ул арыш, бодай кырларын. Офыктан офыкка аксыл- саргылт дулкыннар йөгерә. Бөртекләр ашыга. Амбарларга, келәтләргә керергә, кешеләрне шатландырырга ашыга. Куаныч һәм өмет олаулары булып, кырдан туп- туры сиңа кайта бит алар. Ипи төягән машиналар синең биеп- селкенеп торган, кытыршы, шырпылы идәнеңә орынып уза.
Син әйтеп торасың:
— Фәлән тонна.
— Төгән тонна.
Шунысын да белеп тор: бу дөнья, бу тормыш син әйткән саннардан гына
тормый. Анда шәфкать, игелек, миһербанлык бар. Бар анда башбаштаклык, рәхимсезлек, явызлык, кабахәтлек, мәкер, ялган. Син аларны үлчи алмыйсың. Кешенең кичерешләрен, түккән күз яшьләрен, михнәт-газапларын үлчи торган үлчәү-бизмән булса... Ул нинди зурлыкта булыр иде икән?! Ләкин аларны да үлчәп торучы бар.
Ул — күңел.
Ул — бәгырь
Ул — йөрәк.
Кеше күңеле, кеше бәгыре, кеше йөрәге. Бик сизгер бизмәннәр алар. Йөрәк тә
синең кебек туза-таушала. Комсызлар, тар күңелле бәндәләр, хөсетлеләр, кабихләр, кара йөзләр, адәм актыклары таушата аны. Кеше башына кеше җитә, дип юкка әйтмиләр.
Сине дә, мине дә зур сынаулар көтә. Түз!»
***
Шул китүеннән председатель авылда бүтән күренмәде. Утсыз төтен булмый, диләр. Аның Казанга китәчәге, колхозга яңа председатель киләчәге турында имеш-мимешләр таралган иде инде. Алар тәки дөрескә чыкты. Башкалага киткән хуҗаның кая урнашканын тәгаен әйтеп бирүче бумаса да, «урында эшләячәк икән», диделәр. Инженер-механикны эшеннән алып, өрәкле авылга җибәрүе, үлчәүне кабул итү актына тиз-тиз кул куйдырырга тырышуы юкка булмаган. Бар шундый кешеләр — алар үзләренең максатларына ирешер өчен башкаларны таптап, изеп, сытып китәләр. Андыйлар хәтта хыянәттән дә, җинаятьтән дә чирканмый.
Яңа председатель дә үзен озак көттермәде. Район башлыгы кызыл битле, кара калын кашлы бер ир затын ияртеп килде дә шалт итеп куеп та китте. Болай үзе төпле, сабыр кеше күренә. Төньяктан әче җил исеп, яңгыр сибәләп торган ямьсез көн иде ул. Шуңадырмы клубка кеше әллә ни күп килмәде. Җыелыш тыныч узды. Буза куптаручы булмады. Хәер, яңа хуҗа булсынга эшләп йөргән инженер-механикның яңа гына эштән алынуын, бу җәһәттән механизаторларның тавышланып йөрүләрен ишеткән иде инде.
«Нишләргә соң? Эшне шау-шудан башлыйсы килми. Мәсьәләне хәл итәргә кирәк». Яңа хуҗа шулай баш ватып утырганда, кабинетка Ак күлмәк үзе килеп керде. Элекке председатель киткәч, ул бер-ике көн авылда күренми торган иде.
— Миңа шушы кәнсәләрдән бер кабинет бирегез! — диде ул, бернигә дә исе китмәгән кыяфәт белән.
— Нинди кабинет сорыйсың син? — Яңа хуҗа аңа гаҗәпләнеп карады.
— Кәнсәләрдә инженер-механикның кабинеты булырга тештер бит.
— И энем, энем, монда нинди кабинет булсын соң? Синең кабинет гараж инде. — Гаражда салкын. Миңа тёплое помещение кирәк.
— Колхозда инженер-механикка нинди тёплое помещение инде ул?!
Егет шул көнне хушлашып китеп тә барды.

 ***
Дөнья шулай бер болганып алды да тынды. Гали дә — үз эшендә, Вәли дә үз эшендә, дигәндәй, Факил яңадан инженер-механик булды. Яңадан көне-төне гаражда ятасы, техникасы эштән чыккан механизаторларның зарын тыңлыйсы, запчасть эзлисе, эреле-ваклы түрәләрнең ишек төбен таптыйсы, юл газапларын күрәсе, мазутка-майга батасы. Булсын сана. Ни дисәң дә, белгән, яраткан эш. Ключи сөргененнән соң тимер-томыр сагындырып та өлгергән. Механизаторларның кәнсәләргә килеп «бунт күтәрү»ләрен ишеткәч, аның күңеле тулды, күзеннән яшь бәреп чыкты, эшкә тагын да катырак ябышты.
Бүген дә ул юлда. Запчасть эзләп Казанга барышы. Сумкасында — каклаган каз. Җимсез балык капмый. Каз үзләренеке. Һәр язда өйдә кырыклап бәбкә аваз сала. Хатыны Рәкыя алар белән мәш килә. Кош-кортның рәтен белә, дигән даны бар. Галәмәт зур, симез була аның казлары.
Артыштау стансасында Казанга поезд көтеп йөргәндә, күрше кызы Фәһимә очрады. Әгерҗе ягында кияүдә ул. Оныклары белән авылга кунакка кайтышы икән. Үзгәрмәгән. Һаман да шул, теге вакытта Факилләрнең бакчасына кереп, турникта «кояш» ясарга маташкан, күрше егете Факилгә гашыйк булып йөргән Фәһимә. Янып торган битле, җаныңны, тәнеңне пешерерлек кайнар сулышлы.
— Теге вакытта оялуымнан нишләргә белмәдем, Факил абый. Җир ярылса, кереп китә идем, валлаһи. Турникта әйләнәм, имеш. Синең кебек мәтәштермәкче булам. Мәтәштерерсең, бар! Ярата идем бит мин сине, күрше. Прәме гашыйк булып йөрдем. Син өйләнгәч тә, запискалар җибәреп тордым әле.
— Ах, җүнсез, син язган идеңмени әле аларны?!
— Мин язган идем, Факил абый. Ачуланма инде. Яшь чак — җүләр чак. Хатыныңны көнләштерәм янәсе. Ярый Рәкыя акыллы булды. Тавыш куптармады. Аннары мин дә туктадым.
— Тормышың түгәрәк инде синең, алайса?..
— Аллага шөкер. Үзем колхозда сыер савам. Ирем — мал духтыры. Биш бала үстердек. Өч кыз, ике малай. Өчесе башлы-күзле булды. Бер кызны кияүгә бирәсе дә, бер малайны өйләндерәсе бар. Печәнне, курмыны җитәрлек әзерләдек. Уттай кызу эшләрдән соң авылга кайтып килергә булдым. Үзеңнең кая барыш та, нишләп йөреш?
— Минем эш бер инде — көне-төне запчасть артыннан чабам.
— И-и-и... безнең кохозның инженеры да кайтып керми. Бездә Чыңгыз Мусин дигән тагын бер инженер-механик бар әле. Байтак еллар мытыеста да эшләде ул. Ирем яхшы белә аны. Шул аптыраганнан шигырь язган:
Бушадылар шешәләр, Бушадылар кесәләр. Упкыннарга төшәр идем, Запчасть шунда дисәләр.
— Күр әле, ничек шәп әйткән. Үз башына төшкән кеше генә яза ала мондый шигырьне. Әле дә менә шул запчасть дип Казанга, Арбузовларга барыш.
Шулвакыт Фәһимә янындагы ике карачутыр оныкның берсе:
— Казанга, карбыз алырга, — дип әйтеп куйды.
Факил дә аларга Арбузовларның бөек галим-химиклар булуын, алар җитәкләгән
институтның колхозны шефлыкка алуын, шул шефларны авылда «арбузовлар» дип йөртүләрен аңлатып тормады.
Институтта Факилне һәрвакыт үз итеп, әйдүкләп каршы алалар. Монда эшләүчеләрнең байтагы — авылдан чыгып, хәзер калада урман-кырларны, болын- тугайларны, чишмә-елгаларны сагынып яшәүчеләр. «Колхозник абый» белән 
сөйләшеп утыру тансык үзләренә. Тагын шунысына бик мәмнүн алар: «дерёвня» буш кул белән килми. Күчтәнәч белән килә. Күтәнәчнең дә ниндие бит әле — капкач авызда эри торган каклаган каз! Бу килүендә дә арбузовлар эшне тиз тотты, Факил бирәсен — биреп, аласын алып кичке поездга өлгерде. Ходайның рәхмәте, стансадан да җәяү төшәргә туры килмәде. Поезд каршына ат җигеп Сабир менгән иде.
— Минем кыз күренмәдеме анда? Кайтырга тиеш иде, — диде Сабир, кыяр- кыймас кына.
Җәй буена көтә инде ул кызын. Ике көннең берендә стансага менә. Кызы Казакъстанда аның. Кайтмаганына ун ел. Хәбәре дә юк. Әнисе аның рухына дога кыла башлаган иде инде... Быел яз саесканнардан хәбәр килде. Әллә Иделнең, әллә Чулманның аръягындагы авылларның берсенә Кзакъстаннан бер кыз кайткан булган, имеш. Шул: «Артыштауның Солы кызы Гөлсирә белән бер бистәдә яшибез. Ул да җәй авылга кайтып киләсе булыр дип сөйләшә», — дип әйткән, имеш.
Җәй үтеп бара. Гөлсирә күренми. Сабир кызганыч, ун ел аңа «әти» дип эндәшүче юк, ун ел инде аның «нихәл, кызым» дип әйткәне юк.
И Сабир, Сабир. Кайтасы кеше бер кайтыр иде инде. Ун ел хәбәрсез йөрмәс иде. Беркатлылыгың белән, саескан хәбәренә ышанып, кысыр өмет белән йөрмисең микән.
Хәер, кысыр булса да, өмет бит ул.
***
Бүген Бану Факилне гаражда эзләп тапты һәм әлеге дә баягы ике сүзен әйтте: — Кәнсәләргә, приткә!
«Бу юлы эштән ни өчен куалар икән инде...» — дип уйлап куйды инженер-
механик.
Факил килеп керешкә, председатель урыныннан торып басты. Өстәленнән
чыгып, каршысына килеп, кул биреп күреште һәм бер генә сүз әйтте: — Коткар!..
— Үлчәүме?
—Үлчәү.
— Җимерелдеме?
— Җимерелде.
— Аның җимереләсе билгеле иде инде. Ну болай бик тиз җимерелер дип
уйламаган идем. Бисмилласыз эш. Ордым-бәрдем эшләделәр шул...
— Беләм, Факил, беләм. Эшләп бир инде. Мин сиңа шуның өчен ике капчык
бодай бирермен.
— Рәхмәт! Ике капчык бодайны кесәгә тутырып та ташыйлар аны.
— Уракка төштек бит, Факил. Икмәк күп быел. Лафетлар иске үлчәүгә сыймый.
Икмәк хакына эшләп бир.
— Икмәк хакына мин риза. Тик шунысы бар: бу автовесаны корудан бигрәк
сүтүе авыр булачак.
Чыннан да, үлчәүне җимерә-җимерә, Факил җык булды. Ашавын онытты.
Йокысы качты. Шабашникларның дөрес монтажламаулары — бер хәл, күпме цемент, бетон әрәмгә киткән.
Факил шабыр тиргә батып, нервланып, таш кисеп ятканда, янына кызы Ләйсән килде. Ул пединститутны тәмамлап, Казан мәктәпләренең берсендә укытып йөри. Өченче көн кунакка кайткан иде. Китеп барышы икән.
Автобус тукталышы үлчәү янында гына. «Әтисе белән саубуллашырга килгән», дип уйлады Факил. Әмма кызы үтенеч белән килгән иде:
— Әти, сумкамны автобуска кертеп куялмассың микән? — Сумкаң авырмыни?
— Авыр түгел.

— Авыр булмагач, үзең күтәрәсең дә алып керәсең инде. Минем аркадан пар чыга. Эшем күп. Син пүчтәк бер сумка белән баш катырып йөрисең.
Ләйсән, башын аска иеп, теләр-теләмәс кенә китеп барды. Аның китүен аста — чокырда лом белән бетон ватып яткан Факил сизми дә калды. Ул кызын бүтән беркайчан да күрә алмады.
Икенче көнне Казаннан улы Вахит, апаны бүлнискә салдым, дип хәбәр итте.
***
Рәкыя зиратка килде. Тынлык.
Шом.
Сагыш.
«Кызым Ләйсән, әнкәй», — диде ул шыпырт кына һәм чардуган аша үрелеп һәркайсының салкын кабер ташларын сыпырып алды. Коръәннән сүрәләр укыды. Аннары кушучын иягенә терәп диярдәй укыганнарын багышлады: «И Раббым! Барлыгыңны, берлегеңне белгән хәлдә укыдым Синең хакый хөрмәтеңә. Хата вә кимчелекләре өчен гафу итеп кабул итеп ал. Бу укыганнарымны пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа рухына ирештерсәң иде. Бу укыганнарымны барлык-барлык пәйгамбәрләребез рухына ирештерсәң иде. Бу укыганнарымны ошбу зиратта яткан әнкәй Хәтирә, кызым Ләйсән рухларына ирештерсәң иде...»
Төнлә Рәкыя тирләп-пешеп уянды. Факилне дә уятты һәм яңа күргән төшен сөйләп алды:
— Телефон шалтырый. Бала тавышы. Үкереп елый бер малай. Елый да елый. Аннары трупканы мәрхүм әнкәй алды: «Ишетәсеңме? — ди кырыс кына. — Ашарга сорый ул бала. Ашарга. Аңладыңмы?!» Беләсеңме, кем ул? Мин трактордан сикергәч, үле туган улыбыз. Коръән чыксак та, аш уздырсак та, дога багышлаганда аны онытканбыз бит. Кичә зиратта да аны әйтми калдырганмын, укыганнарымны Ходайдан аның рухына ирештерүен сорамаганмын. Аңа да бит карында җан иңгән булган. Ул малай туганчы ук, Вахит аңа исем табып куйган иде. Вафа.
Иртәгесен Рәкыя, табын әзерләп, мулла чакырды.
***
«...Килдем. Тагын килдем. Нихәл? Күңелем тулганда, эчем пошканда, йөрәгем авыртканда сиңа киләм. Синең яныңа килү — яраткан балам янына килгән кебек. Хәер, тагын кемгә килим инде мин. Улым үле туды. Кызымны да җирләдем. И кызым. Соңгы кайтуында аны эчендә яман чир кимереп ятканын белгән булсам, автобуска сумкасын гына түгел, үзен күтәреп керткән булыр идем. Өенә кадәр илтеп куйган булыр идем. Бер тиенгә ярамаган эш эшләп, кесә тутырып акча алып, авылны мыскыллап, бездән көлеп киткән теге бәдбәхетләрнең үлчәвен сүтеп-җимереп яткан чагым иде шул. Ачу чыккан чак. Шунда кызыма күтәрелеп карарга да вакыт тапмаганмын. «Авыруы йөзенә чыккан иде инде», — ди хатыным Рәкыя. Ул сумкасын күтәрергә дә хәле булмаган Ләйсәнне тукталышка озаткан. Күчтәнәчкә каклаган каз тыгарга оныткан. Кире өйгә йөгергән. Ул арада Кирәмәт тавында автобус та күренгән. Менә шул вакытта кергән булган инде ул үлчәүгә, минем яныма. Казанда Вахит күпме тырышса да, апасын коткарып калалмады. Ярый әле улым Вахит исән-сау. Тырыш, тәүфикълы малай. Кремльгә каршы гына, Казансу буенда әллә ун, әллә унбиш катлы бер бинада утыра ул. Эше тыгыз. Авылга кайтырга да вакыт таба алмый. Безнең якка командировка-мазар булганда, үтеп барышлый кереп чыга. Вахитыбыз кайта дип әнисе бәлеш пешерә, мин мунча ягам. Ул исә кабыл-тибел бер чокыр чәй генә эчә дә китеп бара. Рәхәтләнеп сөйләшеп 
тә булмый. Вахит киткәч, әнисе җөгенеп берәр көн урыннан тора алмыйча ята. Улыбыз үзе бик мәрхәмәтле. Акчасын, күчтәнәчен гел биреп, җибәреп тора. Үзен генә туйганчы күреп булмый. «Ни хәлең бар, улым?» — дип тә сорый алган юк.
Әнә тукталышта Маркиз басып тора. Озын муен белән Пеләш баш аны эшләттеләр-эшләттеләр дә бер тиен акча бирмичә киткәннәр. Ул ахмак беркатлы, мәхлук җан ай буе шуларны көтеп йөри. Тегеләр килеп, акча бирерләр дип ышана. Алырсың эт авызыннан сөяк. Ул кабахәтләр җүләрне эшләтеп өсләренә бер гөнаһ алсалар, инде шушы бичара ятимнең өлешен ашап, икеләтә гөнаһлылар.
Кичә тагын басулардан үттем. Игеннәр дулкынлана, йөгерә, ашыга. Сиңа ашыгалар. Тизрәк үлчәүгә керергә ашыгалар. Аллага шөкер, яңа үлчәүне дә эш итеп бирдем.
Без — Адәм балалары да, шул игеннәр кебек: ыгы-зыгы киләбез, чабабыз, кабаланабыз, ашыгабыз.
Без — Адәм балалары да, шул игеннәр кебек, офыкка омтылабыз.
Без — Адәм балалары да, шул игеннәр кебек, офыкка җитеп күккә ашкач, үлчәүгә килеп керәчәкбез.
Беркайчан да ялгышмый, тузмый торган бердәнбер үлчәүгә.
Бу — Аллаһы Тәгалә үлчәве!
Иң дөрес, иң төгәл, беркайчан да ялгышмый торган үлчәү.
Аңа беркем дә кермичә калмый. Озын муен белән Пеләш баш та, шул ук
Фазылович та басачак анда. Басачак һәм кылган гөнаһлары өчен җавап бирәчәк. Кеше үз гомерендә бик күп үлчәүләр күрә. Дөрес үлчәгәнен, дөрес үлчәмәгәнен. Үзе дә бихисап бизмәннәр аша уза. Ул үлчәүләрнең дә төрлесе бар. Күпме адәм заты бу дөньядан үзенә тиешле бәяне алалмый китә. Күпме адәм заты нахак сүз ишетә.
Бу бизмәннән без бер бизгән идек, Безне тагын тезеп үлчиләр. Барлы-юклы бизәкләрне бозып, Безнең биздән бизнес ясыйлар.
Үчләнмим мин ошбу үлчәүләргә, Гөрәнкәгә дәген, гергә дә.
Бу дөньяда адәм балаларын Үлчәп иңдерәләр гүргә дә.
Моны кем язган дисең? Улым язган! Мунча мичендә яндырырга дип алып кайтып аткан кәгазьләре арасыннан килеп чыкты. Газапланып язган, сызгалап- бозгалап бетергән. Шигырь язганы юк иде аның. Каян чыккандыр. Повестьлар, хикәяләр яза ул.
Мин синең хәлеңне белергә килгән идем, балам. Ачуланма инде, гел үземнекен сөйләдем. Синең яннан китәсе дә килми, балам».
***
Күктә кояш күзне чагылдырып яна, тургайлар аның нурларын китеп-китеп, ватып-ватып, телеп-телеп җиргә чәчә. Шушы чәрдәкләнгән, чәлпәрәмә килгән якты моң өстеңә сибелә-чәчелә. Күңел тырысыннан ташып чыга да игеннәрнең дулкынына ияреп офыкка ага, ага, ага...
Менә ул — тормыш, аның асылы, мәгънәсе, рухияте. Шуны аңыбызга сеңдерергә
тырышып, игеннәр ага, ага, ага...

 

«КУ» 5, 2016

Фото: pixabay

 

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: